Телемез.Татар!

Мостафа

Электрон китап
Әсәр исеме: Мостафа
Автор: Фатих Әмирхан
Күләме: 3 бит
Жанр: хикәя
​
Иңдерү калыплары:
EPUB       PDF       MOBI       TXT      FB2
 
 Онлайн уку:

Чыккан көненнән ун көн кичегеп килгән бер татар гәзитәсе Мостафага 6 октябрьдә Казан гаете[1] икәнлеген белдерде. Бу көн инде 5 октябрьнең киче, сәгать тугыз­лар иде. Мостафага бу гади хәбәрнең әллә нәрсәсе ге­нә ят шикелле тоелды да ул аны икенче кат укып чыкты. Аннан соң гәзитәне алдындагы тактадан корышты­рылып куелган өстәл өстенә ташлады да үз-үзенә әйт­кән шикелле итеп:

— Һе, иртәгә гает диген алайса! — дип куйды. Моста­фа әүвәлдә учитель булган, сугыш башлангач, солдат­ка алынып, прапорщиклар школасын[2] үткән вә хәзерге көндә сугыш мәйданының алгы сафында бер ротаны ида­рә итүче ротный командир[3] иде

Иртәге көннең корбан гаете көне икәнен белү аның өчен ят иде. Чөнки бүген төнлә аның ротасы һөҗүм ясар­га тиеш булганлыктан, бүген сәгать алтыдан бирле, ягъни төнлә һөҗүм ясарга хәзерләнергә кушкан әмерне алганнан бирле, аның башы фәкать шул ясалачак һөҗүмнең планын төзү белән мәшгуль булган вә кулына тугры килгән бу татар гәзитәсен дә ул аңлау касды[4] бе­лән түгел, бәлки бераз гына вакытка нерваларын ял иттерү касды белән генә укый башлаган иде.

— Һе, иртәгә корбан гаете диген! Алай булгач, аны хәбәр итәргә кирәк! — дип, Мостафа башына килгән әллә нинди томанлы фикерен теле белән тәләффыз итте[5] дә үзе аның эчендә утыра торган земләнкәсенең бал­чык диварларын, матрас урынына салам җәелгән кара­ватларын һәм алдында атылган туптан хасил булган мәгъдән[6] стакан эченә утыртылып яндырылып куелган шәм кисәген карап чыкты.

Алай булгач, аны хәбәр итәргә кирәк! — дип, ул тагын бер кат уйлады. Ләкин шуның соңыннан ук кем­гә хәбәр итәргә кирәк? — дип, үз-үзенә бер сөаль[7] бирде.

— Чынлап та, кемгә хәбәр итәргә? Мостафаның ро­тасында үткән каршы һөҗүмнән соң инде фәкать бер татар солдат — Гайнетдинов кына калган иде.

— Гайнетдиновка хәбәр итәргә кирәк! — дип уйлап, Мостафа утырган урыныннан купты да, әллә нинди бер куәт тарафыннан туктатылган шикелле, баскан урынын­да уйланып, туктап калды.

— Юк, әле хәбәр итәргә ярамый. Ул белмәсен, ул белмәсен! Менә бүген төнге һөҗүмнән исән чыкса, мин аңар иртәгә бәйрәм көн икәнен әйтермен. Ике тартма запас тәмәкем бар әле, шуның берсен аңар бирермен. Менә шушы тартмалы консервны аңар бирермен, корбан ите ашаган шикелле булсын. Аның өендә, бәлки, корбан чала торганнардыр…

Моннан соң Мостафаның хәтеренә үз йорты, андагы гает, Казан вә андагы гает кичәләре, тагы әллә нинди томанлы нәрсәләр килделәр… Ләкин алар озак сузыла алмадылар, земләнкә өстендә очып, еш-еш шартлый башлаган дошман туплары Мостафаны үзенең хәзерге вакыйгый[8] тормышына кайтырга вә бик тизлек белән чы­гып, кирәкле тәдбирләргә[9] керешергә мәҗбүр иттеләр.

Җир өсте тузан вә төтен белән тулды. Җир тетрәгән шикелле булды. Бах-бух итеп аннан да, моннан да оча торган дошман тупларының пыш-пыш шартлавыннан дөнья йөзе селкенә башлады.

— Без һөҗүм башлаганчы, теге кансызлар башлар­га телиләр ахры! — дип уйлап, Мостафа ул һөҗүмне дәфгы итү[10] өчен кирәкле әмерләр бирергә тиешле урынны ишгаль итте[11].

 

II

Гает көненең кояшы чыкканда инде дошманның һөҗүме дәфгы ителгән, Мостафаның ротасы муаффә­кыятьле[12] сурәттә үз урынын саклап калган иде.

Төне буе үлем белән капма-каршы торып агарынган, төссезләнгән, туплар күтәргән туфан белән тузанга манчылган Мостафа, бөтен тәне белән калтыранып үз ро­тасында үтерелгән солдатларның фиһристен[13] тәртип итәр өчен әле мәетләре җыелып өлгермәгән мәкътүлләр[14] ара­сында йөренергә тотынды. Алар күп түгел иде. Һәр тәкъ­дирдә дошманның тәләфаты[15] Мостафа ротасыныкыннан күп артыграк икәнлегенә Мостафа ышана иде.

Мостафага мәетләрне тикшерүдә ярдәм итеп йөргән солдат: «Ваше благородие, менә безнең тәләфатымызньң соңгысы инде! — дип, Мостафа басып торган җирдән егерме биш-утыз сажиндагы бер мәкътүлне күрсәтте. Мостафа мәкътүлнең янына килде һәм таныды. Ул — Гайнетдинов иде.

Сугыш сафында йөреп, үлем дигән нәрсәгә ияләнгән Мостафага Гайнетдиновның үлеп яту кыяфәтендә ят бер­нәрсә юк иде. Ләкин ул шулай да бу мәет янында озак басып калды. Аннан соң дини бер хиснең сәвекы[16] белән мәетнең янына тезләнеп, аның әллә нинди бер мөдһиш[17] сурәттә ачылып ята торган күзләрен йомдырды һәм аның балчыкка буялган, инде суынган маңлаен үпте дә:

— Бәйрәм мөбарәк булсын, кардәш! — диде. Аның күзенә ике генә бөртек яшь килгән иде.

 


[1] Казан гаете – Казанда гает укылган көн.

[2] Прапорщиклар школасы – патша гаскәрендә иң кече офицерлар әзерли торган мәктәп.

[3] Ротный командир – рота командиры

[4] Касды – теләге

[5] Тәлаффыз итү – әйтү

[6] Мәгъдән – металл

[7] Сөаль – сорау

[8] Вакыйгый – чын

[9] Тәдбир – (алдан уйланылып күрелгән) чара

[10] Дәфгы итү – кире кайтару

[11] Ишгаль итү – алу, биләү

[12] Муаффәкыятьле – уңайлы

[13] Фиһрист – исемлек

[14] Мәкътүл – үтерелгән

[15] Тәләфат – югалтулар

[16] Сәвекъ – алга этәрү

[17] Мөдһиш – куркыныч

Тулырак

 

 

 

 

 

 

 

 

2 фикер җибәрелде

  1. Сугыш турында, сугышта hэлак булучылар турында укысам куземэ яшьлэр килэ. Бу юлы да шулай тетрэнеп алдым…Элеге электрон китапханэне булдыручыга зур рэхмэтемне белдерэсем килэ !

     

    • Рәхмәтегезгә – РӘХМӘТ!

      Мондый җылы сүзләрдән соң тагын да ныграк җигелеп эшләү теләге арта ул бездә. Шулай "камчылап" торыгыз безләрне!))

      Эх, шунда тагын биш кул булса…

Фикер алышу урыны

Сезнең email адресыгыз күрсәтелмәячәк.


*