Телемез.Татар!

Ашмасов

Электрон китап
Автор: Мирсәй Әмир
​Иңдерү калыплары:
EPUB PDF MOBI TXT RTF
Онлайн уку калыплары: PDF TXT
Өзек:

…бәйләнчек эттән исән-сау котылып, инде иркенләп суладым дигәндә генә…

— Яхшыбай!..

Яхшыбайның тәннәре чымырдап китте. —«Ашмасов, — дип уйлады ул, дәшүчене тавышыннан танып. — Сине генә тансыклап бара идем… Каян туры килеп тора диген… Аяклы бәла…»

Ашмасов аңа озак уйланырга ирек бирмәде; бер үк вакытта ачулы да, янаулы да, мыскыллы да тавыш белән:

—  Ник дәшмисең? — дпп кычкырды. — Әллә танымады дип беләсеңме?

Яхшыбай тукталып, Ашмасовны көтеп алды, аңа гадәттән тыш якты чырай күрсәтеп, исәнләште.

—  Нихәл, Ашмасов, исәнме?

Ләкин Ашмасов йомшармады. Яхшыбайның исәнләшүенә каршы җавап бирмичә, баягыча ук янаулы да, мыскыллы да тавыш белән, шактый тупас итеп:

—  Мин бит сине мичкә керсәң артыңнан таныйм,— дип куйды.

—  Я, күрмәгәнмен икән, гаҗәпмени соң, артымда күзем булмагач? Бигрәк тә кич белән…

—  Күрмисең түгел, күрмәмешкә салынасың.

Ашмасовның бер дә урынсызга болай тупас сөйләшүе Яхшыбайның күңеленә бик каты барып тиде. Шулай да ул аңа каршы ризасызлык белдерергә ашыкмады, тешен кысып булса да, күркәм сабырлык күрсәтте.

Фикер алышу урыны

Сезнең email адресыгыз күрсәтелмәячәк.


*