Безнең тыкрык

Электрон китап

Әсәр исеме: Безнең тыкрык
Автор: Аяз Гыйләҗев
Күләме: 7 бит
Жанр: хикәя 
Иңдерү калыплары:

PDF⇣  MOBI⇣  FB2⇣  EPUB⇣

Онлайн укырга◧

Егет белән кыз

Электрон китап

Әсәр исеме: Егет белән кыз
Автор: Аяз Гыйләҗев
Күләме: 8 бит
Жанр: хикәя 
Иңдерү калыплары:

PDF⇣  MOBI⇣  FB2⇣  EPUB⇣

Онлайн укырга◧

Карт

Электрон китап

Әсәр исеме: Карт
Автор: Аяз Гыйләҗев
Күләме: 6 бит
Жанр: хикәя 
Иңдерү калыплары:

PDF⇣  MOBI⇣  FB2⇣

Онлайн укырга◧

Мимоза исе

Электрон китап

Әсәр исеме: Мимоза исе 
Автор: Альберт Мифтахетдинов
Күләме: 14 бит
Жанр: хикәя
Иңдерү калыплары:

PDF⇣  MOBI⇣  FB2⇣  EPUB⇣

Онлайн укырга◧

Гәрәй ханның сәер көннәре

Электрон китап

Әсәр исеме: Гәрәй ханның сәер көннәре
Автор: Альберт Мифтахетдинов 
Күләме: 11 бит
Жанр: хикәя
Иңдерү калыплары:

PDF⇣  MOBI⇣  FB2⇣  EPUB⇣

Онлайн укырга◧

Әкият

Электрон китап

Әсәр исеме: Әкият
Автор: Адлер Тимергалин
Күләме: 10 бит
Жанр: хикәя 
Иңдерү калыплары:

PDF⇣  MOBI⇣  FB2⇣  EPUB⇣

Онлайн укырга◧

Бүләк

Электрон китап

Әсәр исеме: Бүләк
Автор: Аяз Гыйләҗев
Күләме: 10 бит
Жанр: хикәя, 1958 ел

Иңдерү калыплары:
EPUB⇣ PDF⇣ MOBI⇣ TXT⇣ FB2⇣

Онлайн укырга◧

Уналты яшь

Электрон китап
Әсәр исеме: Уналты яшь
Автор: Аяз Гыйләҗев
Күләме: 42 бит
Жанр: хикәя
Иңдерү калыплары:
PDF⇣ FB2⇣ EPUB⇣ MOBI

Соңгы яфрак

Электрон китап
Әсәр исеме: Соңгы яфрак
Автор: О.Һенри
Күләме: 4 бит
Жанр: хикәя ​
Иңдерү калыплары:
 Онлайн уку:

Вашингтон-сквердан бераз көнбатышкарак урнашкан бер бистәнең урамнары чалыш-полыш килеп “аралык” дип аталган кечкенә кисәкләргә бүленеп беткәннәр. Бу аралыклар сәер чатлардан һәм борылышлардан торалар. Бер урам, хәтта, үз-үзе белән бер-ике тапкыр кисешә икән.

Рәссам кеше бу урамның бер файдасын дә табып алган ди. Күз алдыгызга китерегез, берәр кибеттән кулында буяу, гәҗит һәм киндер өчен квитанцияләр тоткан акча туплаучы бу урамга кереп барганда кинәт кенә үз-үзенең бер тиен акча да ала алмыйча чыгып барганын күрә ди. 

Менә шушы бормалы-сырмалы Гринвич-Вилиҗ атлы мәхәлләгә төньякка чыгып торган тәрәрзәләрне, унсигезенче гасыр фронтоннарын, Һолланд чормаларын һәм очсыз торак эзләп ике сәнгать кешесе килгән. Аннары алар Алтынчы Әвиньюдан берничә аккургаш кружка һәм ышкылып беткән табак күчергәннәр дә, “колония” ачып җибәргәннәр.
Тәбәнәк кенә кирпеч өйнең ин югары өченче катында Сью белән Дҗонси студия җайладылар. Дҗонси Җоана исеменнән кыскартылган. Берсе Мәйн штатыннан, икенчесе исә Кәлифорниядән. Алар Сигезенче Урамнан Дельмонико исемле ресторанның табльдоты артында таныштылар һәм мәдәнияткә дә, һиндыба салатына һәм төрле бизәкле җиңнәргә карашлары бик охшаш булуын аңлагач бу икәүнең уртак студиясе барлыкка килде.
Бу май аенда булган иде. Салкын ноябрьдә исә табиблар Пневмония дип атаган берәү, колония буйлап мыштым гына аяк басып, үзенең боз бармаклары белән әле берсенә, әле берсенә барып тотынды. Шәһәрнең көнчыгыш ягында бу җанвар оятсызларча эре-эре атлап бик күпнең башына җитте исә дә, тар, мүк баскан иске “аралыклар” лабиринтына җиткәч аяклары чуалгандай адымы әкеренәйде аның.
Пневмония әфәндене фидакарь карт җәнтелмән дип атап булмый, әлбәттә. Шуңа Кәлифорния зефиры ашап канын сыегайтып бетергән энә очы кадәр кечкенә генә кызчык бу кызыл тәнле тыны кысык карт тиленең кулына бик җиңел генә килеп эләкте. Дҗонси авыруга сабышты. Менә ул буялган тимер караватында хәрәкәтсез тын гына Һолланд тәрәзә кысаларыннан янәшәдәге кирпеч өйнең буш диварына карап ята.
Бер иртә белән борчулы табиб чал ябалак кашын сикертеп кенә Сьюне коридорга чакырып чыгарды.
— Аның исән калу ихтималы, әйтик, уннан берәү, – диде ул куылндагы термометрының тере көмешен селкетеп. “Бу да әле үзенең  яшисе килсә генә. ” – Бу кызый башына терелә алмаячакмын дигән фикер сеңдергән. Аның берәр эше, мавыккан нәрсәсе бармы?
— Ул… Аның Неаполь култыгын төшерәсе килә иде. – диде Сью.
— Рәсем ясаумы? Абау, сафсата! Бу кызның уенда берәр юньле әйбер юкмы соң? Берәр егет, мәсәлән?
— Нинди егет? – диде Сью тавышына кубыз зыңлавы кертеп. – Егет тә булдымы юньле… Юк табиб әфәнде, андый әйберләр юк аның башында.
— Ярый, берәр һәвәслек диик, алайса, – диде доктор. Табиб буларак мин кирәген башкарырмын, кулымнан килгәнчә… Тик минем пациентларым үз җеназаларын күз алларына китереп анда килгән машианаларны саный башладылар исә, даруларның дәвалау куәтеннән яртысын кисеп атарга кирәкетер инде ул чакта.
Әгәр син аны бу кышны кызлар-мызлар кигән, әйтик, пәлтә җиңнәренең төрләре белән кызыксындыра алсаң, мин аның исән калу ихтималын уннан берәү урнына биштән берәү дип әйтә алыр идем.
Табиб әфәнде киткәннән соң Сью остаханәгә кереп күзләре шешеп беткәнче елады. Аннары рәсем ясау тактасын күтәреп бер ни булмаган кыяфәт белән Дҗонсиның бүлмәсенә килеп керде.
Дҗонси юрган астында көч-хәл белән сулап, йөзе белән тәрәзәгә борылган килеш ята иде. Сью аны йоклагандыр дип уйлап сызгыруыннан туктады.
Кыз тактасын урнаштырды да каурый каләме белән бер журнал хикәясен тасвирлаган рәсем ясый башлады. Яшь рәссамнар Зур Мәдәниятка бәреп керер өчен юлларында журнал хикәяләрен тасвирлаган рәсемнәр ясап узарга тиешләр. Нәкъ шулай ук яшь язучылар да Зур Әдәбиятка табан барганда журналлар өчен хикәяләр язалар.
Сью ат күргәзмәсендә атта йөргәндә киелә торган бер нәфис ыштан һәм Айдаһо ковбое кигән монокль сурәтләренең караламасын ясап маташканда берничә тапкыр кабатланган түбән тавыш ишетеп алды. Ул җәһәт кенә ятак янына барды.
Дҗонсиның күзләре шар ачык иде. Ул тәрәзәдән тышка карап нидер саный… Кирегә саный иде.
“Унике”, – диде ул. Аннан бераздан “Унбер”, аннанры “Ун”, “Тугыз”, аннары “Сигез” һәм шундук “Җиде” дип әйтте.
Сью игътибар белән тәрәзәдән тышка карап алды. Санарлык нәрсә бар иде соң анда? Бары тик буш, шыксыз ишегалды һәм егерме фут читтәрәк урнашкан кирпеч өйнең тәрәзәсез дивары. Һәм тагын да төбеннән үк череп кәкре-бөкре булган, диварның ярты буена кадәр менеп үскән карт йөзем чормавыгы күренә иде.
Көзнең салкын сулышы ул чормавыктан яфракларын өреп төшергән дә шәп-шәрә калган ботаклары уала башлаган кирпечләргә елышып тора иделәр.
— Ни бар, җанкисәгем?” – диде Сью.
— Алты” – диде Дҗонси пышылдауга ук калып. – Алар хәзер инде тизрәк коелалар. Әле өч көн элек кенә саннары йөзгә якын иде аларның. Санап башым авырта башлаган иде. Хәзер санавы бик җиңел. Менә тагын берсе төште. Бишәү генә калды.
— Нәрсәләр бишәү генә калды, бәгърем? Әйтче миңа.
— Яфраклар. Йөзем чормавыгындагы яфраклар. Соңгысы өзелеп төшкәч миңа да китәргә вакыт җитәр. Ике көн инде моны беләм мин. Табиб әфәнде сиңа моны әйтмәдемени?
— Кит әле! Мондый юк сүз ишеткәнем юк иде моңарчы” – диде Сью ачуын белдереп. –
Карт йөзем чормавыгы яфракларының синең терелүеңә нинди кагылышы бар? Син бит әле ул йөзем куагын шундый ярата идең, кызый. Ахмак булма инде. Әле иртән генә табиб әфәнде тиздән хәлләрең яхшырыр һәм … ничек әйтте әле ул? … терелү ихтималы бердән ун диде!
Бу бит теләсә кайсы Нью-Йорк кешесенең машинага утырып кая да булса бару яисә берәр яңа бина яныннан узуга тиң дип әйтеп була. Мәле син, бераз шулпа эчеп ал. Ә мин рәсемемне ясап бетерим. Аннары мин аны теге мөхәрриргә сатармын да, акчасына чирле чебиемә портвейн һәм ач бет дигән үземә дуңгыз кәтлитләре алырмын.
— Син бүтән шәраб алып торма – диде Дҗонси һаман тәрәз аша карап. – Менә тагын берсе төште. Шулпа да эчәсем килми. Дүртәү генә калды. Минем караңгы төшкәнче соңгысының очып төшкәнен күрәсем килә. Соңгы яфрак артыннан минем җаным да очар.
— Дҗонси, бәгърем, – диде Сью аның янына иелеп, – Мин эшемне тәмамлаганчыга кадәр күзләреңне йомып тәрәзәгә карамаячаксың дип сүз бир әле миңа. Миңа бу рәсемнәрне иртәгәгә тапшырырга кирәк. Пәрдәне генә тартып куяр идем дә… яктылык кирәк.
— Син башка бүлмәдә ясый алмыйсыңмыни ул рәсемеңне? – диде Дҗонси коры тавыш белән.
— Минем синең яныңда буласым килә, – диде Сью. – Һәм мин бер дә синең бу яфрак-нәмәстәкәйләргә карап утыруыңны теләмим.
— Рәсемеңне ясап бетергәч дәшерсең. – диде Дҗонси күзләрен йомып. Ул ауган һәйкәл сыман агарынган һәм хәрәкәтсез иде. – Минем теге соңгы яфракның очып төшкәнен күрәсем килә. Көтеп ардым мин. Уйлаудын туйдым. Мине тотып торган барыннан да котылып нәкъ теге мескен яфраклар төсле аска, аска очасым килә.
— Бераз йоклап ал. – диде Сью. – Минем Берманны чакырып аңа карап алтын казучы картның рәсемен ясыйсы бар. Бер минут та узмас. Мин әйләнеп килгәннче кымшанма, яме.
Берман карт алардан астарак, беренче катта яшәүче рәссам иде. Яше алтмыштан узган, Микельанҗелоның “Муса пәйгамбәр” рәсемендәгегә охшаган гүя сатир башыннан бөдрә сакалы кәрлә гәүдәсенә салынып төшә иде. Берман рәсем сәнгатендә бәхетен таба алмаган. Кырык еллап инде кулында пумаласын тотса да, бәхетенең койрыгын да тотып карамаган.
Ул гомере буе менә-менә җәүһәр әсәрен-рәсемен ясыйм дип яшәсә дә, әле бу эшенә хәтта тотынмаган да иде. Соңгы берничә ел эчендә сирәк-мирәк белдерүләр һәм реклама өчен шыксыз берәр ни төшерүдән башка бернинди дә рәсем ясамаган. Ул чын һөнәрчеләргә акчалары җитмәгән яшь рәссамнарга рәсем ясау өлгесе-моделе булып яшәр өчен кулына бераз акча төшергәли иде.
Бу карт корымыйча дҗин эчә, шуңа карамастан һаман үзенең булачак җәүһәр рәсемен сөйли иде. Башка вакытларда ул кечкенә, аз гына булса да йомшаклык күрсәтеп караган берәүдән ачы итеп көлүче явыз карт булды. Шулай ук, никтер, ул өстә яшәгән ике яшь рәссам кызның эт сакчысы итеп күрә иде үзен.
Сью Берманның караңгы өненә төшкәч, анда бик каты артыш җимешләре исен тойды. Бүлмәнең бер почмагында әле тотынылмаган, инде хәзер егерме биш ел теге җәүһәр рәсемнең беренче сызымнарын көтеп торган кысалы китән тора иде. Кыз карт рәссамга Дҗонсиның сәерлеге турында, аның, имеш, теге яфрак кебек үк җиңел һәм зәгыйф булуы, нәкъ шул яфрак кебек ботагыннан очып төшкән кебек ул да очып китәм дип әйтүен сөйләде.
Кызарган, ачыткан күзләре белән карап торган Берман карт мондый юләр уйлардан ачы итеп көлгәнен һәм өнәмәгәнен кычкырып белдерде:
— Нәгъсәә! – диде ул акырып, – ниндидер беткән чормавык яфраклары өчен үләм дигән җүләрлекне ишеткәнем юк иде әле. Юк, мин мондый чүпрәкбаш ахмаклар өчен позада торырга җыенмыйм. Ник син аның башына мондый уйлар килүенә рөхсәт итәсең? Аһ, бичара бәпеч мисс Йонси.
— Ул бик каты чирли, хәлсез. – диде Сью, – бу авыру аның башына мондый сәер фикерләр китерә дә. Ярый алайса, Берман әфәнде, минем өчен позада торырга теләмәсәң, кирәгең ике тиенлек. Беләсеңме син кем? Син  – карт телбистәсе.
— Бу хатын-кызны әйтер идем! – дип җикерде Берман. – Кем әйтте әле сиңа мин позада тормыйм дип? Йә, әйдә. Киттек. Ярты сәгать инде сиңа позада торырмын дип әйтеп торам. Йә, Рабби! Мисс Йонси кебек мондый әйбәт туташлар чиргә сабышып ятар урынмыни бу? Бер заман мин җәүһәр рәсемемне ясыйм әле, һәм без барыбыз да моннан китәрбез. Әһ, Аллам. Менә күрерсез!
Алар өскә менгәндә Дҗонси йоклый иде. Сью пәрдәне тәрәз төбенә кадәр тартып төшерде дә Берманны ым кагып кына икенче бүлмәгә дәште. Ул бүлмәдә икесе дә куркып кына тәрәзәдән чормавыкка күз ташладылар. Аннары сүзсез генә бер-беренә карадылар. Тышта туктау белмәс салкын кар катыш яңгыр ява иде. Иске зәңгәр күлмәген кигән Берман, мәгъдәнче дәрвиш кыяфәте чыгарып, капланган казан өстенә барып утырды.
Иртәгәсе көнне бер сәгать чамасы гына йокы күргән Сью уянып китсә, зур итеп ачылган тонык күзләре белән аска төшерелгән көрән пәрдәгә карап торган Дҗонсины күрде.
— Күтәр әле; Күрәсем килә аны, – дип боерды ул пышылдап.
Сью теләр-теләмәс кенә сораганны үтәде.
Карале син! Берничә гомер сыйдырырлык төн эчендә бәреп яуган яңгыр белән аяктан егарлык җилдән соң анда, кирпеч дивар каршында һаман да бер чормавык яфрагы күренә иде. Йөзем агачының соңгы яфрагы. Уртасында әлегәчә караңгы яшел, чит-читләре исә коела башлаган сары төсле ул җирдән алтылап метр өстәрәк кыюларча ботагына ябышып тора иде.
— Бусы – соңгысы, – диде Дҗонси. – Мин аны бу төнне өзелер инде дип уйлаган идем. Җилнең ничек итеп ыжгырганын ишеттем. Бүген өзелеп төшәр; мин дә шул вакытта үләрмен.
— Әй, җаный! – диде Сью арыганлыгы күренеп торган йөзен мендәргә салып, – минем турыда да уйла әле әз генә, үзеңне уйлыйсың килмәсә. Мин нишләрмен?
Тик Дҗонси җавап кайтармады. Җан дигәнең, соңгы серле ерак юлына әзерләнә башлады исә, бик ялгыз, кеше ишетмәс нәрсәгә әверелә ул. Кызыйны бу сәер уйлары тагын да ныграк биләп алган икән, чөнки дуслык һәм гомумән бу дөнья баулары бушаганы күренде.
Көн кичкә авышса да, тышта эңгер-меңгер булса да, алар һаман да дивар янындагы ботагына ныклап ябышып торган бердән-бер теге яфракны күрә иделәр. Аннары, төнгә каршы төньяк җил тагын да тошавыннан купты, яңгыр тагын да тәрәзәләрне какты, шаулап һолланд кәрнизләрдән акты.
Көн яктыргач тагын, Дҗонси рәхимсезләрчә пәрдәне күтәрергә әмер итте.
Чормавык яфрагы һаман да урнында иде.
Дҗонси бик озак итеп аңа карап ятты. Аннары газ плитәсе өстендә тавык шулпасын болгатып торган Сьюгә эндәште.
— Мин бик начар кыз булганмын, Сьюди, – диде Дҗонси. – Минем никадәр тиле икәнемне күрсәтер өчен нидер теге яфракны урнында калдырган. Үләсе килгән кеше – гөнаһлы була ул. Бераз гына шулпа һәм сөткә портвейн салып китер әле һәм… тукта, башта көзге бир әле, аннары мендәрләрне әйбәтләп куйсаң, утырып синең пешереп йөргәнеңне карап торыр идем.
Бер сәгать узгач ул болай диде:
— Сьюди, берәр заман минем Неаполь Култыгын төшерәсем килә
Кичен табиб әфәнде килгәч, Сью бер сәбәп табып аның артыннан алгы бүлмәгә чыкты.
Табиб әфәнде Сьюнең калтыраган кулын кысып:
— Терелү-терелмәү ихтималы тигез хәзер. – Яхшы гына карасагыз – терелер. Ә минем өс каттагы тагын бер хаста янына керәсем бар. Берман исемле, ул да рәссам, бугай. Ул да нәкъ шулай ук үпкәсенә салкын тидергән. Карт, арык кеше; чире бик каты. Тереләсе юк. Тик хәлен бераз булса да яхшыртыр өчен хастаханәгә алабыз.
Икенче көнне табиб әфәнде Сьюгә:
— Куркыныч юк, – диде. – Саклап калдыгыз. Әйбәтләп карагыз, ашатыгыз – шул җитәр.
Аннары төштән соң Сью Дҗонси яткан карават янына килде, ул үз көенә генә бик ачык зәңгәр төстә кирәклеге өч тиенлек шарф бәйли иде; бер кулы белән яткан кызны бөтен мендәрләре белән кочып алды да:
— Әйтәсе бер сүзем бар сиңа, бәләкәчем, – диде ул. – Берман әфәнде бүген хастаханәдә үпкәсе шешүдән үлгән. Бары ике көн генә чирләп яткан. Ишегалдын себерүче аны өченчекөн аста бүлмәсендә хәлсез яткан килеш табып алган. Өсте-башы, аяк киеме лычма су, тәне боздай булган.
Алар аның мондый коточкыч төнне кая барганын төшенәлмәгәннәр. Аннары һаман да янып торган фонарь һәм урыныннан кузгатылган баскыч, тирә якка сибелгән берничә пумала, яшел һәм сары буяулар кушылган буяу кунасы табып алганнар… Тәрәзәдән тышка карале, җаный, дивардагы соңгы чормавык яфрагына…
Син бу яфракның ни өчен бер дә җилфердәмәгәненә, кымшанмаганына гаҗәпләнмәдеңме? Менә, җаный, бу Берман картның җәүһәр әсәре… ул аны соңгы яфрак өзелеп төшкән төнне төшергән.

Инглизчәдән Татарчага Заһир Гали Хәсән тәрҗемә кылды.

Тулырак

Мостафа

Электрон китап
Әсәр исеме: Мостафа 
Автор: Фатих Әмирхан 
Күләме: 3 бит
Жанр: хикәя
Иңдерү калыплары:
EPUB  PDF  MOBI  TXT  FB2

 

Sәlam!

 

Чыккан көненнән ун көн кичегеп килгән бер татар гәзитәсе Мостафага 6 октябрьдә Казан гаете[1] икәнлеген белдерде. Бу көн инде 5 октябрьнең киче, сәгать тугыз­лар иде. Мостафага бу гади хәбәрнең әллә нәрсәсе ге­нә ят шикелле тоелды да ул аны икенче кат укып чыкты. Аннан соң гәзитәне алдындагы тактадан корышты­рылып куелган өстәл өстенә ташлады да үз-үзенә әйт­кән шикелле итеп:

— Һе, иртәгә гает диген алайса! — дип куйды. Моста­фа әүвәлдә учитель булган, сугыш башлангач, солдат­ка алынып, прапорщиклар школасын[2] үткән вә хәзерге көндә сугыш мәйданының алгы сафында бер ротаны ида­рә итүче ротный командир[3] иде

Иртәге көннең корбан гаете көне икәнен белү аның өчен ят иде. Чөнки бүген төнлә аның ротасы һөҗүм ясар­га тиеш булганлыктан, бүген сәгать алтыдан бирле, ягъни төнлә һөҗүм ясарга хәзерләнергә кушкан әмерне алганнан бирле, аның башы фәкать шул ясалачак һөҗүмнең планын төзү белән мәшгуль булган вә кулына тугры килгән бу татар гәзитәсен дә ул аңлау касды[4] бе­лән түгел, бәлки бераз гына вакытка нерваларын ял иттерү касды белән генә укый башлаган иде.

— Һе, иртәгә корбан гаете диген! Алай булгач, аны хәбәр итәргә кирәк! — дип, Мостафа башына килгән әллә нинди томанлы фикерен теле белән тәләффыз итте[5] дә үзе аның эчендә утыра торган земләнкәсенең бал­чык диварларын, матрас урынына салам җәелгән кара­ватларын һәм алдында атылган туптан хасил булган мәгъдән[6] стакан эченә утыртылып яндырылып куелган шәм кисәген карап чыкты.

Алай булгач, аны хәбәр итәргә кирәк! — дип, ул тагын бер кат уйлады. Ләкин шуның соңыннан ук кем­гә хәбәр итәргә кирәк? — дип, үз-үзенә бер сөаль[7] бирде.

— Чынлап та, кемгә хәбәр итәргә? Мостафаның ро­тасында үткән каршы һөҗүмнән соң инде фәкать бер татар солдат — Гайнетдинов кына калган иде.

— Гайнетдиновка хәбәр итәргә кирәк! — дип уйлап, Мостафа утырган урыныннан купты да, әллә нинди бер куәт тарафыннан туктатылган шикелле, баскан урынын­да уйланып, туктап калды.

— Юк, әле хәбәр итәргә ярамый. Ул белмәсен, ул белмәсен! Менә бүген төнге һөҗүмнән исән чыкса, мин аңар иртәгә бәйрәм көн икәнен әйтермен. Ике тартма запас тәмәкем бар әле, шуның берсен аңар бирермен. Менә шушы тартмалы консервны аңар бирермен, корбан ите ашаган шикелле булсын. Аның өендә, бәлки, корбан чала торганнардыр…

Моннан соң Мостафаның хәтеренә үз йорты, андагы гает, Казан вә андагы гает кичәләре, тагы әллә нинди томанлы нәрсәләр килделәр… Ләкин алар озак сузыла алмадылар, земләнкә өстендә очып, еш-еш шартлый башлаган дошман туплары Мостафаны үзенең хәзерге вакыйгый[8] тормышына кайтырга вә бик тизлек белән чы­гып, кирәкле тәдбирләргә[9] керешергә мәҗбүр иттеләр.

Җир өсте тузан вә төтен белән тулды. Җир тетрәгән шикелле булды. Бах-бух итеп аннан да, моннан да оча торган дошман тупларының пыш-пыш шартлавыннан дөнья йөзе селкенә башлады.

— Без һөҗүм башлаганчы, теге кансызлар башлар­га телиләр ахры! — дип уйлап, Мостафа ул һөҗүмне дәфгы итү[10] өчен кирәкле әмерләр бирергә тиешле урынны ишгаль итте[11].

 

II

Гает көненең кояшы чыкканда инде дошманның һөҗүме дәфгы ителгән, Мостафаның ротасы муаффә­кыятьле[12] сурәттә үз урынын саклап калган иде.

Төне буе үлем белән капма-каршы торып агарынган, төссезләнгән, туплар күтәргән туфан белән тузанга манчылган Мостафа, бөтен тәне белән калтыранып үз ро­тасында үтерелгән солдатларның фиһристен[13] тәртип итәр өчен әле мәетләре җыелып өлгермәгән мәкътүлләр[14] ара­сында йөренергә тотынды. Алар күп түгел иде. Һәр тәкъ­дирдә дошманның тәләфаты[15] Мостафа ротасыныкыннан күп артыграк икәнлегенә Мостафа ышана иде.

Мостафага мәетләрне тикшерүдә ярдәм итеп йөргән солдат: «Ваше благородие, менә безнең тәләфатымызньң соңгысы инде! — дип, Мостафа басып торган җирдән егерме биш-утыз сажиндагы бер мәкътүлне күрсәтте. Мостафа мәкътүлнең янына килде һәм таныды. Ул — Гайнетдинов иде.

Сугыш сафында йөреп, үлем дигән нәрсәгә ияләнгән Мостафага Гайнетдиновның үлеп яту кыяфәтендә ят бер­нәрсә юк иде. Ләкин ул шулай да бу мәет янында озак басып калды. Аннан соң дини бер хиснең сәвекы[16] белән мәетнең янына тезләнеп, аның әллә нинди бер мөдһиш[17] сурәттә ачылып ята торган күзләрен йомдырды һәм аның балчыкка буялган, инде суынган маңлаен үпте дә:

— Бәйрәм мөбарәк булсын, кардәш! — диде. Аның күзенә ике генә бөртек яшь килгән иде.


[1] Казан гаете – Казанда гает укылган көн.

[2] Прапорщиклар школасы – патша гаскәрендә иң кече офицерлар әзерли торган мәктәп.

[3] Ротный командир – рота командиры

[4] Касды – теләге

[5] Тәлаффыз итү – әйтү

[6] Мәгъдән – металл

[7] Сөаль – сорау

[8] Вакыйгый – чын

[9] Тәдбир – (алдан уйланылып күрелгән) чара

[10] Дәфгы итү – кире кайтару

[11] Ишгаль итү – алу, биләү

[12] Муаффәкыятьле – уңайлы

[13] Фиһрист – исемлек

[14] Мәкътүл – үтерелгән

[15] Тәләфат – югалтулар

[16] Сәвекъ – алга этәрү

[17] Мөдһиш – куркыныч

Онлайн укырга