Электрон китап
Әсәр исеме: Рибб Локсның үлеме
Автор: Адлер Тимергалин
Күләме: 14 бит
Жанр: хикәя
​
Иңдерү калыплары:
EPUB       PDF       MOBI       TXT      FB2
 
 Онлайн уку:

Моңлы саз остасы Александр Гринга

 

1

 

Шәһәрдә алтын көз булмый.

Шау-шулы кысрык урамнар өстенә кургашыңдай тонык күк гөмбәзе каплап куелган. Сәләмә болытлар туктауны белмәстән, аз гына да ачылып китмәстән, түбәнтен генә агылалар. Болганчык күлләвекләрдә күк йөзе дә, кирпеч стеналар да чагылмый. Дымык аллея комы, төсен җуеп, сыек боткага әйләнгән.

Вакыт-вакыт көчәеп киткән җил ботаклардан үле яфракларны өзеп ала да юеш асфальтка китереп каплый, ә салкын тамчылар аларны җиргә кадаклап куялар. Битне чәнчи торган үткен тамчыларга җил ачысы сеңгән.

Көз бишек җыры көйли: «Йоклагыз»,— ди ул үзе чишендергән агачларга һәм яшь сыга. Юк, кызганудан түгел, чөнки битараф табигать рәхим-шәфкатьне дә, яманлыкны да белми.

Әле кайчан гына кояш нурына чумган бакчадан көзге җил тереклек җылысын сөреп чыгарган да җелекләргә үтә торган вак яңгыр җәйге эзләрне юып алып киткән. Монда гашыйклар да ант эчмәгән, йортсыз-җирсез сукбай да көрсенеп утырмаган, балалар да чыр-чу килмәгән диярсең.

Җил бакча капкасын шыгырдата, баганага эленгән фонарьны өзәргә маташа, телеграф чыбыкларын кыл итеп чирткәләп моңлы бер көй уйный: «йоклагыз, йокла…»

Бакча эскәмиясендә, бөкшәеп, кулларын тез башына кушырган бер кеше утыра. «Көз,— дип пышылдый аның туңган иреннәре.— Әйе, көз…»

Җил аның чабуын тарткалый.

«Йокла, Рибб Локс, йокла».

Гомер артта калды. Яшисе яшәлде, күрәсе күрелде. Татлы хыяллары белән яшьлек, дөньяви мәшәкатьләр белән тулган ирлек чоры күптән узды.

Гомер үзенең чигенә якынлашкан саен дөньяның гаделсез булуы, тигезсезлеге ачыграк күренә һәм күңелдә әллә ни төрле нәфрәт-ачу кузгала, әйләнә-тирәгә карата дошманлык тойгысы үсә бара. Тик зәңгәр тамырлары бүрткән куллар хәлсез, йодрыклар йомарланмый, яңгырашын җуйган тавыш та пышылдап кына чыга. Каһәр суккан тормыш!

Дөнья исә үзенчә яшәвен белә. Йөрәк җылысы сүрелгән кешедә аның эше юк. Әнә шалтыр-шолтыр килеп шыксыз трамвай узып китте; шәрә ботаклар артыннан шәмәхә неон рекламасы чекерәеп тора; урам чатыннан, җилгә ияреп, машиналар гөрелтесе һәм репродуктор шавы ишетелә…

Яшисе яшәлде, күрәсе күрелде, гомер кичәге көндә калды. Алда—тынычлык, мәңгелек йокы анда… Бәлки, аны үз ирегең белән якынайтырга кирәктер? Бәлки… баз шикелле караңгы квартираны, шушы эчпошыргыч көннәрне әле тормыш камчысының тәмен татымаган яшьләргә, бию мәйданчыгы катын сагалап торган тар балакларга, бушбугаз репортерларга, көн туды исә чиратка йөгерә торган бытбылдык хатыннарга калдырып китү хәерлерәктер? Яшәсеннәр, әйдә… Ә яшәү үзе үк әкренләп үлә бару дигән сүз түгелмени?

Рибб Локс кыршылган кесә каплавычын күтәреп кулъяулыгын чыгарды да, ничәмә-ничә еллар буе турылыклы хезмәт күрсәткән күзлеген салып, ирексездән сытылып чыккан сыңар яшен сөртте.

Галәм өчен, әйтче, адәм, син кем генә?

Синең яшәү барлы-юклы төтен генә.

Нигә килдем? Нигә китәм? Максат нидә?

Юк, җавап юк бу сорауга һичбер кайда…— дип пышылдады ул үз-үзенә, Гомәр Хәйямны исенә төшереп.

Рибб Локс бакчада бер ялгызы иде. Хәер, ул бөтен гомере буена шулай ялгыз яшәде, гаилә корырга да өлгермәде, ә дуслары әкренләп аңардан читләшеп беттеләр. Дуслар? Менә егерме ел инде аның танышларын күргәне юк. Күрергә дә теләми ул аларны.

Җир йөзендә Рибб Локстан да бәхетсезрәк кеше бар идеме икән? Кайчан да булса яшәгән идеме икән? Ай-һай!

Балачакта ул тормыш авырлыгы күрмәде. Урта хәллеләр исәбенә керә торган гаиләдә аңа җил-яңгыр тидермәскә тырыштылар, ул дөньяда юксыллар һәм капкорсаклар барлыгын белми үсте. Бәләкәй Рибб математикага гаять сәләтле булып, елдан-ел олимпиадаларда бүләк алып килде, һәм укытучылары малайга зур өметләр багладылар. Колледжда чакта ук инде ул Кояш системасындагы бер астероидның траекториясен исәпләп чыгарды. Гәрчә моның белән ул фәнгә артык яңалык өстәмәсә дә, бу хезмәте аңарда үз көчләренә ышаныч уятып, иртәгесе көнгә ишек ачкан кебек иде. Малай үзенең гыйлем өлкәсендә эшләячәгенә шик тотмады.

Егерме яшьләрендә чакта егет ике төрле яңа фоторецепт уйлап тапты һәм шул көннәрдән химиягә бирелде.

Ләкин Риббны дөньяда уңышсызлыклар гына көтеп торган диярсең. Нәрсәгә генә тотынмасын, нинди генә ачыш ясамасын, яшь галим беренче булып түгел, ә язмышның тискәрелеге һәм көлүе аркасында, икенче кеше булып кала иде. Рибб Локсның хыялларын аз гына вакытка соңга калу дигән нәрсә челпәрәмә китерде. Көрәш тәрбиясе алмаганлыктан, ул мәкер-хәйләләр тозагына бик тиз килеп каба иде.

Металлар коррозиясе дигән хезмәте. Фәннәр академиясендә аны ике куллап каршы алдылар, мактадылар, сөендерделәр, ә икенче көнне сүрән генә: «Бәхетсезлеккә каршы,— диделәр,— шушы ук теманы Гольдштейн тикшергән, бу хезмәт моннан унбиш көн элек кенә басылып чыккан…»

Унбиш көн! Әгәр Рибб үзен бераз гына ашыктырган булса, фәнгә «Локс эффекты» дигән күренеш кереп калган булыр иде!

Рудаларны буш токымнан арындыру ысулы. Әгәр гади генә бер хатын кисмәктә кер чайкаганда сабын күбекләренең хикмәтле сыйфатына игътибар итмәгән булса, юк, берәр айга соңрак күреп алса да ярар иде әле, бу ачыш Рибб Локсныкы булыр, аны данга күмәр, әтисе үлгәч какшаган экономик хәлен ныгытып җибәрер һәм гомеренә мәгънә бирер иде.

Индукцион мич белән дә, хлор изотопларын аеру ысулы белән дә шул ук нәрсә килеп чыкты.

Баштарак Рибб Локс үзенең уңгылыксыз булуына каршы искән җилләргә көлеп кенә карады, шунда ук икенче темага тотынды, онытылып эшләде һәм… тагын соңга калды. Гомер шулай билгесез кешеләр белән ярышта үтеп китте. Иҗат шпионажы дигән нәрсәне, үз идеяләренең әледән-әле урланып торганлыгын ул соңыннан гына белде.

Картлык ишек кага башлагач кына Рибб Локс үзенең япа-ялгыз булуын күреп алды, ялгызлыкның ачысын һәм авырлыгын сизде. Вакыт дигән нәрсә карт галимнең шәхси дошманына әйләнде һәм, тора-бара, сизелер-сизелмәс кенә булып, бөтен дөньяга, кешелеккә дошманлык һәм нәфрәт хисе туды. Университеттагы эшен, аннары өлкән лаборантлык урынын да югалткач, икенче каттагы уңай квартирасын ташлап китәргә мәҗбүр булгач, якшәмбе костюмы, менә дигән микроскоп, микрофотоҗайланма кебек кыйммәтле әйберләрдән килгән акча эреп югалгач, коры ипи белән коры суның тәмен татый, хәмер ачысыннан беразга җиңеллек таба башлагач, Рибб Локсның дөньяга мөнәсәбәте тагы да үткерләнә, дошманлаша төште.

Рибб Локс соңгы тапкыр 1933 елда, Германиядә фашистлар җиңеп чыкканга көлде. Кешеләрнең көчсезлеге аның исен китәрде. Менә шул кешеләрнең аны бар дип тә белмәве, юләрсымак фюрерга табынуы кимсетә, ачындыра һәм үрти иде картны.

Урамда хәрби музыка һәм өзек-өзек команда биргән тавышлар яңгырап китте. Авыр солдат ботинкалары басудан урам тетрәгән кебек иде.

Дөнья яши, яшәү генә түгел, кешеләр бер-берсен үтерү өчен тырышып-тырышып әзерләнәләр иде.

Әзерләнсәләр соң? Рибб Локска барыбер. Ул кешеләр цивилизациясенең киләчәгенә ышанмый. Иртәме-соңмы ул барыбер бетәчәк. Табигатьтә мәңгелек нәрсә юк. Кояш сүнү белән, без — җиһанның хуҗасы, дип кәпрәйгән кешелек дөньясы җан бирәчәк. Табигать кеше җанлыклы түгел… Моны борынгы шагыйрьләр дә белгән:

«Без булмабыз! — җиһан моны сизәрмени?

Эз дә калмас! — җиһан моны сизәрмени?

Без бетәрбез — җиһан моны сизәрмени?»

Карт утыргычтан торды да, якасын күтәреп, әкрен генә өенә атлады.

Рибб Локс яртылаш җиргә сеңгән квартирасына кайтып керде. Хәер, моны кеше торагы дип әйтерлек тә түгел иде. Яшелләнеп беткән кечкенә тәрәзәләр бүлмәне яктыртудан бигрәк, тәүлекнең дүрт вакытын белергә генә ярдәм итәләр булса кирәк, ә стенадагы сәгать йөрми. Сайгаклар атлаган саен шыгырдап сыгылып төшәләр. Стена буявы касмакланып кубып беткән. Караңгы почмак яныннан канализация торбасы үтә.

Какшаган өстәл өстендә, китап-дәфтәрләр белән бергә, икмәк сыныгы ята, сулы стакан, бөкесез графин, бер кап тоз, юылмаган савыт-сабалар тезелешеп тора, Төпчек савыты да шунда ук. Күрәсең, карт шушы бердәнбер өстәлендә ашый да, фән белән дә шөгыльләнә булса кирәк.

Өстәл каршысындагы таш багана артында бер портрет эленеп тора. Якынрак килеп караганда бу рәсемнең Эйнштейн портреты икәнен танып булыр иде. Шунысы гаҗәп: портрет өр-яңа килеш сакланган, аңа бер бөртек тузан кунмаган.

Хуҗа бу портретны көн саен әйбәтләп сөртә һәм иртә-кичләрен шуның каршысына басып озак-озак уйга тала иде.

Менә хәзер дә Рибб Локс портрет янына килде.

Чү! Нинди йөрәк яргыч авазлар бу?

Канализация торбаларыннан шаулый-шаулый шакшы су ага һәм аңа кушылып кемдер яшь аралаш көлә иде.

Шик тә юк, Локс акылдан язган иде. Юкса ул үзенең алласы итеп саклап, тап төшерми тоткан портретын — бердәнбер дусты Эйнштейнны йөзләгән кисәкләргә турап аткан булыр идемени?

 

2

 

Төн. Тулган ай бөтен шәһәр өстенә көмеш йөгерткән. Мүкләнгән түбә чирәпләре дә, цинклы калайлар да бер төстә.

Таң атарга ерак әле. Сыек яктылыкны ерып, авыр платформалар таккан поезд үрмәли.

Аның вагоннарына әфлисуннар да, маргарин да, китаплар да төялмәгән. Нота дәфтәрләре дә, курчаклар да юк монда. Вагоннарда мина һәм бомбалар. Аларны диңгез портында лайнерларга бушатып, Көнчыгыш Азиягә, Африкага озатачаклар.

Күпер. Паровоз, күкерт исле куе төтен бөркеп кычкыртты да, ай нурына манчылгаң мәһабәт күпергә килеп керде.

Кинәттән генә нәрсәдер чатнап сынды, чың итеп өзелде, ниләрдер гөрселдәп җимерелеп төште һәм каты шартлаудан соң тирә-як кара төтенгә, парга, тузанга чорналды. Күккә көпчәкләр, вагон ишекләре, тимер-томыр, такталар очты.

Тынлык әйләнеп кайтканда күпер дә, поезд да, якын-тирәдәге йорт-каралтылар да юк, кан төсенә кергән ай хәрабәләрне генә яктырта иде.

Милли иминлек комитеты вәкилләре катастрофа булган урынга караңгылы-яктылы вакытта ук килеп җиттеләр, ә берничә сәгать үтүгә гадәттән тыш комиссия җимерекләр, ватык-сыныклар арасында актарына иде инде. Су төбеннән чуалып-төйнәлеп беткән корыч өрлекләр, бетон багана калдыкларын күтәрделәр.

Комиссия, башта күпер җимерелгән, аннары миналар белән бомбалар шартлаган, дигән нәтиҗәгә килде. Ләкин техниканың соңгы сүзе булган өр-яңа күпер ничек түзмәгән соң? Комиссия моңа төпле җавап бирә алмады, фәкать металлның «интенсив коррозияләнүен», ягъни, гади кешеләр теленә күчереп әйткәндә, бик нык тутыгуын гына билгеләде.

Гаепләрлек кеше табылмады.

Ике атна үткәч, 520 метр биеклектәге мәшһүр Фифель манарасы авып төште. Үзәктән радио һәм телевизион тапшырулар тукталды. Ил телсез калган кебек булды.

Менә шул чакны паника купты.

Шик астында торган йөзләрчә кеше кулга алынды, индустриаль үзәкләрдә комендант сәгате кертелде.

Ә Голио елгасы аша салынган ике километрлы асма күпер суга чумгач, күрше илгә катгый нота җибәрелде. Нотага бик зәһәр итеп язылган җавап алынды.

Телеграф, телефоннар, секретарьлар, газета редакцияләре йокы күрмәделәр.

Бу юлы тикшеренүләр аныграк нәтиҗә бирде. Манараның нигез янындагы корыч аяклары тишкәләнеп, көпшәкләнеп беткән булып чыкты. Нилектән, ни өчен, ни сәбәпле?— дигән сораулар тагы җавапсыз калды. Хөкүмәт,— ягъни политиклар,-— җитәкчелегендә яңа комиссия төзергә туры килде.

Ләкин монда, политиклардан бигрәк, психиатрлар һәм бактериологлар кирәк иде.

Чөнки болар бар да Рибб Локс эше иде. Акылдан шашкан галим коточкыч план корганнан алып бер ел буена караңгы квартирасында баш күтәрми эшләде. Ни белән мәшгуль иде соң ул? Бактерияләр үрчетү белән. Җир шарындагы тереклекне чума кизүе кебек кырып бетерүгә сәләтле бациллалар фабрикасы оештыру белән. Рибб Локсны гади бактерияләр канәгатьләндерми, аңа яңалары, моңарчы булмаганнары кирәк иде. Аларны бернинди антибиотиклар да җиңә алмасын! Ул терек табигать өстенә саранча явы кебек ябырылсын да, кешеләр аңышып һәм хушлашып өлгергәнче, җирдә тереклек заты калмасын, һәм җинаятькә юнәлтелгән акыл морадына иреште.

Иң әүвәле Локс тимер бактерияләренә игътибар итте. Мәгълүм булганча, бу бактерияләр тимер оксидлары булган суларда яшиләр һәм тимер оксиды гидраты бүлеп чыгаралар. Кайчагында су үткәрү системасында үрчеп, алар көпшәләрне тыгылдыралар һәм зур гына шәһәрләрне судан мәхрүм итәләр.

Рибб Локска тимер бактерияләренең үтә тиз үрчи һәм саф тимерне матдәләр алмашына кертә торган токымын китереп чыгару кыен булмады. Сынау өчен Локс бактерияле шешәгә чәнечке тыгып куйган иде, икенче көнне чәнечкенең никельләнгән сабы гына калганын күрде. Тагы да камилләштерә төшкәч, бактерияләр пычак-чәнечке ише вак-төякне ике-өч сәгать эчендә кимереп бетерә башладылар. Менә шул көннән алып, шашкан галим кесәсендә ампула белән тимер бактерияләре йөртә иде…

Рибб Локс диверсия объектлары сайлый белә иде,— әйтерең бармы! Дөрес, ниндидер сәбәпләр аркасында бактерияләрнең яшәү потенциалы шул ике-өч сәгатьтән артмый, аннары алар таркалып һәлак булалар, юкка чыгалар. Ләкин эш эшләнгән була инде.

Тәнәфесне Локс үзе ясады. Кешелек дөньясына каршы көрәштә ул тимер бактерияләрен көчсез корал дип тапты һәм тагы да куркынычрагын эзләргә кереште.

Аның квартирасындагы киштәләр пыяла савытлар, бактерия үрчетү казаннары белән тулды. Квартира миллиардлаган тереклек ияләре яши торган бер дөньяга әверелде һәм бу дөньяның урам-тыкрыкларын, савыт-йорт номерларын Локс үзе генә белә иде. Аның беренче номерлы коралы кешенең һәм хайваннарның үзәк нерв системасын җимерә торган бактерияләр иде…

Акча җитенкерәмәгәндә Рибб Локс урамга чыга, кар көрәүдән, ишек аллары чистартудан да тартынмый, базардан яшелчә-мазар күтәреп кайтырга яллана, хәтта рулетка уйный, ота һәм отыла,— ягъни үзенең бактерияләрен асрау өчен барчасын эшли, бернидән җирәнеп тормый иде. Төн уртасында да, көн туып тузанлы пыялалар аша беренче нурлар үрмәләп кергәндә дә ул аякөсте була иде. йоклый идеме икән ул? Рибб Локс күптән инде үлек иде, ә үлемгә ял дигән нәрсә хасмыни? Картның йөзе көннән-көн агара, төссезләнә барды. Терек дөньяны буып үтерәчәк кыямәт көне якынлаша, чөнки Рибб Локсның — кешелек тарихындагы иң зур, иң хәтәр җинаятьченең — тәҗрибәләре тәмамланып килә иде.

Яз җитте.

Исерткеч бөреләр исе, парклардан чыгып, урамнарга җәелде һәм бар катка бензин исен, шәһәр сөремен басып китте.

Соры чыпчыклар чыр-чу килеп комда коена, бәйрәм итә, шәһәр читендә бирелеп-бирелеп тургай сайрый иде.

Яз көне күңел ни өчен шатлана, канатлана икән? Яктыгамы? Җылыгамы әллә? Кем белә? Кеше кулында ясалма җылылык та, көн яктысы белән ярышырлык лампалар да бар югыйсә. Ләкин кеше генә түгел, бар булган тереклек куана бит. Сөенечне бизмәнгә салып үлчәп була торган булса, иң күрексез кош итеп яратылган чыпчыкның куанычы кеше кадәр кешенекедәй булмас идемени?

Язгы гүзәллекне, Рибб Локстан башка, һәркем сизә, ә ул аларның тойгы-хисләрен аңламый, аңлый да алмый иде. Ләкин Рибб Локс яз турында бүтәннәр белмәгән нәрсәне белә…

Ул бу язны җир йөзендә бу соңгы яз дип исәпли иде.

 

 

3

 

Аллеяны себереп, чистартып киттеләр. Чирек сәгатьтән монда балалар килеп тулды, һәм аллея үзенең элекке кыяфәтенә керде.

Бакча шау-гөр килә. Уенчыклар дөньясында мәхшәр көне: йөнтәс аю комга чалкан яткан да, агач ботагына барып кунган тәпиен күзәтә; негр-курчак, чишенеп ташлагач, оятыннан нишләргә белмичә, куак арасына поскан; бер малай, тырышып-тырмашып, космик ракетаны комга кагып азаплана, ә авариягә очрап аксаган машинаны ремонтка туктатканнар һәм күп дигәндә биш минуттан ул аерым детальләргә әйләнергә тиеш иде.

Зәңгәр, яшел, кызыл туплар, кулдан-кулга күчеп, хуҗаларын  буташтыралар, ә әби халкы, күлмәкләрен алышып кигән оныкларын таба алмыйча, йөди…

Бакчаның караңгы бер почмагында эскәмиягә яны белән бер кеше утырган. Аның ябык бармаклары тезендәге эшләпәсен бөтәрлиләр.

Ул елмаймый. Ул кеше елмая белми, чөнки моның өчен аз гына булса да яшәү көче кирәк. Ә ул хәзер кеше түгел инде. Ул — Рибб Локс — цивилизациянең соңгы сәгатьләрен санап утыручы автомат.

Автомат көлми дә, елмаймый да.

Туп, аркылы-торкылы билбау буган нәни генә җилем туп, әллә каян тәгәрәп килде. Килде дә Локсның аяк очларында туктап калды. Нинди нәрсә бу? Ә бусы — алпан-тилпән атлап килүче ике аяклысы — ниткән җан иясе тагы? Рибб Локсны кем мазасызлый? Ул төш күреп утыра, төшендә үле планетаны күрә иде… Бу планетаны ком барханнары күмеп киткән, чал океан гына шаулый анда…

Тукта, кем ул: «Бабакай, ә, бабакай!—дип эндәшә?— Тубымны бирегез әле»,— ди? Кем ул бабакай?

Нинди хикмәт, нинди могҗиза бу? Рибб Локс, буыннарының чытырдавына түзеп, җиргә иелде дә, бизәкле тупны алды, ябышкан ком бөртекләрен җиңе белән сөртте:

— Мә, тот, кызчык. Бу синең тубыңмы?— дbде ул төштәге шикелле.

Кызчык ияген какты.

—Матур туп. Әниең бармы синең?

—Бар. Әнә…— диде бала, Рибб Локска туры карап.

—Әтиең?

Юк, кызның әтисе юк иде.

—Минем алда утырасың киләме?

—Килә.

Бала Рибб Локсның тезләренә үрмәли дә башлады. Картның йөрәге дөп-дөп тибәргә тотынды.

— Ә минем бабам да юк. Әбием генә…— диде нәзек тавыш.

— Кара син аны,— дип әйтеп җибәрде Локс, үзе дә сизмәстән һәм сүзләренең каян алынганын да белми калды.— Әбиең дә бармыни әле синең!

—Тупны әби алып бирде.

— Тупнымы? Тупның нидән ясалганын беләсеңме соң син?— диде карт галим һәм тезеп китте: «Аны каучуктан ясыйлар, ә каучук — органик матдә…».

— Матдә?!—дип чыелдады кызчык һәм беренче тапкыр ишеткән сүзен кат-кат әйтеп карады.— Матдә… Бабакай, мин үскәч, матдәдән туп ясаучы булам! Күп итеп ясыйм мин аларны. Ул чагында синең дә тубың булыр…

Рибб Локсның тез буыннары калтырады. Икенче кешенең сулышын тою, икенче йөрәкнең типкәнен ишетү — болар аның өчен коточкыч яңа иде. Кызчыкның күзләре Рибб Локска чиксез ышаныч белән, самими бер назлану белән карыйлар…

—Син минем бабам бул, яме,— дип әйтеп салды кыз.

—Әлбәттә, әлбәттә, балакаем.

Кызның әнисе килеп җитте: «Ай-яй, Дези,— диде ул.— Синең туфлиләрең тузанлы бит. Шулай ярыймыни!» — Хатын Рибб Локстан гафу үтенде һәм Дезины кулына алды.

— Юк, юк… бик әйбәт кызчык… Мин аңа каучук матдәсе турында сөйләмәкче идем,— диде карт, аска карап.

Башта картның күз аллары караңгыланып китте. Агачлар, фонарь баганалары, йортлар кинәт кенә чайкалып куйдылар. Дөньяның асты-өскә килде.

—Сез авырып киттегезме әллә?

Ханым ялгыша иде. Чөнки бу — чир галәмәте түгел, савыгу билгесе иде. Ләкин Рибб Локс тәмам хәле киткәнен, өенә ярдәмсез генә кайтып җитә алмаячагын сизде. Беркадәр икеләнеп торгач, карт беренче мәртәбә кешеләрдән ярдәм сорарга батырчылык итте: «Сез мине өйгә озатмассызмы… ерак түгел…» — дип үтенде ул.

Әлбәттә. Дезиның әнисе мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә һәрвакыт хәзер.

—Бәлки, ашыгыч ярдәм машинасы…

—Юк, юк, ханым…

Ун минуттан алар өчәүләп Рибб Локсның квартирасына кайтып җиттеләр. Ханым Локсны җайлап кына кәнәфигә утыртты, су бирде. Ә Дези ул арада квартира белән танышып йөрде.

Тонык лампадан төшкән яктыда меңләгән пыялалар, төрле төстәге эремәләр елкылдый, стеналарда аксыл таплар, кызыллы-яшелле бизәкләр, алсу күләгәләр дерелди, түшәмдә пәрәвез җепләренә үрелгән салават күпере эленеп тора иде.

Дези җир асты патшалыгындагы кебек хыялый бизәкләргә сокланып карап торды.

—Нинди матур, ах, нинди матур! Әнием, карасана!

Рибб Локсның тәне кызыша иде. Үләр алдыннан аның күзләрендә кешеләргә һәм киләчәккә өмет нуры кабынгандай булды.

— Сез, бәлки, гаҗәпләнәсездер, ханым,— дип хәлсез генә пышылдады ул. — Сез бер бәхетсез бәндәнең соңгы сәгатьләрен күрәсез… Мин химик, бактериолог. Кеше үтергеч бактерияләр үрчетүче… Мин дөньяны юк итәргә җыенган идем. Аңлыйсызмы, Дезины да! Курыкмагыз, үтенәм сездән, курыкмагыз! Бактерияләр — әнә алар, пыяла бөке белән томаланган, аларны беркем дә ачып чыгармас. Беркем дә! Ике сәгатьтән алар тончыгып үләргә тиеш.

Мин кешеләрне күрә алмый идем. Кешене мин җәмгыять белән — гаделсез система белән бутаганмын. Минем гомерем артык озын һәм кызыксыз булды, аның турында сөйләүнең кирәге дә юк. Бүген ул тәмам була.

Рәхмәт сезгә. Рәхмәт сиңа, Дези! Өстәл тартмасын ачыгыз әле. Муенса күрәсезме? Ул минем әниемнеке иде… Ул кыйммәт торадыр. Дезига… Хәзер китегез. Хушыгыз. Юк, китегез, зинһар… Дези, хуш, кызым.

Рибб Локс ялгыз яшәде. Миллионлаган кешеләр арасында ялгыз иде ул. Рибб Локс ялгыз гына үлде. Ләкин ул кешелек җылысын тоеп үлде.

Дөнья яши һәм яшәячәк иде. Рибб Локсның туганнары — кешеләр — мәңгелек яз булсын өчен яшәячәкләр иде.

Тулырак

 

 

 

 

 

 


 

 

Фикерләшү

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган