Телемез.Татар!

Нитмәсәгез, нитәр идем

Электрон китап
Әсәр исеме: Нитмәсәгез, нитәр идем
Автор: Фаил Шәфигуллин
Күләме: 4 бит
Жанр: хикәя
​Иңдерү калыплары:
EPUB       PDF        FB2
 
 Онлайн уку:

Кайсыдыр юньсезе ялгыш дегет тамызгач, бер мичкә балны списать иткәннәр иде. Бу хакта үзенең урынбасары Нурмыйны кисәтеп китте Сибгатуллин, әгәр дә мин югында алай-болай ревизия-фәлән килеп төшсә, йөзгә кызыллык китермә, диде.

Кем уйлаган соң аларның шулай көтмәгәндә килеп төшәселәрен!

Алдан кергәне, бусагадан атлап эчкә үткәч тә, байтак кына авызын җыя алмыйча торды.

Арттагысының, озынрак буйлысының, кулында калын портфель. Арттан керсә дә, анысы беренче булып исәнләште, портфелен бер урындыкка, мех перчаткаларын икенче урындыкка ташлап, кызарган бармакларына өргәләп алды, өстәлгә якынрак килде…

Үр астында машиналары батып яткан икән. Әле Нурмыйлар колхозына ревизия ясарга килүләре түгел икән. Күршедәге «Искра»га үтеп барышлары икән. Машиналарын бензин белән «сыйлаячаклар» икән дә сәфәрләрен дәвам иттерәчәкләр икән. Бу якларга тагын бер атна-ун көннән килеп чыгачаклар икән…

Нурмый кирәкле сүзләр таба алмыйча бик озак интекте. Ниһаять, тегеләй-болай итә торгач, адәм аңларлык берничә җөмлә укмаштырып, тел тибрәтте:

— Килгән-килгән, җылынып китәрсез, иптәшләр! Чәйләр эчеп, нитеп…

— Ашыгабыз шул, бик ашыгабыз, «Искра» колхозында көтеп ята торганнардыр, – диделәр тегеләр һәм бер-берсенә карашып алдылар.

— Ничек бара соң ревизияләр?

Күзлеклесе һаман ишек төбен табырлый, озын буйлысы гына сөйләшә:

— Әйбәт бара, дип әйтеп булмый. Хуҗалыкларның байтагына «списать итү» чире йоккан…

Озын буйлының итек битендәге эреп бетеп килгән карга күзен текәп, Нурмый баягы сүзен кабатлады:

— Чәйләр эчеп, җылынып китәрсез, шәт, иптәшләр…

Шул рәвешчә тагын берничә кат кыстагач, Нурмыйның иңеннән авыр тау төште — кунаклар ризалаштылар. «Шофер да озаклады, әйдәгез соң, алайса, берәр чынаяк кайнар чәй эчне тишмәс», – дип Нурмыйга иярергә әзерләнделәр.

— Бер генә минут, шунда гына утырып торыгыз, – диде Нурмый һәм каударланып ишеккә ташланды.

Бәхеткә каршы, Нәфисәттәй өйдә икән — Нурмый аны, бөтен эш-шөгыльләрен ташлатып, кибеткә йөгертте. Бер аягың кибеттә, икенчесе мич янында булсын, диде…

Фатирга кайтып, кунакларын өстәл янына урнаштыргач, Нурмый кече якка, Нәфисәттәй кырына узды.

— Булдымы, Нәфисәттәй?

— Булды, булды, иң затлысын, кадерле кунакларга дигәнен генә бирде Сабирҗан…

— Булуын булды… Кунаклары бик четерекле бит әле аның, күңел кылларын ничегрәк тарткаларга да белгән юк… Ревизорлар бит, ни әйтсәң дә… Әллә нәрсә уйлаулары бар, – дип мыгырданды Нурмый, олы якка чыгып барышлый.

Өстәл читенә алтын путаллы бокаллар килеп тезелгәч, табын тагын да ямьлерәк, тагын да бәйрәмчәрәк төс алды.

Әмма соңгы чыгуында нишләптер озаклады Нәфисәттәй. Кунаклар инде, кабар-капмас утырып та, аш

тәлинкәләренең төбенә төшә яздылар… Ә Нәфисәттәй керми дә керми.

Кызарып-бүртенеп утырды-утырды да Нурмый, түзмәде, кашыгын өстәлгә бәреп диярлек, кече якка чумды.

— Нәфисәттәй!

Чырае качкан Нәфисәттәй мич буенда чабулап йөри иде.

— Харап итәсең бит, Нәфисәттәй! Кая, нигә чыгармыйсың? – диде Нурмый, еларга җитешеп.

Нәфисәттәй, Нурмыйны күрмәгәндәй, аның сүзләрен ишетмәгәндәй, үзалдына сөйләнә иде:

— Җылы урынга куйганым исемдә… Ә кайда куйганымны, үтер, хәтерләмим… Хатын-кызның башын катырмасыннар иде шул нәмәстәләре белән…

— Мичкә тыккансыңдыр, шәт, Нәфисәттәй!

— Карадым, юк.

— Казанга салмадыңмы?

— Юк, дим бит…

— Төшереп калдырмагансыңдыр ич юлда?

— Җылы урынга куйдым, дим бит… Боз кебек салкын булгач…

Нурмый иелеп караңгы өстәл асларын капшады, кучкарларга сузылып карады, сәгатенә күз төшерде.

— Кибете дә ябылгандыр инде аның хәзер…

— Миннән үк ябып калды. Күрше авылга бәби туена баралар икән.

Теге якта кайсыдыр, күңелгә шом салып, рәттән берничә мәртәбә тамак кырып алды.

— Пычаксыз суясың бит, Нәфисәттәй!

Нурмый, кайнар башын салкын учлары белән кысып, кунаклар утырган бүлмә ишеге төбенә барды да яңадан Нәфисәттәй янына әйләнеп килде. Яңадан кучкарларны, өстәл, урындык асларын капшап чыкты.

— Кая гына тыктың икән соң, Нәфисәттәй?.. Тиле бәрән орлыгы ашамагансыңдыр ич?!

— Әйтеп торам лабаса, зиһенем чуалган, дип… Берәр нәрсә булса, дөньясына ут капкандай, мине ашыктырасыз, мине чаптырасыз…

— Кая гына олактырдың икән соң?.. Тьфү, ачуым бер килмәгәе, әллә ниләр әйттерәсең инде. Эшләт әле, эшләт башыңны, Нәфисәттәй…

— Бик эшләтәм дә кана бит, исемә төшми… Әйдә, табылмаса тагын! Тамакларына тыгылмас әле аннан башка да… Әҗәл даруы түгел…

Капка төбенә машина килеп туктаганы ишетелде.

— Эх, Нәфисәттәй, үтердең! Пычаксыз суйдың! Нурмый, ишек яңагына маңгаен бәрә язып, кунаклар янына атылып керде. Тегеләр алларындагы ризыкларын ялтыратканнар, ашык-пошык чәй чөмерәләр иде.

— Ниткән бит, иптәшләр, нитә күрмәгез инде, – диде Нурмый, көчәнә торгач, йөзенә газаплы елмаю билгеләре чыгарып, – Нитмәсәгез, нитеп килер идем дә… нитәсездер шул… Әллә ничек кенә килеп чыкты бит әле бу… Бик ниле булдык сезнең алда…

— Сез ни сөйлисез?! Бик тәмле булды ашыгыз, бик рәхмәт, бик әйбәт булды, – диештеләр тегеләр һәм, ашык-пошык, шапыр-шопыр чәйләрен эчеп бетереп, урыннарыннан кузгалдылар.

Шоферлары чәйдән баш тартты. Җил чыгып тора, буран-фәлән кузгалганчы барып җитәргә кирәк, диде.

Машинаның кызыл уты, урам борылышына кереп, күздән югалгач, башын юл читендәге тирән көрткә тыгып, үкереп елыйсы килде Нурмыйның. Шул чагында болдыр ишеге шыгырдады, тәгәрмәч эзләренә ут көлтәсе сузылып төште һәм Нәфисәттәйнең сөенечле тавышы ишетелде;

—       Таптым, Нурметдин, таптым. Киез итек эченә тыгып куйган булганмын икән…

Тулырак

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фикер алышу урыны

Сезнең email адресыгыз күрсәтелмәячәк.


*