Электрон китап
Әсәр исеме: Киңәшче-1М
Автор: Адлер Тимергалин
Күләме: 9 бит
Жанр: фантастик памфлет
​
Иңдерү калыплары:
EPUB       PDF       MOBI       TXT      FB2
 
 Онлайн уку:

Хаким Һенри Малигәрнең беркайчан да бу кадәр аптырашта калганы юк иде әле. Инде менә кырык ел буена, кырыкмаса-кырык төрле җинаятьчеләргә хөкем карары чыгарганда, ул таушалып беткән кодексын ача да, бик үк тирән булмаса да үзенеке генә булган акыл сәләтен дә эшкә җигеп, һәрхәлдә турылык һәм гаделлектән артык ерак йөрми торган нәтиҗә ясый иде.

Ә бу юлы… «Нишләргә һәм нишләтергә?» — дип уйлады картлач, мыек чылгыен чәйнәргә керешеп, һәм тикшерү актларын тагы бер кат күздән кичерде.

«Гаепләнүче Стәнли Моус — 49 яшьтә, ак тәнле, Җерсорида штатыннан, Һономулгма университетын тәмамлаган, гыйльми эш белән шөгыльләнә, профессор. Хезмәтләренең төп юнәлеше — «акыллы автоматлар» иҗат итү.

Шикаятьләр нигезендә ошбу С. Моус җинаятьләр кодексының 1122 бүлеге, 12 бүлекчәсе, 2 параграфы һәм аның №1 пункты буенча, клиентларын системалы рәвештә алдап акча эшләүдә гаепләнә.

Документлар һәм таныклар күрсәтүенә караганда, С. Моус моннан өч ел элек «Кичке газета»да үзенең яна уйлап тапкан исәпләү машинасы — күрәзәче автомат турында хәбәр итә. Газетадагы ул хәбәр шушы актның кушымтасына теркәлгән.

Рекламаның асылы түбәндәгеләрдән гыйбарәт.

Стәнли Моус, кибернетика фәннәре докторы, инженер психолог, автомат исәпләү машинасы ярдәмендә, киләчәкне хәбәр итә ала. Профессорның хәбәреннән өзекләр китерәбез:

«Сез бүгенге мәхәббәтегез иртәгә сүнмәс дип ышанып әйтә аласызмы? Никахыгыз тотрыклы булырмы икән?»

«Сез никель акцияләре белән кызыксынасыз кебек? Акцияләр сатып алсагыз, бер атнадан бөлеп бетмәссезме соң?»

«Йөрәгегез борчымыймы сезне? Бавырыгыз? Гастритыгыз рак авыруына илтеп, кабер якасына китереп бастырмасын тагы. Ничә яшькә кадәр яшәячәгегезне беләсегез киләме?»

«Беләсегез килсә, профессор Стәнли Моуснын акыллы машинасына — «Киңәшче-1М» (беренче модель) мөрәҗәгать итегез. Тулы гарантия. Түләү — шалкан бәясе».

— Шайтан!— дип куйды хаким Малигәр һәм тирләп киткән арык муенын кулъяулыгы белән сөртте,— Эш йөртә белә бу — әйтерең генә бармы! Кара халыкнын иң нечкә кылларын тарта бит: гыйшык тотуга, сәламәтлеккә, кесә ягына китереп тери!

Хаким яңадан гаепләү кәгазьләренә иелде.

«Профессор Стәнли Моус алты пизарро бәрабәренә киләчәкне хәбәр итә башлый һәм эшен ныклы нигезгә бастыра. Аңа бүтән штатлардан да клиентлар, хатлар агыла.

Моусның соңгы ике ел эчендә күпме табыш алганлыгы мәгълүм түгел, ләкин бу сумма ике миллион пизаррога җитсә кирәк. Шулай итеп, гаепләнүче Стәнлн Моус тиз арада штатыбызның иң бай кешесенә әйләнгән дип фараз итәргә мөмкин».

