Телемез.Татар!

Бу кызга бер ни булмас

Электрон китап
Әсәр исеме: Бу кызга бер ни булмас
Автор: Кир Булычев
Күләме: 22 бит
Жанр: фантастик повесть
​Иңдерү калыплары:
EPUB       PDF       MOBI       TXT      FB2

 

 
 Онлайн уку:

1. Кереш сүз урнына.
Иртәгә Алисә мәктәпкә барачак. Һәм ул көн бик кызык булырга охшаган. Бүген исә аның бөтен дуслары һәм танышлары видеофоннан шалтыратып аны котлап кына торалар. Хәер, менә инде өч ай буладыр Алисә үзе дә барачак мәктәбе турында сөйләп барысының да тенкәсенә тия.
Марслы Бүс аңа ниндидер гаҗәеп каләм әрҗәсе җибәргән. Аны әлегә берәү дә ачалмады – мин дә, араларында ике фәннәр докторы һәм зоопаркның баш механигы булган хезмәттәшләрем дә.  

Шуша исә Алисә белән бергә мәктәпкә барып укытучысы тәҗрибәлеме, юкмы – шуны тикшерәм диде
Гаҗәеп күп тавыш. Мин тәүге тапкыр аяк басып мәктәпкә барганда берәү дә бу кадәр тавыш куптармаган иде кебек.
Әлегә бу гауга бераз басыла төште. Алисә Брәнтәй белән хушлашам дип зоопаркка җилдерде.
Һәм менә өйдә тавыш юк чакта мин Алисә белән дуслары турында берничә хикәя яздырыйм дидем. Бу язмаларны Алисәнең укытучысына җибәрәм әле. Никадәр җитдисез кеше белән эшләргә туры киләчәген белсен. Бәлкем, бу язамалар укытучы апага минем кызымны тәрбияләргә ярдәм итәрләр.
Башта Алисә гади бер бала иде. Өч яшькә кадәр. Мин сөйлиячәк беренче хикәя  – моңа дәлил. Ләкин бер елдан, ул Брәнтәй белән очрашкач, характерында кирәкмәгәнне эшләү, сорамаган вакытта юк булу һәм хәтта заманыбызны иң атаклы галимнәре дә чишә алмаган ачышлар ясау сәләте барлыкка килде. Алисә үзенә карата яхшы мөгамәләне үз мәнфәгатенә бора белсә дә, тугры дуслары бихисап. Безгә, ата-анасына, кайчак шактый авырлыклар кичерергә туры килә. Без бит һәрдаим өйдә утыра алмыйбыз; мин зоопаркта эшлим, әниебез исә өйләр төзи, еш кына башка планеталарда әле ул.
Алисәнең укытучысын алдан ук кисәтеп куясым килә – аңа да, күрәсең, авырлыклар кичерергә туры килер. Ул да Алисә исемле кызның бу өч ел эчендә Җир шарының һәм галәмнең төрле почмакларында булган бу хикәяләрен җентекләп тыңласын.
2. Номер җыям.
Алисә йокламый. Сәгать инде унынчы киткән, ә ул һаман йокламый. Мин әйтәм:
— Алисә, бар әле ят, алайса…
— "Алайса" ни, әтием?
— Алайса хәзер видеофоннан убырлы карчыкка шалтыратам.
— Кем соң ул убырлы карчык?
— Әһ син… Моны балалар белергә тиеш инде. Убырлы карчык  –  ул кечкенә балаларны ашаучы явыз карчык. Тыңламаган балаларны…
— Ник?
— Чөнки ул ач һәм явыз.
— Ә нигә ул ач?
— Чөнки аның агач өенә азык проводы кертелмәгән.
— Нигә кертелмәгән?
— Чөнки аның өе иске-москы һәм еракта, урманда урнашкан.
Алисә үтә кызыксынудан хәтта урныннан торып утырды.
— Ул заповедникта эшлиме әллә?
— Алисә, хәзер үк йокла!
— Син бит убырлы карчыкны чакырырга сүз бирдең. Әтием, җаным, убырлы карчыкны чакыр инде! 
— Мин аны чакыруын чакырырмын ла ул, син генә моңа бик үкенерсең.
Видеофон янына килдем дә, карап тормыйча берничә төймәсенә бастым. Видеофон беркемне дә ялгамаячагына һәм убырлы качыкның "өйдә булмаячагына" иманым камил иде.
Ялгышканмын икән. Видеофон экраны яктырды, аннан кабынды, шыртлаган тавыш чыкты – линиянең теге очында кемдер кабул итү төймәсенә басты, экранда әле сурәт пәйдә булып өлгермәде, йокылы тавыш:
— Марс илчелеге. Тыңлыйбыз сезне, – диде. 
— Йә, әти, киләме? – дип кычкырды йокы бүлмәсеннән Алисә.
— Ул йоклый икән инде, – дидем мин ачу белән.
— Марс илчелеге. Сөйләгез. – диде теге тавыш кабатлап.
Мин видеофонга кабат борылдым. Миңа яшь марслы карап тора иде. Күзләре яшел, керфекләре юк иде.
— Гафу итегез, – дидем мин, – мин номерны ялгыш җыйганмын ахрысы.
Марс егете елмаеп куйды. Ул миңа түгел, минем арттагы нигәдер карап тора иде. Ни дисең инде, Алисә караватыннан төшкән дә, хәзер менә идәндә ялан тәпичән басып тора иде.
— Хәерле кич, – диде ул марслыга.
— Хәерле кич, сеңелем.
— Убырлы карчык сездә яшимени?
Марс егете миңа сораулы карашын ташлады. 
— Менә, – дидем мин, – Алисә йоклап китә алмаганга, җәза бирсен дип убырлы карчыкка шалтыратмакчы идем. Номерын дөрес җыймаганмын.
Марс егете янә елмайды.
— Тыныч йокы, Алисә. – диде ул. – Йокларга кирәк. Алайса әтиең убырлы карчыкны чакырыр.
Марс егете минем белән сайбуллашты да элемтәне өзде.
— Йә, хәзер йоклыйсыңмы инде? – дип сорадым мин. – Ишеттеңме марслы абый ни дигәнен?
— Йоклармын. Ә син Марска барганда мине дә үзең белән алырсыңмы?
— Тәртибең яхшы булса, җәйгә анда барырбыз.
Ахыр чиктә Алисә йоклап китте, ә мин янә эшемә утырдым. Утыра торгач сәгать төнге бер җиткән. Һәм менә шул сәгатьтә йомык кына тавыш белән видеофон шылтырады. Мин төймәсенә бастым. Миңа Марс илчелегеннән баягы егет карап тора иде. 
— Бу сәгатьтә борчуым өчен бер үк гафу итегез, – диде ул, – видеофоныгыз сүнмәгәнеп күреп, сезне йокламыйсыздыр дип уйладым.
— Рәхим итегез.
— Безгә ярдәм итә алмассызмы икән? – диде марслы. – Бөтен илчелекнең йокысы качты. Без барлык энциклопедияләрне дә ерып чыктык, видеофон белешмә китабын карадык, тик убырлы карчыкның кем икәнен һәм аның кайда яшәгәнен таба алмадык.

3. Брәнтәй.
Безгә Мәскәү зоопаркына бронтозавр йомыркасы китерделәр. Ул йомырканы Чили туристлары Йәнисәй елгасы буенда җир убылмасыннан тапканнар. Йомры диярлек бу йомырка мәңгелек туңда бик яхшы сакланган. Белгән кешеләр карый башлагач, аның әле исән икәненә төшенгәннәр. Шуңа күрә алар аны зоопарк инкубаторына куярга булганнар.
Бик азыбыз моннан берәр ни чыгар дип уйласак та, инде бер атнадан рентген йомыркадагы яралгы үсә башлаганын күрсәтте. Бу хакта интервидениедән хәбәр таралу булды, төрле яклардан Мәскәүгә галимнәр һәм корреспондентлар җыела башлады. Тверь урамындагы сиксән катлы "Венера" кунакханәсен тулаем броньләргә туры килде. Әле алай да бары да сыймады. Ашау бүлмәсендә сигез төрек палеонтологы урнашты, миңа Эквадорлы бер журналист белән аш пешерү бүлмәсенә сыенырга туры килсә, "Антарктида хатыннары" журналының ике корреспонденты Алисәнең бүлмәсендә йокладылар.
