Мөсәгыйт Хәбибуллин

Хикәяче, романчы, публицист Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман исемле авылда урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татарстанның Баулы төбәгендәге Яңа Шалты авылы җидееллык мәктәбендә укый. Сугыш елларында, укуы белән бергә, колхоз эшенә дә җигелә: җир сөрә, ашлык суктыра, төрле машиналарда эшли. 1944 ел башында уналты яшьлек яшүсмер егетне мәҗбүри рәвештә Магнитогорск шәһәренә җибәрәләр. Анда ул икееллык һөнәр мәктәбендә һәм өч ел металл эше техникумында укып, 1946–1953 еллар арасында башта Магнитогорск каласындагы металлургия комбинатында токарь, аннары Башкортстанның Октябрьск шәһәрендәге бораулау эшләре оешмасында мастер булып эшли. 1953 елда туган авылына кайтып, күмәк хуҗалыкта инженер-механик хезмәтендә була. 1958 елда Татарстанның Баулы шәһәрчегенә күчеп килә һәм 1966 елга кадәр «Баулынефть» транспорт оешмасында шофер, автомеханик, Баулы төбәк газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифасын башкара. Шул чорда кичке урта мәктәпне, аннары 1971 елда читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

1966–1968 елларда М.Хәбибуллин Татарстанның Азнакай шәһәрендәге төбәк газетасы редакциясендә сәнәгать, төзелеш, транспорт бүлегенә җитәкчелек итә, 1969–1971 елларда исә, Таҗикстанга китеп, урта мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укыта. 1971 елдан М.Хәбибуллин Казанда яши һәм 1989 елга кадәр Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең оештыру эшләре буенча сәркәтибе вазифаларын башкара. 1991 елның ахырларыннан 1999 елга хәтле ул «Мирас» журналы редакциясендә проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә. Аның тәүге әдәби язмалары, хикәяләре көндәлек матбугатта 1950 еллардан күренә башлый, 1969 елда «Казан утлары» журналында «Унсигезенче яз» исемле беренче күләмле әсәре басылып чыга. Унсигезенче язын каршылаучы яшь кызның мөстәкыйль тормыш юлына аяк басу кыенлыкларын шул чактагы катлаулы күңел кичерешләре аша сурәтләгән бу повесть укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан җылы каршы алына. Авторның шуннан соң язылган һәм тормышка, күмәк хезмәткә мөнәсәбәттә төрле һөнәр кешеләренең (игенчеләрнең, машина йөртүчеләрнең, төзүчеләрнең, табибларның һәм башка һөнәр ияләренең) әхлакый һәм рухи дөньяларын ачуга багышланган «Икмәк кадере» (1968), «Тау белән тау очрашмаса да…» (1970), «Хәтер ярлары» (1977) повестьлары һәм бигрәк тә җитмешенче еллардагы авыл тормышының четерекле проблемаларын күтәргән «Чоңгыллар» (1973), «Сулар үргә акса да» (1982) романнары шул чор татар прозасындагы актуаль яңгырашлы әсәрләр буларак кабул ителәләр. Шулай да М.Хәбибуллинны популяр язучы-прозаик итеп таныткан әсәрләр – сиксәненче еллардан башлап аерым китап рәвешендә яки журнал басмаларында дөнья күргән тарихи романнар серияседер: «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», ахыр килеп, «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Атилла» романнары. Бу әсәрләрдә автор, тарихи чыганакларга таянып, һун-төрки, болгар-татар бабаларыбызның борынгы дәверләрен, сикәлтәле-гыйбрәтле язмыш борылышларын хронологик тәртиптә һәм җанлы картиналарда сәнгатьчә гәүдәләндереп бирүне максат итеп куя. М.Хәбибуллин тарихи темаларга, милләт язмышы, әхлак мәсьәләләренә кагылышлы күпсанлы публицистик мәкаләләр авторы буларак та укучыларга таныш. Ул – Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (1977, 1987), Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1997), Россия Язучылар берлегенең әдәби бүләге (1984) һәм Кол Гали исемендәге Халыкара премия иясе (1996). «Кубрат хан» романы өчен М.Хәбибуллин 2003 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2008 елда аңа Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә. Язучының романнары уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч, сюжетлары көрәш-сугыш күренешләренә, мәхәббәт маҗараларына, интригалы, идеологик һәм психологик каршылыклы конфликтларга бай булулары белән аерылып тора. Аларда һәрбер тарихи чор автор хыялы фараз иткән конкрет сыйфатлары белән – халык көнкүреше, борынгы бабаларыбызның рухи дөньясы, фольклоры, гореф-гадәтләре, уйлары-хыяллары, кайгылары-шатлыклары, истә калырдай үзенчәлекле кеше образлары, легендар шәхесләре белән күз алдына килеп баса. М.Хәбибуллин – 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ Җиде юл чатында: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 176 б. – 9000 д. Тау белән тау очрашмаса да: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 207 б. – 10000 д. Унсигезенче яз: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нешр., 1977. – 240 б. – 14000 д. Хәтер ярлары: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 295 б. – 15000 д. Кубрат хан: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 375 б. – 15000 д. Чоңгыллар: роман һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 526 б. – 25000 д. Илчегә үлем юк: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 384 б. – 50000 д. Шайтан каласы: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 302 б. – 35000 д. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 512 б. – 10000 д. Хан оныгы Хансөяр: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. –255 б. – 10000 д. Аллаһы бүләге: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 304 б. – 3000 д. Кубрат хан: тарихи роман. – Казан: Мәгариф, 2001. – 335 б. – 1000 д. Батый хан һәм Ләйлә: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 384 б. – 5000 д. Илчегә үлем юк: тарихи роман. – Казан: Мәгариф, 2003. – 343 б. – 1000 д. Айбиби: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 301 б. – 3000 д.

Тулырак

Фикерләр

Фикерләшү

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган