Телемез.Татар!

Мәхәббәт һәм тәҗрибә

Электрон китап
Автор: Адлер Тимергалин
Күләме: 5 бит
Жанр: фантастик хикәя
​Иңдерү калыплары:
EPUB PDF MOBI TXT
Онлайн уку калыплары: PDF TXT
Өзек:

Стәнли иптәшләренә карап серле итеп күз кысты. Тегеләр, әлбәттә, яңа тамаша карарга һич тә каршы түгел иде.

—  Дҗенни, ә син курыкмыйсыңмы? — дип сорады Альберт.

—  Ник куркыйм? — диде кыз,  батыраеп.— Мине һипноз  ала  алмый… Бервакыт циркта шулай булган иде.

—  Утырып  кара  алайса,— диде  Стәнли  кызга. Дҗенни аңа күзләрен тутырып карады. Ул бераз шикләнә дә шикелле, ләкин күңеленә иң якын булган кешесенә ышану-өмет көчлерәк иде. Кыз, башын горур күтәреп, күперенке чәчләрен артка ташлап, урындыкка килеп утырды.

Ә бер минуттан кыз йокыга талган иде инде. Стәнли аппаратка тагы бер кара тартма тоташтырды. Ул шаккатыргыч тәҗрибә ясарга җыена иде шикелле. Һенри аның хәрәкәтләрен тәшвишләнеп күзәтеп торды. Дҗенниның йөзе агарганнан-агара барды, куллары хәлсезләнеп салынып төштеләр.

—  Үтә   тирән   һипноз   халәте,— дип   мыгырдады Стәнли.

Фикер алышу урыны

Сезнең email адресыгыз күрсәтелмәячәк.


*