Телемез.Татар!

Шартламасын

Электрон китап
Әсәр исеме: Шартламасын
Автор: Адлер Тимергалин
Күләме: 7 бит
Жанр: фантастик хикәя
​
Иңдерү калыплары:
EPUB       PDF       MOBI       TXT      FB2
 
 Онлайн уку:

— Син мине гафу ит, һаман үзем турында гына лыгырдыйм. Шунысына төшенә алмыйм: син химия беләнме, радиотехника проблемалары беләнме мәшгуль? — диде ул, бүлмәдәге җиһазларга ишарәләп.

Хуҗа үзенең бәхетле дустына кырын гына карап алды да, тәмәке төтененнән тончыккандай, ютәлли башлады.

— Аңламас дисеңме? Хәер, онытып та бетергәнмендер инде. Мегагерц, стильб, нейтральләшү реакцияләре һәм башкалар, һәм башкалар, дөресме?

Альберт кулларын уа-уа кеткелдәп алды. Аннары, дустының һаман дәшмәвен күреп, туңган кеше шикелле иңбашларын кочаклап утырды.

— Юк, күрәм, онытмагансың,— диде аңа Һенри. Анын тавышында кырыс металл чыңы ишетелеп киткәндәй булды. Ләкин ул бик тиз үзен кулга алды, елмаеп куйды һәм сүнгән сигаретын идәнгә ташлады.

— Мин дә вакытны бушка уздырмадым, Альберт, — дип сөйләп китте ул. — Синең күзләрең әүвәлгечә үткер: мин химик, радиотехник, өстәвенә теоретик физикадан да читтә тормыйм. Мондый универсальлек хәзер сирәк бит, шулай түгелме?

— Әйе, хәзер фәнне аерым кешеләр түгел, зур-зур коллективлар алга этәрә бугай.

— Ансы шулай… тик материал һәм акча җитәрлек булганда, ялгыз галимнәргә дә эш байтак әле…

Фән турында сөйли башлагач, Һенриның йөзе яктырды, тавышында ят итү — дошманлык сизелми иде инде. Альберт Линкольн да җитдиләнде, аның күзләрендә кызыксыну катыш көнләшү кебегрәк бернәрсә чагылып китте. Дөресен әйткәндә, ул үзенең яшьтәшләренең уңыш казануын, дан, шөһрәткә ирешүен өнәп бетерми иде. Хәер, ул моны беркайчан да сиздерми, көнләшүен бик тирән яшерә иде.

Һенри пышылдап сөйләүгә күчте:

—             Менә өч ай  инде мин  газапланам да, шатланам да. Уйлап тапкан нәрсәм мине әле күкләргә күтәрә, әле коточкыч куркыта…

Альберт Һенриның җилкәсенә кулын салды:

— Ачышың белән котлыйм,— диде ул дустанә рәвештә,— ләкин син бик борчыласың…

— Әйе, борчылам. Күңелемне нидер тырный…

Һенри тузанлы өстәлгә таянды да уйга чумды. Шыксыз лабораториядә уңайсыз тынлык урнашты, фәкать тәрәзә аша көзге җил сызгырганы һәм стенага эленгән борынгы зур сәгать текелдәве генә ишетелә иде. Альберт сүз башларга базмады. Ул читтән-читтән генә дустына күз салгалап алды. Берничә минут шулай узып китте.

Ниһаять, Һенри башын күтәреп, тузгыган чәчләрен төзәтеп алды һәм кыска гына:

—Теләгең булса, күрсәтәм,— диде.

…Алар чирәм баскан ишек алдыннан, тар сукмак буйлап, куаклыкка таба атладылар. Текә яр буенда озын-озын такталардан укмаштырып, түбәсен сырлы калай белән япкан бер каралты күренде.

Һенри халат кесәсеннән ачкыч алып, зур йозакка ярата алмыйча шактый азапланды. Йозакны ачкач, ул ниндидер бер яшерен төймәгә басып алды. Калын ишек шуннан соң үзе ачылып китте. Ләкин әле бу соңгы ишек түгел иде. Тагы бер тимер рәшәткәле ишекне үтәргә туры килде.

— Төрмә кебек,— дип мыгырдап куйды Альберт. — Әллә караклардан куркасыңмы?

—Галим караклардан,— дип җавап кайтарды хуҗа, электр лампасын кабызып.

—  Йозакны  ике-өч  тапкыр  алыштырдым  инде,  менә  бүген  дә  бозылган  шикелле…

 

Кемнәрдер кызыксына…

Брезент белән капланган әрҗәләр арасыннан ян белән генә узып, тынчу амбар эченә үттеләр һәм урталыктагы өстәл янына килеп тукталдылар. Хуҗа кунагына урындык күрсәтте.

— Тәҗрибәләремне мин менә шушында ясыйм,— диде Һенри. — Ачышым да шушында туды…

  • Пьер һәм Мария Кюрилар кебек икән,— дип сүз кыстырды аның кунагы.

— Әйе, әйе, алар да иске амбарда эшләгәннәр… — дип, Һенри дустына игътибар белән күз төшереп алды. — Син, банкир, фән тарихыннан да хәбәрдар икән әле,— диде ул аннары. — Я, ярый…

— Мин колакларымны торгыздым,— дип елмайгандай итте Альберт Линкольн, җайлабрак утырып. — Тыңлыйм.

— Атом энергиясе турында да мәгълүматларың бардыр дип уйлыйм,— дип сүзгә кереште Һенри.

— Аурупа җилләре очырып бетермәгән булса… Шулай да син аңлатыбрак сөйлә, зинһар.

— Ә заманында син физиканы әйбәт сукалый идең бит,— дип башын чайкады хуҗа һәм сүзен дәвам итте. — Мәгълүм булганча, атом реакцияләре вакытында гаять күп энергия бүленеп чыга. Ләкин атомнарның мондый үзгәрешләре җирдәге табигать шартларында шактый акрын бара… Лабораториядә исә бу реакцияләрне бик нык тизләтергә мөмкин. Атом бомбасы нәкъ шундый лаборатория инде — шартлаган чакта ул бик кыска вакыт эчендә ифрат күп микъдарда энергия аерып чыгара һәм бу көч зур җимерүләр ясый ала… Хиросима белән Нагасакины, гранит ташларны елаткан фаҗигане, йөз меңләгән корбаннарны исеңә төшер. Нур авыруы әле бүген дә, ун еллар үткәч тә, корбаннарын чүпләп тора…

— Болары бик билгеле нәрсәләр бит,— дип бүлдерде аны Альберт.

Һенри, сөйләүдән туктап, кулы белән кискен хәрәкәт ясады:

—             Билгелесен  билгеле,  —  дип  пышылдады ул, — тик без моны онытабыз…

искә төшермәскә тырышабыз…

Альберт башын иде.

—Ә мин… мин менә шул атом бомбасының үзенә каршы корал уйлап таптым!

Бу горур сүзләр Альбертны сискәндереп җибәрде.

— Юк, мин акылдан шашмаган,— дип көчәнеп кенә елмайды Һенри.— Син башта тыңлап бетер. Менә күр.

Ул авыр тимер шкафның үтә калын ишеген шыгырдатып ачты да аннан берничә пробирка алды: «Монда Уран 235,— диде ул,— ягъни җимергеч коралның төп өлешен тәшкил итә торган матдә. Күрәсең, мин аны кулымда тотып торам. Ул бөтенләй куркынычсыз, шартларга исәбеңдә дә юк. Нилектән? Чөнки шартлау килеп чыксын өчен чылбыр реакция башлану — ягъни бер атомның таркалуы башкаларына да тәэсир итеп реакциянең күз ачып йомганчы булып үтүе кирәк. Моның өчен исә уранның күбрәк булуы, уран микъдарының «критик массага» җитүе яки артыграк булуы шарт. Минем кулымдагы бу матдә миллиграммның меңенче өлешләре кадәр генә, шул сәбәпле таркалу процессы бик акрын бара. Аңлыйсыңмы?

Тын калган Альберт, карлыкканрак тавыш белән:

—Әйе, төшенәм,— дип җавап бирде.

Һенри бер пробирканы амбарның аргы башына илтеп калай киштәгә куйды. «Хәзер мин аны шартлатам»,— диде ул, тагы елмаерга тырышып. Альберт сикереп торды да аның кулына ябышты:

—Ташла! Кирәкми!

— Бу тәҗрибәне мин күп мәртәбә кабатлап карадым,— диде Һенри, кулын ычкындырып һәм:—курыкма! Мин үлемне үтерәм бит,— дип өстәде.

Әйтүе булды, стенадагы рубильникның сабын аска тартып төшерде. Нәрсәдер жуылдый башлады, өстәлдәге параболик көзгенең үзәге очкын чәчрәтеп яктырып куйды, һәм шул мизгелдә авыр артиллерия тубыннан аткандагы кебек каты шартлау цемент идәнне тетрәтте. Альберт күзләрен чытырдатып йомды, аның йөзенә эссе һава ташкыны китереп бәрде. Кайдадыр пыяла коелып төште, түбә калайлары кызганыч тавыш белән чыңлап куйдылар. Аннары каралты тагы бер кат калтырап алды. Тишек-ярыклардан әче тузан болытлары үрмәләп чыкты.

Һенри янып-пешкән дустына таба борылды.

—Аңладыңмы?—дип сорады ул.

Тегесе, телсыз калгандай, ияген генә какты, аннары төчкереп жибәрде.

—  Куркыныч,— диде ул, аңга килеп, — ләкин мин һични аңламадым, ихластыр!

—Моның нәрсәсе аңлашылмасын? Атом бомбасына җеназа бу!

—Шулай укмы?

— Алайса, мин сиңа булачак, дөресрәге, булмаячак сугышны кинематографта күрсәтәм. Рәсемнәрен үзем ясадым.

Ул киноаппаратны өчаякка бастырып көйләп куйды, экран урынына ниндидер иске җәймә элде, аннан соң утларны сүндерде. Экранга якты шакмак килеп төшүгә, якында гына динамик шыгырдый башлады.

Объектив күк йөзенә төбәлгән. Анда кургашындай авыр болытлар агыла.

Диктор Һенри тавышы белән: «Безнең ракеталар дошман иле чикләренә якынлаша»,— дип игълан итте. Каралҗым болытлар төркеме арасыннан өчпочмак койрыклы ракеталар күренде. Аларга дәһшәтле бомбалар төялгән…

Аннары объектив җиргә юнәлтелде.

Бөдрә урманнар артында яшел уҗым квадратлары, бакчалар, елан шикелле боргаланган инешләр, тасма елгалар, көзге күлләр, уенчык авыллар; тагы да арырак шәһәрләр, электр линияләре, фабрикалар…

Җирдә тормыш кайный.

Экраннан бәләкәй арбалар тартып аналар узып китте. Нәни генә бер малай йөгереп килеп футбол тубын күккә чөйде. Әнә ул борынын тарткалап югарыга карап тора…

…Болытларны айкап, җан өшеткеч улау һәм сызгыру авазлары чыгарып, ракеталар

килә…

Шул вакыт дикторның карлыккан тавышы «Юк!» — диде. Кинопроектор янында басып торган тере Һенри да: «Юк!» дип өстәде.

…Чик буендагы автомат сакчылар һәм радиолокаторлар ерткыч кошларны бик тиз капшап таптылар. Контрстанцияләрдә аппаратлар эшкә кереште. Ачык мәйдандагы зур параболик көзгеләргә җан керде. Алар, салмак кына борылып күз камаштыргыч чаткылар чыгарып ракеталарга таба электромагнитик дулкыннар көлтәсе җибәрделәр. Бер, ике. Тагы ике көлтә. Тагы…

Экранда зур план белән кара ракеталар күрсәтелде. Кинәт алар яктырып киттеләр һәм, утлы шарларга әверелеп, күз ачып йомганчы юкка чыктылар, парга — томанга әйләнделәр!

…Кояш   чыкты.    Кар   сулары    акты.   Боз   кузгалды.   Күзгә   күренеп   бөреләр   бүртә

башлады…

— Фильм тәмам,— диде Һенри, бүлмәне яктыртып. Ул, кулларын халат кесәләренә тыгып, җиңүче кыяфәтендә басып тора иде.

— Бу… бу бик хәтәр нәрсә бит!—диде банкир Линкольн, әле һаман күзен экраннан ала алмыйча. Электр яктысында аның йөзе акшарлаган кебек күренә иде. — Синең нурларыңнан берничек тә сакланып булмыймыни?

— Мөмкин түгел! Мин уран кисәкчекләрен калын металл һәм ярты метрлы бетон экран эченә яшереп карадым. Ләкин бу нурлар өчен тоткарлык юк. Сугышны паралич сугачак!— диде уйлап табучы горур кыяфәттә.

Альберт эшләпәсен салып куйды, кулъяулык алып битен, муеннарын сөртте:

—             Син  нишләгәнеңне аңлыйсыңмы, Һенри?—дип сорады ул, шактый кискен итеп.

—Әлбәттә.

— Юк. Аңламыйсың. Бала булма, дустым. Әгәр бездә бомбалар булмаса, ике ел эчендә безне кызыллар басып китәчәк. Демократиягә, шәхес ирегенә, ахыр чиктә үзеңә үк үлем белән яныйсың син, картлач.

Һенри иңнәрен җыерды, күзлеген рәтләп куйды.

Альберт Линкольн иренен тешләп уйланып торды да:

—             Хәер,  әгәр  атом  бомбалары  эшкә  ярамаса  без  гадиләрен  кулланырбыз!—

диде.

— Ай-һай! Шул ук дулкыннар сериясе, резонанс ешлыгын белеп эш иткәндә, теләсә нинди ягулыкны һәм шартлагыч матдәне кабызып җибәрә ала. Принципта мин һәртөрле матдәне таркатуга да ышанам, моның өчен куәтлерәк энергия чыганагы гына кирәк.

—Искиткеч! Икенче Эдисон син, картлач!

Уйлап табучы башын чайкады.

— Мин гений түгел,— дип каршы төште ул.— Мин вөҗданым кушканны эшләдем, бары шул гына. Һәм бу бәлкем, аккош җыры шикелле, минем соңгы хезмәтемдер. Хәер, мин булмасам, моны һичшиксез бүтән кеше ачкан булыр иде.

Альберт аны сагаеп тыңлап торды.

— Бу хакта әлегә беркем дә белмиме?—дип сорады ул, урындыкларга утырышкач.

—Әлегә юк,— диде галим, уйланып кына.

— Монсы яхшы, Һенри. Ләкин син бер ялгызың эш түнтәрә алмассыңдыр… ярдәм кирәкмиме сиңа?— Һенриның ачылып китмәвен күргәч, Альберт сүзне икенчегә борды.— Син бер ялгызыңмы? Экономкамазар да тотмыйсыңмы?

— Мин ялгызлыкка күнегеп беттем инде. Азык-төлекне күрше фермадан алам. Айга бер, кайда бер дигәндәй, шәһәрне әйләнеп кайтам.

— Ялгызак! Дәрвиш! Ә заманында син чибәрләр тирәсендә чуала идең бит!— дип шаркылдаган булды Альберт.— Дженнины оныттыңмы?

— Дженнины?— Һенри маңгаен җыерып уйлап алды.— Әйе… Дженни Уилки. Хәтерлим. Ул кайда хәзер?

—Аңардан киноактриса чыкмады, Һенри. Биржада машинистка ул.

— Ничек алай?— Һенриның тавышы бик борчулы чыкты.— Ә Дженниның абыйсы, шагыйрь Уилки?

—Әһә, Робинзон, син якты дөньяны онытып ук бетермәгәнсең икән әле!

—Син сорауга җавап бирмәдең, Альберт.

— Уилки утыра,— диде Альберт, читкә карап.— Иң каты режимлысында. Син бер дә газеталар укымыйсыңмыни соң? Хат та алмыйсыңмы? Язмыйсыңдамы? Ай-яй…

—Уилкины ни өчен утырттылар соң?

— Сугыш алласы Марс турындагы сатирик шигырьләре өчен. Демонстрацияләрдә дә актив катнашкан бугай. Менә шул. Кызганыч, әлбәттә.

Амбар эче караңгыланып киткәндәй булды. Идән астыннанмы, стена эченнәнме күсе чыелдап йөгереп үтте. Әчкелтем тузан исе килә иде. Һенри әкрен генә торды да, сәләмә халатын җилфердәтеп, ишекле-түрле йөренә башлады.

Тышта, ишек алдында агач яфраклары шыбырдап куйды. Тимер рәшәткәле тәрәзәләргә яңгыр тамчылары чирткәли башлады. Аннары коеп яварга тотынды.

Һенри дөньядан аерылган кешедәй туктаусыз йөренә, кайчакта башын тотып ыңгырашып куя иде. Түшәм ярыгыннан муенына эре тамчы килеп төшкәч кенә ул туктап калды.

— Һенри,— дип дәште аңа Альберт Линкольн, өлкән кешеләр шикелле ягымлы итеп,— кил әле. Утыр. Менә шулай.

—Я, тыңлыйм,— диде тегесе, ләкин үз уйларыннан айнып җитә алмыйча.

— Менә нәрсә, картлач: сиңа уйлап тапкан нәрсәңне онытып торырга туры килер.

Альбертның сүзләрендә киңәш итүдән бигрәк, боеру һәм таләп, шул ук вакытта хәйлә-мәкер дә сизелде.

—Миңамы?

—Әйе. Онытып торырга.

Һенри яшьлек дустының салкын күзләренә туры карады:

— Юк,— диде ул, нык итеп,— һәм аннан соң… кабатлап әйтәм, минем баш җиткәнгә бүтәннәрнең — әйтик, французларның да башы җитмәс дип уйлыйсыңмыни син?

— Анысы барыбер. Без аларның бугазыннан тотып алырбыз. Бөтен аппаратураңны, сызымнарыңны, теоретик исәп-хисапларыңны… илтеп тапшыр. Шуннан да хәерлесе юк. Долларларың дәрья булып агар. Ләззәткә чумарсың, картлач, ә?

—Ә тапшырмасам?

— Ул вакытта мин синең урында булырга теләмәс идем,— диде Альберт Линкольн, бармакларыннан рәшәткә ясап күрсәтеп,— черерсең. Хөр җәмгыятькә аяк чалырга сиңа берәү дә ирек бирмәс.

Һенри сискәнеп куйды

— Минем фәнни хезмәтләрем турында беркем белми ич әле. Кем генә хәбәр итәр икән?

—Мин, — дип әйтеп салды Альберт Линкольн, көттереп тормастан.

Һенриның йөзенә кызыллык йөгерде, яңакларына каты төерләр калкып чыкты, күзләрендә ут уйнады. Ул Альберт каршысына килеп басты да изүен ычкындырып җибәрде:

— Хәтереңдәме, Альберт,— диде ул, тыны кысылып,— колледжда чакта без юк кына нәрсәдән бер сүзгә килешкән идек?— Һенри йодрыгын дустының борын төбенә үк китерде.— Минем йөнтәс йодрыгымны оныттыңмы?

—Кызма, картлач.

Ләкин Һенри селтәнгән иде инде. Альберт атылып торды да урындык артына чигенде һәм кесәсенә тыгылды.

— Аңга кил,— диде ул, пистолетын төбәп,— көч безнең якта. Беләсең килсә, лабораторияңне һәрьяктан полиция уратып алган.

Һенри дер-дер калтырана иде. Анын йөзенә бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Ул дошманына ташланырга әзерләнгән юлбарыска охшап калган һәм алга ыргылу өчен Альбертның бер сүзе, бер хәрәкәте житәр кебек иде.

— Ах, син, хәшәрәт,— диде ул буылып һәм хәле китеп урындыкка ауды,

— Нишләмәк кирәк,— диде Альберт Линкольн.— Син, кошчыгым, инде ике ел буена күзәтү астында торгансың. Һәр адымың билгеле… Парижга, мсье П.га хат язган идеңме? Әйе, син анда бөтен уй-фикерләреңне, планнарыңны тәфсилләп язгансың. Хатың, әлбәтгә, барып җитмәгән.

—Адәм актыгы…

— Озын сүзнең кыскасы, сөеклем, сине изоляцияләргә туры килә. Үзең гаепле. Милли иминлек комиссиясе миңа сине көйләү-сыйпаштыру бурычын йөкләгән иде. Ә син ахмакланасың.

Альберт пистолетын кулыннан төшермичә генә чигенеп барып ишекнең биген күтәрде.

— Тукта, якын килмә!—дип кычкырды Һенри ишектән күренгән кораллы кешеләргә.—Якын килмәгез, юкса мин барыгызның көлен күккә очырам!

Ул шартлаткыч аппаратның тоташтыру төймәсенә үрелде.

Ишетелер-ишетелмәс кенә булып пистолет атылды. Һенри акрын гына урындыктан авып төште.

— Ашыктыгыз, мистер Линкольн, — диде шымчы ларның берсе. Ул Һенриның гәүдәсен чалкан яткырып маташа иде.— Нәкъ йөрәгенә тигән. Мәрхүм безгә исән килеш күбрәк файда китергән булыр иде.

— Ашыктыгыз, имеш! Ә сез бу җәһәннәм машинасының ниләр җимерә алуын беләсезме? Әгәр төймәгә басып өлгерсә, сездән пар болыты гына калган булыр иде!

Альберт Линкольн, пистолетын кесәсенә салып, кулъяулыгы белән тирләгән уч төпләрен сөртте һәм яулыкны идәнгә ташлады.

— Мин азаттыр бит?— диде ул өлкән шымчыга. Аның бу шакшы эшләрдән тизрәк котыласы килә иде шикелле.

— Кайбер формаль нәрсәләр генә калды… Бераз көтегез,— диде шымчы һәм ашыгыч күрсәтмәләр бирергә тотынды.

— Сержант! Хәзер үк лабораториягә! Бер генә кәгазь кисәге дә калдырмаска! Чүп савытларын чистартыгыз. Җиһазларга кагылмаска.

—Ә сез,— чормага! Күгәрчен оядамы-юкмы, шуны карагыз.

—Өстәл тартмаларын бушатырга!

— Ә сез үзәккә шалтыратыгыз. Гыйльми агентны җибәрсеннәр. Мондагы нәфис аппаратларны безнең бозып ташлавыбыз бар.

Өлкән шымчы үзе Һенриның һәр кесәсен актарып, әйләндереп чыкты. Кече габаритлы радиометрны, дулкын үлчәгечне, секундомер кебек нәрсәләрне ул сакланып кына өстәл читенә алып куйды һәм кәгазьләрне күздән кичерә башлады. Ул кабалана – кабалана нидер эзли иде. Альберт Линкольн исә, үз эшен бетергән бер кыяфәт белән, стенага сөялеп йотлыга-йотлыга тәмәке суыра иде.

— Сез күгәрчен турында сорамадыгызмы?— диде аңа шымчы, кәгазьләрдән башын күтәрми генә.

—Җае чыкмады…

— Шәп түгел. Әгәр дә мәгәр күгәрченнән җилләр искән булса… Әй, сез— чормадагылар! Кая олактыгыз?!

Дөбер-шатыр килеп түбәдән ике полисмен килеп төште. Алар өстәл янына басып үрә каттылар.

—Оя буш, шеф.

— Буш, әлбәттә!— дип кычкырып җибәрде өлкән шымчы, ниндидер бер кәгазьне күзләренә якын китереп.— Менә! Хат дүрт көн элек язылган һәм, башымны кисмәгә бирәм, шул көнне үк күгәрченгә тагып җибәрелгән… Ачык авызлар без, ләгънәт төшкере!

—Гафу итегез, мистер…

Шымчы Альберт Линкольнга ачулы караш ташлап дорфа гына:

—Мистер Ральф, Линкольн әфәнде!— диде.

—Мистер Ральф, хатта ниләр бар соң? Бәлки…

— Аппаратның тулы эскизы. Таблицалар. Формулалар. Кыскасы, безнең бөтен тырышлыгыбыз җилгә очты. Тулы фиаско. Хат Парижда инде. Ә без мистер Һенрины беркатлы дип уйлаган идек…

Өлкән шымчы маңгаен учлап тотты.

—             Бомбага көн бетте,—диде ул, кызарган күзләрен уып. — Сугышыйм дигәнгә

ук-җәя, балта-сөнгеләр, кылыч-хәнҗәрләр дә, чукмарлар гына калды…

«Ә мин быел өстәмә ялдан колак кактым бит»,— дигән уй аны аерата борчый иде.

Тулырак

 

 

 

 

 

 

 

 

Фикер алышу урыны

Сезнең email адресыгыз күрсәтелмәячәк.


*