ТИГӘНӘК ЭФФЕКТЫ

Сүз байлыгы

Татнетта һәм аннан тыш еш кына бары Татарча гына сөйләшү, аралашу турында сүз кузгатыла. Моның өчен, әлбәттә, гел Татар сүзләрен кулланып кына сөйләшү кирәк. Менә бу исә бик үк җиңел эш түгел. Чөнки, 1дән: ул Татар сүзләрен әле башта белергә кирәк. Кайсыбыз барлык белгән төшенчә-җисемнәрнең Татарча исемен белә? Шул-шул…
Һәм, 2дән (бу бик мөһим), без әле белгән сүзләрне дә кулланырга ашыкмыйбыз.
Бу хакта язганым бар идем инде. Яңалык түгел… Ул сүзләр безнең өчен шундый сәер яңгырый ки, үзебезне дә күндерә алмыйбыз, башкалар алдында юләр булып күренүдән дә шүрлибез…
Стена сүзенең күбебез, мөгаен, ДИВАР икәнен беләдер. Кайсыбыз тормыш вә көнкүрешендә чын-чынлап аны дивар ди? Кайсыбыз СУЫТКЫЧ, КАЙНАТМА, АРМУТ, ЯСМЫК, ЮЛ ЧАТЫ, ТУТЫЙ КОШ, ҖӘЕН БАЛЫК һәм тагын башка бихисап Татарчамның сүзләрен куллана?!
 Чынлыкта, бары тик бераз гына сабырлык кирәк бит. Бер сүзне 10, 20, чүрт ысним 30 тапкыр куллансаң (чынлыкта шул 10-15е җитәдер дә әле), бетте китте сәерлек. Ул сүз шундый гадәти яңгырый башлый ки, соңыннан Татар җөмләсендә элеккеге рус аналогы кулланылган саен, гүя колакны чар белән ышкып узганнармыни булып китә.
Менә шуңа күрә иҗтимагый гамәлият (акция)!
Әйдәгез бергәләшеп атна саен бер сүз алабыз да, шуның һәрдаим Татарчасын гына куллана башлыйбыз!!! Шул дәрәҗәгә кадәр кулланыйк ки, ул сүз ТИГӘНӘК кебек ябышып калсын һәм бүтән китмәсен!
ТИГӘНӘК ЭФФЕКТЫ булсын!
Әгәр ризасыз икән, алдагы атна өчен нинди сүзне алуыбыз турында фикер алышуга чакырып калам.
Тулырак

Гомерлек ипотека

Электрон китап
Әсәр исеме: Гомерлек ипотека
Автор: Илдар Хәйруллин
Күләме: 2 бит
Жанр: юмористик хикәя, 16+

​Иңдерү калыплары:

Хәерле юл

Электрон китап
Әсәр исеме: Хәерле юл
Автор: Адлер Тимергалин
Күләме: 51 бит
Жанр: повесть

​Иңдерү калыплары:

Өч мәче I

Җансурәт

Музыкаль котлау хаты

Кечкенә бер шәһәрдә яшәгән ди Бәлеш исемле песи баласы, энесе Ширбәт, аларның Йөзем исемле сеңелләре һәм тагын әллә никадәр шаян песекәйләр. Бәлеш, Йөзем һәм Ширбәт – Өч мәче!

Өч мәче. 1 серия. Музыкаль котлау хаты.mp4 – Файлны иңдер

Бүләк

Электрон китап

Әсәр исеме: Бүләк
Автор: Аяз Гыйләҗев
Күләме: 10 бит
Жанр: хикәя, 1958 ел

Иңдерү калыплары:
EPUB⇣ PDF⇣ MOBI⇣ TXT⇣ FB2⇣

Онлайн укырга◧