Телемез.Татар!

Нигә телеМез?

Кадерле укучыларыбыз, сезнең соравыгыз булуын алдан ук сизеп, аңлатма язарга кирәк дип таптык. Янәсе, нигә телеМез? Нигә телеБез түгел?
Дөресен генә әйткәндә, безнең яктан бераз татар теленең әлеге халәте белән түгел дә, күбрәк үткәне белән мавыгып китү бар бугай… Моның өчен рәхим итеп гафу кылуыгызны үтенәбез вә 🙂 рәхим итеп аңлатмабызны укуыгызны сорыйбыз.
Алдагы сорау итеп бирелгән мәсьәләнең берничә сәбәбе бар һәм алар бик гади генәләр:
1. Б урнына М куллану үткән ХХ г.ның беренче 30 елында актив кулланылган форма.
2. Бик күп төрки телләрдә әле һаман М кулланалар.
3. Галимҗан Ибраһимовның мәшһүр сүзләренә туры килә:

"Без — адәм; без – монгол; без – төрек; без — татар. Эшләремезне татар эше дип атыймыз; үземез – татар; ТЕЛЕМЕЗ – ТАТАР теле; әдәбиятымыз — татар әдәбияты; эшләгән һәммә эшемез — татар эшләре"