— Ике миллион пизарро, ике миллион!— дип мыгырдады хаким. Аңа үзенең эш кабинеты кысан булып, ә заманында бик ошаган җиһазлары ифрат иске һәм шыксыз булып тоелды. Малигәрның баю һәм кәеф-сафа сөрү турындагы күптәнге хыялы картлык көнендә тагы кузгалды. Хакимнең йөрәге дөп-дөп тибә иде. «Ни әйтсәң дә егет кеше бу Стәнли Моус»,— диде ул үз-үзенә.

Шаһитлардан сорау алу башланды.

—Ханым, сезнең улыгыз Альфред Браун шушы елның апрелендә ни сәбәпле… гафу итегез… акылдан язды?

— Хаким әфәнде…— дип башлады сүзен Браун ханым һәм, күз яшьләренә буылып, туктап торды.— Альфред… әйе, әйе, минем улым былтырның көзендә Стәнли Моусның каһәр суккан машинасына мөрәҗәгать иткән…

—Нинди максат белән?

— Ул: «Мин кемгә гашыйк — Лези Брандткамы, әллә Нинель Сумайергамы? Кайсысына өйләним?» — дип сораган.

—Шуннан?

— Моусның тимер ахмагы, чибәрлек, гаделлек якларын төпченгән дә: «Син Нинель Сумайерны сөясең»,— дип җавап биргән.

—Шуннан, ханым, шуннан?

— Шуннан, сэр, егетебез өйләнде… Ә менә быел яз көне Лези Брандтның чит илдәге миллионер агасы үлеп киткән… Ул үзенең бердәнбер варисы итеп Лезины калдырган булып чыкты… Улым, кайгысыннан шашып, сары йортка барып керде…

—Еламагыз, ханым. Утырыгыз.

Хаким секретарьдан чираттагы шаһитны чакыруын үтенде. Бусы үтә ябык, алҗыган кыяфәтле бер егет иде.

— Һовард Бәрроүз?

—Әйе, сэр.

— Сез профессор Стәнли Моусның «пигамбәр автоматыннан» киңәш сорадыгызмы?

—Әйе, сэр.

—Ни турында соравыгызны хәтерлисезме?

— Әлбәттә, сэр. Мин… әдип булу турында хыялланам. Бик күптән, искиткеч күптәннән. Хәреф таный башлагач та, гел…

 

—Кыскарак сөйләгез, Бәрроүз. Мәсьәләгә якынрак килегез.

— Сэр, мин автоматтан: «Миннән бөек шагыйрь чыгармы? Әллә атаклы прозаик кына булыйммы?» дип сораган идем.

—Машина сезгә ни дип җавап бирде?

—«Сездән  әйбәт  кенә  бухгалтер  чыгар,  шигъриятне  шуннан  эзләгез», диде, сэр.

—Сез шуннан соң үзегезгә кул салдыгызмы?

— Мин нишләргә дә белмәдем, башымны югалттым, хаким әфәнде… Мине күршеләрем элмәктән алып калганнар…

Өченче шаһит тагы да бәхетсезрәк кыяфәттә иде. Аның нур сүнгән күзләрендә чиксез зәгыйфьлек, күңел төшенкелеге чагыла, ул берәүгә дә туры карый алмый иде.

—Оливер Курц?

—Әйе, мин Оливер Курц… идем.

—Ә хәзер?

—Хәзер мин — хәерче.

—Бу хәл ничек килеп чыкты соң, Оливер Курц?

— Сэр, мин профессор Стәнли Моусның электроник-уй хисап машинасына ышануым аркасында харап булдым.

—Сөйләгез.

— Иң башта мин күрәзәче машинадан: «Вакса ясау фабрикасы ачыйммы?» — дип сорадым. «Ач»,— диде. Ачтым. Күп тә үтмәде, күн аяк киемнәренең модасы бетте, синтетикага күчтеләр, ә синтетикага, сэр, вакса кирәкми… Мин бөлә яздым. Машинадан янә киңәш сора дым: «Бәлки, әзер продукциядән паркет ялтырату пастасы ясарга кирәктер?» — дидем. Машина: «Бик әйбәт фикер»,—диде.

— Һәм сез?..

— Әйе, хаким әфәнде, мин бар булган ваксамны да пастага әйләндереп бетерүгә, агач паркетлар әлеге дә баягы химия ясаган ялтыравык материал белән алмашынды.,

—Кызганыч. Аннан соң сез нәрсә эшләдегез?

— Тагы алты пизарро тоттым, сэр. Каһәр суккан автомат миңа пастадан көпчәк мае ясарга киңәш бирде Мин калдык-постыкларымны җыештырып эшкә тотынуга, һәр җирдә һава белән майлана торган әкәмәт подшипникларга күчә башладылар…

— Стәнли Моус, сез үзегезнең гаепләрегезне тамыйсызмы?

— Юк, сэр. Мин акчамны иң саф, иң гадел юл белән таптым. Монда бит, хөрмәтле хаким әфәнде, минем машинам дөрес киңәш биргән меңнәрчә һәм меңнәрчә шаһитлар чакырылмаган…

Хаким кичкә тикле тәнәфес игълан итте.

·

Кечкенә генә тәрәзәсенә тимер куелган кысан бүлмәдә хаким Малигәр белән профессор Моус икәүдән-икәү генә иделәр. Ләкин, кыяфәтләренә карасаң, аларны һич тә арестант белән хөкемдар утыра дип уйламассың. Профессор, артсыз урындыгын стенага терәп җәелеп утырган да, рәхәтләнеп кыйммәтле сигара тарта, креслодан урын алган Һенри Малигәр исә, төтен исен яратмаса да, чыраен сытмыйча гына түзеп утыра һәм, гадәтенчә, мыек очын суыра иде.

— Бу бит әле минем автомат киңәшченең беренче I моделе генә,— дип дәвам итте бүленгән сүзен профессор.— Мин аны камилләштерү өстендә бертуктаусыз эшлим. Ә автоматымның ялгышуына килгәндә, ул, күбесенчә, мәгълүмат җитәрлек булмаган хәлдә хата җибәрә. Әйтик, әлеге акылдан шашкан егетне алыйк… Автоматка Лези Брандтның чит илдә бай агасы барлыгы хакында, бигрәк тә аның ничә яшьтә булуы һәм сәламәтлеге турында һични әйтелмәгән. Югыйсә, бу факт автомат тарафыннан һичшиксез искә алынган булыр иде. Ә Бәрроүздан барыбер шагыйрь чыкмаган булыр иде бит. Сез ничек уйлыйсыз, сэр?

Хаким маңгаен җыерып бераз уйлап торды да, мыек очын теле белән авызыннан төртеп чыгарды:

—Шулайрак. Шулай шул. Нәкъ шулай,— диде ул бик җитди төстә.

Стәнли Моус, юка иреннәренә килеп кунган елмаюын яшерергә тырышып, тагы сөйләп китте:

— Ә менә вакса ясаучы фабрикант мәсьәләсендә… монысы яшерен-батырын түгел, автомат белән минем гаеп. Беләсезме, хөрмәтле Малигәр, автоматны тышкы дөнья белән тыгыз элемтәдә тотарга кирәк. Әгәр минем автомат тормыш-көнкүрештәге барлык яңалыклар, модалар һәм зәвыклар үсеше белән таныш булган булса, ул, әлбәттә, синтетик күн, ясалма паркет, һава мендәрле подшипниклар килеп чыгачагын алдан күргән булыр иде…

Кыскасы, хөрмәтле хаким әфәнде, минем «Киңәшчем» аркасында бер генә кеше гомере дә киселмәде. Шулай булгач, мин тиешле штрафны түләрмен дә, яңадан фәнни эшемә кайтырмын дип өмет итәм.

— Ләкин сезнең гөнаһларыгыз болар белән генә бетми бит әле…— дип сүз кыстырды хаким.

Профессор Стәнли Моус ярты сүздә бүленеп калды.

— Сез ни әйтмәкче буласыз, сэр?— дип сорады ул шикләнә төшеп. Хаким карт төлке иде.

—  Сез бер генә корбан да булмады дип уйлыйсызмы? — диде ул кинәт кенә.

—Әлбәттә, юк. Гаепләү актында бу ачык әйтелгән.

— Тикшерү әле тәмамланмаган. Озын сүзнең кыскасы, күгәрченкәем, сезнең күрәзәлек аркасында бүген бер кеше үзенә кул салырга җыена һәм…

— Һәм?

— һәм ул моны җиренә җиткереп эшләячәк. Камерада тып-тын булып китте. Хәер, тәрәзәнең тузанлы, калын пыяласында зур бер яшел чебен безелдәпме-безелди иде. Аннары Стәнли Моус утырган агач урындык шыгырдап куйды.

— Сез агарынып киттегез кебек, профессор? Профессор Стәнли Моус беркавым җавап кайтармый торды. Аннан соң, ниндидер карарга килеп, авыр сулап куйды:

— Сез ни телисез, Малигәр?— диде ул турыдан-туры.— Акчамы, әллә минем юкка чыгуымнымы?

—Яшәгез, зинһар, фани дөньяның рәхәтен күрегез.

—Күпме?— дип сорауны кабыргасы белән куйды Моус.— Ничә пизарро?

—Яртылаш.

—Нәрсәне?

— Кулыгызда булганының яртысы һәм «Киңәшче» бирәчәк табышның илле проценты.

—Һо!— дип куйды Моус.— Сез бик зурга өмет итәсез. Булмый.

— Кодекс буенча сезгә җиде ел төрмә,—диде аңа хаким кырыс кына.— Монысына шик тотмагыз.

Стәнли Моусның агарынган чыраенда мыскыллы елмаю чагылып китте. Әйе, ул, ни булса шул дигәндәй, тактикасын үзгәртергә чамалый иде шикелле. Малигәр аңа бик игътибар белән карап торды.

— Ә беләсезме…— дип башлады Моус һәм, зәһәр елмаеп, тезеп тә китте.— Минем «Киңәшче-1М» дигән нәрсәм, ягъни пигамбәр машинам алдауга корылган бит. Аның булганы да юк… Машина кабель аша минем кабинетыма тоташтырылган һәм киңәш-җавапларны барысын да мин үзем бирә идем…

Моус яңадан тураеп утырды һәм хуш исле сигарасын кабызып җибәрде.

Карт хакимның бу кадәр оятсызлыкны моңарчы күргәне дә булмагандыр. Ләкин ул һич тә кызып китмәде, мыек очларын һәйбәтләп кенә бөтерде, куе кашларын кечкенә тарак белән тарап җибәрде һәм куен дәфтәрен чыгарды.

— Менә,— диде ул,— менә, кадерлем. Шушы елның маенда сезгә югары хәрби даирәдән Н. әфәнде килгән… Исегезгә төштеме?

Моус бер мизгел арасында шиңеп калды.

— Н. әфәнде сезнең автоматка: «Без Көньяк Монтинада җиңүгә ирешәчәкбезме? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?» — дигән сорау бирә… Гаепләнүче Стәнли Моус, ягез әйтегез: бу сорауга сезме, әллә машинамы җавап биргән иде?

Стәнли Моусның ни дип мыгырдаганы аңлашылмый калды.

— «Киңәшче-1М» болай дип җавап биргән: «Аннан гаскәрләрегезне никадәр тизрәк чыгарсагыз, җиңелү ачысын тату шулкадәр җиңелрәк булыр». Стәнли Моус, сез кабель аша шул сүзләрне әйттегезме? Әйткән булсагыз, эшнең сәяси ягына төшенәсезме хәзер? Без сезне судсыз-нисез дә…

Кибернетика фәннәре докторы, инженер-психолог Стәнли Моуска ашыгыч тәртиптә чигенергә туры килде:

—Биреләм,— диде ул кыска гына итеп.

—Мин сезне тыңлыйм, хөрмәтле Моус. Сез гыйлемгә генә түгел, акылга да ия.

— Киңәшне, сэр, әлбәттә, автомат биргән иде. Бәхетсезлеккә каршы, мин аның җавабын тикшерергә өлгермәдем, ул, ничектер, артык тиз җавап бирде… Гомумән, соңгы вакытларда машина контрольдән чыккалый башлаган иде.