Кичкырын Нукуста стадион төзеп ятучы әниебез видеофоннан шалтыраткач, башта ялгышып башка кешегә эләктем дип уйлаган.
Дөньяның барлык телеиярченнәре бу йомырканы күрсәтеп тордылар. Менә ул йомырка бер яктан, менә икенче яктан; менә бронтозавр скелеты һәм йомыркасы…
Галәми филологлар конгрессы бөтен составлары белән безгә экскурсиягә килделәр. Тик ул вакытта без инкубаторга берәүне дә кертми идек инде. Филологларга ак аюлар белән Марс суфый чикерткәләрен генә карау белән канәгатьләнергә туры килде.
Бу ыгы-зыгының кырык алтынчы көнендә йомырка тертләп куйды. Дустым профессор Яката белән мин ул вакыт йомырка сакланган капкач янында чәй эчеп утыра идем. Йомыркадан берәр нәрсә чыгачагына ышанмый идек инде. Чөнки "сабый"га зарар килмәсен дип бүтән рентген аша караганыбыз булмаган иде. Безгә кадәр берәү дә бронтозавр чыгарып караганы булмаганга, ниләр булачагын күз алдыбызга да китереп карый алмый идек.
Менә йомырка тагын бер тертләде дә чатнады һәм калын тиресыман йомырка кабыгын ватып, кара гына, еланныкына охшаган баш күренде. Автоматик камералар төшерә башладылар. Инкубатор ишеге өстендә кызыл ут янган булса кирәк – зоопарк эче туздырылган кырмыска оясына әверелде..
Биш минуттан безне монда булырга тиешле кешеләр белән бергә монда булулары бик үк кирәк тә булмаган, ләкин килергә теләгән кешеләр уратып алдылар. Һава кызды.
Ниһаять йомыркадан кечкенә бронтозавр баласы чыкты.
— Әтием, аны исеме ничек? – диде бер таныш тавыш.
— Алисә, – дидем мин аптырап. – Син монда ничек килеп эләктең?
— Корреспондентлар белән.
— Соң бит балаларга монда керергә ярамый.
— Миңа ярый. Мин барсына да синең кызың булуымны әйттем. Керттеләр.
— Беләсеңме, танышлыгыңны үз мәнфәгатең өчен куллану яхшы түгел.
— Әти, кечкенә Брәнтәйгә балаларсыз үзенә генә күңелсез булыр дип килдем мин.
Кул гына селтәдем. Алисәне инкубатордан чыгарып җибәрергә бер генә минут вакытым да юк иде. Минем өчен моны эшләргә ризалашачак кеше дә табылмады.
— Шунда гына тор, бер кая да китмә, – дидем мин аңа, үзем исә сабый бронтозавр капламасына йөгердем.
Кич буена Алисә белән сөйләшмәдек. Ачуланыштык. Мин аңа инкубатор янына киләсе булма дисәм дә, имеш ул Брәнтәйне бик кызгана, шуңа мине тыңлый алмыячакмын диде. Икенче көнне ул тагын качып инкубатор янын кергән. "Юпитер-8" кәрабы космонавтлары алып кергәннәр. Каһарман космонавтларга берәү дә "юк" дия алмаган.
— Хәерле иртә, Брәнтәй, – диде ул капкач янына килеп.
Бронтозавр аңа кыек кына карап куйды.
— Кем баласы бу? – диде профессор Яката кырыс итеп.
Оятымнан җир тишегенә кереп китә яздым. Ә безнең Алисә сүзгә аптырап торамы соң!
— Мин сезгә ошамыйммы әллә? – диде ул.
— Юк, нигә алай әйтәсез… Бәлки сез югалгансыздыр дип кенә уйлаган идем. – Профессор кечкенә кызлар белән бер дә сөйләшә белми иде. 
— Ярый, алайса, – диде Алисә, – мин синең яныңа, Брантәй, иртәгә керермен. Хуш. 
Алисә чыннан да иртәгәсе көнне килде. Һәр көн диярлек килеп торды. Аңа күнектеләр һәм бер сүзсез кертә  торган булдылар. Мин кысылмадым. Ни дисәң дә өебез зоопаркка бик якын, юл кичәсе юк, һәм юлчылар да һәрвакыт табылып торды. 
Бронтозавр бик тиз үсте. Бер айдан ул ике метр ярымлык булгач, аны махсус аның өчен төзелгән павильонга күчерделәр. Бронтозавр кишәрлек эчендә арлы-бирле йөренде, яшь бамбук сабаклары һәм банан кимергән булды. Бамбукны йөк ракеталары белән Һиндстаннан ташыдылар, банан белән исә Малаховка фермачылары тәэмин итеп торды.
Кишәрлек уртасында цементтан коелган бассейнда бераз гына тозланган су чайкала иде. Бронтозаврга нәкъ шундые ошый булып чыкты.
Тик ул кинәт кенә ул ашамый башлады. Өч көн бамбукка да, бананга да тотынып та карамады. Дүртенче көнне бронтозаврыбыз бассейнның төбенә ятып кечкенә кара башын бассейнның пластик читенә куйды. Бөтен кыяфәте менә хәзер үләм ди иде. Мона без юл куя алмый идек. Бронтозаврыбыз берәү генә иде чөнки. Безгә ярдәмгә дөньяның иң оста табиблары килсә дә, бер ни ярдәм итә алмады. Брантәй үләннән дә, әфлисун белән сөттән дә – барыннан да борын чөерде.
Бу аяныч хәл турында Алисәнең хәбәре юк иде. Мин аны нәнәсе янына Внуковога җибәргән идем. Тик нәкъ менә теге дүртенче көнгә ул телевизорны кабызган да бронтозаврның хәле начаруы турында ишеткән. Ничек итеп нәнәсен үгетләгәндер, белмим, әмма шул көнне иртән Алисә павильонга атылып керде.
— Әти, – диде ул кычкырып. – Ни җаның белән миннән яшердең моны? Ничек итеп?.. – Соңрак, Алисә, соңрак, – дидем мин. – Без киңәшәбез.
Без чыннан да киңәшмәдә идек. Соңгы өч көн ул киңәшүләрдән башыбыз чыкмады.
Алисә бер ни дә дәшми читкә китте. Тагын бер минуттан исә мин берәүнең "аһ" дигәнен ишеттем. Әйләнеп карасам, ни күзем белән күрим, Алисәбез барьер аша узып,  кишәрлеккә үткән дә күз алдымда бронтозаврның йөзе янынна ук йөгереп барды. Кулында ак күмәч тоткан.
— Аша, Брәнтәй, – диде ул, – югыйсә алар монда сине ачтан үтерергә җыеналар бугай. Синең урныңда булсам, мин дә бананнардан туйган булыр идем.
Мин барьерга йөгереп барып җиткәнче, гаҗәеп нәрсә булды. Ул Алисәбезне мәшһүр, без биологларны хур итте.
Бронтозавр башын күтәреп Алисәгә карады да сак кына кулындагы күмәчне капты.
— Тукта әле, әти, – диде Алисә минем барьер аша сикерергә җыенуыма бармагы белән янап, – Брәнтәй синнән курка бит.
— Ул кызга зыян китермәс, –  диде профессор Яката.
Кызыма зыян килмәсен мин үзем дә күреп тора идем. Моны нәнәсе күрсә, ул мине нишләтер икән?
Моннан соң галим затлар бик озак бәхәсләштеләр. Әле дә бәхәсләшәләр әле. Берәүләр әйтәләр, имештер, Брантәйгә башка төр ризык кирәк булган дип, башкалары аның безгә карый Алисәгә ышанычы күбрәк булган диләр. Ни дисәң дә, җилкәдән авыр йөк төште.
Хәзер Брәнтәй инде кулга ияләште диярлек. Бу җанвар буйга утыз метрлап булса да, бик теләп Алисәне сыртына утыртып йөртә, Ассистентларымның берсе махсус баскыч ясаган. Алисәнең павильонда күренүе була, Брәнтәй почмакта торган шул баскычны муенын сузып үткен тешләре белән ала да, җитез генә ялтырап торган кара гәүдәсе янына куя.
Аннары ул Алисәне я үз сыртында йөртә, я бассейнда йөздерә.
4. Түтекләр.
Марска конференциягә барганда, сүземдә торып Алисәне дә үзем белән алып бардым. Әйбәт кенә барып җиттек. Әйтергә кирәк, мин авырсызлык хәлен начар кичергәнгә, урындыгымнан тормаска тырышам. Ләкин кызым-кырмызым кәрап буйлап аска да өскә очып йөрде дә, ахыр чиктә миңа урнымнан кузгалып аны идәрә бүлмәсенең түшәменнән куптарып алырга туры килде. Аның, күрегезче, әнә теге кызыл төймәгә басып карыйсы килгән. Кискен туктау төймәсе. Алай да пилотлар аңа бик нык ачуланмадылар. 
Марста без шәһәрне карап чыктык, туристлар белән бергә чүлгә барып килдек һәм Зур мәгарәләрдә булдык. Моннан соң минем Алисә белән булырга вакытым булмаганга, мин аны бер атнага интернатка тапшырдым. 
Марста безнең бик күп белгечебез эшли һәм марслылар безгә Балалар Шәһәренең мәһабәт гөмбәзен төзештеләр. Рәхәт ул шәһәрдә – анда чын җир агачлары үсә. Кайчак балалар экскурсияләргә баралар. Ул очракларда алар кечкенә скафандрлар киеп тезелешеп тышка чыгалар.
Татьяна Петровна – тәрбиячебез – миңа "бочылмагыз" диде. Алисә дә миңа "борчылма" диде. Шулай итеп без бер атнага саубуллаштык. 
Өченче көн җиткәч Алисә юк булды. Бу чын-чыннан гадәттән тыш хәл иде. Интернат тарихында берәүнең дә әле югалганы булмаган, хәтта адашулар да ун минуттан артмаган булган. Марс шәһәрендә югалу мөмкин түгел. Скафандр кигән җир баласына бигрәк тә. Беренче үк күреп калган марслы сине кире алып керәчәк. Роботлар бар. Иминлек хезмәте… Юк, Марста югалу мөмкин түгел.
Ә менә Алисәбез югалды.
Мине конференциядән чакырып, марслы сикергеч-вездеходта алып килгәндә, аның югалганына инде ике сәгать үткән иде. Мин каушаган кыяфәттә булганмындыр инде, күрәсең, килеп керүем белән бар җыелган халык кызганганулы итеп сүзсез калдылар.
Кем генә юк инде анда! Интернатның бөтен укытучылары һәм роботлары, скафандр кигән ун марслы (безнең Җир һавасына кергәндә аларга скафандр кияргә туры килә), очучылар, коткаручылар башлыгы Назарян, археологлар…
Менә инде бер сәгать буена телестанция һәр өч минут саен Җир шарыннан килгән бер кыз югалганын һәбәр итеп тора икән. Марсның бөтен видеофоннары шомлы кызыл сигнал белән яналар иде. Мәктәпләрдә дәресләр туктатылды һәм барлык укучылар төркемнәргә бүленеп, шәһәрне һәм тирә-юньне айкап йөри иделәр.
Алисәненң юклыгын бары тик аның төркеме йөреп кайтканнан соң гына беленгән. Моннан инде ике сәгать узган. Скафандрдагы һава исә өч сәгатьлек.
Үз кызымны белгәнгә мин алардан интернат һәм янындагы бөтен аулак урыннарны да карап чыктыгызмы дип сорадым. Бәлки ул берәр марс суфи чикерткәсе табып аны карап утырадыр…
Шәһәрдә идән аслары юк икән, бөтен аулак урыннарны исә аларны менә дигән белүче мәктәп һәм марс университеты укучылары инде карап чыкканнарын әйттеләр.
Алисәгә ачуландым. Менә ул берни булмагандай почмак артыннан килеп чыгар төсле иде. Аның бу кыланышы шәһәргә ком бураныннан да бирәк зыян китерде бит. Шәһәрдә яшәгән барча марслы һәм җирле халык эшләрен калдырганнар, коткаручылар урыннарыннан кубарылганнар. Мин исә чыннан да куркуга төшә башладым. Ахыры хәерле тәмамланмаска мөмкин бит әле бу маҗарасының.
Эзләүчеләрдән әледән-әле хәбәрләр килеп торды: "Икенче марс прогимназиясе укучылары стадионны карап чыктылар. Алисә юк", "Марс тәм-томлары фабрикасы бәян итә ки, фабрикада бала юк"
"Әллә чыннан да чүлгә чыгып киткән инде? – дип уйладым мин. – Шәһәрдә булса, инде тапкан булырлар иде. Ә менә чүлдә… Марс чүлләре әле дә юньләп өйрәнелмәгән, һәм анда шундый югалырга мөмкин ки, ун елдан да табалмаслар. Тик бит чүлнең якын-тирәсен сикергечләрдә йөреп карап чыктылар инде…"
— Тапканнар! – дип кычкырды кисәк зәңгәр хитон кигән бер марслы кесә телевизорына карап.
— Кайда? Ничек? Кайда? – дип шаулаштылар гөмбәз астында җыелганнар.
— Чүлдә. Монна ике йөз чакрым.
— Ике йөзме?! 
"Бер дә гаҗәп түгел, – дип уйладым мин, – алар Алисәне белмиләр. Аннан була ул".
— Кызның хәле әйбәт, озаккламый монда булыр.
— Ничек барып эләккән ул анда?
— Почта ракетасына утырып.
— Менә бит! – диде Татьяна Петровна һәм елап та җибәрде. Иң кайгырган кеше ул булгандыр.
Барысы да аны юатырга тотындылар.
— Без почтамт яныннан узган идек, анда автоматик почта ракеталарына йөк тутыралар иде. Искәрмәгәнмен. Көненә йөз тапкыр күрәбез бит аларны!
Ун минуттан марслы бер очучы Алисәне алып кергәч, бары да аңлашылды.
— Мин анда хат алырга кердем, – диде Алисә.
— Нинди хат?
— Син бит, әтием, әнинең безгә хат язачагын әйткән идең. Менә мин хат булмасмы дип кердем дә инде анда.
— Эченә үк кердеңмени?
— Әйе инде. Ишеге ачык, хатлар күп иде.
— Аннары ни булды?
— Керүем генә булды, ишеге ябылды да ракета очып та китте. Туктатырга берәр төймәсе булмасмы дип эзләдем. Анда төймәләр күп, белсәң. Шуларның соңгысына баскан идем, ракета түбәнгә очты, аннан ишеге ачылды. Чыктым, тирә-ягым тоташ ком, Таня апа да, иптәшләрем дә юк.
— Ашыгыч төшү төймәсенә баскан! – диде сокланган тавыш белән теге зәңгәр хитон кигән марслы.
— Мин бераз елап алдым да, аннары кайтыр якка атларга булдым.
— Кайсы якка барасын кайдан белдең?
— Тирә-юньгә карап алыр өчен бер кечкенә тауга мендем. Ул тауда ишеге дә бар иде. Тау өстеннән бер ни дә күренмәгәч, мин анда кереп утырдым.
— Нинди ишек тагын, – диде аптырап теге марслы. – Ул районда бары тик чүл генә.
— Юк, анда ишек тә, бүлмәсе дә бар иде. Бүлмәдә бер зур таш утыра. Мисыр пирамидасы шикелле. Кечкенә. Әтием, хәтерлисеңме, син миңа бер Мисыр пирамидасы турында укыган идең?
Алисәнең болай диюе марслыларны да, коткаручылар башлыгы Назарянны да бик әсәрләндерде. 
— Түтекләр! – дип кычкырыштылар алар.
— Бу кызны кайдан тапканнар? Координатларын бирегез!
Монда булучыларның яртысы җил алып киткәндәй юк булды.
Татьяна Петровна үзе теләп Алисәне ашаткан мәлдә миңа меңләгән еллар элек Марста без алар турында бик аз белгән түтекләр цивилиациясе булганын сөйләде. Алардан бары тик кечкенә таш пирамидалар калган. Әлегәчә марслылар да, Җирдән килгән археологлар да түтекләрдән калган бер корылма да тапмаган булганнар – бары әлеге дә баягы ком белән күмелеп беткән чүлдәге пирамидалар гына. Һәм менә Алисә очраклы рәвештә түтекләрнең бер корылмасын тапкан.
— Бәхетең бар инде үзеңнең, – дидем мин. – Алай да мин сине хәзер үк алып кайтып китәм. Анда туйганчы адашып йөрсәң була. Скафандрсыз.
— Миңа да өйдә адашу, ничектер, ныграк ошый. – диде Алисә…
Ике айдан соң "Дөнья тирәли" журналында "Түтекләр менә нинди булганнар" дигән мәкалә укыдым. Анда Марс чүлендә ниһаять түтекләр мәдәниятенә караган бик кыйммәтле истәлекләр табылганы турында сүз бара иде. Хәзерге вакытта галимнәр ул бүлмәдә табылган язмаларны чишү белән мәшгуль икәннәр.Тик иң кызыгы пирамидада бер түтекнең яхшы ук сакланган сурәтенә тап блганнар. Түтек сурәте ясалган пирамиданың фотосы да бар иде. 
Бу портрет миңа бик таныш булып тоелды. Шунда ук коточкыч шигем барлыкка килде.
— Алисә, – дидем мин кырыс кына, – дөресен әйт әле, чүлдә югалган көнне син пиарамида өстенә бернинди рәсем дә ясамадыңмы?
Миңа җавап биргәнче Алисә яныма килде дә, журналдагы рәсемгә яхшылап карап алды. 
— Әйе, әтием, бу синең сурәтең. Тик мин рәсем ясамадым, таш белән уйдым. Миңа анда бик күңелсез иде.
5. Оялчан Шөшә.
Алисәнең бик күп таныш җәнлекләре бар: ике песи баласы; төнләрен балалайка тавышлары чыгарырга тырышкан карават астында яшәүче марслы суфый чикерткә; бездә бик озак тормаган, кире урманына кайтып киткән керпе; Брәнтәй атлы бронтозавр – Алисә аңа бик еш зоопаркка кунакка йөри; һәм, ниһаять, бик үк чиста канлы булмаган кәрлә такса булса кирәк, күрше эте Рекс.
Алисәнең  тагын бер җәнлеге Сириустан беренче экспедиция кайткач барлыкка килде.
Алисә шушы экспедиция белән очрашуда Полосков белән танышкан. Ничек итеп ниләр майтаргандыр – белмим, танышлары күп аның. Һәрхәлдә, ул космонавтларга чәчәкләр бирүче балалар арасына эләккән. Телевизорда аны күреп гаҗәпләнүемне күз алдыгыгызга китереп карагыз: менә ул үзеннән дә олырак зәңгәрсу гөлчәчәкләр тотып очу аланыннан йөгереп бара да, чәчәкләрне Полосковның үзенә үк тапшыра.
Полосков аны кулына ала да, каршы алу нотыкларын бергә тыңлап, аланнан да бергә чыгып китәләр.
Алисә кулына зур кызыл букча тотып кичкә генә кайтып керде.
– Кайда идең син?
– Иң күбе мин балалар бакчасында булдым, – диде ул җавап итеп.
– Иң азы кайда булдың?
– Безне космоаланга да алып бардылар әле.
– Аннан?
Алисә минем телевизор караганымны аңлап алды да:
– Шулай ук миңа космонавтларны котларга куштылар, – диде.
– Кем кушты инде?
– Бер кеше инде, син аны белмисең.
– Алисә, син берәр кайчан "тән җәзасы" дигән әйбер ишеткәнең бармы?
– Әйе, каеш беләнме? Мин андый әйберне бары әкияттә генә була дип уйлаган идем.
– Әкиятне тормышка ашырасы була инде менә. Нигә син кушмаган эшкә кысылып йөрисең ул?
Алисә миңа үпкәләргә торганда гына кулындагы кызыл букча селкенеп куйды.
– Бусы нәрсә инде тагын?
– Бу – Полосковның бүләге.
– Үзеңә бүләк сорап алдыңмыни? Бу гына җитми иде!
– Сорап алмадым мин бер ни дә. Бу Шуша. Полосков аларны Сириустан алып кайткан. Кечкенә шуша, шуша баласы дип була.
Шулай дип Алисә әкерен генә букчасыннан кечкенә, алты аяклы, кенгуру баласына охшаган бер җәнлек чыгарды. Шуша баласының күзләре зур, энә карагыныкы сыман. Шушы күзләре тирә-якка ялт-йолт карый, өске тәпиләре Алисәнең костюмына ябышкан.
– Күрәсеңме, ул инде мине ярата да башлады, – диде Алисә. – Хәзер мин аңа урын җәям.
Шушалар турында ишеткәнем бар иде. Бары да ишеткәннәре булгандыр, без биологлар бигрәк тә. Зоопарката миндә алар инде бишәү иде, һәм тиз арада тагын да ишәергә тиешләр иде.
Полосков белән Зеленый шөшәләрне Сириус җыелмасының бер планетасында тапканнар. Космонавтларның артыннан да калмый ияреп йөргән бу мөлаем, зарарсыз җәнлекләр чынлыкта имезүчеләр булса да, гадәт-фигыльләре бик тә безнең пингвиннарны хәтерләтә иде. Шул ук үтә тыныч кызыксынучанлык белән бергә кирәкмәгән җиргә кысылып йөрү. Зеленый әфәндегә хәтта бер мәл шөшә баласын зур куертылган сөт банкасында батудан коткарырга туры килгән булган. Экспедиция соңыннан зур уңыш белән барлык кинотеатрларда һәм видеокысаларда күрсәтелгән фильм да төшереп кайткан иде.
Кызганыч, экспедициядәгеләрнең аларны яхшылап  тикшерергә вакытлары булмаган. Шөшәләрнең экспедиция тукталган җиргә иртән-иртүк килеп, караңгы төшкәч каядыр кыяларга китеп югалганнары билгеле.
Ни дисәң дә, инде кайтыр юлга чыккач Полосков кәрабның бүлекләренең берсендә, мөгаен, адашып калган өч шөшәгә тап булган. Башта Полосков экспедициядә катнашучыларның берсе аларны яшереп алып кергән дип уйласа да, иптәшләренең ихластан моңа ачулары килгәнен күргәч, шөбһәсе юкка чыккан.
Шөшәлрнең килеп кушылулары бихисап кыенлыклар тудырган. Беренчедән, алар берәр чир йоктырырга мөмкин булсалар; икенчедән, юл авырлыларына түзәлмичә һәлак булулары ихтимал булган. Өченчедән, аларның ни ашаулары да мәгълум булмаган. Һәм башкалар, һәм башкалар…
Барлык куркулар юкка булган икән. Шөшәләр дезинфекцияне дә җиңел кичергәннәр, шулпа белән консервланган җимешләрне дә итәгать итеп кабул итеп ашаганнар. Моның аркасында Зеленый фамилияле канлы дошманлары да барлыкка килгән аларның. Чөнки ул компот яраткан булган. Ә бу "билетсызлар" аркасында юлның соңгы айларында компот эчү мөмкинлеге булмаган.
Озын юлда ана шөшәнең алты кечкенә баласы туган. Шул рәвешле, Җиргә кайтып төшкәндә кәрап өлкән һәм кечкенә шөшәләргә тулы булган. Бу җәнлекләр бик акыллы булып чыкканнар һәм Зеленый әфәндедән башка алардан берсенә дә берни зыян тимәгән.
Экспедициянең Җиргә килү тарихи мизгелен хәтерлим, кино- һәм телевизион камералар карап торган кәрапның тимер ишеге ачылды да, шул ишектән  космонавтлар урнына гаҗәеп алты аяклы җәнлек күренде. Аның артыннан нәкъ шундый ук кечекнәрәкләр. Башта бөтен җирдә аптырган "аһ" тавышы ишетелгән булса, шөшәләр артыннан авызын ерган Полосков күренгәч, тынлык урнашты. Аның кулында өсте-башы куертылган сөткә баткан шөшә баласы иде.
Бу җәнлекләрнең бер өлеше зоопаркка эләкте, кайберләрен яратып үзләрендә космонавтлар калдырдылар. Полосковның шөшә баласы Алисәгә эләккән. Кырыс космонавт Полосковтан үзен ничек яраттыргандыр, бер Аллаһ кына белә.
Шөшә Алисәнең караваты янында зур бер кәрзин эчендә яшәде, ит ашамады, төнлә йоклый торган булды, песи балалары белән тату булды, суфый чикетркәдән шүрләде һәм Алисә аңа үзенең уңышлы-уңышсыз гамәлләрен сөйләп башынна сыйпаганда салмак кына мырылдаган булды.
Бик тиз үсте шөшә һәм ике ай үтүгә буйга Алисә тиклем булды. Алар икәүләшеп өебез каршындагы бакчага һава суларга йөрделәр. Алисә аңа беркайчан да муенса такмады.
– Ә берәрсен куркытса, – дип сорадым мин. – Я машина астында калса?
– Куркытмас. Аннары, мин аңа муенса кидерсәм, ул миңа үпкәләр бит. Бик нечкә күңелле бит ул безнең.
Бер мәлне Алисә йоклый алмый көйсезләнеп, Айболит табиб турында укуымны сорады.
– Вакытым юк бит, кызым, – дидем. – Бетерәсе эшем бар. Алайга китсә, син инде хәзер зур кыз, үзең укырга тиешсең.
– Бу бит китап түгел – микрофильм, хәрефләре энә очы кебек кенә бит.
– Тавышлы бит ул. Укыйсың килмәсә – тавышын ач.
– Торсам – өшим.
– Алайса , көтәсең инде. Язып бетерәм дә, кабызырмын.
– Син кабызмасаң, Шөшәгә әйтермен әле менә.
– Әйтеп кара әле. – мин елмаеп куйдым. Бер минуттан микрофильмдагы ягымлы тавыш ишетелде: "…Айболитның әле тагын Авва исемле эте дә бар иде".
Димәк Алисә барыбер торып төймәгә баскан икән. 
– Ят әле тиз бул! – дидем мин тавыш белән. – Салкын тия бит үзеңә.
– Ә мин тормадым.
– Алдарга ярамый. Микрофильмны кем кабызды соң, алайса?
– Шөшә.
Иң курккан әйберләремнең берсе – кызымның алдакчы булып үсүе. Эшемне ташладым да, янына барып бик җитди сөйләшергә булдым.
Диварда экран эленеп тора иде. Шөшә микропроектор янында нидер майтара, экрандагы бичара җәнлекләр игелекле Айболит табибның ишек төбенә җыелганнар иде.
– Ничек болай өйрәтә алдың син аны? – дидем мин гаҗәпләнеп.
– Мин аны өйрәтмәдем. Ул барын да үзе эшли белә. Шөшә уңайсызланып алгы тәпиләрен түше турысында кыймылдата иде.
Сүзсез калдык.
– Алай да… – дидем мин ниһаять.
– Гафу итегез, – диде бераз карлыккан югары тавыш. Бу миңа Шөшә эндәшә иде. – Мин чыннан да үзем өйрәндем. Авыр түгел бит.
– Ни дидегез?.. – дидем мин. 
– Авыр түгел, – диде Шөшә кабатлап. – Өченчекөн генә әле үзегез Алисә апага суфый чикерткәләр турында әкият күрсәткән идегез бит. 
– Юк, мин бу хакта әйтмим. Сез ничек сөйләшергә өйрәндегез?
– Без бергә өйрәндек, – диде Алисә.
– Башыма сыймый! Шөшәләр белән дистәләп биолог эшли, берсе дә бер кәлимә сүз әйткәне булмаган иде әле.
– Ә безнең Шөшә укый да белә әле. Беләсең бит?
– Бераз.
– Ул миңа бик күп кызыклар сөйли…
– Без сезнең кызыгыз белән бик нык дуслаштык.
– Нигә соң бу кадәр эндәшми йөрдегез?
– Ул бик оялчан, – Шөшә өчен җавап бирде Алисә.
Шөшә оялып аска карады.
6. Бер өрәк турында.
Җәй көннәре без Внуковода яшибез. Бик уңайлы, чөнки анда монорельс йөри һәм аннан дачабызга биш минут юл. Урманда, юлның теге ягында, каен һәм усак гөмбәләре үсә. Тик, алай да, гөмбәләргә караганда гөмбәчеләр күбрәк.
Дачабызга туры зоопарктан килә торган идем мин һәм ял урнына андагы тормышка эләгә торган идем. Бу тормышның уртасында бөтен Внуковода балалардан уенчыклар талап алуы белән дан тоткан күрше малае Коля урын алган иде. Аның янына хәтта Владивостоктан бер психолог килеп соңыннан шушы Коля исемле малай турында диссертациясен дә язды. Психолог Коляны тикшергән, ә малай исә көннең буена балавыз сыгып кайнатма ашап йөргән. Мин аңа бераз тынычлансын дип шәһәрдән өч тәгәрмәчле фотон ракета алып кайтып бирдем.
Анда тагын генетика турында сөйләшергә яраткан, Мендель турында роман язып яткан Коляның әбисе, Алисәнең әбисе, Юра исемле малай һәм аның Карма атлы әнисе, минем тәрәз төбенә килеп хорлап җырларга яраткан күрше урамнан өч игезәк һәм, ниһаять, өрәк яши иде.
Бу өрәк кайдадыр алмагач төбендә яши икән һәм яңарак кына пәйда булган. Аның барлыгына бары Алисә белән Коляның әбисе ышана иделәр. Бүтән берәү дә ышанмады.
Без Алисә белән терассада яңа Щелково фабрикасы роботның манна боткасы пешергәнен көтеп утыра идек. Роботның инде ике тапкыр янып чыкканы да булды һәм без Алисә белән фабриканы сүктек, үзебезнең исә торып ботка пешерәсебез килмәде, әбиебез исә театрга киткән иде.
Алисә:
– Ул бүген киләчәк, – дип әйтте.
– Кем – ул?
– Минеке өрәк.
– Минем өрәгем, – дип төзәттем мин автомат рәвештә, үзем күзем роботтан алмыйча.
– Ярый, – диде Алисә ризалык белән. – Синең өрәгем булсын. Ә менә Коля игезәкләрдән чикләвекләрен тартып алган. Гаҗәеп хәл бит.
– Гаҗәеп. Син өрәк турында ни әйтә идең ул?
– Ул – игелекле.
– Синең өчен барсы да игелекле инде.
– Колядан башка.
– Әйе, Колядан башка… Мин сиңа ут чәчкән зәһәр елан алып кайтсам, син аның белән дә дуслашыр идең, мөгаен. 
– Бәлки. Ә ул игелеклеме?
– Бу хакта аның белән әле берәү дә сөйләшә алмаган. Ул Марста яши һәм кайнар агу төкерә.
– Аңа берәрсе явызлык кылгандыр. Сез аны нигә Марстан алып киттегез. Бу сорауга ни дип җавап табалмадым.
Бу хак иде. Марстан алып киткәндә, еланнан берәү дә рөхсәт сорап тормаган. Ә ул юлда вакытта "Калуга" кәрабы экипажының яраткан этен кабып йоткан, шуңа күрә дә инде космонавтлар аны яратмый башлаганнар.
– Я, нинди өрәк инде ул? Нигә охшаган? – дидем мин теманы алыштырып.
– Ул караңгы төшкәч кенә чыга.
–Билгеле инде. Борын заманнардан шулай бит ул. Коляның әбисе әкиятләрен күбрәк тыңлагансың син…
– Коляның әбисе миңа бары тик генетика тарихын гына сөйли. Медельне ничек эзәрлекләгәннәрен…
– Сүз уңаеннан, синең өрәгең әтәч кычкырганга нишли?
– Бернишләми. Ник?
– Беләсеңме, имештер чын өрәкләр таң атканда әтәч тавышы ишетсә сүгенә-сүгенә юкка чыга икән. 
– Мин аннан бүген әтәчләр турында сорармын.
– Ярый, алайса.
– Мин бүген соңрак ятарга җыенам. Теге өрәк белән сөйләшергә кирәк. 
– Шулай итәрсең. Булды, күп сөйләшмик. Робот әнә ботканы әзерләде.
Алисә боткасын ашарга, ә мин Гвиана зоопаркының фәнни язмаларын укырга утырдык. Анда өкесәмнәр хакында бик яхшы бер мәкалә бар иде. Зоологиядә өлкәсендә зур яңалык. Андагы зоологлар өкесәмнәрне бәйдә үрчетергә өйрәнгәннәр. Аларның балалары, ата-аналарының көбәләре зәңгәрсу булуга карамастан, караңгы яшел булып туалар икән. 
Караңгы төште. Алисә:
– Мин киттем, – диде.
– Кая?
– Өрәк янына. Үзең рөхсәт бирдең бит.
– Шаярдың дип уйлаган идем. Бик бакчага барасың булса, бар. Өстеңә генә берәр нәрсә ки, суытты бит. Алмагачтан ары китәсе булма.
– Аннан ары кая китим инде мин? Ул бит мине анда көтә.
Алисә бакчага йөгерде. Күз кырые белән генә карап тордым аны. Хыяллары дөньясына басып керәсем килмәде. Әйдә, өрәкләр дә, тылсымчылар да, батыр баһадирлар да, тылсымлы зәңгәр планетадан изге алыплар да булсын аның хыялында… Әлбәттә, кирәгенчә ашап, вакытында йокларга ята торган булса.
Алисәне карап торырга комачауламасын дип верандадагы утны сүндердем. Менә ул киң колачлы карт алмагач төбенә килеп басты.
Нәрсә бу… Алмагач кәүсәсеннән ниндидер күк төсендә бер шәүлә чыкты да, кызымның каршысына атлый башлады. Бу шәүлә чирәмгә басмый гына, гүя һавада очкан кебек бара иде. Күз ачып йомганчы мин инде ниндидер авыр нәрсә күтәреп, өчәр баскычны сикерп аска йөгерә идем. Ошамый иде миңа бу нәрсә. Кемнеңдер бу шаяруы бер дә кызык түгел иде, иясә инде… ә менә ул "яисә"не уйлап бетермәдем.
– Әтием, ипләп, – диде Алисә ярымпышылдап – Куркытасың. Мин Алисәне кулыннан эләктердем. Күк шәүлә юкка чыкты.
– Нишләдең син, әтием! Мин бит аны коткарырга идем.
Мин Алисәне терассага күтәреп барган арада ул үксеп барды. 
Ни иде ул алмаач төбендә? Күземә күрендеме?..
– Нигә алай иттең? – диде Алисә балавыз сыгып. – Сүз биргән идең бит…
– Мин бер ни дә эшләмәдем, – дидем мин, – өрәкләр юк ул.
– Син бит аны үзең күрдең. Нигә ялганлыйсың? Ул бит һава болгануына чыдамый. Аны җил алып китмәсен өчен янына әкерен генә барырга кирәклеген белмисеңмени?
Ни дип җавап бирергә дә белмәдем. Тик Алисә йоклап китү белән бакчага фонарь тотып чыгачагымны һәм бөтен җирне җентекләп тентәп чыгачагымны белә идем.
– Ә ул сиңа хат биргән иде. Хәзер инде мин аны сиңа бирмим менә.
– Нинди хат тагын?
— Бирмим. 
Шул чак мин аның учында ниндидер кәгазь кисәге йомарланганын күрдем. Алисә миңа карады, мин аңа карадым һәм бераздан ул алай да кәгазьне миңа бирергә булды.
Кәгазьдә минем кулым белән кызыл крумусларны ашату вакытлары язылган иде. Мин бу кәгазьне инде өч көн эзли идем.
– Алисә, син бу язманы кайдан алдың?
– Астын әйләндереп кара. Өрәкнең кәгазе булмаганга синекен бирдем.
Кәгазьнең икенче ягында инглизчә таныш булмаган кул белән менә ни язылган иде:
"Мөхтәрәм профессор! Кыен хәлдә калдым һәм үзем генә чарасын таба алмаганга сезгә мөрәҗәгать итергә мәҗбүрмен. Кызганычка күрә мин, шулай ук, үзәге алмагач булып, радиусы бер метрга тиң булган боҗрадан да китә алмыйм. Бу аяныч хәлемдә мине бары караңгыда гына күреп була икән.
Кызыгыз, сизгер һәм ярдәмчел җан ярдәмендә менә ниһаять дөнья белән элемтәгә керә алдым.
Мин, профессор Кураки, уңышсыз эксперимент корбанымын. Матдәне бер җирдән икенче ерак җиргә тапшыру тәҗрибәләрен үткәрә идем. Токиодан Парижга ике күркә һәм бер песи тапшыра алдым. Хезмәттәшләрем уңышлы итеп аларны кабул иттеләр. Тик тәҗрибәне үземә карата үткәргән көнне нәкъ шул вакытта лабараториядәге электр бөкеләр янып чыккан һәм миңа бер җирдән икенчесенә күчү өчен энергия җитмәде. Һавада эреп беттем, һәм минем иң тыгыз бер җиргә җыелып торган өлешем менә нәкъ сезнең дачагыз янында. Минем бу хәлаттә булуыма инде икенче атна китте, һәм һичшиксез, кешеләр мине үлде дип уйлыйлардыр.
Үтенеп сорыймын, язуымны уку белән, кичектерми Токиога телеграмма салыгыз. Берәрсе лабараториямдә электр бөкеләрне рәтләсен. Ул вакыт мин матдә хәленә кайта алырмын.
Алдан ук рәхмәтемне белдереп, Кураки".
Мин бик озак караңгыга алмагач төбенә карап тордым. Аннан терассадан төшеп якынрак бардым. Агач кәүсәсе янында бу тонык зәңгәрсу яктылык чайкалып тора иде. Җентекләбрәк карап торганнан соң мин кешене шәүләсен абайладым. "Өрәг"ебез әйтерсең лә ялварып кулларын күккә күтәрә иде.
Башкача вакыт әрәм итеп тормадым. Монорельска кадәр йөгереп бардым да, станциядән Токиога видеофоннан шалтыраттым.
Бу гамәлем ун минут вакыт алды.
Кайтышлый Алисәне йокларга яткырмаганымны исемә төшереп шәбәя төштем.
Терассадагы ут сүнмәгән иде.
Анда Алисә тәбәнәк кенә арык япон кешесенә үзенең гербариен һәм күбәләкләр җыелмасын күрсәтеп тора иде. Японияле Алисәнең бу хәзинәләреннән күзен алмый гына кулына кәстрүл тотып шыпырт кына манна боткасы ашый иде.
Мине күргәч кунагыбыз түбән итеп башын иде дә: 
– Мин – профессор Кураки, гомерлек хезмәтчегез. Сез һәм кызыгыз мине коткардыгыз, – диде.
– Менә әти, бу минеке өрәк, – диде Алисә. – Хәзер өрәкләр чыннан да бар икәненә ышандыңмы инде?
– Ышандым, – дидем мин. – Танышуыбызга шатмын.
7. Югалган кунаклар.
Ләбүсиллеләрне каршы алу әзерлеге тантаналы рәвештә бара иде. Кояш системасына мондый ерактагы йолдыздан кунаклар килгәне юк иде әле.
Беренче булып ләбүсилләрдән сигналны Плутондагы станция кабул иткән, ә өч көннән исә алар белән Лондель радиообсерватория элемтәгә кергән.
Ләбүсилләр әле еракта булсалар да, Шереметьево-4 космодромы аларны инде кабул итәргә әзер иде. "Кызыл гөлчәчәк" оранжереясендә эшләүче кызлар аны чәчәкләр белән бизәделәр, Югары шигъри курсларга йөрүчеләр исә музыкаль-әдәби монтаж әзерләделәр. Барлык илчелекләр трибуналарда урын алып куйдылар, хәбәрчеләр төннәрен космодром чәйханәсендә кундылар.
Алисә бик якында, Внуковода дачада яшәгәндә һербарий җыя иде. Өлкән төркемгә йөрүче Вася Шпицтан яхшырак һербарий җыясы килә иде аның. Шулай итеп, Алисә тантаналы каршы алу гамәленә әзерлектә катнашмады. Ул бу хакта хәтта бер ни дә белми иде. Хәер минем үземнең дә бу каршы алуга катнашым бик якыннан түгел иде. Минем эшем соңрак, ләбүсилләр Җиргә килеп төшкәч кенә башланачак иде. 
Ә вакыйгалар башкачарак булып чыкты.
8нче март көнне ләбүсилләр ишмә орбитага чыгабыз дип хәбәр иттеләр. Чама белән нәкъ менә шушы вакытта фаҗигале ялгышлык булган да инде. Ләбүсиллрәнең кәрабы урнына күзәтү станцияләре ике ел элек югалган "Нобель – 29" исемле швед иярченен шәйләп алганнанр икән. Бу ялгышлык ачылганда, ләбүсилләрнең кәраплары юк булганы ачыкланды. Ул бу вакытта җиргә төшү өчен түбән киткән иде, һәм вакытлыча элемтә өзелгән иде.
9 март көнне сәгаь 6:33тә ләбүсилләр үзләренең 15' ялгышлык ихтималы белән төньяк киңлегенең 55^20`да һәм көнчыгыш озынлыгының 37^40`да төшеп утырганнанрын хәбәр иттеләр. Бу Мәскәүдән ерак түгел иде.
Аннары багланыш өзелде һәм мин соңрак сөйләячәк бер очрактан башка элемтәне яңадан булдырып булмады. Ләбүсилләрнең элемтә аләтләренә Җир радиациясе бик начар йогынты ясый булып чыкты.
Шул ук мизгелдә йөзләгән машина белән меңләгән кеше аларның җиргә аяк басу ноктасына ашыктылар. Ләбүсилләрне табарга теләүчеләр белән юллар тулды. 4нче Шереметьево космодромы бушады. Буфетта бер корреспондент та калмады. Мәскәү өлкәсенең күк йөзендә боралаклар, һелипланнар, орнитоптерлар, җилочарлар һәм башка төр очкыч аләтләр мыж килделәр. Гүя меңләгән дәү черки җир өстеннән оча иде.
Ләбүсилләрнең кәрапларын җир упкан булса да аны табар иделәр.
Тик таба алмадылар. Ул төштә яшәүче берәү дә кәрапның җиргә төшкәнен күрмәгән. Бу исә бик сәер иде, чөнки ул сәгатьләрдә Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләрнең барсы да диярлек күк йөзеннән күзләрен алмадылар.
Димәк, монда ниндидер хата бар булса кирәк.
Кичкырын, мин эштән дачага кайткач, Җир шарының яшәү тәртибе урныннан кузгатылган иде. Кешеләр кунакларга ул-бу булмадымы икән дип курктылар.
Монорлеьста берәү:
– Бәлкем алар гайреҗисемнән торалардыр һәм Җир атмосферасына керү белән юк булганнардыр? – диде.
– Бернинди шартлау кызыллыгы да күренмәде. Әкият бу!
– Гайреҗисем сыйфаты турында күп белмибез бит без.
– Алайса алар урнына радио аша кемнәр җиргә аяк бастык дип хәбәр бирде?
– Берәрсе шаяргандыр, бәлкем?
– Булмас ла! Плутон белән дә теге шаяручың сөйләшкәнме, алайса?
– Алар күзгә күренмәс булырга мөмкиннәр.
– Эзләү җайланмалары барыбер табар иде аларны…
Тик алай да кунакларның күренмәслеге турындагы фикер яклылар арта бирде…
Мин өйалдында утырып кунаклар турында уйлап утыра идем: бәлкем алар бик якында, күрше болынга утырганнардыр? Кәраплары янында гаҗәрләнеп басып торалар, ни өчен әле ул кешеләр аларны күрергә теләмиләр? Үпкәләп очып китәргә дә күп сорап тормаслар… Мин хәтта аска төшеп теге күрше болынга барырга җыена да башлаган идем, тик шул вакыт тезелешеп бер-бер артлы урманнан кешеләр чыгып килгәнен күреп калдым. Күрше дача кешеләре иде бу. Алар кулга-кул тотынышкан иделәр, гүя "чума үрдәк, чума каз" уены уйныйлар иде. Шунда күршеләремә дә минем башыма килгән уй килгәнен һәм кунакларны капшанып эзләргә чыкканнарын аңладым.
Һәм шушы мизгелдә дөньяның бөтен радиостанцияләре бердән сөйли башладылар. Төньяк Австралияле бер радиоһәвәскәрнең тотып алган хәбәрне җиткерделәр. Хәбәрдә кунакларның координатлары һәм берничә сүзе бар иде: "Урмандабыз… Кешеләр табар өчен беренче төркемебезне җибәрдек. Сезнең хәбәрләрегезне кабул итеп торабыз. Һаман контакт булмый торганы гаҗәп хәл…" Шушы сүзләр белән элемтә өзелде.
Шундук кунакларның күренмәс булулары яклы кешеләргә тагын берничә миллион кеше өстәлде.
Терассадан мин дача кешеләренең туктап калганын һәм кире урманга таба борылганнарын күрдем. Һәм шул ук вакытта мин кулына каен җиләге тулы кәрҗин тоткан Алисәнең терассага менгәнен күрдем.
– Нигә барысы да тегендә-монда йөгереп йөри ул? – дип сорады ул исәнләшеп тә тормыйча.
– Кемнәр "алар"? Бердән-бер әтиеңне иртәдән бирле күрмәсәң, "Исәнме" дияргә кирәк.
– Кичтән бирле. Син киткәндә мин йоклый идем әле. Исәнме, әтием. Ни булды соң монда?
– Ләбүсилләр югалганнар, – дидем мин.
– Андыйларны белмим.
– Аларны әле берәү дә белми.
– Алайса алар ничек итеп югалды соң?
– Җиргә очып килделәр. Килеп җиттеләр дә гаип булдылар.
Юк сүз сөйләгәнемне сиздем шунда. Тик бу бит чыннан да шулай иде. 
Алисә миңа шөбһәләнеп карап алды.
– Алай да буламыни ул?
– Булмый шул, гадәттә.
– Алар космодромны таба алмадымы әллә?
– Мөгаен шулайдыр.
– Кай тирәдә юк булдылар инде алар?
– Мәскәү тирәсендә. Бәлки моннан да ерак түгелдер.
– Шуңа аларны җәяүләп һәм боралакларга утырып эзлиләрме инде?
– Әйе.
– Нигә соң алар үзләре килмиләр?
– Алар, күрәсең кешеләрнең аларга килүләрен көтәләрдер. Бу аларның Җиргә беренче тапкыр килүләре бит. Шуңа күрә кәрапларыннан ерак китмиләрдер дә инде.
Алисәне минем җавабым канәгатьләндерде булса кирәк, ул бераз тынып торды. Кулыннан кәрзинен ычкындырмый терасса буйлап бер-ике урады да, аннан сорап куйды: 
– Алар болындамы, урмандамы?
– Урманда.
– Син моны кайдан беләсең?
– Үзләре әйткәннәр. Радиодан.
– Менә ничек әйбәт.
– Нәрсәсе әйбәт?
– Аланда булмаулары.
– Ник?
– Мин аларны күрдемме әллә дип курктым.
– Ничек инде?!
– Берничек тә түгел, шаярдым гына…
Мин урынымнан сикереп тордым. Алай дисәң, Алисәбез әллә нәрсәләр уйлап таба ул…
– Мин урманга бармадым, әти. Чын әйтәм, бармадым. Мин болында булдым. Димәк мин күргәннәр – алар түгел.
– Алисә, бар белгәнеңне сөйләле. Бер сүз уйдырма да кыстырма. Син урманда … сәер кешеләр күрдеңме?
– Чын әйтәм, урманга бармадым.
– Ярый, болын булсын.
– Мин бер начарлык та кылмадым. Һәм алар сәер түгелләр.
– Адәм рәтле әйт сәнә: кайчан кемне күрдең? Мине һәм барлык кешелек дөньясын азаплама!
– Син кешелек дөньясымыни?
– Алисә, карале…
– Ярый, ярый. Алар монда. Минем белән килделәр.
Ирексездән мин артыма борылып карадым. Бызлавы белән теңкәгә тиюче кормыштан башка монда Алисә белән мин генә бар идек.
– Юк ла, дөрес якка карамыйсың, – Алисә сулап куйды да миңа якынрак килеп: – Мин аларны үземә генә калдырырга идем. Мин бит кешелек дөньясы аларны эзләгәнен белмәдем, – диде.
Аннары ул миңа бер кәрҗин каен җиләге сузды. Ул кәрҗинне күз алдыма ук китергәч, ни күзем белән күрим, анда ике скафандрлы гәүдә күрдем. Алар җиләк суына батканнар һәм икәүләшеп бер җиләккә атланып утыра иделәр.
– Мин аларга зыян китермәдем, – диде Алисә  гаепле тавыш белән. – Мин аларны әкияттәге кәрләләр дип торам.
Тик мин аны тыңламый идем инде. Кәрҗинне ипләп кенә йөрәгемә кысып, безнең болынның үләне аларга урман булып тоелган дигән фикер белән, видеофон торган урынга чаптым. 
Ләбүсилләр белән беренче очрашуыбыз менә шулай булды да инде.
8. Үткәннәрдә үз кешебез.
Вакыт Аләтен Галимнәр йортының Кече залында тикшерергә булдылар. Мин Алисә артыннан балалар бакчасына кергәч, әгәр дә аны өйгә кайтарып торсам, тикшерүгә соңга калачагымны аңладым. Алисәдән галимнәр Йортында тәртипле булачагына сүз бирдердем дә анда таба кузгалдык.
Вакыт институты вәкиле, олы гәүдәле пеләш бер абый машина янына басып, фәнни җәмәгатьчелеккә аның төзелешен аңлата, фәнни җәмәгатьчелек исә аны җентекләп тыңлап тора иде.
– Барыгыз да белүегезчә, беренче тәҗрибә уңышсыз узган иде. – ди иде ул. – Без җибәргән песи баласы XX г. башына эләкте һәм Тонгыс елгасы янында шартлап, Тонгыс метеориты риваятьләренә сәбәп булды. Аннан бирле андый зур тозсызлыклар булмады. Алай да, кайбер закончалыкларга күрә (алар белән сез институтыбыз чыгарган китапчыкта таныша алырсыз), без әйбер һәм кешеләрне бары тик егерменче йөзнең җитмешенче елларына гына җибәрә алабыз. Әйтергә кирәк, кайбер хезмәткәрләребез, әлбәттә ки яшерен рәвештә, анда булып, кире исән-имин  әйләнеп тә кайттылар. Вакыт кичү тәртибе чагыштырмача авыр түгел, тик ул йөзләгән кешенең күпъеллык хезмәтенә нигезләнгән. Менә бу хронобилбауны гына кияргә кирәк… Минем яныма залдан берәр теләк белдерүче менсен әле, вакыт кичүчеләрнең әзерлек тәртибен күрсәтер идем…
Һәммәбез дә уңайсызлыктан тынып калдык. Берәү дә беренче булып сәхнәгә чыгарга кыймады. Нәкъ шушы мизгелдә сәхнәгә кем менде дисез, әлбәттә әле биш минут элек кенә тәртипле булырга сүз биргән Алисәбез инде.
– Алисә, – дидеп кычкырдым мин, – кая киттең?
– Борчылмагыз, – диде институт хезмәткәре, – бер ни булмас балага.
– Миңа бер ни дә булмас, әти! – диде Алисә көлеп.
Залдагы кешеләр көлешеп, артларына борылып кырыс әти дигән мине күзли башладылар.
Ә мин ул кешегә кагылышым да булмаган кыяфәт чыгардым.
Институт вәкиле Алисәнең биленә каеш такты, чигәләренә колкчыннарга охшаган нидер беркетте.
– Менә шулай, – диде ул. – Хәзер бу кеше вакыт кичәргә әзер инде. Кабинага керүе булыр, мең тугыз йөз җитмеш бишенче елга күчеп тә куяр. 
"Ни сөйли бу! – дип уйлап куйдым мин куркып. – Алисә бит бу мөмкинлекне ычкындырмас!"
Тик соң иде инде.
– Кая киттең, кызым? Тукта? – дип кычкырып калды институт вәкиле.
Алисә исә инде кабинага кереп җиткән иде һәм бөтен зал алдында эреп юкка да чыкты. Зал дәррәү "аһ" итте.
Агарынган институт хезмәткәре купкан гауганы туктатыр өчен кулларын болгады. Һәм минем аның янына йөгергәнемне күреп,ныграк ишетелсен дип башын микрофонга ук иелде дә:
– Балага зыян килмәс. Өч минуттан ул кире бу залда пәйда булачак. Сүз бирәмен, җайламалар ышанычлы, тикшерелгән! Борчылмагыз!
Аңа моны әйтүе ансат. Ә мин сәхнәдә басып, Тонгыс метеоритына әверелгән песи баласының язмышы турында уйлый идем. Бу кешегә ышана да идем, ышанмый да идем. Үзегез уйлап карагыз – балагыз якынча йөз ел үткәннәрдә… Ә ул анда машина яныннан китеп барса? Адашса?
– Ә мин дә аның артыннан барсам? – дип сорадым.
– Юк. Бер минуттан… Борчылмагыз, анда аны безнең бер кешебез каршы алырга тиеш.
– Хезмәткәрегезме?
– Юк ла, хезмәткәр түгел. Без анда безнең мәсьәләне аңлаган бер кеше таптык, икенче кабинабыз аның фатирында тора. Ул анда, егерменче гасырда яшәсә дә, кайчакта эш белән киләчәккә дә килеп киткәли.
Шул мизгелдә кабинада Алисә күренде. Ул сәхнәгә бурычын үтәгән кеше кыяфәте белән чыгып басты. Култык астына калын элеккеге китап та кыстырган иде.
– Менә күрдегезме… – диде институт вәкиле.
Залдагылар дәррәү кул чаптылар.
– Кызым, күргәннәреңне безгә сөйләп бирмәссеңме? – диде лектор мине Алисә янына якын да китермичә.
– Бик кызык анда, – булды җавап. – Шалт! – һәм син инде башка бүлмәдә. Анда тәрәз төбендә бер абый нидер язып утыра. Ул миннән: "Кызым син, егерме беренче гасырданмы?" дип сорады. Шулайдыр, дидем, гасырыбызны санаганым булмады, чөнки мин әле яхшылап саный белмим, мин балалар бакчасына, урта төркемгә йөрим, дип әйттем. Ул абый "Хуш, хуш", диде, аннары миңа кире кайтырга кирәк, дип әйтте. "Әле бабаң да тумаган вакытта Мәскәүнең нинди булганын карыйсың киләме?" – дип сорады. Әйе, дидем. Күрсәтте. Гаҗәеп шәһәр, биек тә түгел. Аннан мин аның исемен сорадым, ул Аркадий дип әйтте, ул язучы икән, киләчәк турында фантастик китаплар яза икән. Китапларында бары да уйдырма түгел икән, чөнки аның янына безнең вакыт кешеләре килгәлиләр икән, барын да сөйлиләр икән. Тик бу хакта ул берәүгә дә әйтә алмый, чөнки бу бик каты сер икән. Ул миңа үзенең бер китабын бүләк итте… Ә аннары мин кире кайттым.
Залдагы кешеләр Алисәнең сүзләрен зурлап алкышладылар.
Аннары исә бер мөхтәрәм академик урыныннан кузгалып болай диде:
– Кызым, бу кулыңдагы китап бик уникаль – бу "Марстагы таплар" исемле фантастик романның беренче басмасы. Аны миңа бүләк итә алмассың микән? Син бит әле барырбер укый белмисең.
– Юк, – диде Алисә. – Тиздән өйрәнәм дә үзем укыячакмын…

Тулырак

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фикер алышу урыны

Сезнең email адресыгыз күрсәтелмәячәк.


*