Ак эт

Электрон китап

Әсәр исеме: Ак эт

Автор: Ркаил Зәйдулла 

Күләме: 4 бит

​Иңдерү калыплары:

EPUB PDF MOBI TXT FB2

 Онлайн уку:

Безнең авылдагы Җантай әбине тирә-якта белмәгән кеше юктыр. Аның өеннән кеше өзелми. Урам капкасыннан берәр ят машина яисә җилкәсенә капчык аскан җәяүле күрендеме, шикләнмәгез, ул Җантай әбине эзләп килгән. Мин инде үзем андый юлчыларга ничә тапкыр юл күрсәттем: мәчет чатыннан зиратка таба менеп китәсең дә кырыйдагы салам түбәле йортка туктыйсың. Авылда бердәнбер салам түбә ул.

Җантай әби шунда яши. Килүче бераз аңгырарак булса, тәфсилләбрәк тә аңлатырга туры килә. Җантай кортканың салам башлы йорты укытучы Хаҗәтләрдән ике өй аша гына, дисең… Ә Хаҗәтнең өен тануы җиңел — кыегында язын да, көзен дә кызыл байрак эленеп тора. Кызыллыгы инде аның ташка үлчим, җилдә ашалып, төсен аныклавы да кыенлаша төшкән, әмма камунист Хаҗәтнең кызыл байрактан башканы элмәвенә һич шикләнмәскә мөмкин. Җиргә яртылаш иңгән хәчтерүш өйгә байрак элеп кую — кәкре аяклы кызның сыланып торган чалбар киюе кебек инде дә, нишлисең, бездә шундый кешеләр яши, агайне… Дөресен әйтим, Җантай әбине минем күргәнем юк. Безнекеләрдән аны күрүчеләр кемнәр генә икән? Берничә ел элек авыл башлыгы Рауил Галыч күргән, диләр. Әлеге бердәнбер салам түбәле йортка күптән эче пошып йөри аның. Менә шул беркөнне шакыган Җантай көмпернең ишеген. Бусагадан үтеп йомышын әйтергә дә өлгермәгән, кортка сүзне үзе башлаган:

— Синең ниятең яхшы, кем, улым,— дигән.— Тик мин салам түбә белән яшәдем, инде гомеремнең ахырына килеп җиткәндә, аны калай белән алмаштырмыйм. Алла сиңа исәнлек бирсен, тиздән үзеңне кәҗүнни йорт көтә…
— Соң бит өең авылның төсен бозып тора, без аны сипләп, түбәсен тутыкмас калай белән каплап куйсак, ул көлеп торачак,— дип Рауил Галыч үзенекен сукалый икән.
Тик карчык та киребеткән, тешсез авызын бөрештереп напралум торган: «Калай аша җаныма кояш үтми»,—дигән, имеш.
Алдасам, кояш чырае күрмәмен, чистый! Елтырап торган калайдан баш тарткан бит, жүләр карчык.
Шулай да Рауил Галыч моннан сөенеп чыгып киткән. Берничә көн элек район башлыгы ниндидер ым каккандай тоелган иде, үз янына алырга чамалый, янәсе. Ә безнең авыл халкы «кәҗүнни йортны» бөтенләй бүтәнчө аңлады. Бүтәнчә аңлап, борын астыннан зәһәр елмаеп йөрүчеләр дә табылды. Алгарак китеп булса да, шунысын әйтергә кирәк: ике як та хаклы булып чыкты биредә. Башта Рауил Галыч райондагы зур эшкә күчте, бераздан аны халык «кәҗүнни йорт» дип аңлаган төшкә күчерделәр.
Җантай әбинең йортына көндез генә түгел, төнлә дә киләләр. Кайдан им-том табып бетерәдер… Тик караңгыга яшеренеп килүчеләр им-томга дип кенә шулай озын юлга чыгарлар микән? Кортка әле тагын сөйдерә дә, боздыра да, ди, имеш. Сөйдерүе бер хәл, боздырса бит эшләр яман. Менә минем хатын болай да ыжгырып тора, әгәр дә Җантай кортка килеп, пример, араны боздырса, башны алып бөтенләй авылдан качарга кала.
Үзебезнекеләр карчыктан шуңа күрә бераз шүрлиләрдер. Сихерче белән араң ерак булу хәерле. Көнләшүчеләр дә бар инде. Аңа күпме кеше килә, берсе дә буш кул белән йөрми ич. Әнә Минзукның төрмәдән кайткан малае нәрсә уйлап тапкан бит, ташбаш. Кортканың җилкапкасы төбенә утырып, килеп китүчеләргә налук салган:
— Мин әбинең сиклитаре, кергән өчен ун тәңкә түләгез,— дип әйтә икән.
Озак утыра алмаган, әмма дә ләкин үзе, икенче көнне үк нишләптер ике кулы да Хаҗәтнең өй кыегыңдагы фылак төсле асылынып төшкән. Хәзер кече йомышын үтәргә дә әнисе белән икәү чыгалар, имеш…
Җантай әбигә ничә яшь икәнен берәү дә белми. Ул үзе дә инде яшен оныткандыр. Минем әби әйтә, ул инде без чәчби кыз чакта ук карчык иде, ди. Булса да булыр, кортка, мескен, үлә алмыйча иза чигә икән. Кыз-хатын белмичә сөйләмәс… Иң шомландырганы — төнлә бу карчык ак эткә әверелә дә урамда берәр кыз-хатынны эзләп йөри икән. Шуның ике аяк арасыннан үтеп китсә, тынычлап түшәгендә җан бирәчәк, имеш. Ә үлемсезлеге, сихере кирәкмәгәндә бот аерган кыз-хатынга күчеп калачак, диләр.
Дөрес, мондый сүзләргә бар кеше дә ышанмый. Әбинең күршесе Хаҗәтнең мондый ышыр-пошырга бигрәк тә ачуы килә. Дурман да фәлән, ди, сез бит камунизм төзисе кешеләр, шундый сафсата белән баш катырасыз, ди. Бервакытны Җантай әби янына үзе кергән бу. Сораша икән, кайчан туган, авылның беренче камунистларын күреп калганмы? «Хырансус» сугышы чыгар алдыннан мине староста малаена ярәшкәннәр иде»,— дигән кортка. Хаҗәтнең күзләре әлҗе-мөлҗе килгән, әмма сиздермәгән, «безнең авыл монда кайчан килеп утырган, белмисеңме?» дип сораштыруын дәвам иткән. «Безнекеләр,— дип әйтә ди мәңгелек кортка,— Казанны алырга Җәнәкәй морза белән йөргәннәр иде…» Хаҗәт шуннан соң кулын селтәп чыгып киткән, карчык бөтенләй саташкан, янәсе.
Ә бит төнлә ак этне авылда күрүчеләр бар. Беркөнне сыер савучы Җәмилә үзе сөйләп торды: «Кара таңнан фермага китеп барам,— ди,— шул ак эт килеп чыкмасынмы, нәгаләт. Мин, аякларым тотмыйча, лап итеп җиргә утырдым. Елт итеп яннан узып китте». Ярый әле вакытында утырган, ул явыз хатынның мәңге үлмәячәген белсәләр, авылда беркемнең яшисе килми башлар. Ә Җантай әбинең, төннәрен ак эт булмый, әллә нәстәгә әверелсен, тавыш-тыны чыкмый, килгән-киткәннөргө налук салырга йөрмәсәң, зыяны тими, тик тагын мең ел яшәсен… Ләкин үзенең генә артык яшисе килмидер, күрәсең. Югыйсә төн буе эт булып әлсерәп йөрмәс иде. Хатын-кызын да әйтим, озак яшәргә нинди чос халык булса да, Җантай әбине алмаштырырга берсе дә атлыгып тормый. Хәер, иртәдән кичкә чаклы чәчең белән җир себерсәң, дөньяда мәңге торасың килмәс, нибуч. Алар болай да төн җиткәндә эт булып урынга авалар ич…
Сүзнең иясе юк, чәчеп ташлагандай, бик тиз тарала бит ул дөнья йөзләренә… Безнең авылда мәңгелек кортка барын да, төннәрен аның ак эткә әверелеп сихерен тапшырырга бүтән кыз-хатын эзләп йөрүен дә ишеткәннәр, бу сүз Казанның үзенә үк барып җиткән. Ә Казанда анда әллә нинди ханым-туташлар бар, безнең хатыннар чуты гына түгел. Мәңге яшисең, дисәләр, эткә түгел, еланга әверелергә дә әзерләре күп. Төнгә генә бит ул. Баксаң, андый сихер Җантай әбидә генә түгелдер дә әле. Шәһәргә барсаң, күзләр маңгайга менә ич: чибәр-чибәр кызлар, хатыннар бозау кадәр ата эт җитәкләп йөриләр. Болар безнең Җантай әби түгел, болар җаен тапкан, күрәсең.
Менә берзаман кичләрен безнең авылга, күз күрмәгән машиналарга төялеп, Казаннан хатын-кызлар килә башлады. Үзләре генә түгел, алар белән таза-таза ир-атлар да килә. Чәчләре кыска итеп алдырган, йөзләре бульдук, муеннарына калын алтын чылбыр асканнар. Болар машиналары белән авыл читендә кала, ә хатыннары җәяүләп кенә югары очка, Җантай әбинең йорты тирәсенә атлый. Караңгы төшүгә анда-монда аякларын аерып баскан хатыннарны күрәсең. Тик теге ак эт кенә күренми. Әллә инде кортка үзенең мәңгелек язмышына күнеккән, әллә үзенең сихерен ят хатыннарга бүләк итәргә теләми.
Хатыннар чибәр, затлы киенгәннәр, берсеннән-берсе бай, менә кемнәргә налук салырга иде дә, теге алтын чылбырлы ирләр кулыңны түгел, үзеңне фылакка әйләндерерләр, адәм төгәнәсе. Без койма ярыгыннан гына карап ятабыз инде, мондый чакта ләң-ләң килүче этләр дә койрыкларын кысып ояларына кереп посалар.
Ул төнне, әллә ни эзләгәндәй, күктә чуен болытлар куышып йөрде. Караңгы төшкәч, җил туктады, дөньяны ниндидер шомлы тынлык басты. Төннең кыл уртасында авыл читендә мылтык шартлаган сыман булды. Котырып яңгыр ява башлады, каладан килгән сәер машиналарның гүләгәне ишетелде.
Иртән, урам буйлап йөгерешкән кешеләрне күреп, мин дә чыктым. «Ак этне атып үтергәннәр!» — дип кычкырды кемдер. Чыннан да, без барганда зират кырыенда ак этнең үләксәсе ята иде. Маңгаенда канлы эз дә бар. Күрәсең, ак этне күргәч, теге мәңге яшәргә җыенган хатыннарны зират янында көтеп торучы ирләрнең берсе түзмәгән, атып җибәргән инде. Бәлки, ул төнлә аны күреп шыр җибәргәндер, бәлки, хатыны инде шул ак эткә әверелгән, дип уйлагандыр…
Әллә нинди эчпошыргыч сагыш иде күңелдә. Шул чакта зираттан дүрт-биш яшьләрдәге малай йөгереп чыкты да ак эткә капланып үзәк өзгеч тавыш белән елап җибәрде. Сары балчыкка буялган нәни куллары белән йөзен ышкып озак елады ул.
Мин бу малайны танымадым.
Җантай әбине шул ук көнне җирләдек. Аның да маңгаенда кечкенә генә кызыл нокта бар иде, дип сөйләделәр. Мин монысына бик ышанмадым, кыз-хатын арттырып сөйләргә ярата бит, үзегез беләсез.
Кич белән дәү бульдозер килеп әбинең салам түбәле өен зират чокырына этеп төшерде.
Йорт нигезендә малайлар озак казындылар әле. Алар бит һәр җирдән хәзинә эзлиләр. Алтын акча тапмасалар да, йорт урынында кылыч сыныгы, ук очлары, чүлмәк китекләре, иске сары кәгазьләр күп чыккан. Ул кәгазьләрдә хәрефләр борынгы, алары да җуелган, укырлык түгел, дип сөйләделәр. Шулай да укытучы Хаҗәт бер сакланган битне Казанга барып тикшертеп кайтты. Бик башлы адәмнәр көч-хәл белән берничә сүзне укый алганнар.
Анда «Әгәр Дә Ки» дип язылган булган…
Безнең авылдагы Җантай әбине тирә-якта белмәгән кеше юктыр. Аның өеннән кеше өзелми. Урам капкасыннан берәр ят машина яисә җилкәсенә капчык аскан җәяүле күрендеме, шикләнмәгез, ул Җантай әбине эзләп килгән. Мин инде үзем андый юлчыларга ничә тапкыр юл күрсәттем: мәчет чатыннан зиратка таба менеп китәсең дә кырыйдагы салам түбәле йортка туктыйсың. Авылда бердәнбер салам түбә ул. Җантай әби шунда яши. Килүче бераз аңгырарак булса, тәфсилләбрәк тә аңлатырга туры килә. Җантай кортканың салам башлы йорты укытучы Хаҗәтләрдән ике өй аша гына, дисең… Ә Хаҗәтнең өен тануы җиңел — кыегында язын да, көзен дә кызыл байрак эленеп тора. Кызыллыгы инде аның ташка үлчим, җилдә ашалып, төсен аныклавы да кыенлаша төшкән, әмма камунист Хаҗәтнең кызыл байрактан башканы элмәвенә һич шикләнмәскә мөмкин. Җиргә яртылаш иңгән хәчтерүш өйгә байрак элеп кую — кәкре аяклы кызның сыланып торган чалбар киюе кебек инде дә, нишлисең, бездә шундый кешеләр яши, агайне… Дөресен әйтим, Җантай әбине минем күргәнем юк. Безнекеләрдән аны күрүчеләр кемнәр генә икән? Берничә ел элек авыл башлыгы Рауил Галыч күргән, диләр. Әлеге бердәнбер салам түбәле йортка күптән эче пошып йөри аның. Менә шул беркөнне шакыган Җантай көмпернең ишеген. Бусагадан үтеп йомышын әйтергә дә өлгермәгән, кортка сүзне үзе башлаган:
— Синең ниятең яхшы, кем, улым,— дигән.— Тик мин салам түбә белән яшәдем, инде гомеремнең ахырына килеп җиткәндә, аны калай белән алмаштырмыйм. Алла сиңа исәнлек бирсен, тиздән үзеңне кәҗүнни йорт көтә…
— Соң бит өең авылның төсен бозып тора, без аны сипләп, түбәсен тутыкмас калай белән каплап куйсак, ул көлеп торачак,— дип Рауил Галыч үзенекен сукалый икән.
Тик карчык та киребеткән, тешсез авызын бөрештереп напралум торган: «Калай аша җаныма кояш үтми»,—дигән, имеш.
Алдасам, кояш чырае күрмәмен, чистый! Елтырап торган калайдан баш тарткан бит, жүләр карчык.
Шулай да Рауил Галыч моннан сөенеп чыгып киткән. Берничә көн элек район башлыгы ниндидер ым каккандай тоелган иде, үз янына алырга чамалый, янәсе. Ә безнең авыл халкы «кәҗүнни йортны» бөтенләй бүтәнчө аңлады. Бүтәнчә аңлап, борын астыннан зәһәр елмаеп йөрүчеләр дә табылды. Алгарак китеп булса да, шунысын әйтергә кирәк: ике як та хаклы булып чыкты биредә. Башта Рауил Галыч райондагы зур эшкә күчте, бераздан аны халык «кәҗүнни йорт» дип аңлаган төшкә күчерделәр.
Җантай әбинең йортына көндез генә түгел, төнлә дә киләләр. Кайдан им-том табып бетерәдер… Тик караңгыга яшеренеп килүчеләр им-томга дип кенә шулай озын юлга чыгарлар микән? Кортка әле тагын сөйдерә дә, боздыра да, ди, имеш. Сөйдерүе бер хәл, боздырса бит эшләр яман. Менә минем хатын болай да ыжгырып тора, әгәр дә Җантай кортка килеп, пример, араны боздырса, башны алып бөтенләй авылдан качарга кала.
Үзебезнекеләр карчыктан шуңа күрә бераз шүрлиләрдер. Сихерче белән араң ерак булу хәерле. Көнләшүчеләр дә бар инде. Аңа күпме кеше килә, берсе дә буш кул белән йөрми ич. Әнә Минзукның төрмәдән кайткан малае нәрсә уйлап тапкан бит, ташбаш. Кортканың җилкапкасы төбенә утырып, килеп китүчеләргә налук салган:
— Мин әбинең сиклитаре, кергән өчен ун тәңкә түләгез,— дип әйтә икән.
Озак утыра алмаган, әмма дә ләкин үзе, икенче көнне үк нишләптер ике кулы да Хаҗәтнең өй кыегыңдагы фылак төсле асылынып төшкән. Хәзер кече йомышын үтәргә дә әнисе белән икәү чыгалар, имеш…
Җантай әбигә ничә яшь икәнен берәү дә белми. Ул үзе дә инде яшен оныткандыр. Минем әби әйтә, ул инде без чәчби кыз чакта ук карчык иде, ди. Булса да булыр, кортка, мескен, үлә алмыйча иза чигә икән. Кыз-хатын белмичә сөйләмәс… Иң шомландырганы — төнлә бу карчык ак эткә әверелә дә урамда берәр кыз-хатынны эзләп йөри икән. Шуның ике аяк арасыннан үтеп китсә, тынычлап түшәгендә җан бирәчәк, имеш. Ә үлемсезлеге, сихере кирәкмәгәндә бот аерган кыз-хатынга күчеп калачак, диләр.
Дөрес, мондый сүзләргә бар кеше дә ышанмый. Әбинең күршесе Хаҗәтнең мондый ышыр-пошырга бигрәк тә ачуы килә. Дурман да фәлән, ди, сез бит камунизм төзисе кешеләр, шундый сафсата белән баш катырасыз, ди. Бервакытны Җантай әби янына үзе кергән бу. Сораша икән, кайчан туган, авылның беренче камунистларын күреп калганмы? «Хырансус» сугышы чыгар алдыннан мине староста малаена ярәшкәннәр иде»,— дигән кортка. Хаҗәтнең күзләре әлҗе-мөлҗе килгән, әмма сиздермәгән, «безнең авыл монда кайчан килеп утырган, белмисеңме?» дип сораштыруын дәвам иткән. «Безнекеләр,— дип әйтә ди мәңгелек кортка,— Казанны алырга Җәнәкәй морза белән йөргәннәр иде…» Хаҗәт шуннан соң кулын селтәп чыгып киткән, карчык бөтенләй саташкан, янәсе.
Ә бит төнлә ак этне авылда күрүчеләр бар. Беркөнне сыер савучы Җәмилә үзе сөйләп торды: «Кара таңнан фермага китеп барам,— ди,— шул ак эт килеп чыкмасынмы, нәгаләт. Мин, аякларым тотмыйча, лап итеп җиргә утырдым. Елт итеп яннан узып китте». Ярый әле вакытында утырган, ул явыз хатынның мәңге үлмәячәген белсәләр, авылда беркемнең яшисе килми башлар. Ә Җантай әбинең, төннәрен ак эт булмый, әллә нәстәгә әверелсен, тавыш-тыны чыкмый, килгән-киткәннөргө налук салырга йөрмәсәң, зыяны тими, тик тагын мең ел яшәсен… Ләкин үзенең генә артык яшисе килмидер, күрәсең. Югыйсә төн буе эт булып әлсерәп йөрмәс иде. Хатын-кызын да әйтим, озак яшәргә нинди чос халык булса да, Җантай әбине алмаштырырга берсе дә атлыгып тормый. Хәер, иртәдән кичкә чаклы чәчең белән җир себерсәң, дөньяда мәңге торасың килмәс, нибуч. Алар болай да төн җиткәндә эт булып урынга авалар ич…
Сүзнең иясе юк, чәчеп ташлагандай, бик тиз тарала бит ул дөнья йөзләренә… Безнең авылда мәңгелек кортка барын да, төннәрен аның ак эткә әверелеп сихерен тапшырырга бүтән кыз-хатын эзләп йөрүен дә ишеткәннәр, бу сүз Казанның үзенә үк барып җиткән. Ә Казанда анда әллә нинди ханым-туташлар бар, безнең хатыннар чуты гына түгел. Мәңге яшисең, дисәләр, эткә түгел, еланга әверелергә дә әзерләре күп. Төнгә генә бит ул. Баксаң, андый сихер Җантай әбидә генә түгелдер дә әле. Шәһәргә барсаң, күзләр маңгайга менә ич: чибәр-чибәр кызлар, хатыннар бозау кадәр ата эт җитәкләп йөриләр. Болар безнең Җантай әби түгел, болар җаен тапкан, күрәсең.
Менә берзаман кичләрен безнең авылга, күз күрмәгән машиналарга төялеп, Казаннан хатын-кызлар килә башлады. Үзләре генә түгел, алар белән таза-таза ир-атлар да килә. Чәчләре кыска итеп алдырган, йөзләре бульдук, муеннарына калын алтын чылбыр асканнар. Болар машиналары белән авыл читендә кала, ә хатыннары җәяүләп кенә югары очка, Җантай әбинең йорты тирәсенә атлый. Караңгы төшүгә анда-монда аякларын аерып баскан хатыннарны күрәсең. Тик теге ак эт кенә күренми. Әллә инде кортка үзенең мәңгелек язмышына күнеккән, әллә үзенең сихерен ят хатыннарга бүләк итәргә теләми.
Хатыннар чибәр, затлы киенгәннәр, берсеннән-берсе бай, менә кемнәргә налук салырга иде дә, теге алтын чылбырлы ирләр кулыңны түгел, үзеңне фылакка әйләндерерләр, адәм төгәнәсе. Без койма ярыгыннан гына карап ятабыз инде, мондый чакта ләң-ләң килүче этләр дә койрыкларын кысып ояларына кереп посалар.
Ул төнне, әллә ни эзләгәндәй, күктә чуен болытлар куышып йөрде. Караңгы төшкәч, җил туктады, дөньяны ниндидер шомлы тынлык басты. Төннең кыл уртасында авыл читендә мылтык шартлаган сыман булды. Котырып яңгыр ява башлады, каладан килгән сәер машиналарның гүләгәне ишетелде.
Иртән, урам буйлап йөгерешкән кешеләрне күреп, мин дә чыктым. «Ак этне атып үтергәннәр!» — дип кычкырды кемдер. Чыннан да, без барганда зират кырыенда ак этнең үләксәсе ята иде. Маңгаенда канлы эз дә бар. Күрәсең, ак этне күргәч, теге мәңге яшәргә җыенган хатыннарны зират янында көтеп торучы ирләрнең берсе түзмәгән, атып җибәргән инде. Бәлки, ул төнлә аны күреп шыр җибәргәндер, бәлки, хатыны инде шул ак эткә әверелгән, дип уйлагандыр…
Әллә нинди эчпошыргыч сагыш иде күңелдә. Шул чакта зираттан дүрт-биш яшьләрдәге малай йөгереп чыкты да ак эткә капланып үзәк өзгеч тавыш белән елап җибәрде. Сары балчыкка буялган нәни куллары белән йөзен ышкып озак елады ул.
Мин бу малайны танымадым.
Җантай әбине шул ук көнне җирләдек. Аның да маңгаенда кечкенә генә кызыл нокта бар иде, дип сөйләделәр. Мин монысына бик ышанмадым, кыз-хатын арттырып сөйләргә ярата бит, үзегез беләсез.
Кич белән дәү бульдозер килеп әбинең салам түбәле өен зират чокырына этеп төшерде.
Йорт нигезендә малайлар озак казындылар әле. Алар бит һәр җирдән хәзинә эзлиләр. Алтын акча тапмасалар да, йорт урынында кылыч сыныгы, ук очлары, чүлмәк китекләре, иске сары кәгазьләр күп чыккан. Ул кәгазьләрдә хәрефләр борынгы, алары да җуелган, укырлык түгел, дип сөйләделәр. Шулай да укытучы Хаҗәт бер сакланган битне Казанга барып тикшертеп кайтты. Бик башлы адәмнәр көч-хәл белән берничә сүзне укый алганнар.
Анда «Әгәр Дә Ки» дип язылган булган…

– Ай-Һай, җәмәгать, – дип әйтте, ди, – тикмәгә генә яңа абзарлар салырлар микән, бу безнең файдага булмас, – дип әйтте, ди, һәм, – ничек икән соң, яхшы микән ул яна абзарлар? Безгә берәребезне командировкага җи­бәреп, шул яна абзарлар белән таныштырып кайтарасы иде. Ничек уйлыйсыз, хайваннар? – дип сорау куйды, ди.

– Бик кирәк, бик әйбәт булыр, – дип әйтте, ди, башкалар.

– Кемне җибәрәбез? – дип куйды, ди, мәсьәләне кәҗә тәкәсе.

– Син, тәкә дус, үзең барырсың инде, – дип әйтте, ди, ат.

– Син, хәйләкәр җан, юлын тиз табарсың, – дип мөгрәде, ди, сыер.

– Җитезлегең, җиңеллегең дә бар, – дип куйды, ди, сарык.

– Азгынлыгың да бар, ул-бу була калса, яман атың чыкмаган егет түгелсең тагы, – дип өстәде, ди, каз.

– Әйдә, бер бозылган хайван бозылсын инде, – дип, төгәлләп куйды, ди, тавык…

Китте, ди, кәҗә тәкәсе командировкага, яңа абзарлар белән танышырга. Әй китте, ди, әй китте, ди, бер урамны биш кат әйләнеп, кузгалып киткән урынына килеп җитте, ди. Яңа салынып ята торган мал йортлары кәҗә тәкәсенең көн саен йөреп тора торган җирендә булса да, ул аны сораша-сораша көчкә эзләп тапты, ди, һәм сакалын селкеп карап торды-торды да, ди, әйләнеп кайтты, ди.

Командировкага киткән дусларының кайтуын түземсезлек белән көтүче башка хайваннар кәҗә тәкәсен шау-гөр килеп каршы алдылар, ди.

– Я, тәкә дус, сөйлә, ниләр күрдең? Яңа абзарлар яхшымы? – дип, бер-бер артлы сораулар яудыра башладылар, ди.

Кәҗә тәкәсе иң башта бик өметсез итеп кулын селкеп куйды да, ди, аннан соң сакалын селкә-селкә сөйли башлады, ди:

– Эшләр шәптән түгел, җәмәгать, – дип әйтте, ди. – Мин ул яңа абзарның бер дә мәгънәсен тапмадым. Зурлыкка зур үзе, хәтта кеше өйләренеке кебек эре-эре тәрәзәләре дә бар. Әмма ул абзарда һич тә торырга мөм­кин түгел. Тәрәзәләре булса да, пыяласызлар, алардан җил өреп тора, ишекләре бөтенләй юк; үзләре бөтенләй түбәсез, яңгыр ява башласа, ышыкланыр урын таба алмый аптырыйсың. Идәннәре тулы йомычка, каты-каты бүкән башлары тәгәрәшеп ята. Анда ятып йокларга тү­гел, басып торыр урын да юк. Алары гына җитмәсә тагы, шунда ук кешеләр тулып ята, кулларына тоткан пычкылары, балталары, тагы әллә нәрсәләре белән тук та тук, чыш та пыш килеп, бимазалап йөриләр. Ул яңа аб­зарда торырга да, йокларга да мөмкин түгел. Нинди гөнаһларыбыз өчен безне ияләшкән иске абзарларыбыздан аерып, андый коточкыч абзарларга ябарга телиләр­дер. Яңа абзарларның рәте юк, җәмәгать! Читәннән генә үреп, үз тизәгебез белән генә сылаган булса да, иске абзарыбыз әйбәт! Ышанмасагыз, яңа абзарларны үзегез барып карагыз. Мин сезгә үз күзләрем белән күргәнне, үз мөгезләрем белән сизгәнне сөйләдем, – дип сүзен бе­терде, ди.

Чыннан да, кәҗә тәкәсе үзе күргәннәрне түкми-чәчми сөйләде, ди. Тик, кәҗә тәкәсендә хәйлә дип әйткән нәрсә азрак булса да, акыл дип әйткән нәрсә бөтенләй булмаганлыктан, ул салынып ята торган яңа каралтыларның кичә нихәлдә булулары һәм иртәгә нихәлдә булачакла­ры турында фикер йөртү кадәр тирәнлеккә бара алмаган иде, ди.

1937.

Тулырак

Яра

Электрон китап
Әсәр исеме: 
Яра
Автор: Аяз Гыйләҗев
Күләме: 91 бит
Жанр: повесть
Иңдерү калыплары:

EPUB  PDF  MOBI  TXT  FB2

Мостафа

Электрон китап
Әсәр исеме: Мостафа 
Автор: Фатих Әмирхан 
Күләме: 3 бит
Жанр: хикәя
Иңдерү калыплары:
EPUB  PDF  MOBI  TXT  FB2

 

Sәlam!

 

Чыккан көненнән ун көн кичегеп килгән бер татар гәзитәсе Мостафага 6 октябрьдә Казан гаете[1] икәнлеген белдерде. Бу көн инде 5 октябрьнең киче, сәгать тугыз­лар иде. Мостафага бу гади хәбәрнең әллә нәрсәсе ге­нә ят шикелле тоелды да ул аны икенче кат укып чыкты. Аннан соң гәзитәне алдындагы тактадан корышты­рылып куелган өстәл өстенә ташлады да үз-үзенә әйт­кән шикелле итеп:

— Һе, иртәгә гает диген алайса! — дип куйды. Моста­фа әүвәлдә учитель булган, сугыш башлангач, солдат­ка алынып, прапорщиклар школасын[2] үткән вә хәзерге көндә сугыш мәйданының алгы сафында бер ротаны ида­рә итүче ротный командир[3] иде

Иртәге көннең корбан гаете көне икәнен белү аның өчен ят иде. Чөнки бүген төнлә аның ротасы һөҗүм ясар­га тиеш булганлыктан, бүген сәгать алтыдан бирле, ягъни төнлә һөҗүм ясарга хәзерләнергә кушкан әмерне алганнан бирле, аның башы фәкать шул ясалачак һөҗүмнең планын төзү белән мәшгуль булган вә кулына тугры килгән бу татар гәзитәсен дә ул аңлау касды[4] бе­лән түгел, бәлки бераз гына вакытка нерваларын ял иттерү касды белән генә укый башлаган иде.

— Һе, иртәгә корбан гаете диген! Алай булгач, аны хәбәр итәргә кирәк! — дип, Мостафа башына килгән әллә нинди томанлы фикерен теле белән тәләффыз итте[5] дә үзе аның эчендә утыра торган земләнкәсенең бал­чык диварларын, матрас урынына салам җәелгән кара­ватларын һәм алдында атылган туптан хасил булган мәгъдән[6] стакан эченә утыртылып яндырылып куелган шәм кисәген карап чыкты.

Алай булгач, аны хәбәр итәргә кирәк! — дип, ул тагын бер кат уйлады. Ләкин шуның соңыннан ук кем­гә хәбәр итәргә кирәк? — дип, үз-үзенә бер сөаль[7] бирде.

— Чынлап та, кемгә хәбәр итәргә? Мостафаның ро­тасында үткән каршы һөҗүмнән соң инде фәкать бер татар солдат — Гайнетдинов кына калган иде.

— Гайнетдиновка хәбәр итәргә кирәк! — дип уйлап, Мостафа утырган урыныннан купты да, әллә нинди бер куәт тарафыннан туктатылган шикелле, баскан урынын­да уйланып, туктап калды.

— Юк, әле хәбәр итәргә ярамый. Ул белмәсен, ул белмәсен! Менә бүген төнге һөҗүмнән исән чыкса, мин аңар иртәгә бәйрәм көн икәнен әйтермен. Ике тартма запас тәмәкем бар әле, шуның берсен аңар бирермен. Менә шушы тартмалы консервны аңар бирермен, корбан ите ашаган шикелле булсын. Аның өендә, бәлки, корбан чала торганнардыр…

Моннан соң Мостафаның хәтеренә үз йорты, андагы гает, Казан вә андагы гает кичәләре, тагы әллә нинди томанлы нәрсәләр килделәр… Ләкин алар озак сузыла алмадылар, земләнкә өстендә очып, еш-еш шартлый башлаган дошман туплары Мостафаны үзенең хәзерге вакыйгый[8] тормышына кайтырга вә бик тизлек белән чы­гып, кирәкле тәдбирләргә[9] керешергә мәҗбүр иттеләр.

Җир өсте тузан вә төтен белән тулды. Җир тетрәгән шикелле булды. Бах-бух итеп аннан да, моннан да оча торган дошман тупларының пыш-пыш шартлавыннан дөнья йөзе селкенә башлады.

— Без һөҗүм башлаганчы, теге кансызлар башлар­га телиләр ахры! — дип уйлап, Мостафа ул һөҗүмне дәфгы итү[10] өчен кирәкле әмерләр бирергә тиешле урынны ишгаль итте[11].

 

II

Гает көненең кояшы чыкканда инде дошманның һөҗүме дәфгы ителгән, Мостафаның ротасы муаффә­кыятьле[12] сурәттә үз урынын саклап калган иде.

Төне буе үлем белән капма-каршы торып агарынган, төссезләнгән, туплар күтәргән туфан белән тузанга манчылган Мостафа, бөтен тәне белән калтыранып үз ро­тасында үтерелгән солдатларның фиһристен[13] тәртип итәр өчен әле мәетләре җыелып өлгермәгән мәкътүлләр[14] ара­сында йөренергә тотынды. Алар күп түгел иде. Һәр тәкъ­дирдә дошманның тәләфаты[15] Мостафа ротасыныкыннан күп артыграк икәнлегенә Мостафа ышана иде.

Мостафага мәетләрне тикшерүдә ярдәм итеп йөргән солдат: «Ваше благородие, менә безнең тәләфатымызньң соңгысы инде! — дип, Мостафа басып торган җирдән егерме биш-утыз сажиндагы бер мәкътүлне күрсәтте. Мостафа мәкътүлнең янына килде һәм таныды. Ул — Гайнетдинов иде.

Сугыш сафында йөреп, үлем дигән нәрсәгә ияләнгән Мостафага Гайнетдиновның үлеп яту кыяфәтендә ят бер­нәрсә юк иде. Ләкин ул шулай да бу мәет янында озак басып калды. Аннан соң дини бер хиснең сәвекы[16] белән мәетнең янына тезләнеп, аның әллә нинди бер мөдһиш[17] сурәттә ачылып ята торган күзләрен йомдырды һәм аның балчыкка буялган, инде суынган маңлаен үпте дә:

— Бәйрәм мөбарәк булсын, кардәш! — диде. Аның күзенә ике генә бөртек яшь килгән иде.


[1] Казан гаете – Казанда гает укылган көн.

[2] Прапорщиклар школасы – патша гаскәрендә иң кече офицерлар әзерли торган мәктәп.

[3] Ротный командир – рота командиры

[4] Касды – теләге

[5] Тәлаффыз итү – әйтү

[6] Мәгъдән – металл

[7] Сөаль – сорау

[8] Вакыйгый – чын

[9] Тәдбир – (алдан уйланылып күрелгән) чара

[10] Дәфгы итү – кире кайтару

[11] Ишгаль итү – алу, биләү

[12] Муаффәкыятьле – уңайлы

[13] Фиһрист – исемлек

[14] Мәкътүл – үтерелгән

[15] Тәләфат – югалтулар

[16] Сәвекъ – алга этәрү

[17] Мөдһиш – куркыныч

Онлайн укырга

Кичен

Электрон китап
Әсәр исеме: Кичен 
Автор: Аяз Гыйләҗев
Күләме: 8 бит
Жанр: хикәя
Иңдерү калыплары:

EPUB PDF MOBI TXT FB2

Шартламасын

Электрон китап

Әсәр исеме: Шартламасын

Автор: Адлер Тимергалин
Күләме: 7 бит
Жанр: фантастик хикәя
Иңдерү калыплары:

EPUB PDF MOBI TXT FB2
Онлайн укырга◧

Имтихан

Электрон китап
Әсәр исеме: Имтихан
Автор: Илдус Кашфразыев
Күләме: 3 бит
Жанр: хикәя
​
Иңдерү калыплары:
EPUB       PDF       MOBI       TXT      FB2
 
 Онлайн уку:

Институттан, укуларны бүлеп, калхозга, язгы кыр эшләренә җибәрделәр. Совет чорырнда укып калганнар хәтерлидер әле, студентларның механикалаштырылган отряды, кыскача СМО, студент төзелеш отряды, кыскача СТО дигән нәрсәләре. Менә шул СМО булып, апрель азакларында авыл хуҗалыгын күтәрергә киттек. Тиз-тиз генә зачетларны тапшырып бетерсәк тә, ике имтиханны шуннан кайткач тапшырырга, геодезия буенча практик күнегүләрне, укытучыларыбыз эш урнына килеп, басу-кырда уздырырга тиеш булып чыкты.

Шәһәрдән соң авыл иркенә ни җитә соң! Ике-өч көннән, үзебезнең студентлар икәнлек гел онтылды. Төнге сменада булмаганнарыбыз, кичке уеннарга чыгып, авылдагы яшләр белән аралашып, авыл халкына әйләнеп беттек диярлек. Иртә белән эшкә барасы бар дип, иртә ятып йоклаганнарга да тынычлап йоклау насыйп булмый иде. Төнлә белән, соңырак кайтучылар, керпе тотып керәләр дә, йокы чүлмәкләренең юрган астына салып куялар. Йомгак кебек йомарланган керпе, бераздан, тынычлык тоеп хәрәкәтләнә башлый. Төшендә кызлар күреп ятучы егетнең кочагына керпе килеп кергәч ни буласын күз алдына китерә аласыздыр инде. Кая анда йоклау… Китә көлеш, үртәш, керпене кем салганын ачыклаш. Иртә белән басуга.

Шулай берәр атна яшәгәннән соң, геодезия укытучыбыз килде. Исәбе, иксчез-чиксез колхоз басуларында, тапографик күзәтү үткәреп, бездән чын геодезистлар ясау инде моның. Беренче ике көндә, барыбызны бергә җыярга тырышып караса да, барып чыкмады. Язның бер көне ел туйдыра диләр бит. Менә без дә, тәүлек дәвамында, берләребез көндез, икенчеләребез төнлә белән кырда идек. Группаларга бүленеп, аерым-аерым күнегү үтә башладык. Эш файдалы да, аңга да ныгырак сеңеп калсын өчен, күнегүләр вакытында, көнлек эшкәртелгән басу мәйданын да санау максаты белән, көндезге сменада җилкуар кушаматы алган егетебез тырмалый торган басу кырына чыгып приборларны көйләп куйдык. Башта укытучыбыз күзәтте дә, прибор янына мине чакырды. Теодолит окулярын линейка тотучыга таба борганда, басу буйлап чабучы күренгән кебек тоелды. Приборны шуңа таба борып, ачыклагыч тоткасын боргаласам, җилкар кулына чүкеч тоткан да куян артыннан чаба, тактор, йөртүчедән башка гына, туп-туры биек, текә ярга таба бара. Белмим, җир тырмалаучы агрегатка кадәр булган 400-500 метр араны ул чакта мин узган тизлектә, берәрсе спорт ярышлары вакытында булса да, уза алдымы икән. Кыскасы, такторны, ярдан төшеп китәргә 7-8 метр кала туктатып өлгердем… Шушы хәлдән соң, ике атна дәвамында безне өйрәтмәкче булып килгән укытучыбыз, барыбызның да хисап китапчыгыбызга (зачетная книга), күнегүләрне яхшы һәм бик яхшы нәтиҗәләр белән үтүебез турында язып, тиз генә Казанга кайтып китте. Күрәсең, бер-бер хәл килеп чыкса, җавап бирергә туры киләчәгеннән курку, безне яхшы геодезист итәргә теләүдән көчлерәк булгандыр.

Язгы кыр эшләрен тәмамлап кабат институт скамиясенә утырганда, кыш буе җыйган белемнәр, басу-кырларда алынган хис-тойгылар астында, бик тирәндә калган иде инде. Берәр атна дәвамында, шул белемнәрне өскә чыгармакчы булып маташтылар да, имтихан көнен билгеләделәр. Электротехникадан имтиханны ничек бирүемне анык кына хәтерләмим. Әти электрик булу сәбәпле, ул фән әллә ни авырлыклар тудырмаган күрәсең. Ә менә, гомуми физикадан биргән имтихан һич кенә дә онтылмый.

Ялкаулык көчле булу сәбәпле, конспектлар язылмаган, шпаргалка язарга ирендерә. Шуңа күрә, үзем белеп бетермәгән сорау эләксә, караштырырга дип, кирпеч калынлыгы китапның үзен алырга булдым. Арт яклап чалбар каешына кыстырып, кәчтүм киеп алгач, әллә ни сизелми дә кабек. Дүрт-биш кешедән сорап карадым, сизмиләр. Имтиханга кереп, сораулар язылган билетны алдым, номерын укытучыга әйттем.

– Егеткәем, китабыгызны бирегез, – димәсенме, шул вакыт доцентыбыз. “Аллаһының каһәре суккан грек. Ничек сизде икән каешка кыстырган китапны,” – дип уйлый-уйлый, кирпеч калынлыгы гомуми физика китабын өстәлгә чыгарып куйдым…

– Миңа бу китап түгел, хисап китапчыгы кирәк, – дигәндә, җир ярылса, валлахи шунда төшеп китә идем.

Билеттагы сораулар катлаулы булып чыкмады, исән-имин генә җавапладым да, китапларымны алып чыгарга җыена башладым.

– Егетем, син бу калын китапны миңа бирмичә, әзелрек вакытында, кирәкле җавапларны шуннан табып күчерсәң, хәзер миңа оештырып сөйләгән кебек җавап бирә алган булыр идеңме икән? Бик шикләнәм. Китабың өстәлдә калганга сөен. Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы. Китаптан күчерсәң озын булыр, җавабың дүртлегә генә тартыр иде, – дип, бар гомеремдә онтылмаслык сабак бирде, грек укытучым.

Тулырак

 

 

 

 

 

 

 

 

Кызыл чәчәкләр

Электрон китап
Әсәр исеме: Кызыл чәчәкләр

Автор: Галимҗан Ибраһимов

Күләме: 43 бит

Жанр: повесть

Иңдерү калыплары:

 EPUBPDFMOBITXTFB2

Онлайн укырга◧

 

 

 

 

 

 

 

 

Өйләдән соң

Электрон китап

Әсәр исеме: Өйләдән соң

Автор: Нәбирә Гыйматдинова

Күләме: 7 бит

Жанр: хикәя

Иңдерү калыплары:

EPUB PDF MOBI TXT FB2

Онлайн укырга◧

Адәмнәр

Электрон китап
Әсәр исеме: Адәмнәр 

Автор: Галимҗан Ибраһимов

Күләме: 43 бит

Жанр: новелла

Иңдерү калыплары:

 EPUB PDF MOBI TXT FB2

Онлайн укырга◧

Икенче гомер

Электрон китап

Әсәр исеме: Икенче гомер
Автор: 

Габдрахман Әпсәләмов 
Күләме: 9 бит
Жанр: хикәя

Иңдерү калыплары: