Фәнис Яруллин

 

Фәнис Яруллин, Фәнис (Фаниз) Гатаулла улы Яруллин (9 февраль, 1938 ел, Татарстан АССР, Баулы районы, Кызылъяр авылы — 2011 елның 8 декабре, Казан) — татар шагыйре, язучы һәм драматург. Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премияселауреаты (1995). «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры. 1968 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстан АССРның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфын Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.

Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Фәнис Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республиканың үзәк газета-журналларында басылалар. 1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга.

Җитмешенче еллар башында Фәнис Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач, аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу повесте белән Фәнис Яруллин киң масса укучылар алдында таныла, әсәр русчага, казакъчага тәрҗемә ителә.

Фәнис Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы. 1978 елда «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор Татарстанның Муса Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсенә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды.

Фәнис Яруллин аеруча хикәя жанрында уңышлы эшли. Анын үзенчәлекле юмор белән сугарылган, тормышчан, заманча, оптимистик хикәяләре «һәркемнең үз сукмагы» дигән чираттагы җыентыгына тупланган, Әдипнең поэтик иҗатыннан аерым үрнәкләр рус теленә тәрҗемә ителеп, «Современник», «Аврора», «Волга», «Байкал» кебек журналларда һәм «Литературная Россия», «Комсомольская правда» кебек үзәк газеталарда да урын ала килә.

Язучы 2011 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә вафат була.

Тулырак

Камил Кәримов

Әдип

Камил Кәримов

Әсәрләрен укырга

Кәримов Камил Әдһәм улы 1950 елның 1 июлендә Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, «Татмелиоводстрой» трестында бораулау станогы дизелисты булып эшли башлый. Бер елдан аны Ростов өлкәсендәге Батайск шәһәренә бораулау мастерлары әзерли торган һөнәри-техника мәктәбенә белемен арттырырга җибәрәләр. 

1972 елда укуын тәмамлап кайткач, К.Кәримов 1976 елның көзенә кадәр Казан шәһәрендә башта су скважиналары бораулаучысы, соңыннан сантехника җиһазларын ремонтлаучы слесарь булып эшли. 
1976–1980 елларда К.Кәримов Казан дәүләт мәдәният институтында укый. Режиссер белгечлеге буенча укуын тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») редакциясендә – хәбәрче, аннары ике елга якын Татарстан Язучылар берлегенең Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре вазифаларын башкара. 
1983–1988 елларда «Идел» әдәби альманахында – җаваплы мөхәррир, 1988–2000 еллар дәвамында «Чаян» журналының җаваплы сәркатибе булып эшли. 
2001 елдан «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә. 
К.Кәримовның беренче лирик хикәяләре һәм юморескалары көндәлек матбугатта 70 нче елларда күренә башлый. 
1981 елда беренче хикәяләр җыентыгы («Ундүрт яшьтә») басылып чыга. Тора-бара «Бәхетле кеше» (1984), «Вәгъдә» (1985), «Күләгәдә төлке бар» (1990), «Үзеңне бел» (1997), «Ком сәгате» (2000), «Сакау күке» (2005), «Уен» (2010) һ. б. китаплары басылып чыга. 
К.Кәримов тамашачыга нәфис сүз остасы, эстрада артисты, популяр телевизион тапшырулар авторы һәм алып баручысы буларак та билгеле. 
К.Кәримов – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2000), Татарстан Республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе (2011). 
2004 елда «Өй артында шомыртым» дигән китабы өчен ул Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 
1983 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Тулырак

Ибраһим Гази

Әдип

Ибраһим Гази

Әсәрләрен укырга

Ибраһим Гази, чын исеме Ибраһим Зарифулла улы Мингазиев (1907 елның 4 феврале — 1971 елның 21 феврале) — татар әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты.

Ибраһим Мингазиев 1907 елның 4 февралендә хәзерге Татарстанның Кама Тамагы районы Иске (Олы) Карамалы авылында крәстиян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим калып, бала чактан ук төрле михнәтләр, мохтаҗлыклар күреп үсә. 

1919-1924 елларда ул Тәтештәге балалар йортында тәрбияләнә, шунда урта белем ала, шунда комсомол сафына басып, актив җәмәгать эшчәнлеген башлый. 1924 елдаяшь егетне Казандагы өлкә партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1926 елда мәктәпне уңышлы тәмамлагач, Ибраһим Гази башта комсомолның Кукмара вулыс комитеты секретаре, аннары Мамадыш кантун комитеты секретаре, 1929-1931 елларда исә комсомолның Татарстан өлкә комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире булып эшли. Бер үк вакытта ул Казанда чыга торган «Авыл яшьләре» журналында һәм «Кызыл яшьләр» газетасында мөхәррирлек вазифаларын башкара. 1927 елда Коммунистлар партиясенә әгъза итеп алына. Шушы ук елларда Ибраһим Газиның актив иҗат эшчәнлеге дә башлана. Аның беренче әдәби әсәрләре — лирик парчалары («Көлмә, Идел!», «Соңгы чаң» һ.б.) матбугатта 1929 елда басылып чыга. Шуннан соң иҗат ителгән «Кич алтыда» (1929), «Байраговның көнлек дәфтәреннән» (1930), «Көмеш сулы Нурминкә» (1930), «Бригадир кыз» (1931) кебек хикәя һәм кечкенә повестьларында автор шул чор эшче яшьләренең производстводагы хезмәт энтузиазмын, аларның искелеккә, әхлакый тотнаксызлыкка каршы көрәш картиналарын сурәтләргә омтыла. Сәнгатьлелек җәһәтеннән кимчелекләре булуга карамастан, шул чорның әдәби тәнкыйте бу әсәрләрне яшь авторның яңа кеше образларын иҗат итү юлындагы уңышлы адымы итеп бәяли.

1931-1942 еллар арасында Ибраһим Гази әүвәл Татарстан язучылар оешмасында, аннары Мәскәүдә марксизм-ленинизм классиклары әсәрләрен милли телләргә тәрҗемә итү буенча махсус курсларда укып кайтканнан соң (1938), озак еллар нәшриятта мөхәррир һәм тәрҗемәче булып эшли, кырыгынчы еллар башында берникадәр вакыт (1941, июль — 1942, август) “Совет әдәбияты” журналының җаваплы редакторы вазифаларын да башкара. Бу елларда ул рус һәм дөнья әдәбиятының аерым үрнәкләрен татар укучысына җиткерү буенча да нәтиҗәле эшли. Антон Чехов, Максим Горький, Михаил Салтыков-Щедрин, Мопассан, Золя кебек классик язучылардан эшләнгән әдәби тәрҗемәләре белән Ибраһим Гази үзен оста, иҗади тәрҗемәче итеп таныта. 1943 елдан башлап җиңү көннәренә кадәр Ибраһим Гази хәрәкәттәге армия сафында, фронтта татар телендә чыга торган «Сталин байрагы», «Кызыл Армия» газеталарында хәрби мөхбир булып хезмәт итә, шундагы кырыс шартларда күпсанлы очеркларын, бер төркем кыска хикәяләрен («Малай белән эт», «Әхмәт бабай», «Авылдаш» һ.б.) һәм «Алар өчәү иде» (1944) исемле повестен яза. Бу әсәрләрдә совет кешеләренең фронттагы батырлыгы, туган ил азатлыгы өчен явыз дошманга каршы көрәш картиналары сурәтләнә. Әдипнең сугыштан соң 1946 елда язылган «Без әле очрашырбыз» исемле повестенда да совет солдатының сугыштагы тарихи батырлыгы, аның бөек һуманизм һәм югары мораль-этик сыйфатлары үзәк тема итеп алына.

Ибраһим Гази әдәби иҗатының иң югары ноктасы сугыштан соңгы чорга — узган гасырның илленче һәм алтмышынчы елларына туры килә. Сугыштан соңгы чорның кырыс шартларында кешеләрнең тыныч хезмәттәге фидакарьлеген яктырткан «Алмагачлар чәчәк ата» повесте (1950), «Тургай картаямы икән?» һәм башка кече күләмле әсәрләрдән соң әдип киң колачлы эпик жанр — роман жанрында актив эшли башлый. 1956 елда ул Татарстан нефтьчеләренең хезмәтен, нефть җирендә яңа профессия кешеләре катлавы тууын сурәтләгән «Гади кешеләр» дигән романын тәмамлый. Катлаулы сюжетка корылган бу роман җанлы тормыш күренешләре, истә калырдай кеше образлары һәм, иң мөһиме, тел-сурәтләү чараларының халыкчан нәфислеге белән җәлеп итә. Роман үз заманының әдәби тәнкыйтендә нефть темасын яктырткан беренче күләмле проза әсәре буларак билгеләп үтелә.

Ибраһим Газиның эпик жанрдагы иң зур әсәре — «Онытылмас еллар» трилогиясе. Бу әсәрне әдип гомере буе эшли. Аның башлангычы «Балконлы йортта» исеме белән әле сугышка кадәр үк (1934) басылып чыга. 1940 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында «Авыл җыены», «Патшаны төшергәч», «Озын Миңнулла» исемнәре астында аның тагын аерым бүлекләре басыла. Сугыштан соң автор үз күңелендә күптәннән иҗади бөреләнеп килгән бу әсәргә яңадан әйләнеп кайта һәм 1949-1966 еллар дәвамында бер-бер артлы аның өч кисәген («Малай чак», «Икмәк, винтовка һәм мәхәббәт», «Канатланыр чак») бастырып чыгара. Трилогия аерым-аерым китаплар рәвешендә рус теленә тәрҗемәдә дә дөнья күрә.

«Онытылмас еллар» — гомумсовет әдәбияты мәйданында тарихи-революцион роман исеме белән аерым бер жанр буларак формалашкан эпик әсәрләрнең татар әдәбиятындагы матур бер үрнәге. Эчтәлеге белән ул татар халкы тормышындагы зур бер тарихи чорны иңли. Трилогиянең һәр кисәгендә Татарстан җирендә булган чын тарихи вакыйгалар һәм революцион көрәш эпизодлары тасвирлана. Беренче кисәктә инкыйлабкача татар авылы тормышы, крестияннәрнең көнкүреше, җирсезлектән һәм социаль гаделсезлекләрдән бөлгенлеккә төшүләре бәян ителгән булса, икенче кисәктә 1917 елгы Февраль һәм Октябрь вакыйгалары һәм Гражданнар сугышы күренешләре, азатлык һәм бәхетле киләчәк өчен көрәшкә күтәрелгән халык улларының гыйбрәтле язмышлары тасвирлана; өченче кисәк исә, нигездә, әсәрнең баш каһарманы Хәлимнең аңлы кеше булып җитлегүен, авылда хосусый хуҗалыкларны күмәкләштерү елларында аның яңа тормыш өчен башкарган эш-гамәлләрен, сөйгән кызы Кафия белән булган саф мәхәббәт хисләрен, канатлы күңел кичерешләрен сурәтләүгә багышланган.

«Онытылмас еллар» трилогиясе өчен Ибраһим Гази 1969 елда Татарстан Республикасының Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1988-1989 елларда әсәргә нигезләнеп Татарстан телевидениесендә күп серияле телефизион фильм төшерелде.

Язучылык хезмәте һәм иҗтимагый тормышта актив эшчәнлеге өчен ул шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы һәм ике тапкыр «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Ибраһим Гази 1971 елның 21 февралендә Казанда вафат була. Кабере Казанның Арча кырындагы рус зиратында.

Тулырак

Нәбирә Гыйматдинова

Әсәрләрен укырга

Нәбирә Гыйматдинова – татар язучысы. Муса Җәлил премиясе (2009), Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе (2013) лауреаты. Татарстанның халык язучысы (2016).

Нәбирә Гыйматдинова 1956 елның 20 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Караса (Карасу) авылында туа. 1971 елда сигезъеллык урта мәктәбне тәмамлап, Иваново шәһәрендә урнашкан һөнәри училищеда укый. 1973 елда Казан шәһәренә күченеп килә. Төзүче-буяучы булып эшли башлый һәм шулай ук, эштән аерылмыйча, Казан дәүләт университетында белем ала. Язучының беренче әсәрләре матбугатта 70нче елларда күренә башлый. 1974 елда «Йолдызлы кичтә», «Таңсылу» хикәяләре «Азат хатын» һәм «Идел» журналларында басылып чыга. Шуннан соң бик күп китап бастырып чыгара, «Идел» журналы редакциясендә эшли. 1985 елда Ш. Маннурисемендәге әдәби премиянең лауреаты, 2001 елда Ф. Хөсни исемендәге әдәби премиянең, Муса Җәлил премиясе (2009), Тукай премиясе (2013) лауреаты була. 1996 елда Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем ала. 2016 елда «татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен» Татарстан Республикасының халык язучысы исеме бирелә.

Әсәрләрендә төп темаларның берсе – хатын-кызның язмышы. Геройлары уңай да, тискәре дә түгел, аларда яхшы да, начар сыйфатлар да бергә үрелеп яши, ләкин кайбер персонажларда я усаллык, я шәфкатьлелек артыграк. Язучының төп геройлары үзләренә көчне табигатьтән алалар. Алар – табигать балалары. Әдип кешеләрне табигать кочагына кире әйләнергә өнди, табигать белән тыгыз бәйләнештә булмаганда адәм баласы шәфкатьлелек, бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта баруын күрсәтмәкче була. Нәбирә Гыйматдинова шулай ук укучыларда татар тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уятмакчы була. «Сихерче», «Бүре каны» һ.б. шундыйлардан. Хәзерге көндә Нәбирә Гыйматдинова иң яратып укыла торган авторларның берсе булып санала.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре:

2001 Фатих Хөсни премиясе

2009 Муса Җәлил премиясе

2013 Тукай премиясе

2016 Татарстан Республикасының халык язучысы 

Тулырак

Белла Әхмәдуллина

ШИГЫРЬЛӘРЕН УКЫ

Белла Әхмәт кызы Әхмәдуллина – танылган совет шагыйрәсе, ХХ йөзнең икенче яртысында иң зур язучыларның берсе. Русия язучылар берлеге, Рус ПЕН-үзәге, А.Пушкин ис. Сынлы Сәнгать музее дуслары берлеге әгъзасы. Әмрикә (Америка) сәнгать һәм әдәбият академиясенең лаеклы әгъзасы.

Белла Әхмәдуллина 1937 елның 10 апрелендә Мәскәүдә дөньяга килә. Әтисенең милләте татар, әнисе – Италия чыгышыннан булган. Мәктәп елларында ук шигырь язу белән кызыксына башлый. 1960нче елда Әдәбият институтын тәмамлый.

1964 елда “Яши шундый егет” (“Живет такой парень”) фильмында журналист ролендә уйный.

Беренче шигырьләр җыентыгы – “Кылла” (“Струны”) 1962 елда дөнья күрә. Аннан соң “Ялкынсыну” (“Озноб”) – 1968, “Музыка дәресләре” (“Уроки музыки”) – 1970, “Шигырьләр” (“Стихи”) – 1975, “Карлы буран” (“Метель”) – 1977, “Шәм” (“Свеча”) – 1977, “Сер” (“Тайна”) – 1983, “Бакча” (“Сад”) – 1989. Соңгысы өчен авторга Совет берлеге дәүләт премиясе бирелә.

Белла Әхмәдуллина иҗатында Гөрҗи (Грузия) темасы зур урын алып тора. Әхмәдуллина бертөркем гөрҗи шагыйрьләренең әсәрләрен тәрҗемә итә.

Белла Әхмәдуллина каләменнән берничә замандашы – танылган шагыйрьләргә багышланган истәлекләр, А.Пушкин, М.Лермонтов турында эсселар чыга.

Бүләкләре:

Советлар Берлеге дәүләт бүләге лауреаты, 1989

“Байрак” (“Знамя”) фонды лауреаты, 1993

“Nosside” лауреаты (Италия), 1994

“Триумф” бүләге лауреаты, 1994

А.Тепфер  фондының А.Пушкин бүләге  лауреаты, 1994

Рәсәй Федерациясе илбашы бүләге лауреаты, 2004

Халыклар дуслыгы ордены, 1984

Ватанга хезмәте өчен III дәрәҗә орден лауреаты, 1997

Ватанга хезмәте өчен II дәрәҗә орден лауреаты, 2007

Тулырак

Галимҗан Ибраһимов

Әсәрләрен укырга 

Галимҗан Ибраһимов – татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Хезмәт Батыры.

Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзер Авыргазы районына карый) Солтанморат исемле татар авылында туа. Галимҗан башта туган авылында белем ала, 3 сыйныфлы рус мәктәбенә дә йөри. 

 1898 елның көзендә әтисе Галимҗанны һәм аның бертуганын Ырынбурдагы мәдрәсәгә илтә. 1905 елгы инкыйлаб дулкыннары тәэсирендә, шәкертләр, иске тәртипләргә риза булмыйча баш күтәрәләр, һәм Галимҗан мәдрәсәдән куыла.

Аннары ул Уфага китә һәм «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Аның әдәби иҗат эшчәнлеге шул вакытта башлана. 1907 елдааның беренче хикәясе – “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” басылып чыга. «Галия»дән киткәннән соң, Галимҗан Ибраһимов Әстерханда була, Урал якларына бара, казакъ далаларына китеп, балалар укыта башлый.

Белемен күтәрү өчен һәм әдәби эш белән шөгыльләнү өчен 1909 елда Казанга килә. Шул елны язучы “Татар хатыны ниләр күрми” повестен иҗат итә. 1910-1911 елларда “Диңгездә”, “Йөз ел элек”, “Карак мулла” кебек хикәяләрен яза. 1912 елда ул беренче зур күләмле әсәрен – “Яшь йөрәкләр” романын тәмамлый. 1912-1914 елларда “Карт ялчы”, “Көтүчеләр”, “Табигать балалары” һ.б. бик күп әсәрләрен иҗат итә.

1912-1913 елларда Галимҗан Ибраһимов Киевта балалар укыта, белемен күтәрә. Студентларның яшерен оешмасында катнашканга 1913 елның апрелендә кулга алына. Шул елның җәендә төрмәдән чыгарыла, 1917 елның февраль революциясенә кадәр полиция күзәтүе астында яши.

1913 елның көзеннән башлап Галимҗан Ибраһимов Казанда «Аң» журналында эшли.
1914 елның февралендә яңадан Киевка китә.
1915 елның көзеннән 1917 елгы Февраль инкыйлабына кадәрге чорда Галимҗан Ибраһимов «Галия» мәдрәсәсендә укытучы булып эшли.

Язучы 1917 елдан инкыйлаб эшләре белән шөгыльләнә, Учредительное Собраниега делегат итеп, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана. 1918 елда Милләтләр халык комиссариаты каршында төзелгән Үзәк мөселман комиссариатының рәисе Мулланур Вахитовның урынбасары була.

Илдә тыныч тормыш башлангач, әдип иҗат эше белән шөгыльләнә, дәүләт һәм җәмәгать эшләрендә катнаша.

Язучы каты авыруы сәбәпле, гомеренең соңгы ун елын Ялтада уздыра. Ул анда әдәби иҗат эшен дәвам иттерә.

Галимҗан Ибраһимов, татар халкының башка күп язучылары кебек үк, Сталин репрессияләренә эләгә. 1938 елда ул төрмә шифаханәсендә үлә.

Тулырак

Габдрахман Әпсәләмов

Әдип

Әсәрләрен укырга

Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов (28 декабрь 1911, Иске Аллагол, Пенза губернасы (Мордва Республикасы) – 7 февраль1979, Казан, Татарстан) – татар язучысы.

Габдрахман Әпсәләмов 1911 елның 28 декабрендә Пенза губернасы (хәзерге Мордва Республикасының) Иске Аллагол авылында туа.Габдрахман Әпсәләмов әдәби иҗат эше белән бик иртә мавыга башлый. 4нче сыйныфта укыганда беренче шигырьләрен яза. Арадан берсе Муса Җәлил редакторлык иткән «Октябрь баласы» журналында басыла. Габдрахман Әпсәләмовның язучы булып китүенә Муса Җәлилнең йогынтысы зур була. Габдрахман Муса Җәлил җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри. Шул чагында беренче хикәяләрен, сәхнә әсәрләрен яза. Аның тәкъдиме белән Максим Горький исемендәге әдәбият институтына керә. Ләкин институтны тәмамлауга, Ватан сугышы башлана.

Габдрахман Әпсәләмов сугышның башыннан ахырына кадәр сугышта катнаша. Иҗат эшчәнлеге дә чын-чынлап шушы елларда башлана. Сугыш елларында язылган әсәрләрендә әдип сугыштагы батырлыкны сурәтләсә, аннан соң иҗат ителгән романнарында күбрәк әлеге батырлыкның чыганакларын ачыклау белән кызыксына. «Алтын Йолдыз» (1948) – шундый романнарның берсе. 1951 елда Габдрахман Әпсәләмов татар халкының батыр улы Газинур Гафиятуллин истәлегенә «Газинур» романын яза. Укучылар бу әсәрне яратып укыйлар. Язучының Ватан сугышы чоры вакыйгаларына нигезләнеп язылган өченче романы «Мәңгелек кеше» дип атала. Анда Бухенвальд үлем лагеренда булган хәлләр тасвирлана. Халкыбызның кыю йөрәкле улы Бакый Назимовның фашист тоткынлыгындагы көрәше күрсәтелә.

Сугыш турында романнар, повестьлар язганнан соң, язучы бүгенге тормышны сурәтләүгә күчә. 1958 елда аның Казан шәһәре кешеләре турында «Сүнмәс утлар» романы басылып чыга. Бу роман өчен Габдрахман Әпсәләмовка Тукай премиясе бирелде. Аннан соң бер-ике ел да узмый, язучы медицина хезмәткәрләре турында «Ак чәчәкләр» исемле яңа романын төгәлли. Әбүзәр Таһиров, Гөлшәһидә образларын укучылар бик яратты. Габдрахман Әпсәләмов шигыренә Җәүдәт Фәйзи язган «Гөлшәһидә» җыры хәзер дә яңгырый. «Ак чәчәкләр»дән соң Габдрахман Әпсәләмов укытучылар хезмәтен һәм тормышын яктырткан «Яшел яр» исемле яңа роман иҗат итә, бик күп мәкаләләр, хикәя, повестьлар яза. «Агыла болыт» романы Муса Җәлилгә һәм каһарман шагыйрьнең намуслы исемен кире кайтаруга зур көч куйган галим Гази Кашшафка багышлана.

Габдрахман Әпсәләмов озакка сузылган авырудан соң 1979 елның 7 февралендә Казанда вафат була.

Тулырак

Атилла Расих

Атилла Расих, тулы исеме Атилла Кадыйр улы Рәсүлев — күренекле татар язучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы (1976), «Почет Билгесе» (1966) ордены лауреаты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе иясе (1981), СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1946 елдан).

Ул 1915 елның 16 сентябрендә Төркиянең Истанбул шәһәрендә дөньяга килә. Беренче бөтендөнья сугышы чорында аның әтисе Кадыйр (Габделкадыйр) җәмәгате һәм якын туганнары белән хаҗ сәфәренә киткән җиреннән, ил чикләре ябылу сәбәпле, Төркиядә тоткарланып калган була. Русиядәге төп торган җирләренә — Троицк шәһәренә алар Атилла туганнан соң ике ел ярым вакыт үткәч — 1918 елның мартында гына әйләнеп кайталар, ә баланың туу вакыты бабасы Зәйнулла хәзрәттарафыннан ялгышыпмы, башка берәр сәбәптәнме мәчет дәфтәренә (метрикага) 1916 ел белән теркәлә.

Унике яшенә кадәр Атилла Троицк шәһәрендә яши һәм татар мәктәбендә укый. Алтынчы сыйныфка укырга килгәч, аны мулла малае сылтавы белән мәктәптән сөрәләр. Шуннан соң Рәсүлевләр гаиләсе 1928 елда Троицкины ташлап Казангакүчеп китәргә мәҗбүр була. Биредә Атилла укуын бишенче сыйныфтан башлап җидееллык рус мәктәбендә, аннары Вахитов исемендәге сабын заводы каршындагы урта белем бирә торган ФЗӨ (фабрика-завод өйрәнчекләре) мәктәбендә дәвам иттерә. ФЗӨ мәктәбен тәмамлагач, ул 1933 елның көзенә кадәр шул ук заводта токарь булып эшли. Югары белем алуны үзенә максат итеп куйган Атилла шул елны ук Казанда әле күптән түгел генә ачылган авиация институтына укырга керергә гариза бирә. Дус-ишләренең киңәше белән ул, үзе турындагы анкетаны тутырганда, нәсел-чыгышын хезмәткәр гаиләсеннән дип күрсәтә. Әмма берничә айдан соң бу фаш ителә, һәм аны, «чыгышын яшереп совет югары уку йортына кереп оялаган дошман элементы» дип, институттан куып чыгаралар. Шулай да студент егет, рухын төшермичә, үзенең гражданлык хокуклары өчен көрәшергә карар кыла. Ул, кирәкле кәгазьләрен әзерләп һәм СССР Югары уку йортлары халык комиссариаты җитәкчелегенә гариза язып, Мәскәүгә китә, анда атна-ун көн чамасы наркомат бинасы бусагасын таптап йөри торгач, гаризасына уңай рәсми җавап алуга ирешә аңа югары уку йортына укырга керү хокукы кире кайтарыла.

Аннары Атилла Расих Казанга кайта, монда идеологиягә бөтенләй катышы булмаган уку йортына — Казан дәүләт ветеринария институтына укырга керә. Анда ул 1934—1938 елларда укый. Институтны тәмамлагач, бераз Дагстанда, аннары Татарстан Җир эшләре комиссариатында зоотехник булып эшли. 1940 елның гыйнварында хәрби хезмәткә чакырыла һәм, хәрби хезмәт мөддәте туларга санаулы көннәр генә калганда Алмания белән сугыш башланып, 1941 елның көзендә фронтка озатыла, Ватан сугышы беткәнче, хәрәкәттәге армиядә була: хәрби фельдшер сыйфатында Мәскәүдән алып Эльба елгасы ярларына кадәр сугышчан юл уза.

1945 елның ахырында армиядән исән-имин кайта, аннары язучы Татарстанның Республика терлекчелек станциясендә кече гыйльми хезмәткәр булып эшли башлый, 1947—1950 елларда Казан дәүләт ветеринария институты каршындагы аспирантурада укып, 1950 елда кандидатлык диссертациясен яклый, аннары 1976 елга кадәр шул ук институтның терлекчелек кафедрасында башта ассистент, соңыннан доцент хезмәтләрен башкара. Аның шуннан соңгы хезмәт эшчәнлеге тулысынча әдәби иҗат белән бәйле.

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен Атилла Расих «Язгы авазлар», «Ике буйдак», «Сынау» романнары өчен ала.

1996 елның 9 маенда язучы Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.

Мәктәптә укыган чагында ук Атилла Расих шигырьләр һәм балалар сәхнәсе өчен пьесалар язуда актив катнаша. 1930 елда Мәскәүдә Муса Җәлил мөхәррирлегендә чыккан «Октябрь баласы» журналында «Атилла Расих» имзасы белән (тәхәллүсне кендек әбисе Расиха исеменнән ала) аның «Борылыш» исемле беренче хикәясе басыла. Хикәя әдәби җәһәттән әле бик йомшак булса да, матбугатта исеме күренү яшь каләм тибрәтүчене канатландырып җибәрә. Ул Вахитов исемендәге сабын заводының күптиражлы газетасы каршында оештырылган әдәби түгәрәккә мавыгып йөри башлый һәм бу түгәрәккә шефлык итүче танылган әдипләрдән (Хәсән Туфан, Абдулла Алиш, Ибраһим Гази, Мирсәй Әмир һ.б.) киңәшләр ала, иҗат эше серләренә өйрәнә. Нәтиҗәдә 1934-1940 еллар арасында башта «Чаян», соңга таба «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында яшь әдипнең сәнгати яктан шактый шома язылган бер төркем юмористик хикәяләре («Касса янында», «Кызыл чүлмәк», «Карак» һ.б.) дөнья күрә.

Сугыш чорында ул фронттагы дәһшәтле вакыйгаларны, совет кешеләренең рухи ныклыгын тасвирлаган сугыш хикәяләрен иҗат итә («Ютазы егете», «Якташларым», «Дошман тылында», «Сагынылган мәхәббәт» һ.б.). Әдипнең күләмле беренче әсәре булган һәм укучылар арасында киң яңгыраш тапкан «Бәхет орлыклары» исемле маҗаралы повесте да (1945) фашизмга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән гади совет кешесенең тапкырлыгына һәм батырлыгына дан булып яңгырый.

Атилла Расихның сугыштан соңгы әдәби эшчәнлеге иҗатының жанр һәм тема ягыннан байый, каләменең шомара, карашларының тирәнәя-җитдиләнә баруы, әсәрләрендә тормышның, яшәешнең хәл ителергә тиешле катлаулы мәсьәләләрен күтәрергә һәм чагылдырырга омтылуы белән характерлы.

Язучының күләмле әсәрләреннән институт, фән хезмәткәрләре турындагы «Ике буйдак» (1963), «Сынау» (1978) романнары, Беренче татар укчылар полкының Гражданнар сугышы елларындагы сугышчан юлы вакыйгаларына бәйләп тарихи дөреслек, объективлык проблемаларын күтәргән «Каһарманнар юлы» романы (1969), беренче татар революционеры Хөсәен Ямашевның тормышы һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган «Ямашев» тарихи трилогиясе (1967-1981) басылып чыгалар һәм әдәби тәнкыйтьтә уңай бәя алалар. Бу әсәрләр әдипнең иҗат активлыгын һәм тематик колачын күрсәтү белән бергә аның моңарчы татар прозасында яктыртылмаган тормыш күренешләрен, социаль катлауларны, кеше образларын сәнгатьчә гәүдәләндерергә кыю алынуы турында да сөйлиләр.

Бу елларда әдип хикәя һәм фәнни фантастика жанрларында да уңышлы эшләвен дәвам иттерә. «Бәхет орлыклары»ннан соң язылган «Сәхи бабай маҗаралары» (1956), «Хәвефле сынау» (1958), «Урланган хәзинә» (1960) исемле повестьлар татар әдәбиятының детектив һәм фәнни-фантастик жанры хәзинәсенә үзенчәлекле бер өлеш булып кертелергә хаклы.

Сиксәненче елларның урталарыннан башлап Атилла Расих үзенең нәсел шәҗәрәсенә, балачагына бәйле мәгълүматларны, драматик утызынчы һәм дәһшәтле сугыш елларына туры килгән гомеренең хәтердә сеңеп калган хатирәләрен, катлаулы күңел кичерешләрен теркәп калдыру нияте белән өч китаптан торган «Елларны кичерсәм» исемле истәлек-трилогиясен яза башлый. «Ишан оныгы» һәм «Кәгазьдәгеләр һәм хәтердәгеләр» исемнәре белән аталган беренче ике китап 1991 һәм 1993елларда, беркадәр кыскартылып, «Казан утлары» журналында басыла, ә «Тыныч еллар күләгәсендә» исемле тәмамланмаган өченче китабыннан өзекләр шул ук журнал битләрендә әдипнең инде вафатыннан соң — 1997 елгы саннарда дөнья күрәләр.

Әдип — хикәя, очерк, публицистика жанрларында да актив эшли. Аның терлекчелек проблемаларына багышланган «Ык суы буенда» исемле язмалары һәм «Бөек могҗиза» дигән фәнни-популяр повесте аерым китаплар булып басылып чыга.

Атилла Расихның барлык төп әсәрләре диярлек рус теленә тәрҗемә ителә (мәсәлән, Геннадий Паушкин «Ямашев» (1967), «Айлы төннәр» (1975) романнарын тәрҗемә итә). Ул үзе дә тәрҗемәчелек белән мавыга. Мәсәлән, Э. Зрвильнең «Приключения доисторического мальчика» («Тарихкача яшәгән малайның күргәннәре», 1953) әсәрен, А. Беляевның «Человек-амфибия» («Су кешесе», 1959) фантастик романын татар теленә тәрҗемә итә.

Тулырак

Габделхәй Сабитов

Габделхәй Сабитов — татар драматургы, язучы.

Ул 1931 елның 28 июнендә Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында туа. 1949 елда Күзкәй урта мәктәбен тәмамлагач, Иске Мәлкән һәм Түбән Тәкермән мәктәпләрендә укыта, читтән торып, Казан дәүләт университетында, 1956-1960 елларда Мәскәүдәге М.Горький исемендәге әдәбият институтында укый, соңыннан телестудиядә, «Ялкын» һәм «Чаян» журналлары редакцияләрендә эшли.

Габделхәй Сабитов күп кенә хикәяләр язды, аның “Кичерелмәс гөнаһ”, “Чулпан таңны уята” драмалары, “Мәхәббәт һәм нәфрәт” дигән комедиясе төрле сәхнәләрдә уйналды. Шулай ук ул – “Туган җир туфрагы”, “Үлемсез Акылгали”, “Карурманның күзләре бар”, “Чулпан таңны уята”, “Тармаклы яшен”, “Айбаш” дигән китаплар авторы.

Эрих Распеның атаклы “Барон фон Мюнхаузен” маҗараларын татар теленә ул тәрҗемә иткән.

Г. Сабитов 1995 елда вафат була.

Фатих Әмирхан

Фатих Әмирхан

Әсәрләрен укырга

Фатих Әмирхан (1886 елның 1 гыйнвары — 1926 елның 9 марты, Казан) — күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе. Татар сатира жанрын тудыручы.

Фатих Әмирхан 1886 елның 1 гыйнварында Казанда туа. 1895 елда әтисе аны “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә илтә. Мәдрәсәдән соң, 1904 елда, Фатих Әмирхан Самарга рус телен өйрәнергә китә.

4 ай чамасы укыгач, аерым укытучылар ярдәмендә гимназия программасы буенча имтиханга әзерләнә. 1905 елда «Мөхәммәдия»нең алдынгы шәкертләре белән яшертен рәвештә җилем басмада «Әльислах» (гарәпчә үзгәртеп кору) исемле гәзит чыгара башлый. Ул үзе гәзитнең җитәкчесе һәм мөхәррире була.

1906 елда Тукай катнашлыгында чыгарылган Әл-гасрел җәдит журналында аның “Париж коммунасы тарихы” исемле тәрҗемә мәкаләсе басылып чыга. 1907 елда Әмирхан Мәскәүдә чыга башлаган “Тәрбиятел әтфаль” (балалар тәрбиясе) балалар журналында сәркатип булып эшли.

1907 елның язында, ял итәргә дип, Мәскәүдән Казанга кайта. Ләкин монда бик зур бәхетсезлеккә юлыга — паралич сугып, ике аягы да йөрмәс була.

1907 елның көзендә «Әльислах» рәсми рәвештә чыга башлый. Фатих Әмирхан журналист буларак таныла.

Фатих Әмирхан шулай ук «Ялт-йолт», «Кояш» исемле сатирик журналларда да эшли.

Фатих Әмирхан үткен телле юморист буларак таныла. Татар телендә беренче сатирик романны да ул яза. Аның әсәрләренең күбесендә сатирик алымнар кулланыла.

1923-1924 елларда татар театр техникумында укыта.

1905 елда, “Әльислах” гәзитен чыгара башлап, Фатих Әмирхан журналистика эшенә керешә. Төрле инкыйлабый-демократик эчтәлекле публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре яза.

1907 елда аның беренче күркәм хикәясе “Гарәфә кич төшемдә” языла һәм басылып чыга. 1908 елда “Бәйрәмнәр”, шуннан соң “Хәзрәт үегтләргә килде” (1912), “Габделбасыйр гыйшкы” (1914), “Салихҗан карый” (1916), “Сәмигулла абзый” (1916) кебек күп кенә хикәяләр яза. 1908-1910 елларда Фатих Әмирхан “Фәтхулла хәзрәт” исемле сатирик повесть яза. 1909 елда язучының “Татар кызы” исемле әсәре, 1911 елда “Хәят” повесте, 1912 елда “Урталыкта” романы басыла.

Язучы шулай ук драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Ул “Яшьләр” (1909), “Тигезсезләр” (1914) пьесаларын яза.

Фатих Әмирхан күп әсәрләрендә искелекне, сыйнфый тигезсезлекне тәнкыйтьли. Шулай ук татар хатын-кызлары хокукларын да яклап чыга (“Татар кызы”).

Әдип октябрь инкыйлабын хуплап каршы ала, әмма озакламый, ул хуҗалык һәм мәдәният өлкәсендә совет һәм партия оешмалары үткәрә торган сәясәтнең кешегә һәм вак милләтләргә каршы булуын күреп ала, тәнкыйтьләр белән чыгыш ясый. 1924 елда, гореф-гадәтләрне бозуны, аерым шәхестән культ ясауны тәнкыйтьләп, “Шәфигулла агай” исемле сатирик повесть яза.

Тулырак