Телемез.Татар!

Өйләдән соң

Электрон китап
Әсәр исеме: Өйләдән соң
Автор: НәбирәГыйматдинова
Күләме: 7 бит
Жанр: хикәя
​
Иңдерү калыплары:
EPUB       PDF       MOBI       TXT      FB2
 
 Онлайн уку:

«Әрәмәлектә… Өйләдән соң әрәмәлектә…» Йа Аллам, күп­ме кабатларга була инде! «Әрәмәлектә, өйләдән соң…» Тил­мереп көткән сүз, тилмереп көткән очрашу. Ә еллар аны сагынып, аны уйлап үтә. Кайчакта, моңсу-сагышлы көннәр арасында, нәни генә бәхет кояшы яктырып ала да ансыз уз­ган гомер күген нурландырып җибәрә. Ул шуңа да риза, чөнки бәхетнең зуррагына өметләнү мөмкин хәл түгел иде. Ә бит күңелнең дөм кара төннәре дә була. Була гынамы, алда да булачак алар! Рәсим теле белән элеккечә үк бинахакка җәберләп яшәячәк, элеккечә үк ярсып кемнәндер көнләшәчәк. Ярый исемен белми, әгәр белсә? Юк, юк, ап-ак ха­тирәләргә төреп, йөрәк түренә салып куйган кешегә Фәйрү­зә тел тидертәме соң?!

 

Өй эче тынып калды. Ире эштә, балалар мәктәптә, Фәйрү­зә көзге каршында. Бак, дөньяда көзге дә бар икән! Ә ул аңа, ичмасам, бер күз салса иде! Вакыт тарлыгын сылтау итми, кемгә күреним дип матурлансын инде. «Син чибәр» дип сокланыр­дай кеше бу авылда яшәмидер шул. Хатын-кызның табигате кызык: кем өчендер бизәнә-ясана. Менә бүген Фәйрүзәнең иң матур күлмәген киеп карыйсы килә… Ул да шулай әзерлә­нә микән? Әле бер, әле икенче күлмәген сайлап, ул да күрешү минутларын көтә микән? Хәер, аңарда шашып тилерерлек ярату булмады шикелле. Салмак кына аккан елга сыман сабыр иде аның мәхәббәте: ярсып-ташып ярын күммәде. Мөгаен, ул кулына ни эләксә — шуны кияр, көзге каршысына басып ыспайланмас та, нибарысы чаларган чәчләрен сы­пырып кына куяр. Бахыркаем, үзе һаман Фәйрүзәнең яшь­легеннән тартына микән? Борчылмасын иде, язмыш, хислә­рен кушып, уртак мәхәббәт яраткан. Шуны аңлый микән? Аңларлык йөрәге бар микән? Булса иде, ул да өзгәләнеп сагынса иде! Сагынадыр, әлбәттә, сагынадыр. Сагыну таш астындагы кайнар чишмә төсле бит, тормыш вак-төякләренә никадәр генә чумсаң да, күңелдән саркып чыгып тора…

…Ул чакта Фәйрүзә ваемсыз кыз иде. Яшь агрономның егетләрдә дә, мәхәббәттә дә кайгысы юк, әйтерсең сөю аны читләтеп узарга җыена, ләкин ул моңа көенми, институт тә­мамлаганнан соң, дулкынланып, беренче мәртәбә язгы чәчүгә әзерләнә иде. Шундый көннәрнең берсендә идарә каршысына җиңел машина килеп туктады. Тәрәзәдән күрде Фәй­рүзә, бу авылныкы түгел, ят адәм. Менә ул, баш кагып исәнләшә-исәнләшә, идарәгә керде һәм җитди генә:

— Агроном кайсыгыз? — дип сорады.

— Мин — Фәйрүзә, — диде кыз, сагаеп. Мөгаен, хакими­яттән тинтерәтүче бүлек «күсесе»дер, гадәттә алар тәкәббер кылана.

— Синмени? Исәнме?

— Исәнмесез, исәнме. Ни йомыш?

— Йомышым бик зур, — диде кунак, аның җитдилек бе­лән катырылган йөзе йомшарды. — Надир Вәлиев атлы мин. Күрше авыл егете. Яңа гына умартачы итеп төртте­ләр. Әйдә, эшләп күрсәт, диләр. Исәпләдем-тикшердем дә, безнең умартачылык сезнең басу белән янәшәрәк корыла­чак икән. Быел анда нәрсә чәчәсез?

— Чөгендер, — диде Фәйрүзә, көлемсерәп. Быел, чынлап та, әрәмәлек белән чиктәш басуда чөгендер утыртылырга ти­еш иде.

— Менә ничек икән! — Умартачы авыр сулап куйды. — Сеңлем! — Кинәт ул кулы белән Фәйрүзәнең өстәленә таянды. — Булыш миңа, изгелегеңне мәңге онытмам! Чө­гендер урынына карабодай чәч син, яме? Бал кортларына бал җыярга мәйдан кирәк, аңлыйсыңмы?

— Рәис белән сөйләшегез! – диде кыз. – Мин моны ялгыз гына хәл итә алмыйм.

— Юк, мин анын белән сөйләшмим, ул кире сезнең, бары­бер ризалык бирмәс. Син үзең чәч!

— Чәч тә чәч, дисез, Надир Вәлиев, минем шәхси җирем

түгел лә ул.

— Бал кортлары да минем йортныкы түгел бит, халык­ныкы!

Әй, сезнең хуҗалыкны баетырга әле! – дип көлде Фәйрүзә һәм шул сүзләре белән умартачыны өнсез калдыр­ды.

Кәефе төшкән егет:

— Сине әйбәт кыз диләр тагы, — диде.

— Шаян Фәйрүзә үпкәләмәде, кычкырып көлде:

— Кемнәр әйтә? Егетләрегезме?

— Мин әйтәм.

— Сез?! Мине беренче тапкыр гына күрәсез ич!

— Миңа шул да житә…

Надир төбәп кызга карады. Тәнне кымырҗыткан әллә нинди караш иде бу. Буйсынырга өйрәнмәгән кызның гүя йөрәге богауланды. ул, үзе дә сизмәстән:

— Ярар, чәчәрбез, – диде.

— Рәхмәт! Хуш! — Күрше авыл умартачысы, саубулла­шып, ишеккә борылды.

Фәйрүзә аның артыннан:

— Туктагыз, тукта, мин өздереп әйтмәдем, сез мине кау­шаттыгыз, туктагыз, — дип ялварса да, ят кеше аны ишетмә­де, машинага утырып китеп барды.

Чәчте кыз, рәис белән әрләшә-әрләшә, карабодай чәчте.

— Үсми ул, басуны ялангач калдырасың, башбаштак! — дип, рәис пыр тузынса да, вәгъдәсен бозмады.

Ә аннан соң йокысыз төннәр башланды. Тишеләме, ти­шелмиме? Фәйрүзәне кара кайгыга салып, чүп үләне генә үрчесә, оятын кая куярсың!

Карабодай тишелде дә, үсте дә. Җәй айларында басу ап-ак чәчәк сарган болынга охшый иде. Кыз да үзгәрде: шул «болын» уртасында сары сагыш йөгерә һәм кызның буйсы­нырга яратмаган йөрәген авырттырып үзенә таба тарта иде. Бәлки, ул шулай янып-көеп йөрер-йөрер дә, сагыш басылыр, яшьлек яшьлеген игәр, яр табар иде, карабодай кырыннан җыйган бал белән сыйланырга килсен, дип, Надир умартачы чакыртты. Барды Фәйрүзә, тик аиьщ килүен бал кортлары гына өнәмәде: өерләре белән кызга ябырылдылар.

— Аһ, юньсезләр, чәчәк дип кунасыз, ахры! — дин, агач йорттан егет атылып чыкты. — Чәбәләнмә, Фәйрүзә, битең­не чакмасыннар!

Кыз, сакланыйм дип, йөзе белән умартачының күкрәгенә канланды. Аһ, ни бу? Надирның күлмәгеннән чәчәк исе аң­кый…

— Сездән чәчәк исе килә, диде ул, читкә тайпылып.

— Сине уйлый-уйлый, карабодай басуы буйлыйм бит. Шун­нан сеңгәндер…

— Нигә уйлыйсыз? Кирәкми…

Уйлаткач нишлим. Син бер тәвәккәл адым ясадың инде, карабодаең өчен рәхмәт. Икенче адымны да ясарсың­мы? Яратырсыңмы мине, Фәйрүзә?

— Сез акылдан яздыгыз мәллә? диде кыз, кашларын ямьсез җыерып.

— Гафу ит, Фәйрүзә. Син — яшь, ә мин… мин кызлар кулы тотмаган карт буйдак. Нәрсәгә өметләнәм, ә! На­дир уңайсызланып тамак кырды. — Әйдә, балдан авыз ит.

— Юк, мин ашыгам, сау булыгыз! диде Фәйрүзә, ка­пыл гына.

Кич белән киемнәрен алмаштырганда, борнга тагын чәчәк исе бәрелде.

— Ник мин дорфа кыландым икән? Иртәгә барам, мең сылтау табып барам, – дип ашкынды кыз. Йөрә­ге ашкынды, акылы тыйды. Җүләр, анда сиңа нәрсә калган!

Авыл тулы егет, ә син умарталыктагы ят кешене сагынасың. Ул карт, ул буйдак, аны бүген үк чигәсендәге ак чәчләре «сата», ул сиңа яр да, пар да түгел. Бер күреп тә яратырга була дигән уйдырмага ышанма!

Авыл тулы егет тә бит… Алмаш-тилмәш озаталар. Ник берсенә күңел төшсен. Йә, бетте, онытты Фәйрүзә! Кыз чә­чәк исе сеңгән күлмәген чөеп атты да кичке уенга ашыкты, ләкин аяклар нишләптер клубка таба атламады, саташып, әрәмәлек юлына борылды. «Нигә чәчтердем шушы карабо­дайны? Нигә чәчтердем?! Хәзер тынычлыгым югалды ин­де! — дип әрни-әрни, карабодай басуын тиргәде кыз, ә эчен­нән генә бөтен рәхмәтен аңа яудырды. — Син үсмәсәң, мон­дый газап утларында кайчан янар идем әле! Әгәр очраса, оялмыйм, карт буйдагымны…»

Фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килде бугай: сүз куешкан кебек, каршыга Надир килә иде.

— Фәйрүзә?! Мин сине эзли идем…

— Ә минем кырлар карап йөрүем. Карабодай өлгерде, урламыйлармы, мәйтәм. Ярар, сакчы бар икән әле.

— Фәйрүзә, тукта, сабыр ит, — дип юкка гына инәлде Надир, кыз, карабодай диңгезен ера-ера, авылга чапты. Кап­ка төпләренә җиткәч кенә, ерактагы әрәмәлек ягына текәлеп-текәлеп карап торды. Нәрсәдән курыкты ул, йә? Яратудан­мы? Чәчәк исеннәнме? Әллә чит-ят ирдәнме? Чит түгел лә инде Надир. Аңардан да якын кеше юк лабаса. Нәрсәдән курыкты ул?! Мөгаен, бәхетеннәндер. Мондый зур бәхетне ничек күтәрәсең ди?!

Хәбәр соң килеп иреште: «Фәйрүзә, мин сине яратам…» Туйлар узган иде шул инде. Ире Рәсим дә:

— Бер төнне сине әрәмәлектә күргәннәр. Кем белән таң аттырдың? – дип чәнчеп елаткан иде.

Өзгәләнгәнме, көткәнме, сагынганмы — анысы билгесез, әмма яратуы хак иде Надир умартачының. Фәйрүзәнең дә йөрәгеннән бер хәбәр очты: кыз да яратты һәм ярата, тик бу иясенә ирешмәслек җил урлаган хәбәр генә иде.

— Әрәмәлектә күргәннәр сине, дип, ире нахакка рән­җеткәндә, яшь хатын мәхәббәтен уйлап юанды… Сызылып гомер үткән саен, хис яңарды гына. Хатирәләр, якты хыял белән кушылып, чынбарлыкка күчә иде. Алар очрашырга тиеш. Чиге-чамасы күренмәгән сагышны бер караш белән булса да басарга тиеш хатын. Артыгы кирәкми, шул да сулкылдаган йөрәкне дәвалар иде, шәт. Чит җирләрдә төпләнгән Надирны, кире туган авылына кайтарып, рәис итеп сайлаганнарын ишеткәч, Фәйрүзәнең бу теләге отыры арт­ты.

Әнә шулай янып-көеп яшәгән көннәрдә, алар район ки­ңәшмәсендә очраштылар. Надир түрдә утыра иде, ул күзлә­ре белән залдан кемнедер эзли башлады. Хатын алгы рәт­тәге киң җилкә артына ышыкланды. Үзәкләрне өзгән ике­ләнү мизгеле иде бу: «Мин монда», — дип, калкыныбрак куйсаң иде дә…

Киңәшмә буе башын күтәрмәде Фәйрүзә. Ә җанны би­ләгән ашкыну сүрелмәде, ул, йөрәккә күчеп, мәхәббәт учагын тагын да дөрләтеп җибәрде. «Миннән дә бәхетлерәк кеше юктыр, — дип сөенде ул. — Мин бәхетле! Аны күргән кө­нем — иң якты көн! Әгәр көн саен күрсәм? Юк, юк, бу хакта уйларга да ярамый. Ходай монысын күпсенмәсен иде».

Җыелыш тәмамлангач, Фәйрүзә, итәгенә ут капкандай, тиз генә утыргычтан купты. Тизрәк чыгып китәргә кирәк! Ул халыкны аралап ишеккә табан үтмәкче иде, рәт араларының тарлыгы комачаулады. Кинәт кемдер сак кына аның иңенә кагылды.

— Фәйрүзә, исәнме?!

Бу — ул иде. Кулы нинди кайнар! Салкын кочакларда өшегән тәнгә рәхәт дулкын таралды.

— Мин синең турында иртә дә, кич тә уйлыйм, Фәйрүзә.

Хатын, куркып, як-ягына каранды. Аллага шөкер, аларны тыңламыйлар, һәркем үз юлына ашыга.

«Мин дә уйлыйм, Надир», — димәкче иде Фәйрүзә, әмма теленнән бөтенләй икенче сүзләр ычкынды:

— Хәлсез хуҗалыкны алдынгылыкка чыгардыгыз. Кот­лыйм!

— Синең хакка мин җир йөзен әкият иленә әйләндерер идем. Рәхмәт сиңа, Фәйрүзә.

— Һи, нәрсә өчен рәхмәт?

— Күршебездә генә яшәп ятуың өчен. Иртәгә өйләдән соң теге әрәмәлеккә төш әле, яме? Тимим, курыкма…

— Ярар, — дип пышылдады Фәйрүзә.

…Менә өйлә вакыты якынлаша. Аңа кайсы күлмәге ки­лешер икән? Агымы, зәңгәреме? Агыдыр, мөгаен. Әйдә, Рә­сим: «Кая бардың, сине күргәннәр», – дип күзне ачырмасын, әйдә, бәгырьне теле белән киссен-телсен, ул барысына да түзәргә әзер. Шушы очрашу хакына хатын нахак рәнҗеш­ләргә дә риза!

Фәйрүзә әрәмәлеккә беренче булып килде. Килде дә ышык тал төбенә посты. Әнә ул! Урман авызыннан әрәмә­леккә таба атлый. Ак күлмәктән! Хатынның тыны кысыл­ды. Кичәге кебек бөтен барлыгын ярсу хис биләп алды. Сагынган еллар, өзгәләнгән көннәр берәм-берәм күз алдыннан йөгерде. Ләкин, Надир якынлашкан саен, Фәйрүзә артка чигенде. Җүләр! Барыбер күрерләр бит… Ә аның исемен гайбәтчеләр теленә салырга ярыймы соң?! Әгәр хатынның яшерен мәхәббәтен йөрәгеннән суырьш алып, дөньяга чәчсәләр, яшәүнең ни яме дә, ни тәме?! Йә, ниш­ләргә инде? Кала да алмый, китә дә алмый, һәй, калалмый шул…

…Тал төбендәге аяк эзләренә пар күбәләк кунды.

Тулырак

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фикер алышу урыны

Сезнең email адресыгыз күрсәтелмәячәк.


*