Телемез.Татар!

Тун комедиясе

Электрон китап
Әсәр исеме: Тун комедиясе
Автор: Фаил Шәфигуллин
Күләме: 3 бит
Жанр: хикәя
​Иңдерү калыплары:
EPUB       PDF       MOBI       TXT      FB2
 
 Онлайн уку:

Яңа ел кичәсендә (ахир дусларым Тәфкил белән Зәбих авылга киткәннәр иде) мин — сарык, Газимҗан аю булып киендек.

Кичә тәмамланыр алдыннан Кыш бабай булып киенгән местком рәисе Фәтхиев миңа чылтырап уята торган сәгать, ә Газимҗанга тун бүләк иткәч, күзләрем шарланды да калды. Егылып китәм дип торам. Ничек инде? Кай төшем ким Газимҗаннан? Эх, Тәфкил белән Зәбих булса шунда!.. Фәтхиевнең мунчала сакалын тартып өзәр идек… Кара син аны, ә! Газимҗан, имеш, клуб кичәсендә генә түгел, мәктәптәге чыршы бәйрәмнәрендә дә аю булып уйный… Җитмәсә, аның артистлык маһирлыгы да бар, имеш…

Шул рәвешчә сайрап маташканын тыңлап-тыңлап тордым да, түзмәдем, Фәтхиевне караңгырак почмакка китереп кыстым.

— Бер дә дөрес эшләмәдегез инде, иптәш Фәтхиев, тунны Газимҗанга биреп. Биргәч, биләнкеле хезмәткәргә бирергә кирәк иде, – мин әйтәм.

— Кем ул биләнкеле хезмәткәр? – ди Фәтхиев, көлеп.

— Әйтик, менә мин. Кайчаннан бирле радикулит белән җәфаланам.

Күрәм, Фәтхиев икеләнә башлады. Тимерне кызуында сугып калырга кирәк.

— Кеше арасында яхшы түгел бит, иптәш Фәтхиев, бирегез миңа да тун, ә!!

— Тун бер генә иде бит, Нәбиев, – ди Фәтхиев. – Газимҗан алдынгы, тырыш хезмәткәр, аннары гаиләсе дә ишле… Минем теләк буенча гына эшләнгән эш түгел ич, профсоюз җыелышы шулай карар кылды…

— Анда минем эшем юк, тун бирәсеңме, юкмы?.. Бирмәсәң, иптәшләр судына гариза язам.

— Ничек дип язасың?

— Фәтхиев, тунны сарык булып уйнаган кешегә бирәбез, дип әйтте дә соңыннан үзенең аю булып уйнаган әшнәсенә бирде, дим.

— Сиңа кем ышана?

— Әнә, Тәфкил белән Зәбих әйтеп тора.

— Бар, Нәбиев, кайт, ял ит, исерек бугай син…

Битемә кан йөгерде, тамак төбендәге кимерчәкләр шыгырдашып алды.

Абына-сөртенә, кызарып-бүртенеп өйгә кайтып, гариза яздым да икенче көнне иптәшләр судына йөгердем. Судьяга хәлне төшендереп бирдем. Шулай-шулай, мин әйтәм, минем шаһитларым бар. Ягъни Тәфкил белән Зәбихны күздә тотуым инде.

Дусларым чыннан да судка килергә бик теләп риза булды. Тәфкил: «Яңа ел кичәсендә Фәтхиев тунны сиңа бирәбез диде, вәссәлам», – дип, гуаһ буласын шәрран ярып әйтте.

— Нәбиевкә бирми, кемгә бирсен, кәҗә, ягъни сарык булып уйнаган ич ул! – дип, Зәбих тә Тәфкил сүзләрен куәтли-куәтли, җиңнәрен сызганып мине яклаячагын белдерде. Без төннең-төн буе Газимҗанның тетмәсен тетеп, тун турында сөйләшеп, киңәшләшеп төрле планнар корып, сыйланып утырдык…

— Судта иң элек минем гаризаны укыдылар. Аннары Газимҗан, аннары Фәтхиев торып сөйләде. Алар, билгеле инде, икесе дә сөйләшеп килгәннәр, авызларын ера-ера икесе дә бер үк сүзне кабатладылар. Мин, әлбәттә, үземне якладым. Бераздан залга Зәбихне чакырып керттеләр.

— Фәтхиев Хәкимҗанның тунны Нәбиев Вилданга бирәбез дигәнен ишеттегезме? – дип сорады судья Зәбихтән.

— Ишетмимме сон, ике колагым белән дә ишеттем! – диде Зәбих, күзләрен дә йоммыйча.

— Ни өчен бирәбез диде соң Фәтхиев аңа тунны?

Зәбих:

— Ну… ни өчен… – дип сузды да нәүмизләнең миңа карады.

Мин, яхшы эшләгән өчен, дигән мәгънәне аңлатырга тырышып, бармагымны тырпайтып куйдым.

— Ну… Кәҗә булып яхшы уйнаган өчен, – дип ярып салды Зәбих, карашын минем бармак очыннан түшәмгә күчереп.

Залга Тәфкилне чакырып керттеләр.

— Фәтхиев Хәкимҗанның тунны Нәбиев Вилданга бирәбез дигәнен ишеттегезме? – дип сорады судья аңардан.

Тәфкил судьяның сорау җөмләсен хикәя җөмләгә әйләндерде:

— Мин Фәтхиев Хәкимҗанның тунны Нәбиев Вилданга бирәбез дигәнен, ишеттем.

— Ни өчен бирәбез диде инде Фәтхиев тунны аңа?

Тәфкил күзләрен челт-челт йомгалап миңа карады. Мин тагын баш бармагымны күрсәттем…

— Ө-өшемәсен ө-өчен, – диде Тәфкил, берничә секунд тотлыгып торганнан соң, – куллары, бармаклары өшемәсен өчен…

Ул көнне өйгә соң гына кайттым. Мин кайтканда яңа тунын билбау белән буган Газимҗан, бәләкәй фанер әрҗәсен дьңгыр-дыңгыр сөйрәп, балыкка китеп бара иде.

Тулырак

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фикер алышу урыны

Сезнең email адресыгыз күрсәтелмәячәк.


*