Мөсәгыйт Хәбибуллин

Хикәяче, романчы, публицист Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман исемле авылда урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татарстанның Баулы төбәгендәге Яңа Шалты авылы җидееллык мәктәбендә укый. Сугыш елларында, укуы белән бергә, колхоз эшенә дә җигелә: җир сөрә, ашлык суктыра, төрле машиналарда эшли.

Габдрахман Минский

Әсәрләрен укырга   Язучы-прозаик һәм драматург Габдрахман Минский (Габдрахман Хаҗимөхәммәт улы Аллаһбирдиев) 1906 елның 29 сентябрендә Әстерхан шәһәрендә эшче-һөнәрче гаиләсендә туа. Бер яше тулар-тулмас әтисез калып, үги атасы Мөхәммәт Аллаһбирдиев гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Әстерханның Тияк бистәсендәге мәдрәсәдә башлангыч белем ала, Октябрь инкыйлабыннан соң «Икенче баскыч» дип йөртелгән совет мәктәбендә укый. 1924 елда бу мәктәпне тәмамлагач,

Кояш Тимбикова

Кояш Закир кызы Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә Татарстан АССРның Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туган. Шул ук райоң. ның Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә укып ун класс тәмамлаганнан соң, 1954—1959 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт уңи. верситетының татар теле һәм әдәбияты бүлегеңдә югары белем ала, аннары егерме елга якын

ӨСКӘ