Электрон китап
Әсәр исеме: Кибернетикларның хыялы
Автор: Адлер Тимергалин
Күләме: 5 бит
Жанр: фантастик хикәя
​
Иңдерү калыплары:
EPUB       PDF       MOBI       TXT      FB2
 
 Онлайн уку:

Кара эшләпә, кара күзлек кигән бу шикле кешенең мыегы да кара иде. Урам чатындагы кичке ыгы-зыгыда аңа игътибар итүче булмады. Ул, халык диңгезен көч-хәл белән ерып, ике катлы йортның ишек төбенә килде дә, як-ягына карап алгач, күзлеген салып, ат башыдай эре хәрефләр белән язылган игъланга текәлде.

«Игътибар! Биредә проф. Стәнли Моусның тере машиналары — кибернетик ташбакалар күрсәтелә. Билет бәясе 2 пизарро. Фотокиноаппаратлар алып керергә рөхсәт ителми».

Белдерүне укып чыккач, шикле кеше күзлеген тагын борынына менгереп утыртты. «Шайтан алгыры,— дип мыгырданды ул,— инде тамашачыга күрсәтерлек булгач, профессор Стәнли автоматлар төзүдә шактый алга киткән була бит. Әгәр тулы мәгълүмат җыеп кайтмасам, шеф мине тере килеш тотып ашаячак…»

Биш минуттан ул кечерәк кенә тамаша залында икенче рәттә утыра иде инде.

Менә кыңгырау шалтырады. Тамашачылар тынып калды. Аренада ут кабыздылар. Сул як ишектән, җәһәт-җәһәт атлап, профессор Стәнли Моус үзе килеп керде.

—  Мөхтәрәм тамашачылар! — диде ул,        уртадагы өстәл  янына         басып.— Сез егерменче     гасырның  иң  бөек  казанышы     булган  кибернетик автоматлар  белән танышырсыз.                                 

Шикле кеше, алда утырган киң җилкәле тамашачы артына посып, фотоаппаратын әзерләде.                               

— Негро!  —  дип  кычкырды  профессор  Моус,  ишеккә        таба борылып. — Ташбакаларны   җибәр!                         

Ишек чаршавы селкенеп куйды һәм чаршау астыннан яхшы ук зур гәүдәле ике нәрсә үрмәләп чыкты. Ташбакаларның сырты, кипми торган буяу белән буялган шикелле, ялтыр-йолтыр килә иде. Профессор аларны бер-бер артлы әйләндереп халыкка күрсәтте дә лекциясен башлап җибәрде.

— Игътибар итегез, әфәнделәр,— диде ул.— Ташбакалар эчендә конденсаторлар, кәтүкләр генә булса да, тере ташбакадан ким җирләре юк.

Профессор ни өчендер өстәл астына куелган электр лампасын кабызып җибәрде.

— Күрәсезме, ташбакалар яктыга таба киттеләр,— дип дәвам итте ул.— Әйе, алар яктыны сизәләр.

Ташбакалар лампадан төшкән якты түгәрәк эченә кереп туктап калдылар.

Тамашачылар кул чапкан арада, шикле кеше машиналарны фотога төшереп алды.

—   Тиздән  аларның   ашыйсы  киләчәк,— дип  игълан итте профессор Моус.

Аның шулай   дип әйтүе булды,   ташбакаларның   берсе ачы итеп сызгырып җибәрде.

Аның артыннан ялкау гына,          иренеп кенә икенчесе дә сызгырырга тотынды.

Профессор, өстәлдән ике тәлинкә алып, идәнгә куйды.

— Минем ташбакаларымны электр йөртә,— диде ул.— Ташбакаларга хәзер электр энергиясе бирә торган ризык кирәк.

Ул арада ташбакалар тәлинкәдән кислота эчеп, цинк кисәге һәм күмер таяк кабып йоттылар. Аларның күзендә яшел ут кабынды, монысы,. күрәсең, тамак тую, канәгатьләнү билгесе иде.

— Шушының белән тамаша тәмам,— дип белдерде профессор.— Сорауларыгыз булса, рәхим итегез.

Сорауны  кызмачарак  бер  тамашачы  бирде:

—  Профессор әфәнде! Бу мәхлукларың бәби китерәме?

—  Әлегә юк,— диде Моус.— Әмма      үзенә охшаш машина ясый торган,  ягъни, әйтергә  яраса,  нәселен калдыра   торган  автомат төзү принципта  мөмкин нәрсә.

Профессор  баш иде дә ишеккә юнәлде. Бераздан тамаша  залы        бушап калды.  Ут сүнде. Шул чакны арткы рәттә утыргыч шыгырдап куйды һәм шыпырт кына атлаган аяк тавышлары ишетелде. Качып калган кеше, бүлмәдә җан иясе юклыгына ышангач, аренага төшеп, черем итеп яткан ташбакалар янына килде. Ул (әлеге шикле кеше) бер ташбаканы әйләндереп салды да, аскы капкачын ачып, блокнотына нидер сызгалый башлады.

— Дүрт кәтүк, ике мотор… Схемасы үтә гади. Ике-өч шартлы рефлекстан артыкны булдыра алмый болар,— дип пышылдады ул.— Әһә, ачлык инстинкты…

Кинәт ут кабынды. Залга профессор Стәнли Моус йөгереп килеп керде.

—  Кем  бу?        Әй,   урыныңнан          кузгалма! — дип акырды  профессор.

Теге кеше, башта каушап калган булса да, үзен бик тиз кулга алып өлгерде.

—  Хөрмәтле      профессор…— диде     ул,  ялагайланып.— Бу мин… Сезнең коллега. Барри Френч. Кибернетика фәннәре магистры…

—  Мин бернинди Френчны да белмим. Негро! Бәйләп ташла әле бу шпионны!

Шуны гына көтеп торгандай, чаршау артыннан Негро атылып керде. Ул кулына капроннан ишкән үтә нык аркан тоткан иде.

Чигенер җай юклыгын күргәч, Барри Френч күз ачып йомганчы револьвер чыгарып Негрога төбәде:

— Әй син, кара пәри, якын киләсе булма! Негроның аңа ташлануы, Барри Френчның тәтегә басуы бер мизгелдә булып алды. Ә икенче мизгелдә Барри Френч профессор Стәнли Моусны да атып еккан иде инде.

 «Тишек бер тиенлек мәгълүмат өчен ике җан кыйдым бугай,— дип уйлады Барри Френч.— Тизрәк таярга кирәк моннан…» Ул өстендәге тузанны какты да, ташбаканың кайбер детальләрен кесәсенә салды, аннары үзенең корбаннарына соңгы тапкыр күз салырга дип борылды.

Шул вакыт… ни күзләре белән күрсен, идәндә чалкан яткан профессор Моус кымшанып куйды, аның башы шыгырдый-шыгырдый борылып чыкты да, бер читкә тәгәрәп китте.

—  Йа ходай, ниткән могҗиза бу?

Барри Френч профессорның гәүдәсен капшады да:

— Әһә! — диде,— Бу бит профессор Стәнли Моус түгел, аңа охшатып эшләнгән курчак, автомат, робот бу! Димәк, профессор тере машиналар иҗат итүдә искиткеч уңышларга ирешкән, ә конкурентларына ахмак машиналар күрсәтеп, күз буяп маташа! Безнең фирманы бик нык уздырган, без әле мондый роботларны бу кадәр охшатып ясый белмибез.

Барри Френч вакытын әрәм итмәде, шунда ук роботның эчендә актарына башлады, фотога төшерде, блокнотына нидер язып куйды.

Җинаятьченең йөзенә канәгатьләнү билгесе җәелеп чыкты. Ә профессорның «кисекбашын» ул, газетага төреп, куенына кыстырды. «Шеф куаныр инде!»— дип күз кысты Барри Френч, күңелле елмаеп.

Эш шулай әйбәт кенә барганда, кинәт ут сүнеп китте. Караңгыда ырылдаган, чинаган кебек тавышлар ишетелде, нәрсәдер, борчак тутырган капчык шикелле, тып итеп идәнгә килеп төште…

Яңадан ут кабынганда чын профессор Стәнли Моус Барри Френчка атланып утырган да, аны буыпмы-буып маташа, робот Стәнли исә идәндә ята бирә иде.

— Каптыңмы? — дип ырылдады чын прфессор.— Мин, туганкаем, сездән шпион киләчәген күптән көтеп йөрим инде. Йә, болар ни түнтәргән икән? Сүтик әле, сүтик.

Профессор Моус, кесәсеннән келәшчәләр, боргычлар, ачкычлар чыгарып, Барри Френчның колагын борырга тотынды.

—  Ходай  хакы  өчен  бормагыз,  профессор әфәнде! — дип ялынды Барри Френч.

— Кара син, шайтан! Чын кеше кебек кылана бит,— дип башын чайкады профессор.— Мин уйлаганча ук надан булып чыкмады болар: авыртуны сизә торган әгъзалар ясап куйганнар…

Барри Френч шыңшый  ук  бантлады:

—  Мин тере кеше, чын кеше мин, профессор! Барри Френч елап  җибәрде.

— Алдашырга да өйрәткәннәр… Шәп, шәп! — диде профессор.— Булдырганнар бит! Ләкин каянрак ачыла икән соң бу?

 Ул иң зур келәшчәсен алды да кибернетика фәннәре магистры Барри Френчның борынына үрелде.

—      Җибәрегез,   зинһар! —  дип         ялварды  Френч.— Бөтенесен сөйлим, бөтен серебезне ачып бирергә риза, җибәрегез        генә.

—      Эх,  булдыксызлар! — диде Профессор Стәнли Моус.— Шундый эшкә чын кеше җибәрәләр димени! Ярый  алайса.         Сөйлә үзегезнең  серләрегезне!

Тулырак

 

 

 

Фикерләшү

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган