Мин дә үсәрмен әле

Электрон китап

Әсәр исеме: Мин дә үсәрмен әле
Автор: Фаил Шәфигуллин
Күләме: 7 бит
Жанр: хикәя 
Иңдерү калыплары:

PDF⇣ EPUB⇣

Онлайн укырга◧

Инженер Гаринның һиперболоиды

Электрон китап

Әсәр исеме: Инженер Гаринның һиперболоиды 
Автор: Алексей Николаевич Толстой
Күләме: 342 бит
Жанр: роман
Иңдерү калыплары:

PDF⇣  EPUB⇣

Онлайн укырга◧

Алексей Николаевич Толстой

Алексей Толстой, Алексей Николай улы Толстой (рус. Алексей Николаевич Толстой1882 елның 29 декабре (1883 елның 10 гыйнвары), Самар губернасы, Николаевск  1945 елның 23 феврале, Мәскәү) — рус совет әдәбияты классигы, прозаик, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, ССРБ ФА академигы (1939). 19361938 елларда СССР язучылар берлеген җитәкли. Рус язучылары Л. Н. Толстой(1828-1910) һәм А. К. Толстой (1817-1875) белән борынгы бабалары (Петр I нең иярчене булган граф П. А. Толстой) уртак. Өч мәртәбә беренче дәрәҗә Сталин премиясе (1941, 1943, 1946 — вафатыннан соң) лауреаты. 1нче чакырылыш ССРБ Югары Шурасы депутаты.

1882 елның 29 декабрендә (1883 елның 10 гыйнварында) Самар губернасы Николаевск (хәзерге Сарытау өлкәсе Пугачев) шәһәрендә туган. Самар асылзатларының әйдәүчесе булган әтисе граф Николай Александр улы Толстой (1849-1900) баласын үстерү-тәрбияләүдә катнашмый, чөнки декабрист Н. И. Тургеневның туганнан туган оныгы, язучы һәм гыйлемле хатын-кыз булган әнисе Александра Леонтий кызы Толстая (кыз фамилиясе Тургенева, 1854-1906), иренең кырыс-авыр холкына түзә алмыйча, өч өлкән баласын иренә калдырып, биш айлык көмәне белән иреннән аерылып китә һәм ярлы алпавыт, губерна чиновнигы булып хезмәт итүче Алексей Аполлон улы Бостром (1852-1921) белән язмышын бәйли[1]. Булачак язучының балачагы үги әтисенең Сосновка хуторындагы (хәзерге Самар өлкәсеКрасноармейски районы Павловка бистәсе) утарында уза. Үзара яхшы мөнәсәбәтләр хөкем сөргән, әдәбият белән кызыксыну көчле булган гаиләдә Алексей өй шартларында үз заманына күрә яхшы белем-тәрбия ала. Үги әтисе йогынтысында 10 яшеннән Н. А. Некрасов, Л. Н. Толстой, И. С. Тургенев иҗаты белән таныша. Балачагы узган Сосновка хуторындагы тормышы турында соңрак «Никитаның балачагы» (рус. Детство Никиты1922) повестен яза. 1897-1898 елларда әнисе белән Сызран шәһәрендә яши, реальный укуханәдә укый. 1898 елдан Самарда яши.

Беренче рус инкыйлабын (1905) Алексей Толстой Петербург технология институты (ru) студенты буларак каршылый. Укучы яшьләрнең инкыйлаби хәрәкәтендә катнаша, шул ук вакытта иҗат кешеләре белән якыннан таныша, театрга мәхәббәте уяна. Символизм белән мавыга. Аурупага (Алмания, Италия) барып кайту һуманитар фәннәрне яратуын арттыра. Институтны тәмамлаганда, ул үзенең алга таба инженер түгел, ә язучы булачагын аңлый.1882 елның 29 декабрендә (1883 елның 10 гыйнварында) Самар губернасы Николаевск (хәзерге Сарытау өлкәсе Пугачев) шәһәрендә туган. Самар асылзатларының әйдәүчесе булган әтисе граф Николай Александр улы Толстой (1849-1900) баласын үстерү-тәрбияләүдә катнашмый, чөнки декабрист Н. И. Тургеневның туганнан туган оныгы, язучы һәм гыйлемле хатын-кыз булган әнисе Александра Леонтий кызы Толстая (кыз фамилиясе Тургенева, 1854-1906), иренең кырыс-авыр холкына түзә алмыйча, өч өлкән баласын иренә калдырып, биш айлык көмәне белән иреннән аерылып китә һәм ярлы алпавыт, губерна чиновнигы булып хезмәт итүче Алексей Аполлон улы Бостром (1852-1921) белән язмышын бәйли[1]. Булачак язучының балачагы үги әтисенең Сосновка хуторындагы (хәзерге Самар өлкәсеКрасноармейски районы Павловка бистәсе) утарында уза. Үзара яхшы мөнәсәбәтләр хөкем сөргән, әдәбият белән кызыксыну көчле булган гаиләдә Алексей өй шартларында үз заманына күрә яхшы белем-тәрбия ала. Үги әтисе йогынтысында 10 яшеннән Н. А. Некрасов, Л. Н. Толстой, И. С. Тургенев иҗаты белән таныша. Балачагы узган Сосновка хуторындагы тормышы турында соңрак «Никитаның балачагы» (рус. Детство Никиты1922) повестен яза. 1897-1898 елларда әнисе белән Сызран шәһәрендә яши, реальный укуханәдә укый. 1898 елдан Самарда яши.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. Н. Толстой әдәбиятка шагыйрь буларак аяк баса. 1907 елда «Лирика» исемендә өйрәнчек, ияреп язылган беренче шигырьләре тупланган китабы басылып чыга. 1911 елда басылып чыккан «Зәңгәр елгалар артында» (рус. За синими реками) китабында рус халык авыз иҗаты сюжетларын һәм каһарманнарын кулланып язылган шигырьләре урын ала. Башлап язучы яшь шагыйрьне рус символистлары (бигрәк тә Валерий Брюсов) матбугатта хуплап каршы алалар. Ләкин А. Н. Толстой шигърияттән читләшә, прозага тартыла. Прозадагы беренче тәҗрибәсе дип, язучы кырыклап рус халык әкиятен эшкәртеп язылган «Саескан әкиятләре» (рус. Сорочьи сказки) җыентыгын (1910) атый.

1910 елда Идел арты (Самар һәм Сембер губерналары) алпавытлары тормышына багышланган «Повестьлар һәм хикәяләр» җыентыгы басылып чыга (соңрак чыккан басмаларда китапның исеме «Идел аръягы» (рус. Заволжье), совет чорында «Карт юкәләр астында» (рус. Под старыми липами) дип үзгәртелә). Әлеге китапка беренче булып Максим Горькийуңай бәя бирә.

1911 елда «Чудаки» (баштагы исемнәре — «Ике тормыш» (рус. Две жизни), «Җир хәзинәләре» (рус. Земные сокровища)) романы басылып чыга. 1912 елда «Аксак алпавыт» (рус. Хромой барин) романы чыга (баш каһарманның прототибы итеп үги әтисе А. А. Бодромны алган). Әлеге романнарында автор мәхәбәтне «кешене яхшы якка үзгәртергә сәләтле рухи кыйммәт» итеп күрсәтә. Инкыйлабка кадәр Мәскәү театрларында А. Н. Толстойның элек үзе язган повесть һәм хикәяләре сюжетларына нигезләнгән җиде пьесасы уйналып килә: «Көчләүчеләр» (рус. Насильники, Мәскәүнең Кече театры, 1913), «Касатка» (1915, «Грибоедов премиясе» ала) һ.б.

Беренче бөтендөнья сугышы башлану язучыны публицистика жанрына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә. «Русские ведомости» газетасының хәрби хәбәрчесе буларак, хәрәкәттәге армиядә булып, 1914-1915 елларда «Волынь буйлап» (рус. По Волыни), «Галиция буйлап» (рус. По Галиции), «Кавказда» (рус. На Кавказе) кебек очерклар циклын һәм «Гади кеше» (рус. Обыкновенный человек), «Тауда» (рус. На горе), «Су астында» (рус. Под водой) хикәяләрен яза. Әлеге әсәрләрендә язучы сугышны халык өчен фаҗига итеп күрсәтә, хәрбиләр арасындагы иҗтимагый каршылыкларны күреп, язучының тормышка карашы да үзгәрә. 1915 елда декадентлыкка, ясалма сәнгатькә каршы юнәлтелгән «Гаваньдә» (рус. В гавани), «Төнге күренешләр» (рус. Ночные видения), «Вернисажда» (рус. На вернисаже), «Егор Абозов» (соңыннар автор роман итеп үстерә) хикәяләрен бастыра. 1914 елда «Правда» газетасы аның исемен М. Горький, Иван Бунин исемнәре белән янәшә куеп, «әсәрләрендә чын тормышны күрсәтә», дип язып чыга.

Февраль һәм Октябрь инкыйлаблары тәэсирендә «Үтеп баручы кеше хикәясе» (рус. Рассказ проезжего человека1917), «Беренче террорчылар» (рус. Первые террористы) очеркы, «Күз алды томалану» (рус. Наваждение1918), «Петрның көне» (рус. День Петра1918) кебек хикәяләре языла.

Мөһаҗирлектә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918-1923 елларда мөһаҗирлеккә китә, Истанбулда, Берлинда, Парижда яши, иҗат белән шөгыльләнә. Советлар Союзына кире кайту үтенечен большевиклар хуплап каршы ала, илдә аңа яшәү һәм иҗат итү өчен зур мөмкинлекләр тудырыла.

1922-1941 елларда «Михнәтле заман» (рус. Хождение по мукам) трилогиясен яза.

1929-1945 елларда «Петр патша» (рус. Петр I) тарихи романын яза.

1922-1923 елларда «Аэлита» һәм 1925-1927 елларда «Мөһәндис Гаринның гиперболоиды» (рус. Гиперболоид инженера Гарина) фәнни фантастика классикасына әверелгән әсәрләрен яза.

Бөек Ватан сугышы елларында 60 тан артык публицистик әсәр яза.

1935 елда балалар өчен «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» әкиятен (Карло Коллоди (it) әсәре буенча) яза.

1945 елның февралендә Мәскәүдә үпкә рагыннан вафат була. Новодевичье зиратында җирләнгән.

 

Тулырак

Хәйлә

Электрон китап

Әсәр исеме: Хәйлә 
Автор: Фәнис Яруллин
Күләме: 6 бит
Жанр: хикәя 
Иңдерү калыплары:

PDF⇣  MOBI⇣  FB2⇣  EPUB⇣

Онлайн укырга◧

Фәнис Яруллин

 

Фәнис Яруллин, Фәнис (Фаниз) Гатаулла улы Яруллин (9 февраль, 1938 ел, Татарстан АССР, Баулы районы, Кызылъяр авылы — 2011 елның 8 декабре, Казан) — татар шагыйре, язучы һәм драматург. Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премияселауреаты (1995). «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры. 1968 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстан АССРның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфын Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.

Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Фәнис Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республиканың үзәк газета-журналларында басылалар. 1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга.

Җитмешенче еллар башында Фәнис Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач, аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу повесте белән Фәнис Яруллин киң масса укучылар алдында таныла, әсәр русчага, казакъчага тәрҗемә ителә.

Фәнис Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы. 1978 елда «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор Татарстанның Муса Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсенә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды.

Фәнис Яруллин аеруча хикәя жанрында уңышлы эшли. Анын үзенчәлекле юмор белән сугарылган, тормышчан, заманча, оптимистик хикәяләре «һәркемнең үз сукмагы» дигән чираттагы җыентыгына тупланган, Әдипнең поэтик иҗатыннан аерым үрнәкләр рус теленә тәрҗемә ителеп, «Современник», «Аврора», «Волга», «Байкал» кебек журналларда һәм «Литературная Россия», «Комсомольская правда» кебек үзәк газеталарда да урын ала килә.

Язучы 2011 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә вафат була.

Тулырак

Әдәби телебез турында

Электрон китап

Әсәр исеме: Әдәби телебез турында

Автор: Ибраһим Гази

Күләме: 2 бит

Жанр: мәкалә

Иңдерү калыплары:

EPUBPDFMOBITXTFB2

Тел галимнәребезнең берсе үзенең язучылар алдында ясаган докладында, әдәби телебезнең халык теленнән аерылу куркынычы бар, дигән фикер белән чыкты. Янәсе, язучылар үзләренең әсәрләрен халыкка, бигрәк тә яшьләргә аңлашылмый торган сүзләр тутыралар икән. Нинди сүзләр белән? Гарәп-фарсы сүзләре белән, дип җавап бирә телчеләр. 

Әүвәле аңлашылу-аңлашылмау турында. Шундый тәҗрибә ясап караганнар: бала тугач, аны кешеләрдән аерганнар, тәрбиячеләр бала белән бөтенләй сөйләшмәгәннәр. Нәтиҗәдә бала телсез булып үскән. Бүгенге яшьләребезгә кайбер гарәп сүзләре аңлашылмый икән, монда гарәп сүзләренең гаебе юк. Элек-электән әдәби телебездә һәм хәтта халык телендә актив эшләп килгән гарәп-фарсы сүзләрен кайбер сәбәпләр аркасында күп еллар матбугатта кулланмадык, куллануны тыйдык — менә шуның өчен алар яшьләргә аңлашылмыйлар. Аңлашылмый торган сүзләрне кире кабердән чыгаруның кирәге бармы? Кайберләрен чыгарырга туры килә, чөнки аларны чынлап торып алмаштырырлык сүзләр бездә юк. Әгәр ул сүзләрне рус сүзләре белән алмаштырсак? Бик күбесен инде алмаштырдык, ләкин кайберләрен алмаштырып булмый. Алар безнең классик әдәбиятыбызда күп, аннары алар инде безнең телебездә билгеле бер мәгънәгә хуҗа булып өлгергәннәр. 

Әле сугышка кадәр үк партиябез әйтте: ата өчен бала җавап бирми, диде. Әгәр берәүнең атасы кулак булган икән, шуның өчен баласын кыерсыту күптән бетерелде. Инде бер сүз гарәптән чыккан икән, шуның өчен генә аны телдән куу дөрес түгел. Ни өчен без, әйтик, немецтан кергән сүзләрне тыймыйбыз? Ислам диненә каршы икәнбез, шуның өчен генә гарәп сүзенә каршы булу — тилелек. Сүзләрнең биографиясенә карау, анкеталарын тикшерү — тилелек. Ул сүз бүген безгә хезмәт итә ала икән, миңа дисә гарәпнеке түгел, шайтанныкы булсын, мин ул сүзгә каршы булмыйм. Ә бездә әлегә кадәр сүзнең биографиясенә, анкетасына карап эш итү яшәп килде…
Бәлки кайберәүләр, бу фикерне ишеткәч, иске гарәп-фарсы сүзләрен кире кайтарырга җыеналар икән, дип куркырлар. Юк! Телебездә яшәп килгән гарәп-фарсы сүзләренә тыныч яшәргә ирек бирү хакында гына сөйлибез. Әллә нидә бер килеп кергән гарәп сүзе аркасында әдәби телебез халык теленнән аерыла дип паникага төшмәскә кирәк дип кенә әйтәбез. Чөнки, кабатлап әйтәм, сүз гарәп-фарсы сүзләрен китереп тутыру хакында бармый (телебез аңа бөтенләй мохтаҗ түгел!), ә яшәп килгәннәреннән файдалану хакында бара. Ул сүзләр бик аз, аларның телебезне халык теленнән аеру куркынычы бер вакытта да булганы юк һәм булачак та түгел.
Болай гарәп сүзләрен яклап сөйләүче кеше булгач, мин, бәлки, рус сүзләрен телебезгә кертергә каршымын? Һич юк! Киресенчә, рус сүзләре яклы кеше. Йөз еллар буенча рус сүзләре безнең телебезгә гел кереп килгән, аларның бик күбесе хәзер шул дәрәҗәдә татарлашкан, үзгәргән, — үз сүзебез булып киткән. Революциядән соң да рус сүзләре, рус теле аша чит ил сүзләре телебезгә бик күп керде һәм ул сүзләрнең күбесе бөтенләй татарлашып китте. Бүгенге көндә дә телебез рус сүзләре хисабына баюын дәвам итә. Бу бик табигый хәл дип карыйм. Бу мәсьәләдә иптәш тел галиме белән безнең карашта беркадәр аерма бар. Тел галиме әйтә: туып торган яңа төшенчәләргә ат кушканда сүзне татарчадан эзләмәскә, бары русчадан гына эзләргә кирәк, ди. Ягъни русчадагы исеме белән алырга да куярга. Ни өчен шулай? Чөнки, ди иптәш тел галиме, киләчәктә телләрнең бер төрлесе үләчәк, ди, әйтик, татар теле үләчәк, ә рус теле уртак тел булып калачак. Шулай булгач, яңа төшенчәгә яңа исемне калачак телдән эзләү хәерлерәк, ди. Ерак киләчәктә әле анда ни булыр, бәлки, чынлап та, татар телендә сөйләшүчеләр булмас, укучылар инде бигрәк тә булмас, булса да телне фәнни максат белән генә өйрәнгән кешеләр укырлар. Ләкин шушы ерак киләчәк хакына бүген без яңа төшенчәгә үз телебездә исем кушмыйк дип әйтү дөрес булырмы?
Инде соңгы мәсьәлә. Рус теленнән алына торган сүзләрнең фонетикасы һәр очракта да русчадагыча сакланырга тиешме? Иптәш тел галиме, тиешле, дип бара. Минемчә, болай дип әйтү тел законнарына каршы килә. Йөз еллар буена кергән сүзләр барысы да үзгәреп кергәннәр. Чөнки телебезнең законнары аларны шулай үзгәрткәннәр. Ә хәзер безгә әйтәләр, юк, үзгәрмәскә тиеш! Ни өчен соң алайса рус теленә керә торган чит ил сүзләре үзгәрә? Рус телендә чыккан лексикология китапларын укып карасагыз күрерсез, анда акка кара белән: бүтән телдән керә торган сүзләр, яңа средада яңа законнарга буйсынып, фонетик яктан үзгәрәләр, дигәнне күрерсез. Нишләп рус телендә үзгәрә, ә бездә үзгәрмәскә тиеш? Әгәр без татар теленең сүзләр фондын актарып карасак күрербез: революциягә кадәр сүзләрнең бик күбесе үзгәреп кергәннәр. Церковь — чиркәү, бревно — бүрәнә, стол — өстәл, пудовка — подаука, горница — гүрничә, гостинец — күчтәнәч, хомут — камыт, гармонь — гармун, мох — мүк, машина — машина… Һәм башка йөзләрчә сүз. Безгә әйтәләр: ә ул бит революциягә кадәр булган, революциядән соң кергән сүзләр үзгәрми. Ник үзгәрми? Тел өчен революциягә кадәр бер закон, революциядән соң икенче закон юк. Һаман шул бер закон. Инде дә булмагач, рус теле — бөек тел, рус сүзләрен бозарга ярамый, дип башлыйлар. Менә сезгә тел гыйлеме! Хәтта артка кайтып әллә кайчан татарлашып беткән сүзләрне киредән русчага әйләндереп язу кагыйдәләре кертелде. Сажень, печь, аршин, гармонь, скамья, татарчалары: сажин, мич, гармун, эскәмия һәм башкалар…
Рус сүзен бозарга ярамый дип дәлилләү чын гыйльми дәлил булаламы? Ни өчен рус сүзен бозарга ярамый да, әйтик, латин сүзен яисә бүтән телләр сүзен бозарга ярый? Тел галиме җыелышта, татар әптик дип сөйли, без бит инде «әптик» дип алып, сүз боза алмыйбыз, диде. Латинчадан алынган «аптека» сүзе асылда аптека түгел, ә апотека, руслар үзгәртеп «аптека» дип алганнар, ә немецлар үзгәртмичә «апотека» дип йөртәләр. Ни өчен русларга үзгәртергә яраган, ә безгә үзгәртергә ярамый? Кайда монда гыйльми нигез? Фәнне бит эмоциягә корып булмый, тел тимер законнарга буйсына!
Алыйк керәшеннәрне. Исемнәре русча, диннәре православие дине, телләре татарча. Русчадан кергән сүзләр танымаслык булып үзгәргән. Исемнәрне генә алыйк: Гавриил — Гәүерлә, Екатерина — Кәтернә, Иван — Ибан, Оленька — Үлүнкә, Татьяна — Татый. Һәр сүз соңгы иҗеккә басым ясап әйтелә, русчадагыча түгел. Бу үзгәрү бит инде керәшен татарларының рус сүзен бик үзгәртәселәре килүдән түгел, татар теленең законнары шулай үзгәртергә мәҗбүр иткән. Ә без хәзер телнең объектив законнары белән санашмаска, рус сүзләрен рус фонетикасы нигезендә көчләп-көчләп кертергә тырышабыз…
Әлбәттә, бүтән телдән алынган барлык сүз үзгәрергә тиеш дигән сүз түгел, байтак кына сүзләр татар теленең законнарына бик мач киләләр һәм үзгәрмичә йөри бирәләр. Лампа, шкаф, трамвай, трактор, комбайн, радио, рефлектор, театр һәм башка бик күп сүзләр…
Үзгәргән сүзләрне дә халык телендә ничек йөри, нәкъ шул килеш алып әдәбиятка кертергә дигән карашта тормыйм. Гыйльми комиссия эшләр. Орфографик сүзлек төзелер — шул барлык кеше өчен закон булыр. Әлегә мин шул кадәресен әйтәм: үзгәрә дигән принцип орфографиягә нигез ташы булып ятарга тиеш.
Кечкенә генә йомгак: бүгенге тормышыбызга гадел хезмәт итүче барлык сүз гамәлдә йөрергә тиеш. Татар теле кайчандыр бетәчәк дип, бүген татар сүзләрен бәреп-сугып екмаска, аларны гражданлык хокукыннан мәхрүм итмәскә. Өченче: башка телдән керә торган сүзләр, яңа тел стихиясенә буйсынып, яңа шартлар таләп иткән хәлдә фонетик яктан да үзгәрергә тиешләр. Телебезнең тарихы шуны сорый, шуны раслый. Тел гыйльме чынлап та гыйлем булсын, бу өлкәдә дә субъективизм һәм диктат бетсен. 

 

Онлайн укырга

Эстафета

Электрон китап

Әсәр исеме: Эстафета
Автор: Фаил Шәфигуллин
Күләме: 2 бит
Жанр: хикәя

​Иңдерү калыплары:
EPUB⇣  PDF⇣  MOBI⇣  TXT⇣  FB2

Рәгъдинең хатыны Гөлбикә эштән төсе китеп кайтып керде. Иренә бер кәлимә сүз әйтми-нитми кухняга узды.

Рәгъди кәнәфидә гәҗит караштырып утыра иде. Бераздан ул хатынының краннан шаулатып су агызуын, ә тагын бераздан куна тактасында шылдыр-шылдыр уклау тәгәрәтүен ишетте.

Рәгъди кухняга чыкты, Гөлбикә җилләнеп токмач җәя, ә үзе, утлы күзләреннән очкыннар чәчрәтеп, уйларында кемнедер изә иде.

Рәгъди хатынына эндәште:
— Ни булды тагын? Иртән дә бөтенләй адәм рәтле сөйләшмәгән идең…
— Ни булганын син белергә тиеш аны, син…— дип тезеп китте Гөлбикә,— Ярар, иртә белән болай гына кәефем юк иде. Шуңа күрә кычкырдым сиңа. Ә хәзер нигә эндәшмәгәнемне беләсеңме соң? Юк инде, хатын итеп тотмыйсың син мине.
— Тукта әле, Гөлбикә, кызма. Сорыйм ич менә.
— Һе, сорыйсың! Эш узгач! Син минем хәлем белән кызыксына торган ир булсаң, проходной төбендә ирен кызартып утырган маргарин башыгызның телен тыяр идең азрак. Җитәкче кеше бит син…
— Мөнәзирәнеңме?
— Мөнәзирә тагын! Маргарин баш та артык әле аңа! Проходнойдан чыгармаган була мине. Ике минутка иртәрәк китәсең, имеш, Өстәвенә, бөтен халык алдында «Ялкау Хәмидә» дип рисвай итте…
Иртәгесен Рәгъди фабрикага ашамыйча-эчмичә килде. Килде дә, беренче эше итеп, кабинетына Мөнәзирәне чакыртты. Тегесе ишектән килеп керүгә:
—    Беләм инде, беләм, Рәгъди абый, ни өчен чакыртуыгызны, гафу итегез, зинһар, бераз кызып, киткәнмен кичә. Гөлбикә апаны рәнҗеттем, гафу итегез,— дип күңелендәген түкми-чәчми әйтеп бирде.
—    Аның өчен генә чакыртмадым мин сине,— диде Рәгъди, кулларын бер йодрыклап, бер язып. – Кешеләр арасында эшләгәндә үзеңне кеше төсле тотарга кирәк.
Мөнәзирә мышык-мышык еларга кереште.
— Кеше төсле идем лә мин моңарчы, Рәгъди абый. Кичәгенәк завхоз Рәисә «Ялкау Хәмидә» исеме такканчы, көлеп кенә каршы ала идем кешеләрне, көлеп кенә озата идем.
—    Кайчан такты ул исемне?
—    Кичәгенәк, буяу алырга кергәч.
—    Безобразие! Йә, ярар, балавыз сыкма юк өчен. Бар әле, әйт мастерга, Рәисәне җибәрсен.
—    Рәисә озак көттермәде, җил кебек килеп керде дә, озын керфекләрен тибрәндереп, Рәгъдигә текәлде.
Рәгъди сүзен ерактанрак башлады:
—    Кешеләр арасында яшисеңме син, тәти кыз, әллә океан уртасындагы кыргый атаудамы?
Әмма Рәисә Рәгъдинең кинаяле сүзен бик тиз төшенеп алды.
—    Булды шул, Рәгъди абый, булды андый хәл, үпкәләттем Мөнәзирәне, бик ачуым килгән чак ие.
—    Нигә ачуың килә соң синең япь-яшь башыңнан?
—    Әй, ашханәдә нервымны бозып чыгардылар ла кичәгенәк. Соңгарак калып кергән идем әбәткә. Наҗия апа «Ялкау Хәмидә» дип мыскыл итте.
— Соң, акыллым, Наҗия апаң синең кебек ун класс бетермәгән ләбаса. Нигә аннан үрнәк аласың? Нигә аның сүзләрен кабатлыйсың?
— Мөнәзирәгә шаяртып кына әйткән идем мин «Ялкау Хәмидә» дип, Рәгъди абый. Су күтәрми икән серкәсе бер дә. Буяу тартмаларын идәнгә атып чыгып китте. Гафу үтенермен мин аннан, Рәгъди абый, бер дә борчылмагыз!
— Гафу, гафу! Сүзне үлчәп сөйләргә кирәк, акыллым, үлчәп! Бар, әйдә, үлгәннән соң тәүбә юк. Эш узгач мескенләнеп торма. Наҗия апаңа да әйтер идем… Олы башы белән…
— Әйдүк, Наҗия апа, — дип урыныннан торып каршы алды ишектән керүчене Рәгъди. — Әйдә, түрдән уз, утыр.
—    Утырып тормам дигән идем дә инде, ашым кайный калды. Туктале, путевка-мазар бирергә чакырмыйлар микән, мин әйтәм. Шуңа ашыгып керүем;
—    Путевкасы булыр ла аның, Наҗия апа. Эшләгән кешенең кадерен беләләр бездә… Тәрбия мәсьәләсе менә…
—    Нишләгән тәрбия? Әллә минем малай…
Малаеңны белмим. Әмма коллективыбызда яшь кадрларны «Ялкау Хәмидә» диеп мәсхәрә итүчеләр булганда, үзебезгә лаеклы алмаш әзерли алырбыз микән без, Наҗия апа?
Наҗия тулы гәүдәсен дерелдәтеп көләргә тотынды.
—    Ә-ә, аны әйтәсең икән, Рәгъди энем. Мин га- епле, мин. Ачуым килсә дә, нервым купса да, кеше сүзен попугай кебек кабатлыйсым калмаган да бит аны!.. Юләргә акыл кирәкми шул.
—    Инде синең нигә ачуың килде, Наҗия апа, инде син тагын кем сүзен кабатладың?
Наҗия урыныннан торды.
—    Әйтмәм дигән идем, Рәгъди энем, болай булгач, әйтергә туры килә инде… Кичәгенәк иртә белән трамвайдан төшеп барам шулай, пальто чабуым әллә кайсы җиренә генә кысылды бит, гөнаһ шомлыгына каршы, ишекнең. Ни алга, ни артка атлар хәл юк. Шунда синең хәләл җефетең Гөлбикә кычкырып җибәрмәсенме: «Атла инде, ни терәлеп каттың? Әллә ишеккә сыймыйсыңмы, Ялкау Хәмидә?!» — ди. Бөтен халык алдында бит. И, шунда ачуым килгәнен белсәң, Рәгъди энем. Көне буе эшем эш булмады. Күземә чалынган һәркемгә «Ялкау Хәмидә» дип кычкырасым килде. Инде хәтерләмим, кемгәдер кычкырдым да бугай шул…

Online укырга

 

«Мотор» операциясе

Электрон китап

Әсәр исеме: «Мотор» операциясе
Автор: Фаил Шәфигуллин
Күләме: 2 бит
Жанр: хикәя

Иңдерү калыплары:
EPUB⇣  PDF⇣  MOBI⇣  TXT⇣  FB2

 Әти-әниләре кушкан атлары Каюм белән Сәмит иде аларның. Хәлбуки, очрашканда Каюмы Сәмиткә Серый дип, Сәмите  Каюмга Карлик дип эндәшергә яраталар.

Җаны теләгән елан ите ашаган дигәндәй, үзләренә ошагач, ярар, Карлик тек Карлик, Серый тек Серый…

Укудан сөенеч, эштән тәм-ләззәт таба алмыйча, байтак еллар әти-әниләре җилкәсендә рәхәт чиккәннән сон, Карлик белән Серый киләчәктә типтереп кенә яшәү өчен «база» әзерләргә ният иттеләр. Шәһәр читендәге «частный» гаражлардан берәр «Москвич» яисә «Жигули»-мазар чәлеп, аны берәр аулак төбәккә илтеп сату иде егетләрнең исәпләре, һәм алар бу эшкә «Мотор» Операциясе дигән яшерен исем бирделәр.

«Операция» тормышка ашырыласы кичне Карлик белән Серый кыюлык өчен алма шәрабы чөмерделәр. Кыюланып, арслан тотар дәрәҗәгә җиткәч кенә, алдан әзерләп куелган капчыкларын асып, хәвефле юлга тәвәккәлләделәр…

Шәһәр читендә гаражлар күп иде. һәркайсы тимер ишекле, һәркайсы икешәр йозаклы иде. Туктый-атлый, тикшерә-күзәтә, курка-шүрли бара торгач, кыю егетләр аксыл төскә буялган биек ишек янына килеп туктадылар.

— Менә! — диде Серый аркасындагы капчыгын җиргә куеп. — Менә шунысын, «Волга» читлегенә охшаганын конфискуем.

Озын буйлы Карлик та капчыгын гараж почмагына ташлады һәм берничә минут шәһәр ягындагы тавышларга колак салып торды, аннары гына һәркайсы яртышар потлы йозакларны капшап карады.

Серый, җиң эченнән фонарь кабызып, беләк юанлыгы тимер рамнарны, бегемот башы чаклы йозакларны, күгәннәрне тикшереп чыкты да, теш арасыннан гына:

— Әллә автоген белән чукындырабызмы? — диде.

— Ашыкма! Ачкыч яратып булыр, шәт.

Серый тирә-якны күзәтте, ә Карлик ачкычлар бәйләмен әле бер, әле икенче йозак өстендә чылтыратты. Әле борыны белән, әле ачкыч башы белән йозак тишекләренә орынып- орынып алды. Ниһаять, бу шөгыле алҗытты бугай — Карлик ачкычлар бәйләмен җиргә күтәреп бәрде һәм:

— Берсе дә ярамый, сволочь, — дип гараж ишегенә төкерде.

— Автоген белән чукындырыйк соң!

— Лом белән каерып карасак?

— Әйдә соң… Раз-два, взяли, раз-два, взяли, еще раз, еще…

— Юк, бирешми. Хәл җыеп алыйк, хәл бетте, эчкәннеке бу.

Егетләр гараж нигезенә чүгәләп тәмәке пыскытырга керештеләр һәм, үзләре дә сизмәстән, икесе берьюлы төндереп киттеләр.

Беренче булып Серый уянды, сискәнеп, сикереп торды, каушый-кабалана иптәшен уятырга тотынды:

— Карлик, Карлик, дим, йокы чүлмәге, уян! Яктырып беткән.

— Автоген белән чукындырабыз! — диде Карлик йокылы тавыш белән. — Чыгар автогенны, тоташтыр баллонга. Өч минутта ауф фидер зеен мин бу ишекне.

Берничә минуттан зәңгәр ялкын теле, бөтен тирә-якка буяу исләре таратып, ишек күгәнен умыра иде инде.

Акрынлап җәйге төн дә узып бара, күкнең көнчыгыш ягы аллана. Карликның маңгаеннан шаулап аккан тир тамчылары Серыйга аермачык күренә иде.

Икенче – күгәнне Серый кисте. Ләкин ул бик озак маташты, кулларын, борыннарын пешереп бетерде, күгәннең әллә ничә урынына утлы боҗралар ясады.

Ниһаять, икенче күгән дә йозагы-Ние белән ком өстенә шалтырап төште.

Карлик белән Серый күкрәк тутырып иртәнге һаваны суладылар, кепкаларын күзләренә төшереп киделәр һәм, тагын бер мәртәбә тирә-якны күзәтеп алгач, аллага тапшырып, гараж ишеген ачып җибәрделәр.

Күрәсең, хуҗа кеше машинасының фараларын кабызып калдыргандыр — башта егетләрнең күзләренә яп-якты нур көлтәсе килеп бәрелде…

Һәм фәкать күзләре әлҗе-мөлҗе килми башлагач кына алар гаражның арткы стенасы булмавын, стена урыныннан буш гараж эченә кояшның беренче нурлары ургылып керүен күрделәр.

Online укырга

 

Тун комедиясе

Электрон китап

Әсәр исеме: Тун комедиясе
Автор: Фаил Шәфигуллин
Күләме: 3 бит
Жанр: хикәя

Иңдерү калыплары:

EPUB  PDF  MOBI  TXT  FB2

 

Яңа ел кичәсендә (ахир дусларым Тәфкил белән Зәбих авылга киткәннәр иде) мин — сарык, Газимҗан аю булып киендек.

Кичә тәмамланыр алдыннан Кыш бабай булып киенгән местком рәисе Фәтхиев миңа чылтырап уята торган сәгать, ә Газимҗанга тун бүләк иткәч, күзләрем шарланды да калды. Егылып китәм дип торам. Ничек инде? Кай төшем ким Газимҗаннан? Эх, Тәфкил белән Зәбих булса шунда!.. Фәтхиевнең мунчала сакалын тартып өзәр идек… Кара син аны, ә! Газимҗан, имеш, клуб кичәсендә генә түгел, мәктәптәге чыршы бәйрәмнәрендә дә аю булып уйный… Җитмәсә, аның артистлык маһирлыгы да бар, имеш…

Шул рәвешчә сайрап маташканын тыңлап-тыңлап тордым да, түзмәдем, Фәтхиевне караңгырак почмакка китереп кыстым.

— Бер дә дөрес эшләмәдегез инде, иптәш Фәтхиев, тунны Газимҗанга биреп. Биргәч, биләнкеле хезмәткәргә бирергә кирәк иде, – мин әйтәм.

— Кем ул биләнкеле хезмәткәр? – ди Фәтхиев, көлеп.

— Әйтик, менә мин. Кайчаннан бирле радикулит белән җәфаланам.

Күрәм, Фәтхиев икеләнә башлады. Тимерне кызуында сугып калырга кирәк.

— Кеше арасында яхшы түгел бит, иптәш Фәтхиев, бирегез миңа да тун, ә!!

— Тун бер генә иде бит, Нәбиев, – ди Фәтхиев. – Газимҗан алдынгы, тырыш хезмәткәр, аннары гаиләсе дә ишле… Минем теләк буенча гына эшләнгән эш түгел ич, профсоюз җыелышы шулай карар кылды…

— Анда минем эшем юк, тун бирәсеңме, юкмы?.. Бирмәсәң, иптәшләр судына гариза язам.

— Ничек дип язасың?

— Фәтхиев, тунны сарык булып уйнаган кешегә бирәбез, дип әйтте дә соңыннан үзенең аю булып уйнаган әшнәсенә бирде, дим.

— Сиңа кем ышана?

— Әнә, Тәфкил белән Зәбих әйтеп тора.

— Бар, Нәбиев, кайт, ял ит, исерек бугай син…

Битемә кан йөгерде, тамак төбендәге кимерчәкләр шыгырдашып алды.

Абына-сөртенә, кызарып-бүртенеп өйгә кайтып, гариза яздым да икенче көнне иптәшләр судына йөгердем. Судьяга хәлне төшендереп бирдем. Шулай-шулай, мин әйтәм, минем шаһитларым бар. Ягъни Тәфкил белән Зәбихны күздә тотуым инде.

Дусларым чыннан да судка килергә бик теләп риза булды. Тәфкил: «Яңа ел кичәсендә Фәтхиев тунны сиңа бирәбез диде, вәссәлам», – дип, гуаһ буласын шәрран ярып әйтте.

— Нәбиевкә бирми, кемгә бирсен, кәҗә, ягъни сарык булып уйнаган ич ул! – дип, Зәбих тә Тәфкил сүзләрен куәтли-куәтли, җиңнәрен сызганып мине яклаячагын белдерде. Без төннең-төн буе Газимҗанның тетмәсен тетеп, тун турында сөйләшеп, киңәшләшеп төрле планнар корып, сыйланып утырдык…

— Судта иң элек минем гаризаны укыдылар. Аннары Газимҗан, аннары Фәтхиев торып сөйләде. Алар, билгеле инде, икесе дә сөйләшеп килгәннәр, авызларын ера-ера икесе дә бер үк сүзне кабатладылар. Мин, әлбәттә, үземне якладым. Бераздан залга Зәбихне чакырып керттеләр.

— Фәтхиев Хәкимҗанның тунны Нәбиев Вилданга бирәбез дигәнен ишеттегезме? – дип сорады судья Зәбихтән.

— Ишетмимме сон, ике колагым белән дә ишеттем! – диде Зәбих, күзләрен дә йоммыйча.

— Ни өчен бирәбез диде соң Фәтхиев аңа тунны?

Зәбих:

— Ну… ни өчен… – дип сузды да нәүмизләнең миңа карады.

Мин, яхшы эшләгән өчен, дигән мәгънәне аңлатырга тырышып, бармагымны тырпайтып куйдым.

— Ну… Кәҗә булып яхшы уйнаган өчен, – дип ярып салды Зәбих, карашын минем бармак очыннан түшәмгә күчереп.

Залга Тәфкилне чакырып керттеләр.

— Фәтхиев Хәкимҗанның тунны Нәбиев Вилданга бирәбез дигәнен ишеттегезме? – дип сорады судья аңардан.

Тәфкил судьяның сорау җөмләсен хикәя җөмләгә әйләндерде:

— Мин Фәтхиев Хәкимҗанның тунны Нәбиев Вилданга бирәбез дигәнен, ишеттем.

— Ни өчен бирәбез диде инде Фәтхиев тунны аңа?

Тәфкил күзләрен челт-челт йомгалап миңа карады. Мин тагын баш бармагымны күрсәттем…

— Ө-өшемәсен ө-өчен, – диде Тәфкил, берничә секунд тотлыгып торганнан соң, – куллары, бармаклары өшемәсен өчен…

Ул көнне өйгә соң гына кайттым. Мин кайтканда яңа тунын билбау белән буган Газимҗан, бәләкәй фанер әрҗәсен дьңгыр-дыңгыр сөйрәп, балыкка китеп бара иде.

Online укырга

Нитмәсәгез, нитәр идем

Электрон китап

Әсәр исеме: Нитмәсәгез, нитәр идем
Автор: Фаил Шәфигуллин
Күләме: 4 бит
Жанр: хикәя

Иңдерү калыплары:
PDF⇣  FB2⇣  EPUB⇣

Кайсыдыр юньсезе ялгыш дегет тамызгач, бер мичкә балны списать иткәннәр иде. Бу хакта үзенең урынбасары Нурмыйны кисәтеп китте Сибгатуллин, әгәр дә мин югында алай-болай ревизия-фәлән килеп төшсә, йөзгә кызыллык китермә, диде.

Кем уйлаган соң аларның шулай көтмәгәндә килеп төшәселәрен!

Алдан кергәне, бусагадан атлап эчкә үткәч тә, байтак кына авызын җыя алмыйча торды.

 

Арттагысының, озынрак буйлысының, кулында калын портфель. Арттан керсә дә, анысы беренче булып исәнләште, портфелен бер урындыкка, мех перчаткаларын икенче урындыкка ташлап, кызарган бармакларына өргәләп алды, өстәлгә якынрак килде…

Үр астында машиналары батып яткан икән. Әле Нурмыйлар колхозына ревизия ясарга килүләре түгел икән. Күршедәге «Искра»га үтеп барышлары икән. Машиналарын бензин белән «сыйлаячаклар» икән дә сәфәрләрен дәвам иттерәчәкләр икән. Бу якларга тагын бер атна-ун көннән килеп чыгачаклар икән…

Нурмый кирәкле сүзләр таба алмыйча бик озак интекте. Ниһаять, тегеләй-болай итә торгач, адәм аңларлык берничә җөмлә укмаштырып, тел тибрәтте:

— Килгән-килгән, җылынып китәрсез, иптәшләр! Чәйләр эчеп, нитеп…

— Ашыгабыз шул, бик ашыгабыз, «Искра» колхозында көтеп ята торганнардыр, – диделәр тегеләр һәм бер-берсенә карашып алдылар.

— Ничек бара соң ревизияләр?

Күзлеклесе һаман ишек төбен табырлый, озын буйлысы гына сөйләшә:

— Әйбәт бара, дип әйтеп булмый. Хуҗалыкларның байтагына «списать итү» чире йоккан…

Озын буйлының итек битендәге эреп бетеп килгән карга күзен текәп, Нурмый баягы сүзен кабатлады:

— Чәйләр эчеп, җылынып китәрсез, шәт, иптәшләр…

Шул рәвешчә тагын берничә кат кыстагач, Нурмыйның иңеннән авыр тау төште — кунаклар ризалаштылар. «Шофер да озаклады, әйдәгез соң, алайса, берәр чынаяк кайнар чәй эчне тишмәс», – дип Нурмыйга иярергә әзерләнделәр.

— Бер генә минут, шунда гына утырып торыгыз, – диде Нурмый һәм каударланып ишеккә ташланды.

Бәхеткә каршы, Нәфисәттәй өйдә икән — Нурмый аны, бөтен эш-шөгыльләрен ташлатып, кибеткә йөгертте. Бер аягың кибеттә, икенчесе мич янында булсын, диде…

Фатирга кайтып, кунакларын өстәл янына урнаштыргач, Нурмый кече якка, Нәфисәттәй кырына узды.

— Булдымы, Нәфисәттәй?

— Булды, булды, иң затлысын, кадерле кунакларга дигәнен генә бирде Сабирҗан…

— Булуын булды… Кунаклары бик четерекле бит әле аның, күңел кылларын ничегрәк тарткаларга да белгән юк… Ревизорлар бит, ни әйтсәң дә… Әллә нәрсә уйлаулары бар, – дип мыгырданды Нурмый, олы якка чыгып барышлый.

Өстәл читенә алтын путаллы бокаллар килеп тезелгәч, табын тагын да ямьлерәк, тагын да бәйрәмчәрәк төс алды.

Әмма соңгы чыгуында нишләптер озаклады Нәфисәттәй. Кунаклар инде, кабар-капмас утырып та, аш

тәлинкәләренең төбенә төшә яздылар… Ә Нәфисәттәй керми дә керми.

Кызарып-бүртенеп утырды-утырды да Нурмый, түзмәде, кашыгын өстәлгә бәреп диярлек, кече якка чумды.

— Нәфисәттәй!

Чырае качкан Нәфисәттәй мич буенда чабулап йөри иде.

— Харап итәсең бит, Нәфисәттәй! Кая, нигә чыгармыйсың? – диде Нурмый, еларга җитешеп.

Нәфисәттәй, Нурмыйны күрмәгәндәй, аның сүзләрен ишетмәгәндәй, үзалдына сөйләнә иде:

— Җылы урынга куйганым исемдә… Ә кайда куйганымны, үтер, хәтерләмим… Хатын-кызның башын катырмасыннар иде шул нәмәстәләре белән…

— Мичкә тыккансыңдыр, шәт, Нәфисәттәй!

— Карадым, юк.

— Казанга салмадыңмы?

— Юк, дим бит…

— Төшереп калдырмагансыңдыр ич юлда?

— Җылы урынга куйдым, дим бит… Боз кебек салкын булгач…

Нурмый иелеп караңгы өстәл асларын капшады, кучкарларга сузылып карады, сәгатенә күз төшерде.

— Кибете дә ябылгандыр инде аның хәзер…

— Миннән үк ябып калды. Күрше авылга бәби туена баралар икән.

Теге якта кайсыдыр, күңелгә шом салып, рәттән берничә мәртәбә тамак кырып алды.

— Пычаксыз суясың бит, Нәфисәттәй!

Нурмый, кайнар башын салкын учлары белән кысып, кунаклар утырган бүлмә ишеге төбенә барды да яңадан Нәфисәттәй янына әйләнеп килде. Яңадан кучкарларны, өстәл, урындык асларын капшап чыкты.

— Кая гына тыктың икән соң, Нәфисәттәй?.. Тиле бәрән орлыгы ашамагансыңдыр ич?!

— Әйтеп торам лабаса, зиһенем чуалган, дип… Берәр нәрсә булса, дөньясына ут капкандай, мине ашыктырасыз, мине чаптырасыз…

— Кая гына олактырдың икән соң?.. Тьфү, ачуым бер килмәгәе, әллә ниләр әйттерәсең инде. Эшләт әле, эшләт башыңны, Нәфисәттәй…

— Бик эшләтәм дә кана бит, исемә төшми… Әйдә, табылмаса тагын! Тамакларына тыгылмас әле аннан башка да… Әҗәл даруы түгел…

Капка төбенә машина килеп туктаганы ишетелде.

— Эх, Нәфисәттәй, үтердең! Пычаксыз суйдың! Нурмый, ишек яңагына маңгаен бәрә язып, кунаклар янына атылып керде. Тегеләр алларындагы ризыкларын ялтыратканнар, ашык-пошык чәй чөмерәләр иде.

— Ниткән бит, иптәшләр, нитә күрмәгез инде, – диде Нурмый, көчәнә торгач, йөзенә газаплы елмаю билгеләре чыгарып, – Нитмәсәгез, нитеп килер идем дә… нитәсездер шул… Әллә ничек кенә килеп чыкты бит әле бу… Бик ниле булдык сезнең алда…

— Сез ни сөйлисез?! Бик тәмле булды ашыгыз, бик рәхмәт, бик әйбәт булды, – диештеләр тегеләр һәм, ашык-пошык, шапыр-шопыр чәйләрен эчеп бетереп, урыннарыннан кузгалдылар.

Шоферлары чәйдән баш тартты. Җил чыгып тора, буран-фәлән кузгалганчы барып җитәргә кирәк, диде.

Машинаның кызыл уты, урам борылышына кереп, күздән югалгач, башын юл читендәге тирән көрткә тыгып, үкереп елыйсы килде Нурмыйның. Шул чагында болдыр ишеге шыгырдады, тәгәрмәч эзләренә ут көлтәсе сузылып төште һәм Нәфисәттәйнең сөенечле тавышы ишетелде;

—       Таптым, Нурметдин, таптым. Киез итек эченә тыгып куйган булганмын икән…

Online укырга