Телемез.Татар!

Кәҗә тәкәсенең дөньяга карашы

Электрон китап
Әсәр исеме: Кәҗә тәкәсенең дөньяга карашы
Автор: Мирсәй Әмир
Күләме: 2 бит
Жанр: әкият (балалар өчен түгел, тик укысалар - зарар юк)
​Иңдерү калыплары:
EPUB       PDF       MOBI       TXT      FB2      MP3
</strong> information <a href="https://padletuploads.blob.core.windows.net/prod/225966389/1224350b1b84d8404cb8282f191d45a2/kaca_takasenen_donyaga_qarasi_m_amir.mp3">here</a>.
 
 Онлайн уку:

Теләсә кая кереп, тибенеп йөрүдән башканы белми торган бер кысыр тавык көннәрдән бер көнне яңа хәбәр ишетеп кайтты, ди. Кайтты да, ди, яңа хәбәрне башка хайваннарга сөйләп бирде, ди:

– Ишеттегезме, бездә казлар-тавыклар өчен дә, кәҗәләр-сарыклар өчен дә, сыерлар, атлар өчен дә яңа йортлар салалар икән бит? – дип әйтте, ди.

Яна йортлар салу хәбәре хайваннарның барысын да кызыксындырды, ди. Башкаларына караганда кыюрак телле кәҗә тәкәсе сүз алып, уз фикерен уртага салды, ди.

– Ай-Һай, җәмәгать, – дип әйтте, ди, – тикмәгә генә яңа абзарлар салырлар микән, бу безнең файдага булмас, – дип әйтте, ди, һәм, – ничек икән соң, яхшы микән ул яна абзарлар? Безгә берәребезне командировкага җи­бәреп, шул яна абзарлар белән таныштырып кайтарасы иде. Ничек уйлыйсыз, хайваннар? – дип сорау куйды, ди.

– Бик кирәк, бик әйбәт булыр, – дип әйтте, ди, башкалар.

– Кемне җибәрәбез? – дип куйды, ди, мәсьәләне кәҗә тәкәсе.

– Син, тәкә дус, үзең барырсың инде, – дип әйтте, ди, ат.

– Син, хәйләкәр җан, юлын тиз табарсың, – дип мөгрәде, ди, сыер.

– Җитезлегең, җиңеллегең дә бар, – дип куйды, ди, сарык.

– Азгынлыгың да бар, ул-бу була калса, яман атың чыкмаган егет түгелсең тагы, – дип өстәде, ди, каз.

– Әйдә, бер бозылган хайван бозылсын инде, – дип, төгәлләп куйды, ди, тавык…

Китте, ди, кәҗә тәкәсе командировкага, яңа абзарлар белән танышырга. Әй китте, ди, әй китте, ди, бер урамны биш кат әйләнеп, кузгалып киткән урынына килеп җитте, ди. Яңа салынып ята торган мал йортлары кәҗә тәкәсенең көн саен йөреп тора торган җирендә булса да, ул аны сораша-сораша көчкә эзләп тапты, ди, һәм сакалын селкеп карап торды-торды да, ди, әйләнеп кайтты, ди.

Командировкага киткән дусларының кайтуын түземсезлек белән көтүче башка хайваннар кәҗә тәкәсен шау-гөр килеп каршы алдылар, ди.

– Я, тәкә дус, сөйлә, ниләр күрдең? Яңа абзарлар яхшымы? – дип, бер-бер артлы сораулар яудыра башладылар, ди.

Кәҗә тәкәсе иң башта бик өметсез итеп кулын селкеп куйды да, ди, аннан соң сакалын селкә-селкә сөйли башлады, ди:

– Эшләр шәптән түгел, җәмәгать, – дип әйтте, ди. – Мин ул яңа абзарның бер дә мәгънәсен тапмадым. Зурлыкка зур үзе, хәтта кеше өйләренеке кебек эре-эре тәрәзәләре дә бар. Әмма ул абзарда һич тә торырга мөм­кин түгел. Тәрәзәләре булса да, пыяласызлар, алардан җил өреп тора, ишекләре бөтенләй юк; үзләре бөтенләй түбәсез, яңгыр ява башласа, ышыкланыр урын таба алмый аптырыйсың. Идәннәре тулы йомычка, каты-каты бүкән башлары тәгәрәшеп ята. Анда ятып йокларга тү­гел, басып торыр урын да юк. Алары гына җитмәсә тагы, шунда ук кешеләр тулып ята, кулларына тоткан пычкылары, балталары, тагы әллә нәрсәләре белән тук та тук, чыш та пыш килеп, бимазалап йөриләр. Ул яңа аб­зарда торырга да, йокларга да мөмкин түгел. Нинди гөнаһларыбыз өчен безне ияләшкән иске абзарларыбыздан аерып, андый коточкыч абзарларга ябарга телиләр­дер. Яңа абзарларның рәте юк, җәмәгать! Читәннән генә үреп, үз тизәгебез белән генә сылаган булса да, иске абзарыбыз әйбәт! Ышанмасагыз, яңа абзарларны үзегез барып карагыз. Мин сезгә үз күзләрем белән күргәнне, үз мөгезләрем белән сизгәнне сөйләдем, – дип сүзен бе­терде, ди.

Чыннан да, кәҗә тәкәсе үзе күргәннәрне түкми-чәчми сөйләде, ди. Тик, кәҗә тәкәсендә хәйлә дип әйткән нәрсә азрак булса да, акыл дип әйткән нәрсә бөтенләй булмаганлыктан, ул салынып ята торган яңа каралтыларның кичә нихәлдә булулары һәм иртәгә нихәлдә булачакла­ры турында фикер йөртү кадәр тирәнлеккә бара алмаган иде, ди.

1937.

Тулырак

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фикер алышу урыны

Сезнең email адресыгыз күрсәтелмәячәк.


*