Электрон китап
Автор: Аяз Гыйләҗев
​Иңдерү калыплары:
EPUB PDF MOBI TXT RTF
Онлайн уку калыплары: PDF TXT
Өзек:

«Челтер-р!» иттереп тәрәзә пыяласы коелган тавышка Маһирәнең йөрәге жу итеп китте. Авызына капкан икмәген дә йотып бетермичә, ул, абына-сөртенә, ишеккә атылды.
Урындык авып калды, аның тез өстендә ясмык кадәр генә кан күренде. Ул кулларын җилпеп егылудан чак котылды һәм коридорга чыкты…
Маһирә, ярым караңгы коридордан якты көнгә чыккач, беравык берни дә аермый торды. Күзе, ияләшә төшкәч, иң элек ямь-яшел мүк үсеп кутырлаган таш стеналар арасында почмакка поскан улы Һадига төште. Адашып калган хәлсез чебине сырып алган дәү каргалар кебек, аны биш-алты хатын-кыз урап алган. Каргалар башында дәү козгын — керфексез күзле, юантык гәүдәле, беренче катта яшәүче инженер Сәйфуллин хатыны Өммегөлсем икән. Ул язгы судан калган таш кебек йомры, итләч йодрыкларын йомарлап, киң халат итәкләрен, җиңнәрен җилфердәтеп Һади өстенә очып-очып куна: малай туплы уйнаганда ялгыш аларның тәрәзәләрен ваткан икән.

 

Фикерләшү

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган