Мирсәй Әмир

Ул 1907 елның 6 гыйнварында Башкортстанның Мәләвез районы Җиргән авылында игенче гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, башта туганнан-туган абыйсы гаиләсендә, аннары балалар йортында һәм Эстәрлетамак шәһәрендәге җидееллык үрнәк-тәҗрибә мәктәбе интернатында тәрбияләнә. 1925 елда Яңа Карамалы волость башкарма комитеты хезмәткәре, бер үк вакыт та авыл комсомол ячейкасы секретаре вазифаларын башкара. Башкортстандагы «Яшь юксыл» гәзитенең селькоры да

Әмирхан Еники

  1909 елның 17 февралендә (яңача вакыт белән 2 мартта) элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Благовар районы) Яңа Каргалы авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1911 елда аның әтисе гаиләсе белән Яңа Каргалыдан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән дигән станциягә күченә. Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары шунда уза.

Гомәр Бәширов

1901 елның 7 гыйнварында элеккеге Арча волостеның Яңа Сала авылында крестьян гаиләсендә туа. 7 яшеннән мәзиндә кыш буе белем ала, икенче елны мәдрәсәгә керә. Ләкин ул мәдрәсәне тәмамлый алмый: аның абыйсын солдатка алалар. Әтисе бик еш авырый башлаганга күрә, төп авырлык Г.Бәширов җилкәсенә төшә.

Адлер Тимергалин

Адлер Камил улы Тимергалин — татар язучысы, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1975 елдан). Ул 1931 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында укытучы гаиләсендә туган. 1948 елда урта мәктәпне тәмамлый, аннары ике елга якын В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының физика-математика факультетында астрономия бүлегендә белем ала. 

Миргазиҗан Юныс

КИТАПЛАРЫН УКЫ Миргазыян Юныс 1927 елның 25 маенда Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәктәбенең алты сыйныфын тәмамлаганнан соң, ике ел колхозда эшли. 1944 елда армиягә алына, хәрби авиация училищесын тәмамлагач эскадрильяда хезмәт итә. 1955 елда хәрби хезмәттән азат ителгәч, Мәскәү университетының филология факультетына читтән торып укырга керә. Шул ук вакытта Кара

Аяз Гыйләҗев

   ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ Мин үзем күргән, тормышлары, яшәешләре, кылган гамәлләре белән мине баеткан бик күп кешеләр алдында зур бурычлы әле. Мин унҗиде яшемә хәтле авылда яшәдем. Сугыш еллары һәм аннан соңгы еллар иде бу. Шул елларның истәлеге минем өчен аерата газиз һәм кадерле. «Берәү», «Дүртәү» повестьларында мин бу истәлекләрнең бер өлешен язарга тырышып та

ӨСКӘ