Альберт Мифтахетдинов

Альберт Вәли улы Мифтахетдинов 1937 елндың 11 маенда Уфада диңгезче офицер гаиләсендә туган. Мәктәп еллары Североморск шәһәрендә, студентлык чоры – Кияү (Киев) шәһәрендә узган. Кияүдә ул Кияү Университетынаң мурналистлык бүлегендә укыган. Аны тәмамлау белән 1959 елда А.Мифтахетдинов Чукоткага эшкә китә, “Совет Чукоткасы” гәҗитенең үз мөхбире була.

Фирүзә Җамалетдинова

Фирүзә Җамалетдинова — татар язучысы, шагыйрә, журналист. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2006). Фирүзә Исламетдин кызы Җамалетдинова – Фәтхетдинова 1960 елның 28 мартында Иске Кәкерле авылында туды. Авыл мәктәбендә укыган елларында ук район гәҗитендә аның үзе язган шигырьләре басыла башлады һәм ул гәҗит укучылар арасында өметле каләм иясе буларак танылды. Туган авыллары мәктәбендә урта белем алгач, ул Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керде. Чаллы каласына күчеп

Камил Кәримов

Кәримов Камил Әдһәм улы 1950 елның 1 июлендә Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, «Татмелиоводстрой» трестында бораулау станогы дизелисты булып эшли башлый. Бер елдан аны Ростов өлкәсендәге Батайск шәһәренә бораулау мастерлары әзерли торган һөнәри-техника мәктәбенә белемен арттырырга җибәрәләр. 

Ибраһим Гази

Ибраһим Гази, чын исеме Ибраһим Зарифулла улы Мингазиев (1907 елның 4 феврале — 1971 елның 21 феврале) — татар әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты. Ибраһим Мингазиев 1907 елның 4 февралендә хәзерге Татарстанның Кама Тамагы районы Иске (Олы) Карамалы авылында крәстиян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим калып, бала чактан ук төрле михнәтләр, мохтаҗлыклар күреп үсә. 

Белла Әхмәдуллина

ШИГЫРЬЛӘРЕН УКЫ Белла Әхмәт кызы Әхмәдуллина – танылган совет шагыйрәсе, ХХ йөзнең икенче яртысында иң зур язучыларның берсе. Русия язучылар берлеге, Рус ПЕН-үзәге, А.Пушкин ис. Сынлы Сәнгать музее дуслары берлеге әгъзасы. Әмрикә (Америка) сәнгать һәм әдәбият академиясенең лаеклы әгъзасы. Белла Әхмәдуллина 1937 елның 10 апрелендә Мәскәүдә дөньяга килә. Әтисенең милләте татар, әнисе – Италия чыгышыннан

Мөхәммәд Әмин Хан

Мөхәммәт-Әмин хан (яки Мөхәммәт Әмин)– 1487—1495, 1502—1518 елларда Казан ханлыгы белән идарә иткән хан. Шул ук вакытта Урта гасыр әдәбиятының бер вәкиле, шагыйре булып санала. 1502 елда Габдел-Латыйфны кулга алалар һәм Мәскәүгә озаталар, заманында Илһам ханны җибәргән кебек, аны да төньякка сөргенгә сөрәләр. Казан тәхетенә тагын Мөхәммәт-Әмин утыртыла.  

Галимҗан Ибраһимов

  Галимҗан Ибраһимов – татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Хезмәт Батыры. Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзер Авыргазы районына карый) Солтанморат исемле татар авылында туа. Галимҗан башта туган авылында белем ала, 3 сыйныфлы рус мәктәбенә дә йөри. 

Атилла Расих

Атилла Расих, тулы исеме Атилла Кадыйр улы Рәсүлев — күренекле татар язучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы (1976), «Почет Билгесе» (1966) ордены лауреаты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе иясе (1981), СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1946 елдан).

ӨСКӘ