Телемез.Татар!

Атилла Расих

КИТАПЛАРЫН УКЫ

Атилла Расих, тулы исеме Атилла Кадыйр улы Рәсүлев — күренекле татар язучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы (1976), «Почет Билгесе» (1966) ордены лауреаты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе иясе (1981), СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1946 елдан).

л 1915 елның 16 сентябрендә Төркиянең Истанбул шәһәрендә дөньяга килә. Беренче бөтендөнья сугышы чорында аның әтисе Кадыйр (Габделкадыйр) җәмәгате һәм якын туганнары белән хаҗ сәфәренә киткән җиреннән, ил чикләре ябылу сәбәпле, Төркиядә тоткарланып калган була. Русиядәге төп торган җирләренә — Троицк шәһәренә алар Атилла туганнан соң ике ел ярым вакыт үткәч — 1918 елның мартында гына әйләнеп кайталар, ә баланың туу вакыты бабасы Зәйнулла хәзрәттарафыннан ялгышыпмы, башка берәр сәбәптәнме мәчет дәфтәренә (метрикага) 1916 ел белән теркәлә.

Унике яшенә кадәр Атилла Троицк шәһәрендә яши һәм татар мәктәбендә укый. Алтынчы сыйныфка укырга килгәч, аны мулла малае сылтавы белән мәктәптән сөрәләр. Шуннан соң Рәсүлевләр гаиләсе 1928 елда Троицкины ташлап Казангакүчеп китәргә мәҗбүр була. Биредә Атилла укуын бишенче сыйныфтан башлап җидееллык рус мәктәбендә, аннары Вахитов исемендәге сабын заводы каршындагы урта белем бирә торган ФЗӨ (фабрика-завод өйрәнчекләре) мәктәбендә дәвам иттерә. ФЗӨ мәктәбен тәмамлагач, ул 1933 елның көзенә кадәр шул ук заводта токарь булып эшли. Югары белем алуны үзенә максат итеп куйган Атилла шул елны ук Казанда әле күптән түгел генә ачылган авиация институтына укырга керергә гариза бирә. Дус-ишләренең киңәше белән ул, үзе турындагы анкетаны тутырганда, нәсел-чыгышын хезмәткәр гаиләсеннән дип күрсәтә. Әмма берничә айдан соң бу фаш ителә, һәм аны, «чыгышын яшереп совет югары уку йортына кереп оялаган дошман элементы» дип, институттан куып чыгаралар. Шулай да студент егет, рухын төшермичә, үзенең гражданлык хокуклары өчен көрәшергә карар кыла. Ул, кирәкле кәгазьләрен әзерләп һәм СССР Югары уку йортлары халык комиссариаты җитәкчелегенә гариза язып, Мәскәүгә китә, анда атна-ун көн чамасы наркомат бинасы бусагасын таптап йөри торгач, гаризасына уңай рәсми җавап алуга ирешә аңа югары уку йортына укырга керү хокукы кире кайтарыла.

Аннары Атилла Расих Казанга кайта, монда идеологиягә бөтенләй катышы булмаган уку йортына — Казан дәүләт ветеринария институтына укырга керә. Анда ул 1934—1938 елларда укый. Институтны тәмамлагач, бераз Дагстанда, аннары Татарстан Җир эшләре комиссариатында зоотехник булып эшли. 1940 елның гыйнварында хәрби хезмәткә чакырыла һәм, хәрби хезмәт мөддәте туларга санаулы көннәр генә калганда Алмания белән сугыш башланып, 1941 елның көзендә фронтка озатыла, Ватан сугышы беткәнче, хәрәкәттәге армиядә була: хәрби фельдшер сыйфатында Мәскәүдән алып Эльба елгасы ярларына кадәр сугышчан юл уза.

1945 елның ахырында армиядән исән-имин кайта, аннары язучы Татарстанның Республика терлекчелек станциясендә кече гыйльми хезмәткәр булып эшли башлый, 1947—1950 елларда Казан дәүләт ветеринария институты каршындагы аспирантурада укып, 1950 елда кандидатлык диссертациясен яклый, аннары 1976 елга кадәр шул ук институтның терлекчелек кафедрасында башта ассистент, соңыннан доцент хезмәтләрен башкара. Аның шуннан соңгы хезмәт эшчәнлеге тулысынча әдәби иҗат белән бәйле.

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен Атилла Расих «Язгы авазлар», «Ике буйдак», «Сынау» романнары өчен ала.

1996 елның 9 маенда язучы Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.

Мәктәптә укыган чагында ук Атилла Расих шигырьләр һәм балалар сәхнәсе өчен пьесалар язуда актив катнаша. 1930 елда Мәскәүдә Муса Җәлил мөхәррирлегендә чыккан «Октябрь баласы» журналында «Атилла Расих» имзасы белән (тәхәллүсне кендек әбисе Расиха исеменнән ала) аның «Борылыш» исемле беренче хикәясе басыла. Хикәя әдәби җәһәттән әле бик йомшак булса да, матбугатта исеме күренү яшь каләм тибрәтүчене канатландырып җибәрә. Ул Вахитов исемендәге сабын заводының күптиражлы газетасы каршында оештырылган әдәби түгәрәккә мавыгып йөри башлый һәм бу түгәрәккә шефлык итүче танылган әдипләрдән (Хәсән Туфан, Абдулла Алиш, Ибраһим Гази, Мирсәй Әмир һ.б.) киңәшләр ала, иҗат эше серләренә өйрәнә. Нәтиҗәдә 1934-1940 еллар арасында башта «Чаян», соңга таба «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында яшь әдипнең сәнгати яктан шактый шома язылган бер төркем юмористик хикәяләре («Касса янында», «Кызыл чүлмәк», «Карак» һ.б.) дөнья күрә.

Сугыш чорында ул фронттагы дәһшәтле вакыйгаларны, совет кешеләренең рухи ныклыгын тасвирлаган сугыш хикәяләрен иҗат итә («Ютазы егете», «Якташларым», «Дошман тылында», «Сагынылган мәхәббәт» һ.б.). Әдипнең күләмле беренче әсәре булган һәм укучылар арасында киң яңгыраш тапкан «Бәхет орлыклары» исемле маҗаралы повесте да (1945) фашизмга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән гади совет кешесенең тапкырлыгына һәм батырлыгына дан булып яңгырый.

Атилла Расихның сугыштан соңгы әдәби эшчәнлеге иҗатының жанр һәм тема ягыннан байый, каләменең шомара, карашларының тирәнәя-җитдиләнә баруы, әсәрләрендә тормышның, яшәешнең хәл ителергә тиешле катлаулы мәсьәләләрен күтәрергә һәм чагылдырырга омтылуы белән характерлы.

Язучының күләмле әсәрләреннән институт, фән хезмәткәрләре турындагы «Ике буйдак» (1963), «Сынау» (1978) романнары, Беренче татар укчылар полкының Гражданнар сугышы елларындагы сугышчан юлы вакыйгаларына бәйләп тарихи дөреслек, объективлык проблемаларын күтәргән «Каһарманнар юлы» романы (1969), беренче татар революционеры Хөсәен Ямашевның тормышы һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган «Ямашев» тарихи трилогиясе (1967-1981) басылып чыгалар һәм әдәби тәнкыйтьтә уңай бәя алалар. Бу әсәрләр әдипнең иҗат активлыгын һәм тематик колачын күрсәтү белән бергә аның моңарчы татар прозасында яктыртылмаган тормыш күренешләрен, социаль катлауларны, кеше образларын сәнгатьчә гәүдәләндерергә кыю алынуы турында да сөйлиләр.

Бу елларда әдип хикәя һәм фәнни фантастика жанрларында да уңышлы эшләвен дәвам иттерә. «Бәхет орлыклары»ннан соң язылган «Сәхи бабай маҗаралары» (1956), «Хәвефле сынау» (1958), «Урланган хәзинә» (1960) исемле повестьлар татар әдәбиятының детектив һәм фәнни-фантастик жанры хәзинәсенә үзенчәлекле бер өлеш булып кертелергә хаклы.

Сиксәненче елларның урталарыннан башлап Атилла Расих үзенең нәсел шәҗәрәсенә, балачагына бәйле мәгълүматларны, драматик утызынчы һәм дәһшәтле сугыш елларына туры килгән гомеренең хәтердә сеңеп калган хатирәләрен, катлаулы күңел кичерешләрен теркәп калдыру нияте белән өч китаптан торган «Елларны кичерсәм» исемле истәлек-трилогиясен яза башлый. «Ишан оныгы» һәм «Кәгазьдәгеләр һәм хәтердәгеләр» исемнәре белән аталган беренче ике китап 1991 һәм 1993елларда, беркадәр кыскартылып, «Казан утлары» журналында басыла, ә «Тыныч еллар күләгәсендә» исемле тәмамланмаган өченче китабыннан өзекләр шул ук журнал битләрендә әдипнең инде вафатыннан соң — 1997 елгы саннарда дөнья күрәләр.

Әдип — хикәя, очерк, публицистика жанрларында да актив эшли. Аның терлекчелек проблемаларына багышланган «Ык суы буенда» исемле язмалары һәм «Бөек могҗиза» дигән фәнни-популяр повесте аерым китаплар булып басылып чыга.

Атилла Расихның барлык төп әсәрләре диярлек рус теленә тәрҗемә ителә (мәсәлән, Геннадий Паушкин «Ямашев» (1967), «Айлы төннәр» (1975) романнарын тәрҗемә итә). Ул үзе дә тәрҗемәчелек белән мавыга. Мәсәлән, Э. Зрвильнең «Приключения доисторического мальчика» («Тарихкача яшәгән малайның күргәннәре», 1953) әсәрен, А. Беляевның «Человек-амфибия» («Су кешесе», 1959) фантастик романын татар теленә тәрҗемә итә.

Тулырак

 

Фикер алышу урыны

Сезнең email адресыгыз күрсәтелмәячәк.


*