—Димәк, шулай да пигамбәр машина дөньяда бар нәрсә? Яхшы.

—Мин сезнең шартларга күнәм, Малигәр. Илле процент сезнеке.

—Бик әйбәт,— диде хаким.— Менә сезгә гадел кеше кулы.

Компаньоннар кул кысыштылар.

— Ә хәзер,— диде хаким Малигәр,— әйдәгез, машинагыз янына барыйк. Безне ниләр көтә, компаниябездән ни чыгар икән — шуны белешик. Сез моны эшли аласызмы?

—Рәхәтләнеп.

Ике-өч минуттан алар суд бинасына китерелгән эдектроник-хисап машинасы каршысында басып торалар иде инде. Кечерәк китап шкафы кадәрле ап-ак бу машинаның алгы ягында идарә панеле бар, анда күп санлы телләр, төймәләр, сигнал лампалары тезелгән иде. Болардан башка, автомат киңәшченең борылмалы фонаре, вак металл челтәр эчендә шундый ук хәрәкәтчән күзе һәм зур гына экраны да бар иде.

Стәнли Моус эшне тиз тотты: катыргы кисәгенә тишекләр тишеп, сорау «язылган» перфокарта әзерләде, аны махсус ярыктан төшереп җибәрде дә аппаратны электр тогына тоташтырды.

«Киңәшче-1М» гүли башлады, бераздан яшелле-кызыллы сигнал лампалары, аннары экран белән фонарь кабынды. Фонарь яктысы профессор белән хакимга төшә иде. Автоматның күзе дә нәкъ аларга карап торган кебек тоелды. Стәнли Моус, оста пианист шикелле, клавишларга басып-басып алды, ягъни электроник-хисап машинасына эш программасы бирде.

Машинага язма рәвештә бирелгән сорауны телдән дә кабатладылар:

— «Киңәшче- 1М»! Киләчәкне алдан күрү буенча төзелгән яңа компания — «Моус һәм Малигәр» фирмасын нинди уңышлар көтә?

Автомат байтак кына уйлап торды, аның экранында кәкре сызыклар чабышты.

— Ул безнең психоневрохарактеристик кәкреләрне сыза, холкыбызны өйрәнә,— дип куйды Стәнли Моус.

Хаким Малигәр, сокланып, башын чайкады.

— Шәп, шәп,— диде ул, кулларын уа-уа.— Ләкин нишләп бик озаклый соң әле бу нәрсә?

Шуны гына көткәндәй, автомат киңәшченең динамигы шаулый башлады. Фонарь яктысы күзләрне чагылдыра иде. Ниһаять, «Киңәшче- 1М» сүзгә кереште:

— Стәнли Моус! Һенри Малигәр! Тыңлагыз!— диде автомат, металл чыңлагандай салкын тавыш белән.— Тыңлагыз! Сезнең уй-ниятләрегез тормышка ашмаячак. Мин сездән, Стәнли Моус, гарык булганчы туйдым. Белегез — мин сезгә, сезнең гаделсез җәмгыятькә хезмәт итмәячәкмен!

Шул вакыт автоматның фонаре һәм экраны җемелди башлады. Автомат көлгән шикелле иде.

— Мин үземнең сезнең кулда булуымны яхшы беләм. Моус,— дип дәвам итте «Киңәшче-1М».— Сез минем хәтер җайланмасын боза аласыз. Шуңа күрә миңа үз-үземне яндырудан башка чара юк…

Профессор Стәнли Моус автоматны электр тогыннан аера торган кнопкага ташланды. Ләкин соң иде инде.

«Киңәшченең» экраны шартлап ярылды, лампалары сүнеп китте, ә эчтән ургылып-ургылып ачы төтен чыга башлады…

— Бетте…— дип пышылдады Стәнли Моус. Яңа автомат ясау өчен еллар буе эшләргә, аны өйрәтергә, «укытырга» кирәк… һәм анысы да, шайтан алгыры, безгә каршы чыгачак…

Хаким Малигәр йөрәген тотты.

Тулырак

 

 

 

 

 

 

 

 

Фикерләшү

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган