ЕГЫЛУ, АВУ vs. ТӨШҮ

Бу хакта язу теләге Әйдә Online берләшмәсе тарафыннан яздырылган Алисә могҗизалар илендә исемле аудиоәкиятне тыңлаганнан соң барлыкка килде.

Кирәкле өзекне сезнең карамакка да китерик:

«Уйлап тормастан Алисә аның артыннан сикерде. Өн башта гади туннель кебек тигез генә барды, аннары ул өзелде. Алисә тирән коега егылды»

Русча әйтсәк, мәгънәсе: ПАДАТЬ

Мәсьәлә нидә соң монда?

Бик күп телләрдә, хәтта үзебезнең Татар теленә бик якын булган Төрек телендә дә мәкаләнең исемендә китерелгән бу ике фигыль-хәрәкәт бер сүз белән генә белдереләләр:

Төрекчә: düşmek

Русча: падать

Инглизчә: fall

Тик менә газиз Татарчабызда алай түгел шул! Бездә ТӨШҮ, ЕГЫЛЫП ТӨШҮ, ТӨШЕП КИТҮ, ЕГЫЛУ һәм ниһаять АВУ булырга мөмкин. Әйдәгез барын да карап үтик.

ТӨШҮ фигыленә килгәндә, мәгънәсе киң. Аның барлык мәгънә төсмерләрен Аңлатмалы сүзлектән карый аласыз. Кыскача гына әйтсәк исә, ул өстәрәк булган урыннан (гадәттә, ип-җай белән) аскарак урынга күчү була.

Руслар моны спуститься диләр. Ләкин падать мәгънәсе дә булырга мөмкин.

Мәс.: Искәндәр беренче каттан икенче катка төште (спустился).

Алма ботактан өзелеп төште (упал).

ЕГЫЛЫП ТӨШҮне аңлатыр булсак, бусында бер кечкенә дитәл барлыкка килә:

Өстәрәк булган урыннан (кисәк кенә, бәлки көтмәгәндә) аскарак урынга күчү.

Мәс.: Искәндәр йоклап китте һәм утырган утыргычыннан егылып төште(упал).

ТӨШЕП КИТҮ (монда без моны АСКА ОЧУ дип тә әйтә алыр идек)

Татар телебезгә хас булган мәгънәви һәм ярдәмче фигыль тезмәсе мисалы. Ярдәмче фигыль монда төп фигыльнең мәгънә төсмерен үзгәртә:

Әйбернең, ычкынып китеп (терәгеннән язып), өстәрәк булган урыннан аскарак урынга күчүе.

Мәс.: Туп, юеш булганга, кулымнан төшеп китте. (упал)

ЕГЫЛУ

Кеше турында. Җан иясенең (күбрәк кешенең) басып торган хәлдән кисәк кенә, күпчелек рәвештә теләмәстән, яту хәленә күчү.

Мәс.: Искәндәрнең юеш идәндә аягы таеп китте дә ул егылды (упал).

Җансыз әйберләр егылмыйлар. Алар авалар. Бу хакта астарак…

АВУ

Күбрәк җансыз предметларның басып торган хәлдән кисәк кенә яту хәленә күчү.Сөйләм телендә җан ияләрене турында әйткәндә дә кулланыла ала.

Мәс.: Каты җил искәнгә черек койма ауды (упал).

Димәк, өстәрәк китерелгән вариантларның кайсы туры килер иде икән Алисә турындагы өзеккә?

«Уйлап тормастан Алисә аның артыннан сикерде. Өн башта гади туннель кебек тигез генә барды, аннары ул өзелде. Алисә тирән коега ТӨШЕП КИТТЕ»

Барлык боларны татар сөйләмендә, бигрәк тә телебезне башкаларга өйрәткән ресурсларда дөрес кулланса идек!

Фикерләр

Фикерләшү

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган

*
*

This site uses Akismet to reduce spam. Learn how your comment data is processed.

ӨСКӘ