Телемез.Татар!

Вәрфәләми төне.

20 Июль, 2017нче ел. Админ 0

Вәрфәләми төне. Белла Әхмәдуллина. Зөлфәт тәрҗемәсе. Оеп яңгыр ява… Сәер бер уй Дер селкетә минем күңелне: Суеш барган чакта туган сабый Шәригатькә хыйлаф түгелме? Кан туена изге Вәрфәләми Бәндәләрне дәшкән ул төндә Яңа туган сабый елаганны Ишетмәде бугай беркем дә.  

Ант итәм

20 Июль, 2017нче ел. Админ 0

Ант итәм. Белла Әхмәдуллина. Зөлфәт тәрҗемәсе. Ант итәм шул җәйге фотосурәт белән: Син — болдырда. Дар шикелле чалыш болдыр. Мондый болдыр беркемне дә дәшмәс өйгә, Мондый болдыр өйдән генә олактырыр. Яу киеме сыман синец сатин кулмәк Көчле, горур муеныңны алган буып. Утырасың — ат та тузмәс ачлыкның һәм Кайгыларның тынып

Белла Әхмәдуллина

20 Июль, 2017нче ел. Админ 0

ШИГЫРЬЛӘРЕН УКЫ  Белла Әхмәт кызы Әхмәдуллина – танылган совет шагыйрәсе, ХХ йөзнең икенче яртысында иң зур язучыларның берсе. Русия язучылар берлеге, Рус ПЕН-үзәге, А.Пушкин ис. Сынлы Сәнгать музее дуслары берлеге әгъзасы. Әмрикә (Америка) сәнгать һәм әдәбият академиясенең лаеклы әгъзасы. Белла Әхмәдуллина 1937 елның 10 апрелендә Мәскәүдә дөньяга килә. Әтисенең милләте

Мөхәммәд Әмин Хан

15 Июль, 2017нче ел. Админ 0

КИТАПЛАРЫН УКЫ  Мөхәммәт-Әмин хан (яки Мөхәммәт Әмин)– 1487—1495, 1502—1518 елларда Казан ханлыгы белән идарә иткән хан. Шул ук вакытта Урта гасыр әдәбиятының бер вәкиле, шагыйре булып санала. 1502 елда Габдел-Латыйфны кулга алалар һәм Мәскәүгә озаталар, заманында Илһам ханны җибәргән кебек, аны да төньякка сөргенгә сөрәләр. Казан тәхетенә тагын Мөхәммәт-Әмин утыртыла. Моңа кадәр рус кенәзе III Иван аңа Кашира һәм Серпухов шәһәрләрен идарәгә һәм «туклануга» биргән була.

Гыйкаб

15 Июль, 2017нче ел. Админ 1

Гыйкаб[i]   Чыкты һиҗрәтдин йиде йөз илледә[ii] Төшде галәмгә хәраблык зилзилә. Үзе – аксак, гаклы – ахмак, фетнәдар Золымыны изһар кылды һәрйирә. Күп голамә вә мәшаихләр шәһид Булдылар дине ислам нурилә. Дарелислам фетнәсендин, бел гайан Булды вәйран, акды йәшләр хәүфилә. Нә җавап бирер Хода кашыда ул, Сорса Алла шиддәт-ү гыйкаб

Адәмнәр

14 Июль, 2017нче ел. Админ 0

Электрон китап Әсәр исеме: Адәмнәр Автор: Галимҗан Ибраһимов Күләме: 43 бит Жанр: новелла ​ Иңдерү калыплары: EPUB PDF MOBI TXT FB2    Онлайн уку: (1921-22 елларда Идел-Урал буйларында булып үткән фаҗига)   I Үлем үзенең кара канатларын җәйде. Җир гүя, шуның астында капланып калды. Тирә-як куркыныч караңгы каберлекләр, ләхетләр белән,

Галимҗан Ибраһимов

14 Июль, 2017нче ел. Админ 0

КИТАПЛАРЫН УКЫ  Галимҗан Ибраһимов – татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Хезмәт Батыры. Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзер Авыргазы районына карый) Солтанморат исемле татар авылында туа. Галимҗан башта туган авылында белем ала, 3 сыйныфлы рус мәктәбенә дә йөри. 1898 елның көзендә әтисе Галимҗанны һәм аның бертуганын Ырынбурдагы мәдрәсәгә илтә. 1905 елгы инкыйлаб дулкыннары тәэсирендә, шәкертләр, иске тәртипләргә

Габдрахман Әпсәләмов

13 Июль, 2017нче ел. Админ 0

КИТАПЛАРЫН УКЫ  Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов (28 декабрь 1911, Иске Аллагол, Пенза губернасы (Мордва Республикасы) – 7 февраль1979, Казан, Татарстан) – татар язучысы. Габдрахман Әпсәләмов 1911 елның 28 декабрендә Пенза губернасы (хәзерге Мордва Республикасының) Иске Аллаголавылында туа. Габдрахман Әпсәләмов әдәби иҗат эше белән бик иртә мавыга башлый. 4нче сыйныфта укыганда беренче шигырьләрен яза. Арадан берсе Муса Җәлил редакторлык иткән «Октябрь баласы» журналында басыла. Габдрахман Әпсәләмовның язучы булып китүенә

Икенче гомер

13 Июль, 2017нче ел. Админ 0

Электрон китап Әсәр исеме: Икенче гомер Автор: Габдрахман Әпсәләмов Күләме: 7 бит Жанр: хикәя ​ Иңдерү калыплары: EPUB PDF MOBI TXT FB2    Онлайн уку: I Өч тәүлек буенча коры, үзәккә үтә торган салкын җил исте. Әле күптән түгел генә ап-ак халат кигән төсле ак бәсләргә төренеп, тирән хыялга, очсыз-кырыйсыз

Кадыйр Бикмурзинның җинаяте

12 Июль, 2017нче ел. Админ 1

Электрон китап Әсәр исеме: Кадыйр Бикмурзинның җинаяте Автор: Абдулла Алиш Күләме: 9 бит Жанр: хикәя ​ Иңдерү калыплары: EPUB PDF MOBI TXT FB2    Онлайн уку: Завод гудогы Язгы көннәрнең һавасы сулышны иркенәйтә. Кыш буе сагынылган ул кояшны тереклек дөньясы елмаеп каршылый. Кояш та, шуны сизгән сыман, үзенең якты нурларын,

1 2 3 4 5 9