Телемез.Татар!

Нурҗиһан

Электрон китап
Автор: Гомәр Бәширов
​Иңдерү калыплары:
EPUB PDF MOBI TXT RTF
Онлайн уку калыплары: PDF TXT
Өзек:

Әмма тормыш үзенекен итте. Ул югында булган башка яңалыклар да телгә алына башлады. Фәһимнең һәр авылдашы диярлек, очрашканда аның кайгысын уртаклашса да, кече абыйсының читтән марҗа кызы алып кайтуын исенә төшермичә кала алмады. Дөньяда булмаган хәл иде бит бу! Мулла малае ата йортына чеп-чи марҗа кызы ияртеп кайтсын әле! Нинди заманда, диген әле! Авылда егетләргә кытлык чагында! Вәгъдәләшкән егетләре сугышта үлеп калу сәбәпле, вакытында кияүгә чыга алмый калган чибәр кызлар белән авыл тулган лабаса! Шуларны санга сукмыйча, читтән әллә ниткән марҗа кызы ияртеп кайт, имеш. Кайберәүләрнең башына сыймый иде мондый гайре табигый* хәл. 

Әмма Килдебәктә моннан ике ел гына элек вафат булган Биктимер хәзрәтне халык чын күңелдән ихтирам итә иде. Шул хөрмәт аның гаиләсенә дә күчте. Мулла йорты турысыннан узганда, егетләр хәзер дә җырламый, гармунчы гармунын култык астына кыстыра, тәмәкече тәмәкесен яшерә иде. Шул сәбәпле Хәлимнең бу дорфалыгын йөзенә бәреп үк әйтмәделәр, энесе Фәһим белән сөйләшкәндә дә, әдәп саклап, «марҗа» сүзен кыстырмаска тырышалар иде.


*Гайре табигый – гаҗәеп, читтән тыш

Фикер алышу урыны

Сезнең email адресыгыз күрсәтелмәячәк.


*