Кирәкле калыпта иңдер: 

TXT ИҢДЕР ▼    PDF ИҢДЕР ▼     FB2 ИҢДЕР ▼

Онлайн укы:

УКЫ

Әйе бүген дә, алтмыш яшьне үтеп, ашыга-ашыга җитмешкә тәгәрәгәндә дә, мин җәяүле сукмакларга тыныч кына карый алмыйм. Олы юлларны аркылы-торкылы кисеп үткән гап-гади сукмаклар миндә татлы хисләр, җылы тойгылар уяталар. Кая гына барсам да – поезддамы, автобустамы – мин ихтыярсыз тәрәзәгә ябырылам: уңга-сулга, урман ешлыкларына, әрәмә­ләрнең сихри кочагына кереп киткән сукмакларга карап хыял дөньясына чумам. Шушы, меңнәрчә адым­нар белән такырланган, инеш-күл буйларын чәлмәп ураган, карурманнарның серле дөньясы аша үткәрүче, зарыктыручы, кавыштыручы уравыч тар юллардан дөньяның иң бәхетле адәмнәре йөридер дип фараз кылам. Әнә алар, кабаланмыйча, бер-берсен очлы терсәкләре белән борчымыйча, дөньяның кабатланмас гүзәллеген туя карап, зәп-зәңгәр күк, ямь-яшел җир белән аңлаша-аңлаша, болын, урман чәчәкләренең куе исенә кинәнеп бәхет диңгезендә йөзәләрдер төсле.

Фикерләшү

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган