Электрон китап
Әсәр исеме: Нәни принц
Автор: Антуан де Сент-Экзюпери
Күләме: 57 бит
Жанр: аллегорик әкият-повесть
​
Иңдерү калыплары:
EPUB       PDF       MOBI       TXT      FB2
 
 Өзек:

— Бергә уйныйк әле, — дип үтенә аннан Нәни принц. — Үземә генә шундый күңелсез…

— Мин синең белән уйный алмыйм, — ди Төлке. — Мин кулга ияләштерелмәгән.

— Алайса, гафу ит, — ди Нәни принц.

Ләкин, бераз уйланып торганнан соң, тагын сорап куя:

— Ә кулга ияләштерү ничек була соң ул?

— Син читтән килгәнсең бугай, — ди Төлке. — Нәрсә эзлисең монда?

— Кешеләр эзлим, — ди Нәни принц. — Ә ничек кулга ияләштерәләр?

— Кешеләрнең мылтыклары бар, алар ауга йөриләр. Бик авыр эш ул. Шуның өстенә, тагын тавык үрчетәләр. Аларның бердәнбер яхшы яклары — шул. Син тавык эзлисеңме?

— Юк, — ди Нәни принц. — Мин дуслар эзлим. Ә кулга ияләштерү ничек була?

— Күптән онытылган төшенчә ул, — ди Төлке. — Бербереңә бәйле булуны аңлата ул.

— Бәйле булу?

— Нәкъ үзе, — ди төлке. — Хәзергә син минем өчен йөз меңләгән башка малайларга охшаган кечкенә бер малай гына. Шуңа күрә синең миңа кирәген дә юк. Минем дә сиңа кирәгем юк. Синең өчен мин йөз меңләгән башка төлкеләргә охшаган гади бер төлке генә. Әгәр дә син мине кулга ияләштерсәң, без бер-беребезгә кирәк булачакбыз. Минем өчен син дөньяда бердәнбергә әйләнәчәксең. Синең өчен мин дә бөтен дөньяда бердәнбер булачакмын…

Тулырак

 

 

Фикерләшү

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган