Фәтхулла хәзрәт

 

Электрон китап

Әсәр исеме: Фәтхулла хәзрәт
Автор: Фатих Әмирхан
Күләме: 58 бит
Жанр: повесть
Иңдерү калыплары:

EPUB⇣ PDF⇣ MOBI⇣ TXT⇣ FB2⇣

Онлайн укырга◧

 

Кәҗә тәкәсенең дөньяга карашы

Электрон китап

Әсәр исеме: Кәҗә тәкәсенең дөньяга карашы
Автор: Мирсәй Әмир
Күләме: 2 бит
Жанр: әкият, 12+

Иңдерү калыплары:
EPUB⇣ PDF⇣ MOBI⇣ TXT⇣ FB2⇣ MP3⇣

 

 Онлайн уку:

Теләсә кая кереп, тибенеп йөрүдән башканы белми торган бер кысыр тавык көннәрдән бер көнне яңа хәбәр ишетеп кайтты, ди. Кайтты да, ди, яңа хәбәрне башка хайваннарга сөйләп бирде, ди:

– Ишеттегезме, бездә казлар-тавыклар өчен дә, кәҗәләр-сарыклар өчен дә, сыерлар, атлар өчен дә яңа йортлар салалар икән бит? – дип әйтте, ди.

Яна йортлар салу хәбәре хайваннарның барысын да кызыксындырды, ди. Башкаларына караганда кыюрак телле кәҗә тәкәсе сүз алып, уз фикерен уртага салды, ди.

– Ай-Һай, җәмәгать, – дип әйтте, ди, – тикмәгә генә яңа абзарлар салырлар микән, бу безнең файдага булмас, – дип әйтте, ди, һәм, – ничек икән соң, яхшы микән ул яна абзарлар? Безгә берәребезне командировкага җи­бәреп, шул яна абзарлар белән таныштырып кайтарасы иде. Ничек уйлыйсыз, хайваннар? – дип сорау куйды, ди.

– Бик кирәк, бик әйбәт булыр, – дип әйтте, ди, башкалар.

– Кемне җибәрәбез? – дип куйды, ди, мәсьәләне кәҗә тәкәсе.

– Син, тәкә дус, үзең барырсың инде, – дип әйтте, ди, ат.

– Син, хәйләкәр җан, юлын тиз табарсың, – дип мөгрәде, ди, сыер.

– Җитезлегең, җиңеллегең дә бар, – дип куйды, ди, сарык.

– Азгынлыгың да бар, ул-бу була калса, яман атың чыкмаган егет түгелсең тагы, – дип өстәде, ди, каз.

– Әйдә, бер бозылган хайван бозылсын инде, – дип, төгәлләп куйды, ди, тавык…

Китте, ди, кәҗә тәкәсе командировкага, яңа абзарлар белән танышырга. Әй китте, ди, әй китте, ди, бер урамны биш кат әйләнеп, кузгалып киткән урынына килеп җитте, ди. Яңа салынып ята торган мал йортлары кәҗә тәкәсенең көн саен йөреп тора торган җирендә булса да, ул аны сораша-сораша көчкә эзләп тапты, ди, һәм сакалын селкеп карап торды-торды да, ди, әйләнеп кайтты, ди.

Командировкага киткән дусларының кайтуын түземсезлек белән көтүче башка хайваннар кәҗә тәкәсен шау-гөр килеп каршы алдылар, ди.

– Я, тәкә дус, сөйлә, ниләр күрдең? Яңа абзарлар яхшымы? – дип, бер-бер артлы сораулар яудыра башладылар, ди.

Кәҗә тәкәсе иң башта бик өметсез итеп кулын селкеп куйды да, ди, аннан соң сакалын селкә-селкә сөйли башлады, ди:

– Эшләр шәптән түгел, җәмәгать, – дип әйтте, ди. – Мин ул яңа абзарның бер дә мәгънәсен тапмадым. Зурлыкка зур үзе, хәтта кеше өйләренеке кебек эре-эре тәрәзәләре дә бар. Әмма ул абзарда һич тә торырга мөм­кин түгел. Тәрәзәләре булса да, пыяласызлар, алардан җил өреп тора, ишекләре бөтенләй юк; үзләре бөтенләй түбәсез, яңгыр ява башласа, ышыкланыр урын таба алмый аптырыйсың. Идәннәре тулы йомычка, каты-каты бүкән башлары тәгәрәшеп ята. Анда ятып йокларга тү­гел, басып торыр урын да юк. Алары гына җитмәсә тагы, шунда ук кешеләр тулып ята, кулларына тоткан пычкылары, балталары, тагы әллә нәрсәләре белән тук та тук, чыш та пыш килеп, бимазалап йөриләр. Ул яңа аб­зарда торырга да, йокларга да мөмкин түгел. Нинди гөнаһларыбыз өчен безне ияләшкән иске абзарларыбыздан аерып, андый коточкыч абзарларга ябарга телиләр­дер. Яңа абзарларның рәте юк, җәмәгать! Читәннән генә үреп, үз тизәгебез белән генә сылаган булса да, иске абзарыбыз әйбәт! Ышанмасагыз, яңа абзарларны үзегез барып карагыз. Мин сезгә үз күзләрем белән күргәнне, үз мөгезләрем белән сизгәнне сөйләдем, – дип сүзен бе­терде, ди.

Чыннан да, кәҗә тәкәсе үзе күргәннәрне түкми-чәчми сөйләде, ди. Тик, кәҗә тәкәсендә хәйлә дип әйткән нәрсә азрак булса да, акыл дип әйткән нәрсә бөтенләй булмаганлыктан, ул салынып ята торган яңа каралтыларның кичә нихәлдә булулары һәм иртәгә нихәлдә булачакла­ры турында фикер йөртү кадәр тирәнлеккә бара алмаган иде, ди.

1937.

Тулырак

Фаил Шәфигуллин

Шагыйрь һәм прозаик Фаил Хафиз улы Шәфигуллин 1939 елның 18 

маенда Татарстан АССРының Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы Карашәм авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1953 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын башлый: өч ел колхозда эшли, аннан, 1956 елдан 1962 елның җәенә хәтле, Коми АССРында — урман кисүче, чирәм җирләрдә — тракторчы, Приморье краеның Находка шәһәрендә — кара эшче, слесарь, Тын океанның балык тоту флотында матрос була. 1962 елда ул туган якларына кайта һәм 1970 елның көзенә кадәр Яшел Үзән шәһәрендә производствода җыючы слесарь, сварщик булып эшли. Шунда эшләгәндә КПСС сафларына алына (1968), аннары кичке урта мәктәпне һәм, читтән торып укып, 1973 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетыныңжурналистика факультетын тәмамлый.

1970 елдан башлап Фаил Шәфигуллин Казанда журналистика эшендә: башта «Казан утлары» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары яшь язучыларның әдәби әлманахы «Идел»нең җаваплы редакторы була. Гомеренең соңгы елларында (1975—1982) ул республика юмор-сатира журналы «Чаян» редакциясендә әдәбият һәм тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшләде.

Фаил Шәфигуллинның беренче шигырьләре көндәлек матбугатта 1958 елда күренә башлый. Шул беренче шигырьләрендә үк ул татар поэзиясенә үзенчә аһәң белән килүен, халыкның шигъри телендәге гади, табигый үзенчәлекләрне иҗади төстә куллана белүен ачык сиздерә. Шагыйрьнең «Яңа ел бусагасында», «Гашыйк», «Дулкынга дулкын» исемле җыентыклары әдәби җәмәгатьчелектә туган бу өметне тагы да ныгыта төшәләр. Шулай да Фаил Шәфигуллин, шигъри иҗатын дәвам иткән хәлдә, 1960 елларның ахырыннан башлап үзенең төп игътибарын проза жанрына, бигрәк тә аный юмор-сатира төренә һәм яшьләр-балалар әдәбиятына юнәлтә. Әдипнең шигъри хис, халыкчан рух, тормыш чынлыгы белән сугарылган, татар теленей нечкәлекләрен, нәфислеген тоеп язган күп санлы хикәяләре һәм «Өй салуның ние бар…» (1979—1982), «Бер малай, өч аргамак» (1981) кебек повестьлары җитмешенче еллардагы татар балалар прозасының һәм юмор-сатира жанрының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә. Аларда реаль тормыш картиналары һәм ышандырырлык әдәби образлар аша совет кешесенең хезмәттәге фидакярлеге, этик-мораль өстенлеге һәм заманга лаеклы булып яшәү принциплары раслана.

Фаил Шәфигуллин, актив иҗат тормышы белән яшәп, күп төрле җәмәгать эшләре алып барган язучы иде. Ул заводта эшләгән дәверендә Зеленодольск шәһәр советына депутат итеп сайланды (1969), соңыннан озак еллар буе «Казан утлары», «Чаян» журналларының һәм «Яшь ленинчы» газетасының редколлегия члены булып торды. Фаил Шәфигуллин иҗатының чәчәк аткан вакытында, 1982 елның 7 октябрендә, фаҗигале рәвештә һәлак булды. Ул 1969 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

Тулырак

Абушахман

Электрон китап

Әсәр исеме: Абушахман
Автор: Габдрахман Әпсәләмов
Күләме: 12 бит
Жанр: хикәя 
Иңдерү калыплары:

PDF⇣  MOBI⇣  FB2⇣  EPUB⇣

Онлайн укырга◧

Вахит Юныс

Язучы-публицист Вахит Юныс ( Вахит Закир улы Юнысов) 1930 елның 20 октябрендә Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында туа. Үз авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә, андагы дүртьеллык укуны өч елда тәмамлап, белем алуын Бөгелмә Укытучылар институтында дәвам иттерә. Анда да икееллык уку программасын бер елда үзләштереп, 1951 елда Лениногорск районының Шөгер урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрелә. Бер үк вакытта тарих, логика һәм психология фәннәреннән дә дәресләр бирә.

1953 елдан В.Юныс – СССР Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт Халыкара мөнәсәбәтләр институты студенты. Институтны тәмамлагач, озак еллар Ирак, Мисыр, Әфганстан, Сүрия кебек шәркый илләрдәге СССР илчелекләрендә хезмәт итә. Эксперт буларак күп кенә икътисади киңәшмәләрдә, рәсми дәүләтара сөйләшүләрдә катнаша, шулай ук икътисади мәсьәләләр белән башка бик күп рәсми сәяхәтләр кыла. Чит илләрдә алган тәэсирләрен ул көндәлек дәфтәренә теркәп бара. Соңыннан, кулына каләмен алгач, бу язмалар аның әдәби әсәрләренә – хикәяләренә, сәяхәтнамәләренә, очеркларына, публицистикасына нигезле материал булып яталар. 2001 елда Татарстан китап нәшриятында «6000 көн чит илләрдә» исеме астында язучының шундый жанр әсәрләреннән тупланган күләмле китабы басылып чыга.

1997 елдан В.Юныс Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат органы «Татарские новости» газетасы белән хезмәттәшлек итә, шактый еллар газета редакциясендә баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Ул – Татарстан көндәлек матбугатының, бигрәк тә «Татарстан яшьләре» һәм «Шәһри Казан» газеталарының даими авторларыннан берсе була. В.Юныс Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге әгъзасы булып тора.

Язучы 2006 елның 15 октябрендә Мәскәүдә вафат була. Туган авылы Исергәп зиратында җирләнә.

В.Юныс – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

6000 көн чит илләрдә: сәяхәтнамә, публицистика һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 319 б. – 3000 д.

Сүз уңаеннан, Вахит Юныс язучы Миргазиян Юнысның бертуган энесе һәм танылган рэпер Тиматиның (Тимур Юнысов) бабасы.

Тулырак

«Шайтан бар ул, бар!..»

Электрон китап

Әсәр исеме: «Шайтан бар ул, бар!..»
Автор: Вахит Юныс
Күләме: 12 бит
Жанр: хикәя 
Иңдерү калыплары:

PDF⇣  MOBI⇣  FB2⇣  EPUB⇣

Онлайн укырга◧

Күңелле мәҗлеснең күңелсез соңы

Электрон китап

Әсәр исеме: Күңелле мәҗлеснең күңелсез соңы
Автор: Аяз Гыйләҗев
Күләме: 4 бит
Жанр: хикәя 
Иңдерү калыплары:

PDF⇣  MOBI⇣  FB2⇣  EPUB⇣

Онлайн укырга◧

Өч тәгәрмәчле арба

Электрон китап

Әсәр исеме: Өч тәгәрмәчле арба 
Автор: Аяз Гыйләҗев
Күләме: 41 бит
Жанр: повесть 
Иңдерү калыплары:

PDF⇣  MOBI⇣  FB2⇣  EPUB⇣

Онлайн укырга◧

Муенса

Электрон китап

Әсәр исеме: Муенса
Автор: Аяз Гыйләҗев
Күләме: 3 бит
Жанр: хикәя 
Иңдерү калыплары:

PDF⇣  MOBI⇣  FB2⇣  EPUB⇣

Онлайн укырга◧

Көндәшләр

Электрон китап

Әсәр исеме: Көндәшләр
Автор: Аяз Гыйләҗев
Күләме: 3 бит
Жанр: хикәя
Иңдерү калыплары:

PDF⇣  MOBI⇣  FB2⇣  EPUB⇣

Онлайн укырга◧