Электрон китап
Әсәр исеме: Алтын
Автор: Адлер Тимергалин
Күләме: 7 бит
Жанр: фантастик памфлет
​
Иңдерү калыплары:
EPUB       PDF       MOBI       TXT      FB2
 
 Онлайн уку:

Мистер Дж. Дж. Милликэнны кем генә белми икән? Электрон корылмасын үлчәгән атаклы физик Милликэнны түгел, икенче бер Милликэнны, тагы да күбрәк шау-шу кубарган кешене? Каһарманыбыз белән таныштыру өчен аның иҗатында күренекле урын тоткан хезмәтләрен санап үтү урынлы булыр:

  1. «Дөньяның башы булганмы, ә ахырзаман кайчан киләчәк?» («Космогипотез», брош. 123 б.).
  2. «Туып ятучы, яңа туган һәм яшь йолдызлар тирәсендә алла кулы уйнамавын исбат итеп булмауга карата» («Теология» журн. № 12345).
  3. «Хромосомаларның төзелешенә антиатеистик караш» («Диннәр һәм фәннәр» журн., № 0102, б.б. 13—17),
  4. «Ярымборынгы гарәп шрифтында христиан элементларын эзләү тәҗрибәсе» (Брош, 99 бм рәсемле, 3 т.).

Бу исемлекне тагы да сузарга булыр иде. Әмма болай да мистер Дж. Дж. Милликэнның рухи дөньясы, уй-фикерләре, аны ниләр кызыксындырганы ачык күренә. Укучы сизеп алган булса, мистер Милликэн — күпьяклы галим булуы белән бергә һәм, бәлки, нәкъ шуның аркасындадыр, үтә нечкә фәлсәфәгә бирелгән кеше.

Укучыны тагын аз гына ялыктырып каһарманыбызның кайбер тышкы сыйфатларын да күрсәтеп үтәм. М-р Милликэнның буе 1780 мм, ягъни аны, урта буйлы диюгә караганда, озын дисәк артык ялгышмабыз. Авырлыгы 75 кг, 42 нче номерлы аяк киеме кия, 50 яшь. Борыны чак-чак очлы булыр, ә каш-керфекләре төссез булганга, ул балавыздан койган курчак шикеллерәк тә тоела. Калган әгъзалары исә һәммәсе тиешенчә пропорциональ һәм табигать кушканга туры килә.

Милликэн әфәнденең костюмында төп-төгәл 18 олы кесә, 4 ярым кесә, 5 автокарандаш кесәсе һәм билгесез санда миниатюр кесәләр бар. Аларда чын мәгънәсендә энциклопедия тупланган: кече форматлы «Инҗил» дисеңме, «Релятивизм теориясе», «Латин мәкальләре һәм канатлы сүзләр», Вольтер әсәрләренең адаптацияләнгән һәм 1000 тапкыр кыскартылган тулы басмасы, «Ничек миллионер булырга» китабы дисеңме һ. б., һ.б. Чын джентльмен буларак, кесә пушкасы да йөртә мистер Милликэн.

Әйтергә кирәк, Милликэн әфәнде күлмәк-ыштан киеп туган кебек бәхетле булды. Дөресрәк итеп әйткәндә, уңыш һәм бәхет дигән нәрсәләр Джорджны яшь чагында ук якасыннан эләктереп алдылар да, инде кабат беркайчан да ычкындырмадылар. Әмма…

195* елның көз башларында искиткеч вакыйга булды: мистер Милликэн юкка чыкты!

Ул иртәнге кофега тормады, аның йокы бүлмәсе көндезге уникеләргә кадәр бикле килеш калды. Тынгылыкка күнекмәгән хезмәтчесе метис Лео бу хәлне хуҗасының кичәдә булуыннандыр дип тә уйлады, хәтта (ул үзе моны беркайчан да әйтмәс иде) куанды да. Лакей аш өстәле янында черем итеп алырга да өлгерде, тик бичараның йокысы гына юньле түгел, ул әледән-әле куркыныч төшләр күреп дерт итеп уяна иде.

Тагын бер сәгать үтте, аннары янә ярты сәгать. Яхшы ук борчыла башлаган Лео колагын ачкыч тишегенә куеп тынлап карады һәм сак кына чирткәләп тә алды.

—Мм, — дип башын чайкап куйды хезмәтче, җилкәсен сикертеп.

Сәгать өчләргә хезмәтченең түземлеге төкәнгән иде инде. Ул бу юлы ишекне шактый кыю шакыды, җавап-мазар булмагач, йодрыкларын эшкә кушты.

Лео агарынган һәм тәмам шүрләгән иде. Ул алгы бүлмәгә йөгереп чыгып телефонга ташланды.

Чирек сәгать үтүгә полиция инспекторы йокы бүлмәсе ишеген ачып керде һәм шунда ук аның бер ярдәмчесе фотоаппаратын ике-өч тапкыр чалт-чолт итеп тә алды.

Бүлмә буш иде, ягъни анда мистер Милликэн дигән әфәнде генә түгел, гомумән адәм заты юк иде!

Бүлмәдә иң беренче күзгә ташланган нәрсәләрдән инспектор аз гына изелгән урын-җиргә, түгәрәк өстәлдә ачып куелган китапка, ятак кырыендагы сигара төпчегенә игътибар итте.

Инспектор авыр гәүдәсен шыгырдата-шыгырдата чүгәләп сигараны алды да, йомшак келәмгә карап:

— Сигара сүнгәч ташланган,— диде. Аннары ул хезмәтчедән болай дип сорады: — Мистер төнлә сәгать ничәдә кайтты?

— Берләр тирәсе булгандыр, инспектор әфәнде… Мистер Джордж сигарасын кайткач кабызды. Менә шушы төштә.

Инспектор өстәлдәге китап битләрен актаргалап, лупа аша бармак эзләрен караштырды.

— Доктор Милликэн ярты сәгатьләр чамасы китап укып утырган,— диде ул, беренче ярдәмчесенә өстән генә карап.

Тегесе, күзләрен йомып, баш какты.

— Аннан соң? — дип сорады инспекторның икенче ярдәмчесе, шефының осталыгына сокланып.

—Аннан соңмы? — дип маңгаен җыерды остаз. — Без аны хәзер белербез.

Инспектор әйләнә-тирәгә күз йөртеп чыкты да тәрәзәгә карап текәлеп калды:

— Тәрәзәләр ябык. Алар аша чыгып та булмый—-доктор аларга нигәдер тимер рәшәткәләр корган… Димәк, бердәнбер юл — ишек.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

— Әй, син, караборын!—диде ул, лакейга борылып. — Доктор әфәнде сиңа сиздермичә генә ишектән чыгып китә аламы?

— Һич әйтә алмыйм… белмим… — дип коелып төште Лео,— мин алгы бүлмәдә генә йоклыйм. Ләкин шулай да… бәлки… мин… йоклыйм бит!

Инспекторның күзләрендә кара очкыннар ялтырады:

—Чыгып китә аламы, юкмы? — дип сорыйм мин синнән, шайтан алгыры!

—Юк, һич юк…

—Ул чагында син кулга алынасың, ахмак,— дип кырт кисте инспектор.

Мескен Леоны җитез машинага утыртып алып киттеләр…

…Икенче көнне газеталар Джордж Милликэнның, әле кай арада милли горурлык булып өлгергән атаклы галимнең, юкка чыгуы турында шау-шу куптардылар. Фаразлар, гөманнар, гипотезалар ташкын булып акты. «Кичке урам» газетасы мондый фикер белән чыкты: «…Раса теориясе күптән инде төсле кешеләрнең тулы кыйммәтле түгеллеген исбат иткән иде. Кеше үтерүчеләр, караклар, юлбасарлар, гангстерлар һәм, гомумән, мал сую осталары шулар арасыннан чыга. Милләтебезнең данлыклы улы доктор Дж. Дж. Милликэнның каһәр суккан метис тарафыннан үтерелеп, фәнгә билгесез ысул белән юк ителүе моны тагын бер кат ышандырырлык итеп раслый».

«Төнге хәбәрләр»дә калышмады. Газетаның беренче битендә үк кыйгачлап зур хәрефләр белән: «Кызыллар?» дип язылган иде.

Леодан сорау алу, тырнак асларын инә белән кытыклау, кат-кат тикшеренү-төпченүләр нәтиҗәсез калды. Ләкин гаепләү акты барыбер язылды. Лео электр урындыгына утырган килеш асып үтерүгә хөкем ителде. Әмма, билгесез инстанциядән килгән күрсәтмә буенча, лакей исән калдырылды. Башына «Үтә яшертен» дип куелган бу кәгазьдә гаепләнүчене, «Кеше гәүдәсен яңа әмәл белән юк итү» ысулын ачканга кадәр, ныклы сак астында тотарга һәм һәр төрле чаралар белән сакларга кушылган иде.

Вакыт узды. Бушбугаз газеталар тынычлана төште. Лео иркен генә камерасында телевизор карап утыра бирде. Төрмә докторы аның ундүрт килограммга артканын билгеләп куйды… Хәер, күп тә үтмәде, Лео төрмәдән юкка чыкты. Уннарча йозак һәм сак астыннан ул ничек качкандыр — монысы билгесез калды. Газеталар да артык шауламадылар, кемдер аларның авызын томалаган иде, күрәсең.

Мистер Джордж Джордж Милликэнның язмышына килгәндә исә, газеталар да, полиция булып полиция дә, гаделлек сөюче суд та ялгыштылар. Чөнки мистер Милликэн исән һәм сау-сәламәт иде…

…Бу авыру моннан ничә еллар элек башлангандыр. Мистер Милликэн фәннән, гыйльми бәхәсләрдән тәмам туеп бетте, аның башына: дөньяда фәннән көчле бердәнбер нәрсә — алтын дигән уй төште. Кыскасы, галимебезнең байыйсы килде. Байыйсы? Моннан да җиңел эш юк бит ләбаса! Берәүне, хәтта, карандаш башына бозгыч резинка куюны уйлап табып миллионер булган дип сөйлиләр. Дөрес, карандашның икенче башына да бозгыч куеп булмый булуын, әмма мистер Милликэн өчен… Мистер Милликэнны гади бай, гадәти миллионер яки миллиардер булу артык кызыксындырмый иде. Аның квадриллионер, квинтилионер, секстилионер буласы килә иде. Дж. Милликэн әнә шулай карар кылды. Җир шарын уз кубызына биетергә ниятләде ул.

Баю өчен кеше үтерергә, өйләнергә, хәзинә табарга, урларга, таларга, сатарга һәм сатылырга мөмкин. Тик бу ысуллар секстилионер булу өчен тәмам яраксызлар иде.

Мистер Милликэн алтынны үзе ясарга булды. Әйе, доктор әфәнде урта йөзләр алхимигы Парацельсның хыялын тормышка ашырырга, очсызлы металларны алтынга әверелдерү ысулын табарга исәп тотты!

Дж.  Дж.  Милликэнның  уйларын  кәгазьгә  күчерсәк, алар түбәндәгечәрәк яңгырар

иде:

«Табигатьтә бер йөз чамасы химик элемент бар. Хәзерге атом физикасы бер элементларның икенче элементка әверелү мөмкинлеген ачты. Мәсәлән, радий атомнары гелий төшләре, электроннар һәм гамма нурлар аерып чыгаралар. Таркалу нәтиҗәсендә радон дигән яңа инерт газ хасил була. Радон — үз нәүбәтендә таркалып, кургашын барлыкка килә. Шулай итеп, атом авырлыгы 226 булган химик элементтан атом авырлыгы 206 булган икенче гади матдә ясала.

Үзлегеннән бара торган мондый атом реакцияләреннән башка, кешегә буйсынган реакцияләр дә булуы мөмкин. Азот атомнарын гелий төшләре белән бомбага тотканда кислород изотобы һәм протон хасил була.

Димәк, алтын ясау ачкычы бар, төгәл рецепт кына кирәк!»

Уйлары үзен шушы өндәү билгесенә китереп җиткергәч, доктор тын барларның берсенә юл тотты. Бөтен эш планы шунда, шешәләр артында әзерләнде. Хәер, ул эчү белән артык мавыкмады.

Милликэн эшне кыска йөртте. Ул шәһәр читендәге аулак урамнарның берсендә ярым жимерек агач йортны арендага алды, икенче көнне үк бу йортка күп төрле җиһазлар һәм реактивлар кайтартты. Әлбәттә, галимебез боларны мөмкин кадәр яшерен эшләргә тырышты. Банклар һәм кассалар белән исәп-хисапны өзгәч, эзен югалту өчен, ул төнлә белән үз өеннән качып китте. Доктор Дж. Дж. Милликэн үзе табачак алтынны һичкем белән дә бүлешергә риза түгел иде.

Менә шуннан соң инде мистер Милликэн эшкә чумды, җаны-тәне белән алтын ясауга бирелде. Шакшы халат кигән, җиңнәрен сызганган, йончыган, сакал-мыек баскан килеш күрсә, ай-һай, аны туганнан туган апасы да таныр идеме икән? Тәҗрибәләре уңышсыз чыккач, каһарманыбызның шашар дәрәҗәгә җитеп арлы-бирле чабып йөргәнен, чәчләрен йолкып, тырнакларын кимереп бетерүен Күрүче булса, әлбәттә, якындагы психиатрга хәбәр итүне үзенең бурычы дип санар иде.

Мистер Милликэнның алтын ясау аппаратын тасвирлауның кирәге юктыр шикелле. Хәер, бу мөмкин дә түгел, чөнки аның төзелеше кешелек дөньясына нәмәгълүм калды.

Күпләгән сынаулардан соң, галим цинктан бакыр, алюминийдан магний һәм натрий, вольфрамнан тантал, хәтта барий металлары ясала торган реакцияләрне тапты, ләкин болар берсе дә атом авырлыгы 197 булган алтын элементы түгел иде шул.

Милликэн тәҗрибәләренең методикасын үзгәртте, металларга нейтроннар белән дә, гелий төшләре белән дә тәэсир итеп карады. Күңел төбендә илаһи затка ышанычы бик чамалы булса да, тәҗрибәгә керешкәнче ул белгән-белмәгән догаларын да укып җибәрә иде.

Бик куп сулар акты, диңгез кадәр реактивлар җилгә очты. Мистер Милликэн тәмам бетеренде. Авырлыгы 50 килограммга калды, башмагы да зуррак шикелле тоела иде. Үзе исә лабораториясендә һаман жил-җил йөрүен дәвам итте. Кесәсе шактый такыраюга да карамастан, агу эчү яки үзенә кул салу турындагы уй докторның башына да кереп чыкмады. Көн туды исә докторыбызда уннарча яңа план туа иде.

Ниһаять, көннәрнең берендә ул яңа конструкцияле аппарат корды. Герметик тартма эчендә металл тузаны бөтерелеп йөрергә һәм шуңа бер яктан нейтроннар, икенчесеннән — протоннар, өченче яктан исә электроннар ташкыны бәрергә тиеш иде. Әйтергә кирәк, галим үзе үк бу сәер аппаратны «Ни булса — шул» дип атады.

Милликэн үз кулы белән биш-алты килограмм кургаш вагы хәзерләде, аны реакторга тутырды, тартманы тыгызлап япты да электр тогын ялгады. Аппарат эчендә өермә купты, ул әллә нинди куркыныч тавыш чыгарып улый башлады. Лаборатория идәннәре убылып төшәр кебек тоелды. Тартма стеналары уттай кызды. Доктор аппаратның күзләвенә килеп кенә караган иде, мыегыннан көек исе килә башлады. Ләкин галим бөтен өмет-ышанычын баглаган камерасы яныннан китмәде: «Ни чыгар? Ни генә килеп чыгар икән?»

Ярты сәгать үтәр-үтмәс, аппарат тынычлана төште. Тартма эчендә металл тузаны өермәсе күренми иде инде.

Доктор Милликэн, дулкынланудан калтырана-калты-рана, тартманың капкачын ачып куйды да суыткыч җайланманы ялгап җибәрде. Караңгы төшүгә аппарат суынып җитте.

Милликэн реакция камерасын тикшерергә кереште. Камераның эчен бармак калынлыгы сары тузан каплаган иде!

Галим бу тузанны әйбәтләп кырып алды да, аңа җентекләп анализ ясады. Хасил булган матдә түбәндәге үзлекләргә ия булып чыкты:

  1. Катылыгы 2,5.
  2. Чагыштырма авырлыгы 19,2.
  3. Юнг модуле 8000.
  4. Эрү температурасы 1064° С.
  5. Чагыштырма каршылыгы 0,023.
  6. Каршылыгының температура коэффициенты +3,9.

Шулар өстәвенә, доктор бу матдәнең кислоталарга бирешмәвен, аңа фәкать патша аракысы гына тәэсир иткәнен ачыклады.

— Алтын, чын алтын! — дип кычкырып җибәрде бәхетле галим.

Тиздән «Кичке урам» газетасында мондый бер игълан күренде:

«Автогаражлар, автокаберлекләр, автомобилистлар, автомастерскойлар, мотельләр, типографияләр, элемтәчеләр, электромонтерлар, радиосөючеләр, аучылар, балыкчылар, тимерчеләр һәм бала-чагалар игътибарына!

Яңа төзелгән «Каракургаш» концерны һәр кешедән һәм теләсә кайсы оешмадан чикләнмәгән күләмдә искергән кургашынлы аккумуляторлар, бозык шрифтлар, кабель изоляциясе, кургаш ядрәләр һәм төрле кургашын кисәкләрен югары бәягә сатып ала».

Бу белдерү мистер Дж. Дж. Милликэн тарафыннан бирелгән иде, әлбәттә.

Ләкин болары вак нәрсәләр әле. Белдерү эшне башлап җибәрү өчен генә кирәк булды. Соңга таба доктор Милликэн, төрле комбинацияләр юлы белән, бик күп кургашын шахталарын кулга төшерде.

Тик әле ул үзен һаман яшерен тота, алыш-бирешне бүтән кешеләр кулыннан эшләтә иде. Тулысынча автоматлаштырылган завод-лабораториясен ул таулар арасында төзеде. Монда руданы эшкәртүгә җибәрү бүлегендә Милликэнның турылыклы хезмәтчесе Лео гына эшли, ә калган цехларга доктор Милликэн үле генә керә иде. Заводка көн саен эшелон-эшелон кургашын рудасы килеп торды, ләкин аннан әзер продукция чыгарылганын берәүнең дә күргәне юк иде әле.

Әзер продукция исә, авыр кирпечләр рәвешенә кереп, автоматлар тарафыннан вагонеткаларга төялә дә, бетонлап катырган бинага ташыла иде.

Меңләгән тонна алтын тупланган иде монда. Доктор Милликэн йокысыз төннәрен шушында үткәрә. Ул яшерен йозакны бик һәйбәтләп бикләп ала да, көчле электр лампасын кабызып җибәрә. Шул чагында аның күз алдына гаҗәеп бер күренеш килеп баса: идәннән түшәмгә чаклы тезелгән алтын кирпечләр җемелдәшәләр, менә мин, мине тотып кара, дип дәшкәндәй булалар. Докторның күзләрендә шашкын чаткылар кабына, ул сары кирпечләрне сыйпый, кочаклый, әмма күтәрә генә алмый. Аларны кем генә күтәрә алыр икән? Моның өчен баһадир булырга кирәк, чөнки һәр кирпеч, ким дигәндә, унбиш пот тарта иде.

Менә шушындый әкияттәгедәй төннәрнең берсендә мистер Милликэн, ниһаять, үз-үзенә мондый сорау бирде:

«Инде нишләргә? Нәрсәдән башларга?»

«Монте-Карлодагы уен йортын алып җибәрергәме әллә?»

Бу уй мистер Милликэнның кәефен китерде. Хәзер бит ул Монако дәүләтенең үзен, Люксембургны, юк, йөзләгән Люксембургны кулга төшерә ала! Перуны! Мадагаскарны! Серле Пасха атавын, шайтан алгыры!

Дөресен әйткәндә, мистер Милликэнга бөтен дөнья, полюслары-ниләре һәм күчәре белән бөтен җир шары кирәк иде. Ул үзен дөнья хакимлегенә бердәнбер лаек кеше дип исәпли иде.

«Ләкин нәрсәдән тотынырга?»

Җир  шарындагы  бар булган  индустрияне кулга алырга кирәк. Автомобиль, нефть

индустриясен. Радионы. Химияне. Транспортны. Галим-голамәләрне…

Талчыккан Милликэн алтын кирпечләре өстенә менеп ятты да әнә шундый уйлар белән йокыга талды.

Ифрат зур эшләр эшләп ташлады ул төшендә. Имеш, ул Альбион атаулары астына туннельләр челтәре казытып, тротил тутырткан да ут төрткән. Ә мескен атау, күккә күтәрелеп, Европага килеп капланган, имеш… Яңа барлыкка килгән ин бөек тауны Джордж сырты дип атаганнар, ә картлач Англия торган жирдә килеп чыккан иң т ирән урынга Милликэн упкыны дигән исем биргәннәр, имеш… Аннары, Милликэн, ничектер, Айга барып чыкты. Анысы да Милликэн кулында икән, чиратта Марс, Венера планеталары…

…Нәкъ менә шушы төнне бөтен дөньядагы сейсмик станцияләр Кыялы таулар тирәсендә жир тетрәвен билгеләп калдылар. Тетрәү дулкыны Җир шарын җиде кат урап чыкты.

Ашыгыч тәртиптә оештырылган комиссия тетрәү урынында хәрабәләр генә тапты. Заводның, лабораторияләрнең, амбарларның әсәре дә калмаган, уннарча километрлы мәйданда тимер-томыр, бетон, кирпеч өемнәре генә төтәп ята иде. Ә тау битләрендәге агачлар төпләре-тамырлары белән йолкынып авып беткән, урыны-урыны белән комташлар эреп пыяла шикелле массага әйләнгән иде. Бу тирәнен радиоактив матдәләр белән бик нык агулануы мәгълүм булды.

Күрәсең, күпләп житештерә башлагач, Милликэнның автоматлары мәңгелек алтынны түгел, бәлки аның кыска гомерле изотобын әвәләп ташлаганнардыр. Хәер, моны беркем дә ачык әйтә алмый.

Тулы текст

 

Фикерләшү

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган