Телемез.Татар!

Абдулла Алишның тагын 3 әкияте

Әсәр исеме: Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар; Бал корты белән шөпшә; Койрыклар (Африка әкияте)
Электрон китап
Автор: Абдулла Алиш
Күләме: 13 бит
Жанр: әкиятләр
​Иңдерү калыплары:
EPUB PDF MOBI TXT
Онлайн уку калыплары: PDF TXT
Өзек:

Аерылып киткәннәре килбәтсез зур бер аюга очраганнар, куркуларыннан һушсыз була язганнар, бик тиз кайту юлына борылганнар. Ләкин аю алар артыннан калмаган. Әй куган, әй куган, хәер, тота алмаган. Әй йөгергәннәр, әй йөгергәннәр атлар, юлларында тау очраган — йөгереп менгәннәр, урман очраган — ерып чыкканнар, чокырдан сикерергә уйлаганнар — булдыра алмаганнар. Тирән чокыр эченә егылганнар. Аякларын сындырганнар.

Тагын өчесе көтүдән бүленеп киткән булган. Күп үтмәгән, алар да Җирән Кашканың туры сүзләрен исләренә төшергәннәр, үзләренең бүленеп китүләренә үкенгәннәр, ләкин инде соң булган. Каршыларына тешләрен шакырдатып, күзләрен акайтып бер соры бүре килеп чыккан. Алар, бу явыз дошманны күргәч, каушап калганнар, үзләрен-үзләре белештерми, ярсып, кайсы-кая таралганнар. Бүре шунда ук бер атның бугазына ябышкан, буып алган, егып та салган. Калганнары качып котылганнар. Җирән Кашка муенындагы кыңгыравының матур шалтыравын ишеткәннәр һәм туп-туры шунда карап киткәннәр.

 

Фикер алышу урыны

Сезнең email адресыгыз күрсәтелмәячәк.


*