Телемез.Татар!

Лунатиклар

20 Июль, 2017нче ел. Админ 0

Лунатиклар. Белла Әхмәдуллина. Зөлфәт тәрҗемәсе. Тәкәббер һәм ерак ай калка да Ялгызлыгы өчен үч ала — Һәм кулларын сузып, Лунатиклар Ай артыннан төнлә кузгала. Кыргый зиһен канатларын җәеп Һәм арынып дөнья йөгеннән, Үтә күренмәле сәер җаннар Оча төннең айлы күгеннән.  

Вәрфәләми төне.

20 Июль, 2017нче ел. Админ 0

Вәрфәләми төне. Белла Әхмәдуллина. Зөлфәт тәрҗемәсе. Оеп яңгыр ява… Сәер бер уй Дер селкетә минем күңелне: Суеш барган чакта туган сабый Шәригатькә хыйлаф түгелме? Кан туена изге Вәрфәләми Бәндәләрне дәшкән ул төндә Яңа туган сабый елаганны Ишетмәде бугай беркем дә.  

Ант итәм

20 Июль, 2017нче ел. Админ 0

Ант итәм. Белла Әхмәдуллина. Зөлфәт тәрҗемәсе. Ант итәм шул җәйге фотосурәт белән: Син — болдырда. Дар шикелле чалыш болдыр. Мондый болдыр беркемне дә дәшмәс өйгә, Мондый болдыр өйдән генә олактырыр. Яу киеме сыман синец сатин кулмәк Көчле, горур муеныңны алган буып. Утырасың — ат та тузмәс ачлыкның һәм Кайгыларның тынып

Гыйкаб

15 Июль, 2017нче ел. Админ 1

Гыйкаб[i]   Чыкты һиҗрәтдин йиде йөз илледә[ii] Төшде галәмгә хәраблык зилзилә. Үзе – аксак, гаклы – ахмак, фетнәдар Золымыны изһар кылды һәрйирә. Күп голамә вә мәшаихләр шәһид Булдылар дине ислам нурилә. Дарелислам фетнәсендин, бел гайан Булды вәйран, акды йәшләр хәүфилә. Нә җавап бирер Хода кашыда ул, Сорса Алла шиддәт-ү гыйкаб