Мәгъсүм Хуҗин

Мәгъсүм Хәмит улы Хуҗин 1930 елның 15 маенда Татарстан АССРның Саба районы Тенеки авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1948 елда Саба урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бераз вакыт шул ук мәктәпнең башлангыч классларында укытучы булып эшли. 1949 елның январенда аны комсомолның Саба район комитетына икенче секретарь итеп сайлыйлар.

Галимҗан Гыйльман

Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов (әдәби тәхәллүсе – Галим Әсәнов) 1957 елның 1 февралендә Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында колхозчы гаиләсендә туа. Урта мәктәптә укыганда ук ул әдәби иҗатка тартыла, беренче шигырьләрен, хикәяләрен яза, Дүртөйле район газетасында исеме күренә башлый.

Мөсәгыйт Хәбибуллин

Хикәяче, романчы, публицист Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман исемле авылда урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татарстанның Баулы төбәгендәге Яңа Шалты авылы җидееллык мәктәбендә укый. Сугыш елларында, укуы белән бергә, колхоз эшенә дә җигелә: җир сөрә, ашлык суктыра, төрле машиналарда эшли.

Алексей Николаевич Толстой

Алексей Толстой, Алексей Николай улы Толстой (рус. Алексей Николаевич Толстой, 1882 елның 29 декабре (1883 елның 10 гыйнвары), Самар губернасы, Николаевск — 1945 елның 23 феврале, Мәскәү) — рус совет әдәбияты классигы, прозаик, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, ССРБ ФА академигы (1939). 1936–1938 елларда СССР язучылар берлеген җитәкли. Рус язучылары Л. Н. Толстой(1828-1910) һәм А. К. Толстой (1817-1875) белән борынгы бабалары (Петр I нең иярчене булган граф П. А. Толстой) уртак. Өч мәртәбә беренче дәрәҗә Сталин

Фәнис Яруллин

  Фәнис Яруллин, Фәнис (Фаниз) Гатаулла улы Яруллин (9 февраль, 1938 ел, Татарстан АССР, Баулы районы, Кызылъяр авылы — 2011 елның 8 декабре, Казан) — татар шагыйре, язучы һәм драматург. Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премияселауреаты (1995). «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры. 1968 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

Вахит Юныс

Язучы-публицист Вахит Юныс ( Вахит Закир улы Юнысов) 1930 елның 20 октябрендә Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында туа. Үз авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә, андагы дүртьеллык укуны өч елда тәмамлап, белем алуын Бөгелмә Укытучылар институтында дәвам иттерә. Анда да икееллык уку программасын бер елда үзләштереп, 1951 елда Лениногорск районының Шөгер

Альберт Мифтахетдинов

Альберт Вәли улы Мифтахетдинов 1937 елндың 11 маенда Уфада диңгезче офицер гаиләсендә туган. Мәктәп еллары Североморск шәһәрендә, студентлык чоры – Кияү (Киев) шәһәрендә узган. Кияүдә ул Кияү Университетынаң мурналистлык бүлегендә укыган. Аны тәмамлау белән 1959 елда А.Мифтахетдинов Чукоткага эшкә китә, “Совет Чукоткасы” гәҗитенең үз мөхбире була.

Камил Кәримов

Кәримов Камил Әдһәм улы 1950 елның 1 июлендә Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, «Татмелиоводстрой» трестында бораулау станогы дизелисты булып эшли башлый. Бер елдан аны Ростов өлкәсендәге Батайск шәһәренә бораулау мастерлары әзерли торган һөнәри-техника мәктәбенә белемен арттырырга җибәрәләр. 

Белла Әхмәдуллина

ШИГЫРЬЛӘРЕН УКЫ Белла Әхмәт кызы Әхмәдуллина – танылган совет шагыйрәсе, ХХ йөзнең икенче яртысында иң зур язучыларның берсе. Русия язучылар берлеге, Рус ПЕН-үзәге, А.Пушкин ис. Сынлы Сәнгать музее дуслары берлеге әгъзасы. Әмрикә (Америка) сәнгать һәм әдәбият академиясенең лаеклы әгъзасы. Белла Әхмәдуллина 1937 елның 10 апрелендә Мәскәүдә дөньяга килә. Әтисенең милләте татар, әнисе – Италия чыгышыннан

Галимҗан Ибраһимов

  Галимҗан Ибраһимов – татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Хезмәт Батыры. Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзер Авыргазы районына карый) Солтанморат исемле татар авылында туа. Галимҗан башта туган авылында белем ала, 3 сыйныфлы рус мәктәбенә дә йөри. 

ӨСКӘ