Әсәр исеме: Җыелма әкиятләр
Электрон китап
Автор: Абдулла Алиш
Күләме: 56 бит
Жанр: әкиятләр
​Иңдерү калыплары:
EPUB PDF MOBI TXT FB2

 Эчтәлек:
АЕРЫЛГАННЫ АЮ АШАР, БҮЛЕНГӘННЕ БҮРЕ АШАР
БАЛ КОРТЫ ҺӘМ ШӨПШӘ
КОЙРЫКЛАР (АФРИКА ӘКИЯТЕ)
КАЗ БЕЛӘН АККОШ
КАПКОРСАК ПАТША
КЕМ КӨЧЛЕ
КУЯН КЫЗЫ
НЕЧКӘБИЛ
СЕРТОТМАС ҮРДӘК
ЧУКМАР БЕЛӘН ТУКМАР
ЭТ ҮЗЕНӘ НИЧЕК ХУҖА ЭЗЛӘГӘН

1

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар

өскә
Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәшеп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош-кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар.
Менә шундый матур болында ат көтүе йөргән. Дугадай муенлы, стакан тояклы аргамаклар болын үләнен ашаганнар. Туйганчы салкын чишмә суын эчкәннәр.
Бу атларның көтүчеләре булмаган. Бары тик үз араларыннан иң сылу, йөгерек, иң җитез Җирән Кашка гына көтүче хезмәтен үти икән. Ул, муенындагы кыңгыравын шалтыратып, башкаларны үз артыннан ияртә, барысын бергә туплап йөртә икән.
Җирән Кашка беркөнне бик арыган, кичен аның йокысы калган булган. Ул ятып бераз хәл җыйнарга, йоклап алырга уйлаган. Иптәшләренең барысын бергә -җыйнаган да әйткән:
— Аерылсагыз, айга җитмәссез, бүленсәгез, бүген бетәрсез, бергә йөрсәгез, рәхәт көн итәрсез,— дигән.
Атлар башта гел бергә йөргәннәр. Кичкә таба берничәсе бик начар иткән, көтүдән аерылып киткән. Алар Җирән Кашканың сүзләрен онытканнар. Аның файдалы киңәшен тотмаганнар.
Аерылып киткәннәре килбәтсез зур бер аюга очраганнар, куркуларыннан һушсыз була язганнар, бик тиз кайту юлына борылганнар. Ләкин аю алар артыннан калмаган. Әй куган, әй куган, хәер, тота алмаган. Әй йөгергәннәр, әй йөгергәннәр атлар, юлларында тау очраган — йөгереп менгәннәр, урман очраган — ерып чыкканнар, чокырдан сикерергә уйлаганнар — булдыра алмаганнар. Тирән чокыр эченә егылганнар. Аякларын сындырганнар.
Тагын өчесе көтүдән бүленеп киткән булган. Күп үтмәгән, алар да Җирән Кашканың туры сүзләрен исләренә төшергәннәр, үзләренең бүленеп китүләренә үкенгәннәр, ләкин инде соң булган. Каршыларына тешләрен шакырдатып, күзләрен акайтып бер соры бүре килеп чыккан. Алар, бу явыз дошманны күргәч, каушап калганнар, үзләрен-үзләре белештерми, ярсып, кайсы-кая таралганнар. Бүре шунда ук бер атның бугазына ябышкан, буып алган, егып та салган. Калганнары качып котылганнар. Җирән Кашка муенындагы кыңгыравының матур шалтыравын ишеткәннәр һәм туп-туры шунда карап киткәннәр.
Барысы да Җирән Кашкага үз башларыннан үткән хәлләрне сөйләп биргәннәр, аның туры сүзен тотмауларына бик үкенгәннәр. Ә Җирән Кашка башын чайкаган, көчле итеп бер шалтыраткан — көтү бергә җыелган, тагын бер шалтыраткан да сөйләргә тотынган:
— Күрдегезме сүземнең дөреслеген: аерылганнар аюдан өркеп һәлак булдылар, бүленгәннәр бүрегә очрадылар,— дигән дә кыңгыравын өченче мәртәбә шалтыраткан һәм барлык аргамакларын болынга җыйган.өскә

2
Бал корты һәм шөпшә
Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда төрле якка хәбәр дә салган:
– Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерләсә, ул савытта бал бер дә бозылмаса, әчемәсә, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәчәкмен,- дигән. Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр, бар да тырышып савыт эшләгәннәр.
Күп тә үтмәгән, бөҗәкләр төрле яклап очып килгәннәр. Бар да үзләре эшләгән савытларны чәчәк башлыгына китергәннәр.
– Менә дигән савыт, балны кара салып,- дигәннәр.
Чәчәкләр башлыгы барысын да борып җибәргән.
– Ашыккансыз, ашыккансыз, бик начар ясагансыз. Мондый савытлар миңа кирәкми. Шуңа күрә бал да сезгә эләкми,- дигән.
Шөпшә белән Бал корты иң соңгылар булып эшкә керешкәннәр, беренчелекне алырга өмет иткәннәр.
Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән: ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала, аны, алып кайтып, үзе әзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән.
Шөпшә дә чәчәкләрдән бал җыйган. Ләкин ул бик-бик ялкау булган. Иртән әзрәк кенә әшли икән дә, кояш кыздыра баш-лагач, оясына кереп йоклый икән.
Көннәрнең берендә Шөпшә Бал кортына очраган һем аны өзелеп-өзелеп кунакка чакырган:
– Кил әле, кил, мин әзерләгән бал савытын да күрен китәрсең, кайбер җирләрен төзәткәлисе бардыр, бераз ярдәм дә итәрсең,- дигән.
– Ярый,- дигән Бал корты,- барсам барырмын, ләкин бүген миңа кереп чыгыйк, бераз күңел ачып утырыйк,- дип, Шөпшәне үз өене алып киткән һем бик шәпләп кунак иткән.
Шөпшә Бал корты эшләгән савытны кат-кат караган һем аны бик-бик мактаган.
– Осталарның да остасы икәнсең, мондый шәп савытны ничек ясый алдың? –  дигән.
– Серемне әйтсәм әйтим, дус кеше бит, сиңа белгертим инде,- дигән Бал корты,- көне-төне тырышып эшләгәч, бүгенгә эш торып торсын, ял итим әле димәгәч, бар авырлыкларны да җиңеп була икән, – дигән.
Көннәр үткән дә үткән. Бал кортының Шөпшәге кунакка барыр вакыты да килеп җиткән.
Эштән кайтышлый Бал корты Шөпшәнең өенә кергән, дустының хәлен белгән.
– Исәнме, Шөпшә дус, эштән соң ятып бераз ял итәсеңме? Әллә юкса авырып торасыңмы? Бал савытларын илтер көн дә җитә бит, бик тырышып әзерләник, – дигән.
Шөпшә чалкан яткан, күзләрен акайткан. Аякларын югары сузган, мыекларын түбән салындырган. Ул:
– Сәламеңне дә алыр хәлем юк, дустым, – ди икән.
Кунакны сыйларлык түгәл, туйганчы үзе ашарлык та балы юк икән. Ярты көн бал җыйса, ул аны ашап бетерә дә барган. Башын шундый ялкаулыкка салган. Шуңа күрә бал савытын да эшли алмаган.
Ярыш көне килеп җиткән.
Бал корты балавыздан эшләнгән матур күзәнәкле бал савытын күтәреп очып киткән. Шөпшә дә үзенең аннан-моннан эшләнгән кәрәзен алып килгән.
Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып караган. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган, ә Бал кортының кәрәзе акмаган.
– Тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә, теләсә нинди чәчәктән, теләсә никадәр бал җыярга Бал кортларына рөхсәт бирәм,- дигән чәчәкләр башлыгы.
Шул көннән башлап бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар, ә шөпшәләр, ялкаулыклары аркасында, хурлыкка калганнар. өскә

3

Койрыклар
(АФРИКА ӘКИЯТЕ)
Борын-борын заманда юаш хайваннарның, ерткыч җанварларның койрыклары бөтенләй булмаган. Кешнәүче ат та, мөгрәүче сыер да койрыгы белән чебен кумаган. Шаян тиен дә, чикләвекләр ашап, ботактан ботакка сикереп уйнамаган.
Хәйләкәррәк ерткычлар җыелганнар барысы да бергә, койрык алып калу турында киңәшергә. Ак түшле саесканнарны чакырганнар, аларга да зур йомыш тапшырганнар.
— Сез, ак түшле саесканнар, туры юлдан адашканнар, очыгыз да китегез, еракларга җитегез: биек-биек тауларга, шаулап торган урманнарга, ям-яшел болыннарга, җырлап аккан суларга безнең сүзне илтегез,— дигәннәр.— Юаш хайваннарны, ерткыч җанварларны чакырыгыз: үткәргәч караңгы төнне, менә фәлән көнне, томан беткәч тә, кояш күтәрелгәч тә, карт имән янында әләшәчәкләр диегез койрык, менә сезгә шул безнең боерык,— дигәннәр.
Саесканнар төрлесе-төрле якка карап очканнар, үзләре белән зур-зур быргыларны кычкыртып барганнар:
— Әй сез, куе урманнарда, киң кырларда, яшел болыннарда, диңгез-океаннарда яшәүче ерткычлар,— дигәннәр алар.— Томан беткәч тә, кояш күтәрелгәч тә, бөтенегез дә карт имән янына барыгыз, койрык әләшәчәкләр, килеп алыгыз,— дигәннәр.
Усал ерткычлар, бишәү-унау, яудырганнар берьюлы сорау:
— Бу нинди боерык? Нәрсә соң ул койрык? Ул нигә кирәк? Әйтегез әле тизрәк? — дигәннәр.
Хәйләкәр төлке (серне белгәч, аңа көлке):
— Әләшәләр икән — барып алыйк, яраклылармы икән— үлчәп карыйк, нәрсәгә кирәк икәнен соңыннан белербез, бәлки, күбебез сөенербез,— дигән.
Үткәргәч караңгы төнне, шул билгеләнгән беркөнне ерткычлар койрык алырга карт имән янына барырга юлга чыкканнар, кайсы үрмәләгән, кайсы йөгергән, кайсы чапкан.
Кыр куяны үзенең тунын чистарткан, тәпиләре белән битен юган, ул да карт имән янына барырга җыенган. Чыгам дип, оясының ишеген ачкан, ләкин көчле яуган яңгырга чыдамаган, кире оясына кереп качкан.
Оясында озак утырмаган зур колак куян, дөп тә дөп басып килгән аяк тавышын ишеткән, карамыйча яңгырга, йөгереп тышка чыккан. Агач куышына кереп утырган да ерактан килүчене карарга тотынган.
Агачлар куркышып чатнаганнар. Үләннәр үкерешеп шаулаганнар. «Кулына тотып таяк, киләдер теге кәкре аяк»,— дип уйлаган куян, чыннан да шулай булып чыккан.
Куян килүчегә сүз кушкан:
— Аю бабай, башкалардан артка калмыйсыңдыр, үзеңә койрык сайлыйсыңдыр, шунда миңа да, нинди генә булса да, бер койрык алып кайта алмассыңмы икән? — дигән.
— Әгәр дә онытмасам, алып кайтырмын, авыр эшмени ул,— дигән аю.
— Ярарын ярар, шулай да аңа ышанып булмый,— дигән куян.— Аю бабай инде картайган, зиһене дә таралган. Онытыр вәгьдәсен, аннан табар хәйләсен, тагы кемнән дә булса башка берәүдән үтенергә кирәк,— дигән куян.
Тагы тып-тып бер тавыш килә, вак чыбыкларны чыжылдатып, кем соң ул йөгерә? Ә, бүре килә.
— Бүре абый, карт имән янына барасыңдыр, үзеңә койрык аласыңдыр, шунда миңа да, нинди дә булса берәр койрык алып кайта алмассыңмы икән?— ди куян.
— Барысына да җитәрлек булса, берәрсе артып та калса, алып кайтырмын,— дип, бүре үтеп китә.
— Юкка әрәм иттем моңа сүз, бүре бит ул туймас күз, сайлап бетерерләр, берәү дә калмас, артып калса да, ул алмас, миңа бирмәс, бозар вәгьдәсен, табар хәйләсен. Кемне дә булса тугрыракны, бу эш өчен хубракны табарга кирәк,— ди куян.
Тагы кемдер дөп тә дөп итеп басып килә. Үлән өз генә селкенә, төлке йөгереп килә.
— Бу эш түгел көлке, апакаем төлке, үзем бара алмадым, ахры, инде койрыксыз калдым. Карт имәнгә барасыңдыр, үзеңә койрык аласыңдыр. Сиңа бу зур үтенечем, боерык дип уйлама, алып кайтмассыңмы икән миңа бер койрык.
— Ярый, ярый, һич хафаланма, берәүгә дә зарланма. Куян дустым сорады диярмен, койрыкның менә дигәнен алып кайтып бүләк итәрмен. Туның белән бертөсле булыр, әллә кайдан ук күренеп торыр.
Төлке барысыннан да соң юлга чыкса да, куян янында шактый тукталып торса да, иң туры юллар табып, бар көченә чабып, карт имән янына иң алдан барып җитә.
Койрыклар белән карт имәннең ботаклары тулган, һәр ботак саен бер койрык асылынган: йонлач озыннары да, йонсыз ялангачлары да, җеп шикеллеләре дә, алтын йон белән капланганнары да, кара һәм аклары да, кәкреләре дә, турылары да — бар да бар. Җыелган ерткычлар, аларны күреп, хәйран калалар, башларын кыңгыр салалар, көтмичә бернинди боерыкны, беренче булып төлке сайлый койрыкны:
— Миңа менә шушысын, мамыклысын, йонлысын,— ди. Башкалар йоклап кала, ә ул үзенә менә дигән бер койрыкны сайлап ала. Төлке өйләнә дә тулгана, койрыгы да бергә болгана.
Стакан тояклары белән тыпыр-тыпыр басып, үзен үзе белештерми ярсып, ат килеп тә җитә, себерке шикелле кыл койрыкны алып та китә. Үзе айкала да чайкала, кыл койрыгы белән мактана:
— Борыныма кадәр барып җитә, димәк, чебеннәргә моннан соң көн бетә,— ди.
Сыерның да койрыгы яхшы, бүренең дә начар түгел. Тиен дә койрыктан уңган, сикерсә, пружинадай булган, йокласа — юрган. Фил һаман бер урында тапталып йөргән, күпләрнең тәпиләрен изгән. Ул селкенгәнче, килеп җиткәнче, иң кыска койрыклар гына калган булган. Фил үз язмышына үзе үпкәләгән, борынын түбән салган. Шуннан бирле аның борыны салынкы булып калган.
Аю юлда умарталыкка очраган, туйганчы бал ашаган, шуңа күрә койрык алырга да соңга калган, шулай да бернәрсә тапкан, тире кисәген койрык итеп таккан.
Койрык өләшеп бетергәч, таралырга вакыт җиткәч:
— Барыгыз да койрыклымы инде?— дип, бер-берсеннән сорашалар ерткычлар.
— Юк әле, юк, туктап торыгыз, мин алмый калдым,—дип мыгырдый дуңгыз.
Сазда аунаганнар, кояшта кызынганнар, пычрак ерганнар, шуңа күрә койрык алырга да соңга калганнар.
Барып җиткәч сорасалар, күз төшереп карасалар, бары тик бармак буйлыгы койрыклар гына калган булган. Дуңгызның балалары уникесе унике яктан чинарга тотынганнар:
— Кирәкми, андый койрыкны алмыйбыз, хурланмыйча аны койрык итеп тагып та йөрмибез,— дигәннәр. Ләкин сайларлык башка койрык булмаган, ана дуңгыз бик аптыраган, шул койрыкны тагып алган да кәкрәйтеп салган. Шул көннән алып барлык дуңгызларның да койрыклары ыргакланып калган.
Кыр куяны койрык алып кайтучыларны көткән, оясында ятып та аптырап беткән, ахыр чиктә түзмәгән, кайсын булса да берсен очратырмын диеп, юлга чыгып киткән.
Әнә еракта алпан-тилпән кайтучы аю күренгән. Куян, шатланып, әйтерсең канатланып, аюга каршы йөгергән.
— Аю бабай, онытмадыңмы? Менә дигәнен алып кайттыңмы?—дигән.
— Кит әле моннан, ялкау куян! Үзең бармагач, армагач -талмагач, кыршылмагач, сугышмагач, тик утырып кына койрыклы булып буламы соң, юләр, мин менә йөгерә-йөгерә барып та, үлә язганчы арып та, менә шушындый кыска койрык кына эләктерә алдым,— дигән аю куянга.
Аю мескен куянны тиргәгән дә киткән, ә куян башкаларны көткән.
Күп тә үтмәгән, бүре күренгән, куян аңа каршы йөгергән.
— Бүре абый, бүре абый, миңа дигән, менә дигән койрыкны бир, абый,— дигән.
— Кая әле сиңа дигән койрык, үземә дә көчкә генә берне эләктердем,— дигән бүре.
Бүре шулай дигән дә киткән, ә куян төлкене өзелеп көткән. «Төлке апакай, багалмакай, ул гына алдамаса алдамас, әгәр койрык алып кайтса, китереп алдыма салса, бүләк итәм бер каз»,—дип уйлаган куян. Тау битенә ныклабрак күз салса, төлке килә ләбаса. Куян чакырганны көтмәгән-нитмәгән, аның каршысына барып баскан:
— Апакаем, багалмакаем, миңа дигән койрыкны биреп калдыр, мине шатландыр,— дигән.
— Син генә идең минем башымда, әллә нинди җайсызлыклар чыкты каршыма. Син менә күз сал әле, кызыгып кал әле: йомшак кына, мамык кына, үземә менә дигәнне эләктердем, хәер, шуның аркасында күп мал бетердем,— дигән төлке.
Шул сүзләрне әйтеп, күз уйнатып, куян борыны янында койрыгын болгап, төлке көлеп торган.
Куян койрык көтеп бик зарыккан булган. Мескеннең күңеле тулган. «Менә кирәк булса, туганнар барысы да мине онытканнар»,— дип, елап ук җибәргән.
Күңелсезләнеп утырганда, тирә-ягын күз яше белән тутырганда, ишеткән куян: «Вау да вау, мырау да мырау». Борылып карый, карый да: «Менә монысы ярый». Эт белән мәче ду килеп сугышалар икән.
Эт: «Минем койрык иң яхшы!»—дигән. Мәче аркылы төшкән: «Минеке ише дөньяда да юк!»—дигән. Тартышканнар да тартышканнар. Әүмәкләнә торгач, сугышның очы чыга… Мәченең койрык очы өзелеп чыга. Мескенем куркуыннан агач башына ук менеп китә. Өзелгән койрыкны җил, тәгәрәтеп, куян оясына илтә. Куян аны үзенә койрык итә. Шул көннән башлап мәче белән эт арасындагы бу ызгыш мәңгелеккә китә.
Әкият тә шуның белән бетә. өскә


4

Каз белән аккош
Очы-кырые күренмәгән болын уртасында зур бер күл булган. Тирәләре аның яшел кыяклар, шаулап торган камышлар белән капланган икән.
Бу күл буена кеше аягы бер дә басмаган, ул тирәләрдә аучыларның мылтыклары да шартламаган.
Шул тыныч күлдә аккош белән каз яшәгәннәр. Балык ашаганнар, су эчкәннәр, йомырка салганнар, бала чыгарганнар.
Җәйнең матур бер көнендә бу ике күрше узләренең балалары турында сөйләшкәннәр. Киек каз әйткән:
– Улым ашны аз ашый, суны гына күп эчә! – дигән. Аккош әйткән:
– Минем балам бик яхшы ашый, зур үсә,- дигән. Каз үзенең бәбкәсен төрлечә сыйлап карый икән: тәмле-тәмле балык-лар, яшел бакалар, татлы кыслалар тотып китерә икән. Баласы, үзе зур булса да, кулына кашык тотып ашамаган, әнисенең ашатуын көткән. Ашау аңа бик зур эш булган. Ашарга-эчәргә тотынса, ул темам йөдәп беткән. Ә дуга муен-аккош баласы кыстатып та тормый, кашыкны үзе тотып, азыкны кат-кат чәйнәп, тәмле итеп ашый икән. Вакытында йоклый, вакытында һавага чыга, уйный, шуңа күрә алма кебек кызарып, матур булып үсә икән.
Көннәрдән беркөнне киек каз белән аккошның балалары әниләренә килгәннәр дә:
– Әни, безгә велосипед алыйкчы! – дип үтенгәннәр.
– Ярый, барсак барыйк, алсак алыйк, – дигәннәр әниләре. Улларын иярткәннәр дә велосипед сатыла торган кибеткә киткәннәр. Анда барып кергәннәр дә, әниләре:
– Иптәшләр, безнең сөекле улларыбызга велосипед бирсәгезче! – дигәннәр. Шунда сатучылар йөгереп килгәннәр дә:
– Рәхим итегез, рәхим итегез! – дип, көмеш төсле ялтырап торган, ике тәгәрмәче әйләнеп торган велосипедлар китереп биргәннәр. Шунда аккошның улына:
– Теләгенеңне сайлап ал, акыллым! – дигәннәр.
Аккош бәбкәсе велосипедка менеп атланган да йөгерткән дә киткән. Аңа карап сатучылар:
– Менә егет икән бу малай, тамагына шәп ашый, ахры,- дигәннәр, ә аккош үз баласының булдыклылыгын күреп, елмаеп, кәефләнеп карап тора икән.
Киек каз бәбкәсенә дә чират җиткән. Ул аккош бәбкәсе белән бер яшьтә булса да, аңа караганда бик ябык, буйга да бик кечкенә икән.
Аңа да велосипедның көмеш төслесен биргәннәр:
– Йә әле, акыллы, син дә йөгереп кара! – дигәннәр. Каз бәбкәсе бер атланып караган – булдыра алмаган, икенче атланырга уйлаган – егыла язган, өченче тапкыр атланырга теләгән икән – егылып ук киткән, әйләндермәгәч, велосипед та китмәгән. Кибеттә эшләүче абыйлар шунда ук йөгереп килеп җиткәннәр, киек каз бәбкәсенә менә шушы сүзләрне әйткәннәр:
– Син, акыллы, ашны аз ашыйсың, вакытында йокламыйсың, һавада уйнамыйсың, ахры, шуңа күрә син ябык, буең да кечкенә, шуңа күре велосипедка аягың да җитми, хәзергә өеңе кайтып тор, зур үскәч килерсең,- дигәннәр һәм велосипедны да алып киткәннәр.
Каз бәбкәсе бик куңелсезләнеп кайтып киткән, ә аккош бәбкәсе велосипедына атланып җилдергән.
Хәзер инде: "Велосипедка аягым җитсен",- дип, каз бәбкәсе азыкны да күп ашый, вакытында йоклый да, саф һавада да уйный икән. өскә


5

Капкорсак патша
=I=
Әүвәл заманда, кәҗә команда, үгез адмирал, бүре генерал, саескан сотник, төлке шутник, үрдәк үрәтник булган заманнарда бер патша яшәгән, ди. Аты — Капкорсак, кушаматы Бушборчак булган, ди, бу патшаның. Кеше төсле үзе, үгезнеке төсле күзе, бүренеке кебек тешләре, нәкъ ерткычныкы кебек булган, ди, кылган эшләре. Ул үзе Канкояр патшаның зур улы иде, ди.
Канкояр патша үлгәч, аның урынына өлкән улы Капкорсак — Бушборчакны патша иттеләр, ди. Патша булам, башыма таҗ киям, тәхеткә менәм дигән көнне, Капкорсак патша барлык сарай хезмәткәрләрен җыеп, рәттән тезеп, дер селкетеп тиргәп алды, ди:
— Минем өчен дөньяда тиңе булмаган, әлегә кадәр бер патша да кимәгән, бер мәмләкәт тә белмәгән, бер патшаның да күзе күрмәгән, иң кыйммәтле, иң матур, иң яхшы таҗ ясагыз, — дип боерды, ди, ул министрларына. – – Сезгә ун тәүлек вакыт бирәм, шул вакытка таҗ өлгергән булсын. Әгәр дә мәгәр мин әйткән вакытка таҗ өлгермәсә, барыгызны да тончыктырачакмын, — дип әйтте, ди, Капкорсак патша.
Көн уйладылар, ди, министрлар, төн уйладылар, ди. Уйлый-уйлый башлары авыртты, татлы йокылары качты. Тамакларына аш үтмәде, эчләренә эчемлек җитмәде, ди. Бер көн үтте, ике көн үтте, өч көн үтте, ди. Таҗ өлгертергә билгеләнгән көн якынлашканнан-якынлашты, ди. «Дөньяда тиңе булмаган, моңа кадәр бер патша да кимәгән, иң матур, иң зур, иң яхшы, иң кыйммәтле таҗны нәрсәдән ясарга кирәк икән?» — дип уйладылар, ди, алар.
— Көмештән ясасак — андыйны министрлар да кия, мәрҗәннән эшләсәк — андыйларны бөтен дөнья белә, алтын таҗны һәр патша да кия дигән фикергә килделәр, ди. Алар уйлый тордылар, ә көннәр бер-бер артлы үттеләр дә үттеләр, ди. Таҗны вакытында өлгертмәгәч, Капкорсак патша буран куптарып, көзге җил күк әче сызгырып ачуланырга тотынды, ди. Хәлвә китерделәр — ашамый, ди, конфет-шоколадка карамый, ди. Таҗны даулап кызып китте, ди, тәмам үләр чиккә җитте, ди.
— Минем тагын бер теләгем бар: монысын инде һич кичекми үтәргә, тирән елгалар кичәргә, барлык авырлыкларга чыдарга, минем илемне әйләнеп чыгарга һәм эзләргә шундый кешене, — дип әйтте, ди. — Кем дә кем минем атамның фәрманнарына каршы килгән, аңа булган дошманлыгын эчендә яшереп йөргән, тиеш булмаганны ишеткән, сөйләргә ярамаганны сөйләгән, күрергә кирәк түгелне күргән — әнә шундыйларны монда китерегез, — дип әйтте, ди. Фәрман өстенә фәрман чыккач, аптырадылар-йөдәде-ләр, ди, патшаның министрлары. Уйлап-уйлап та эшләре алга китмәгәч, уйлау өчен үзләренең генә башлары җитмәгәч, алар күрше патшадагы данлыклы бер таҗ ясаучы останы чакырырга карар кылдылар, ди. Хат барып җитмәслек күгелҗем диңгез артыннан, алтын кояшны күмгән таулар сыртыннан, кош очып җитмәслек илләрдән, кеше аягы басмаган җирләрдән, кара болытлар арасындагы шәһәрдән чакырттылар, ди, алар шул останы. Останың исеме — Бикзирәк, кушаматы — Сакалы сирәк, андыйлар Капкорсак патшага бик кирәк иде, ди. Ак болытлар астыннан, түбәләре зәңгәр күккә тигән таулар башыннан, югарыда янган йолдызларны күзәтеп, түбәндәге күгелҗем диңгез өстеннән җилдәй үтеп, корыч-канат дигән кошка атланып очты, ди, Бикзирәк Капкорсак патша җиренә. Көн очты, ди, төн очты, ди, ай дигәндә, Капкорсак патша хакимлек иткән илгә килеп җитте, ди.
Бикзирәк-Сакалы сирәк килгән көнне үк Капкорсак патшаны очратты да мондый сүзләрне әйтте, ди:
— Йә, падишаһым-солтаным, иске чабата олтаным! Сезгә, — дип әйтте, ди, — ашаган тормау сырхавы эләккән икән, — дип әйтте, ди. — Мондый чүп-чарга карамый (карарга да ярамый), мин үземнең төп эшемә, сезнең фәрманыгызны вакытында үтәргә, юлдагы барлык киртәләрне сүтәргә, сез теләгән теләккә җитәргә юллар сызам, — дип әйтте, ди. Шул минут эчендә үк Бикзирәк-Сакалы сирәк ашап-эчеп туеп, дөнья сүзен куеп, бил буып, кереште, ди, үз эшенә. Үгез адмиралны, бүре генералны, саескан сотникны, төлке шутникны, үрдәк үрәтникны — барысын да бергә җыеп, солдатлар кебек тезеп, болай дип әйтте, ди, баш министры Капкорсак патшаның:
— Кем дә кем патшага каршы барса, аңа зарар салса, теле белән патшага каршы сөйләсә, тиеш булмаганны күрсә, ишетергә ярамаганны ишетсә, барырга ярамаган җиргә барса, алырга ярамаганны алса, аларны монда китерегез, — дип әйтте, ди. «Барыгыз, бишегез дә хәзер үк юлга чыгып китегез!» — дип озатты, ди, ул Капкорсак патшаның министрларын. Биш министр да бүленеп, барысы да начар киемнәр киенеп, үзләре белән унар солдат алып таралдылар, ди, илнең төрле ягына: кайсы — алланып торган кояш чыгышына, кайсы — давыллы кояш баешына, кайсы — күгелҗем диңгез артына, кайсы җып-җылы мич башына юлга чыктылар, ди.
Капкорсак патша буран уйната, Бикзирәкне дә ара-тирә тиргәп елата, ди. Калган министрлар эчләреннән авыр сулыйлар: «Ни булыр, ни булыр икән?» — дип, бер-берсеннән сорыйлар, төрлечә уйлыйлар, ди. Ә юлда-гылары, озын яллы, стакан тояклы аргамакларын, тимердән үргән камчылар белән кыздырып, һаман алга таба чабалар да чабалар, ди…
=II=
Зәңгәр күккә башлары тигән таулар уң якта, шомлы кара урманнар сул якта, көмеш тавышлы чишмәләр, юл буйлап елан төсле боргалана-боргалана, чылтыр-чылтыр агып калдылар, ди.
Берзаман карасалар, министр һәм солдатлар ни күрсеннәр, тап-такыр юлдан таза һәм матур, күрер күзгә батыр бер кеше бара, ди. Үзе җилкәсе аркылы боргаланып-боргаланып беткән бер быргы таккан, ди. Быргысына ул бер өрсә, әлегә беркайда да ишетелмәгән, әлегә беркем дә белмәгән моңлы һәм дәртле көйне уйнап җибәрә, ди. Агачлар башларын җиргә тидергәнче бөгелеп тыңлыйлар, яфракларын селки-селки рәхмәт укыйлар, ди. Таулар да бу көйне яраталар, аның тавышын, радио кебек, җирнең бар почмагына да тараталар, ди. Батыр егет уйнаган көйне бер генә ишетсәң дә истә кала, ди, аны бер җырлау да күңелгә бетмәс-төкәнмәс көч сала, ди.
Батыр егет янына җитүгә, солдатлар атларыннан төштеләр, ди, ә министр, ат өстендә килеш, уйнаучыга сүз кушты, ди:
— Әй, егет, кая барасың, ул нинди уен коралы, син нинди көчле көй уйныйсың, Канкояр белән Капкорсак патшалардан зарлана торган сүзләрең юкмы? — дип сорады, ди.
— Дөньяда туры юл эзлим, җиңүемнән өмет өзмим, подвалларда яшәүчеләрнең, ашсызларның, җирсез-сусыз-ларның йөрәк моңын җыеп шул көйне тудырдым. Ул безне рухландыра, канатландыра, шатландыра, — дип әйтте, ди, батыр егет. — Фабрика-заводларда кул көчемне бик арзан саттым. Минем кул көчем аркасында күп капкорсаклар туенып ятты. Менә бу канечкеч патшалар, безнең канны сөлек кебек суыручы байлар, бүре кебек ерткыч министрлар булмаса, сез дә, мин дә бу хәлгә калмас идек, — дип әйтте, ди, ул, тегеләрнең киемнәренә карап. — Эшлидер идем заводта, чыдап ачлыкка, инде аннан да кудылар. Хәзер мин эшсез, йортсыз, киемсез, бары суксам тимер өзәрлек кул көчем генә бар, — дип, йодрыкларын зәңгәр һавада селекте, ди, батыр егет. Аның куллары корыч төсле нык, йодрыклары берсе-берсе бишәр потлы герләр хәтле иде, ди. Ул кулларын селкегәндә, министр һәм солдатлар: «Менә суга, менә суга!» — дип шүрләп тордылар, ди.
Батыр егет сүзен сузды, ди:
— Канечкечләргә: патшаларга, байларга, министрларга каршы көрәшергә, әйдәгез минем белән киңәшергә, — дип, биек бер тау янына алып китте, ди, тегеләрне.
Атларын үсеп утырган агачларга бәйләп, Капкорсак ялчылары батыр егет алып барган урынга киттеләр, ди.
Тау итәгенә килеп җиткәч, батыр егет җиргә утырды да тагын сүз бантлады, ди:
— Карагыз әле, егетләр, тауга! — дип әйтте, ди. — Ул нинди текә һәм биек, ул нинди югары… Җиңүгә булган өметебез дә шушы тау сыман, ул нинди югары, ул нинди биек, җанга рәхәт бирүче, йөрәккә көч кертүче ул җиңү өмете. Шул җиңү өчен барыбызга да берләшергә, безне буучы ерткычлар белән ныклап көрәшергә кирәк, — диде дә, ди, сүзен бетереп: — Кая, егетләр, дусларча бер көйрәтеп алыйк, — дип, тегеләрдән тәмәке сорады, ди. Министр һәм солдатлар бары да берьюлы кесәләренә тыгылдылар, ди. Кайсы алтын савытларга салынган сигара, кайсы көмеш тартмалардан бармак юанлыгы калын папирос, кайсы атлас янчыклардан мунчала төсле чәбәләнеп беткән тәмәке чыгарып суздылар, ди, батыр егеткә. Ул берсен дә алмады, ди, тик тирән итеп, бик тирән итеп шикләнеп карады, ди… Үз юлына таба кинәт борылып киткән иде, ди, һап! эләктереп алдылар, ди, аны министрның солдатлары…
=III=
Давылланып торган кояш баешына карап киткән министр һәм солдатлар алтыннан ясалган егерме көпчәкле атсыз арбада таш юлны ду китереп, тузан туздырып, һава бозып кайтучы байны туктаттылар, ди. Ал арның сәләмә киемнәрен күреп, болар юлбасарлардыр дип белеп, үзенең җитмеш җиде тапкыр ата торган мылтыгын кулына тотып сүзгә кереште, ди, бай:
— Әй, юлбасарлар, миннән сезгә ни кирәк? Алтын сорасагыз, теләгәнчә бирәм, көмеш дисәгез, күмелгәнче китерәм, — дигәч, сүз башлады, ди, министр:
— Безгә алтының кирәкми — үзебезнеке дә күп. Көмешең дә хаҗәт түгел — анысы да җитәрлек. Тик менә син әйт: Конкояр белән Капкорсак патшадан берәр төрле зарар күрмәдеңме? — дип сорады, ди.
— Нинди зарар күрим? Капкорсак патшаның атасы миңа завод салырга җир бирде. Баеган өстенә баетты. Минем кесәмне калынайтты. Минем рәхмәтемне җиткерегез ул Капкорсак патшага, — дип сүзен бетерде, ди, бай. Үзе егерме көпчәкле атсыз арбага кырын ятып, министр һәм солдатлардан шүрләп, күзләрен уйнатып, алтын стаканнарга кып-кызыл эчемлекләр салып бирде, ди, аларга. Йотылып-йотылып эчтеләр дә, үзләренең кемлекләрен белдерделәр дә алга чаптылар, ди, алар.
Көн киттеләр, төн киттеләр, ай киттеләр, ел киттеләр, инә буе җир киттеләр, ди.
=IV=
Күгелҗем диңгез артына китүчеләр дә ике кешене очраттылар, ди. Боларның берсе — ятьмә белән күбәләк тотучы бер бай малае, икенчесе — сука артыннан бил бөгүче бабай иде, ди.
Күбәләк тотып йөрүче малай болай дип җавап кайтарды, ди, министрга:
— Падишабыз безнең җир-суыбызны да, урман-болын-нарыбызны да мул итте, гомере дә озын булсын аның, — дип әйтте дә, ди, үзен карый торган асрау янына йөгерде, ди.
Министр һәм солдатлар: «Безгә кирәкле кеше түгел бу!» — дип, күп вакыт уздырмыйча, тузан туздырмыйча, салмак кына атлап, алга юл тоттылар, ди. Бераз баргач, еракта-еракта күләгә кебек кенә бөкре бер шәүләне шәйләделәр, ди, алар. Барып җитсәләр, ак сакалы тезенә җиткән, чәчләре көмешләнеп беткән, аркасы бөкрәйгән, куллары кәкрәйгән бер бабайны очраттылар, ди, алар.
— Үз эшләгәнең үзеңә булмагач, рәхәтләнеп икмәк белән суга да туймагач, шулмы инде тормыш! Безгә дигән шомырт күк кара туфраклы җирләрне, хуш исләр аңкытып чәчәк ата торган болыннарны, кара куе урманнарны Капкорсак патша үз кешеләренә өләшеп бетерде. Ашъяулык кадәрле шушы җиремдә төртсәм аварга тора торган атым белән, эчемдә янган ачу белән безне изүчеләргә каргыш-ләгънәтләр яудырам. Җир астында күмер чабучылар, тауларны актарып тимер табучылар, зур-зур йортлар салучылар, барысы бергә оешып, Капкорсак патшага каршы кузгалырга җыйналалар дип ишеттек, шуларга кушылырга сүз беркеттек, — дип әйтеп тә бетерә алмады, ди, бабай, аяк-кулларын бәйләп, үзләре белән алып киттеләр, ди, аны Капкорсак патшаның ялчылары.
=V=
Таң беленер-беленмәс вакытта, җиде юл чатында, ярлы гаиләнең җиденче улы — җитез егетне очраттылар, ди, министр һәм солдатлар.
Җитез егет, таңның матурлыгына, сандугачларның чут-чут сайравына исе китмичә, болын, кырларда бил бөгеп, тир түгеп эшләүчеләр тыңласыннар дип җырлап йөри иде, ди. Аның җырының түбәндәге кисәген генә ишетеп кала алдылар, ди, теге явызлар:
Ал нурларын чәчеп, таң туа,
Туганкайлар, сез дә күрегез,
Давыл кубар тиздән, көчле давыл,
Хакыгызны даулый белегез.
Озын яллы, стакан тояклы аргамагын туктатты, ди, министр:
– Син нинди егет, таң беленер-беленмәс борын нишләп болай җырлап йөрисең? — дип сорады, ди, җитез егеттән.
— Күз алмам — әтием — доктор иде, ул үз гомерендә төрле-төрле дарулар ясады, күп кешеләрне үлемнән коткарды. Ләкин дөньядагы сугыш дигән чиргә каршы бертөрле дә дару таба алмады. Үзе дә, мескенем, шунда һәлак булды. Җанкисәгем — әнием — ачлыктан үлде. Инде мин дә, җиде ят кулына калып каңгырып йөргәнче дип шушы биек күпердә шушы төпсез елгага ташланыйм дип барганда, бернәрсәгә төшендем, — дип әйтте, ди, җитез егет.
Министр белән солдатлар бар да берьюлы хор белән:
— Нәрсәгә төшендең? — дип сорадылар, ди. Аларның сорауларын көтмичә үк, пуля артыннан пуля
яудырган кебек, сүз артыннан сүзне яудырып торды, ди, җитез егет.
— Канкояр патша үлгән дигәч, шатланган идек. Аның урынына өлкән улы Капкорсак патша булды. Патша урынына патша бетәме соң, — дип әйтте, ди, җитез егет.
Озын яллы аргамакларын хәтфә кебек болынлыкка җибәреп, хәерче булып киенгән киемнәрен төзәтеп тыңладылар, ди, аны министр һәм солдатлар.
— Минем бу хәлгә калуыма патшалар, байлар, министрлар гаепле. Болай гына үлмәскә, алар белән көрәшергә кирәклеккә төшендем мин, — дип әйтте, ди, ул. Ләкин инде соңгы сүзләр министрның чыдамлыгын тәмам бетерде, ди. Ул инде: «Ни карап торасыз?» — дип эләктерергә кушты, ди, җитез егетне.
=VI=
Алланып торган кояш чыгышына карап китүчеләр дә бик озын юл үттеләр, ди, ничәмә-ничә диңгез төсле зур күлләрне, олы чүлләрне кичтеләр һәм ап-ак кар белән капланган җиргә җиткәч, очраттылар, ди, бер юлчыны. «Кирәкле кешебезне таптык!» — дип шатланып, үзләренең уңганлыкларыннан мактанып, бу юлчыны туктаттылар да, ди, һәм сорадылар, ди:
— Әй, юлчы, кайдан кайтасың? Капкорсак патшаның атасыннан яки үзеннән зарланмыйсыңмы? — дип сорадылар, ди.
Артлы чанага кырын яткан, төлке толыпка кереп баткан юлчы ак кәгазьдәй агарынып китте, ди. «Болар юлбасарлардыр, никадәр малым, никадәр байлыгым әрәм була бит» дип уйлап, башлады, ди, сүзен юлчы:
— Без дин кешеләрен җирдәге гади эшләр бер дә кызыксындырмый, — дип суфыйланган иде, ди, юлчы, «Ан-сын яхшы беләбез» дигәч, — әй өлкән кешеләр, Капкорсак патшага нинди яктан тел тидерим, ничек аны артка чигерим! Патшалар барысы да диннең зур таянычы алар, Канкояр патша дин өчен онытылмаслык хезмәтләр калдырды, бик күп итеп чиркәүләр, мәчетләр салдырды. Шулай булгач, ничек аны яманлыйм сезгә? Капкорсак патшаның да атасы юлыннан баруын телибез, — дип сүзен бетерде, ди, ул. Үзе. «Алай-болай итмәсеннәр, мине талап китмәсеннәр!» дип, министр белән солдатларның кулларына хәергә килгән алтын акчалар сузды, ди. «Акчаң булса, төрле җәфалардан да котылып була!» дип уйлап, үз юлына тизрәк сызды, ди. Министр һәм аның солдатлары, рәхмәт әйтеп, баш иеп, «Безгә кирәкле кеше түгел бу!» дип, атларын искән җилдәй җилдереп алга чаптылар, ди. Көн киттеләр, төн киттеләр, ай киттеләр, ел киттеләр, инә буе җир киттеләр, ди.
=VII=
Хәерчелеккә баткан, күз яшьләренә чыланган, аһ-зар белән тулган ил елый. Күз яшьләре елга булып ага. Капкорсак ялчылары аны күрмәмешкә салыналар. Аһ-зарлар йөрәкләрдән сөрем булып күтәрелә — алар күрмәгән булалар, телләр туктаусыз хәсрәт сүзләрен сөйлиләр — алар ишетмәгән булып кыланалар. Зәңгәр күктә янган йолдызлар да бу илгә тирән кайгыру белән карыйлар, офтаналар, офыктан күтәрелгән кара болытлар да яумыйча таралалар. Җил дә әкрен генә исми — давыл булып котыра; яңгыр да, яварга тотынса, бөтен җирне су белән тутыра. Давыллы кояш баешыннан батыр егетне, күгелҗем диңгез артыннан бөкре бабайны, алланып торган кояш чыгышыннан җитез егетне китерделәр, ди, теге явызлар Капкорсак патшага. Ишәк акырган кебек ямьсез тавыш белән, эчендә янган ачу белән, күзеннән төтен пыскытып, авызыннан төкерек чәчеп, башлады, ди, сүз Капкорсак-Туймас күз:
— Кош очып җитмәслек илләрдән, кеше аягы басмаган җирләрдән, җиде диңгез үтеп, шарлавыклар кичеп, минем илемә — Капкорсак патша җиренә килгән осталар остасы Бикзирәк, минем сезгә сүзем бар әзрәк, — дип әйтте, ди, Капкорсак патша. Шул сүзләрне әйтеп, буе матча чаклы Капкорсак патша идән буенча бер атлаган иде, идән сыгылды, ди, икенче атлаган иде, үз аягына үзе абынып егылды, ди. Шуннан авызы тыгылды, ди. Йөгереп килделәр, ди, караучылары, суздылар, ди, кулларын, алып салдылар, ди, алар Капкорсак патшаны алтын тәхетенә. Күп җилләр искәч, күктәге кара болытлар күчкәч, бияләй кадәрле килбәтсез күз кабагын ачып, чүмеч кебек зур күзләреннән төтен пыскытып, чөгендер төсле кызыл борыныннан пар пошкырып, иләктәй зур авызы белән көзге җил күк сызгырып:
— Өлгерәме таҗ минем башка? — дип сорады, ди, Капкорсак патша. Бикзирәк-Сакалы сирәк:
— Икенче фәрманыгыз кичекми үтәлде, гаепле кешеләр китерелде. Көтәләр, күрәмсез, нинди җәза бирәсез? — дип, сүзне икенчегә борып, таҗ турында дәшми торып, тәрәзәгә таба бармагы белән күрсәтте, ди. Бик күп халык җыйналган мәйданга батыр егет һәм аның иптәшләре китерелгәннәр иде, ди. Алтын тәхете белән күтәреп алып чыктылар, ди, Капкорсак патшаны җәза көтүчеләр янына. Кала уртасындагы зур мәйданга чыжлап торган тал чыбыгы ташый башладылар, ди. Капкорсак патшаның болыннардагы читән үрергә яраклы барлык таллар бөтенләй киселеп беткәннәр иде, ди. Капкорсак патшаның атасы Канкоярның шул таллардан чыжлап торган камчылар ясатып, үзенә каршы килүчеләрне шулар белән шыр ялангач килеш кыйнатып күңел ачу гадәте бар иде, ди. Капкорсак патшаның бу ерткычлыгын да атасыннан калган бер гадәт кенә дип карадылар, ди, кайберәүләр. Мәйданның бер почмагында дегет төсле кара төтен зәңгәр һавага үрелеп, аның астында кызыл телләрен сузган ялкыннар күренеп тора, ди. Кеше күтәрә алмаслык зур кадакны шул ялкыннарда кып-кызыл иттереп кыздырырга тотындылар, ди, явыз кешеләр. Давылга бай кояш баешыннан китерелгән батыр егетнең телен шул кыздырылган зур кадак белән юан баганага кадаклап куйдылар, ди. «Менә сиңа сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләвеңнең җәзасы!» — дип әйттеләр, ди, ерткыч кешеләр. Алланып торган кояш чыгышыннан китерелгән җитез егетнең шомырт кебек кара күзләренә кылдан нечкә итеп очланган инәләр кададылар, ди. «Менә сиңа күрергә ярамаган әйберләрне күрүеңнең җәзасы!» — дип шаркылдадылар, ди, җәзалаучылар. Күгелҗем диңгез артыннан китерелгән бөкре бабайның колак яфракларын кисеп ташладылар, ди. «Менә сиңа ишетергә ярамаган сүзләрне ишетүеңнең җәзасы!» — дип авыз ердылар, ди, явыз кешеләр. Шушындый бер әрнү вакытында батыр егет үзенең уен коралында уйнарга теләде, ди. Җитез егет җырларга сорады, ди. Бөкре бабай, моңлы итеп, бик моңлы итеп карап, башын чайкады, ди. Көлеп караган кояш чыраен сытты, ди. Әкрен генә искән җилдән давыл купты, ди. Офыктан болытлар күтәрелделәр, ди. Яңгыр китте, ди, янган утны сүндереп үтте, ди.
— Ал арга бу җәза гына аз! — дип, Капкорсак бу өч бәхетсезне дар агачына китерергә кушты, ди. Үзе, алтын тәхетенә утырып, шул өч мескеннең дарга асылган килеш тыпырчынып-тыпырчынып җан бирүләрен, рәхәтләнеп, эче катканчы көлеп карап торды, ди. Өчесенең дә кайнар йөрәк каннарын алтын стаканнарга салып эчте, ди. Батыр егетнең иптәшләре мәйданның иң аргы читенә генә җыелганнар иде, ди. Алар, батыр егет башлаган эшне дәвам итәргә ант итеп, эчләреннән янып, бу мескеннәр өчен сызланып торсалар да, кузгала да алмадылар, ди. Ялангач кылычларын җилкәләренә салган гаскәрләре Капкорсак патшаны саклап тордылар, ди. Канкояр патша җәзалап үтерткән кешеләрнең сөякләрен җыеп, бу өч бәхетсезнекен дә шуңа кушып, үзенә торыр өчен сарай салдырды, ди, Капкорсак патша.
Алтын белән тоташтырып, кеше сөякләрен берләштереп, ука-ефәкләр, ахак-бриллиантлар белән бизәп бер таҗ эшләде, ди, Бикзирәк Капкорсак патшага. Кош очып җитмәслек алсу кояш баешыннан, кеше аягы барып җитә алмаслык кояш чыгышыннан, күктән дә күгрәк күгелҗем диңгез артыннан искән җилләр бу сарай нигезендәге сөякләрнең моңын тараттылар, ди, бар илгә. Җир тетрәгән, күк күкрәгән, диңгез ташыган кебек көчле ташкын булып, бу илнең батыр егетләре, ярлылары, бил бөгүчеләре, җитез егетләре, уңган кызлары күтәрелделәр, ди, Капкорсак патшага каршы. Аларның барысын бергә җыеп, аңламаганнарын аңлатып, күрмә-гәннәрен күрсәтеп, җитәкләде, ди, аларны акыллылар-ның иң акыллысы. Бер кулында шәһитләр канына буялган кызыл байрак, ди. Анда утлы сүзләр белән: «Илнең ярлылары, җирсезләре, сусызлары, хокуксызлары, изелүчеләре, интегүчеләре, капкорсакларга каршы ут ачыйк, ачыйк!» — дип язылган, ди. Икенче кулына ул корыч мылтыгын кысып тоткан, ди. Изелгән илнең барлык почмакларыннан күтәрелеп, корыч ташкын шикелле алга омтылып, килеп җиттеләр, ди, алар Капкорсак патша сараена:
– Сезме безнең энеләребезнең йөрәк итен кимерүче?
— Сезме безнең кардәшләребезнең йөрәк канын алтын стаканнарга салып эчүче?
— Сезме безнең туганнарыбызның асыл сөякләреннән үзегезгә сарайлар салдыручы? — дип барып ябыштылар, ди, алар Капкорсак патшаның һәм министрларның бугазына. Капкорсак патшаның министрлары, сакчылары, солдатлары тукталып-тукталып, хәл җыеп сугышып караганнар иде дә, булдыра алмый кайсы кая качып беттеләр, Ди. Капкорсак патшаны юк итеп, аның барлык министрларын куып, яңа ил төзи башлаганнар иде, ди, яңа хуҗалар.
Ләкин егерме көпчәкле автомобильдә йөрүче бай, шомырт төсле кара туфраклы җирләрне биләп торучы алпавыт, дин богауларын өләшүче козгын — барысы бергә җыелып, тагын баш булмакчылар иде, ди, бу яңа хуҗаларга. Бөек көрәштә корбан булучыларның каннары буялган байракны җилфердәтеп алгы җиңүләргә өндәде, ди, яңа хуҗаларның зирәк юлбашчысы. Бер селкенделәр — богаулар коелды, ди. Көч җыеп икенче селкенделәр -дошманнар чигенделәр, ди. Егерме көпчәкле автомобильдә йөрүчене, берүзе җиде йөз җитмеш дисәтинә җир биләүчене, дин богавы өләшүчене, бишкә алганны унбишкә сатучыны — барчасын күгелҗем диңгезгә батырганчыга кадәр кудылар, ди, яңа хуҗалар. Бикзирәк-Сакалы сирәкне исән-сау калдырдылар, ди.
— Таҗлар урынына безгә пөхтәләп зур машиналар ясарсың! — дигән бурыч тапшырдылар, ди, аңа.
Тынычланып калды, иркен сулыш алды, ди, бу ил. Бу илдә инде эшче канын имүче сөлекләр дә, сука артыннан бил бөгүчеләрне изүчеләр дә бөтенләй калмадылар, ди. Хәзер заводлар, фабрикалар батыр егетнең балаларына бирелгән, алар шатланып, рәхәтләнеп үзләре өчен үзләре эшлиләр, ди. Кара туфраклы җирләр, чәчәк атып хуш ис аңкып торган болыннар бил бөгүче бабайның малайларына тапшырылганнар, алар сөенә-сөенә ул җирләрдә иген игәләр, ди. Җитез егетнең балалары да бу илне сөяләр, аңа үзләренең акыл көчләрен кызганмый бирәләр, ди. Бернинди дә патша юк, ди, алар илендә. Алар үз ил -ләренә үзләре баш булып яшиләр, ди. Яшәгән саен яшисе килә, һәр кичнең иртәсен, һәр төннең таңын күргән саен күрәсе килә, ди, алар илендә. Гөлгә төренгән ил, дөньяда иң бәхетле, иң матур ил — алар иле, ди.
1934 өскә

6

Кем көчле
Кышын да үзенең яшеллеген җуймый торган нарат агачы астында түмгәк сыман бер өй калкып тора. Беләсезме сез, аньң эчендә берничә йөз мең халык тора. Өйләренең ишекләрен алар көндезләрен ачык тоталар, ә төннәрен биклиләр, карак керүдән шикләнәләр, кичке салкын керүдән шүрлиләр. Төне буе чүп-чар җылысында җылынып яталар да, кояш елмаеп карауга, ишекләрен тагын тутырып ачалар.
Бүген алар яңа өйгә күченү көнен шатланып бәйрәм итәләр. Кичә уздыралар, дусишләрен сыйлыйлар, тәмле-тәмле ашамлыклар ашыйлар, балдан татлы эчемлекләр эчәләр, ду килеп бииләр.
Зур өстәл тирәли кунаклар тезелешеп утырганнар. Һәрбер кунакка үзе яраткан сый хәзерләнгән, өстәл өсте аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән.
Чикерткә-кунакның кәефе бик килгән, аңа урынның менә дигәне тигән. Әнә, ничек ул озын мыекларын болгап утыра, күп тә үтми, оста җыры белән хуҗалар һем кунакларның күңелләрен тапмакчы була.
Суалчан-оялчан да тик кенә утырмый, оста биюче төсле боргалана да сыргалана, хуҗалар һәм кунакларга ошарга тырышып кылана.
Чебен дә канатларын кага, узенчә, бу күңел ачу кичәсен алкышлап кул чаба.
Агач иясе-яфрак көясе дә кукраеп утыра, күп тә үтми, кичәдәгеләрнең карашын үзенә таба бора. Һәрберсе үзенең һәнәрен күрсәтә башлаган, ул да түзми, йонлач гәүдәсе белән өстәлгә менеп бии. Хуҗалар һәм кунакларның кәефе килсен дип, кичә күңелле үтсен дип, бертуктамый сикерә дә сикерә, кайбер кунакларның эчемлекләрен дә түгеп бетерә.
Күбәләк-түгәрәк бу кичәгә бөтенләй чакырылмаган да булган, янган ут яктысын ерактан күргән дә тиз генә очкан да килгән. Әрсез кунак, канатларын җилпеп, җил туздыра, мәҗлестәгеләргә яраурак булсын өчен тырыша.
Сезгә таныш булган Нечкәбил дә мондый зур кичәдән калмаган, тырыш бал корты түргә менеп утырып алган да эшләпәсен кыңгыр салган.
Үрмәкүч тә урмәләп килеп җиткән: "Мондый күңелле кичә бездән башка гына үтмәсен әле",- дигән.
Менә хуҗаларның берсе күтәрелде һем кичәне ачык дип белдердә:
– Кадерле кунаклар,-диде ул,-сез бүген кырмыскалар өендә, безнең яңа өйгә күчү хөрмәтенә үткәрелә торган кичәдә утырасыз,- диде.- Без бу йортны күп айлар буе төзедек һәм үзебезнең теләгебезгә ирештек. Тир түгүләребез бушка китмәде, уңышлар җиңел генә бирелмәде,- дип сөйләп китте ул.
Бу сүзләр кунакларга нык тәэсир итте, суалчан-оялчанның хәтта йөрәгенә үк барып җитте. Ул инде чыдап кала алмады, хуҗаларының уңганлыкларын, булдыклылыкларын мактады. Башкалар да аңа кушылдылар, хуҗаларны котлап "урра" кычкырдылар, кул чаптылар, алкышладылар.
Кичәнең бу өлешен шуньң белән туктатып тордылар, чүп-чарлардан, яфрак-үләннәрдән, чыбык-чабыклардан төзелгән өйне карарга тотындылар. Борылмалы-сырылмалы юлларны үттеләр һәм сырлы-сырлы баскычлар аша түбәнге катка төшеп киттеләр.
Төшсәләр, ни күрсеннәр, бу катта кырмыскалар бөтенләй диярлек күренмиләр, монда тик тләләр генә урмәләп йөриләр. Моны күреп, кунаклар бары да хәйран калдылар, берьюлы сорау бирделәр:
– Болар соң сезгә кемнәр? Нишләп монда буталып йөриләр?
Хуҗаларның берсе кунакларга эшне төшендерде. Ләкин җавап кайтарганчы бал корты Нечкәбилгә бер сорау бирде:
– Нечкәбил, сез татлы гына бал ашадыгызмы?-диде ул.
Бал корты башын иде дә менә болай диде:
– Гаҗәп тәмле булды балыгыз, инде үзегез кунак булып безгә барыгыз. – Менә шул тләләр безгә ул балны бирәләр. Без аларны савым сыеры итеп тотабыз, салкын көннәрне аларны оялары-бызда җылытабыз. Кояшлы көннәрне һавага чыгарып йөртәбез, кич белән кире өебезгә куып кертәбез. Алар чәчәкләр балын бик яратып суыралар, кытыклый башласаң, эчләрендәге шул балны безгә бирәләр алар,- ди кырмыска.
Кунаклар башларын селкеп хәйран кал-дылар. Сүз беткәч кузгалдылар, борылмалы-сырылмалы юллар белән алга таба атладылар.
Өченче катта инде алар ап-ак йомырка-ларны очраттылар, нәрсә икәнен белгәнгә сорап тормадылар, алга юл тоттылар.
Кырмыскалар йортын кунаклар җентекләп йөреп чыктылар, аның һэр почмагы белән таныштылар. Моннан соң тагын өскә кутәрелделәр, баягыдан да күңеллерәк итеп кичәне дәвам иттерделәр; күп тә үтмәде, кунаклар инде яхшы ук кызып җиттеләр, бер-берсе белән кызу-кызу сөйләшеп киттеләр. Күбесенең авызы сөйләгәнен колагы ишетми баш лады, сүзләре чуала, фикерләре бутала, телләре бәйләнә, баш лары әйләнә башлады. Шулчак баягы кырмыска тагын күтәрелде, ахры, үзләре турында кунаклардан мактау сүзләре ишетәсе килде, шул теләк белән, ул аларга шушы сорауны бирде:
– Куе урманнардан, киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килгән кадерле кунаклар, әйтегез әле, көчледән көчле кемнәр алар?- диде ул. Билгеле, аның: "Һичшиксез, кырмыскалар, дөньяда тиңе булмаган батырлар алар",- дигән җавапны ишетәсе килде.
Нәкъ шулчак нидер бик каты шап итте, өй эче тетрәп китте. Сүзчән кырмыска каядыр югалды, кунаклар кайсы кая таралды.
– Кадерле кунаклар, каушамагыз, таралмагыз. Кичәнең ямен бозучы, кунакларның кәефен бозучы дошман тотылды,- диде әлеге кырмыска, ләкин кунаклар аның сүзен тыңламадылар, ничек булса да бу өйдән тизрәк сызу ягын карадылар… Бары берьюлы тышка йөгерделәр һем өйнең тышкы ягында коточкыч хәлне күрделәр. Зур башлы, кызыл билле кырмыскалар нәрсәнедер сырып алганнар, үзләренең үткен келәшчәләрен аңа батырганнар. Канатлы кырмыскалар: "Бирегез шул явызньң кирәген!"- дип кычкырып торалар, әйтерсең тегеләрнең көчләрен арттыралар.
Шундый каты көрәшне күргән чебен таңга калды, суалчан шуышуыннан тукталды, яфрак көясе тынын да көчкә генә алды. Бал корты, очып китәргә дип, канатларын җайлады; чикерткә, сикерергә дип, җайлы урын сайлады.
Үлән арасыннан мыштым гына, берәүгә дә сиздерми, тын гына үрмәли торган кара елан үрле-кырлы сикерде. Зәһәрле телен чыгарып, агуын чәчеп карады, кыр-мыскаларны чагарга уйлады. Кырмыскалар еланны аның саен катырак тешләделәр, үзләрендәге кислотаны елан тәненә җибәрделәр.
Елан, булдыра алмагач, каршы торуын ташлады һем мескен тавыш белән генә ялвара баш лады:
– Зинһар, тимәгез, зинһар, җибәрегез. Үзегезгә түгел, кунакларыгызга да тимәм, өй яныгыздан да үтмәм. Бер юл га инде кичерегез, азапламагыз, котылдырыгыз.
Ул шундый йомшак сүзләр белән кырмыскаларның күңелен йомшартмакчы, бераз гына хәл җыймакчы һем аннан тагын көрәшне башламакчы иде. Тегеләр дә бик сизгерләр, хәйләнә тиз сизделәр, җәзалауларын дәвам иттерделәр:
– Нигә өебез аша үтеп йөрисең, монда кырмыскалар торганны әллә күрмисец? Менә дигән кичәбезнең ямен китәрдең, кадерле кунакларыбызның кәефен җибәрдең. Шуңа күрә сине җибәрмәячәкбез, хәзер үк итеңне ашап бетерәчәкбез,-диделәр.
– Мин бит агач башына гына менгән идем,- диде елан.- Шуннан ялгыш кына егылып төштем,- диде елан. Ялвару да файдасызга булды, елау да бушка чыкты. Кырмыскалар аның итен бик тиз ашап бетерделәр. Кунаклар бар да, таңга калып, шул хәлне күзәтеп тордылар. Кырмыскаларның батырлыкларын мактадылар:
– Нинди усал дошманны да менә нишләттеләр, көчлелекләрен эш белән күрсәттеләр,- диделәр.
Батыр кырмыскалар еланны юк иткәч, кунаклар тагын бер җиргә җыелдылар, урманның саф һавасында, агач ышыгында тагы бераз күңел ачмакчы булдылар.
Ләкин баягы кырмыска үзенең соравын тагын кабатлады, җавап көтеп кунакларга карады:
– Куе урманнардан, киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килүче кадерле кунаклар, безнең арабызда көчле бөҗәкләр кемнәр алар?- диде ул.
Елан белән оста көрәшүләрен дә күргәч, шундый матур өй төзүләрен дә белгәч, ул кунаклардан шушы бер генә җавапны көтте:
– Билгеле, кырмыскалар, дөньяда тиңе юк батырлар алар!
Ләкин кунаклар җавап бирергә ашыкмадылар. Һәркайсы үзләренең һөнәрләрен һәм үз батырлыклары турында сөйләргә тотындылар.
Чикерткә-микерткә җиләк яфрагына менеп утырды, озын аякларын җайларга тотынды. Бөтен кунаклар аңа карадылар, нишли инде бу?- дип көтеп тордылар. Ул озын аяклары белән бер кечкенә яфракны этте, очкыч шикелле очып та китте. Кунаклар аның һөнәрен бик мактадылар, шулкадәрле ерак сикерә алуына таң калдылар. Чикерткә сикерүне шунда туктатты һәм кунакларны тагын үзенә тартты. Яфрак өстенә баскан килеш кычкырып сөйләп китте. Кунакларның барысына да ишете-лерлек итте: чикерткәләр, имештер, әле җырга да бик оста булалар, сайраулары белән, имеш, сандугачларны уздыралар, ә сикерсәләр инде, уктай атылалар. Имештер, чикерткә инде иң көчле бөҗәк, бер метрга сикерү өчен, беләмсез, никадәр көч кирәк? Дөрес, ул чикерткәләрнең кырмыскалардан күп җәфа күрүен, күпләренең алар тарафыннан үтерелүен дә сөйләмәкче иде. Ләкин шунда ук ул кырмыскаларда кунакта булуын хәтерләде, мондый сүзләр өчен үзен юк итәрләр дип шүрләде, шуңа күрә бу хакта ләм-мим димәде.
Күп тә үтмәде, икенче кунак кузгалды: суалчан-оялчан боргаланды да сыргаланды, ул да суалчаннарның зур хезмәте турында сөйләргә уйлады. Берәүгә дә күренмичә шуышып килде һәм улән сабагына үрмәләп менде.
– Без, суалчаннар, җир балалары, – диде суалчан. – Көнебезне һәм төнебезне хезмәт белән үткәрәбез, сабан төсле, туфракны күтәрәбез, өске катын аска төшерәбез, аскы катын өскә менгерәбез. Яңгыр соңыннан җирдәге вак тишекләргә һәм нәни өемнәргә күзегезне салыгыз, бер генә минутка карай алыгыз. Болар бары да безнең хезмәтләр.
Әнә шул тишекләр аркылы туфрак эченә һава үтә ала. Ул һава белән үсемлекләрнең тамырлары сулу ала. Без туфракның уңыш бирүчәнлеген күтәрәбез, без агротехника чараларын үткәрергә кешеләргә ярдәм итәбез. Әгәр без булмасак, җир өстендәге үсемлекләр хәзергедәй гөрләп тормаслар иде. Һәм уңышны да хәзергедәй мул бирмәсләр иде. Ә инде ул вакыт Нечкәбил белән чикерткәсенә, шулай ук яфрак көясенә, күбәләгенә һәм кырмыскалар армиясенә хәзерге төсле яхшы булмас иде,- диде ул.
Кунаклар аны тыныч кына тыңладылар, һәр сүзе дөрес икәнлеген белсәләр дә, кул чапмадылар. Берсенең дә суалчанны иң көчле итәсе килмәде. Суалчан туктамады, сүзне сүзгә ялгады:
– Безнең төсле үсемлекләр өчен кайсыгыз тагы зур файда китерә? Тагы кайсыгызның кулыннан шундый эш килә, шу-шындый файдалы эшне кайсыгыз тагы башкара ала? Суалчанның иң көчле бөҗәк икәнен хәзер инде аңлагансыздыр, аларның тиңсез хезмәтләрен үзегезнеке белән чагыштырып карагансыздыр.
Билгеле, аның әле бик күп сөйли торган сүзләре калды, ни өчендер, ул суалчан ашаучы копхлардан, сукыр тычканнардан, энәле керпедән, төрле коңгызлардан, кармак очына куючы шаян балыкчылардан бер дә зарланмады; кырмыскаларга да кагылып үтмәде.
Ул туктагач, бераз гына тын алгач, агач башыннан бер тавыш ишетелде, кемдер: "Яфрак көясеннән дә файдалы бөҗәк бармы икән?"- дигән сорауны бирде. Барысы да әйләнеп агач башына карадылар, яшел яфрак өстендәге йонлач көяне күреп алдылар. Көя пәрәвез сузарга да, үрмәләргә дә – барысына да җитеште, ямь-яшел матур яфракларны минут эчендә тиште. Ләкин кунаклар аның мондый оятсызлыгына түзеп кала алмадылар, төрле яклап кыч-кырына башладылар:
– Тузга язмаганны сөйлисең!
– Күзгә каран алдалыйсың!
– Яфрак көясеннән дә файдалы бөҗәк бармы икән дисең, кемнең кем икәнен безне әллә белми дисең?- диештеләр. Кунаклар бераз тынычлангач, яфрак көясе тагы дәвам итте, ялганын тезеп китте.
Имештер, әй, кыен эш соң калын яфракларны кимерү, ихтимал, җиңелрәктер тау-ташларны җимерү. Яфракларны үтәли кисү – күп көч сорый торган эш, шулай булгач, билгеледер инде кемдә күп көч. Имештер, бернәрсәгә дә зарар китермибез, бернәрсәгә дә тимибез.
Күбәләк-тугәрәк аның сүзләренә чыдамады, чәчәк урындыгыннан кузгалды. Пыр-пыр итте дә агач башыннан очып килеп җитте.
– Ничек инде зарар китермисез?- диде ул. Якындагы бер агачка күрсәтте һәм өстәп әйтте:
– Сез яшәгән агачлар әнә ничек шыр ялангач булып, яфраксыз калалар, агачлар, үсемлекләр бары да сездән зарланалар. Яшел яфракны әрәм итәргә, матур үсемлекләрнең ямен бетерергә күпме көч кирәк, әйтегез әле тизрәк? Ялганлыйсың, йөзеңне дә чытмыйсың, шушы кадәр бөҗәкләр алдында берәүгә дә зарар китермибез.
Яфрак көясе елмаеп кына күбәләкнең сүзләрен тыңлап торды. Сүз ахырында һөҗүмен күбәләкләргә таба да борды:
– Син, кубәләк-тугәрәк, үз туганыңа каршы чыгасың, әллә шуның белән яхшы ат казанасыңмы? Сез бит күбәләк булган-чы башта үзегез дә көя буласыз, яфрак ашап симереп "курчак"ка әйләнәсез, аннан гына кубәләк төсенә керәсез, хәзер чәчәк иснәп йөргәч кенә бик акыллы баш булгансыз, үткәндәге эшләрегезне бөтенләй оныткансыз.
Күбәләкнең авызын каплагач, көя агач башыннан җиргә төште. Кунакларның аны юньләп тыңламауларын: "Бу ярык барабан сүзен кайчан бетерер икән?"- дип торганнарын сизенде. Аның әле байтак сөйлисе сүзләре калды, ул тут агачы яфрагын ашап ефәк бирүче көяләргә бер дә тукталмады. Аларның файдалы хезмәтләрен, кешегә ярдәм итүләрен, ефәк бирүләрен әйтмәде. Яңгырның көяләрне агач ботагыннан юып төшерүләрен, кошларның аларны чүпләп бетерүләрен, кырмыскаларның җәзалап үтерүләрен сөйләмәде, хуҗаларның кәефен җибәрергә теләмәде. Чәчәктән чәчәккә сикергәләп очып килеп җитте кубәләк. Ул чәчәкләрнең хуш исле булуларын, кубәләкләрнең чәчәк сөюләрен, көне буе тукта-мый очып йөрүләрен, табигатьне матур итеп бизәүләрен сөйләде.
Тукранбаш чәчәгендә нидер тавышланды. Кунаклар шунда борылдылар һәм чәчәктән бал суырып ятучы Нечкәбилне күрделәр. Ул кунакларның аңа таба борылуларын гына көтте, вакыттан файдаланып сөйләп тә китте:
– Чәчәкләрдәге бал, без булмасак, әрәм булыр иде, без булмасак, уңыш та түбән булыр иде. Чәчәк әченә яшеренгән балны суыруның никадәр көч сораганын, балавыз сузуга күпме көч түгелгәнен беләсез, әгәр шуларны сез үзегез эшләсәгез, бал кортлары иң көчле бөҗәкләр, дияр идегез, – диде ул. Ләкин кунаклар юньләп тыңламагач, аңа дошманнарына да тукталып калырга мөмкинлек булмады.
Ерак та түгел, корыган яфраклар кыштырдады, чыбык-чабыклар шартлады, җирне тетрәтеп, кемдер атлады. Кайсыдыр бөҗәк: – Кеше килә! – дип кычкырды. Кунаклар сафында буталыш башланды: чикерткә бер читкә сикерде, суалчан җиргә сенде, бал корты чәчәккә яшеренде, күбәләк һавага күтәрелде, яфрак көясе яфракка сыенды, чебеннең коты очты, кая да кузгала алмады, ә үрмәкүч бу хәлдән нык файда-ланды.
Урмандагы барлык агачларның, андагы усал ерткычларның хуҗасы атлады. Ерткычларның көчлесе арслан да аңа баш иде, кошларның иң үткене каракош та аны сәламләп калды, бөҗәкләр дә аны олыладылар – бары да үзләренчә сайрарга тотындылар. Ташкын елгаларны авызлык-лаучы, киң болыннарны, куе урманнарны үз эшенә файдаланучы, бөтен табигатьне үзенә баш идерүче кеше һаман атлый бирде.
Күп тә үтмәде, урманны яңгыратып пычкы чыжылдады, җирне тетрәтеп, зур агач ауды…
Шулай итеп, чебен белән үрмәкүч сөйли алмый калдылар. Алар качучы кунаклар белән бергә кузгалдылар. Эх, әрәм калды бит, әрәм калды. Үрмәкүч үзенең сүзләрен күңеленнән ятлаган иде, кунакка барыр алдыннан гына көзге алдына басып, берничә тапкыр кабатлаган да иде. Эх, сөйләргә булмады бит, сөйләргә булмады. Әгәр ул сөйләгән булса, үрмәкүчтән дә көчле бөҗәк юк икәнне кунаклар белеп киткән булырлар иде һәм үрмәкүчләрне мәңге олыларлар иде.
Чебен дә сөйли алмый калуына бик көрсенде, ашыгыч булса да, баягы сүзчән кырмысканы күрде, кичә әгәр яңадан җыйналса, беренче итеп аңа сүз бирүен үтенде.
Урман тынгач, бөҗәкләр яңадан урыннарыннан тордылар, барысы да бергә җыйналдылар, күп булдылар. Чебен белән үрмәкүч кенә күренмәде, кунакларның кай-берләре ишеттеләр: кайдадыр нидер безелдәде. Эзләргә тотынгач таптылар, күреп шаккаттылар. Кунаклар качып торган арада, үрмәкүч пәрәвезен сузган, чебенне шунда эләктереп алган һәм канын эчәргә тотынган. Теге, мескен, безелдәп ярдәм сораган, берәү дә ишетүче булмаган. Бу эше өчен үрмәкүчне бик каты тиргәделәр, чебенне пәрәвез богаулардан азат иттеләр. Чебен Шакшиевның шакшылык дусты икәнлеген күпләр беләләр, үрмәкүчнең дә кемлеген инде сизенәләр. Пәрәвездән тукып оялар коручы, кайда өй җыештырылмый – шуның почмакларында торучы…
Барлык кунаклар инде зур дәрт белән соңгы бөҗәкне тыңларга җыйналалар. "Батырларның-батыры, көчлеләрнең-көчлесе, билгеле, алар!"- дип, үзара пышылдадылар. Әрекмән яфрагына таба канатлы кырмыска якыная, бары да йотылып карыйлар аңа. Култыгына иләмсез зур портфель кыстырган, портфеленә сыймаган кәгазьләрне зур башлы сакчы кырмыскага тоттырган, баягы сүзчән кырмыска тагы сөйләп китте:
– Хәзер кырмыскалар иленең аналарыннан берсе сөйләячәк, бөтен сөйләгән сүзләргә бәя бирәчәк һәм арабызда кемнең көчле һәм иң файдалы икәнен күрсәтәчәк,- диде.
Әгәр кырмыскалар анасы сөйләгән булса иде, кунаклар анны тыңлый-тыңлый арырлар, йә татлы йокыга талырлар, йә кичәне ташлап таралырлар иде. Әгәр сөйләнгән булса, ул речь бик озын булыр иде. Анда кырмыскаларның үзе кадәр әйберне күтәрә алуы да, ата кырмыскаларның зур походларга баруы да, канлы сугышларда катнашулары да, урман корткычларына каршы көрәшүләре дә, шуның белен үсемлекләргә ярдәм итүләре дә – бар да бар иде.
Кызганычка каршы, ул речь сөйләнмәде. Ана кырмыска авызын ачкан килеш катын калды, колакларны ярырлык булып, урман әче тетрәп алды. Агачлар шаула-шырга, үләннәр үкерешергә тотындылар. Урман эчен караңгылык басты. Бөҗәклер булачак хәлне алдан ук сизенделәр. Шуңа күрә кайсы кая посарга дип йөгерделәр. Караңгы урманны ялтыратып, яшен уйнады. Һем кинәт кенә көчле яңгыр да коя башлады. Шуның аркасында "Кем көчле?" дигән бәхәс бетмичә калды. Сез, бәлкем, аны үзегез белерсез, кем көчле икәнен әйтеп бирерсез? өскә



7

Куян кызы
Бер соры куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән.
Көннәрдән бер көнне куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.
 – Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын,- дигән.
Кызы бу бүләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр укыган. Хәзер инде ул яңа киез итекләрне киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнием тапмасын дип, аларны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп табып баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезсә – ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул тагын салып ташлаган.
Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерэ икэн. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән,  өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән.
– Әни, әни, минем аягым бик авырта! – дигән. Әнисе аның аякларына караган да аптырап калган.
– Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич,- дигән.
"Инде ни эшләргә?" – дип уйга баткан куян. "Бу бал аны кая алып барырга, ничек дәваларга?"- дип кайгырган.
Шул вакыт нәрсәдер кычкырган. Куян агач башына күтәрелеп караган икән- тиенне кургән. Ул куянга болай дигән:
– Кайгырма, туганкай, йомшак куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен "доктор Айболит"ка барырга, аңардан киңәш сорарга кирәк,- дигән.
Куянга чын-чынлап булышырга тотынган, "доктор Айболит"ның өенә узе илтергә булган.
Куян кызын күтәргән дә "Айболит доктор "га киткән, тиен, агачтан агачка сикереп, аңа юл өйрәткән.
Барып җитсәләр, "доктор Айболит "ның эше бик күп икән, аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән. "Балаларны чиратсыз карыйм мин",- дигән "доктор Айболит". Куян кызын доктор бүлмәсенә алып кергәннәр, нәрсә белән авыруын сөйләп биргәннәр. "Доктор Айболит" куян кызының аягына дарулар сөрткән һәм шул вакытта куян кызына әйткән:
– Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, сүзне тыңла, тагын начар хәлгә калма,- дигән.
"Доктор Айболит"ка алар бик зур рәхмәтләр әйткәннәр, саубуллашып өйләренә кайтып киткәннәр. Өч көн дигәндә, куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итеген бер дә салмый киеп йөри икән. өскә


8

Нечкәбил
1
Каршыгызда, менә күрәсезме, нәрсә соң ул, беләсезме?
Шашка шакмаклары төсле тезелеп киткән йортлар. Ул йортларда яшиләр кортлар.
Кортлар? Нинди кортлар?
Татлыдан татлы бал җыялар, шәмгә яраклы балавыз коялар. Ерак-ерак җирләргә очып китәләр. Укларын кадасалар, еларга итәләр.
Аларның йортларын мәк чәчәге кебек кызылга, үлән төсле яшелгә, ком сыман сарыга, күк төсле зәңгәргә, төрле-төрле матур төсләргә буяганнар.
Әнә зәп-зәңгәр офык читеннән, көлө-көлө, алтын кояш та күтәрелә. Аның шаян нурлары, җиз уклары умарта өйләренең стеналарына тияләр дә:
— Торыгыз, торыгыз, эшкә тотыныгыз,— дияләр.
Башта сирәк-мирәк кенә, берәмләп кенә, бал кортлары ояларыннан чыгалар. Кояш югары менеп киткәч, һава җылынып җиткәч, көтүләре белән бергәләшеп, җиң сызганып, күмәкләшеп эшкә ашыгалар.
Зың-зың… Еракка-еракка, бакчаларга, кырларга, урманнарга, болыннарга…

2
Менә бу зәңгәр ояның хуҗалары бик күп аның. Кулыңдагы бармакларыңны мең тапкыр санасаң яки күктәге йолдызларның санын исәпләп карасаң, бәлки, аларның очына чыгарсың.
Барысыннан да алдан торып, «соңга калам, ахры» дип, бар көченә йөгереп, менә шушы зәңгәр йортның ишегеннән, сөйгән өе эченнән Нечкәбил тышкы якка чыкты.
Алмагач биеклеге күтәрелгәч тә, зәңгәр өйнең кайдалы-гын билгеләде Нечкәбил: «Усаллар, килеп, өйне алмаштырмасыннар, Нечкәбилне саташтырмасыннар». Шуңа күрә ул өйнең төсен җентекләп карады. Өйнең төсе күк төсле зәңгәр. «Сау бул, өйкәем, матур гөлкәем»,— диде Нечкәбил, өе өстендә бер-ике мәртәбә әйләнде дә ук шикелле туп-туры очты да китте.

3
Озак, бик озак очты Нечкәбил.
Өлгергән арыш, үзенең башакларын селкеп, аны сәламләп калды, чәчәкләргә төренгән кыр алкышлап каршы алды.
Нечкәбил, кечкенә очкыч моделе төсле әйләнә-әйләнә, чәчәккә килеп төште… Тирә-ягы тулы чәчәкләр: ап-аклар, сап-сарылар, зәп-зәңгәрләр, кып-кызыллар. Йомшак кына искән җил белән селкенәләр, йөрәкне җилкендерәләр. Тирә-якка хуш ис чәчәләр, әйтерсең ислемай сөрткәннәр.
Бер чәчәктән — икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә күчә Нечкәбил.
Бер чәчәктән икенчесенә куна-куна, чәчәк тузанына буялып бетә. Ул тузанны, бер чәчәктән алып, икенчесенә калдырып китә. Шулай итеп уңышны күтәрүдә ярдәм итә.

4
Чәчәктән чәчәккә күчкәндә, аларның татлы суларын эчкәндә, Нечкәбилгә бер саранча очрый. Җитмәсә:
— Әй йонтач!— дип, Нечкәбилгә эндәшә.
— Минем исемем Нечкәбил, сүзең булса, якын кил,—ди Нечкәбил.
Саранча якынрак килә дә Нечкәбилнең ни эшләп йөрүен сораша, аннан үзе турында да сүз ача: «Минем бабаларым бу илгә ачлык елны Иран якларыннан очып килгәннәр. Күрәсең, монда тормыш шәбрәк дип белгәннәр. Ләкин кешеләр алар-ны агулап үтергәннәр, канаулар казып күмеп бетергәннәр. Шомырт түшле сыерчыкларга кадәр безне берәмләп чүпләгәннәр».
Нечкәбил каршы җавап кайтара. Җавапны тыңлаган саранчаның күзләре акая.
— Үзләренә файда китерсәң, кешеләр агулап та үтермиләр, күмеп тә бетермиләр. Җылы өй ясап үрчетәләр, тәмле ширбәт эчертеп үстерәләр. Игеннәрнең башларын коеп йөргәч, нигә үтермәсеннәр,— дип, Нечкәбил сүзен бетерә. Нәкь шул вакыт һавада сыерчыклар көтүе күренә. Арадан берсе, артык тересе, чем-кара түшлесе, теге саранчаны тота да йота.
Саранча турында сүз дә шуның белән бетә. Ә безнең Нечкәбил алга таба очып китә.

5
Чәчәктән чәчәккә күчкәндә, баллы сулар эчкәндә, Нечкәбилгә тагын кемдер эндәшә, үзе янына дәшә:
— Чага торган кортчык, минем яныма килеп чык,— ди. Нечкәбилнең исе китми, аның янына бармый-нитми:
— Минем исемем Нечкәбил, булса сүзең, үзең кил,— ди. Бусы да кешеләрдән, хайваннардан зарлана: «Кайсы кулы белән бәреп үтерә, кайсы койрыгы белән сыпырып бетерә,— ди.— Кояш нурларыннан куркам, шуңа күрә яфрак астында посып утырам, ауга да көндезен сирәк чыгам»,— ди.
Нечкәбил саранчага биргән сабакны, аңа әйткән туры җавапны моңа да әйтә:
— Кан эчәбез дип, кеше борчыйсыз, бизгәк авыруы таратып йөрисез!
Кичтән ач калган озынборын, Нечкәбилнең үткен сүзләрен тыңламый-нитми, чүп утаучыга таба: «Җизни, җизни, күңелем синнән бизми!» — дип безелди-безелди кан эчәргә оча. Утаучы да аның кунганын гына көтә, озынборынны шунда ук юк итә.
Аның турында да сүз шуның белән бетә.
Ә безнең Нечкәбил башка чәчәккә күчә.

6
Чәчәктән чәчәккә очканда, мәк чәчәгендә бал суырып ятканда, калын тавыш белән тагын кемдер эндәшә:
— Бал корты, бал корты! — ди.
— Минем исемем Нечкәбил, сүзең булса, монда кил! Үлән арасыннын выжылдау ишетелә, ике канатлы, алты аяклы, яшел башлы, күгелҗем кашлы кигәвен килә. Кигәвен Нечкәбил янына килеп җитә. Аннан үзара исәнлек-саулык сорашу башланып китә.
Кигәвен Нечкәбил янына чәчәк урындыкка утыра да елларның «авырлыгыннан» зарланырга тотына:
— Печән чабу вакытын без өзелеп көтәбез, хәер, аннан соң үзебез дә үлеп бетәбез. Шул вакыт безнең өчен азык күп була. Атлар, тайлар, кешеләр белән бөтен болын тула. Ә бу елларда атлар, печән чабучылар урынына ниндидер машина килә. Үзенә тагылган машинасы-чалгысы белән бер-ике көндә бөтен болынны чабып та китә. Ул машина үзе һаман пошкыра, тирә-юнне бик тәмсез ис белән тутыра. Шул машинаның сыртына да кунасың, үзеңчә татлы итеп тешләгән дә буласың, һич тә рәт чыкмый.
Нечкәбил авызын ерып көлә дә, бер-бер артлы тезеп, сөйләп тә китә:
— Ул болыннар элек алпавыт болыны иде. Хәзер аны совхоз болыны диләр. Тәмсез ис чыгара торган машинаны трактор дип атыйлар. Аңа керәчин ягалар, ә артына чабу машинасы тагалар.
Нечкәбил аңа үзенчә аңлаткан була, җиренә җиткереп сөйләп тора, ә ул, явыз, тир исен сизә дә сыза, Нечкәбилнең кәефен боза.
Нечкәбил артына әйләнеп караса: такыр гына юлдан атын куа-куа, юлчы бара.
Нечкәбил аның дугасына күзен сала, теге, хәерсез кигәвен, шул дугага кунып бара, аннан ат ботына куна, һәм ат аны койрыгы белән җиргә бөреп төшерә.
Кигәвен турында да сүз шуның белән бетә.
Ә безнең Нечкәбил исән-сау очып китә.

8
Оча-оча шактый кителгән, ун километр ераклыктагы урман артына барып җигелгән. Өенә кайтырга чыккач, Нечкәбилне дулап искән җил каршы ала. Җитмәсә, көньягыннан күк күкрәп болыт та кузгала. Җил котырып исә, очучы чыпчыкларны да, кечкенә кошчыкларны да үзе белән ияртеп алып китә. Җил бит ул менә нинди тиле, Нечкәбилне дә әллә кая алып китәргә тели. Нечкәбил карыша, җил белән тартыша.
Мескен Нечкәбил бик арыган була, җитмәсә, кайтып җитәм дигәндә генә, яңгыр астында кала.
— Инде нишләргә?
Нечкәбил аптырамый, ул шунда ук таба яхшы юл — әрекмән яфрагы астына керә, шулай итеп яңгырдан яшеренә.
Үкереп искән җил болытларны куа… Бераздан яңгыр да тына, ялтырап кояш та чыга. Аннан Нечкәбил дә кайтырга чыга.

9
Алып кайткан балын, ашый торган азыгын кәрәз күзәнәгенә салыйм дисә, ни күрсен Нечкәбил: ятьмәдән эшләнгән битлек кигән бабай, шундый ук битлекле бер малай Нечкәбилләр өенә төтен өрделәр, ә умарта кортлары, төтеннән куркып, тышка йөгерәләр. Карышучыларны һәм рамда калучыларны йомшак канат белән себерәләр. Бал тулы рамнарны бал суыртучыларга илтеп бирәләр.
Әнә анда ак калайдан эшләнгән бал суырту машинасы әйләнә. Күзәнәкләрдәге сыек бал, суырту көченә каршы тора алмыйча, машина стенасына сибәли.
Аннан соң татлы бал такта чиләккә су кебек агып төшә. Тирә-якка бал исе сибелә, сизгер бал кортына гына түгел, бу ис безгә дә сизелә.
Ә нигә соң бал кортлары килмиләр. Савыт тирәли выжылдап очып, йөдәтеп йөрмиләр. Чөнки моннан башка чәчәкләрдә дә бал күп, барлык умарта кортлары да тук. Ә менә син, табыш беткәч, бал исе чыгарып кара, ничек чыдарсың, бичара! Умарта кортлары савытыңны сырып алырлар, кайсылары, балга батып, чыга алмый да калырлар. Булышырга шөпшәләр дә килеп җитәр, чиләк эчендәге балың минут эчендә бетәр.
Әлеге җан тыныч, һич юк куркыныч. Агач чиләккә бал ага, кәрәз күзәнәкләре бушап кала.

10
Ә аннан соң тагын кызу эш башлана. Күмәк хезмәтчеләр барысы да кәрәзгә ташлана. Кәрәзнең күзәнәкләрен төзәтергә, яш балаларны тәрбияләп күзәтергә, күзәнәктә төренеп яткан бал кортларын җылытырга, өй эчен чиста тотарга…
Балавыз төсле соры, озынча гәүдәле, кыска канатлы, бөтен ояда бердәнбер булган ана корт кәрәз күзәнәге саен йомырка салып йөри.
Юан сорыкортлар, симереп, эшче кортлар ташыган балны ашап, кикереп яталар.
Бөтен эш эшче кортлар җилкәсендә: алар бал җыялар, балавыз сузалар, бала тәрбиялиләр, йорт эшен дә эшлиләр. Үзләре бик көчле булалар, дошманга каршы да торалар.
Безнең Нечкәбил дә — эшче корт, аның да җилкәсендә зәңгәр йорт.

11
Көннәрнең берендә калынаеп кына, авыраеп кына Нечкәбил эштән кайтса, хәйранга кала: зәп-зәңгәр өйләренең ишегеннән бал кортлары бертуктаусыз атылып чыгып торалар, көтүләре белән очалар, сорыкортлар выжылдыйлар.
Очалар да очалар кортлар, ояларына кире кайтмыйлар, кояшны кечкенә генә болыт кебек каплыйлар.
— Ни булган?
— Кем тия?
— Нигә бодай бал кортлары тузгыйлар?
Бал суырткан бабай белән әлеге малай шатланып йөриләр:
— Умарта аера,— диләр.
Алмагач ботагына, беренче булып, ана корт куна.^ Шул урынга ук эшче кортлар да куналар, бары да бергә җыйналалар, күп булалар. Ион йомгагы төсле булып, корт иле алмагач ботагына сара.
Әлеге бабай белән шаян малай илнең сарып бетүен генә көтәләр, кабыктан эшләнгән тубал алып киләләр, һәйбәтләп аңа лимон мае сөртәләр. Бабай туз кашык белән җайлап кына кортларны тубалга соса башлый. Бик күп сандагы башка кортлар белән бергә таныш булган Нечкәбилне дә тубал эченә
ташлый.
Тубал эчендә жулау башлангач, яртысыннан артык ил тубалга туплангач, бал кортлары үзләре үк тубалга керә башлыйлар.
Бал кортлары кереп беткәч, бабай тубалның авызын бәйләп куя. «Тубалны, улым, син салкынча урынга куй»,— дип, аны малайга тапшыра, үзе яңа семья өчен яңа йорт хәзерләргә керешә.

12
Еш шулай булган да булыр иде. Ләкин бабай белән теге шаян малай аны көтеп тормадылар, хәйләлерәк юлны сайладылар. (Мин генә сезгә шулай язып үттем, сезне дә өз генә алдалап киттем.) Зәңгәр өй урынына шуның төсле үк өйне китереп куйдылар, ә тегесен күздән җуйдылар. Умарталыкның теге башына илттеләр дә үзләре тыныч кына кайтып
киттеләр.
Берни булмаган төсле эшче кортлар бал эчәргә ашыгып очтылар, тик инде төп йортка кайтмадылар, шикләнсәләр дә, яңа куелган өйгә кереп тулдылар. Төп йорт зәгыйфләнебрәк калды, яңа йорт үсә башлады. Ятим иделәр, ана чакырдылар, менә дигән итеп тора башладылар.

13
Ләкин яңа өйдә әле ярлылык.
Рамнарның әле тирән күзәнәкле кәрәзләре юк. Яңа өйдә әле бер тамчы да бал юк. Ясалма кәрәзләрне бал салырга яраклы итеп, тартып-сузып эшлисе бар.
һичнигә карамый яңа хуҗалар үзләренчә^ җан-фәрман тырышкан булалар: бал ташыйлар, кәрәз ясыйлар.
Зур дәрт белән эшләгәч, көчеңне кызганмагач, яңа йорт та аякка баса.
Ләкин…
Кышка бал хәзерләнеп җитте, инде баштан кайгы китте дигәндә генә, әлеге бабай белән теге шаян малай, килеп, баллы кәрәзләрне кистеләр дә алып киттеләр. Суыртылган балны кешеләргә — колхозчыларга бирделәр.

14
Менә кортлар өчен күңелсез көз дә җитте. Кырда, болыннарда чәчәкләр күптән бетте. Суык җилләр исә башлады. Нечкәбил дә хәзер бал алып кайтмады.
Көннәрнең дә яме китте, кышка җыенырга вакыт җитте.
Сорыкортлар үзләре бал җыймыйлар, бик юашлар, чага да белмиләр, ә бит менә кышка дигән азыкны ашап йөриләр. Семьядагы шулкадәр сорыкортны кышлатсаң, азык күп китә, эшчеләрнең азыклары үзләренә генә җитә, шуңа күрә сорыкортларны бүгеннән үк үлем көтә.
Сорыкортларга — әрәмтамакларга каршы сугыш башлана. Нечкәбил бер симез сорыкортның җилкәсенә менеп атлана. Сугыша-сугыша очып барышлый, әрәмтамакның билен кыеп ташлый.

15
Нечкәбил бүген ишек янында, бернинди корал юк кулында, ләкин үзе сакта тора. Җәй көне бер корт та сакламады ишекне, өй эченә кертә торган тишекне, ә көз булгач, саклау нигә кирәк? Кайсыгыз зирәк? Әйтегез әле тизрәк.
— Әнә күрәсезме, кара гына, шома гына бер эшче корт өй тирәсендә әйләнә: өйгә керергә исәбе, белә ул кая яшерелгән бал кисмәге. Балны урлап ашарга да җәһәт кенә качарга…
Умартачы бабай зәңгәр йортның ишеген кыса төшкән, моның белән Нечкәбилгә бик зур ярдәм иткән. Саклау өчен эш җиңелләшкән. Шуңа күрә ул постында нык тора, килгән каракларның барысын да кире бора.

16
Беркөнне умартачы бабай белән әлеге малай умарталарны кышлыкка хәзерләп йөриләр иде.
Яңа семья йортының эчке катын бөтенләй алып ташладылар. Җылырак булсын өчен, аскы катны да кыса башладылар.
Болай актарынуга Нечкәбил иптәшенең бик ачуы килде. «Ахры, соңгы балыбызны да алырга килгәннәр»,—диде дә әлеге шаян малайның борын очына гына үзенең угын кадады.
Малай үрле-кырлы сикерде, түзә алмагач, елап ук җибәрде. Ак сакаллы бабай җитди төс алып:
— Әйттем бит мин сиңа көз көне бал кортлары ачулы булалар, дидем, ә син битлек кимәдең, карыштың,—дип, малайны орышты.
Бал кортының агулы угы малайның борынында утырып калган иде. Угы белән бергә аның эчәгеләре дә чыкты. Ул башта очып киткән булды, ләкин озак оча алмады, үлде.

17
Яфраклар коелып беткәч, кошлар җылы якка киткәч, бал кортларының ояларын җылы урынга кышларга күчерделәр.
Нечкәбилнең зәп-зәңгәр өен башка бик күп өйләр белән кышларга керттеләр.
Әкият тә шуның белән бетте. өскә



9

Сертотмас үрдәк
Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим»,— дип башлап китә торган булган ул сүзен. 
Бердәнбер көнне йорт хуҗасы үзенең этен иярткән, корыч балтасын биленә кыстырган да урманга киткән. Йортындагы һәрбер кош-кортына:
«Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз!» — дигән. 
«Нигә белдермәскә кушты икән?»— дип, үрдәк йөдәп чыккан, ләкин ни өчен икәнен һич төшенә алмаган. 
Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. «Ыкенче көнне дә кайтмас бу»,—дип, алар хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар. «Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!» — дигәннәр алар үрдәккә. «Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!»—дигәннәр. Үрдәк күнгән: «Ярар, сезнең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде»,—дигән.
Иртә торгач та үрдәк, уйлап-нитеп тормаган, тамагын туйдырган да юлга чыккан. Башта ул канатларын кагып очкан, оча-оча бер елгага барып төшкән. Ишкәкләре — тәпиләре— үзендә булганга аптырамаган, йөзеп тә киткән. Елга буйлап озак йөзгәч, корыга чыгып, тәпи-тәпи дә йөгергән… 
Бара-бара куе бер урманга барып җиткән. Төрле тәмле җиләкләр, симез бөҗәкләр ашый-ашый, урманга кереп тә киткән. 
Үрдәк күбәләк куып йөргәндә, аның каршысына бер керпе килеп чыккан һәм аңа сүз дә кушкан: 
— Кая барасың болай?— дигән. 
Үрдәккә инде шул гына кирәк тә. Юл буе берәү дә очрамаганга, берәү белән дә җәелеп сөйләшергә туры килмәгәнгә, аның бик эче пошкан булган, иптәшләренең әйткәннәрен дә оныткан, сүз артыннан сүзне тезәргә тотынган: 
— Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр,— дигән. 
— Синең өең эракмы соң? — дигән керпе. — Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы? — дип сораган. Аның үз хәле хәл, бик нык ашыйсы килә икән. 
— Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара! — дигән үрдәк. Өйләрендә еланнарның бөтенләй юклыгын, тычканнарга көн бирмәүче мәченең шуклыгын да сөйләп биргән. 
— Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчендә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр,— дигән. 
Керпенең бу акыллы киңәшенә үрдәк һич колак салмаган, ашыга-ашыга урман эченәрәк атлаган. 
Бара-бара үрдәккә озын колаклы бер куян очраган, һәм ул да аңардан сораган: 
— Өй, бүрекле үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең? 
— Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды,— дигән үрдәк, керпегә сөйләгәнне моңа да сөйләп биргән. — Куян эченнән генә: «Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән»,— дигән. Үрдәктән өйләренең кайдалыгын сорашкан, теге юләр моңа да серен ачкан. 
— Хуҗаңны күргәнем юк,— дигән дә куян куаклык эченә кереп югалган. 
Үрдәк тагын алга киткән. Бара-бара бер аланлыкка барып җиткән. Анда бер зур соры аю мышный-мышный йоклап ята икән. Үрдәк аны да уяткан. Керпе белән куянга сөйләгән сүзне аңа да сөйләп биргән. Сүз ахырында аюдан сораган:
— Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме? Аю: 
— Күрмәдем,— дип җавап биргән. Үрдәкнең кайгысын уртаклашкандай булып кыланган.— Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез табарсың,— дип, юл өйрәтеп җибәргән. Ә үзе эченнән генә: «Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән»,—дип, ашыга-ашыга китеп тә барган. 
Үрдәк һаман хуҗаны эзләвен дәвам иттергән. Аның саен урманның эченәрәк керә барган. Бара торгач, аның каршына бүре килеп чыккан һәм аңа сүз кушкан: 
— Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең? — дигән. Теге дә үзенең ник йөрүен сөйләп биргән. Хуҗаның өйдә юклыгын, этнең дә аның белән бергә ияреп китүен бүрегә дә әйткән. Усал бүре тешләрен шыгырдаткан, үз-үзенә: «Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән», — дигән, ә үрдәккә: «Андый кешене күргәнем юк!»—дигән дә үзе куаклар арасына кереп югалган. 
Үрдәк һаман туктамаган. Хуҗасын эзләүне һаман дәвам иткән. Күргән бер коштан, төрле ерткычтан, хәтта нәни бөҗәкләрдән дә бу турыда сорашып бара икән. 
Бара-бара аның каршысына көлтәдәй койрыклы бер төлке килеп чыккан. Теге дә ахмак бит, моңа да сүз кушкан: 
— Багалмакай, матур апакай, минем хуҗамны күрмәдеңме?—дигән.—Янында эте, кулында балтасы бар иде,— дип өстәгән. Хуҗасыз һәм этсез өйдәге хайваннарның тынычсызлануларын, алардан башка куркуларын да сөйләп биргән. 
— Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! — дигән төлке.— Янында кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар иде,—дип өстәгән. Үрдәкне үзе белән ияртеп киткән. Алар бик озак барганнар һәм куак белән капланган елга буена килеп туктаганнар. Шунда төлкенең оясы буенда балалары уйнап йөриләр икән. 
Алар: 
— Әни, безгә азык алып кайттыңмы? — дип, аның тирә-юнен сырып алганнар, ә ул, авызын ерган килеш, үрдәккә күрсәткән… 
— Менә, бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк ите,— дигән һәм шул минут, үрдәкне буып, балаларына бүлеп тә биргән. «Үрдәк ите бигрәк тәмле була икән!» — дип, алар, авызларын ялый-ялый, аны ашап та ташлаганнар, ләкин туймаганнар, аналарыннан тагын да сораганнар. 
— Хәзер, бәбкәләрем, авылга барам, берьюлы берничә үрдәк алып кайтам,— дигән төлке. Балаларын калдырып, авылга киткән. 
Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә хуҗа кайткач инде, аның кирәген биргән… «Тагын берничәне тоткач, толып тектерермен»,— дигән һәм тиресен киптерергә амбарга элгән. 
Хайваннар эшнең нидәлеген хуҗага сөйләп биргәннәр, Сер-тотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр. өскә



10

Чукмар белән Тукмар
Бер әбинең ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бер-тигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып уткәрәләр, сугышырга тотынсалар, канга батып бетәләр икән.
Ак әтәчне әби Чукмар дип кушкан, карасын Тукмар дип атаган. Чукмар чукырга бик оста, ә Тукмар бик оста тукый икән.
Әби ашатырга тотынса, "Җимне миңа әзрәк бирдең", "Ник минем өлешемә кердең?"- дип кычкырыша башлыйлар икән әтәчләр. Әйтешеп-әйтешеп кенә калмыйлар икән, шунда ук сугыша да башлыйлар икән. Чукмары канга батырганчы чукырга, Тукмары күгәрткәнче тукмарга тотына икән.
Бер дә бер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышканнар һәм канга батканчы сугышканнар. Әбинең моны күреп бик ачуы килгән. "Боларны ни эшләтим икән?"- дигән. Тегеләрне бик каты орышкан, сугышмаска кушкан. Тегеләр әби алдында бераз тынычланып торганнар, әби аларның күзләреннән югалгач, тагын сугышырга тотынганнар.
Әби килеп житсә, Чукмар исемле ак әтәч йөгереп килеп:
– Әби, әби, кара әле, Тукмарың тукмый-тукмый башымны күгәртеп бетерде,- дип әләкли икән. Тукмар исемле кара әтәч тә энесеннән калышмый:
– Башымны кара әле, әби, Чукмарың чукый-чукый канатып бетерде,- ди икән.
Әби аларның әләкләүләреннән дә туйган. Ул бер сүз дә әйтмәгән, Тукмарны култыгына кыстырган да каядыр күтәреп киткән. "Суярга алып китә, ахры, мине",- дип курыккан Тукмар. Ләкин әби аны күршеләргә генә кертеп торган. Ул әтәч шунда өч кич кунган.
Ялгыз калгач, Чукмарга бик күңелсез булган, аның күңеле тулган. Юньләп ашый да, эчә дә алмаган. Әбигә ул: "Тукмарны алып кайтсана, инде бер дә сугышмас идек",- ди икән. "Ярый,- дигән әби,- алып кайтсам кайтыйм, әгәр тагын сугыша торган булсагыз, ул вакыт тотам да берегезне бөтенләй юк итәм",- дип куркытып куйган һәм күршедәге Тукмарны алып кайткан.
Тукмар да Чукмарны бик сагынган булган, ал ар, күптәннән бирле күрешмәгән туганнар төсле, кочаклашып исәнләшкәннәр һәм киләчәктә бер дә сугышмаска сүз бирешкәннәр.
Хәзер инде алар бик тату яшиләр икән, тик аларга кушылган исемнәр генә аларның электәге шуклыкларын күрсәтеп, исләренә төшереп тора икән. өскә



11

Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән
(Менгрел халык әкияте)
Элек заманда этнең хуҗасы булмаган, берәү дә аның тормышы өчен кайгырмаган. Ул ялгызы гына яшәгән, берәү дә аңа: "Минем этем син!"- дип дәшмәгән. Тора-бара эт болай яшәүнең җайсыз икәнлеген төшенгән, үз-үзенә: "Дөньяда иң көчле берәүгә хезмәт итәргә кирәк!" – дигән. Үзенә хуҗа эзләргә керешкән, шул теләк белән юлга чыгып киткән.
Ай киткән, ел киткән, бара-бара, бер куе урманга барып җиткән. Урманда аңа көрән бүре очраган. Үзен берәүгә дә җәберләргә ирек бирмәүче усал бүре эттән сораган:
– Кая барасың болай?- дигән.
– Менә үземә хуҗа эзлим, рөхсәт итсәң, синең хезмәтчең булыйм,- дигән.
Бүре риза булган. Бергәләп, алар алга таба киткәннәр. Бара торгач, бүре кинәт туктаган, тын калган, борынын күтәреп иснәнергә тотынган. Йонлач койрыгын аяклары арасына кыстырган да аланлыкны читләтеп кенә качарга тотынган.
– Хуҗам, нәрсәдән болай курыктың син?- дип сораган эт.
– Аланлык уртасында кемнеңдер бал ашап утырганын елле курмисецме? Аның кем икенен де әллә белмисеңме? Аю бабаң тотса, икебезне дә хур итсә! Әйдә, сызыйк моннан, ул безнең өчен бик хәтәр,- диген буре.
– Ә, алай икән, аю синнән көчлерәк икән. Алай булгач, сау бул, усал бүре, син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел,- дигән эт, үз юлына киткән, аларның дуслыклары шуның белән беткән.
Аю янына барган да эт үзен хезмәтче итеп алуын үтенгән, аю күнгән:
– Ярый, мин синең хуҗаң булырмын, син минем хезмәтчем булырсың! – дигән.- Тик хәзер минем бик ашыйсым килә, әйдә, икәүләп, умарталыкка барыйк, рәхәтләнеп, бер туйганчы бал ашыйк! – дигән, этне үзе белән ияртеп киткән.
Алар, бара-бара, бер көтүгә очраганнар, ләкин ниндидер тавыш ишеткәннәр дә туктаганнар, шул тавышны ныклап тыңларга керешкәннәр. Көтү тузгыган: сыерлар мөгриләр, атлар кешниләр, барысы да койрыкларын чәнчеп чабып йөриләр. Ләкин аю агач артына гына посып караган да кире урманга таба борылган, ә эткә бу хәл гаҗәбрәк булып тоелган, ул түзмәгән, карт аюдан сорап куйган:
– Хуҗам нәрсәдән курыктың син?- дигән.
– Күрмисеңмени, анда арыслан хуҗалык итә, ишетмисеңмени, ничек бөтен дөньяны дер селкетә,- дигән аю.
– Ә кем соң ул арыслан?- дин сораган эт.
– Аннан да көчле, аннан да куркыныч ерткыч бөтен дөньяда да юк,- дигән аю.
– Алайса, сау бул, син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел,- дигән дә эт аюны ташлап киткән, аларның дуслыклары шуның белән беткән. Эт арыслан янына килгән, аңа узенең йомышын сөйләп биргән. Арыслан да аны якты чырай белән кабул иткән, этнең әйткәне белән килешкән.
Эт арысланга күп еллар буе хезмәт иткән. Аңардан көчле берәүне дә курмәгән, арыслан этне берәүгә дә рәнлҗетергә ирек бирмәгән. Бер дә беркөнне алар, бергәләп, ауга чыкканнар. Күп көч куймыйча, шәпләп туйганнар. Кайтырга чыккач кына, арыслан кинәт туктаган, коточкыч көчле итеп үкереп җибәргән: таулар дер селке-неп киткәннәр, һавадагы кошлар җиргә төшкәннәр, башка ерткычлар кайсы кая качып беткәннәр. Арыслан тырнагы белән җирне тырный-тырный арып беткән, аннан кире борылып киткән.
– Хуҗам, нәрсәдән болай курыктың?- дигән эт.
– Әнә, курмисеңмени, зур адымнар белән атлап кеше килә. Аңардан да көчле дөньяда берәү дә юк, безгә тизрәк моннан китәргә кирәк,- дигән арыслан.
– Ә, алай икән, синнән дә көчлерәк зат бар икән, мин шуны белми йөрим икән. Алайса, сау бул, бүгеннән син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел, – дигән дә эт киткән, алар арасында дуслык менә шулай беткән.
Шул көннән башлап, эт кешенең хезмәтчесе булып киткән, ул аңа инде күптән, бик күптәннән бирле тугры хезмәт иткән, дөньяда кешедән дә көчлерәкне әле дә булса күргәне юк икән. өскә

 

Фикерләшү

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган