Телемез.Татар!

Мөхәммәд Әмин Хан

15 Июль, 2017нче ел. Админ 0

КИТАПЛАРЫН УКЫ  Мөхәммәт-Әмин хан (яки Мөхәммәт Әмин)– 1487—1495, 1502—1518 елларда Казан ханлыгы белән идарә иткән хан. Шул ук вакытта Урта гасыр әдәбиятының бер вәкиле, шагыйре булып санала. 1502 елда Габдел-Латыйфны кулга алалар һәм Мәскәүгә озаталар, заманында Илһам ханны җибәргән кебек, аны да төньякка сөргенгә сөрәләр. Казан тәхетенә тагын Мөхәммәт-Әмин утыртыла. Моңа кадәр рус кенәзе III Иван аңа Кашира һәм Серпухов шәһәрләрен идарәгә һәм «туклануга» биргән була.

Габделхәй Сабитов

11 Июль, 2017нче ел. Админ 0

КИТАПЛАРЫН УКЫ Габделхәй Сабитов — татар драматургы, язучы. Ул 1931 елның 28 июнендә Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында туа. 1949 елда Күзкәй урта мәктәбен тәмамлагач, Иске Мәлкән һәм Түбән Тәкермән мәктәпләрендә укыта, читтән торып, Казан дәүләт университетында, 1956-1960 елларда Мәскәүдәге М.Горький исемендәге әдәбият институтында укый, соңыннан телестудиядә, «Ялкын» һәм «Чаян» журналлары редакцияләрендә эшли. Габделхәй Сабитов күп кенә хикәяләр язды, аның “Кичерелмәс гөнаһ”, “Чулпан таңны уята” драмалары, “Мәхәббәт һәм нәфрәт” дигән