Абдулла Алиш

Әсәрләрен укырга

Абдулла Алиш 1908 елның сен- тябрендә Куйбышев рай­оны (хәзерге Спас) Көек авылында туган. Аның туган ягы матур табигать кочагы, үзенең иркен болыннары, көзгедәй ялтырап яткан күлләре, шаулы урманнары белән әдипнең зәвыгы һәм нечкә хисләре формалашуда эзсез калмаган, бил­геле. Китап дөньясына ул бик кечкенәдән тартыла.

Гаилә дә шуңа этәргән булса кирәк: әтисе Габделбари агай улына бе­ренче хәреф танырга өйрәтсә, укымышлы, сәләтле ана Газизә апа, үзе бәетләр, шигерләр язып, нәни Абдулланы иҗатка рухландыра. Абдулла Ямбакты мәдрәсәсендә генә укып кал­мый, 1923—1927 елларда Спас шәһәрендәге рус мәктәбендә белем ала, аның беренче шигерләре шунда языла.

1927 елдан Казанга килеп, җир төзелеше техникумын тәмамласа да, Абдулла әдәбиятка, язу эшенә тартыла, бала­лар журналында («Ялкын») аның әкиятләре, очерклары дөнья­га чыга. чыннан да, А. Алиш әкият остасы булып танылып китә (егерме бишләп әкиятнең авторы ул): «Сертотмас үрдәк», «Нечкәбил», «Куян кызы», «Койрыклар», «Мактанчык чып­чык белән тыйнак сыерчык» һәм тагын башка күп кенә әкият­ләр иҗат итә. Бу әкиятләр бала күңелен нечкә сиземләп, аларны сөендерерлек һәм урыны белән көендерерлек итеп язылу­лары белән күркәм. Язучының балалар тормышын матур чагылдырган җыйнак хикәяләре дә («Бозлар акканда», «Тур­гайлар очканда», «Отряд умартасы», «Кадерле бүләк», «Бе­ренче дәрес» һ. б.) төрледән-төрле вакыйгалары белән яратып укыла, укучы күңелен кузгатып җибәрә. 1941 елда, фашистик Алмания белән сугыш башлангач, А. Алиш фронтка китә. Каты сугышларда чолганышта ка­лып, әсир төшә. Седльтсе лагеренда күмәк качу оештыру ту­рында уйлый башлый. Концлагерьларның берсендә Муса Җәлил белән очрашкач, аның планнары үзгәрә. Ул Җәлил җитәкләгән яшерен оешмага керә һәм фашистларга каршы көрәш башлап җибәрә. Әмма бу дәһшәтле көрәш — зур ба­тырлык, гомереңне сораучы соңгы көрәш. «Ничек килер үлем» шигыре солдат йөрәгенең паклеген, килер фаҗиганең ачык­лыгын бер дә шөбһәсез күз алдына китерә:

Күпме кәгәз языла безнең хакта, Бәлки, кабат аны укырлар, Иптәше өчен кеше корбан була, Шундый инде безнең гасырлар. Кереш белән тудык, көрәш белән Керәбез дә, ахры, кабергә. Язган икән соңгы сулышыбызны Илебез бәхете чен бирергә.

« «Без Берлин төрмәсендә ярты ел утырдык, – дип яза ул үзенең бер хатында. – Килдем, көрәштем, киттем. Күрәсең, безнең язмышлар шулайдыр инде. Без соңгы сулышыбызга кадәр үз халкыбызга турылыклы булып калабыз…». »

Мәгьлүм ки, А. Алиш туган илгә әйләнеп кайта алмады. 1944 елның августында аны фашистлар, Җәлил белән бергә, җәзалап үтерәләр. Тоткыннар янына кереп йөргән Юрытко атакай аларның, үлемгә хөкем ителгәч тә, үзләрен тыныч тотуын сокла­нып искә ала. Соңгы сулышларында да Корьәнгә кулларын куеп, моңлы татар җыры җырлап саубуллашулары бу каһар­маннарның туган илләрен өзелеп сөюен, аңа тугрылыклы бу­луларын раслый бит.

Совет хәрби әсирләренең яшерен оешмасы эшендә катнашканы өчен Плетцензее төрмәсендә немец фашистлары тарафыннан җәзалап үтерелә (Җәлилчеләр). 1996 елда Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияте өлкәсендә Алиш исемендәге бүлеге булдырыла.

Тулырак

Фикерләшү

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган