Фирүзә Җамалетдинова

Фирүзә Җамалетдинова — татар язучысы, шагыйрә, журналист. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2006).

Фирүзә Исламетдин кызы Җамалетдинова – Фәтхетдинова 1960 елның 28 мартында Иске Кәкерле авылында туды. Авыл мәктәбендә укыган елларында ук район гәҗитендә аның үзе язган шигырьләре басыла башлады һәм ул гәҗит укучылар арасында өметле каләм иясе буларак танылды. Туган авыллары мәктәбендә урта белем алгач, ул Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керде. Чаллы каласына күчеп килә.

Башта 21нче мәктәптә укытучы булып эшләп алды, шуннан үз белгечлеге белән файдаланып, журналистлык эшенә күчә: Чаллыдагы «Таң йолдызы» гәҗитенең баш мөхәррире вазыйфаларын үтәде. Соңрак «Мәй

дан» журналында әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли.

2007 елда ул Казанга күчеп килде. Башта «Ватаным Татарстан» гәҗите редакциясендә, аннан Татарстан китап нәшриятында эшли башлады.

Ф. Җамалетдинова әдәбиятның тезмә һәм чәчмә жанрларында бердәй осталык белән иҗат итә. Аның әсәрләре республикабызның төрле вакытлы матбугат битләрендә урын алды. 2002 елда Яр Чаллы типографиясендә ике шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.“Яшен күзләре” исемле беренче җыентыгында аның 89 шигыре урын алган. 58 тезмә әсәрләрен үзенә сыйдырган икенче җыентыгы “Уйлы җил” дип атала. 2004 елда Татарстан китап нәшриятында Фирүзәнең “Толымлы ай” дигән өченче җыентыгы дөнья күрде. Бу китапларда авторның тормышка һәм кешеләргә булган ихлас мәхәббәте, туган халкына, туган җиренә тирән ихтирамы, кеше һәм халык язмышы, мәхәббәт, тормыш-яшәеш турындагы фәлсәфи – лирик шигырьләре тупланган.

Соңгы елларда Фирүзә проза өлкәсендә үзен сыный. 2007 елда Татарстан китап нәшриятында аның ”Догалы корт” исемле повестьлар һәм хикәяләр китабы[1]. басылып чыкты. Бу әсәрләрдә автор замандашларының җәмгыятьтәге үзгәрешләр чорында кичергән уй-хисләре, әхлакый югалту-табышлары тасвирлана.

Тулырак

Нәбирә Гыйматдинова

Әсәрләрен укырга

Нәбирә Гыйматдинова – татар язучысы. Муса Җәлил премиясе (2009), Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе (2013) лауреаты. Татарстанның халык язучысы (2016).

Нәбирә Гыйматдинова 1956 елның 20 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Караса (Карасу) авылында туа. 1971 елда сигезъеллык урта мәктәбне тәмамлап, Иваново шәһәрендә урнашкан һөнәри училищеда укый. 1973 елда Казан шәһәренә күченеп килә. Төзүче-буяучы булып эшли башлый һәм шулай ук, эштән аерылмыйча, Казан дәүләт университетында белем ала. Язучының беренче әсәрләре матбугатта 70нче елларда күренә башлый. 1974 елда «Йолдызлы кичтә», «Таңсылу» хикәяләре «Азат хатын» һәм «Идел» журналларында басылып чыга. Шуннан соң бик күп китап бастырып чыгара, «Идел» журналы редакциясендә эшли. 1985 елда Ш. Маннурисемендәге әдәби премиянең лауреаты, 2001 елда Ф. Хөсни исемендәге әдәби премиянең, Муса Җәлил премиясе (2009), Тукай премиясе (2013) лауреаты була. 1996 елда Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем ала. 2016 елда «татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен» Татарстан Республикасының халык язучысы исеме бирелә.

Әсәрләрендә төп темаларның берсе – хатын-кызның язмышы. Геройлары уңай да, тискәре дә түгел, аларда яхшы да, начар сыйфатлар да бергә үрелеп яши, ләкин кайбер персонажларда я усаллык, я шәфкатьлелек артыграк. Язучының төп геройлары үзләренә көчне табигатьтән алалар. Алар – табигать балалары. Әдип кешеләрне табигать кочагына кире әйләнергә өнди, табигать белән тыгыз бәйләнештә булмаганда адәм баласы шәфкатьлелек, бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта баруын күрсәтмәкче була. Нәбирә Гыйматдинова шулай ук укучыларда татар тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уятмакчы була. «Сихерче», «Бүре каны» һ.б. шундыйлардан. Хәзерге көндә Нәбирә Гыйматдинова иң яратып укыла торган авторларның берсе булып санала.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре:

2001 Фатих Хөсни премиясе

2009 Муса Җәлил премиясе

2013 Тукай премиясе

2016 Татарстан Республикасының халык язучысы 

Тулырак

Белла Әхмәдуллина

ШИГЫРЬЛӘРЕН УКЫ

Белла Әхмәт кызы Әхмәдуллина – танылган совет шагыйрәсе, ХХ йөзнең икенче яртысында иң зур язучыларның берсе. Русия язучылар берлеге, Рус ПЕН-үзәге, А.Пушкин ис. Сынлы Сәнгать музее дуслары берлеге әгъзасы. Әмрикә (Америка) сәнгать һәм әдәбият академиясенең лаеклы әгъзасы.

Белла Әхмәдуллина 1937 елның 10 апрелендә Мәскәүдә дөньяга килә. Әтисенең милләте татар, әнисе – Италия чыгышыннан булган. Мәктәп елларында ук шигырь язу белән кызыксына башлый. 1960нче елда Әдәбият институтын тәмамлый.

1964 елда “Яши шундый егет” (“Живет такой парень”) фильмында журналист ролендә уйный.

Беренче шигырьләр җыентыгы – “Кылла” (“Струны”) 1962 елда дөнья күрә. Аннан соң “Ялкынсыну” (“Озноб”) – 1968, “Музыка дәресләре” (“Уроки музыки”) – 1970, “Шигырьләр” (“Стихи”) – 1975, “Карлы буран” (“Метель”) – 1977, “Шәм” (“Свеча”) – 1977, “Сер” (“Тайна”) – 1983, “Бакча” (“Сад”) – 1989. Соңгысы өчен авторга Совет берлеге дәүләт премиясе бирелә.

Белла Әхмәдуллина иҗатында Гөрҗи (Грузия) темасы зур урын алып тора. Әхмәдуллина бертөркем гөрҗи шагыйрьләренең әсәрләрен тәрҗемә итә.

Белла Әхмәдуллина каләменнән берничә замандашы – танылган шагыйрьләргә багышланган истәлекләр, А.Пушкин, М.Лермонтов турында эсселар чыга.

Бүләкләре:

Советлар Берлеге дәүләт бүләге лауреаты, 1989

“Байрак” (“Знамя”) фонды лауреаты, 1993

“Nosside” лауреаты (Италия), 1994

“Триумф” бүләге лауреаты, 1994

А.Тепфер  фондының А.Пушкин бүләге  лауреаты, 1994

Рәсәй Федерациясе илбашы бүләге лауреаты, 2004

Халыклар дуслыгы ордены, 1984

Ватанга хезмәте өчен III дәрәҗә орден лауреаты, 1997

Ватанга хезмәте өчен II дәрәҗә орден лауреаты, 2007

Тулырак