Телемез.Татар!

Яра

Электрон китап
Әсәр исеме: Яра
Автор: Аяз Гыйләҗев
Күләме: 91 бит
Жанр: повесть
​Иңдерү калыплары:
EPUB       PDF       MOBI       TXT      FB2
 
 Онлайн уку:

Борынгы Болгарда дуамал аксөякләрнең берсе, юк кына гаеп өчен, аталы-уллы ике адәмгә йөзәр таяк хөкем кылган. Ата, улы алдында хурлыкка калмас өчен, тешен кысып йөз таякны алган. Улының аркасына беренче таяк төшү белән илереп кычкырып җибәргән: Җәзалауны тамаша кылырга яраткан аксөяк: «И адәм, йөз таякка түзгән идең, улыңа төш­кән беренче таяктан ук нигә шулай кычкырасың?» – дип сораган. Адәм: «Тегеләре тәнгә төшкән иде, бусы нәкъ йөрәккә барып сукты бит, хөкемдар», – дигән.

1. ШӘКҮР

Сөләйман картның иң соңгы, актыккы өмете дә кисел­де – төпчеге сугыштан кайтмады. Кырык дүртнең көзен­дә үк өзелгән иде Габдулланың хәбәре, алай да Сөләйман үзе дә, газиз карчыгы Зөләйха да кадерле улларының эзсез-өнсез югалуына ышана алмадылар, ышанмадылар. Әнә ич, Шәфигулла Хәбибенең хаты-хәбәре кырык өчнең урта­сында ук килми башлаган иде. Дөреш күрәзәчесе, өч йо­марлам май бәрабәренә багып, үлгәнгә чыгарды, ә егетең, сугыш бетеп ай да үтмәде, бакыр биш тиен кебек ялтырап кайтып керде, өс-башы да хәйран ару, гимнастерка белән чалбары уңып, җиң очлары, балак очлары сизери башласа да, бөтен түшендәге орден-медальләрнен чуты юк, талир тәңкәләр сырышкан чулпы кебек, атлаган саен чеңгел-чеңгел килеп торалар. Каты яраланып госпитальдә яткан икән. Кылый Мәрфуганың Салихҗаны да кайтты, ул да дүрт елга якын тоташтан сугышта йөреп, ялгыз әнкәсенә кош теле чаклы дүрт хат яздымы икән? Кайткан әнә! Кәҗә башы урамының Габделхәен Зәйдән атка салып китереп ташлады­лар, ике аягы да тез тиңентен юк икән бичараның. Аяк­лары булмаса да кайткан, туган җирен таба алган, башы-күзе исән, куллары теп-төзек, хатыны Саҗидә сәкедә һуш­сыз яткан иренең кисек тезләрен кочып-кочып ике көн то­таштан үкседе, диләр…

Кайтканнарның һәммәсе диярлек, беренче көнне үк бул­маса да, атна эчендә Югары очка Сөләйманнарга менде. Сугыш елларыннан сеңгән гадәт – авыл арасында хәбәр тиз тарала, кайтуга ук Габдулланың өнсез-эзсез югалуын ишеттеләр, ишеттеләр дә, савап санап, Сөләйман картның ишеген кактылар. Берәүләргә Габдулла яшьтәш иде, икен­челәргә дус, өченчеләргә чыбык очырак булса да туган тиеш­ле, бүтәннәр Сөләйман картның ил агасы булуын, авыл ара­сындагы абруен хаклап килделәр. Кайтучылар йоп-йомшак ак киез җәелгән тәбәнәк сәкегә чак җайлашып кысыр чәй эчтеләр, сугышта күргәннәрен, госпитальләрдә, юлда-вокзалларда юлдашларыннан ишеткәннәрен сөйләделәр, сәке түрендә сул тезен бөкләп, ике кулы белән шуны кочып утырган Сөләйманга да, табын белән кече як арасында кү­ләгә кебек шым гына йөргән эре сөякле Зөләйха карчык­ка да ярарга тырыштылар.

  • Югала торган егетме Габдулла?
  • Кайтыр, кайтыр! – диештеләр.

Әйткәнебезчә, ярага һәр май шифалы, кайтучыларның якты күзләре Сөләйман картны күтәреп җибәрә, ул, «көй­мәләрнең генә дәрьяда эзе калмый», дип әңгәмәне сөенеч­ле якка бора, «бу араларда гел ару төшләр керә», дип сү­зен йомгаклый. Иренә ышанырга һәм карышусыз буйсы­нырга күнеккән Зөләйха бугазына килеп тыгылган ачы төер­не йотып җибәрә дә елмайгандай итә:

  • Әнә ич, кайтып-табылып торалар, иншалла, безне­кенең дә ризыгы киселмәгәндер әле, – дип куйгалый.

«Аллаһе тәгалә алай ук шәфкатьсез булмас ла!» – ди Сө­ләйман, көн яралганда кояш чыгышына карап. Зөләйха кар­чык, иренә сиздермәскә тырышып, көн баешына карый да тирән итеп бер көрсенә…

Сөләйман исә:

  • Әнә, Мөхәммәт картның дүрт малае, ике кияве алын­ды, алтысы тиң тасырдашып кайтып керделәр. Хак, ике улының сыңардан куллары юк, бер кияве мина ярчыгы тиеп сул күзен герман җирендә агызган, алай да һәркайсы әлегә эшкә ярарлык, бала-чагаларына әти, хатыннарына ир! – дип, бераз ярсып әңгәмәгә нокта куя…

Кырык бишнең җәе чамасыз озак узды, ниһаять, күпләрнең омете өзелгән, кыска сөенечләре озак хәсрәт белән алышынган айлар үтте. Көз кинәт килде, җир туңып та өлгермәде, калын юрган булып кар төште, сиздермәстән көзгә кыш ялганды. Кышын сүнеп, басылып торган өметләр язын тагын яңардылар, сукага, тырмага, чәчүгә төшкәч, кышкы өннәреннән чыккан кешеләр ешрак очраша башлады, бер-берсен юаттылар, өметләндерделәр. Сүз сүзне, сүз күңелне җылытып: «Бүген кайтып кермәсме?» дип тиктомалдан коймак изделәр, каклаган казлар чормаларда эреп, һаман эленеп тор­ды, җиләк-җимеш какларын чирләгәндә дә капмадылар… Шаулап-гөрләп үк булмаса да, сабан туйлары узды, печән­не җыеп алдылар, урак өсте дә үтеп китте, бу юлы чира­тын белеп кенә ябырылып кара көз килде, көзге каткаклар­ны, көзге өметләрне каплап ак кар яуды, чана юлы төште. Инде югалганнар да табылды, үзләре кайтып җитмәгәннәрнең хәбәре иреште. «Фәлән авылның фәлән кешесе улыгызны кү­реп кайткан», дигән имеш-мимешне ишеткәч, Кәҗә башы урамыннан Хөсәен Кәримов сиксән чакрымдагы мишәр авы­лына, Чистай ягына кара буранда чыгып китте. Башын бө­геп, сакалын түшенә терәп чыгып киткән иде, күкрәген кие­реп, тула оекчан кайтып керде. Шул тикле кабаланган Хө­сәен Кәримов, өр-яңа чабатасының кылкасы да калмаган. Улы исән икән, «Германда пленда бергә булдык, озакламас Миннәхмәт тә кайтып җитәр», дигән мишәр.

Сөләйман белән Зөләйха тирә-яктагы хәбәрләрне түк­ми-чәчми җыя-җыя, әбәткә кадәр төш сөйләп, өйләдән соң төш юрап, кырык биштә сабырлык саклап Габдулланы көт­теләр.

Кырык алты да узды…

Кырык алтыда Сөләйман картның ышанычын какшат­кан ике мөһим вакыйга булды. Көннәрдән бер көнне, күп­тәннән хәбәре килмәгән, инде «югалды!» дигән даны ныгы­ган Таҗетдин малае Шәкүр кайтып төште. Хәбәрләрнең төрлесенә ияләнә башлаган Югары авыл бу юлы тоташ­тан гөж килде, башта ышанмадылар. Таҗетдинның бу ягы терәлгән, теге ягы авышкан ихатасына яу төште.

Шәкүр бик нык җәрәхәтләнеп, камалышта калып, немец­ларга әсир төшкән икән. Шушы хәбәрне ишетүгә йөрәге бүтәнчә җилкенә башлаган Сөләйман карт Шәкүр солдатны көн көтте, төн көтте, өч көн узды, атна үтте, ун көн, Шәкүрнең шәүләсе күренмәде. «Чыгып йөрми икән», диделәр. «Иртәнчәк тә мунча керә, кичен дә барып чабына», дип ишеттерделер. Чыгып та йөрмәгәч, адәм балаларын күрәсе килми торгандыр, бераз ал-хәл алсын дип Сөләйман да Таҗетдин­нарга төшәргә кыймады. Кайткан шәпкә йөрәксенеп барып кергән булса, болай борсаланып, тилмереп ятмас иде, солдат­ларны үз түрендә күрергә гадәтләнгән Сөләйман бу юлы тәмам һушы таралып, югалып калды. Шәкүрнең килми калуында шикле бер ым да күрде:          Габдулласы турында бер-бер күңелсезлек ишетеп, шуны җиткерергә базмыйча күз яше­рәме әллә егетең?!

– Төш, белеш, – дип инәлә Зөләйха бичара. Сөләйман дәшми, күзе капкада булса да, авыл арасына чыгып китәр­гә кыюлыгы җитми, нидер тота, көн үткән саен күңел тү­рендә ямьсез, шомлы каралык куера. Мөгаен, мөгаен… Шә­күр Габдулла белән бер чордарак алынган иде, шуны искә­реп булса да менәргә кирәк иде дә… Юк!

Баганалары бер турга ава төшкәннән соң сөйрәлеп ке­нә ачыла торган капка куркып кына шыгырдагач, Сөләйман белән Зөләйха тәрәзәгә капландылар. Керүченең Таҗетдин малае икәнен алар чак таныдылар…

Шәкүр ипләп кенә, нигәдер як-ягына карана-карана, ише­галдын бүлеп үтте, болдырга менгәч тә колагын акрын ис­кән җилгә куеп тыңланып торды. Ишекне ике куллап ач­ты, ишектән кергәндә бусагада абынды, гаепле төс белән хуҗаларның аны көтеп катып калган гәүдәләренә карады, сөякчел йодрыгын йомарлады, тавышын кыса төшеп кенә сәлам бирде. Хуҗалар, икесе ике яктан талпынып, аның карлыккан сәламен йотып алдылар.

Мәктәптә физкультура укытучысы иде Шәкүр, биек, авылча төз буйлы, бөдрә башлы чая егет иде киткәндә, бөк­рәеп, ярым пеләшләнеп, суырылып кайтып кергән икән! Ике яңагында да яра җөйләре зәңгәрләнеп тора, сул күзе йомыла төшкән, ул стенадагы сәгать йөреше уңаена мелт-мелт итеп тартышып ала…

Картлар беравык сөйләшергә сүз табалмыйча, каккан казык кебек кымшанмыйча басып калдылар. Шәкүр ияр­теп кергән кайгы-хәсрәт әлегә сүзгә хут бирмичәрәк тора иде… Ниһаять, өч-дүрт җирдән аккургашын белән ямалган җиз самавыр, очрашу авырлыгын җиңеләйтергә теләгәндәй, кыяр-кыймас кына җырлап сәкегә менде, киез өстенә җәел­гән шакмаклы кызыл ашъяулыкка өч чынаяк тезелде. Өчен­че чынаякны, нәкъ Шәкүр бите кебек ашык-пошык ямал­ган чынаякны куйганда, Зөләйха чак кына идәнгә төше­реп җибәрмәде, карчык Шәкүрнең йөзенә карап алган иде…

Бик юка туралган, борчак оны катыш арыш оныннан иләмичә пешерелгән, уалып торган ипи килде. Хуҗа, табы­нының юкалыгыннан читенсенеп, күзләрен түбәнгә төше­реп тирән генә бер көрсенде дә кунакның кан качкан зәң­гәрсу иреннәренә күтәрелеп карап тынды, керфеге дә сел­кенмәде, мәңге ачылмаска кысылган бу авыздан нинди сүз чытар? Шәкүр сәлам биргәннән соң бер сүз әйтмәде, ипи телемен олылап ике куллап тотып алды да иң әүвәл авызына түгел, күзенә таба якын китерде, бер ягы чатнаган борын яфракларын киңәйтеп иснәде, «ипи, ипекәй!» дип, кайнар­ланып пышылдап, ашыкмыйча гына телемнең бер читен­нән капты. Сирәгәеп калган сынык тешләре арасына ипи кергәч, ул рәхәтлектән күзләрен йомды. Капкан сыныгын ялыктыргыч озак итеп чәйнәде, чәйнәгән арада телемне әйләндерә-әйләндерә күз тирәсендә йөртте. Хуҗалар дәшмәде­ләр, кунакның газаплы сүзсезлегендә алар белмәгән, моңар­чы белә дә алмаган тирән бер сер бар кебек иде.

Телемнең яртысын чәйнәп йоткач кына Шәкүр чынаяк­ка үрелде, инде суына да башлаган чөгендер катыш кишер чәен вак-вак йотымнар белән озаклап эчте, уалып тезенә коелган ипи валчыкларын тырнаклары ярылып, сынып бет­кән бармаклары белән берәмтекләп учына җыйды, учын авы­зына каплаганда башын артка чөйде, моң тулы күзләре көй­гән керфекләр арасына кереп югалып тордылар. Шуннан соң гына ул үзенә текәлеп торган ике пар комсыз, сүзгә зарыккан күзне абайлады, читенсенеп учын тезенә ышкыды, авызы майланып, шомарып беткән кесәсеннән корымлы казан кебек кап-кара тәмәке янчыгы суырып чыгарды да, кем йортында утыруын абайлап, аны тиз-тиз кире тыкты.

Зөләйха кунак алдында бушап калган сапсыз чынаяк­ны самавыр борыны астына куеп тагын чәй ясады. Борыны тыңкыш самавырдан тегәрҗеп юанлыгы гына су акты, өч пар күз текәлеп чынаякның тулганын көтеп тордылар.

Кысылган иреннәр арасыннан аксак-туксак сүзләр чыга башлады, тавышы да шушы кайнар су кебек нәзек, әйткән сүзләре дә өзек-өзек иде солдатның.

  • Сугыш нәрсә… Нәрсәкәй дисеңме? Кулга корал кер­гәч сугышасың анысы. Плен яман! Плен! Берзаман коман­дирлар качып бетте, припаслар юк. Кергәндә үк өч кешегә бер мылтык, бер мылтыкка дистә ярым патрон биргәннәр иде… Плен әшәке! Качтык без аннан, Сөләйман абзый, плен­нан дим. Ике түгел, өч качтым. Икесендә тотылдым. Эт итеп кыйнап, сул аяктан баганага асып куйдылар… Явыз ул не­мец, вәхшидән дә явыз… Әнекәчкәем, ник тудырдың бу дөньяга, дип кычкырасы килгән чаклар булды… Кычкырыр идең дә, кем ишетә аны?!.

Өченчесендә Шәкүр француз партизаннары арасына ба­рып кергән, анда партизаннарны «маки» дип атыйлар икән.

  • Тел белмибез, кием адәм страмы. Башта ышанма­дылар, ябып асрадылар. Вчүтеки ашарга бирделәр…

Инде сүнде дигәндә җиз самавыр тагын бер талпынып җыламсырап куйды, өчесе дә бу тавышка игътибар иттеләр. Шәкүр ике төймә белән беркетелгән түш кесәсеннән дүрткел бер төргәк чыгарды, ашыкмыйча гына сүтәргә кереште. Кат-кат чорнаган икән, башта ак чүпрәккә, аны тараткач, эчтән кургаш кәгазь килеп чыкты, ул да сүтелеп беткәч, Шәкүр кулында пичәтле, икегә бөкләнгән юка гына катыргы калды. Сөләйман ике кулын сузса да, Шәкүр катыргыны ычкын­дырмады, бармак очларына гына элеп, хуҗаның күз төбе­нә якынайтты.

– Шушы дукамент булмаса әгәренки, Сөләйман абзый, кайту тәтеми иде. Да, дөнья бездән кәмит ясады, икмәктер! Чуалды инде халаеклар сугыш юлларында. Яхшылары да бар адәм балаларының, мәгәр арада эт-кош та җитәрлек икән!

Урталай бөкләнгән катыргыны язып җибәргәч, уң кы­рыйга сыланган берәүнең фотосы күренде. Аннан козырек­сыз кара кепкасын кырын салган олы күзле, ябык кеше че­керәеп карап тора иде. Җентекләбрәк карагач, Сөләйман карт кәртечкедәге кешенең Шәкүр икәнлеген төсмерләде. Күзе әлегә шактый ачык күрсә дә, латин хәрефләре белән язылган сүзләрне укый алмады. Гадәтенчә, «мәле, сиңа әйтәм, карачы», дип катыргыны карчыгына сузмакчы иде, Шә­күр куркынып катыргыны үзенә тартты, «макиларда булу­ымны раслаган дукамент», дип аңлатты.

Кәртечкедә Шәкүр хәзерге сыман таушалмаган, күзләре дә исән-төзек, чәче дә белен кебек кара кепкасы астыннан бүселеп, бөдрәләнеп тора. Димәк, Франциядән соң да күрә­чәге булган икән егетнең! Сораштырасы килә картның, тү­земсезлектән эче авыртты, күз аллары караңгыланды, әмма өлгермәде, Шәкүр икенче чынаягын эчә башлады, бу юлы да бер дә ашыкмыйча, кулыннан чынаягын тартып алмагай­лары, дип як-ягына карангалап, анда да кабаланмыйча тәм­ләп эчте. Эчеп бетергәч, ипләп кенә йомрысын чынаягы­на каплады, ике учын да Зөләйха сонган чүпләм башлы, шакмаклы тастымалга сөртте, эз калмаганмы дип тастымал­ны күз югарысына күтәреп карады, шуннан соң гына сәке­дә, тез турында яткан документын баягы тәртипкә китерә башлады. Башта аккургаш кәгазь белән урады, аннары ак чүпрәккә төрде, төргәк капкачлы кесә төбенә кереп урнаш­ты. Ике төймәсен дә ныгытып каптыргач, нидер әйтергә теләп талпынды, сүзе бер кавым ишетелми торды.

Франциядән инглизләр йолып алды безне. Коткарды­лар да, әсир итеп прахутка төяп, илләренә аппардылар. Өч-дүрч көн тоткач ук Англиядә калырга кыстарга тотын­дылар. Өзә-төтә генә түгел, көн саен үгетлиләр. Чәтердәп торган бер марҗа теттерә генә урысча сөйләп. Без әз-мәз французча да сукалый башлаган идек. Әллә урысчаны аңла­мыйлармы дип французча да кыстап карыйлар, инглизчә дә кыстыралар. Ә без татарлардан ике егет идек, «кайтабыз!» дигәнне русча да, татарча да җибәрәбез тегеләргә. Терә­леп катты тегеләр: «Рәчәйгә кайтсагыз, башыгыз Себердә черәячәк», диләр. Күрәбез, жәлләп сөйлиләр!

  • Калучылар булдымы? – диде ашыгып-каушап Сөләй­ман.
  • Эт-кош булмаган җир бармы, кемдер калгандыр, мәгәр минем сүзем гел бер булды: «кайтам и вче!» И, анда күргәннәрне сөйләсәң, Сөләйман абзыкаем, баш китә­чәк.
  • Англичанда да безнекеләр күпме? – дип сүз катты хуҗа иләс-миләс кенә.
  • И, кым-кырыч. Аларда күргәннәр инде актыккысы дисәк, мин әйткәнгә син ышанмассың, Сөләйман абзый… Аннан башны исән-аман алып котылдык… Кызыл әләм сел­кеп озатып калдылар, яр буена җыелган халык юлга ризыгын-мазарын бирде, «илегезгә кайткач кирәге чыгар», дип кием-салым тоттырдылар… Союзниклар!.. Кызыл әләм сел­кеп каршы да алдылар. Прахуттан төшкәч, җирне кочак­лап җылашабыз, «котылдык!» дип бер-беребезне үбеп тә алабыз… Бер баракка илтеп яптылар да, сәгать ярым үтте микән, ишегалды сыман җиргә чыгарып тезделәр. Чишен­дерделәр. Авызларны ачып карыйлар. «Кәгазь-мазар, акча эзлиләр!» дип пышылдаша иптәшләр. Шәп-шәрә торабыз шулай, актык чиктә әйберләремне аралап шушы дукаментны саклап алып калдым. Аны да алмакчы булалар!.. Бир­мәдем, артка лык-лык тибәләр, әле генә үпкән туган ил җирен тырмый-тырмый җыладым. Фильтрация пунктында ярты ел яттык… Немец хәтәр иде, болар алардан да хә­тәррәк булып чыкты. Чакыралар да мылтык түтәсе белән төяләр, таяк белән каезлыйлар… «Англиядән нинди зада­ние белән кайттың, син кайсы ил шпионы?» дип теңкәне корыталар. Тикшергәндә ялгышлык белән «француз телен әз-мәз беләм», дип ычкындырганмын… Рәчәй җирендә авы­зың биктә торсын икән ул агай, ачылмасын да, ябылмасын да! Чәчләрем картаеп коелмады, учма-учма йолкый торгач сирәкләнде… Шушы дукамент булмаса, исән калулар юк иде… – Шәкүр түшенә бер сукты да, тәрәзәләргә төшкән моңсу кояш нурларына карап, тынып калды. Аның сеңер­дән генә торган аягына йомшак, җып-җылыкай песи килеп уралды. Зөләйха карчык, күзенә терәлгән яулыкның чы­лануын күрсәтмәс өчен, җәһәт кенә кече якка кереп китте.
  • Кайтыр, Габдулла да кайтыр,- диде Шәкүр саубул­лашканда.- Ул югала торган егет түгел. Үлеменә дә биреш­мәс. Сугышта, пример, башлап куркак үлә… Алай да, Сө­ләйман абзыкаем, мин сөйләгәннәрне берәүгә дә тишмә. Җанның тиз генә чыкмаганлыгын әйтергә теләп примерга гына сүләдем боларын. Кайттык менә, ахыры хәерлегә булсын! Кайтыр Габдулла!

Килеп үзләрен юаткан өчен бүтән чагында чын күңелен­нән рәхмәт укып кала торган Сөләйман бүген Шәкүрнең соңгы сүзләренә ышанмады. Киресенчә, шундый кискен вакыйгалар тутырып үткәннәрен сөйләгәннән соң, һич кө­телмәгәндә әйтелгән төче сүзләр аны шиккә төшерде. Шә­күр нидер белә, нәрсәнедер яшерә кебек тоелды…

Бүтән чакта солдатлар булып киткәннән соң, ничектер, күңелләре ачыла торган иде, Сөләйман белән Зөләйха, кайта-кайта Габдулланың балачагын, егет булып җитүен, су­гышка чыгып киткән көнен, ваклыклары белән хәтерләп, тәмләп сөйләшә, һәрчак яңача сагына торганнар иде, бүген икесе, урман аланының ике читендә моңсу сагыш галәмәте булып утырган ике төп кебек, тып-тын калдылар.

Шулай, тәкъдирдә язганы булды, кайтасылар кайтып бетте, югалып торганнар табылды, хәбәре юкларның хәлен сугыш елларында азынган күрәзәләр, багучылар, әпчи кар­чыклары ачып бирде. «Улың вафат, көтмә», диделәр алар бактыручының коры кулына карап. Ашлы-сулырак өйгә тап булсалар, «кайта ирең (яки улың!), күр дә тор, әйткән иде диярсең, уравыч юллардан кайтырга чыккан», диеш­теләр. «Дөреш күрәзәсе фәләннәргә төшкән!» дигән сүз йө­ри башлауга, алъяпкыч итәгенә бер дистә күкәй тутырып, шуның янына барырга ниятләп чыккан иде Зөләйха, кап­ка төбендә аны карты туктатты. «Кая барасың? Тәкъдир­дә язган икән, кайтыр. Дистә күкәеңне, әнә, Бибиҗамалларга керт. Биш баласы белән ятим калды, савап булыр!»

Шәкүр кереп чыкканнан соң атна үтте микән, Зөләй­ха карчык Түбән очтан каударланып, бетеренеп кайтытт керде.

  • Шәкүрне кичә иртәнчәк Зәйдән килеп алып киткән­нәр. Бүген дә кайтармаганнар,- диде ул керә-керешкә. Сө­ләйман картның йөрәге өзелеп төшкәндәй булды.

Йөрәге дөрес сизенгән икән, Шәкүр югалганның өченче көнендә үк аны районга чакырып алдылар. Барса да барды Сөләйман, бармаса да барды, язуда «военкоматка фә­лән сәгатьтә килеп җитәргә, диелсә дә, военкоматта аңа бүтән юл күрсәттеләр. Кызыл кирпечтән салынган, тимер рәшәткә­ләр тоткан вак-вак тәрәзәле бу йорт яныннан үтеп китәр­гә дә шүрли иде туры яшәгән Сөләйман, бүген, башын ас­ка иеп, кипшергән иреннәрен ялап, шул ихатага барып кер­де. Ялтыр киң каешлар белән билен, иңен кат-кат ныгы­тып буган яшь кенә бер егет күп сөйләп, аңлатып тормады, картның якасыннан эләктереп алды.

– Чит ил шпионы сездә булган. Чәй янында озаклап сөйләшеп утыргансыз. Нинди задание белән кайтуын сөй­ләдеме? Сезнең әлегә эзе табылмаган улыгыз Габдулла бе­лән кайсы илдә күрешкәннәр? Шәкүрнең нинди планнарын беләсез? Улыгыздан алып кайткан хатта нинди сүзләр бар иде?..

Киң каешның берсе артыннан берсе яудырган авыр сорау­лары, күктән төшкән ташлар булып, миен аңгырайтты, Сөләй­ман җавап бирә алмады, күзләрен челт-челт йомып сантый­ланып утырды да утырды. Аны бүлмәдә кичкә кадәр тотты­лар, янадылар, төрмә белән куркыттылар, иң ахырдан: «Улыңнан бер-бер хәбәр килсә, немедленно безгә җиткер!» – дип, җиз төймәләр белән чуарланган калын ишектән кы­рыс кына чыгарып җибәрделәр…

Бәла бәлане ияртә, кайгы бүтән кайгыларга да юл са­ба, дигәннәр. Икенче көнне кичкырын өйгә Мөхәммәт карт килеп керде. Сөләйман белән Мөхәммәт яшьтәшләр, бала­чакта җан дуслар булмасалар да, бергә тәгәрәп үстеләр, исәйгәч кичке уеннарга, аулак өйләргә бергә йөрделәр. Олы­гайгач та читләшмәделәр диярлек, мәгәр сугыштан соң ара­лар ерагайды. Юк, Мөхәммәтнең дүрт улы, ике кияве исән-аман әйләнеп кайтканнан көнләшмәде Сөләйман, кайтсын­нар берүк, бөтен киткән кеше үлеп калырга димәгән, дөнья бетмәгән, дөнья читенлек белән булса да яши, Югары авыл­да да аны кемдер яшәтергә, алга таба илтергә тиештер лә­баса, берүк кайтсыннар гына! Толларны юатырга, үксезләр­нең күз яшен сөртергә җылы куллар кирәк. Мөхәммәтнеке­ләр нәсел-нәсәпләре белән инсафлы, кешелекле, гадел яшә­деләр, исән кайтканнар икән, ишле бала-чагалары куанычы­на, эшчән хатыннары сөенсенгә! Бер уе белән гаҗәпләндерде, бер сүзе белән өшетте Сөләйманның тәшвиш тулы җанын Мөхәммәт! Шул авыр сүз арага җил кертте…

Сугышка кадәр Югары авылда җыйнак кына, ипле генә мәчет бар иде. Айлы манарасы авылны бизәп, гүзәллек би­реп, тирә-юньне ямьләп тора иде. Мөхәммәт тә, Сөләйман да ни сәбәптәндер мәчеткә барып йөрмәделәр, ата-бабалары бәйрәм-сәйрәмнәрдә пошкыртып җибәргәләгәч, кереп чыгалар да шуның белән вәссәлам! Укыган догалары да гап-гади такмазадан узмады: «Ят та тор, ят та тор, идәннәре тап-такыр!» Олыгая төшкәч тә күңелләре мәчеткә тартыл­мады. Инде сугыш ачылып, илдә хәвеф башлангач, Мөхәм­мәт кинәт үзгәрде, мәчетнең манаралы чакларын сагынып сөйләде, ике сүзнең берендә: «Аллаһы тәгалә, ходай, тәңре», дигәннәрне кыстырды. Сөләйман бу юлы кордашына иярмә­де, әйткәнен әдәп белән тыңлады, каршы төшеп әрепләш­мәде, җайлашып та маташмады… Шулай яшәп ятканда, кырык биштә, Мөхәммәт Сөләйманны урамда туктатты да:

  • Тәңредән ерагайдың, кордаш,– диде. Көтелмәгән, ят гаепләү иде бу, болай да курач Сөләйман картайса да туп-туры сынын саклаган озын буйлы Мөхәммәт алдында куы­рылып төште. – Менә мин сугыш елларында биш вакыт намазымның берсен калдырмадым. Намаз арты саен уллары­ма, кияүләремә исән-иминлек сорап бер ходама ялвардым. Теләгәннәрем кабул булды, иншалла, ялваруларым барып иреште, балаларым тезелеп исән кайтты, мең шөкерләр хо­дама!

Турыдан-туры әрләү дә, кыеклатып кына мактану да бар иде бу сүзләрдә. Әр сүзләренә Сөләйман көтелмәгән­чә кырку җавап кайтарды.

  • Андый изге җан икәнсең, кордаш, тәңре белән туры­дан-туры алыш-бирешкә дә керер чамаң бар икән, нигә шун­да бер тапкыр булса да минем улым өчен дога кылмадың? Нигә аның исемен дә ходайга ирештермәдең?

Гарәфә киче иде бу, кичтән гаеткә барырга ниятләнеп яткан Сөләйманның иртән нигәдер зиратка аягы тартмады. Бармады карт. Күтәрелеп бер ходасына каршы сүз әйтмәсә дә, күңеле икеле-микеле уйлар белән туп-тулы иде. Соң­гы дәвердә әҗәл, үлем, тәмуг газаплары хакындагы авыр уй­лар күңеленә еш-еш хуҗа булып алса да, Сөләйман җир ке­шесе иде, җирдә яшәвенә куанып, яшәвеннән тәм табып курыкмыйча яшәде. Моңарчы үз гомерендә ике тапкыр гына ходайга эндәште, икесендә дә балалары өчен ялварып баш орды…

Өч балалары булды аларның. Көтеп алынган, кадерле, тансык беренче балалары кыз иде. Разия исемле. Дүрт яше­нә кадәр ул-бу сизелмәгән иде, кыз бишенче яшенә чык­кач, ата-аналары аңа шигәебрәк карый башлады. Яшьтәш­ләреннән соңгарак кала түгелме бу бала? Гәүдәгә дә кәй, аяк-куллары да нәзегрәк, муены да нечкә. Кызны аерым ашатырга тотындылар, алдыннан куе сөт, каймак, май өзмәде­ләр, табадан сикереп төшкән беренче коймаклар да аңа бул­ды. «Егәр кертә, тәнне ныгыта», дигәч, татарда булмаган яшелчә ашларын пешерделәр. Юк, кыз тамакка нәзберек калды, буйга да үсмәде. Беренче классның беренче көнен­дә үк кызга «Кәтүк» дигән кушамат тагылды. Җылап кайт­ты кыз, атна буе сабагына йөрмәде. Укытучысы килеп юа­тып, китап-каләмнәр тоттырып юмалагач кына, киндер бук­часының почмагын чәйнәп мәктәпкә китте.

Телгә беткән чәтертән кыз булып җитеште Разия, ыз­гышканда берәүгә дә авыз ачтырмады, оятсыз сүзләр белән олыны да, кечене дә җиңде, үзенә буйсындырды.

ТБУМ тәмамлап, бер ел яшелчәдә эленке-салынкы йөрде дә туып-үскән авылына, ата-анасына, күрше-күләнгә ләгъ­нәт укып, яман сүз белән каргап, Яраслауга торф эшенә китте. Ата-анасы хәер-фатихасын бирмәде, кыз сорамады да, китә башлагач күңелләре балавызланган ата-ана кызларын җылап, хәерле сәфәр теләп озаттылар.

Шул көнне кичтән, аулаграк чакны сагалап алып, Сөләй­ман чишмә башына, Йомры таш эргәсенә менде, кесәсеннән ак намазлык чыгарып чирәмгә җәйде, кыйблага карап тәң­ресенә баш орды. «Бердәнбер кызымны харап итмә берүк, Түбән оч Ибраһим көненә калдырма! (Ибраһим кызы ма­рига урман кисәргә барган җирдән куенына акча, бүксәсенә бәбәй тутырып кайткан иде.) Аңа зиһен бир, түземлек өстә, ярдәмеңнән ташлама!» дип ихлас ялварды. Чишмә Анасының хәтерен саклап, тиле Баһавига, аксак Ситдыйкка сәдакалар бирде, тирә-юньнең диванасы Гыйльванны атна дәвамына ашатып-эчертеп өендә асрады. Озак кайтмады Разия шул китүеннән. Үзе шикелле үк тәбәнәк, дәү чуен башлы, муенсыз рус егетенә кияүгә чыгып, бергә җайсыз кысылышып төшкән сап-сары фотоларын салдылар да тындылар. Сугыш беткән көзне каты, җирән кыл чәчле, сипкел­ле почык борынлы, муенсыз ике малаен ияртеп Разия Югары авылга кайтып китте. Малайлар татарча бер авыз сүз бел­миләр, үзләренең татар имие имгәннәрен онытканнар, ба­баларының көмештәй кыска чәче өстенә кунган кара кәлә­пүшне бер-берсенә төртеп күрсәтәләр дә ярыла-ярыла кө­ләләр болар, «чаплашка, чаплашка!» дип шыркылдыйлар. Сөләйман оныкларын иркәләргә кулын сузса, Яраслау му­енсызлары шырыйлап качып китәләр, прәннек-кәнфитне дә кыргый бүреләрдәй карап, тартып алалар да качалар.

Озак юанмады Разия, тиз китте, ата белән ана тыныч­ланып калдылар…

Икенче балалары Йосыфҗан таза бәдәнле, егәрле егет булып үсте. Төскә-биткә дә күркәм, теле дә ягымлы, Сө­ләйман белән Зөләйха аңа карап сөенеп туймадылар, әмма егетнең бер кимчелеге бар иде, артык тамаксау, ашарга утыр­са, һич туюны белмәс гуҗ бине гонык иде. Бер утырганда унике бәрәңге дурьгчмагын күз ачып йомганчы бөкләп куя, ярма ташы хәтле бәлешнең йогын да калдырмый, ояга ме­неп сигез җылы күкәй эчә, олы бер чүлмәк сөтне тын тарт­мыйча чөмереп бетерә торган иде. Ипи телемен кул яссуы ка­лынлыгы кисә, вак бәлешләрне бер кабуда йота, ашны, бот­каны чүмеч хәтле агач кашык белән соса иде. Пилмән бөгә башласа, Зөләйха кулсыз кала, чөнки Йосыфҗан бер уты­руда ике йөз пилмәнне сыпыртып бетерә иде. Яшь чагыннан шундый бирән булып үсте, үскән саен комагайлана барды егет, кунак килгәндә, табында ят кеше барында аны кече якка күчерә башладылар, авыл арасында «Сөләйманның Йосыфҗаны бирән булган, гуҗ кебек тыгына икән, һич туй­дырыр әмәл калмаган», дигән яман сүз чыкты. Разияның, авыл-күрше арасында йөргән сүздән туеп, башын алып олак­канын яхшы аңлаган Йосыфҗанны аяп, төрле гайбәтләрдән сакларга тырыштылар, мәктәпкә озатканда ярты бөтен ипигә ярты кадак май ягып тамагын ныгыттылар, букчасы­на вак-төяк ризык – дүрт-биш катлама, мичтә тәгәрәткән ике кило бәрәңге, киндер, мәк түбе ише туклыклы ризык­ларны төяп җибәрәләр иде. Тутырып җибәрәләр, кайткан­да букчада бер бөртек ризык калмый. Йосыфҗан авыл ур­тасындагы мәктәптән Югары очка кадәр разбой салып ме­нә: «Әнә-әй, карыным ачты!» Зөләйха малайны капка төбе­нә чыгып, я күпер өстенә үк менеп каршы ала, кулында әр­челгән күкәй, карабодай тәбикмәге яки бер кыерчык ипи була. Көтү каршысына төшкән Йосыфҗан әнкәсе кулында­гы сарыкларга дигән каткан-котканнарны чәйнәмичә генә йотып җибәрә иде. Сабый чагында тавыкларга сипкән яр­маны чүпләп, ярма ташы ялап теңкәгә тигән малай үскән саен бирәнен котыртты, ашады да ашады.

Кырык бернең июнендә ук Йосыфҗанны сугышка алды­лар. Немец ядрәсеннән дә артык курыкмады Сөләйман, су­гышта кеше үлеп бетми, бомбалар, миналар турында да уй­лап хафаланмады, сугыш икән – күрәчәгең үзең белән, ке­ше арасында ничек тә үз-үзен югалтмас, бер җәһәттән бор­чылды ата күңеле – улы тамагын ничек туйдыдыр? Сол­дат өйрәсенең бүген куе, иртәгә сыек, берсекөнгә бө­тенләй тәтемәслеген карт яхшы чамалый иде.

Разиясенә ак юл, хәерле сәфәр азагы сорап чишмә ба­шына менеп, Йомры таш ягасында ходасына ялварганнан соң, нәтиҗәсе күренмәгәч, күкләр белән арадашлыгы тагын бер сы­зыкка суынган булса да, ул борынгыдан, ата-бабасыннан килгән ныклы гадәт буенча, нәкъ кичке эңгердә янә тау башы­на менде, күңеле тулып ашканга, чыдары бетеп, моңсуланып тәңрегә ялварды. «Йосыфҗанымның карынын тук ит, тап әмәлен, берүк адәм көлкесенә калдыра күрмә», дип иңрәде ул. Чишмә Анасының рухына багышлап, сукыр Миңлебикә­гә тавык суеп илттерде, тиле Баһави ул чакта үлгән иде инде, әрвахлар рухына кат-кат дога кылганда аны да оныт­мады, аның намына да оҗмах сорап ходага ялварды. «Уры­нын җәннәттә ит бичараның, бу дөньяда татымаган рәхәт­лекләр әйлә».

Теләкләре изге, сүзләре ак иде, әмма бу теләге дә кабул булмады, тәңресе чарасыз калган атаны тыңламады, бик күп адашкан күңелләргә юл табышкан, ятимнәрне иркә­ләгән, толларны юаткан Чишмә Анасы аның гозерен ишет­мәде, Йосыфҗан сугышка да барып җитә алмады, шунда, шанлы-шәүкәтле шәһре Казаннан ерак та түгел, Суслонгер дигән каһәрләнгән урында, запас полкта торганда эче китеп, дизентерия дигән афәттән җан тәслим кылды.

Хурланды Сөләйман, атна-ай дигәндә сакалы тоташкан агарды. Гарьләнде Зөләйха, төз сынлы, бөтен карчык иде, сыгылып төште. Кызы кыз булмады, улы ул. Тугры ире Сөләйманнан оялды, яулыгы белән миң кунган авыз читен генә түгел, күз-кашларын бөркәп йөри башлады, сул беләге­нә тимрәү чыгып йөдәтте. Гомере тоташ хурлыктан тора кебек тоелды.

Йосыфҗанның вафаты хакында авыз ачып сөйләргә читенсенделәр, әзмәвердәй ир-егет булып сугышка, ил сак­ларга чыгып кит тә, тфү, дөньялыктан алып киткән чирен телгә кертмәс өчен әллә ниләр бирерсең! Эч китеп якты дөнья белән араңны өз иңде! «Куркак белән т… к янәшә йөриләр, куркакның эче китә», диләр Югары авылда. Тамак тәмугка кертә, тамак – эт белән бер сукмактан йөртә, аша­гандыр шунда бер-бер ярамаган ризык, бирән корсак!..

Улы хакында шундый яман уйлаганы да булды Сөләй­манның. Инде бар өмет, соңгы өмет төпчек уллары Габдул­лада иде…

Габдулла, Габдулла…

Дүрт саны төгәл туды, алты айда ике ирен арасында теш­ләр җемелдәде, унбер айда тәпи басып китте, яшь ярым ди­гәндә теле тәмам ачылды. Башлап әйткәне «әттә» булды, тиз-тиз үсте, җитез булды, яшьтәшләреннән бер ягы белән дә калышмады, зиһене нык, кулы егәрле, нәфесе тыенкы, тамакка ашавы да ипле, килешле, һәр яктан камил иде Сөләйман белән Зөләйханың төпчек уллары. «Олан» дип эндәшә иде Сөләйман улына чиксез яратып, «Оланым!» Төп­чек итеп малайны артык иркәләмәделәр, күрше-күлән көн­ләшеп: «Иелеп су да эчмичә үсте Габдуллалары!» дисә дә, ышанмагыз, иркәләмәделәр, күз тидерүдән курыктылар. Ма­лай тиз тернәкләнде, ут борчасыдай үсте, бик яшьли кул арасына кереп, әтисе белән печәнгә чыкты, ат сакларга йөрде, сабан-тырмага да яшьтәшләреннән иртәрәк төште. Тагын бер күркәм ягы бар иде баланың – моңлы иде ул, җырчы иде. Тавышы үтә моңлы иде Габдулланың. Бишен­че класстан аны авыл сәхнәсенә меңгерделәр, инде моннан ары бер концерт та аның моңлы тавышыннан башка үт­мәде.

Габдулла үсеп буйга җиткәч, авыл яшьләре, бик олы хәстәрен күреп, «Галиябану» пьесасын куйдылар. Габдул­ла – Хәлил, ә Галиябануны Түбән очның Зәйтүнә уйнады. Авыл халкы елый-елый аһ итте, инде сакаллары чаларган ил агалары да шушы кичтән Габдулла очраганда беренче булып бөгелеп сәлам бирделәр, ул үтеп киткәч борылып карый торган булдылар.

Яңа ел алдыннан, декабрь азагында, аларны район олим­пиадасында җиңүчеләр итеп Зәйгә чакырдылар. Авыл артист­ларын, кием-салымнарны, декорацияләрне төягән алты ат, дуга кыңгырауларын чеңләтеп, буран уйнатып, Зәйгә барып керде. Зәйдә ул чагында күбесенчә руслар яши иде. Югары авыл талантларын ишетеп беләләр, район газетасында Габ­дулла белән Зәйтүнәнең рәсеме басылды, җырчы моңлы егет хакында халык арасында сүзләр күп йөрде, шул сә­бәплеме, спектакль карарга байтак халык җыелды. Клуб кы­зыл чиркәүгә урнашкан иде. Кыш буе ягылмаган чиркәү- клубның аулаграк почмакларында бәс сарылып яткан… Мәк­тәп директоры сәхнәгә чыгып, «Галиябану»ның эчтәлеген кыскача гына русча сөйләп бирде. Аннан уен башланып китте… Салкынны да, почмактагы бәсне дә, залда руслар утырганын да тоймадылар Югары авыллар, Габдулланың моңы һәммәсен әсир итте, спектакльне менә дигән итеп уй­нап чыктылар, күңелләрне тетрәндереп җырладылар…

Олы якалы, озын итәкле йомшак бәрән толыпларга чу­мып Габдулла белән Зәйтүнә аркага-арка терәп бер чанада кайттылар. Клубта чакта туңганны сизмәделәр, чанага утыр­гач әллә ничек кенә тәннәре өшеп, калтыранып китте. Җы­лынырга тырышып алар бер-берсенә тыгызрак тартылды­лар, толып аша булса да бер-берсенең тән кайнарлыгын тоеп, юлның шактый озынлыгын да, суыкның көчәя баруын да абайламадылар. Гаҗәп, эштә, репетицияләрдә гел бергә бу­лып, кичке уеннарда очрашып, кулга-кул тотынышып җырлап-биеп йөргәннәрдә Габдулла белән Зәйтүнә аңлаша алма­ганнар иде, шунда, унике чакрым арада, Зәй белән Югары авылны тоташтырган кышкы юлда алар бер-берсенә үтә якын икәнлекне аңладылар.

Оеп кына кар явып торды. Талгын-талгын күтәрелгән җил ишле кар бөртекләрен өертеп уйный, дугадагы көмеш тавышлы пар кыңгырау, туктаусыз чеңгелдәп, төнге юлны бизи, аңа гаҗәеп, кабатланмас ямь өсти! Тирән чокырга төшкәндә дилбегәне тоткан егет (ул Исмәгыйльне уйнаган иде!) атка ирек куеп чөңгереп җибәргән иде, чана салула­ды, Зәйтүнә белән Габдулланы калын, йомшак карга сибеп калдырды. Бусы да бер мәзәк иде. Ялт итеп калкынып өл­гергән җитез егет сикереп торып Зәйтүнәгә булышты, кыз ныклап аякланып өлгергәнче, аны кочагына алды, әллә ирен­нәр иренгә тиде инде, әллә юк, белми дә калдылар, әмма егет белән кыз арасында нидер булды, нидер туды, нидер мәңге югалмаска яралды. Чанага менеп утыргач, алар арка­ларын аркага якын китерергә куркып бардылар…

Йөрәкләр бер-берсен ышанычлы аңлаганнан соң, язгы чәчкәләр кебек ачылып киткән күңелләр ихтыярсыз бер-берсенә тартылганда мәхәббәткә сүзләр кирәкме икән? Габ­дулла белән Зәйтүнә теләп тә, очраклы рәвештә дә гел оч­рашып тордылар, кичләрен ул Зәйтүнәне озата барды, ни­ләр хакында гына сөйләшмәде алар, авылның бүгенгесе, үт­кәне, яшьләр, картлар, чит ил хәбәрләре, кайсы якка кер­сәләр, сөйләшеп туймаслык гади сүзләр таптылар, мәгәр алар бер чакта да сөю, гыйшык-мыйшык турында әңгәмә кузгатмадылар. «Сөям!» димәде Габдулла. Зәйтүнә дә ул ят, кадерле сүзне әйтергә базмады. Сүзләр икесе өчен дә артык иде, Югары авылның ике җырчысы, егет белән кыз, иң нечкә күңелле табигать балалары бер-берсенә әнә шулай сүзсез генә тартылдылар.

Сугыш башланды.

Габдулла Йосыфҗан абыйсыннан өч көнгә соңга калып китте.

Кичен алар Чишмә башында, тарлавыкта очраштылар. Икесе ике яктан килеп Йомры ташка кулларын куеп тор­дылар.

«Сөям!» димәде Габдулла.

Аның чын күңеленнән гомерлеккә яратуын Зәйтүнә болай да белә иде.

«Мин дә!» димәде кыз, Зәйтүнәнең бары тик үзен генә сөйгәнен, җаны-тәне, бөтен барлыгы белән яратканын Габ­дулла аңлый ала иде. «Көт мине!» димәде Габдулла, Зәйтү­нәнең атна-айлар гына түгел, еллар буена үзен көтәчәген, мәңге тугры калачагын белә иде егет, инана иде. «Көтәр­мен!» димәде Зәйтүнә, ул да шушы моңлы егетне, бердән­берен, кадерлесен мәңге көтәчәген, аннан башка яши алмаслыгын сизә иде.

Ике арада тиңдәшсез олы бер сер бар иде…

Тормышта, кеше арасында алар ике кеше – Габдул­ла белән Зәйтүнә булсалар да, кадерле еллар дәвамында, сәхнәдә Хәлил белән Галиябану булып калганда, аларның икесенә бер җан иңә иде. Уен белән чын шул кадәр тыгыз аралашалар иде ки, егет белән кыз татлы кавышу хисләре­нә чынлап торып чумалар иде. Җыр булып түгелгән сүзләр, моң булып ташыган җырлар алар арасын мәңгелеккә ныгы­тып өлгергән иде инде. Алай гынамы, а-а, Мирхәйдәр Фәй­зи, татарның бөек мәхәббәт җырчысы, Габдулла белән Зәй­түнәнең Хәлил – Галиябануы аша залда утырган яшьләрне дә уятты, аларның бәгырен җылытты, шул гади вакыйга­лардан торган бөек спектакль күпме буын яшьләрендә мә­хәббәт иманы тәрбияләде.

Җан кинәт икегә бүленде: Габдулла китте, Зәйтүнә кал­ды.

Габдулла китте дә югалды, кайтмады.

Сөләйман карт белән Зөләйха карчыкның соңгы өмете суынды. Шәкүр кереп чыкканнан соң, Сөләйман картны рәшәткәле тәрәзәгә чакырып алганнан соң, аларның өмете тәмам киселде, нидер сынды, нидер өзелде. Габдулланың кайтачагына ышанган ярты җан – Зәйтүнә калды. Ул, көн туса, тилмереп җанының икенче яртысын – Габдулласын көтә иде.

Габдулланың кайтмаслыгына Сөләйманны ышандырган икенче шомлы шикне Шәкүрдән соң Мөхәммәт, аның кор­дашы алып килде…

Шәкүр дә югалды. Тик аның кая таба китеп гаип бул­ганын Югары авыллар чамалыйлар иде.

Мөхәммәт аларга истә-оста югында, көтмәгәндә килеп керде.

Гомере буе тик торуны белмәгән Сөләйман карт кол­хоз эшеннән бераз читләшсә дә, өй арасында тынмый, шө­гыль, күңел юаткычы табарга тырыша, ихатада, өй арасын­да мәж килә иде. Купкан койма такталарын икешәр-өчәр тапкыр үлчәп, вәзенләп ныгыта, ишегалдын, урам-тыкрык- ларны һәр иртәдә себереп чыгара, тавыкларга җим сибә, коедан су ала, ялгаш-чапчакларны мөлдерәмә тутырып куя. Кышын эш тагын да ишәя, ул һич иренмичә урам карын көри, тыкрыктан чишмәгә юл ача, бер караңгыдан икенче­сенә кадәр үзенә эш таба иде. Мал-туарның астын карау, ашату-эчертү, мичкә утын кертү, кече учактан колашага көл тутырып ындырга сибү – һәммәсе аңа йөкләнгән, аның өстендә иде. Берүк Зөләйха хаталанып Сөләйманның эш өлешенә кермәсен, карты күз агы белән карап бер генә сүз әйтә:

– Сиңа әйтәм!

Шуннан һәммәсе үз урынына кайта, Сөләйман үз эшендә, Зөләйха үз сукмагыңда, өйдә, хуҗалыкта аңа да эш җитәрлек…

Сугыштан соң беренче тапкыр кибеткә кадак кайтты, аны күкәй тапшырганнарга бүлеп бирделәр. Сөләйман бол­дыр баскычының күгәреп-череп беткән кадакларын суы­рып, алар урынына яңаларын кагып маташа иде. Җил кап­ка ыңгырашып кына ачылды, аннан шактый җитез кыла­нып Мөхәммәт килеп керде. Өстендә яңа дип әйтерлек яшел бушлат, аягыңда таза солдат ботинкалары. Сөләйман аны күргәч ямаулы брезент бияләйләрен билбавына кыстыр­ды да читкә борылып борынын сеңгерде, кулын алъяпкыч итәгенә сөртеп, кордашын ым белән генә утырырга чакыр­ды. Шунда, баскыч тактасына утырып дога кылдылар. Соң­гы айда аларның юньләп очрашканнары да, очрашсалар, юньләп сөйләшкәннәре дә юк иде шикелле. Ни сөйләш­сеннәр, сукмаклары бер булса да, язмышлар үзгә, сүзләр ялганмый, берекми, оешмый… Мөхәммәт кырык биштә ма­лай артыннан малай каршылады, артык җәелмичә генә кар­шылау мәҗлесләре үткәрде. Сөләйманны баштарак өндәп караганнар иде дә, төшмәгәч, чакырмас булдылар. Малай­лар артыннан түш киереп кияүләре кайтты, Мөхәммәтне оч­раткан саен Сөләйман үзенең ятим-ялпы калуын, бәхетсез- леген ачыграк аңлый, күңеле өшеп, җаны тараеп кала иде.

Нигә килде икән бүген? Нишләп йөри? Килгән икән – йомышы бар. Килгәч тын гына боегып утыра икән, йомы­шы авыр, четерекле дигән сүз. Мондый чакта килгәннең сүзен ишетергә кирәк…

Берсе өйгә өндәргә ашыкмады, икенчесе, әнә шулай так­талары ашалган баскычта утырган килеш кенә, йомышын кузгатырга яхшысынмады, шактый вакыт тынсыз утыр­дылар. Ниһаять, Мөхәммәт башын калкытты, сүз югыннан сүз ясап, тактада таралып яткан кадакларга ымлады:

  • Яңартабыз диген, ә? – диде.

Соравы чырайсыз, төссез иде, моны икесе дә аңлап, тагын сүзсез дәрьяда ага башладылар.

  • Бакчага керик булмаса, – диде Сөләйман. Олы ке­шене баскычта утырту килешми, кунакны өйгә дә дәшәсе килми иде аның. Шәкүрдән соң берәүне дә күрәсе килми иде Сөләйман бичараның.

Керделәр, утырдылар… Сүз сүрән генә үргеп китте. Сү­рән үргесә дә, Мөхәммәт әйткәннәр Сөләйманның баш тү­бәсенә агач тукмак белән китереп суккандай булды…

Мөхәммәтнең сугыштан исән-имин йөреп кайткан, өй­ләнмәгән улы Кәримҗан Зәйтүнәне алырга ниятләгән дә, ике як та ризалашкан, хәзер эш анда, Сөләйманда гына терәлеп калган икән. Төпчек улының теләген куәтләп, Зәй­түнәне киленлеккә сорарга йөри икән Мөхәммәт!..

Шәкүрдән соң гел томаланып торган колагыннан үтеп, бу хәбәр аңына барып җиткәч, Сөләйманның Мөхәммәтне пыр туздырып куып чыгарасы килде. Ни пычагыма йогыш­сыз йомыш белән аның катына[1] килгән ул? Ярый, Зәйтү­нә ятим бала булсын ди. Кызның әткәсе. Сөләйманның яшь­лек дусты Габделәхәт, күп еллар элек чәчәк зәхмәтеннән дөнья куйды… Ярый, шулай да булсын ди, Габделәхәтнең җан дусты иде, хак, ә Зәйтүнәнең кеме инде Сөләйман карт? Кеме? Ерак кардәше дә түгел ичмасам, кызны очратканда юньләп сөйләшкәннәре юк, очратса, Зәйтүнә шып туктап кала да, чамасыз алланган битен читкә борып, күзләрен яше­рә. «Сау гына йөрисеңме, балам?» Әйткән бар сүзе шул Сө­ләйманның. Ни белә Сөләйман Зәйтүнә турында? Нинди ур­так гамьнәре бар аларның? Бармы? Булганмы? Калган­мы?

Өйләнә икән, өйләнсен әйдә Мөхәммәтнең кәнфит суы­рып үскән төпчеге! Ул Кәримҗаннан гаеп-кыек эзләргә то­тынды… Чү, аяклары да камыт бугай әле аның… Бер теше дә алга чыгып калкынып тора… Тәмәке дә пыскыта шикел­ле… Ала икән – алсын; бара икән – барсын Зәйтүнәсе!

Ачу дулкынының иң беренчесе бөтен гәүдәне изеп-таптап уза, кеше бер мәлгә ерткыч җанварга әйләнә, Сөләй­ман ике кулы белән чытырдатып эскәмия тактасына ябыш­ты, күзләрен йомып җиргә текәлде.

  • Син, кордаш, соравымны ишетмәдең бугай,- диде Мөхәммәт бераздан.
  • Ишеттем, ишетмәгән кая. Кычкырдың лабаса…

Былтыр, Сабан туе өстендә, мәйданда, кызлар арасында ул киенгән-ясанган Зәйтүнәне күреп калды. Чыркылдаш­кан иптәшләре рәтендә ул боек кына бара, ят кунак кызы сыман берәү белән дә сөйләшми иде… Мәйдан уртасына аны җырларга чакырып карадылар, ике аягының берсен атлама­ды ул чакта кызый. Тук һәм тәкәббер амбарчы Вәли Мө­җаһитенең Зәйтүнә тирәсендә йомгак булып тәгәрәвен күр­гәч, яшь чагында шактый ук кыдрач, кызу канлы Сөләй­манның җене котырды, шул кичтә үк, саклап торып, Ту­гашлар тыкырыгында ул куна җилкәле, текә күкрәкле егет­нең якасыннан каерып алды.

– Син, – диде ул, тынын көчкә-көчкә алып. – Буең җитмәслеккә үрелмә! Син яшь, көчле, егәрле егет, мәгәр усал­лыкка калса, барыбер мин сине җиңәм. Үзең чамала шун­нан!

Мөҗәһит кызулыкның серен аңламады, олы кеше бе­лән талашып та тормады, тик бу чәкәләшүне кемдер күреп калган икән, икенче кән иртән, картына кисәтергә күнекмә­гән Зөләйха почмак яктан, күренмичә, шыпырт кына аңа дәште:

  • Сиңа әйтә-әм! – диде.

Ни әйтәсен шунда ук аңлап алды Сөләйман, «улың өчен яшь-җилкенчәк белән тәмсезләнеп йөрисең», диясе икән Зөләйха…

Чынын әйткәндә, Зәйтүнә Сөләйман картның күңел тот­касы, якты юанычы, сагышлы өмете иде. «Әти!» дип шушы кыз килергә тиеш иде бит аның йортына! Шушы кыз аның дәвамчыларын, ул сөясе ыштансыз малайларны бәкедән алып кайтырга тиеш иде! Шушы яшен җитеп, җанга якын «бабай!» дигән әле ишетмәгән сүзне дә шушы кыз балалары яңгыра­тырга тиеш иде! Шушы кыз аны да, Зөләйхасын да чиксез бәхет белән күмеп, аның Габдулласын, оланын, кадерлесен яратырга тиеш! Юк, килен – килгән кеше, ким кеше түгел, килен ул йортның бизәге, өмете, кояшы да! А-а, Сөләйман карт бик күптәннән Зәйтүнәне киленем булачак, дип сөеп, күзе белән назлап тора, кыз тирәсендә егет-җилән бөтерелә дигәнне ишеткәндә ул бетеренә, пошаманга төшә, өзлексез борчыла иде… Карчыгы белән Габдулла хакында ни генә сөйләшсәләр дә, әңгәмәнең азагы һәр чакта Зәйтүнәгә барып тоташа иде… Инде өмет шул яктан да киселәме?!.

Кем дигән әле, кордашы, замандашы Мөхәммәт һәммәсен өзеп, бозып ташлап, турап-тураклап Сөләйман картны шом­лы өметсезлек дәрьясына ыргыттымы?.. «Зәйтүнә» дигәндә моңарчы аның күңеле җылынып китә, кызның төпле генә егетләрне яучылаганда борып җибәргәнен ишеткәч, «олан­ны көтә, Габдулланы!» дип куана иде.

Район үзәгендә, военкоматта эшли башлагач, Вә­ли Мөҗәһитенең Зәйтүнәне сорап барганын көне-сәгате белән ишетте карт. Кызның ризалык бирмәвен төшенгәч, ул урынында басып тора алмады. Тук урында, Зәйдә эшкә урнашкан егеткә барырга ризалашмаган икән, «көтә!» дип шашты картның күңеле, «көтә икән – өметләнә». Кызлар кү­ңеле сизгер, Зәйтүнәнең күңеле дә сизенәдер, мөгаен, Габ­дулла исәндер, бүген булмаса, иртәгә кайтыр дип, ыша­нычын ныгыта, шик-шөбһәләрен тарата иде ул.

Шәкүрнең җиде ят җирләрне бер итеп урап кайтуы аның уйларын бүтән якка кертеп җибәрде. «Әгәр Шәкүр шикел­ле гарипләнеп кайтып керсә… Кайтып керүгә аны дөбер­дәтеп алып китсәләр… Әллә кайтмавы яхшыракмы әлегә?..» дип уйлаган мизгелләре дә булды картның… Зәйтүнәне чит­тән генә күреп калса да, күңелендәге шомлы уйларны аста калдырырлык җылы өметләр дә уянгалады… Менә хәзер ба­рысы да бетте… Өйалды ишеге ачылды һәм аннан:

  • Сиңа әйтәм!..- дигән мөлаем тавыш яңгырады.

Бу – Зөләйхасы.

  • Сиңа әйтәм…- дип кабатлады ул, тагын да йомшаг­рак итеп.

Сөләйманның исә карчыгы эндәшенә җавап кайтарыр­лык түгел, күтәрелеп карарга да көче калмаган иде. Күл­мәген дымландырып тир тамчылары изелеп-сытылып аска шуыштылар. Йодрыклары мәңге ачылмастай бер йомарлан­ды, бер язылды, Мөхәммәт аның хәлен аңламады, бәхетле мизгелдә бәхетсезләрне аңларлык дәрәҗәдә түгел иде ул. Төпчек баласы «Өйләнәм, әти!» дигәч, кемгә өйләнергә ния­те барлыгын да белдергәч, Мөхәммәт яңарып, яшәреп кит­те. Кыз биргәндә аналар бәхетне яңача татыса, ул өйлән­дергәндә аталар бәхетле борчылалар…

«Мөгаен, Габдулланың кайтмавыдыр!..»

Кыз күңеле һәммәсен сизгәндер, тормышның кызларга гына насыйп яшертен ымнарын аңлагандыр.

  • Нигә миңа киләсе иттең инде,- диде, ниһаять, Сө­ләйман.
  • Кыз шулай сораган.
  • Ул әйтер дә… Кыз бала. Менә сез нишләп миннән кыз сорыйсыз? Аның язмышында минем дәхелем юк. – Сөләйманның тавышы суык, төсе-кыяфәте чирленеке кебек иде. Кордашына нык итеп, үткәзерлек җавап бирәсе килә аның, иреннәре генә буйсынмыйлар, теле эрегән, иреннәр сал­кын яфрак кебек дерелдиләр…

Мөхәммәтнең дә ачуы уянды.

  • Син, кордаш, ачык итеп аңлат: ризамы син, рәнҗе­мисеңме? Кыз Тәгаен шуны белергә теләгән.

Мөхәммәт сүзен шул урында кырт кисте, әйтеләсе әйтел­гән иде. Әлбәттә, ул кордашының җанын кырт урталай телеп үткәнен башына да китермәде, ярабби, ни булган бу ка­дәр? Берәү өйләнә, берәү кияүгә чыга, нигә шулай дөм оры­нып утырырга?

«Олан кайтмады, югалды, кайтмас та… Чыннан уйла­ганда, кыз бала күпме көтә ала? Тере кеше яшәргә тиеш. Тере җан ишен, иш кушын эзли. Дөрес алары, хак. Малай кайтмады. Югалды. Алай да, нигә шул тиклем кабалана кыз? Ник бүген уянган күңеле? Шәкүрнең кайтып төшкәч тә ка­бат югалуы тәшвишләндергәнме аны? Ул күргән гыйбрәт­ләрдән соң шикләре үрчедеме? Юк, юк… монда нидер бар, Зәйтүнә алай капыл-копыл гына ризалашмас! Әллә электән үк шул уйда булып, Шәкүрнең кайтуы ниятен ашыктырды­мы?»

Сөләйман сабырын җыеп өлгерде:

  • Улыма ярәшелгән кыз түгел, яшь чакта дуслашып йөргәннәр икән, кем кем белән дус булмаган? Бүгенгә улым хәбәрсез югалган. Кыз безне шулай олылап, эш башлар­дан әүвәл киңәшергә уйлаган икән, аңа рәхмәттән бүтән сүз булмас. Риза булмый нишлисең? – диде.
  • Сиңа әйтәм!.. – тагын Зөләйха.

Ниңди кайгыртучан, мөлаем һәм күңел күнеккән тавыш бу!

Сөләйманның үксеп-үкереп җылаганын ишетәме әллә Зөләйха?

Егылып, җир тырмап җыламас өчен эскәмия тактасы­на бармаклары тирәнрәк сеңә барганны күреп торамы? Эн­дәшә дә, җавап-мазар көтеп тормый, тагын югала карчыгы. Ике картның, ил агаларының, ике кордашның чытык йөз белән, сөзешергә җыенган тәкәләр кебек янбакчада суык гөлләр арасында бик озак утыруын күрмиме әллә ул? Сө­ләйманның җиңелүен, сүздә аста калуын, хәле мөшкел икә­нен сизгер җаны белән әллә кайчаннан бирле тоя, йөрәге бәргәләнә, ярдәмгә килергә дип ярсып талпына да нидер тыйлыктыра, туктата.

Мөхәммәт кат-кат рәхмәт әйтеп чыгып китте. Капканы япмады, ачык калдырды, «туйга рәхим итегез», дип әйтергә теләде, тыелды, шул чакта телен тыя алганы өчен соңыннан үз-үзенә рәхмәт укып йөрде. Яхшылык эшләде, туйга да ча­кырса, кордашы алдында мәгънәсез, чорсыз бер адәм акты­гы булып калачак икән.

  • Сиңа әйтәм! – диде Зөләйха картының япа-ялгызы калганын күргәч, кысып ачылган өйалды ишеге ярыгыннан аның моңлы күзләре генә елтырый, ишек аның кулларына ия­реп сизелерлек калтырый иде. Бу юлы да карты аңа җавап кайтармады, бакча капкасын ачык калдырып, ишегалдына чыкты, җиргә тәгәрәгән иске иләк кысасын алып, койма казы­гы башына элде, өйгә керде, бер минутта кире әйләнеп чык­ты. Башына ак киез эшләпәсен кигәч, карчыгы Сөләйман­ны аерата ярата, гомер иткән карты пәйгамбәрләргә, сәләт­ле, хөкемдар ил агаларына охшап китә иде. Тик бүген ак эшләпә дә аның кыяфәтен бизәмәде, каушаган чыраена эш­ләпә кырларыннан тонык күләгә төште.

Менә ул кулларын артка кушлап-боҗралап акрын гына Мөхәммәт ачык калдырган капкадан чыкты. Капкалары тау­шалган аларның, җил капка, сугыш чыгасы елны Кырынды өсте урманыннан биш имән багана кайтарып, һәйбәт, җил дә үтмәслек урыс капка утыртырга җыендылар, өлгермәде­ләр. Имән кискәләр хәзер дә лапас астында ышыкта, җилдән-яңгырдан качып, мыштым гына нидер көтәләр…

Сөләйман да капкасын япмады, чыкты да уңга борылды. Олы су буена төшә башлады.

Чуал елгасы буйлап уңга борылганда аны Зөләйхасы куып җитте, карчыгы гадәттән тыш дулкынланган иде.

  • Сиңа әйтәм! – диде ул шактый коры тавыш белән.- Кая китеп барышың болай?
  • Барыйм әле,- диде Сөләйман, Чуалның нык ук ачу­лы мырылдавына колак салып.
  • Нинди хәбәр җиткерде тагын Мөхәммәт? Шуның бе­лән күрешәсең дә тәмам акылыңны җуясың. Дөньяда мин барын онытып бетерәсең. Син теләгән җиреңә барырсың, ә мин монда берни белмичә дивана булып калам. Йомры ташка барам дисәң, ике балаңа җиңеллек сорап барып ка­радың лабаса… Ни файдасын таптың? Мөхәммәт хәбәрен нигә миңа ачмыйсың?

Ни әйтергә? Ярты сүз белән карчыгын ничек ипкә ки­терергә? Ничек юатырга? Мөхәммәт әйткән сүзләрне ничекләр юкка чыгарырга? Зәйтүнә Мөхәммәт малаена чыкма­сын дип авыл советына дәгъвалап бара алмассың, колхоз председателенең хәсрәте дә ул түгел, аның мазасы башын­нан ашкан, авыл ач, авыл ялангач, кешеләр бәрәңге яфра­гына ачы сулы алабута кушып «ипи» пешерәләр… Хәзрәт янына йөз тотып «укыма аларга никах!» дисәң, җүләргә чыгарырлар, әллә кайчан җир тузанына әйләнгән улың өчен кеше башы бутап йөрмә, диячәкләр…

Мондый чакта – аптыраганга юл кайда? – дигәндә, бер­дәнбер баш орыр җир Йомры таш кала…

Тарлавыкның югары очында, нәкъ кыйблага карап, мул сулы чишмә чыга. Изге чишмә дип йөртәләр аны тирә-якта. Чишмә Анасы төннәрен утырып ял итсен өчен чишмә башында ук кәп-кәкре, тубырлы кабыклы, тармаклы ботак­лы тал агачы үсә. Айлы төннәрдә Чишмә Анасы талда утырганда су агышы әкеренәя, кайсыбер төннәрдә бөтенләй тук­тый, тына, диләр. Таң яралганда ыргылып тагын килеп чы­га, бөркелеп-бөркелеп ага, имеш…

Талдан сулдарак, тарлавыкның читендә, үләннәр бетеп, ташлы калкулыклар, чокырлар башланган урында хикмәт­ле йоп-йомры таш утыра. Таш шактый дәү, аркылыга метр­дан аша, нык, ничәмә-ничә еллардан бирле ник бер кыйпылчыгы кубып төшсен! Яңгыр-җилләр дә имгәтә алмый аны, кар-бураннарга да бирешми Йомры таш. Аны байтактан Изге са­наганнар, олылап бәет тә чыгарганнар. Югары авылда бә­етне белмәгән кеше юктыр да әле!

 

Әй, Йомры таш, Йомры таш,

Татар башы кебек таш.

Татар ашы кебек таш,

Татар яше кебек таш.

Әй, Йомры таш, Йомры таш!

Күпне күрде безнең баш,

Күпне күргән башлар гына Бу дөньяда түгә яшь.

Әй, Йомры таш, Йомры таш!

Йомарлан да тәгәрә –

Кайгы-хәсрәт күргәннәрдән Шәфкатеңне жәлләмә.

 

Кемнәрдер бәет борынгы түгел, аны теге герман сугышы беткәндә Австриядән әсирлектән кайткан солдатлар гына чыгарган дип бәхәсләшәләр, монысын Йомры таш белми, Чишмә Анасын саклап утыра да утыра…

Зәй юлында, уңда, шул төбәкнең иң биек ноктасы Каш­ка тауда, таш кыяларның берсендә нәкъ Йомры таш сыяр­лык кына бер тишек бар, аны Изгеләр куышы дип йөртә­ләр. Имеш, Югары авылларның изге Чишмә Анасы үзенә иптәш итеп Йомры ташны шул кыядан китереп утырткан… Чирләп киткән, тазалыкка туймый башлаган карчык-корчык­лар айның ундүртенче кичәсендә тауга менәләр дә, кыйбла­га багып, Йомры ташка кулларын куеп торалар, белгән дога­ларын укып теләк телиләр. Ярыннан аерылган кыз-кыркын, бәбәй табалмаган яшь киленчәкләр, ата-аналарын җуйган ятим-ялпы, юлдан язган өметсезләр, байгышлар ярдәм эс­тәп Йомры ташка ялваралар. Кашка тау куенындагы Изге­ләр куышын Югары авыллар ябып, бикләп тотарга тырыша­лар, берәр юньсезе куышны ачып ташласа, тау итәгеннән ургылып җил күтәрелә дә ыргылып авыл өстенә барып та җитә. «Әһә! – диләр Югары авыллар,- Куыштагы изге­ләрнең тынычлыгын бозганнар»…

Юк-бар ырымнарга ышанмаган гадел Сөләйман карт, ике тапкыр ялынып Йомры ташның мәрхәмәтен татыма­ган адәм, бүтән тагын нигә бара? Ялварырга барамы, үпкә­ләп каргарга җыенамы?..

Зөләйха Чуал ярында озак тормады, кабыл-тибел генә ишегалдына керде, абына-сөртенә ындырга, бәрәңге бакча­сына чыкты. Шунда дәү яфраклы, эре сабаклы көнбагыш­лар арасыннан Сөләйманын күзәтергә кереште. Карты бе­разга күздән югалды.

Басманы чыккач та Олы су буе куе таллык; язын таллар су иркендә кала, ел саен диярлек шашып-тилереп аккан Олы су тал кәүсәләрен урап, аркан итеп ишеп, гарипләнде­реп бетергән. Таллардан арырак өянкелек, агачларны Сө­ләйманның ата-бабалары, күпчелеген ул үзе утырткан. Өянкелек чишмә суы төшә торган тарлавыкка кадәр бара.

Өянкелектән чыккач, Сөләйман аермачык күренә баш­лады, ул кабаланмыйча диярлек тарлавыкка кереп китте. Аны күзәтеп керфек кагарга базмаган Зөләйханың шиге таралды: Йомры таш янына бара Сөләйманы, мөгаен генә, теге сасы көзән, хәйләкәр тук төлке Мөхәммәт хәбәрнең авырын, чишә алмаслыгын җиткергәндер.

Үчегеп Йомры ташны таудан тәгәрәтеп төшермәсен тагын, әллә ни күрерсең… Ялварырга бармыйдыр, юктыр, өмете киселгәч ни дип ялынсын?.. Нинди хәбәр китерде Мөхәм­мәт?! Хәбәре авырдыр, югыйсә, ил агасы, зирәкләрнең зирә­ге, гадел, ярдәмчел, эшсөяр Сөләйман орчык хәтле генә калып үзе ышанмаган Йомры таш катына[2] бармас иде. Зө­ләйханың Олы су буласы килде; һичшиксез, ул тар басма­ны үткән картының аягына ияргән кайгы-хәсрәтләрен үзе белән агызып китәр иде… Зөләйханың бер генә минутка, зәп-зәңгәр күктә тирбәлгән гөнаһсыз ак болыт буласы кил­де; мөгаен, ул бөтен иңе белән азга гына кояшны каплап картына җиләс җиңеллек китерер иде. Зөләйханың хәзерге мәлдә искән җил буласы килде, тау тарлавыгына керә баш­лаган картының сагышларын үзе белән очыртып китәр иде! Ки­тәр иде дә урман-кырлар, сарык көтүе утлап йөргән тау киртләчләренә кайгыларын түгеп-чәчеп бетерер иде. Зөләйханың бик азга, токмач кабарып чыгарлык вакытка гына, Йомры таш буласы килде, картының кытыршы учлары ташның шад­ра яңакларын сыйпаганда Мөхәммәтнең нинди яман хәбәр ияртеп килгәнен аңлар иде Зөләйха. Карчыкның бер ара­га гына Изге Чишмә Анасы буласы килде, Сөләйманның арган йөрәгенә ял бирер иде ул, сөендереп челтерәр, җыр­лар иде…

Юк шул, юк, искән җил булып та иркәли алмый бүген ул картын, сердәш булып сайраша да алмый, чишмә җыры булып юата да алмый.

Җыр димәктән, тагын Габдулласы исенә төшеп йөрәге телгәләнде. Бигрәк моңлы бала иде шул! Кибетче Әсмаби­кә бер мәлне, һич уйламаганда, «И Зөләйха, бигрәк моңлы инде бу Габдуллагыз, яшәмәс бу, тәңре ашыктырып үз яны­на алыр, моңлы балалар, вафатларыннан соң фәрештәгә әйләнеп, тәңре катында хезмәт итәләр икән»,- дигән иде. Ай тулды, Зөләйха кибеткә кермәде, сепаратка иң актыккы булып барды, Әсмабикәгә юньләп сәлам бирмәде, аның юра­вын кичермәде…

Бара Сөләйман, тауга менеп бара. Аяклары таш сукмак­та, гәүдәсе тарлавыкта чайкала, күңеле кайда икән?..

Бот төбенә чыккан кыяракны, шапшак кулындагы тим­рәүне, тавык күкәе булып кабарган олы авыруны дәвалый аладыр да Йомры таш, әллә кай җирләрдә югалып, дөнья давыллары ак сөякләрен ят чокырларда тараткан улыңны Чишмә Анасы гына коткара алырмы икән? Янып-ялварып йөрүдән ни файда?!

 

Әй, Йомры таш, Йомры таш,

Татар башы кебек таш!

 

– Кө-еш, каһәрләр!

Зөләйха карчык чыдамады, ачык капкадан бакчага кереп тулган тавыкларны пыр туздырып куып чыгарды. Сөләйман карт күренми иде инде.

 

 

 

3. СӨЛӘЙМАН

Зәйтүнә кияүгә чыкты.

Мөхәммәтнең тамыры нык, тирәнгә киткән, башта туй­ны зур итеп уздырырга, күрше авыллардан туганнарны дә­шәргә ниятләнгәннәр иде, инде алдым-бирдем хәл ителгәч, моңарчы басынкы гына, тыйнак кына йөргән Зәйтүнә болай диде:

  • Нигә алай? Кешене күп җыймыйк… Вакыты да ан­дый түгел, болай да…

Вакыты «Ул!» иде. Канлы сугыш беткән еллар, Җиңү тантанасы йөргән еллар. Күңелләр калка, калкына башлан­ган тарихи еллар. Ни әйтергә теләде икән Зәйтүнә ярым-йортына бүлеп, «болай да!..» сүзе белән? Кияү буласы Кәрим­җанның шөбһәле күңелен нидер ачыттырып, тырнап үтте. Ул карышмады, карышырга чамасы бәләкәй иде, егет җүләр түгел, ул Зәйтүнәнең үзеннән күп өстен, бик күп мәр­тәбәләр көчле икәнен аңлады. Үзе дә төшеп калган егет тү­гел, артында Мөхәммәт токымы дигән даны бар, әмма Кә­римҗан моңарчы әтисе күләгәсендә, нәсел-нәсәбенең канат астында яшәгән икән. Моңарчы ул алар сүзеннән чыкмады. Шулай тыңлаучан булу аңа сугышта да ярады. Командир­ларның сүзен тыңлый белде егет, кушканны төгәл үтәде, дары төтенен мул иснәгән картрак соддатлар янына сыен­ды, алардан акыл алды.

Өлкән абыйлары, җиңгиләре туй мәсьәләсендә төзегән матур планнарының Зәйтүнәнең бер сүзеннән җимерелүен күреп торсалар да, Кәримҗанны аяп, алар да тузынып торма­дылар, юк икән, юк! Кәримҗан әтисенә күтәрелеп бакты, абыйларына; алар да түгәрәкләнеп, тып-тын калып Зәйтү­нәгә карап торалар, ник берсе кыеп сүз әйтсен! Төнлә, йокларга яткач, чыбылдык чаршау артыннан әнисенең сак пышылдавы ишетелеп калды:

  • Бу кыз, Зәйтүнәне әйтәм, килеп җитмәс борын ир­ләр сүзеннән өстен куя башладашы үзен?

Мөхәммәт көрәк-көрәк арык кулларына башын куеп уйланып ята иде, янәшәсенә килеп ауган карчыгына җавап биреп тормады. Туй хакында чыннан да көндез сүз озай­тып тормады, һәммәсен яшьләргә тапшырып, үзе күләгәдәрәк калырга тырышты. Балалар моны сизде, «Әткәйнең картаюыдыр», дип уйлашты алар. Югыйсә моңа кадәр, җит­ди тормыш якларын хәл иткәндә, соңгы сүз һәрчак Мө­хәммәт авызында була торган иде. Гаделсез чакларында да гаиләдә аңа каршы тору юк, карышу бу гаиләдә гадәткә кермәгән иде.

Ике як та килешенеп, туй көне аталып, кунакларның саны билгеләнгәч, Мөхәммәт инеш буйлап кына Югары оч­ка менеп китте, нияте Чишмә Анасына, Йомры ташка сәлам би­реп төшү иде. Тарлавык авызына җиткәч, кинәт кире борылды… Борылып карагач, Чуал буенда, яшеллек эчендә күмелеп утырган Сөләйман кордашының ихатасы күзгә чалынды… Менмәде тауга Мөхәммәт…

Шулай иттеләр, туйны гади генә, җырсыз-нисез генә үткәрделәр. Кәримҗан табында ялгызы утырды, Зәйтүнә кече якта, яңа әнкәсе тирәсендә, аш-су кырында булды. Яшь киленнең уңганлыгын, искиткеч пөхтәлеген, җитезлеген, нәрсәгә тисә дә кулы ятып торганлыгын өч киленне, ике ки­яүне җете кайнана күзе аша ничәмә-ничә сынап үткәргән Сафура тиз аңлап алды. «Малайга алтын кыз туры килде!» дип куанды ул.

Элеккеге солдатлар бераз кәгеп алгач, үзләренең туйда утырганнарын да онытып, фронтта күргәннәренә икеле-ми­келе мәзәкләр дә кушып сиптерә башладылар. Сәхәбиләр Әхнәфе, Кәримҗанның дусты, уң аягы бөгелми торган гарип солдат аракыны калай кружкага мөлдерәмә тутырып салды да эчеп җибәрде, шунда ук үксеп еларга да тотынды. Олы кияү:

– Эчкән аракың күз яше булып кире чыга икән, әрәм итмә син аны, эчеп азапланма,- дип Әхнәфне әрләп тә ал­ды.

Әхнәф елады, Кәримҗан җырлады. Тавышы әллә ни тү­гел иде егетнең, абыйлары, кунаклар беравыздан: «Кияүне җырлатыйк!» – дигәч кенә баш бирде. Берне җырлады, ике­не, «Арча» көен башлап ташлады. «Галиябану»ны җырла, «Галиябану»ны!» дип шаулады кунаклар, кияү кеше, тама­гын кыргалап, алар сораганны башларга торганда гына ке­че яктан коймак өелгән коштабак тотып Зәйтүнә килеп чыкты. Хикмәтле мәзәкләр шунда өзелде, кунаклар дәррәү айныды, Кәримҗан шып туктады – Зәйтүнәнең ике күзе ту­лы яшь иде. Кунаклар кем туенда утыруларын аңладылар, яшь киленнең кодрәтен, көчен күреп, Сафура тагын да ныг­рак хәйран калды. Зәйтүнә азга гына йомшап китте дә горур басып кече якка керде, күз яшьләрен берәүгә дә күр­сәтмәс өчен елмая төшеп бәлешне табын уртасына китереп утыртты. Бүлмәгә хуш ис таралды…

«Малайга кызның асылы туры килде,- дип уен дәвам итте Сафура,- ир булып ярый алса гына инде…»

Кырык җиденең язы җитте, язгы матур көннәрнең бер­сендә Зәйтүнә ир бәбәй алып кайтты. Карт мулла абзый­ны туйга чакырмаганнар иде, Зәйтүнә теләмәде, инде бу юлы исем кушарга чакырдылар. «Ил-күз бар, килен, атаң да яратмас, берүк карышып кәефен кыра күрмә»,- диде аера­та юхаланып Сафура.

Улы туган куанычтан Зәйтүнә ризалыгын бирде, мулла абзый килде, көмеш таҗ чәче өстенә кара кәләпүшен бас­тырып куйган, шундый килешә үзенә, сусыл иреннәрен кай­малаган көмеш дага сакалы да ипле, сүзләре дә сайланып кына чыга… Бер тәлинкә өреле тавык шулпасы ашады, че­метеп кенә ике-өч тапкыр ит капты, сәхабәләр тормышын­нан риваятьләр, гыйбрәтләр сөйләде, йомры башлы нәни малайга Хәлил исеме кушып кайтып китте. Аңа бер дистә кү­кәй, бер йомарлам ак май һәм ун сум акча бирделәр. Бик зур бүләк иде болар ул еллар өчен! «Акча бирмәсәң дә ярар», дип пышылдап маташкан Сафура Зәйтүнәгә бер карап алды да тынды, мулла абзыйга акчаны килен сонды[3]

Кырык җиденең җәенә дә керделәр…

Кайтмады Габдулла, югалды.

«Чакырыйк мулла абзыйны, балабызның җаны кая ба­рып сыенырга белмичә тилмереп йөридер, рухына коръән укытыйк», – дип инәлде Зөләйха. Сөләйман аның инәлүлә­ренә җавап таба алмады. Бер инәлде Зөләйха, ике ялын­ды, өченчесендә яшьле күзләрен текәп торды да сәке киезе­нә капланды. Сөләйман күп сүзлелекне яратмый, бер үк сорауны өч кабатлаганны өнәми дә, кичерми дә иде. Белми­ме әллә Зөләйха ничәмә-ничә еллар күзгә-күз яшәгән карты­ның холкын-фигылен?..

Яши-яши холык үзгәрә, диләр, юк сүз, сафсата, үзгәр­ми кеше, яшәгән саен холкының ятышсыз якларын яшерер­гә генә өйрәнә, уңай якларын алгарак чыгарып йөртә баш­лый. Кеше картая, йөзен җыерчыклар каплый, чәч сирәгәя, агара, тырнаклар ярыла, тешләр сирәгәя, колак катылана, тезләр йомшый, буе бәләкәйләнә, күр, җентекләп кара, бөтен­ләй яңа кеше йөри сыман, ә текәлебрәк карасаң кешенең үткәндәге чалымнарын тулысыңча табасың. Холык та шу­лай, бер карасаң яңа кеше, әмма ул үзе булып калган, га­дәтләре дә шул ук, пырдымсыз пырдымсыз калган, телгә беткән һаман телчән, малай чактагы кара бүкәй сирәк теш арасыннан сүзне бүген дә акчага гына сатып чыгара. Са­ран бәндә һаман саран бака, тфү, каберең якын булма­сын!..

Сөләйманның яшь чагындагы холкы бер дә үзгәрмәде дияр идең, аңа бер яңа сыйфат өстәлде – яшь бала тавы­шын яратмас булды.

Ә кырык җидедә балалар гел туа торды, күбесенчә ма­лайлар туа иде. Җир-ана – безнең кодрәтле тудыручы­быз, үзенең кыр-урманнары, диңгез-дәрьялары, чүл-таулары язмышын хәл итәрдәй ир-атлардан ятим калганын белеп, аналарның карыннарына ир бәбәйләр генә җибәрде. Әнә, Зәйтүнә Хәлилен алып кайтты, Әхнәфнең ике игезәк улы туды, байтак кешеләрдә силә-бишекләрдә, кабык арбалар­да Югары авылның зәп-зәңгәр өметле күгенә текәлеп кап-кара, сап-сары татар малайлары карап яталар иде…

Сугышка бармаган кылый Минәчнең кызы туу авылда зур бер вакыйга булды. «Синең кызга миндә егет үсә!» дип Минәчне кунактан-кунакка йөрттеләр бәхетле Югары авыл­да.

Әлегә гел малайлар туды, алар хәтәр тавышлар чыга­рып җирне-күкне яңгырата башладылар. Ирлек куәтләрен ничә еллар файдасыз яткырган, ирлек көчләрен Европа ил­ләре буйлап йөртеп алып кайткан гайрәтле татарлардан көр тавышлы бәбиләр генә туды ул көннәрдә. Сөләйманга да сөе­нергә, куанырга иде дә, юк, бәби тавышына, бала чыр-чуына күнә, күнегә алмады.

Ул урам буйлап түбән очка төшеп бара…

Тәрәзәләр ачык, урам капкалары бәбәй арбалары кереп-чыгып йөрсен өчен ябылмаган, агачлардан төшкән куе кү­ләгәләрдә кабык гөмбәзле җиңел арбалар… Тәрәзә җиләсен­дә эчтә, ак чүпрәкләр белән томаланган үрмә бишекләр. Зар-моң түгелгән әби-сәбиләр ирененнән бүген бишек җырла­ры агыла… Күпер төбендәге ямь-яшел чирәмлектә сап-са­ры каз бәбкәләре белән рәттән исәйгән малайлар тәгәрә­шә…

Үз очыннан ипле генә атлый башлаган Сөләйманның адымнары кинәт үзгәрә, аяклары кылдый-былдый адашып як-якка каерылалар. Йә бер тыкрыкка кереп китә карт, йә икенчесенә, кая сөрлексә дә, кая барса да, бөтен җирдә – бала тавышы, бала-чага чыр-чуы. Бала тавышы чыгарып авыл өстеннән торналар уза, койма казыкларына кунган каргалар да бүген бала булып кычкыра. Чыпчыклар да бала­ларга ияреп бертавыштан сөенечле чыркылдашалар. Чеби­ләрен ияртеп капка астыннан чуар тавык чыга, чебиләр аңа бәби-малайлар булып күренәләр…

Белә, бала тавышы яратмау иң зур көферлек, оят, хур­лык. Кеше белсә адәм тәганәсенә калырсың, мөртәт дип атың чыгар…

Нишләсен соң бичара ятим карт? Кое янында яшь ки­леннәр үчти-үчти бәбәй сөя, бәбиләрен бер-берсенә күрсәтә-күрсәтә мактанышалар, тешләрен саныйлар, учтан-учка кү­череп авырлыгын сыныйлар. Урам эскәмияләренә тезелеш­кән карчыкларның арык тезләренә карлыгачлар булып ма­лайлар тезелешкән. Картлар әнә намаздан чыгып киләләр. Алар да алла турында түгел, бала хакында сөйләшә. Сугыш елларында авылның бик күп хәсрәтен өлешчә үзенә алган карт хәзрәт Минһаҗетдин тәмам яшәреп китте, ул хәзер көн саен диярлек бәби чәенә йөри, угыз коймагы ашый, сөннәткә утырта һәм көн саен улы буып кайткан солдат каешында чаж да чож бритвасын үткенли…

«Сүзеңнең кадерен белергә теләсәң, телеңнең урынын бел!» дигән кагыйдә белән яшәгән Сөләйман бөтенләй дияр­лек телдән калды. Карчыгы Зөләйха белән ни сөйләшсең, уе кая таба гына тәгәрәсә дә, гел Габдуллага барып тукта­ла. Юктан гына башланган әңгәмә дә аңа барып ялгана.

Беркөн тавыклар яман да кытакларга тотынды. Элек булса «һава үзгәрергәдер, мөгаен», дияр иде. Юк бит, Зө­ләйханың тиктормас теле сүзләрне бер якка тәгәрәтә баш­лады.

  • Сиңа әйтәм!.. Исеңдәдер, Җәббарлар бер елны Чал­лыдан кунакка кайтканнар иде. Тау башында тары уңган ел иде. Бик тере, бик шук малайларын иярткәннәр иде. Аты кем иде соң әле үзенең?.. Ярар, анысы онытылган. Арбага төялеп печән әйләндерергә барган идек. Көне шундый ма­тур иде. Кайткач теге шук малай әллә кай арада тавык оясына менеп тә киткән, итәген тутырып күкәй алып төш­кән. Ә тавык ояларына безнең Габдулла хуҗа. Бер дә, бер дә тынгылык бирми иде ояларына, гел кармап, гел тикшереп тора иде. Кунак малаеның үзеннән алда күкәй җыеп төшүе­нә гарьләнде бит, әй. Елый да елый, һич тыяр әмәл юк. Яшер­тен генә төз лапаска менеп, күкәйләрне таратып, көчкә көй­ләдек малайны…

Менә сүз дисәң сүз! Хан заманында килгән кунаклар­ны, аларның пәри арбасыннан төшеп калган малаен телгә алгач, нигә Габдулланы китереп кыстырырга инде?!

  • Безнең Габдулла җылак түгел иде, хәзер генә ул, бала-чага сытык күкәй булып җыларга гына тора…

Чәйләп утыралар иде, үзеннән-үзе чәйнең яме, авыз­ның тәме китте. Сөләйман ишегалдына чыкты, ары каран­ды, бире каранды, эш табалмагач, таш амбарның тимер ише­ген ачты һәм сискәнеп куйды: салкын эңгердә аңа таба әллә ничә пар күз карап тора иде! Ул авыр тимер ишекне шапыл­датып япканын абайламыйча да калды, беравык, куркуын үткәреп торгач, тагын ишекне ачты. Ишек ярыгыннан аңа ияреп көн яктысы керде һәм ул түшәмне терәткән сөян ба­ганага эленгән йөгәнне күрде.

Каеш йөгәнен оланына дип Сөләйман үзе теккән иде. Үзе җизләде. Җиз төймәләр тоныкланган, авызлык тимере кү­гәрә башлады. Ул тезгенне тартып-тартып карады да йөгән­не буш бурага ыргытты, чыңгылдап, сызланып барып төш­те йөгән… Йөгән җизләрен яшьле күз дип күрә башла ин­де… Зөләйханы сүккән була тагын, ә үзе, ә үзе…

Җил сырпаланып үтте. Көн кичегеп килә иде, күкне җиңелчә болытлар каплаган, офыкта куерып-тыгызланып бо­лытлар астында алсу пәрдә – шәфәкъ кызарып-янып то­ра. Ул, учын ак кашлары өстенә куеп, батып барган кояш­ка карады һәм «шәфәкъ нихәтле матур булмасын, бары­бер сүнү, үлү инде», дип сызланды.

Көтү иртәрәк кайтты бугай, урамда бала-чага йөгергә­не ишетелде, сарык бәрәннәре бәэлдәде, олы имчәкләрен селлин-селлин селтәп сыерлар үтте.

Җил сизелерлек көчәйде, капка шыгырдады. «Изгеләр куышына кагылганнар бугай!» дип пошынды Сөләйман һәм үз уеннан үзе куркып китте. Ыбыр-чыбыр ырымнарга, юк-бар юрауларга элгәре дә бер ышанмый иде карт, хәзер кинәт үзгәрде, шикчел, вакчыл, куркакка әйләнеп китте. Кем ача Изгеләр куышын? Малай-шалай дисәң, берәүнең дә әлегәчә тотылганы юк. Әллә күкләр эшеме, тәңре кодрәтеме? Җил чыгарып күкләр Югары авылларга бер-бер әмер китерәләр­ме? Шоммы? Хәбәрме?

Көтү каршыларга Зөләйха да чыгып китте, мышлап кай­тып кергән сыерга ашлы су эчертеп, аны лапас астына ку­ып кертте. Сыер җиленен җиз комгандагы җылы су белән кат-кат юды, корытып сөртте һәм чиләк төбенә сөт тамчы­лары сызылып төште… Эш юкта эш табып, Сөләйман сыер койрыгына сарган тигәнәкләрне чүпләргә кереште. Сыер бу хәлне яратып бетермәде, ахрысы, ике-өч тапкыр койры­гын сыртына тидереп алды.

  • Сиңа әйтәм! – диде Зөләйха.
  • Нәрсә? – Бу юлы Сөләйман карчыгының ишарәсен аңламады.
  • Тигәнәгеңнең чаты сөткә төшә күрмәсен.
  • Төшсә, сөзәрсең.
  • Чаты бик вак була аның, тигәнәкнең.

Сөләйман карышмады, учын-учка ышкып, бер читкәрәк китте. Кичке болыт дулкыннарын кисеп-кисеп уйнаган кар­лыгачлар выж-выж килеп һаман аскарак төштеләр, карт­ның колак төбеннән ике-өч тапкыр йомылып үттеләр дә ла­пас өрлекләренә ябышкан сандык-ояларына кереп югалдылар. Ни хәбәр китердегез сез, кошкайлар?.. Кичке җил, син ни сөйлисең? Кара-кучкыл болытлар, сезнең канатларга нинди хәбәрләр утырып килә?

  • Хайваннарны абзарга ук кертәсеңме әллә, сиңа әйтәм?
  • Җиле көчәя. Кертсәм дә кертермен шул.

Җил төне буе тынмады, бертуктаусыз улады, ярсып-ярсып тәрәзәгә килеп орынды, өй ышыгыннан, түрдән урын та­ләп итте. Бер өлгенең замазкасы купкан икән, пыяласы сел­кенеп тора, Сөләйман карт торып зәгыйфь өлгене меңдәр белән бастырып килде. Хәзер уч төбе хәтле пыяла табар­мын димә, әнә ич, Шәкүр ни сөйләп китте: «Европада тә­рәзәләрне пыялалы итәр өчен дә ун ел кирәк булачак әле, ким түгел!» диде. Ун ел, ун ел…

Җил-давыл төн ката агачларны талады, морҗага кереп бөтерелде, әллә нәрсәләрне вата-җимерә ишегалдында тук­таусыз буталды…

Бәрәңге ызаннары Олы суга барып җитәм дигән урында Сөләйманның нәни генә агач бакчасы бар. Янбакчада кар­лыган, крыжовниклар, шомырт агачлары куерып утырса, арт бакчада өч нарат, өч ак каен һәм өч бөртек кенә чыршы үсә. «Утыртма каен,– диде аңа бер мәлне Мөхәммәт,– урыс агачы бит ул!» «Мин каен үсә торган җирдә яшим»,– дип өзеп җавап бирде Сөләйман. Каеннар шәп кенә үсеп, ныгып китте, нарат белән чыршы да алардан күрмәкче калкынып, ныгып маташалар… «Нигә алар өчәр генә?» дип кы­зыксынды күрше-күлән. Бусына Сөләйман җавап бирмәде, аңлаганга болай да аңларлык: өчәр-өчәр өч җирдә… Берсе кызы Разияныкы, икенчесе Йосыфҗанныкы, өченче оя ола­нына, төпчегенә адарынган.

Гаҗәп бер уйласаң, кәтәнә Разиягә багышланганнары да егет-агачлардан калышмый, төп-төз булып үсеп маташалар. Йосыфҗанныкылар нәзегрәк, озыннар, оланга билгеләнгән­нәр төптән юан чыгып, киңәеп, шәбәеп, бик озакка туула­рына ышанып күзне иркәләп утыралар. Өчесенең дә тамыр­лары, кәүсәләре монда, ә үзләре кайда?

«Нигә бәрәңге җиреңне әрәм итәсең?» – диде берзаман Мөхәммәт.

Әрәмме, юкмы, анысын Сөләйман үзе генә белә…

Агачлар ул көткән, ул өметләнгән балалар кебек нык, зифа, иң мөһиме: алар һәрвакыт янда, ындыр түрендә, пе­чәнгә лапас өстенә менсәң дә, талгын җилдә чайкалышып утыралар, бакчага көл түгәргә чыксаң да, алар сине гөжләп сәламлиләр…

Язын каен яфракларыннан сабый чак исе килә, терек­лек исе, яшәү исе килә. Моңайган чакларында Сөләйман агачларга рәхәтләнеп эндәшә…

Вакыт аккан саен җил котырынды, өй бүрәнәләре мүк­ләнгән, сыланган җекләреннән атылып чыгардай селкенә­ләр, гүя каядыр китәргә ашкынып, улый, көрсенә, юлга чык­кан пароходлар кебек аваз сала, хушлаша… Мич арасында бертуктаусыз шәүләләр бии, аларның аяк тавышына кадәр ишетелеп китә. Идәннәр мыдыр-мыдыр гәпләшәләр, йөз­ләгән аяк эзләре урын өчен талашалар, тыенкы гына ыз­гышалар. Сәке бер яктан икенче якка сабыр гына шуып ба­ра да, урын үзгәләгәнне яратмыйча, кире кайта. Ишегалдын­да пәри туе булып иске себеркеләр, төпсез иләк кысалары, тәти ватыклары тәгәри, йөз ел кузгалмаган тишек казан шыңгырдап, барабан булып бәргәләнә башлый…

«Өй искерде, йорт-җир бетәште, – дип офтана да боры­лып ята Сөләйман карт, – ә яңасы кемгә кирәк? Сары маң­калы «чаплашкаларгамы»?!

Йокламады диярлек Сөләйман, Зөләйха торып «колһуалласын», «ләхәүләсен» укып, юшкәне япканны да ишет­те, лыштыр-мыштыр мич арасында уралуын да абайлады, дәшмәде генә.

Таң алдыннан яңгыр сибәләп узды, иренеп кенә еракта күк гөрселдәде, тагын бер дөбердәп алды да тынды. Тып та тып йөргән сәгать тавышын ишетте Сөләйман, йөри икән, карт гомеренең өметсез, чарасыз минутларын санаучыны давыл-гарасат та туктата алмаган икән.

Ул торып чыкканда ындыр ягыннан комганын тотып Зө­ләйха килә иде.

– Сиңа әйтәм… – диде ул. – Бәрәңге сабакларын җил аударган.

Сөләйман аны ишетмәде, ул урам якка чәчрәп авып төш­кән капкага карап каткан иде. Ауган капканы җирдә яткы­расы килмәде аңың, кулларын төкерекләп, кызарынып-бүртенеп капканы күтәреп торгызды да койма баганасына илтеп сөяде. Капканың ике баганасы да төптән череп, муртаеп кырт сынып чыккан иде. Ауган капка янында озак юанмады Сө­ләйман, ияк астын кашып бер көрсенде дә, кәгазь калын­лыгы гына чыланган туфракны иске резин галуш белән сыта- сыта, Олы суга таба, ындыр түре бакчасына китте.

Әһә, нарат, чыршыларга берни булмаган, җил тимәгән дә кебек аларга, ә каеннар, каеннар… Сураеп, сузылып үсеп киткән Йосыфҗан каенын җил нәкъ биленнән сындырган, Разия каенының дәү генә бер ботагын каерып төшергән,

Габдулла каены гына, төптән юан чыкканы, төне буе җил белән рәхәтләнеп тартышкан шикелле лепердәп утыра. Бо­тагына кунган кош сайрый! Сөләйман карт кош сайравын ишетеп шып туктады да ипләбрәк бара башлады. Кош нәни күзләрен уйнатып бер карады да очып китте.

Артбакчадан Олы суга чыгып йөрер өчен тар гына капка калдырган иде Сөләйман, хәзер ул шуны ачты. Олы суның иртәнге сәламен тыңлап, елга ягына колагын куеп торды, басма аша бүген җитезрәк чыкты, ашыкты, гарип, бөтеренке гәүдәле таллар янында да тукталып торды, биле авыртып китте, кулын билгә куеп, күзе белән тирә-якны тентеп-капшап тагын атлады. Өянкеләр арасына барып керде. Әй, тураган икән аларны җил! Беләк юанлыгы ботакларны сын­дырып-талап бетергән, ятим ботаклар белән сукмак үзе дә, сукмак яннары да түшәлгән. Шәрә диярлек калган таллар­ны күргәч, карт ахылдап куйды. Җилнең иң хәтәре кызыл талларга килеп орынган икән, юан-юан ботаклар сынып, каерылып, төп кәүсәдән аерылырга теләмичә, төрлесе төрле якка җилгә иелгәннәр, сөрлеккәннәр.

Татарның һәр агачка төгәл мөнәсәбәте бар:

  • Имән кебек ирләр,– ди ул.
  • Яшь кызлар сыман зифа каеннар,– ди.
  • Каен кайгылы агач,– дип тә өсти.
  • Куркак усак.
  • Кире беткән карама…

Ә тал агачына татарның мөнәсәбәте бүтәнчәрәк, моңлы, сагышлы. «Таянып ял итә торган талларымны кискәннәр», дип җырлый татар күңеленә сагыш кошы килеп кунган­да…

 

И тал нечкә, тал нечкә,

Талдин билләрең нечкә.

Талдин нечкә билләреңне

Үстердең үкенечкә…

 

Бусы егетләрнеке, йөрәк авазы, Габдулла да бер тапкыр Зәйтүнәгә шушы җырны җырлаган иде түгелме? Кайда ишетте соң аны Сөләйман? Ә-ә, шушы ындыр түрендәге бакчада утыралар иде ич алар! Ул, сәнәк-тырма алып төшеп, сынган ботакларны җыештырып, ялганырдайларын бәйләп куярга булып, ашыга-ашыга кайта башлады да басманы чыккач сискәнеп туктап калды. Чү, баягы кош сайрый, сандугач! Сандугачны сирәк кеше күрә, күрә икән, билгеле ул, йә хә­бәргә, кайчагында көенечкә, күп вакытта сөенечкә дип белә иде Сөләйман, ипләп кенә, иелеп килә-килә бакчага кара­ды. Сандугач! Габдулланың җилгә-давылга бирешмәгән кае­нына кунып сайрый…

Ызаннар буйлап, ауган бәрәңге сабакларын турайта-турайта, кулына ябышкан балчык, кисәкләрен селкеп, бирегә таба Зөләйха төшеп килә иде. Сандугач аны күрде дә очып китте.

 

4. ЗӨЛӘЙХА

Зөләйха гөбедә май яза. Сөяннән ясалган шома, хуш исле гөбесен ике тезе арасына кыстырган да атлавычын бер җайга гына аслы-өсле йөртә, атлавыч лыпырдап аска төшеп киткәндә бер-ике тамчы сөт аның битенә килеп ку­на. Уң як чигәсендә ярты ясмык хәтле генә көрәнсу миңе бар аның. Битенең аклыгын, матурлыгын тагы да бизәр өчен махсус кунган миң, аңа да сөт тамчысы килеп чәчрә­гән…

Төне буе ул давыл үкерүен түгел, картының борсаланып, бәргәләнеп кыйналуын тыңлап ятты. Җилне, морҗа улавын өзек-өзек ишеткәләде, тәрәзә пыяласының үзәккә үтеп зең­гелдәвенә дә исе китмәде, картының көтелмәгән хәрәкәт­ләрен, уфылдавын, көрсенүен тоеп, аның өчен янып төн чыкты. Сөләйманның хәлен аңлый Зөләйха, булыша гына ал­мый, авыр чакта иренә ярдәмгә килә алмавы аның рухын изә, кешелеген кечерәйтә иде…

Атлавыч эшкә күнеккән кулларда җитез йөри, бер тө­шә, бер менә, ап-ак гөбе селкенергә дә өлгерми кала, бисмилласын әйтеп тотынгач, буыннары языла, бүтән чакта сыз­лаган кулбашлары, бил, терсәкләр онытыла, Зөләйха маши­на кебек эшли дә эшли. Гөбедә аска-өскә йөргән атлавыч­ның тавышы тоныклана, сөт бер чаклы куера да кинәт сыек­лана, борынга әче әйрән исе бөркелә, май төшә. Өйалдын­нан елтыр бүксәле, озын муенлы кринкене алып кереп, әй­рәнне шуңа агызгач, Зөләйха эшнең олысына, тантаналысына тотына. Әйрәннән бушаган гөбегә сап-салкын чишмә суы тутыра, гөбене су белән чайкатып, сап-сары, хуш исле май­ны учлап-учлап алып йомарламнарга тәгәрәтә. Мае дүрт йомарлам булды, сыердан уңдылар, сөте куе, кайнатып суытсаң ике бармак калынлыгы каймак утыра. Гел-гел кай­ната гына алмыйлар, налоглары түләнеп бетмәгән, заем акча­сын да май саткач илтеп бирәсе, йон тапшырмаган, күкәй, и-и дүрт имчәккә карт белән карчык кына ябышып ятмыйлар, та­гын әллә кемнәр, әллә ниләр килеп тоташкан әле аңа! Алай да каймаклы сөттән өзелми Зөләйха, бер чүлмәкне базның иң суык җирендә тота, белмәссең, берәрсе кайтып керәсе бул­са…

Зөләйха тына белми, әнә самовары бу ата башлады, кайнарлап гөбене юып чоланга чыгарды, атлавычын корыт­ты, ары килде, бире чапты, берзаман исенә килсә таң кал­ды, һай аллакай дигәнең, яңа язган, иртәнге чәйгә генә то­тармын дигән майны сары май итеп эретеп тә бетергән. «Ме­нә сантый, менә тинтәк баш, алты-биш! Ни дип эреттем мин моны?»

Аптырады, йөдәде Зөләйха, ахыр чиктә исенә килде, ба­шына бер уй төште: «Балаларның берәрсе кайтып килүенә түгелме, ходаем!» дип үз-үзен юатты.

Шактый озак юанды Сөләйманы, сынган, таланган агач­ларны көйләп йөри бугай, ул югында он иләп куярга да өл­герсә…

Зөләйха амбар ишеген киң ачып, җилпучын яктыга та­ба тартып, он иләргә кереште. Аз гына солы оны бар иде аның, күрше Латыйпныкылар атлы эшкә йөргәндә солы да ияртеп кайта, бүтәнне дә, онны да шулардай ак майга алыш­тырып алган иде. Шуны арулап, иләп куярга булды. Или-или, иләгенә кулын ышкып карый, бер бөртек көрпәсе, чүп- чары ияреп калмый моның! Солы оны иләгәндә җиз иләк­тә учы-учы белән әрсез кылчык бөялеп кала торган иде дә, ни булган, солыныкы дип бүтән төрле он алып чыккан­мы әллә бу тинтәк? Зөләйха онны иснәп-иснәп карады, учын­да төкерекләп изеп бакты, ихлас солы оны! Шунда гына исе­нә төште, узган атнада, җомга көн «берәрсе кайтып керсә, коймак изәрмен», дип онны иләп куйган иде ләбаса, оны­тылып китеп тагын иләккә ябышкан!..

Ул юк эш белән амбарда маташкан арада карты кайткан да лапаста нидер эшләргә җыенып йөри башлаган икән. Тәртә астына бүкән кыстырып капка баганалыгы имән кискәләр­не кузгатырга азаплана бу, тырыша-тырыша, йә тәртәсе шу­ып чыга, йә бүкәне читкә тәгәри, кузгалмый гына авыр имән баганалык.

Уң яктан кереп карады, сул яктан килде, көче бетеп Имән­кискә өстенә менеп утырды, озаклап маңгаен корытты.

Бик чыгар иде Зөләйха, атылып барып җитеп хәлен­нән килгәнчә картына ярдәмләшер иде, ярамый, Сөләйман­ның кырку холкы ирләр эшенә тылкышырга рөхсәт итми. Бер-бер эшкә тотына икән, үзе генә булсын! Берүзе!..

Бер чакны шулай Карама куыш урманындагы аланга печәнгә менделәр. Аларның пае шунда, юлга якын гына урында иде. Чабып, әйләндереп, киптереп, күбәләп кайткан­нан соң Сөләйман мөлаем генә тавыш белән карчыгына эн­дәште: «Сиңа әйтәм!»… Бу аның «әйдә, җыен, йөк өстеңдә торырсың», дигән әмере иде…

Сугыш башланган, балалар таралышкан ел иде. Камыт-аркалык җыештырып шактый озак изаландылар, печәнгә барырга соңгарак та калдылар. Юртып диярлек бардылар, төяделәр. Зөләйха йөк өстендә торды, картының боек күңе­лен күтәрергә теләп: «Сиңа әйтәм!..» дип эндәште. Бу аның: «Мал-туарның бәхете бар икән, бигрәк затлысын әзерлә­гәнсең курмының, тукранбаш та сарут кына!» дигән мактау сүзе иде. Зөләйха карты астан биргән печәннең учмасын да коймаска тырышып эшләде, бастырыклагач тырма белән та­рап караганнар иде, ник бер бөртек үлән коелсын! Кузгал­дылар, баралар, баралар, урман авызы ерак та түгел инде. Яңгырлар бу арада еш яумаса да, урман юлы шактый дымлы, чокырларда караеп лай ята, суы чопырдап торган тирән ге­нә чокыр янына барып җиткәч, Сөләйман билендәге бәләкәй балтасын тотып бер уңга кереп чыкты, сулга каерылды, вак- төяк куакларны кыеп төшерде, тезгенен алып атны уңга борды. Күчәр башлары агачларга тиеп-тиеп китсә дә, җай­лы гына баралар иде, инде юлга чыгабыз дигәндә, бия кинәт башын чөеп җибәрде, койрыгын яу кырындагы байрак кебек уңга-сулга җилфердәтте. Аннан кушаяклап тибенергә, сике­рергә тотынды. Зөләйха «сиңа әйтәм!» дип кисәтергә дә өл­гермәде, шашкан күк бия арт аякларын терәп алга ыргыл­ды һәм алда торган Сөләйманны егып-таптап юлга чыкты. Чыкты да кинәт борылды, кендек оясыннан атылды, арт ар­ба печәне-ние белән сулга янтайды, авып та китте.

Куелыктан үткәндә алар шөпшә оясына юлыкканнар икән, шөпшәнең дә ниндие әле, бармак-бармак эресе, явызы, бусан дип йөртелә торган ачкүзе… Бусаннар тирә-юньне ту­тырып выжылдап оча башлагач, Зөләйха коты чыгып, ак-ка­раны аермыйча, битен каплап алга чапты. Ә Сөләйман, Сө­ләйман… Егылса да тезгенне кулыннан ычкындырмаган, бе­раз сөйрәлеп барган да хәзер дүрт аякланып торып маташа… Нинди кыдрач, көйрәк кеше булса да, Сөләйман мал-туар­ны рәнҗетми иде, атларга олы хөрмәт белән, иркәләп эндә­шә торган иде… Хәзер дә күк биянең йомшак яңакларын сөеп атны тынычландырды… Зөләйхага бер генә сүзен әйт­те:

– Сиңа әйтәм…

Сирәк очрый торган хәлгә юлыкканга күрә, Зөләйха кар­тының ишарәсен аңлап җиткермәде, качкан җиренәрәк кай­тып, картының күзләренә карады.

– Сиңа әйтәм… Алгарак бар да көт мине, беркөн үт­кәндә пешкән бөрлегәннәр күргән идем, сыйлан,– диде Сө­ләйман.

Зөләйха инәлеп: «сиңа әйтәм!..» дип әйтеп карады, бу аның, «бер башыңа авыр булыр ла, булышыйм!» дигән үтене­че иде, нәтиҗәсе булмады, Сөләйман, аның барлыгын күп­тән оныткан кебек, эшкә тотынды, бастырыкны чишеп пе­чәнне ауган арбадан бушата башлады.

Зөләйха кайнар күз яшьләрен коя-коя, күз бәйләнгән­дә, карты әйткән уйсулыктан бөрлегән эзләп карады, тапма­ды…

Сөләйман йөкне бушаткан, арт арбаны алгы күчәр өстенә менгереп утырткан, печәнне төягән, бастырыклаган, шактый торып, күз бәйләнгәндә генә күк бияне йомшак кы­на каулап урман авызына килеп җитте…

Нигә булышырга рөхсәт итмәде икән? Әллә ирлегенә көч килдеме, хурландымы, арба аударуны көчсезлеге дип сана­дымы, Зөләйха белми дә калды, сорарга базмады…

Зөләйханың мең сынаганы, йөз ялгышканы булды, яши-яши ул бер иманны ныгытты: «Тиешле-тиешсез чакта кул арасына кермәскә!», «Вакытсыз чакта аяк арасында урал­маска!», «Артыгын белмәскә», «түзем һәм чыдам булырга». Шушы кагыйдәләргә тугрылык сакланганда гына Сөләйман кебек ир белән яшәп була. Ә Сөләйман… Мөхәммәткә ачы­лып китеп бер мәлне: «Минем Зөләйхам кебек йөз хатын бе­лән яшәп була!» дип ычкындырган иде, соңыннан үкенде: хатын-кызны тәненнән җаны чыкканда гына мактарга ярый…

Капка баганалык имәннәрне кузгатырга чыгам дип юкка гына очына Зөләйха, егәре ташып тормый, яше дә җитәр­лек, бер кулы да гарип. Анысы болай булды…

Егерме бернең ачлыгын Югары авыллар авыр кичерде­ләр, ачлыктан интекмәгән гаилә калмагандыр. Ярый, Зөләй­халарның сыерлары бар иде, ул мал акыллы, сөтлөч һәм юаш иде. Бер чакта да көтү каршысына чыкмадылар, кола сыер, имчәкләрен як-якка горур чайкап, мөгри-мөгри кай­тып җитәр иде, җил капканы сыңар мөгезен чайкап ача, болдыр баскычы каршысына килеп Зөләйханы дәшеп чыга­ра иде. Савуы да рәхәт иде аны! Имчәкләренә тотынуга кул­ны тиңсез рәхәтлек биләп ала торган иде. Шул кола сыер коткарып калды аларны…

Әле Габдуллага яшь тә тулмаган, көзгә кергән мәл, ир­тән ипи пешерделәр дә өйдә эссе дип йокларга чоланга чык­тылар, бишекне дә шунда чыгардылар. Бала астын карарга дип уянган Зөләйха, шылт иткән ят тавыш ишетеп, Сө­ләйманына дәште: «Сиңа әйтәм…» Тавыш саңгырау гына та­гын кабатланды, икесе дә торып утырдылар, өйалды астында кемдер бар иде. Мал йөрер чак түгел, этләре юк, таң яралып килә, чоланның бала учы хәтле генә карындык тәрәзәсеннән саран гына яктылык агыла, тавыш тагын кабатланды. Агач караватыннан Сөләйман идәнгә сикерде, аның күлмәк җиңе­нә Зөләйха килеп ябышты. Сөләйман ап-ак күлмәк-ыштан­нан, яланаяк, тын тартырга да тыелып, чолан ишеген ачты, ишек катыңдагы биек эскәмиядән ялтыр йөзле, үткен юныш балтасын алды.

Чолан турында, аста, аларның нәни генә базлары бар, ашыкканда, көзләр салкынга борылганда алар, «гел-гел менеп йөрү була», дип кар базына төшеп тормыйлар, нәрсә-караны, катык-сөтне өйалды асты куышына гына төшерәләр. Сө­ләйман өйалды келәсен балта очы белән күтәрде, аллы-артлы икәүләшеп ишегалдына төштеләр. Карасалар, ике шәүлә өйалды асты тактасын каерып ташлаганнар да тишектән ни­дер чыгарырга маташалар. Каракларның тышкы яктагысы, ишек шыгырдаганны ишетеп, читән аша урамга элдерде, икенчесе куш куллап чүлмәк тотып такта арасыннан кысылып килеп чыкты… Сөләйманның балтасы ялтырады, чүлмәк җиргә төшеп көлгә әйләнде, татлы ис бөркеп җиргә катык акты. «Кичтән генә оетып төшергән идем!» дип уйлады Зө­ләйха. Угрының баш очында балта ялтырады. «Кулыңны ча­бып өзәм!» – дип кычкырды Сөләйман, нык кычкырды. «Чапма! – дип иңрәде Зөләйха, беренче тапкыр иренә каршы төшеп. – Чаба күрмә!» Шулай диде Зөләйха һәм үз куллары белән каракның дерелдәп торган кулларын каплады. Арага кысылган карчыгына ачуы чыгып, ярсуы кабарган Сөләйман­ның балтасы һавада бер сызгырып алды да Зөләйханың сул беләгенә барып керде. Сөяккә кадәр төште, чәчрәп кан чыкты, катыкка буялган угрының битенә, яңакларына ал яу­лык төште, «аһ!» дип ыңгырашты Зөләйха… Сөләйманның шикәрдәй ак күлмәк-ыштаны да канга манчылды. Ул ара­да Зөләйха уң кулы белән яулыгын йолкып алып ярасын кат-кат урады…

Сөләйман исенә килеп лапас почмакларыннан үрмәкүч пәрәвезе алып килде, ярага агач череге сибеп кат-кат бәй­ләделәр…

Бәдри Камалы ничек, кай арада чыгып ычкынгандыр, Зөләйха белән Сөләйман искәрми дә калдылар. Ул арада Габдулла тавыш бирде, чоланга керделәр…

Канның һаман саркып торуына борчылып Сөләйман Зөләйхасын иртәнге чәйдән соң Зәй больницасына алып кит­те. Зәйдә врач булып бик абруйлы, бик һәйбәт, татарча та­тарлардан да оста сөйләшә торган, заманында Польшадан сөрелгән Сигизмунд Вжесневский эшли иде. Сугыш алдын­нан каядыр алып киттеләр дә башын югалттылар бахыр­ның. Лида һәм Валя исемле кызлары гына калды…

Зөләйханы шул карады, ярасын нечкәләп эшкәртте, бәй­ләде. «Абыстай, ни булды?» – дип сорады. Зөләйха кое­лып төште, «сиңа әйтәм!..» дип яшьле күзләрен тутырып Сөләйманга карады. Бу аның: «Төшендер, зинһар, ир кеше бит син! Аңлат духтырга, ничек итеп мин чит ир-ат каршысында авыз ачарга кыйыйм?» дигән аңлатмасы иде. Сөләй­ман да аңлатып тормады, дөресен сөйләргә базмады, ялган сөйлисе килмәде. Дөресен әйтсә, Бәдри Камалын өтермәнгә тыгулары бар иде… Поляк революционеры Сигизмунд Вжеснев­ский акыллы кеше иде, ул күпләрне сүзсез дә аңлый, сүз­сез дә кайгы-хәсрәтләрне, бәхетсезлекләрне аңлый ала иде…

Бичара Камал! Байгыш. Кушаматлары ук «Кытлык», «Кытлык Бәдри» иде аларның, ашарына беткәч кая барсын, кичә Зөләйханың катык оетканын да, өйалды астына төше­реп утыртканын да күреп торгандыр инде…

Шунда Зөләйха кулына Вжесневскийның име килде, кулы төзәлде, җөйләнеп торган эз генә калды…

Эш тоткаңда әллә ниләр уйламыйсың, әмма әз генә тик торганда да башның тамырларын уйларның төрлесе били, нәни генә вакыйгалар да, яңача мәгънә алып, күз алдыннан тезелеп үтәләр. Олыгайды Зөләйха, таушалды, көянтә-чиләк белән су алып кайтса, күз аллары караңгылана, башы әйлә­нә…

Имән кискәләрне кузгатырга тотынган картына булы­шырлык хәле дә, дәрт-дәрманы да юк… Карты да йомшаган, бирешкән, тагын тәртәгә тотына, юк, имән баганалыклар кыймшанып та карамыйлар…

     Шунда, шул мизгелдә аның күңеленә яңа уй, яман уй, әшәке уй килеп кунды: «Әгәр мин картымнан алда үлеп китсәм!» дип уйлады ул. Сискәнеп китте. Көтелмәгән әрсез уй аның буынын алды, ул, татар карчыгы, карты имән бага­налар белән бергә-бергә көрәшеп ятканда сәкегә барып ят­ты…

Үлеп китсәм?.. Ул бичара нишләр, кая барыр, кем кулын­да калыр? Кем кулыннан үтәр? Соңгы сулышында каны кач­кан иреннәренә, карчыгына бары тик ягымлы сүзләр генә ба­гышлаган иреннәренә кодрәтле, серле Йомры таш яныннан, җирнең үзәгеннән тибеп чыккан чишмә суын каз кана­тына манчып кем тидерер? Әйе, хәле барында өс-башын карар, мунчасын ягар, аш-суга да кулы килешер, тамагы ач булмас, мәгәр җаны ничек түзәр? Пар сандугач булып, гомер буе бер җайга сайрашкан җаннар кап урталай бүлен­гәч, ул ничек яшәр? Олы су буйларына юкка гына төшеп йөримени ул? Кодрәтле Йомры таш ягасына уйнап кына барып баш орамы? Басма уртасына кереп су агымын тик-тәскә генә күзәтәме? Оланы турында уйлый ул, төпчеге, Габдулласы хакында уйлый. Йосыфҗан бу дөньяда юк, ул мәңгелеккә күчкән, урыны җәннәттә булсын, авыр туфра­гын җиңел ит, ярабби. Тәмуг газаплары белән интектермә… Габдулладан ул картлык бәхете көтә иде, ул яшәсә, бик озак еллар көчендә яшәр кебек тоела иде. Төпчеге – Сөләйман­ның якты өмете, киләчәге, тормышының моңлы матурлы­гы, горур мәгънәсе иде. «Ходайның күзе якты булсын, шу­лай икән, безне ташламас!» дия иде ул кайчакларда.

«Сиңа әйтәм, Габдуллабыз исән-имин кайтып өйләнсә… Балаларны да күбрәк алып кайтсалар…» дип өзмәс хыяллана иде Сөләйман. Мондый чакларда да Зөләйха картына: «Си­ңа әйтәм!..» дип кенә әйтә ала иде. Шушы ике гап-гади сүз­дә Зөләйханың бөеклеге, инануы, иманы, өмете, фәлсәфәсе, җаны сыеп бетә торган иде. Шуны сүзләр ярдәмендә алар тулысынча аңлаша алалар иде.

Ике сүз!

Бер-берсе өчен яратылган җаннарны тоташтырырга җит­миме әллә?

«Сиңа әйтәм!» Габдулланың киләчәге дә, алар капкасын ачып керәчәк килененең киләчәге дә, аннан туачак таза, сәламәт балалар да сыйды шушы ике сүзгә, якты өметләр­не алыштырган кара сагышлар да шуңа сыеп бетте… Килен­нең, әлбәттә, Зәйтүнә буласына һичбер шик-шөбһә тотмый иде алар. Габдулла белән Зәйтүнә кушылсалар, картлар киләчәккә карап әҗәл, үлем хакында түгел, балалар, бәби­ләр, үлемсезлек турында гына уйларлар иде.

Шулай итеп, Зөләйханың күңеленә үлем сүзе дә үтеп керде… Әйе, көннәрдән бер көнне тәңредән әмер җитеп, Зө­ләйха җаныннан аерылса?!. Бүгеннән аның газиз карты те­рәксез калачак, көндез кояшы, төнлә ае сүнәчәк. Шундый хәлгә җиткереп ничек аны ташлап китәргә? Чамадан тыш шәфкатьсезлек, рәхимсезлек була түгелме бу? Иренә иң олы хыянәт, иң кара явызлык кыла түгелме Зөләйха? «Ярабби, Тәңрем-Аллам!» дип ыңгырашып ялварды буй-буй тышлы мендәргә башын куеп чалкан яткан хәлсез Зөләйха.

«Берүк тигез гомер бир, ярабби, күчергәндә беребез­не беребездән, зинһар, калдырма, Газраилгә ныгытып әйт, икебезне дә чакырсын, югалган улыбыз Габдулла рухы белән сорыйм синнән, картымны әҗәлемнән соң ятим итеп Йөртмә! Ярабби!»

Шундый уйлар рөхсәтсез-нисез күңелен яулап алгач, Зө­ләйха әҗәлдән курка, сагая башлады. Беркөн күкләр күк­рәтеп, яшен камчылары белән болытларны дерелдәтеп-өерләп кара-кучкыл җилләр исәргә тотынгач, толыпка төренеп чоланга кереп утырды. Тиргә батса да чыдады, яшеннең күзе юк, тәрәзә аша кереп бәреп тә егар! Морҗа тишеген тутырып килеп керүе дә бер ул хәерсезнең! Аны да иске мендәр белән томалады Зөләйха. Чишмәгә суга төшсә, бас­ма аша адымнарын үлчәп атлап кына чыкты, су алганда ие­леп агачка ябышты, суык су йотмады, чабынырга яратса да, ләүкәгә менмәде, үткер мөгезле үгез, кәҗә тәкәләре белән кара-каршы килгәндә аларга юл сапты. Ата казларга, усал этләргә, ата күркәләргә елмаеп сәлам биреп үтте.

Яшәргә кирәк аңа, яшәргә! Бары тик шул гына. Сөләй­манын яшәтер өчен яшәргә, үз көчендә булырга кирәк. Аның күңеле боекмасын өчен яшәргә кирәк. Аның суык оя­лап маташкан күкрәгенә әз-мәз җылылык китерер өчен яшәргә…

Үзе турында берни уйламады Зөләйха, уйларга теләмәде дә. Тормышыннан канәгать иде карчык, яшәлгәнчә яшәлгән, ул хәзер карты һәм Габдулласы хакында гына уйлый ала иде. Элек Габдулланы исән дип исәпләгәндә ул аларның ике­сен аерып уйлый ала иде, хәзер ата белән ул бергә кушылып, бер җанга әйләнделәр. Кайда Сөләйман бетеп, Габдулланың кайда башлануын Зөләйха хәзер аера да алмый иде. Аталы-уллы бер алар хәзер, бер якты кояш булып күңелгә иңәләр, кара хәсрәт булып бәгырьне телгәлиләр… Әгәр Зөләй­ханы сугышка җибәргән булсалар, ул анда Габдулланы сак­лап алып калыр иде, явыз әҗәлгә бирмәс иде ул аны, әмма Габдулланы бик еракка җибәрделәр шул, моннан күрен­ми торган салкын офыклар артына, ялварып, илереп кыч­кырсаң да ишетә торган түгел, бер йотым суга тилмереп ят­са да, барып җитә алмассың. Габдулласын саклап кала алмады, шөкер, Сөләйманын явыз үлемгә бирмәс, аның хакы­на үзе дә Газраилга бирешмәс… И агай, ничәмә-ничә еллар җан кыя-кыя Газраил да арып беткәндер инде… Илләр өс­тендә ак канатларын җилфердәтеп Җәбраил гына йөри тор­гандыр. Үлмәс Зөләйха, йөрәге кап урталай ярылса да, кар­тына сиздермәс… Кулына үткер балта кереп, каны чәчрәп чыкса да, ул аны беркемгә дә сиздермәде. Егерме беренче ел байтак артта калгач, утызынчы ел башында Бәдри Кама­лы аның каршысына тезләнеп елады. «Рәхмәт, Зөләйха түти! Коткардың мине, биш балам ач утыра иде бит, биш җан!»

Юк, судка биреп тилмертмәгән өчен генә түгел, Зөләй­ханың мәрхәмәте өчен дә укыды рәхмәтне Кытлык Бәдри улы Камал. Биш кеше дигәндә уй бер, биш җан дигәндә бөтенләй бүтән нәрсәләрне күз алдыңа китерәсең. Больни­цадан кайткан көнне үк, яралы кулын муенына асып («утын ярганда очлы йомычка чыртлап кисеп керде»), ындыр артлатып кына ул Кытлыкларга китте, сау кулы белән бер чүл­мәк сөт кыскан иде. Аннан соң да йомарламы белән ак май, кадагы-кадагы белән тары оны, катык-әйрән илткәләп тор­ды, кулыннан килгәнчә ярдәмләште, булышып яшәде. Бу хакта әллә белде Сөләйман, әллә юк, ачлык елда хәбәрләр кыңгыраулы, белеп тә йөргәндер, мәгәр төсен чыгармады, әрләп авыз да ачмады…

Ничек сакламыйсың шундый асыл затны? Андый олпат ил агасын кайгы җиленә утырып килгән Әҗәлгә ничек тап­шырасың? Үзең үлеп китеп, өметсезләр, толлар арасында аны ничек калдырасың?

Юк-юк, ходай, күкләр, тарлавыкта боегып утырган Йомры таш, адәмнәрнең гомер бизәге Изге чишмә шаһит булсын, Зөләйха картын чит кулларда калдырмас, карар, саклар, әмә­лен табар – яшәтер. Менә хәзер торыр да атылып янына чыгар, икәүләп тотынсалар, имән кискәләрне дә чөеп кенә ыргытырлар, менә чак кына хәле кайтсын да чигәләрдә чүкеп торган чүкечләр ялга туктасын, менә хәзер…

Җиңнәрен терсәккә кадәр сызганып, озын күлмәк итә­ген ыштан бөрмәсенә кыстырып, картына булышырга дип лапаска барып керсә, Сөләйманы анда юк, ул җимерек капка баганасы чокырына карап тора, урам яктан аңа каршы Мө­хәммәт килеп баскан… Кайчан бастырып килеп җиткән, ди­ген. Капка ауганны ишеткәндер дә, мөгаен, булышырга кил­гәндер дип яхшыга юрады Зөләйха, амбарга кергән булып ишегалдын аркылыга кисеп үтте, бөрмәгә кыстырган күлмәк­не җәһәт кенә төшереп җибәрде. Алай да эченә пошаман йөгерде: капка җимерелгәндә генә килмәсә ярамаганмы бу бәндәгә?! Һәм ул бәбкәсен саклаган тәҗрибәле ана каз ши­келле җилкенеп капка төбенә барып басты. Юк, бу юлы ул Мөхәммәткә ирек бирмәс, очып кунып булса да картының кәефен саклар, рухын сындыртмас. Кордашлар әл-хәл сораш­кач капкадан бераз читкәрәк, эскәмиягә утырышканнар иде. Зөләйха сүз дилбегәсен үзе каерып тотты:

  • Кунак бар икән. Исән-сау гына йөрисеңме, Мөхәм­мәт? – диде.
  • Җир җимертеп, – диде кунак.
  • Син җимерткәнгә ауды микәнни безнең капка?

Мөхәммәт яшьләрчә тавыш белән көлеп алды.

  • Төпчегеңнең бәбие үсәме? – диде Зөләйха әдәп өчен генә.
  • Тиресен текмәгән, үсми нишләсен? – Мөхәммәтнең ерык авызы җыела белмәде. – Җылак түлке, көянтәләнә-көянтәләнә җылый.
  • Ай, аллам, нигә икән? – диде Зөләйха ихлас көялә­неп.
  • Белгән юк инде, аптыраган. – Мөхәммәтнең горгыл­дык тавышына да хафа, шөбһә керде. – Теле булса әйтер иде дә… Тере малай үзе, чүпрәкләрен замат арасында тибеп тарата.
  • Җылак бала әнкәсенә читен инде,– диде Зөләй­ха, чын күңеленнән Зәйтүнәне жәлләп.
  • Сиңа әйтәм!..

Зөләйха картының ярым кырыс әмереннән соң да сүзсез-эшсез китеп баруны яхшысынмады, ачык капкадан урам­га чыгарга җыенган тавыкларга дәшә-дәшә, лапаска кереп китте.

  • Ти-ти-ти!
  • Йомыш кисәге дә бар иде, Сөләйман кордаш, әйтим микән, юк микән дип утырам.

Мөхәммәт кыяр-кыймасрак шундый сүз башлады…

  • Сезнекеләр йомышсыз йөрмәс,– дип җайлы гына чеметтерде Сөләйман.
  • Йомыш бар анысы… Күрәм, синең капка да нужарган икән, баганалары бөтенләй чергән… Без бит төпчек ма­лайны башка чыгарырга ниятлибез. Баласы үсә, малае, пүч, җылак булса да үсә! Җамал карчыкны беләсең, йорт-җире ару гына, үзе тол, ире сугыштан кайтмады, ерак булса да, безгә кодача тиешле кеше, моңарчы бер-беребезне какма­дык, шул Җамал кодачаның йортын Кәримҗанга килешен­дек.
  • Җамал кая бара?
  • Бибигайшә белән өйдәш булмакчылар. Ике тол, ике карчык.
  • Гайшәнең кызы, кияве бар.
  • Калага сеңгән ич алар! Калач ашап кына яталар. Ә монда икесе тиң алабутага калган. Әз-мәз онын да бирербез, мал суйганда да буш итмәбез.
  • Ала-ай, – дип сузды хуҗа, сызланып кына.

Мөхәммәтнең төк тулы борын тишекләре киңәйде:

  • Шуннан искә төште… – диде ул җанланып.
  • Ачыграк әйт, бутама башны.
  • Хан заманыннан бирле капка баганалары ята ич син­дә.
  • Ятса?
  • Барыбер муртаеп яталар. Биш багана. Сиңа җил кап­каңны элеп куярга ике багана җитеп ашкан. Бишесен дә сорар­мын дип менгән идем, күрәм, казалангансың. Минем малайлар җыйнаулашып менеп икесен замат арасында сиңа көйләп бирер. Калган өч баганаңны миңа сатасың. Хәзер имән багана табу бик читен икән. Башыңа төшмичә белмисең. Малайлар лесничествога барып кайттылар, районга кагылганнар, юк, имәннәрне кисеп, буй-буй турап Донбасска җибәрергә дигән фәрман бар, дигәннәр. Безгә тиз генә чират тимәс! Ә Җамал­ның капкасы, ташкүлчим… Яшь кияү, яшь хуҗа керергә оялырлык. Капка бит ул – йортның, хуҗаның йөзе…

Сөләйман эндәшмәде, агарынды, калак сөякләре өстенә ут йөгерде, ут муенга кадәр кызып менде дә аска төшеп китте.

Ул ак киез эшләпәсен колагы күмелгәнче батырып киде, тонык, әмма шактый нык тавыш белән:

  • Мине күмәртә булдыгыз алайса? – дип сорады.
  • Нишләп алай дим? – Мөхәммәт аптырап китте. – Муртаеп яталар диюем… Беләм ич, заем акчаң да түләнеп бетмәгән…
  • Күпме бирергә чамагыз бар? – дип сорады хуҗа мыскыллап.
  • Хакын үзең әйтерсең, – диде Мөхәммәт сүрән генә.
  • Бай булсаң да, як-ягыңда терәкләрең ишле булса да, мин куйган бәһане түләрлек чамаң юк синең, кордаш. Күмәргә булдыгыз алайса? Бала-чагасыз яши, үзенең дә көне санаулы калды дип беләсез. Үзегез генә уйлаштыгызмы, әл­лә Җамал карчык белән дә киңәштегезме? Икенче тапкыр баш очымда кара козгын булып каркылдыйсың! Габдулла кайтмас дип беләсеңме? Капка – хуҗаның йөзе дисең дә, минем чыраемны, йөземне умырып алмакчы буласың ин­де…

Мөхәммәт ник килгәненә үкенеп, җирән сакал каймала­ган калын итләч иреннәрен бөрештереп, каргапмы, яманлап­мы Чуал күпере өстенә барып менде, аста малайлар балык сөзәләр икән, алар: «Майма, майма!» дип шатланып кычкы­рып җибәргәч, култыксасыз күпер читеннән чүт кенә суга очып төшмәде.

Аның киткәнен көтеп кар базы тиресендә уралган Зө­ләйха йомшак кына итеп:

– Сиңа әйтәм!.. – дип эндәшеп карады да тынды…

Сөләйманы ак киез эшләпәсе астыннан күренми дә иде аның…

Капка…

Күпме еллар ачылып-ябылып, ничәмә-ничә еллар кеше­ләрне, мал-туарны үткәреп, ихатаның тынычлыгын саклаган тугры капка хәзер хәле бетеп коймага сөялеп ял итә.

Капка… Сөләйман бу капкага ничә орынгандыр, әмма бүген генә уйлады: ул әнкәсенең карыныңда чагында капка нинди булды икән? Тугыз ай дәвамында аны әнкәсе алып чыгып, алып кайтып йөргән, һәм бер көн килер, ул шушы капкадан чыгар гына. Алып чыгарлар аны! Зөләйхасы да соңгы кат, иң соңгы мәртәбә шушы капка аша узар. Икәүләшеп, бер-бер артлы шушы капка аша еракка, томан­лы һәм серле мәңгелеккә, караңгы һәм шомлы ләхеткә чы­гып китәрләр. Капка шыгырдап озатып калыр, саубулла­шыр, алардан соң бу йортка, ындыр бакчасындагы чыршы-наратлар янына керүче, аларны сагынып яшь коючы гына булмас. Капка. Күрер-күзгә гап-гади корылма. Мөхәммәт тә шулай уйлап килгәндер. Аның капкасыннан үтеп-сүтеп йөрүчеләр өзелмәс! Озакламый Зәйтүнәнең улы да чап-чап атлап керер…

Сөләйманның әнкәсе, әҗәл чире килеп җиткәч, күзен шушы капкадан алмады. Бер иртәдә, ярты чынаяк чәй эч­кәч, чынаягын каплады, озак итеп амин тотты; кинәт: «Өч көннән мин үләм, улым, капканы ачыбрак тотыгыз, мин аның килгәнен күрергә телим!» – диде. Өч көн якты күз­дә, кат-кат өелгән мендәргә арык гәүдәсен терәп ятып, кап­кадан күзен алмады, ышанмасалар да, аның ихтыярын үтәп капканы гел ачык тоттылар. Өченче көнне, өйләдән соң, кояшлы яңгыр явып торганда, урамга тары өйрәсе исе та­ралганда, ул өй арасында уралган Сөләйманга дәште: «Кил­де, улым, мин аны күрәм»,– диде. Сөләйман да тәрәзәгә ташланды, ишегалдыңда беркем дә юк, кыеклап кына кояш­лы яңгыр сибәли, җил дә юк, ә ачык капка нигәдер бер як­тан икенче якка тирбәлә иде. Борылып караганда әнкәсе башын мендәргә ташлаган, куллары озынайган, Сөләйман куркып күзәтеп торганда әнкәсенең тәне буйлап бер дул­кын йөгереп үтте дә тынды…

Каян белгән ул үзенең үләр сәгатен?

Капкадан кемнең керүен көтеп торган?

Кем кергән?

Тагын шунысы сәер иде: әнкәсенең гәүдәсе суынмады, җып-җылы килеш калды. Кул-аяк буыннары тартышып катмады. Кабер казучыларга: «Ашыкмагыз!» дип, барып әйт­теләр. Мәрхүмәнең ирененә көзге тидереп карадылар – ты­ны юк иде, күз кабаклары өстенә борчак куйдылар, кер­фекләре селкенмәде. Зиратка: «Казысыннар!» дигән хәбәр китте. Мәрхүмәнең җылы, йомшак тәнен кәфенгә төргән кар­чыклар курка-курка бер-берсенә караштылар.

Шул көннән Сөләйман капкага бүтәнчәрәк карый башла­ды, үзгә итеп, сәерләнеп, янына якынлашса, колагын куеп тыңлап торды: юкмы аңа да бер-бер хәбәр, юкмы шунда берәр ым?..

Ауган капка үзе бер ым, ишарә түгелме икән? Кемнең соңы хакында хәбәр итте соң ауган капка?..

«Синең әнкәң изге җаннардан иде, мөгаен, җан кыярга килгән кара канатлы фәрештәләрне иярткән Газреилне кү­рә алгандыр», дип аңлатты ул чакта йөз яшәгән күрше Ла­тыйп абзый…

Ничә тапкыр капка баганаларын, такталарын алыштырды­лар, тимер биге шул килеш калды, берсеннән икенчесенә күчә-күчә бүгенгәчә килеп җитте. Дөнья ага, нидер үзгәрә, нидер алмашына, нәрсәдер яши, кулдан-кулга, буыннан-буынга күчә… Сөләйман да китәр, ризыгы киселгән көннәре­нең берсендә кемдер аның артыннан җил капканы ябачак? Кем?!

5. ЗӘЙТҮНӘ

Кәримҗан – Мөхәммәтнең төпчек улы, Зәйтүнә, таби­гый рәвештә – кече килен. Мөхәммәт йортында кануннар каты, искечә. Төпчек Кәримҗан ишле гаиләдә, абыйларын­нан соң гына сүзгә катнаша ала. Зәйтүнәгә әле сүз хокукы бирелмәгән. Амбар ачкычы, чоландагы зур агач сандык Са­фура кулында. Акчаны, тозны, онны ул саклап тота, ток­мачлык он аерым күзәтү астында саклана, азык-төлеккә аннан башка кул ягарга ярамый. Йортта кемнәр яшәгәнен, ничек көн күргәннәрен белеп төште Зәйтүнә, шуңа күрә эш күплеккә дә, катылыкка да зарланмады. Алай да Кәрим­җанның артык юашлыгы, абыйлары әйткәнгә һәрчак «ләб­бәйкә!» дип әзер торуы аның буйсынырга өйрәнмәгән җанын әрнетә иде. Ярый, әтисе алдында төпчек бала булып калсын да ди, нигә абыйларына шул тиклем баш бирә? Сугышта командир булган, чины белән абыйларыннан өстен, лейте­нант! Азмы-күпме укымышы бар, ә сөйләшә башласалар, абыйларыннан узып ник бер сүз ычкындырсын! Тегеләр шара-бара, гел җүләр сүз куәтләп утырсалар да, «әйе, шу­лай» дип пичәт сугып ияк кага.

Кәримҗанны бригадир итеп билгеләделәр, иртән иң бе­ренче булып ул уяна, идарәгә китә, аннан өй борынча йө­реп эшкә әйтә, йөгереп өйгә кайта, аягүрә генә капкалый, бәрәңгене ике урты белән генә сыта, яңаклары бүлтәеп-бүлтәеп чыга. Яңагы бүлтәя башласа, Зәйтүнәнең кычкы­рып көләсе килә, тик ярамый, бу йортта ирнең хакы нык хаклана…

Ул Кәримҗанны яратып чыкмады, Мәхәммәтләрдән яу­чы килгәч, кире борырга теләп авызын ачарга да өлгермә­де, әнисе уртага төште, сүз әйтергә ирек бирмәде, ятимә карчык, япа-ялгызы утын ташып, печән әзерләп, бакча ка­зып, бәрәңге тәпкеләп елның елына җык күргән кеше, яу­чы алдында ук кызын пешекләргә ябышты. «Син кияүгә чыксаң, – диде ул ярсып-тузынып, – бу чиләнүләрдән әз бул­са да баш котылыр иде. Сугыштан соң ирләрнең бәясен бел­мисеңме әллә син, күрмисеңме, шундый-шундый йорттан сине олылап сорыйлар икән, кар өстеннән ялан аяк чабарсың! Ашлы-сулы йортка хәзерге заманда һәркем кызын җырлый- җырлый бирер!»

Сүз дә юк, Мөхәммәтләр токымы Югары авылда иң аб­руйлы, атлы-тунлы йорт, ир-ат саныннан да аларга тиң­дәш нигез юк, Кәримҗан – таза егет, егәрле, бөтен җире төзек. (Дөрес, кайткан мәлдә, сугыш кызулыгы чыгып бет­мәгәндә тол хатыннар белән әз-мәз чирттерә икән, Түбән очның уймак авыз Зөлхиҗҗәнең каймагына төшкән икән, дигән имеш-мимешләр кое тирәсендә хәтәр йөрде, гомер­ләре буе туры яшәгән Зәйтүнә дә, әнкәсе дә бу гайбәткә ышанмадылар.)

Сүзен кире кайтарып, әнкәсенең өметен кисү яхшы тү­гел иде. Чыннан да, кемне көтә тагын Зәйтүнә?! Ничә кеше­не бусагадан борып чыгарды, кичке уеннарга чыкмады, ау­лак өйләргә бармады, каз өмәләреннән баш тартты, аның киләсен белгән мут егетләр, өмә ашы өлгергәнче, кызлар каз йолыкканда ук килеп кергәлиләр иде. Габдулланы кө­тәме? Көтмәде түгел, көтте. Җыламады, сыктанмады, зар­ланмады, күңелен ятларга ачмады, уен-моңын уртаклаш­мады, йомылып эчтән генә үзе янды. Ялгыз кичергән са­гыш тирәнрәк тә, кадерлерәк тә була, ялгыз яна алганнар үз кадерләрен ныграк беләләр, ялгыз кичергән хәсрәт тарал­мый, ул ансат кына онытылмый. Җиңү көненнән соң ничә тапкыр клубтан ялынып килделәр, «бер булса да чык инде сәхнәгә, бер генә җыру җырла», дип ялындылар. Барма­ды Зәйтүнә, тантаналарга катышмады, җырласа аулакта, еракта, Аклан чирәмендә әнис җыйганда, кышкы бәсле урманда иңе белән көмеш карлар коя-коя тар юллардан бәлә­кәй чанада утын алып кайтканда, Чишмә Анасы белән сер­ләшеп бер башы Йомры ташка таянып торганда, үзе һәм изгеләр ишетерлек итеп кенә җырлады. Аерата сагышлы мизгелләрдә кеше бары тик үзе өчен генә җырлый ала, ул моң белән ялгыз калырга тели, моңны канат итеп, бу тирә­ләрне мәңгегә калдырып, билгесезлеккә, үзе белмәгән яклар­га китәргә талпына. Әйе, сугыш елларында Габдулласын өзелеп һәм өметләнеп көткәндә ул концертларга катнашкалый иде, ара-тирә Югары авыллар спектакльләр дә куй­дылар, «Галиябану»ны да уйнадылар. Тик бу юлы Зәйтү­нә Галиябану түгел иде инде, аны күрше авыл мәктәбендә унынчыда укып йөргән Гөлйөземгә бирделәр. (Илаһым, ча­бак күзле генә кыз иде, былтыр ул да кияүгә чыкты!) Ә Зәйтүнә Хәлил булып уйнады. Клуб ачылган мәлләрдә ха­тын-кыз ролен уйнарга кеше тапмаганнар, ирләр кыз булып та, әби-сәбине дә уйнаган, хәзер заманалар үзгәрде, егет роленә кеше юк, көтмәгәндә Зәйтүнә Хәлил булды да куй­ды. Габдулласына охшатып уйнарга тырышты Зәйтүнә, ул булып җырлады. «И-и, егет киеме сиңа шундый килешә, – диделәр авыл тутырук кызлар, – безнең дә күз рәхәтлән­сен, бер-ике көн бу киемнәреңне салмыйча йөр!»

Сугыш беткән елны Зәйтүнә сәхнә белән арасын өзде, кырт кисте…

Кәримҗан белән сабыр тынлыкта яши башладылар. Кыю, чая, тапкыр телле Зәйтүнә иренең тугры күләгәсе булып Мө­хәммәтләрнең дәү-зур, алты почмаклы йортында әкрен генә яшәп ята. Бәбигә узгач ул тагын да сүзсезләнде.

– Зәйтүнә, миңа бер сүзең дә юкмыни синең? – дип хаклы борчылды Кәримҗан. – Күз күтәреп караганың да юк.

Сүз кайтармый Зәйтүнә, сыек тут төшкән озынча яңак­ларына сирпелеп кызыллык йөгерә дә йөзе тагын сүрәнлә­нә. Әле сөйләшеп тә кеше җанын аңлау кыен, инде газиз хатының тел яшерә икән, аның җанын кемнәр җылытканын, кемнәр суытканын ир кайдан анык белә алсын? Аптырады Кәримҗан. Үзе гомергә гап-гади булды, тормыш агышын гел бер җайга дип аңлады, хатын-кыз әнкәсе Сафура кебек булырга тиеш дип уйлады, шулай яшәргә әзерләнде. Зәй­түнәсе аңа хезмәт итсен, туры булсын, яратсын… Хатьш алып, аның белән чөкердәшеп гомер итмәгәч, ни кызыгы бар? Бала-чага үстерәсе иде, йорт-нигезне ныгытасы иде, туган­нар белән тыгызрак аралашасы, кунактан-кунакка йөрешәсе иде! Яратып, әмма эченнән нык ук кыенсынып өйләнде ул Зәйтүнәгә! Сугышта да шактый дәрәҗәле егеткә авыл­ның йөзек кашы кебек кызына өйләнү зур мәртәбә иде. Өй­ләнеп ай тордылармы икән, күңелдәге кыенсыну шиккә әй­ләнде, йөрәгенә шом керде, ул теләп алган, өметләнгән Зәй­түнә юк иде егетнең янында. Шул сәбәпле Кәримҗан тиз үк башка чыгу хакында сүз кузгатты. Борынгыдан калган гадәт буенча төпчек бала – нәсел һәм нигез сакчысы, баш балалар үз ыруларын төзеп җибәрсәләр, төпчек ул ыру­ның турыдан-туры законлы дәвамчысы. Башка чыксалар, абыйлары дәртсенергә тиеш иде, әмма телгә кыюланып китеп (беренче мәртәбә!) Кәримҗан әти-әнисен дә, абыйларын да ризалаштырды. Җиңгиләр дә карышмады… «Без башка чык­сак, көйлерәк булмасмы?» – диде Кәримҗан. Зәйтүнәгә бу хәбәрне сөенеп җиткерде.

– Бөтенесе ризалар, үзебезчә яшәрбез. Үз казаныңны асып, үз төтенеңне чыгару, үз капкаңны ачып-ябып йөрү минем сугыш елларындагы хыялым иде. Дөньясын шаккаттырып яшик әле, Зәйтүнә!

Әллә Зәйтүнә дә шашып сөенер дип көтсә дә, хатыны ул кадәрле ачылып китмәде. Ник икәнен Зәйтүнә башта аң­лап та бетермәде…

Вакыты җитеп кенә бәби туды, нәни Хәлил. Чормадан каз оясы итеп үргән бишекне алып төштеләр. Бишек төбе­нә чиста-пөхтә сырма оялады, сырма өстенә Хәлил кунак­лады. Аның баласы, аларның улы… Шул көннән аларның мө­нәсәбәте сизелерлек үзгәрде, ачыкланды. Ул иренә – улының әтисенә икенче күз белән, юк, мәхәббәт белән түгел, һич, бары тик олы хөрмәт белән карады. Кырдан кайтуына җы­лы сулы җиз тас тотып каршысына чыкты, ихластан аяк­ларын юды, иңеннән ап-ак сөлге алып иренең арган аякла­рын корытты, Мунчага да бергә йөри башладылар. Ул анда Кәримҗанның аяк тырнакларын кисте, бөтен барлыгы, бө­тен хәрәкәте белән ярарга тырышты. Бер генә урында алар­ның мөнәсәбәте үзгәрмәде – ятакта. Ире янында, улы­ның әтисе янына ятса да, Зәйтүнәнең тәне чит кеше тәне­нә тиеп киткән кебек туңып-куырылып ала иде. Кәримҗан дәртләнеп хатынын кайнар кочагына алырга сузылганда да ул, сиздермәскә тырышып, карават читенә тартылды. Сүз­сез көрәш белән, читенсенеп, оялып, куырылып-җыерылып иренең куенына керде, үптермәде, үзе дә үпмәде, тәне тар­тыша иде яшь хатынның, тәне, хатынлык билгеләре ирен кабул итә алмый иде. Бәби тугач та шул рәвешле калды. Кәримҗан хатынына үпкәләргә курка да иде, алай да «үз хатыныңны теләгәнчә коча да алма инде!» дип зарлангалады.

Ир бала тугач, Зәйтүнәнең йортка, йортның Зәйтүнәгә мөнәсәбәте яхшы якка үзгәрде, төпчек малайның улы – ыруның дәвамчысы, мирасны алып калырга тиешле олы зат…

Бием анасы, Сафура карчык, туй үткәч киленнәренә карап бәет әйткән иде:

 

Ике килен-килендәш,

Уртак йортка ят кардңш.

Сездән туган балалар

Булыр инде кан-кардәш!..

 

Йортта дүрт килен, дүртесенә хәзер ничә бала, ишәя­ләр, ишәйсәләр дә, Зәйтүнәнең улы тугач, аралар якынай­ды, киленнәрнең балалары хәзер үзара кан кардәш булды­лар лабаса!

Бер җайсыз як бар иде: Хәлил елап туды, елап үсте. Көн­дез дә елады, кичен дә, төнлә дә кимен куймады. «Тынар әле, дөньяны ятсына булыр» диде олы киленнәр. «Читләр арасына килмәдең, балам, нигә өзгәләнәсең?! – дип юатты Зәйтүнә Хәлилен. – Әнә бабаң, менә әбиең, бөтенесе сине көтеп торган туганнарың… Әнә, әтиең дә кайтты!»

Бала елады да елады, Мөхәммәт карчыгын ияртеп төн­гә йокларга амбарга күченде, килендәшләр ирләрен кайсы-кая алып: печәнлеккә, мунча өйалдына, лапас астына таралды­лар. Имчегә алып барып өшкертеп карадылар – бала тук­тамады, фельдшер кызга күрсәттеләр. «Бар җире төзек, бала сәламәт, үскән чакта әз-мәз еламый булмас инде», – диде кияүгә чыкмаган, бала табу турында хыялланып озын төннәрне ыңгырашып чыккан ап-ак беләкле, йомшак буын­лы фельдшер кыз Хафаза.

Бала әз-мәз генә еласа, түзәрләр иде, еламыйча кем үс­кән, әмма Хәлил чаманы узды. Зәйтүнәнең тынычлыгы югалды, йокысы качты, сөтем бетәр, дип борчылды. Кемдер: «Мәк кабыгы кайнатып эчертегез сез аңа», – дип акыллы киңәш бирде. Кемдә мәк кабыгы бар икән дип, сораштырып йөргән арада аңа укытучы Мәрхәбә апа очрады. Зәйтүнәнең нәрсә эзләгәнен ишеткәч, укытучы киндер кебек агарынып кулларын чәбәкләде: «Җүләрләр, таш гасырымы әллә? Мәк кабыгы – агу. Бәбәйне үтерәсегез килсә, эчертегез!» Күп сөй­ләргә ярата иде Мәрхәбә, хәзер дә тарихта очраган имчеләр, атаклы табиблар хакында сөйләп, Зәйтүнәнең җелегенә төште…            '

Ахыр чиктә Сафура әбисе Хәлилне эссе яккан мунчага алып китте. Көнбагыш мае катнашкан ачы катык белән бә­бинең аркасын сылап, умыртка, калак сөякләре турын бик ныгытып, озаклап уды Сафура, Югары авыллар әйткәнчә, «кәчерткәсен чыгарды». Имеш, елак баланың арка сөяге ягыннан вак-вак кара кыл бөртекләре чыгарга тиеш, шул кыллар тәнен кычыттырганга елый икән сабый! Хәлилне үрле-кырлы сикертеп, беләктән-беләккә йөртә-йөртә кәчерткә­сен чыгардылар. «Чыкты, чыкты!» дигән сөенечле тавышка Зәйтүнә мунчага атылып керсә, Хәлилнең елый-елый боры­ныннан куыклары чыккан… Ул эссе мунчада тәне камырга әйләнгән улын бианасыннан тартып алып өйгә чапты. Мунча­дан кайткач, бала берара изелеп йоклады да разбой салып уянды. «Командир булыр бу бала! Бу чаклы тавышы белән солдат булып кына калмас!» дип шаяртырга теләде Кәрим­җан. Зәйтүнәнең пошаманы таралмады.

Хәлилнең елаклыгы авылда дан булды. «Күз тигәндер сабыйга, күз тия торган моңлы җан булыр», дип балага ис­ке-москыдан типчеп теккән күлмәк кигерттеләр, күлмәк җиңнәре чукланып-чачакланып торганга, Зәйтүнә улын «Чук­лы күлмәк» дип сөяргә кереште. Малайның маңгаена куе корым тидереп тамга салдылар. «Сугыш чукмары булма­сын!» – дип, бабасы аның колак артын бал белән ышкы­ды. Әбисе баланың күлмәк җиңе очына борынгыдан кал­ган, кемгәдер ияреп ерактан кайткан диңгез кабырчыгы текте…

Өй арасында тик торыр бер минут вакыты калмады Зәй­түнәнең. Хәлил тавыш бирүгә сикереп торды, астын алыш­тырды, вакытында имезде, кайнаган чишмә суы белән генә юындырды, суы таза булсын, дип Йомры таш чишмәсенә барып йөрде…

«Суы сарыксын, үзе калыксын!» Суда чакта балык ке­бек тып-тын яткан малай, тәнен корыткан чүпрәкне тибеп очырып, дуларга тотынды. «Сытык күкәй,– диде олы ки­лен,– аызыннан гына түгел, к…ннән дә чыгадыр моның тавышы!»

Олы абыйлары, хатынын, бала-чагасын төяп, Әлмәткә, нефтькә чыгып китте. Икенче малай колагына сарык йоны тыгып йөри бантлады. Өй чак кына иркенәйде, әмма Кәрим­җан өзә-куймый башка чыгуны ашыктырды. Зәйтүнәгә ни­гәдер барыбер иде, күчәсе дә килә кебек, күчәргә дә курка – җаны бер дә тыныч түгел иде Хәлил әнисенең…

Балага дүрт ай тулды дигән иртәдә көн иртәдән үк ямь­сез булып, күк саран гына пыскаклап торды. Өйлә алдын­нан Һава ачылып китте, соры итекле ертык тун-болытлар ашыгып-ашыгып агып беттеләр, ялтырап-көлеп чыккан кояш сулышны киңәйтеп, тәнгә җиңеллек алып килде. Зәй­түнә бер кат өйне җыештырып, идәнне сөртеп чыгарды да бала керләрен кайнатып алды, кер чайкарга Йомры таш чишмәсенә үк барырга булды. Ераграк ерагын, мәгәр, күңеле шул якка тартты. Хәлилнең чүпрәкләрен шунда чайкап, ко­яш күзендә, көндә киптереп аласы килде. Җитмәсә бүген Хәлил дә артыгын тузынмый, иртән ими ашады да меснәп йоклады, бер кат уянып тамагын ялгады да тагын изрәп йокыга китте. «Әнкәй, син оланны караштыр инде, мин кер чайкап меним» дигәч, Сафура да карышып маташмады, бер сүздән ризалашты. Кояш төшә башлаган бишекне ак чүпрәк төреп томалады да Зәйтүнә, көянтә башларына керле чиләк­ләрен элеп, ипләп кенә капкага атлады. Бу арада йортта «яңа капка, капка баганалары» дигән сүзләр кабатланып тор­гангамы, капка янында тукталып торды, тавыш-кара юкмы дип тыңлады, ни өчендер ныклы бер ышаныч белән: «Мин бу капкадан соңгы мәртәбә чыгам»,  дип уйлады.

Сискәнеп, янәшәсендә улы йоклаган тәрәзәгә борылып карады. Кем әйтте бу сүзләрне? Нигә?.. Ишегалды буш, тә­рәзәдә юка батист пәрдә сизелер-сизелмәс кенә җилферди. «Син бу капкадан соңгы кат чыгып барасың!» диде баягы эчке тавыш.

Зәйтүнә урамга чыкты. Бөтен тирә-як, урам-тыкрыклар элеккечә, гадәттәгечә, колак төбендә яңгыраган сәер сүз­ләр дә аны куркытмады, гәүдәсе җиңеләеп, адымнары шә­бәеп китте. Урам уртасыннан бара-бара тыелып кына җыр башлап җибәргәнен сизенми дә калды Хәлилнең әнисе.

Керен аста, беренче тугайда ук чайкарга була иде, күр, тарлавыкның уртасына ук менеп җиткән, әнә, Йомры таш­ның күләгәсе үк күренә башлаган..

Җиргә баскан урыннары күгелҗем, тыгыз мүк белән кап­ланган шадра Йомры таш. Менә дүрт-биш урыннан кайнап бәреп торган чишмә.

Ул чиләкләрен басмага куя-куя кычкырып сәлам бирде:

– Исәнме, изге Чишмә Анасы!

Иелеп, гашыйкларча онытылып, тәмам сихерләнеп чиш­мә авызына озак кына карап торды Зәйтүнә, иелә торгач борыны суга тиеп китте. Сәер хәл, могҗиза, чишмә ашы­гыбрак агарга тотынды, су, көмеш тавышлар чыгарып, ашыгып-кабаланып челтери иде. Кем, ничек итеп кайната бу суны? Нинди көч? Җирнең үзәгендә тоташ таш та ут диләр, нигә соң бу чишмәнең суы җәен-кышын һаман салкын? Тау башында, тарлавык уртасында, кояш нурлары укмашып төйнәлгән урында нигә үзгәрми аның салкыны? Ул сискә­неп башын калкытты. Йомры таш аңа таба иелгән кебек бул­ды. Зәйтүнә, тирә-ягында кеше юклыгына ышангач, калты­ранган тавыш белән:

– Исәнме, Йомры таш – дип сәлам бирде. Боегып утырган салкын таш та аны сәламләгәндәй иелде…

Тарлавык тынлык белән, кояш нурлары һәм хуш исләр белән тулган иде. Зәйтүнә чөеп бәйләгән ал яулыгын чишеп җибәрде, икегә үргән калын толымнары очын сүтте, кай­нарланган яңакларын талгын җил иркенә куйды. Сыңар ку­лы белән чишмә улагы астындагы калын тактага таянды, уң кулы белән су чумырып алды. Судан нәни улының тыны тәме килә иде. Ул турайды, чәчләрен чайкап җибәрде, боры­лып кояшка карады. Кояш бер мәлгә аны сукырайтты, ул күзләрен учы белән каплап Йомры таш янына барып бас­ты, ипләп кенә өскә, тарлавык читенә, тауның биегрәк кирт­ләченә менә башлады. Моннан Югары оч, өй түбәләре, ча­лыш-чолыш киртә-читәннәр, аклы-чуарлы морҗалар, Чу­ал күпере төбендәге өянкеләр аермачык күренеп тора иде.

«Кояшлы көн» диләр… Көн белән көн арасында да аер­ма бик зур була. Җәйнең иң асыл, яктылык мул көннәрен­дә аерым бер мизгелләр була, офык ерагая, ачыла, күк биегәя, күзнең күрү куәте бермә-бер арта, бүтән чакта чак кына шәйләнгән вак-төякләр дә уч төбендәге кебек ап-ачык һәм нык шәрехләнеп күренәләр. Көн шундый буламы, әллә күз­нең күрү куәте гадәттән тыш артып китәме, бүген шундый си­рәк очрый торган көннәрнең берсе иде.

Ул сугыш беткән көннән бирле бер тапкыр да Габдул­ланың исемен кычкырып атамады. Уйлары аңа барып ка­гылса, үткәннәрне яд итеп киләчәгенә илтеп ялгаса, егет те­ре адәми зат булып түгел, зәп-зөңгәр күк булып, чишмә юлындагы такыр сукмак булып, йә пырхылдап очып кит­кән сары песнәк булып күңеленә иңә иде. Кояш та, яңа туган гөнаһсыз ай да, язгы тыгыз күктә мәмрәп-дерелдәп торган йолдызлар да ул иде. Ул Габдулланы күзе белән генә түгел, бөтен барлыгы, бар дөньясы, тыгыз күзәнәкләре бе­лән дә күрә ала иде. Сизә, тоя, аңлый, кабул итә иде. Габ­дулланың аңлавын да тоя иде кыз…

Сәер иде бу көн, сөенечле сәер иде, капка янында кем­дер аны озатып, саубуллашып калды, яктылык та бермә-бер арткан, күз карашын еракларга илтерлек ачылган иде, бү­тән чак булса, ул тиз генә керен чайкап алыр иде дә тыз-быз чабып өенә ашыгыр иде. Бүген аның бөтен җаны-тәне рәхәтлектән оеган, гәүдәсе шушы тиңсез табигатьнең аерыл­мас өлешенә әверелгән… Ул үз ихтыярын җуеп, эреп, көн иркенә, кояш иркенә, чишмә чылтыравы иркенә бирелгән иде. Күптән ял итмәгән җаны бүген рәхәтлек дәрьясында тирбәлеп ял итә иде.

Югары оч…

Гаҗәп, бүген ул Югары очны бер итеп, бөтен итеп, бөтен ваклыклары белән бергә кушып күрә ала… Менә аларның ындыр артын юып Олы су үтә. Олы суга теге яктан Чуал, бу яктан изге чишмә суы килеп кушыла. Инеш, ел­га, чишмә… Нигә алар бүтән бер урында түгел, нәкъ аларның ихатасы артында кушылдылар икән? Кем аларны тар­тып китергән дә, капчык авызын бәйләгән кебек, бергә ку­шып бәйләгән? Юккамы бу, түгелме?

Нигә шулай якты бу дөнья? Әнә, Зәй юлыннан бәлә­кәй арба тартып ике хатын кайта. Кәкре-бөкре урамнарда ара-тирә кешеләр, бурлыкка чыккан кәҗәләр күренә.

Аның сөенеч-куаныч белән балкыган юмарт күзе тагын бер йорт янында озакка тукталды. Бу түбә астында аның нәни кошчыга Хәлил йоклап ята! Оланы! Хә-лил! Нинди йом­шак, телгә ятышлы, әйтергә ансат, колакка ягымлы исем Хәлил! Елап уянмады микән? Елак-елак, җылкы колак. Ма­туры, тәмле исе, песнәге, кызыл түше ич ул аның!

Кинәт хәтеренә төште: Хәлилне алып кайтып атна тор­дылармы икән, иртә яз, көн үтә җылы, тәрәзә пыяласына зәң­гәр күбәләк килеп-килеп кагыла. Ул баласын имезде дә ка­дерләп бишегенә салды, тирбәтеп йоклатты да түр тәрәзә­не ачып җибәрде. Үзе, сак кына атлап, өй арасында җыеш­тырынып йөрде. Бервакыт бинанасының усал пышылдаганы ишетелде.

  • Аллакай гынам, теге нәмәрсәләр килеп җиткән.
  • Кемнәр ул, әнкәй?
  • Күр инде затсызларны!

Караса, олы якның ачык тәрәзәсе төбендә сагаеп кына пар кызылтүш утыралар.

  • Шулармы? – дип пышылдады ул.
  • Тәрәзә төбен пычратып йөриләр шунда…

Зәйтүнәнең җаны җылынып китте, бианасына рәнҗе­де: бәбәй малайны үз иптәшләре санап килеп кергән, янып торган кызыл түшле кошларны «нәмәрсәләр» дип кимсетте бит. Бәби малайны тиң санап кергән җан ияләрен!..

Кинәт аның баш очында гына тургай сайрый башлады, ул күккә күтәрелеп тургайны эзләргә тотынды, күк зәңгәр­ле, салмак кына куерып ага, ни караса да, гүзәл кошчык­ны таба алмады. Ул эзләп тапмаса да, тургай Зәйтүнәне эзләп тапкан әле, рәхмәт! Ул йөгереп диярлек такыр кал­кулыктан Йомры таш ягына төште, аска, чишмә юлы белән янәшә уралып менгән сукмакка карады, акрын гына җырлап җибәрде:

 

Сайрый тургай, сайрый тургай,

Баласын җуйган бугай.

Баласын җуйган тургайдай,

ник моңаябыз бояай?

 

Сөенәсе иде лә бүген! Бары шат җырлар белән генә дөньяны күмәсе иде! Тургайның да моңлы чаклары була­дыр, әмма ул бер чакта да боекмый, боекканын күрсәтми, адәм балаларына гел куаныч кына ташый… Бардыр, аның оясын да җимереп ташлыйлардыр, давыл, тузынып килеп, аның уч төбе хәтле генә оясын җәһәннәм чокырларына ил­теп ыргытадыр, явыз төлкеләр, әшәке этләр урлап аның балаларын да ашыйлардыр. Ә ул һаман сайрый, җир ана өстенә, авыллар өстенә, кешеләрнең китек күңелләрен җы­лытып, бары тик якты моң гына түгә! Шатланасы иде лә бүген, тирәннән уйласаң, тормышы түгәрәк, нинди авыр сугыш үтеп китте, ил имин калды, дошманга кол булмады. Ире бар Зәйтүнәнең, аны сыендырган төпле гаилә бар, го­мергә ятим-ялпы булып кеше арасына керә алмаган Зәй­түнә теләсә кемнең түренә үтә ала. Иң куанычлысы: улы бар Зәйтүнәнең, Хәлиле…

Алай да, алай да, алай да…

Чишмә суын битенә бер-ике тапкыр чәчрәтте дә Зәйтү­нә тагын өскәрәк, коры калкулыкка меңде, күзе тагын Юга­ры очка, сулар бергә төйнәлгән нәни ноктага төшеп, шунда озакка тукталып калды. Дөньяны бар иткән якты кояш, әйт, шушы нокта гомере буе аңа дәшеп, гел үзенә тартып то­рырмы? Кырык җиденче ел гына лабаса, алда аны озын, мәшәкатьле гомер көтә. Ничек яшәр ул? Ничек? Менә өй килешенеп йөриләр. Кәримҗан аны-моны эзләп тамактан калды, көн-төн чаба ул, үз нигезләрен корып җибәргәч, Зәй­түнә үзгәрер, тормышы көткән эзгә керер дип хыяллана. Чыгарлар анысы, нидер җайланыр, көндәлек тормыш төр­ләнер, үзгәрер, әмма күңелне алмаштырып буламыни? Җан бер генә, аны алыштыра алмассың, җирдә андый кодрәт юк, юк. Менә бу иксез-чиксез төпсез күк, чиксезлек, тарлавыкта салкынча күләгә оетып утырган зирек куаклары, тәбәнәк, киңчә ботаклы наратлар… Тере рухлы изге Чишмә… Ничә еллардан бирле кешеләрнең язмышын җыйган Йомры таш, сукмаклар, юллар. Урам-тыкрыклар – Микиләр тыкрыгы, Тугашлар тыкрыгы, Кәҗә башы урамы, Югары оч, Түбән оч… Кая, кайсы йортка күчсәң дә, алар үз урын­нарында, үзгәрешсез калачак. Аларның һәркайсы Габдул­ла күзләре белән әрләп карамасмы яшь хатынга? Әгәр Габ­дулланы онытырга дисең икән, боларның барысын да күңел­дән чыгарып ташларга, үткәннәрне сызып атарга кирәк. Үткәннәрне сызып ташласаң, адәм баласының нинди байлыгы кала? Хәтердән дә бөек байлыгы бармыни сизгер күңелле Зәйтүнәнең? Хәтере бушагач, күңеле ярлылангач, ана үз Хә­лилен, башка балаларын, йөрәк парәләрен ничек тәрбияләр? Аларны ничек чын кеше итәр? Аның сабые янына гүзәл кызылтүшләр юкка гына килеп кундымыни? Алар беренче мәртәбә, Хәлилне алып кайткач, тәрәзә төбенә килеп кун­дылар да, Сафура карчык «теге нәмәрсәләр» дип җәберлә­гәч, бер чакта да йорт арасында күренмәделәр. Әрсез күгәрченнәр кыектан-кыекка пыр-пыр очты, шомырт агач­ларында тирбәлеп ач күз чыпчыклар чыркылдашты, ә Хә­лилнең сабыйчак иптәшләре кызылтүшләр килмәделәр…

Яңа куышка күчеп кенә юаныч табылмас, иң дөресе – моннан бөтенләйгә күчеп китү булыр…

 

* * *

Күрче син аны, кай арада өстән төшкән дә, керләрен чайкап, сыгып, чишмә тирәсендәге зирек куакларына бе­рәм-берәм таратып элеп тә чыккан. Бер төслерәк утырган куакларга бүтәнчә ямь кергән…

Нигә өенә ашыкмый бүген Зәйтүнә, нигә кайтасы килми, ни тота аны? Бала тыныч йоклап калды, әзрәк еласа да тү­зәр, әбисе имезлек каптырыр, ашатыр. Юеш кер төяп мон­нан кайтканчы, коры керен төреп алыр, ике чиләк су алып кайтыр. Бала әйберләре арасына үзенең ак күлмәге белән ак яулыгы да ияргән икән, аларын икенче агачка җәеп эл­де…

Шундый рәхәт, тын… Бала елавыннан колагы тонган Зәйтүнә тынлыкның кадерен белеп әледән-але сукмакка ка­рарга да өлгерә, беркем юк, сукмак буп-буш, ара-тирә таш арасыннан кәлтә еланнары гына чожтырдап килеп чыккалыйлар.

Изгеләр куышына кемдер кагылдымы, тарлавык буйлап астан өскә җил йөгереп менде, Сөләйманнар морҗасыннан сузылып кына чыккан зәңгәрсу төтен чак кына бу якка авышты. Зәйтүнәнең киң ачылган күзләре Сарман ягыннан килә торган юлга төште. Авылга җитәрөк сузылган сөзәк үрдән бер ир кеше килә иде. Аркасына биштәр капчык аскан, таякка таянган, әкрен генә атлап килүче юлаучы­ны күргәч, Зәйтүнә нигәдер гаҗәпләнде, Сарман ягыннан Югары авыл ягына бары хәерчеләр генә килгәли торган иде. Бала-чага гына түгел, өлкәннәр дә йөри, ипи кыерчыгы бирсәң, сөенәләр, бәрәңгегә дә шатланалар, онны да чит ит­миләр. Теләнче балалар, бирмәсәң дә ала торган чая хатын­нар хакында уйлап торган арада мосафир авыл очына җит­те, урамга керде. Башында солдат картузы түгелме моның? Солдат башы белән хәер сорашырга чыкканмы әллә бича­ра?! Мосафир күздән югалды, тау астыннан баягы сыман уйнаклап менгән җил кипкән яфракларны кузгатты, Зәй­түнәнең күзенә чүп керде, яңа юылган яулык очы белән күз төбен арчыган арада ниләр булгаңдыр, күз ачылганда Югары урам буп-буш, баягыча кешесез иде.

Ул бәбәй керләре эленгән зирек төбенә килеп утырды, тыныч рәхәтлеккә кинәнеп, аякларын сузды да күккә карап чалкан ятты. Талчыккан канатлардай кулларын баш очына куйды һәм, тар сулышының киңәйгәнен тоеп, сүзләрен ка­дерләп йота-йота җырлап җибәрде:

 

Моңлы бала түгел идем,

Миңа ниләр булды икән?..

 

Җырлавы елауга кушылып китте, чалкан яткан җирен­нән йөзтүбән әйләнде, тәмле итеп, бала анасына сирәк элә­гә торган ялгызлыктан сөенеп, татлы итеп, күзе арган­чы үкси-үкси елады. Елак бала янында елаганы юк иде Зәйтүнәнең. Бәхете, су юлы һаман буш иде, эш вакыты, кемнәрдер астан, астагы тугайдан су алып кайтып кит­теләр, өскә, Йомры таш янына җан ияләреннән берәү дә менмәде, беркем аның елаганын күрмәде, комачауламады, юаш, тәбәнәк тау түбәләре баешка борылган кояшка карап ят итәләр, тирән ермакларга, чокыр битләренә сыек кына күләгә төште. Күк һаман биек-биек, күк аның шатлыгы төс­ле үк чиксез, аның кайгысы кебек төпсез дә иде. Менә ул уң ягына борылып ятты, талган башын йомшак беләгенә салды да йокыга китте. Күптәннән рәхәт йокы күрмәгән тыгыз керфекләр авырайды, тәне-хәтере, мазалары сак кына чылтыраган чишмә сулары белән әллә кая агып китте, Зәйтүнәнең җаны төпсез упкынга чумды. Ул төш күрде.

Төше – төсле төш иде. Сап-сары каз бибиләре керде аның төшенә, ефәк койрыклы нәни колыннар керде. Колыннар керләнмәгән тояклары белән тау битеннән кыеклап чаба-чаба дөпелдәшеп аның яныннан үттеләр. Берсе ап-ак чүп­рәк әләмнәр белән бизәлгән зирек янына килде дә: «Үпкә­ләмә, җилне без чыгардык, җил безнең ялларга ияреп йө­ри», – дип аңлатты. Шунда Зәйтүнә аңа таба бара башла­ды, нәзек бәкәлле, йолдыз кашка колын курыкмады, Зәйтү­нә чүпрәкләрнең иң агын аның күпереп торган чирәм төс­ле ялына бәйләде. Әй куанды колын, әй куанды, кешни- кешни, койрыгын ялкын ук итеп әллә кая чабып китте! Ул чаба, Зәйтүнә елый, куанычыннан көлә-көлә үкереп елый. Колын чабып кире килде: «Улыңа, Хәлилеңә чүпрәк кала­мы соң? Бүген аның көне, аның бәйрәме»,  диде…

Елмаеп йокыга киткән иде, беләге тәмам юешләнгәч елап уянды. Шактый озак йоклаган ахрысы, өйдә югалтканнар­дыр, Хәлиле үкереп өйдәгеләрнең котын алгандыр. Зәйтү­нә сикереп торды, чәчен тиз-тиз үрде, шул чагында аның күзе чишмә авызына төште. Суның иң кайнаган төшендә мәмрәп пешкән каен җиләге салмак кына тирбәлә иде. Сәерсенеп, куркып күзәтте Зәйтүнә җиләкне, җиләк агып китәргә ашыкмады, тирбәлә-тирбәлә һаман чишмә авызын­да бөтерелде. Бая юк иде ич, каян килгән? Чишмә авызына җиләк каян эләккән? Кем ташлаган аны? Әллә, ходаем, Чишмә Анасы Хәлиленә бүләк итеп җибәрәме җиләкне? Шуны каптырсаң елагыннан котылыр дияме? Ул коты чы­гып, җыя башлаган керләрен ике кулы белән күкрәгенә ны­гытып кысып, Йомры ташка карады. Күрде, теге якта, шун­дый ук кучкылланып куерган зирек агачы төбендә әллә кая таба күзен текәп бер кеше утыра иде.

Ир кеше…

6. ГАБДУЛЛА

Авыр сугыш елларында ул әҗәл белән ничә тапкыр күзгә-күз очрашты, ничәмә-ничә мәртәбә үлем белән якалаш­ты. Кайнар күкрәгенә әҗәлнең салкын кулы тия язып кал­ганда, «инде беттем!» дигәндә дә озак вакытлар бирешмә­де, котылып калды. «Әнкәң сине терек суы эчертеп озатма­гандыр ла?» дип сорыйлар иде аның шаккаткан иптәшлә­ре. Елга кичкәндә ике тапкыр бата язды, берсендә алар утыр­ган көймәнең койрыгына снаряд килеп төште… Снаряд яр­чыгы аның каскасын өч рәт тишеп узды, берсендә чәче ара­сына кереп сеңгән тимер кыйпылчыгын үз кулы белән алып ыргытты. Ничә тапкыр дошман тылына разведкага барып исән-аман кайтты…

Берзаман дөнья аңа арты белән борылды…

Утлар-сулар кичеп, язмышның сынауларын татып яшә­сә дә, Габдулла боларны өйгә хәбәр итмәде, хат яза бел­ми иде егет. Хатны ничек язарга кирәклеген аңа берәү дә өйрәтмәде, язарга утырса, тиргә бата, бу аның өчен иң зур газап иде. Сугыштан ни язасың? Кунакта түгеллегеңне бе­ләләр булыр, аны-моны язарга ярыймы, язардан элек шуны­сын уйлыйсың, рөхсәт ителәме, юкмы; кайдалыгыңны бел­дерергә ярамый, бу – бер, корал-фәлән турында авыз ачар­га да рөхсәт юк, күреп тора Габдулла, хат букчаларына куе шәмәхә пичәтләр сугылган, «хәрби цензура тикшер­де», диелгән. Ә ул күргәннәрне яза башласаң… Кырылыш, кан коеш, көн дә кабатланып торган үлем хәбәрләре кемгә кирәк? Болай да әллә никадәр имеш-мимешләр барып җитеп картларның котын аладыр әле…

Шулай фикер йөртте Габдулла, нәтиҗәдә хатларны си­рәк кенә, анда да сүзләрне сыгып кына язды. «Хат башы, языгыз каршы», дип куя. Туганнарның, күрше-күләннең «һәрбарчасына аермаенча сәлам тапшырыгыз, үзем, күргә­негезчә, исән-сау» диюгә, сүзе бетә дә куя. Кайда йөри ул, кайсы фронтта, ничек сугыша, янәшәсендә кемнәр бар, – боларның берсен дә хәбәр итеп тормый…

Зәйтүнәгә язмады да диярлек, килгән шәпкә бер-бер артлы ике хат юллады да озак кына тукталып торды, тагын берне язды…

Разведкада ныгыган егетне кырык икенче елның җәен­дә, заводлар ашыгып-ашыгып танклар чыгарырга тотын­гач, кыска сроклы курсларга җибәреп укытып кайтардылар. Укуыннан ул танклар төялгән эшелон белән кайтты. «Бу хакта язарга да ярагандыр, юк ла, мактана дип белерләр…» Шулай уйлады Габдулла… Аз сүзле егет иде, башта русча­сы да такы-токырак иде, казах-үзбәк егетләре янына тар­тылды, алар барысы да чордашлар, беренче тапкыр киң дөньяга чыгып, тормышта әллә ни күрергә өйрәнмәгән, мә­гәр сугыш эшенә хәйран остарган егетләр иде.

Сугышта кичергәннәрен Габдулла, шулай итеп, бер хат­ка да теркәмәде, медаль алуын да язмады, «исән-саумын, сезгә дә шуны телим, вәссәлам!» Хак анысы, ата-ана өчен баланың исәнлек хатыннан да олы нәрсә бармыни? Ризык киселмәсә, туган-үскән якларга исән-сау кайтып элгәшсә…

Тукта, тукта, анда да бу җәһәннәм газапларын сөйлисе килер микән?!.

Сугыш егетне сүзгә тагын да саранландырды, бүтәннәр кебек окопташ иптәшләре белән адреслар алышмады, сугыш бетүгә үк кунакка йөрешергө вәгъдәләшмәде, айлар буе рәт­тән сугышсалар да, иптәшләре Югары авыл егете Габдул­ла Сөләймановның кем икәнен белми дә калдылар…

Бервакыт фронт газетасыннан яшь кенә татар лейтенан­ты килеп төште, ярты сәгать буена җәфалады лейтенант Габдулланы, теленә шайтан төкергән мишәр әллә нинди ас­тыртын сораулар биреп бетерде, анда да Габдулла авызын­нан «әйе», «шулайрак булды» дигән сүзләрдән артыгын тар­тып ала алмады. «Ну, парин, – диде корреспондент азак­тан, – батыр диләр үзеңне, фрицлар траншеясына беренче булып барып керде, дотларын изде, диләр. Мәгәр тешләк икәнсең, телең юк икән – тарихта эзең калмас, гел-гел тел яшереп яшәмә», – диде ярым әрләп, ярым шаяртып.

Үзе турында газетада басылганнарны укыгач, Габдул­ла бот чабып көлеп җибәрде, ярты сүз әйткәннән ярты бит әвәләгән шома мишәр! Ниләр генә шыттырмаган анда, исең китәр, ул танклар үкереп чаба, туплар төп-төз ата, аткан са­ен немецларны кырып сала, фрицлар «арлы-бирле сикергән борчалар кебек, төрле якка куркып чабалар».

«Читтән караганда, бәлки, шулай күренәдер дә?» дип шигәйде Габдулла, кичен газетаны түшенә куеп, шактый уйланып ятты. Син боларын бөтенләй күрмисең, сугышта кеше бүтәнчәрәк була, кулга корал керүгә, син бүтән ке­шегә әйләнәсең, танкка кереп утыргач, танк, экипаж, иптәш­ләрең бер тән, бер җан булып оеша. Шул тоташу, бердәм­лек юк икән, беренче бәрелештә үк әрәм буласың…

Габдулла лейтенант дәрәҗәсе алды, аны танк взводы командиры итеп билгеләделәр.

Кырык өчнең март ае…

  • Йә, лейтенант, – диде аңа пехота полкының замполиты, карлыккан, өшәнгән тавышлы, өлкән яшьләрдәге майор. – Безгә юл ача алсаң, җаның ни тели, шуны сора! Бүләкнең иң кәттәсе булыр. Вәгъдә! Юл ача гына күр!

Вакытлыча шушы полк карамагына беркетелгән танк взводындагы өч машина әче төтен бөркеп кузгалдылар, ур­ман авызында кояш нурларыннан әле ачылып кына килгән үзле балчыкны тирән буразналар белән ермачлап борыл­дылар. Габдулланың урынбасары, ачык башнядан ярты гәүдәсе чыгып торган Миша Поволяев:

  • Лейтенант, тиз бул! – дип кычкырды

Ашыгырга кирәклеген белә Габдулла, майор яныннан китә алмыйчарак тора, бердәнбер үтенечен әйтергә һаман кыймый… Миша тагын кул болгады:

– Ашык, лейтенант!

Габдулла каударланып майорга якынрак килде, «әгәр, ул-бу булса, зинһар, ашыгып өйгә хәбәр итмәгез», дияргә теләде… Күпме сугышларга кереп бу фикернең аның акы­лына килгәне юк иде моңарчы, майорның өлкән, өшәнгән булуы, аның хәрби түгеллеге, кыяфәтенең авылчалыгы тәэ­сир иттеме, Габдулланың шушы кешегә сыенып үтенечен тапшырасы килде. Кыймады, йә куркак икән бу егет, дип уйлар майор…

Пехота полкының өч көн рәттән һөҗүмгә күтәрелеп тә бер карыш алга китә алмавын, өч көн дәвамында байтак сол­датларын югалтканнан соң майорның танкларга чамасыз өметләнүен белә иде Габдулла, бәрелеш аяусыз булыр, кы­рылышның монысыннан да исән чыгар, мөгаен, алай да, алай да… нигә тукталып калды ул майор янында? Нигә аның белән бәхилләшергә теләде?

«Исән калырмын» дип өметләнсә дә, бер бәрелеш икен­чесенә охшамый, Габдулланың ризыгы киселер көн җит­кән булса?.. Авылдашлар теленнән, ата-анасының хәтерен­нән, Зәйтүнәнең җылы күңеленнән югаласы килми иде егет­нең, тере саналып яшисе килә иде…

Әйталмады майорга үтенечен, кулын җәлт кенә чигәсе­нә тидереп алды да танкка сикереп менде, танк урманның бормалы юлларын каерып-изеп алга ыргылды. Майор янын­да басып торганда күкрәкне тыгызлаган каушау онытылды, югалды, тәннең бөтен әгъзалары бер йодрык булып, танк хәрәкәтенә кушылып киеренке бер халәткә килделәр: колак ун тапкыр саграк ишетте, күз ун тапкыр артыграк күрә баш­лады. Танклар артыннан чак өлгереп пехота бара, алар ав­томатларын өскәрәк калкытып атарга керештеләр. Димәк, өч көн дәвамында полкны талкыган траншеялар да ерак түгел инде… Менә Габдуллалар танкы ухылдап алды, ут төкерде, тагын, тагын… Тирә-якта «ур-ра!» авазлары яңгы­рады. Яңгырады да бер мәлгә дөнья тып-тын булып кал­ды…

Шулчак тәмуг ишеге ачылган төсле булды, җир артта да, алда да тирәнгә убылды, танк эчендә җирән атның куе ялы булып ялкын үрмәләде. Механик-йөртүче шат күңелле, җыр­чы Ковальчук илереп-илереп бер кычкырды да тынды, Поволяев борыны белән рациягә авып төште. Ялкын шашып-гүләп аны да камап алды, Габдулланың тәне кабырчык-кабырчык бүртеп чыга да чытырдап ертыла, ярыла иде. Эссе, тын кысыла, һава җитми. Тын белән бугазга ялкын теллә­ре үтеп кергән кебек…

Ул танк чылбыры астында аңына килде, күзе ачылса да, уттан бүтәнне күрә алмады, комбинезоны тоташтан пыскып яна иде, ул исәңгерәп карга ауды, уңга, сулга тәгәрәде, авы­зына учлап-учлап комлы кар тутырды. Аягына басып алга атлады. Алга барамы, арткамы, кем белсен… Барган хәлдә комбинезонының утлы чүпрәкләрен умырып-умырып ыргы­тырга тотынды, гаҗәп, авырту да, курку да сизмәде Габ­дулла…

Авыртуы да, куркуы да соңрак, госпитальдә килеп җит­те, алары яралы солдатны шунда көтеп торган икән.

– Сул кулны кисәргә! Сөяк чәрдәкләнгән! – диде хирург. Ап-ак чәчле, йонлач таза беләген сызганган бу кеше баягы өшәнгән майорга үтә дә охшаган иде, «нигә пехота майо­рына ак халат кигерткәннәр?» дип бутады башта Габдулла, аның «кисәргә!» дигән боерыгын ишеткәч кенә, үзенең кай­да ятуын чамалады, яткан җиреннән сикереп төшәргә омты­лып, җан авазы белән: «Кулны бирмим, бирмим!» – дип акыр­ды. «Мондый тавышлы солдат чыдар!» – диде хирург. Габдул­ла тәненә, битләренә ясалган операцияләрне тешен кысып чыдап үткәрде, ыңгырашмады, «исән калдым, исән!» дип , кабатлады ул уз-үзенә, «куркыныч үтте… куркыныч артта калды». Шушы фикер аңа көч-гайрәт өстәде, түзәргә куш­ты, чыдарга мәҗбүр итте. Әйе, артта калды… Поволяев та, Ковальчук та янып беткәннәрдер…

Авырту артыннан курку килде.   I

Ул операциядән соң ике көн, ике төн һушсыз ятты. Ике көннән ике солдат палаталар буйлап белешеп йөрделәр: «Танкистлар юкмы? Танкистлар!» Габдулла исенә килде, тыгыз бәйләнгән марлялар арасыннан сыңар күзен ялтыра­тып тавыш килгән якка карады, эзләүченең берсен таны­ды, – Зөфәр Маннапов, якташ. Сарман егете, күрше район­нан, тик Зөфәр аны танымады, Габдулланың танкист икә­нен палатадагы авыр яралылар да белми иде…

Кич. Эңгер-меңгер. Почмак якта, иң кырыйдагы кара­ватта ятучы яралы чырт иттереп шырпы сызды. Шунда ук палатага шашып-бөркелеп ут-ялкын кереп тулды! Ялкын усалланып, ялмавыз карчык шикелле, тән тиресен чытырда­тып Габдулланың бөтен гәүдәсенә үрмәләде, сөякләр шытыр­дады, ул иреннәрен канатып тешләп: «Бирмим! Бирмим!» дип үкерде. Тән авыртуын көчәйтеп, яткан җирендә бәргәлән­де. Аны караватка каеш белән бәйләп яткырдылар…

Тәмәке тартырга өйрәнгән иде, шул көннән тартуны таш­лады, кеше кулында янган шырпы күрсә дә, дер-дер калты­рарга тотынды, бик озак тынычлана, ипкә килә алмады. Кичен, палатада ут яндыру аның өчен тоташ газап минут­ларына әйләнде, утка карый алмый, ике кулы тоташтан бик озакка дерелдәргә тотына иде…

Ул бер чакта да көзгегә карамады, уттан чыкканнан бир­ле егеткә сакал чыкмады, аста, бугаз төере өстендә генә бер- ике төк тырпаеп торды, аларны Габдулла, кеше юкта, кап­шап табып, кайчы белән кисә иде.

Дәвалана-дәвалана, күчә-күчә ул хәллерәкләр палата­сына барып җитте, шул кичтә, иптәшләре концерт карарга чыгып беткәч, берәүнең тумбочкасы өстеннән көзге кыйпылчыгы алып йөзенә якынрак китерде һәм кычкырып җи­бәрде.

Габдулла үз-үзен танымады… Шунда гына үзе белән бе­ренче тапкыр очрашкан солдатларның ни өчен күзләрен ялт итеп түбәнгә тәгәрәтүнең серен аңлады. Җәрәхәт кутырла­рын, көйгән яңакларын, янган ияген капшап-капшап ул үзендәге үзгәрешләрне азрак чамалый иде, көзгегә карагач, үз чыраеннан имәнеп китте. Каш та, керфек тә калмаган, күз төпләре җыерылып укмашкан да, сул күз акаеп өскәрәк менгән, колак очлары көеп кителгәннәр, ияк тә, яңаклар да, маңгай да тиресе туналып алынган кебек ялтырап, шома­рып кипкәннәр. Ул көзге кыйпылчыгын идәнгә китереп сы­лады да танк эчендә чытырдап янып калган Поволяев бе­лән Ковальчуктан көнләште. Тимер караватка башын бәрә-бәрә озак кына елады. Иптәшләре шактый торып кайтты, ут яндырмадылар, көзге ватыклары палата идәнендә анда-санда адашкан нәни йолдызлар булып елтырашып яталар иде. Алар берни сорашмадылар, төпченмәделәр, Габдул­ланың хәлен аңлыйлар иде алар, кичәгенәк врач кереп: «Сез­гә яңа кеше күчерәбез, – дип, – саграк булырга, артыгын төпченмәскә» өндәп, кисәтеп чыккан иде.

 

* * *

Госпитальдә солдат нәрсә хакында күбрәк уйлый дип сорасалар, Габдулла бер сүз белән җавап бирер иде: «Туган йорт хакында уйлый!» Өен, йортын сагынган саен дошман­га ачуы арта бара, нәфрәт аның бөтен күзәнәкләрен биләп өлгергән иде. Сугышның беренче көннәрендә күп нәрсәне аңламаган, аңларга әзерләнмәгән егет, бүген, күп юллар узган, шул чагында йөзләрчә коралдашларын җирләгән, тапталган кыр-болыннарны, ярым җимерек шәһәрләрне кал­дырып чыккан Габдулланың йөрәгендә үч нәфрәте көчәйгәннәң-көчәя генә иде. Көзгегә карап үзе белән үзе өр-яңадан танышканнан соң, бу хис тагын да усалланып, төне буе йокыга бирешмичә уйланып ятты. Әйе, яңадан сугыш­ка барырга кирәк аңа! Әле кырык өченче ел гына! Әле дош­маннан илне тазартасы, Берлинга барып җитәсе, дошман­ны үз җирендә тукмыйсы бар. Өлгерә әле Габдулла, үч яр­суын түгәргә вакыт җитәрлек. Тизрәк савыгырга, аякка ба­сарга гына кирәк…

Савыгырга, савыгырга, савыгырга…

Яраланганын илгә хәбәр итеп тормады Габдулла, «хат языймчы», дип ике-өч тапкыр кулына каләм алды, сүзләре әле ачулы, әле ярсулы иде, дәфтәр битендә аларга урын та­былмады, фронтка, яңадан фронтка дип талпынды аның кү­ңеле.

Сул кул әкренләп кенә ялганды, чүт кенә кыегаеп калса да, тырыша торгач, аңа яңа егәр, көч кайтты…

Махсус мотоукчы дивизиянең лейтенанты Габдулла Сөләйманов кат-кат ялынып, командующий исеменә язылган байтак рапортлардан соң гына яңадан фронтка эләкте. Ту­гыз госпиталь үтеп, туксан җирдән ямалган, фуражкасын күзе өстенә үк төшереп кигән егет уттан курыкмый иде хә­зер, киресенчә, утны сагынган, аның бердәнбер теләген – дошманны кырып, җиңеп үлү теләген тормышка ашырыр­га җай чыккан иде. Җиңәргә һәм һәлак, булырга!

Аның тәвәккәллегенең, кыюлыгының, кискенлегенең чиге-чамасы юк иде, аны «бәхетле» дип атадылар, фронт буй­лап Габдулланың даны китте, ул сугыш сызыгының теләсә кайсы төшеннән, теләгән вакытында үтеп-сүтеп кичеп йөр­де, иң катлаулы операцияләрне шикләнмичә аңа тапшыр­дылар, иң читен, иң өметсез саналган хәлләрдә дә ул исән калды, янында гына миналар шартлады, снарядлар ярыл­ды, җир янды, күк томаланды, адәм улларына җирдә урын бетте дигәндә дә ул исән калды, җаны тагын да авыр­рак сынауларны теләп, ярсып-ярсып алга ыргылды.

Ниһаять, дөнья тагын артын күрсәтте, язмышы урта­лай киселде.

Кырык бишенченең гыйнвары иде, Польша җире. Алар бик күп көч куеп Н. шәһәрен алдылар да, Габдулла ике ип­тәше белән разведкага китте. Немецлар аяусыз котырынып, теш-тырнаклары белән позицияләренә ябышып, уңайлы плац­дарм Польшаны бирмәскә тырышалар иде. Бөтен җирдә гаскәр, шыплап корал тутырган машиналар, танклар… Шуларны ачыкларга тиеш иде алар…

Беренче пуля ук аның җанын алырга тиеш иде… Ней­траль полосада Габдулланы немец снайперы чүкеп алды.

Яндыргыч пуля уңнан керде дә сул яктан ит умырып үтеп чыкты. Мондый зәһәр, шәфкатьсез авыртуны аның моңар­чы татыганы юк иде, пуля тигәч ул бер тапкыр сикереп куй­ды да ике куллап салкын җир каткагына ябышты. Иреннә­ренә елмаю сирпелде. «Бетте. Тәмам», дип тынычланып уйлады Габдулла. Ышанычлырак булсын дип снайпер та­гын бер тапкыр мылтык тәтесенә басты, икенче пуля да шул ук юлны узды, көче кимеп, зәгыйфьләнә башлаган йө­рәк яныннан гына үтте. Икенче тапкырында да уч төбе хәт­ле ит умырып чыгарды. Аның тәненең дүрт тишегеннән җиңелчә генә пар күтәрелә, кан саркый иде.

Габдулла ике арада, нейтраль җирдә ятып калды. Ул иптәшләреннән алгарак чыгып, аларга үзен көтеп торырга боерган иде. «Әгәр үтә алсам, артымнан барырсыз, юк икән, бүтән җирдән үтәргә тырышыгыз», диде.

Үтә алмады…

Габдулла җиргә сеңгәч, иптәшләре бу сукмакның үтә хәвефле икәнен аңладылар, алар үзебезнең якка бүтән юнә­лештән үтеп, төне буе тырышып-тырышып җыйган мәгъ­лүматларны таңга кадәр командир кулына тапшырдылар…

«Тапшырырлар!» дип уйлады Габдулла.

Иренеп кенә таң сызылды. Габдулла хәрәкәтсез-ушсыз килеш, каткан җир өстендә, тырнак асларына кан кереп каткан куллары белән каткакны кочаклап ятып калды. Бе­раздан ул аңына килде, үзен снайпер яралаганын аңлады, дошман аны күздән ычкындырмагандыр, мөгаен, аның кыйм-шанганын гына көтәдер, хәзер чак кына кыймылдаса да, өченче пуля аның көчсез тәненә килеп керәчәк. Снайпер­ны алдарлык, аны күздән яздырырлык көче дә, җае да кал­маган иде Габдулланың. Көче җиткәнчә сыланып җиргә сеңде егет, тәнендәге дүрт ярадан аккан канны тунын тартка­лап туктатырга тырышты. Моңарчы ул «минем өчен хәзер иң зур бәхет – сугыш кырында ятып калу», дип инанып йөр­сә, үзе шуңа омтылса да, хәзер аның исән каласы, яшисе килде.

«Яшәргә, яшәргә, яшәргә!» дип ыңгырашты аның кан качкан күм-күк иреннәре. Бәхете, баш турында нәни генә калкулык бар икән, пулялардан шул саклап калган, ята торгач ул уң ягына әйләнде, яраларын киеме белән тома­лады.

Көн яктырган саен аның аңы ачыла барды, әгәр көне буе монда ятса, харап булачагын аңлады. Суык әкрен-әкрен аның хәрәкәтсез аякларына йөгерде, аяусыз бер мыш­тымлык белән тән буйлап югарыга үрләде. Моннан кузга­лып ычкына алса, якында гына сай канау барлыгын хәтер­ли Габдулла, дошман тылына чыкканда канаудан шуы­шып үткән иде ул, шуңа барып җитә алса… исән калачак! Җирдән ышкытып ул бер аягын күчереп карады, аякның берсе артта калгач, көчәнеп, бөтен егәрен туплап акрын гы­на анысын да алгарак шудырды. Бара болай булгач, бара! Башта күчергән аякны кузгатам дигәңдә аның янында гына 1 снаряд шартлады. Үткер, утлы ярчыклар иләктән коелган төсле аның өстенә сибелделәр, сул як кабыргалары арасы­на кереп тулдылар. Ул дугаланып сикереп торды һәм эре­рәк, соңгы ярчыклар яңгыры астында канауга барып капланды, тагын һуштан язды.

Безнең гаскәрләр икенче көнне генә һөҗүмгә күчтеләр һәм бик каты яраланган, теткәләнеп беткән, ярым өшегән лейтенантны табып алып кыр госпиталенә озаттылар.

Нинди көч, кодрәт саклап калды аның җанын?

Үз өстенә йөкләнгән бурычны ахырына үти алмавын тою гарьлегеме? Әллә туган ягын, йортын тиңдәшсез сагынуы чыдамлык өстәдеме егеткә?..

Һәм ул байтак көннәр үткәч кенә, унҗиденче гыйнвар­да Варшава азат ителеп, безнең гаскәрләр фашистларны то­таштан куа барганда, февраль башында гына аңына килде.

Аны бөтен яктан гипска төрделәр һәм сөйләшүдән катгый рәвештә тыйдылар…

Ул үзенең ничек монда килеп эләккәнен дә, селкенмәс­лек итеп ник чорналганын да, гомумән, госпиталь карава­тында нилектән ятуын да аңламый иде. Үз исемен дә, телен дә оныткан иде.

Яралары коточкыч иде, дүрт кабыргасы умырылган, пуля ике җирдән кереп тәнне үтеп чыккан, тәнен тишкәләгән яр­чыкларның саны-исәбе юк, ярчыкларның кайберләре арка сөягенә кагылып-кагылып киткән иде. Исән калды дип авыз тутырып әйтергә дә кыен, яралының сулышы чак-чак си­зелеп тора иде. Тагын ике айдан ул иҗекләп русча сөйлә­шә башлады. Сүздән аның кем икәнен дә, милләтен дә белер­лек түгел иде. Аның янына украин яралысын китереп кара­дылар, үзбәк, казакъ егетләре дә үз телләрендә эндәшеп- эндәшеп бактылар, Габдулла аларның берсенә дә җавап бир­мәде.

Ул үзенең көнлек сөйләшү нормасын ярты-йорты русча биш-алты сүз белән тутырып куя иде. Егет утыз ике ки­ло авырлыгын югалтып чырага охшап калды, егерме яшен тутырып чыгып киткән тап-таза егет, гипс биләүдән гәүдә­се бөкрәйгән, муены кыегайган, бөтен җире яра эзләре бе­лән чуарланган, ярым телсез, хәтерсез, исемсез, милләт­сез җан иясенә әйләнеп килеп чыкты.

Рухы һәм кайнар җаны исән иде чыдам татарның, аның яшисе килә иде! Алты ай тоткынлыкта тилмергән тән дәва-хәрәкәт кирәклеген кайдан төшенгәндер. Габдулла йокы­дан уянып йокыга киткәнче хәрәкәтләнде, мамыкка әйлән­гән мускулларын бер катырып, бер йомшартып, кул-аягын йөртергә әзерләнде.

Кырык алтының язында, сугыш беткәнгә нәкъ бер ел дигәндә ул беренче тапкыр урыныннан кузгалды. Торып утырды һәм үзен ишегалдына алып чыгуларын үтенде. Шәф­кать туташлары аны ике яктан кочып тотып һавага алып чык­тылар.

Ямь-яшел куе яфракларын күңелле лепердәтеп утырган карт тирәкләрне күргәч, аның томанлы башы әйләнеп кит­те, ул үзен кочып тоткан туташларны этәреп агачка тотын­ды. Бармаклары җылы кайрыны сытып керергә тырышкан­дай агачка сыландылар, ләкин әле аның ябышып ук торыр­лык көче юк икән, ул чайкалып түбәнгә иңә башлады, кыз­лар аһылдашып аңа ташландылар. Габдулланың берсе өс­тә, берсе аста елтыраган күмер күзләреннән күз яшьләре кысылышып чыкты, ул көчсезлегеннән, гариплегеннән гарь­ләнеп, агачка капланып сүзсез үкседе. Аңа ияреп, тыела алмыйча кызлар да елаштылар, алар егетне ике яктан ир­кәләп кочалар, сөяләр һәм дөньядагы иң матур, иң кадер­ле иркә сүзләре белән аны юатырга тырышалар иде.

– Миленький ты наш, миленький! Хороший ты наш, умненький…

Ничә айлар, еллар дәвамында кан һәм күз яше, үлем һәм һәлакәт кенә күреп гадәтләнгән Габдулланың күңе­ле тыела алмыйча ыргый, сикерә, әллә кайларга барып җи­тәргә тели, аның койма янындагы яшел чирәмлеккә ятып ауныйсы, яланаяк йөгереп китәсе килә, ә үзе биләүдәге көч­сез сабый булып, ике кыз кочып эскәмиядә чарасыз утыра…

Берничә көн һавага чыгарга шүрләп, кызлардан читенсенеп ятты Габдулла, тагын оятка калырмын дип уйлады, шуннан соң гына, бераз тернәкләнгән кебек тоелгач, ише­галдына алып чыгуларын үтенде. Бу юлы аны бер туташ кына кочып алып чыкты һәм үзеннән читкә җибәрмәде. Карт тирәк төбендә чайкалып торуына өч атна булды дигәндә ул беренче мәртәбә ялгызы, култык таякларына гына ышанып чыгарга тәвәккәлләде, башта озак кына баскыч тирәсендә басып торды, аннан ярым бөкрәеп, уңга-сулга чайкалып, таныш тирәк янына теркелдәде, җанын шушы агач тарта иде егетнең. Тирәк, аның ермач-ермач җыерчык­лары бик тә таныш кебек иде егеткә. Кайда күрде соң ул нәкъ шушындый тирәкләрне? Төшендәме, өнендәме? Габ­дулла озак-озак, күзләрен талдырып тирәкнең ботакларын, яфракларын өйрәнсә дә, үткәннәренең бер көнен дә хәтер­ләмәде. Гомумән, үткәннәре булдымы икән аның? Хәтере юк, ул сүнгән, аның урынына шомлы томан кереп тулган иде. Агач кайрысын сыпырып торганда аның кырыннан шактый өлкән яшьләрдәге солдат узып китте, ул:

  • Нихәл, батя? – дип эндәште.

Габдулла тирә-ягына әйләнгәләп карады, үзеннән башка берәү дә юк, димәк, карт солдат «батя» дип аңа эндәш­кән?..

Шул көннән Габдулла ялгызы гына ишегалдына чыккалый башлады, аның үҗәтләнеп, тешләрен кысып ныклап аякка басарга тырышканын күзәтеп торган врачлар куа­нышып бер-берсенә караштылар. Габдулла госпитальдә иң күп авыр яралар алган өметсез диярлек авыр хәлдәге булып исәпләнә иде. Аның беркеме дә юк дип санала, аңа хат­лар да килми, үзе дә беркемгә язмый иде. Аның исем- фамилиясе билгесез, тарихы караңгы, аның тормышы, биог­рафиясе шушы госпиталь бусагасын атлап кергән көннән генә башлана иде. Бу сәер, сүзсез солдатның яшәргә омты­лышы, яшәргә, терелергә теләве бүтән яралыларга, ялгыз калган бичараларга бик тә шифалы йогынты ясаганын кү­реп, врачлар авыр яралылар белән сөйләшкәндә, аларны юатканда, дәртләндергәндә Габдулланы, аның язмышын ми­салга китерәләр иде.

  • Күрегез, сынмаган сөяге юк, тәнендә тимер ярчык­лары күпме калган, ә ул йөри, йөрергә өйрәнә, тырыша, – диләр иде.

Ипләп-интектереп күз тирәләре җыелды егетнең, җәрә­хәт эзләре арасыннан күзләре элеккедәй балкып, янып ка­рыйлар. Аны зиһенсез санап врачлар да, шәфкать туташ­лары да, дөреслекне күз алдында яшермичә сөйләшәләр, аның исе китми, ни әйтсәләр, шуны китек иреннәре белән ихлас көлемсерәп тыңлый, сүзгә катышмый, берәүне дә бүл­дерми, кичә сөйләшкәннәрне бүгенгә ялгый алмый иде.

Башта бүлмәдә радио юк иде, үткәрделәр. Хәзер һәм­мәсе дә соңгы хәбәрләрне йомылып тыңлыйлар, илләрен сагыналар, тизрәк терелеп, йөрерлек хәлгә килгәч, өйләренә кайтырга ашкыналар иде. Үтә дә нык яраланганнар ята иде бу госпитальдә, ара-тирә кемдер үлеп китә, сабыр һәм күз яшьсез аны озаталар да оныталар. Мондагыларның хис­ләре тупасланган, зиһеннәре һәм аңнары катыланган иде. Монда ятучылар үз гомерләрендә әллә ничә тапкыр үлеп терелгән чакма ташыдай каты җанлы батырлар иде.

Бер көнне радиодан Польша турында нидер сөйләде­ләр, «Варшава, Варшава», дип кат-кат кабатладылар. Тү­шәмгә карап чалкан яткан Габдуллага бу сүз бик таныш ке­бек тоелды. Ул үзенең Варшава юлында яраланганын томан­лы гына исенә төшерде. Әнә ул карлы-бозлы кырда ята, күктән кап-каты боз кисәкләре шыбырдап ява…

Шул ук кичтә, һич уйламаганда радиодан татарча кон­церт тапшырдылар, матур, моңлы тавыш Галиябану көен җырлады. Габдулла башта көйнең-сүзләрнең татарча булу­ын да аңламады, аңының томанлы болытында ап-ак нәзек бер сызык уянды, тәнендә нидер кьшмшанды, ак сызык кызышкан тәне буйлап аска-өскә йөгерә башлады да тын­ды. Җырны да, үзенең әсәрләнүен дә онытты Габдулла, аң арасындагы ак сызык кына исән калды, сызык көннән-көн зурайды, ачылды, аңа төс керде, төсләр башта киселешеп-чуалып йөдәттеләр, ниһаять, алар бергә укмашты, төйнәлде, түгәрәккә әйләнде. Бер көнне йокылы-уяулы ятканда ул түгәрәк уртасында ата-анасын, җандай якын Югары авыл­ның биек-биек тирәкләрен, сугышка кадәрге мәчет ма­нарасындагы тонык айны, Зәйтүнәсен күрде һәм үзенең кем булуын исенә төшерде.

Сөендеме Габдулла, моны раслау кыен, сөенмәде бугай, ул үзенең төзәлмәслек гарип, кыяфәтсез зат икәнен хәте­ре кайтканчы ук аңлап өлгергән иде иңде. Дөрес, ул шак­тый төз басып йөри башлады, сулыш алуы иркенәйде, тә­ненә әз-мәзләп ит кунды Ләкин кунган итләр дә тәннең һәр ноктасындагы тирән уелган җөйләрне, шыксыз бураз­наларны яшерә алмыйлар иде. Яралар юылмый, бетми, бе­тәчәк тә түгел. Ул госпиталь мунчасына кеше юграк чак­ны чамалап, бер үзе генә барып йөри иде…

«Нигә яңадан туып маташырга? Нигә Габдулла исемен кабат алырга? Билгесез солдат булып калса яхшырак түгел­ме? Алда күз күрер тагын…»

Яшьлек үзенекен итте, ул тамакка тазарды, баш врач боерыгы белән ашны-суны икешәр өлеш бирә башладылар.

Егетнең хәтере кайтуы госпиталь хадимнәренә бәйрәм булды, «өеңә хәбәр итәргә кирәк, өеңә!» дип сикерештеләр шәфкать туташлары. Баш врач Леонид Аронович җентек­ләп, сак кына сорашты.

  • Ата-анам бер дисең алайса, Габдулла. Хатының бар идеме?
  • Хатын юк…
  • Ә сөйгән кызың?

Йөрәге тырпылдап куйды егетнең.

  • Ничек дип әйтим икән…
  • Аңлашылды. Бар икән. Анысы әйбәт, тик дөресен әй­тим, хатыным бар дисәң куанычлырак булыр иде.
  • Ние куанычлы аның?
  • Уртак тормышың әзер булыр иде, балаларың…
  • Сөйгән кыз уртаклык түгелме?

Леонид Аронович җавап бирергә ашыкмады, бармакларын бөкләп саный башлады:

  • Аякларың йөри, гәүдәң хәрәкәтләнә, көч-егәрең әк­рен генә кайта, хәлең тагын да яхшырыр дип ышанам, Габдулла.

Күпме вакытлар үз исемен ишетмәгән егет чак кына елап җибәрмәде… Габдулласын Габдулла, Леонид Ароно­вич юкка гына сорамады «хатының бармы?» дип… Ул гомер­лек гарип-гораба, күз көеге, ким кеше, бу кыяфәт белән сөйгән кызың каршына ничек кайтмак кирәк? Котсыз им­гәк авылда кемгә кирәк? Кайтмаска, рөхсәт итсәләр, шушы госпитальдә үк хезмәткә калырга, үлгәнче шунда яшәргә… Гомере дә куян койрыгы кебек кыска калгандыр инде аның…

  • Леонид Аронович, мин гомерем буе чирле булыр­мынмы? – дип сорады ул баш врачтан.

– Алтмышларга кадәр сәламәт яшәрсең, Габдулла. Ан­нан соң чиреңнең кире кайту ихтималы бар, – диде врач, ни уйлаганын яшермичә әйтеп бирде.

  • Алтмышка? – Көлүен оныткан Габдулла көлемсе­рәде. – Мин алтмышка кадәр барып җитә аламмы?
  • Җитәсең! – диде акыллы яһүд.– Җитәсең, егетем.

Бүтән кешегә болай ышанып әйтмәс идем, аны әйтәм. Та­мырың ныклыгын беләм. Токымың таза синең, егәрле.

Сиңа язмыш йөз еллык гомер биргән булган да бер өле­шен сугыш кисеп алган. Яшә, ышанып яшә. Кстати, өеңә хат яздыңмы әле?

  • Язам, язам…

Һәм Габдулла «инде оныттым, инде кайтмыйм!» дигән Югары авылга кайтырга җыенды. Ул бик ныгытып әзер­ләнде, кемнәрне кайткач та күрергә икәнлеген күңеленнән кичерде, ата-анасын ничегрәк юатырга кирәк буласын кат-кат зиһен иләге аша үткәреп, сүзләр эзләде. Ахыр чиктә, язмыштан узмыш юк, ата-ана егетне кабул итәр, сыенды­рыр, бергә дә яшәрләр. Әмма туган илгә кайтуның үтә че­терекле, моннан торып хәл итә алмаслык бер ягы бар иде, ул – Зәйтүнә. Дөрес, ул инде әллә кайчан кияүгә чыккандыр, бәлки бүтән авылга төшеп, Югары авылдан күчкәндер дә, ан­дый чибәр кызны егетләргә кытлык заманда да ялгыз кал­дырмаслар, үзе дә көтеп чыдамас, сугыш тынганга еллар үтеп тә хәбәр-хәтере килмәгән, эзсез югалган кешегә өмет баглап кем инде гомерен суга салсын?..

Шулай да, шулай да… Габдулла кайтып китәргә бул­ды. Леонид Аронович та күргән саен: «Кайт, сәламәтлегең ышанычлы», дип үгетләде.

Аны госпиталь белән озатып калдылар, сугышта ике аягын, бер кулын һәм сыңар күзен югалткан украин егете Гаврил Покуль сыңар кулы белән аның аягын кочак­лады.

  • Күрсеннәр, Абдулка, алтын егет син! Әгәр синнән йөз чөерсәләр, иманнарын укыт. Беләм, көтәләр анда сине, беләм! Менә минем хәл генә читен…

Покульның хатыны моннан бер ел элек алырга кил­гән иде, ирен күргәч карашы караңгыланды, өченче тәүлек­тә: «Билет юлларга барам», дап чыгып китте дә югалды, эзләттеләр, өенә кайтмаган, илнең берәр ягына качкандыр, дип юрадылар…

Габдулла савыгып яткан госпиталь нәни шәһәргә ур­нашкан булса да, тимер юл буена, вокзалга кадәр аны йөк машинасы белән төшереп куйдылар. Саубуллашып, ят юл­чылар арасында берүзе калгач, ул үз хәленнән үзе сәер­сенеп («Кайтып бараммы?»), стеналарга ябыштырылган сары кәгазьләрне укып бетерде, идәндә тып-тып чабышкан нәни балаларны күзәтте, поезд килергә аз гына вакыт кал­гач, бер читтәрәк укмашкан солдатлар янына, үзе шикел­ле инвалидлар катына барып басты. Кем кая кайта, кайсы фронтта сугышкан, кайчан, ничек яраланган, гәп гел шул тирәдә бара иде. Агач аяклы, сыңар куллы, зәңгәр күзле кылчык кына бер адәм Габдулланың үрә каткан гәүдәсенә карап нигәдер аны яратмады, сорау арты сорау яудырып интектерергә тотынды. Габдулла теләр-теләмәсрәк җавап бирде, Варшава юлында каты яраланып бүген генә госпи­тальдән чыгып, иленә кайтып баруын сөйләде. Кылчык сол­дат та, аның тирәсендәгеләр дә чак кына кәгеп алганнар, битләре тимгел-тимгел кызарып чыккан, кәефләре шәбәй­гән иде, кабатлап сорадылар:

  • Кайсы, кайсы госпитальдән дидең син?

Үзе яткан госпитальнең исемен атагач, кылчык сол­дат янындагыларга күз кысты:

  • Анда гарип-гораба ята ич, алдама! – дип кычкыр­ды.
  • Нишләп алдыйм ди? – Габдулла якынаеп килгән поезд тавышын ишетеп, аркасындагы биштәр бавын тарт­калады.
  • Анда тома гарипләр ята, ә син, күр, үгез кебек тап-таза,– диде дә кылчык үткер йодрыгы белән Габдулла­ның касыгына китереп төртте.

Ни булганын аңышмый калды Габдулла, киселгән агач кебек идәнгә ауды, авызыннан күбек агып чыкты, күзлә­ре калайланды. Ул арада боларны читтән күзәтеп тор­ган, ике аягы да төптән үк киселгән матрос, дүрт тәгәр­мәчле нәни арбасын җәһәт-җәһәт тәгәрәтеп Габдулла яны­на килеп җитте һәм илереп:

  • Солдат умирает! – дип кычкырды. Аның яшел тавы­шына читтәрәк торган гарипләр, сукырлар, аяксызлар соң­гы сулышында яткан Габдулланы урап алдылар.
  • Браток, не умирай! Шушы көнгә килеп җиткәч, ради бога, не умирай! Чыда, үлмә! – дип ялвардылар.

Кылчык солдат күкрәген кулы белән төйгән аяксыз мат­роска кушылып елый, алар бертуктаусыз:

  • Не умирай, браток, не умирай! – дип такмаклыйлар иде.

Бу хәлне тамаша итеп торган пассажирлар, хатын-кыз­лар, бала-чага аларга кушылып төрле тавышларга ела­шырга керештеләр, поезд килде һәм Габдулласыз гына китеп тә барды. Аны тиз-тиз хәстәрләп озак атна-айлар яткан гос­питаленә кире кайтардылар…

Тагын госпиталь. Тагын тынмас җан Леонид Аронович карамагында. Тагын бер-бер артлы авырдан-авыр өч операция. Солдат тәненнән атна буе тимер ярчыклар чүп­ләделәр. Атна буена ул һушсыз ыңгырашып ятты. Әле поезд­лар ел дәвамында аннан башка гына үтеп торды, төгәл бер ел караватта аунады Югары авыл егете Габдулла Сөләйманов… Аяусызланды, кырысланды, нәкъ ел үткәч, билен тимер корсет белән ныгытып буып, аны иленә кайтарып җибәрделәр.

Госпиталь ярым буш иде инде, терелгәннәр таралышкан, үләселәр үлгән, вокзалда да солдатлар азайган иде, аның каравы бөтен почмакларны, пәке эзеннән шадраланган эс­кәмияләрне, диваннарны балалы хатыннар баскан иде. Ба­ла-чаганың ишлелеген күреп Габдулла тирән һәм авыр итеп көрсенде…

 

7. ҮЗЕМ

Кеше гомере үтә кыска, саескан гомерен биргән дөнья адәм баласына. Кеше туа, исәя башлауга ук ул «үлем, әҗәл» дигән хәтәр сүзләрнең серенә төшенә, якыннарының, бе­лешләренең бу дөньяны ташлап китүләрен күреп, ишетеп яши. Гомернең чикләнгән икәнен, көннәрдән бер көнне үзе­нең юлы киселәсең дә аңлый. Үләсен белсә дә, кеше бер чакта да үлем турыңда уйлап яшәми. Кеше җир йөзендә үлемсез мәгънәләр, мәңгелек барын белә, шулар белән юана, яшәешен бизи, онытыла.

Мәңгелек – безнең изге җиребез, зәңгәр планетабыз. Мәңгелек – безнең зәңгәр күгебез, мәңгелек нурлы кояш, ягымлы-ягымлы ай, гомеребезне бизәп, бәйрәм ясап балкыган сансыз-исәпсез йолдызлар. Иделебез, сыгылмалы матур телебез, моңыбыз, Тукай, Сәйдәш… Безнең күңелләргә Бет­ховен, Шаляпин, Григлар да иркен керә, океан-диңгезләр, елга-дәрьялар, Кавказ-Кырым таулары да сыя, алар да си­неке, син – кеше, синең күңелең күпне тели, күпне үз итә ала. Җан диләр, йөрәк диләр, татар халкы шулар урта­сына Күңел дигән серле дәрья урнаштырган. Кеше күңеле күзгә күренми, барлыгы беленми, әмма ул бар. Күңел – кеше белән бергә туа, бергә ярала, әле ул буш була, тора-бара тормыш тәҗрибәсе, хисләр, тәэсирләр, мәхәббәт бе­лән байый. Күңелнең буш калу ихтималы да бар – бусы кеше өчен иң зур фаҗига!

Кеше табигатендә Мәңгелеккә омтылу хисе туганда ук салынган инде, бала туа, йөрергә, йөгерергә өйрәнә, беркем әйтмәсә дә, сурәт ясарга тотына. Кулына ни эләксә – кү­мер кисәгеме, акбурмы, чыбык кисәгеме – стенага, мич акшарына, урам комына, яр балчыгына, ак кәгазьгә иң әүвәл Кеше сурәтен сызгалый. Йорт рәсемен төшерә. Кыеш-мыеш була аның йорты, тәрәзәләре авыш-авыш, морҗасы кыек, морҗадан чыккан төтен ат койрыгы сыман таралып китә, мәгәр инде бу – чын йорт. Йорт янында үзе. Бу йорт баланың яшәргә, тормыш итәргә, бәхет эзләргә омтылышы дигән сүз. Кеше яшәргә тели икән, мәңгелеккә омтылмыйча чын тормышын кора да алмый. Мәңгелеккә омтылу аның канына, күзәнәкләренә сеңгән, яши-яши шушы омтылыш аның күңеленә дә иңә. Дүрт-биш яшьлек малайлар үзләреннән кечкенәләрне кыерсытырга гадәтләнәләр, кызларның чәчен тарталар, нәниләр ясаган ком тауларын ишәләр, уенчыкларын тартып алып ваталар, кыралар. Тудыру, ясау, кору, төзү белән янәшә үк кешедә җимерү, вату, җиңү инстинкты да туа. Җиде-сигездә малайлар танк рәсеме ясый, зәңгәр канатлы, кызыл йолдызлы самолетлар белән дәфтәр бит­ләрен тутыра. Бу кинолардан күреп, китаплардан укып кы­на түгел, кеше җаны Җиңү дәгъвалый, өстенлеген раслар­га омтыла. Өстенлекне алга куеп яши башлау да Мәңгелек­кә омтылу.

Баланың кайсы инстинкты алгарак китәр, анысы тирә-якка, бала яшәгән мохитка бәйләнгән.

Хәреф таныганчы ук күп балалар исемнәрен язарга өй­рәнәләр. Хәрефләрне кирле-морлы куя-куя, тигезле-тигезсез юлга үз исемен сыйдыра бала һәм шуннан китә! Өй сте­насына, урам тузанына, акшарланган мич кабыргасына, үсеп-күкрәп утырган агач кайрыларына, кулына ни эләксә шуның белән исемен беркетә. Әле ул бу дөньядан кайчан да булса китәсен уйламый, әмма уянган күңел үз вазифа­сын төп-төгәл үти – Кеше, Адәм баласы Мәңгелеккә омтылганын белми дә кала. Әлегә бу омтылыш бердәнбер һәм дө­рес чагылыш таба – кайда да исемен беркетү юлы белән кеше үзенең барлыгын раслап, гомерен озайтырга тыры­ша. Шәһәр йортларына күз салыгыз, бөтен йортларда ди­ярлек «Фәрит+Әминә=мәхәббәт» дип сырланган. Бу ике җанның Мәңгелеккә беренче талпынуы, чөнки Фәрит Әми­нәсез, Әминә Фәритсез токымын дәвам итә алмаячак. Ба­ла җаннары да инде бер-берсен эзлиләр, күңел монда да акыллы киңәшен бирә: «Уян, эзлә, тап, кушыл!» Әлегә әнә шулай, стеналарга исемеңне янәшә куеп та кушылырга мөм­кин. Астарак нык, эре-эре хәрефләр белән «Булат – дурак!» дип язып куелган. Бу да Мәңгелеккә омтылуның бер төре. Моны, әлбәттә, кыз бала язган. Ул: «Әгәр син мине вакы­тында эзләп тапмасаң, минем белән булмасаң, мине иш итеп нәсел-токымыбызны калдырмасаң, син – юләр!» Ямь­сез яңгыраган ике сүзнең асылында нинди мәгънә һәм алдан күрүчәнлек ята.

Пәке очы белән исемнәрен теләсә кая сеңдергән егет-җиләннәргә без ләгънәт укыйбыз, «Чаян» журналы андыйларны әледән-әле пешекләп тора, әмма бу ярымкыргыйлыкның нигезендә яшәү омтылышы, Мәңгелеккә ашкыну яше­релгән.

Кавказ, Кырым тауларыңда йөргәндә мин биек-биек текә таш кыяларның маңгаена майлы буяулар белән, ат боты-ат боты хәрефләр белән язылган әллә кайлардан кычкырып торган исемнәрне күреп шаккатам, шунда менеп җитәргә ки­рәк бит, буявын юнәтергә кирәк (әле монда идән буярга табалмыйча тинтерисең!), шунда бауга бәйләнеп асылынып то­рып кыяга исемеңне теркәргә кирәк. Бүтәнчә менү юлы юк! Күпме мәшәкать чигеп, ничаклы интегеп, акча түгеп йөр­гән ул Паша-Машалар, Петя-Митяләрне дә әнә шул Мәң­гелеккә йөз тоту дәртләндергән. Алар шушы мизгелдә үз бурычлары үтәлде дип сөенгәннәр һәм күмәк бәхетне таты­ганнар. «Күрегез, безнең исемнәр таш кыяның күкрәгендә калды. Мәңгелеккә!»

Дөрес, буяулы кулларын тау чирәменә сөртә-сөртә чистарынганда, буяу эзләрен юарга керосин эзләп чапканда алар мондый сүзләрне әйтмәгәннәрдер, әмма Күңел төпке­лендә канәгатьләнү, сөенеч һәм горурлык уянмый калма­гандыр…

Мәңгелеккә омтылыш нәтиҗәсендә адәм баласының кү­ңеленә Мәхәббәт иңә, егет белән кыз бер-берсен эзләп та­балар. Ир белән Хатын дигән югары дәрәҗәне алалар. Мә­хәббәт җимеше булып Мәңгелекнең иң ышанычлы дәли­ле – Бала туа…

Бала…

Балага мәхәббәт… Аннан да бөек, аннан да татлы, ан­нан да рәхәт якты хис бармы бу дөньяда? Белмим, юктыр. Бала – кеше яшәешенең якты, тирән мәгънәсе…

Гади генә яшәгән, гади яшәргә әзерләнгән татар еге­те Габдулла күңелендә дәһшәтле нәфрәт беренче канлы сугышлардан соң ук уянды. Дошманга нәфрәт, үч алу хи­се, дошманны күрә алмау – Мәңгелеккә омтылышның бер тармагы ул, әле ышанучан гади акылы белән сугышның һәлакәт китерүенә йомгак ясап бирә алмаса да, Габдул­ла сугышның бик күп ир-атларның, адәм улларының Мәңгелеккә барыр юлларын вакытсыз кисә торган афәт, гайре табигый хәл икәнлеген Күңеленең бөтен дулкыннары бе­лән тойды. Туган ил, Идел-Йорт, Туган халкың – Мәңге­лек икән, фашист-дәҗҗал әнә шуларны кырырга, көл итәр­гә килә. Синең нәсел-нәсәбеңнең, гомер агачыңның тамы­рына балта чабарга килә.

Мәңгелеккә омтылышы көчле булган егетнең!

Караңгы төн, өстә авыр шинель, аякта калын табанлы кирза итек, кулда автомат, аркада капчык, дөм-кара елга өстендә көймә койрыгына снаряд төшеп ярылгач, ул сал­кын суга чалкан барып төште, каушаудан мие томаланды, судан калкынды һәм дәү генә такта кисәгенең нәкъ уң кул якта булырга тиешлеген үзен Мәңгелеккә турылаган Кү­ңел күзе белән күрде. Автоматын сул иңенә күчергән иде, уң кулы буш иде һәм шул кул такта башына чытырдап ябышты…

Күңел күзе…

Нинди өметле, якты сүз тапкан татар халкы. «Күңел кү­зең күрмәсә, маңгай күзең ботак тишеге», дигән. А, маңгай күзе дә нинди үткен, нинди җитез, ә Күңел күзе янында ул гап-гади ботак тишеге икән! Күңел күзе – Мәңгелеккә ом­тылыш күзе ул.

Шинель манма су булып аны аска сөйрәде, төпкә тарт­ты, як-якта снарядлар ярыла, елга кайный, кемнәрдер иле­реп-илереп дөнья белән саубуллашалар, кайда уң, кайда сул – белерлек түгел, су котырынып бөтерелә, йолка, ба­тыра, ә Габдулланың күңел күзе туры юл сайлый алды, ул берәр потлы итекләрен чак сөйрәп ярга чыгып егыл­ды…

Әллә ничә снаряд берьюлы тиеп танкны бөтен яктан ут камаланганда, иптәшләре үлеп калганда, дөрләп янган ки­леш ул танктан чыга алды. «Күзең ничек янып пешмәде икән?» дип шаккатты соңыннан врачлар, таң калды…

Күз…

Малай чакта, дустым Әтәч Ибан белән мунча ишеген мәрә ясап, бакыр көпшәле наганга шырпы күкерте һәм дары ту­тырып «атыш ярышлары» үткәргән идек. Ибанның күз ас­тына наган көпшәсенең кыйпылчыгы китереп бәргән иде. «Күзне фәрештәләр саклый», дип аңлатканнар иде әпчи кар­чыклар бу хикмәтле хәлне. Фәрештәләр түгел, маңгай күзен дә күңел күзе саклый. Танкны ничек ача алганын, ничек чыкканын Габдулла белми, хәтерләми, иссез-өнсез иде ул хәтәр мизгелдә егетебез, әмма бу мизгелдә дә аның белән Кү­ңеле җитәкчелек иткән, тимер чыдамыйча эреп акканда, ко­рыч кайнаганда ул аны өскә чыгарга өндәгән, көч биргән, башня капкачының снаряд шартлавыннан ачык икәнен бел­дергән, сул җиңе белән күзен томаларга боерган, чыгуга атып екмасыннар өчен чылбыр тирәсенә елышырга кушкан. Дөр­ләп янган гәүдәне шунда ук калкытып кар тулы тирән ка­науга илтеп ташлаган. Кеше, логик акылы белән боларның берсен дә аңламый, аңлата да алмый, гайре табигый оч­ракларда кеше ихтыярына Күңел тулаем хуҗа булып ала, Мәңгелеккә ифрат тугры Күңел адәм балаларын бик күп бәлаләрдән коткара, бәла-казалардан йолып ала.

Сөләйман бабайның Капка турындагы уйларын хәтер­лисезме? Аның Күңеле дә шушы капкадан озакламый чыгып китәсен сизенә иде. Ул чыгып китә икән – кемдер кайтып керергә дә тиеш. Шулай булмаганда изге Мәңгелек чыл­быр өзелә. Әгәр берәүнең дә кайтып керәсенә ышанмаса, ул яңа Капка турында уйлый алыр идемени? Бәлки, Разия­се акылга килер, көтмәгәндә авылга кайтыр. Сөләйманның күзе мәңгегә йомылганда, якты дөньяга, Югары авыл тирәләренә, Изге чишмәгә, Йомры ташка аның акылы белән, аның Күңел яктысы белән карар…

Зөләйха әби ак маен язып бетерде дә ялгышып аны сары май итеп эретеп алды. Гаҗәпләнде, үзен тинтәк дип сүкте, асылда монда да искитәрлек эш юк иде. Зөләйха да иртәгәге көне белән яши иде, тормышы бүген белән чик­ләнмәс, иртәгә дә көн булыр, шул иртәгә аны да ипләп ке­нә Мәңгелеккә илтер дип ышана иде. Солы коймагы пеше­реп, сары май белән мул майлап Габдулласын сыйлыйсы килә иде аның. Акылы белән ул моны күз алдына да ките­рә алмады, әмма күңел… Күңел түренә мәңге китмәскә ур­нашкан Габдулла, әнә, өстәл янына утырган да майга манчый-манчый коймак ашап утыра…

Сөләйман карт җиз төймәләр белән бизәлгән йөгәнен бе­рәүгә дә бирми, һаман саклый! Ат чабышларына катнаша алмады Сөләйман, чабышкы атлары булмады, ул һаман үзе башкара алмаганнарны да Габдулласы үтәр, башкарып чыгар, ул өметләнгәннәрне тормышка ашырыр дип көтә иде…

Әдипләр күбрәк аналарның балага булган мәхәббәте ха­кында язалар, әти кешеләр, янәсе кырыс була, алар дөнья гаменә чумып яшәп, гаиләдә тәрбия эшләренә катнашмый­лар, бөтен авырлык аналар җилкәсенә төшә дип раслый­лар. О, алаймы икән? Алаймы?.. Буш күңелләр була, таш күңелләр очрый, ләкин кайнар җанлы аталарның балага мәхәббәтен сөйли алырлык, аңлатырлык кодрәт тә, сүз дә юк… Сөләйман картның «олан, оланым!» дип калкып-ныгып килгән ак каенны назлаганын гына бер күрсәтергә иде сезгә!.. Сөләйман балаларының өчесен дә тигез күрде, кер­сез мәхәббәт белән яратты. Зөләйха моны белә иде, ул картын балаларны сөйгән өчен дә яратты бугай. Сөләйман аңа бер мәлне: «Бар да булды, сиңа әйтәм, ачлык-ялангач­лыкны да, бәхетне дә татыдык, бала сөеп кенә туеп бул­мады», дигән иде…

Ил агасының онык көтә башлаган мизгеле җиткәнен белдерүче уй иде бу, олы уй, чын уй, матур уй иде.

Нишләсен Зөләйха, ни әйтсен дә ни дип картының кү­ңелен юатсын. Килен булып төшкәч, шактый вакыт бәбәй­гә уза алмады, бәбәй арты бәбәй ташыр чагы кысыр үтте дип әйтергә ярый, талканнарының да икесе дөрес булма­ды, өченчесе, оланнары, канлы кырларда югалып калды…

 

8. ГАБДУЛЛА (дәвамы).

Ул ашыкмыйча гына озын үрдән төшеп килә. Петров­ка спирт заводыннан Сарсазга торфка баручылар аны ике юл чатына кадәр утыртып кайттылар, ул чатта төшеп кал­ды. Аның арбадан көч-хәл белән ябыша-ябыша төшүен күргән олаучы: «Абзый, бик йончыгансың, карт кешегә юл авырдыр, әллә Югары авылга кадәр генә илтеп куйыйммы?» дип сорады. «Ипләп кенә барып җитәрмен, аннан күз кү­рер», диде Габдулла, сиздермичә генә корсетын рәтләп ку­еп…

Петровкага кадәр Габдулланы Бөгелмәгә спирт илтергә барган атлылар утыртып кайткан иде. Үзенең кайдан, кая кайтуы турында олаучыларның берсенә дә белдермәде ул, сөйләшмәскә гадәтләнгән солдат сорауларга елмайды, әм­ма җавап бирмәде, ул ачылып китмәгәч, юлдашлары да төпченергә яхшысынмадылар. Чырае бигрәк куркыныч иде сәер солдатның! Атлар борылып караганда Габдулла пошы­нып фикер йөртте:    «Әллә алар да курка инде миннән?»

Менә ул кузаклары тугаеп килгән борчак басуын урта­лай ярган туры юл белән төшеп килә. Монда җирнең һәр карышы аңа таныш, авылга җитәрәк чакрым баганасы бар иде, ул юк, череп аугандыр. Уң якта таулар, Кызыл яр, арырак, аларның ындыр турларында тауда – киң авызлы тарлавык, Изге чишмә, Йомры таш… Чуал күпере ягасындагы ике ярдагы тупыллар… Таныш, яклар… Ул шушы та­ныш якларга ят кеше булып кайтып килә. Күкрәп торган егет булып чыгып киткән иде, әкиятләрдәге дию пәрие кар­гап бозган ямьсез бер карт кайта. Бала йоныннан гына тор­ган ап-ак мамык чәчле бабай кайта…

Госпитальдә чакта да, кайтканда да аны бер туры сорау газаплады: кемлеген белдерергәме, юкмы?

Хәйран вакыт узды, өйдә дә, авылда да аны үлгән дип санарга күнеккәннәрдер, «кайгы ил белән килде», дип юа­ныч та тапканнардыр… һәм шул чакта, кайгы яралары әз-мәз ялганганда, гомерлек гарип, имгәк булып кайтып керсен әле. Чыдармы ата-ананың йөрәге? Картларның калган кыс­ка гомерләренә өстәмә газап китермәсме Габдулла?..

Габдулланың күңел көзгесе хәзер аерата сак, сизгер, бер ялгыш караш та аны чәлпәрәмә китерәчәк!

Кайтыргамы?

Кайтмаскамы?

Авылларының урамына кергәндә бу сорауларга җавабы әзер түгел иде але Габдулланың, иң очтагы йорттан, сунар­чы Айтуган йортыннан өере белән бурзайлар өреп чыкты, алар ярсып һау-һаулап аны бераз озата бардылар. «Таны­мадылар!» дип сыкранды күңел һәм аңа яңа уй иңде: «Әгәр әти белән әни таныса, калам… Юк икән, китәм дә ба­рам!»

Капка яңа. Әле тактасы каралмаган, кадак башлары күгәрмәгән, тап-таза имән баганаларга эленгән өр-яңа урыс капка иде. «Өйдә хуҗа бар икән, әллә Разияләр кала ик­мәген тарсынып кайтып төшкәннәрме?» дип уйлады Габдул­ла. Капка тимере дә, баганага кагылган ат бәйли торган боҗра да таныш, «йортта ат җигәрлек яшь кеше бар икән!» һәм бу яңа уй, йортта яшь кеше булуы аны өркеткәндәй булды, ул адымнарын тагын да акрынайтып ишегалдына керде, баскычта таралып-сузылып яткан ялкау песи сыңар күзен чүт-чүт кенә ачып карады да, колакларын селкеткәч, татлы йокыга китте. Тануымы бу, танымавымы? Баскыч­тан менгәндә корсет күкрәк читлеген изеп кергән кебек булды, бусаганы атлап чыккач, ул туктап калды, тынычлан­ды.

  • Исәннәрмесез,– диде ул аңкавына ябышкан коры телен чак-чак әйләндереп.

Икесе дә өйдәләр икән, әтисе ян сәкегә утырып, тезенә кайрак куеп пычак үткенли, әнисе тастымал тотып кече якка кереп барган җиреннән шып тукталып, керүчегә кара­дылар.

  • Саумы, солдат, – әтисенең ак кашлары өскә күтәре­леп алды, ул, кара кәләпүшен төзәтеп, пычагын сәкегә куй­ды. – Уз, әйдә, түрдән уз.

Күнитекләрне салыргамы, әллә шул килеш узарга­мы?..

Карт белән карчык бусага янына басып тынып, йомы­лып калган сәер юлаучыга карадылар: кем булыр бу? Хәер­че дисәң, өстендә солдат киемнәре, гимнастерка, чалбар, башында кояшта уңып, агарып беткән фуражка. Капчыгы җилкәдә. Ни көтә ул? Ник дәшми?

  • Уз, мосафир, утыр, – диде Зөләйха, танырга телә­гәндәй якынрак килеп. Керүченең гариплеген, кот очарлык ямьсезлеген күреп, ул чак кычкырып җибәрмәде, тыелып кал­ды.
  • Рәхмәт, рәхмәт,– Габдулла биштәрен дә салмыйча ян сәкенең ишек катына килеп җиткән башына барып утыр­ды.
  • Кай якларга юл тотуың, солдат? – диде Сөләйман. – Берәр яры барышмы, кайтышмы?
  • Кайтыш,– дип көрсенде Габдулла.
  • Әллә?
  • Кайтам, кайтам, һич өйгә эләгеп булмый.
  • Сугыш беткәннән бирле кайтып җитә алмыйсыңмы шулай?
  • Шулай… Әйләнечтән юл туры диләр, ә мин әйлә­неп кермәгән госпиталь калмады. Җәһәннәмне күрдек, тә­мугта булдык, иңде җитешеп өйгә кайтып барыш.

Хуҗалар колакларын торгыздылар: әллә?.. Сөләйманның эче җылынып китте:

  • Кайтып җитә алмаганнар да бар диген, агай?
  • Дөнья бит,– диде Габдулла туры сүздән тайчынып.

Сөләйман аннан төплерәк җавап көтеп ала алмагач:

  • Ата-анаң бармы соң, исәннәрме? – дип сорады.

Зөләйха – сизгер җан, юлаучы солдатның алар бусага­сын тиктәскә атлап кермәсен чамалап, алгарак иелеп, кола­гын ачып куйды, яулыгын тартыбрак бәйләде.

  • Исәннәр дип беләм.
  • Илгә кайту куаныч; көтеп торулары читен.

Сөләйманның әңгәмәне һаман читкә каеруы, турыдан-туры Габдулла хакында сорашмавы Зөләйханың җанын талкыды, ул кат-кат тамагын кырып:

  • Сиңа әйтәм!..– дип эндәште.
  • Көтеп тә арганнардыр инде. Юкка чыкты дип тә беләләрдер…
  • Ә безнең улыбыз югалды. Хәбәрсез югалды.
  • Эзләтеп карадыгызмы соң?
  • Эзләтеп ни файда? Исән булса, бер-бер хәбәре килеп җитәр иде дә…

Өй эче эссе дип әйтерлек иде, килгән шәпкә аркасына дым йөгергән, хәзер тимер корсет эченә тир агып Габдул­ланың тәнен кычыттырды, авызы көйде.

  • Кая болай ашыгып кузгаласың, мосафир? – диде Зөләйха.
  • Барыр юлым байтак, әнә әйтәсез ич, көтәләрдер.
  • Сиңа әйтәм! – дип кабатлады Зөләйха өзелеп.
  • Пычагымны үткенлим, үткенлим, нигә икәнен аңышмыйм. Син кайтасыга икән, солдат. Хәзер тавык суям, аш салырбыз, ашыкма син, әз-мәз хәл җый. Күрәм, талчык­кансың. Моңа чаклы госпитальдә яткач, ай-ай, саулыгыңны какшаткандыр сугыш!
  • Эссерәк шул, тамак янды.
  • Чәем хәзер кайнап чыга,– диде Зөләйха.

Габдулла тиз-тиз генә карашын аларга юнәлтте: «Танымадылар!»

  • Булса, салкын чишмә суы эчәр идем. Бик салкы­нын.
  • Анысын да хәзер апкайтабыз,– диде Сөләйман.
  • Чишмә ерак түгелмени?
  • Монда, ындыр артындагы тауда гына.
  • Рәнҗемәгез, үзем барып эчсәм дим… Сусадым.., Чишмәләр сагындырды.
  • Нинди рәнҗү ди?.. Тик, нигә интегеп йөрергә? Кар­чык замат арасында алып кайта аны.

Габдулла әнкәсенең нык бирешкән гәүдәсенә карады, карашын түбәнгә төшерде.

  • Мин үзем…

Сөләйман белән Зөләйха ни әйтергә белмичә аптырап калдылар. Солдатның капкадан чыккач та уңга борылып, туп-туры Чуал яры буйлап Олы суга ышанычлы адымнар белән төшеп китүе хуҗаларның аңын бөтенләй югалт­ты.

«Ата-анаң да танырлыгың калмагач, син монда инде ят кеше, артык кеше, артык кашык!» – дип кыйналды Габдул­ланың җаны. Көтәләр икән, алар үз улларын – Габдулла­ны көтәләр, синең ише гарип-горабаны түгел!

Йөнтәс яшел мүк белән тышланган сөйкемле вак таш­лар арасыннан элекке кебек үк челтерәп-гөрләп Чуал ага! Тавышланып килә дә, Олы су белән кушылгач, сабырла­нып, тынып кала. Өч яктан убылган уй кебек, өч су бергә кушыла! Олы су – болганчык.

Чуал чип-чиста, таудан, Йомры таш яныннан тагын да чистарак, күз яшедәй саф су төшә. Басмага кергәч, ул гим­настерка якасын ычкындырып җибәрде. Агачлар нык үз­гәргән, танырлык түгел, ешланган, куерган. Ындыр артын­дагы агачлар да шактый исәйгән…

Җиткәңдер, шушы урыннарны күргәч, борылып кайтса да ярыйдыр, ул басма аша чыгып, көч-хәл белән иелеп, сы­ңар учына су тутырып озак кына эчте… Борылырга кирәк, әткә-әнкәсе әллә ни уйлар, куркып калырлар. Үтеп барыш­лый кер дә, иркенләп аңлашмастан, чишмә суы эчәргә чы­гып кит. Кызулык белән Габдулла саклыкны югалткан иде, хәзер үкенде. Нигә дип су буйларына төшеп йөрергә иде?.. Хәзер нинди йөз белән кайтып кермәк кирәк? Әллә килгән-килгән өскәрәк тә менәргәме? Әллә яңадан кайта бу як­ларга, әллә юк… Чак кына, җил иркенә бирелгән юаш тау­ларга әзрәк менәр дә төшәр… Ул ипләп кенә, бар авырлы­гын кулындагы шома таякка салып сукмактан менә баш­лады. Менгән саен офыклар ерагайды, киңәйде, кыз­ган һава хуш ис, җиләк исе белән тыгызланып тулган иде. Тәвәккәлләгән – таш йоткан! Сулышы кысылып, йөрәге кагарга тотынса да, ул бер башлагач Чишмә янына ук ме­неп җитте, бөгелеп Йомры ташка сәлам бирде. Бар икән әле, утыра икән! Чишмә башына барыйм дигәч шып туктал­ды, нәкъ аның каршысында Яңа ел чыршысы кебек мул бизәлгән салпы яфраклы дәү зирек басып тора иде. Дөрес, уен­чыклар элмәгәннәр зиреккә, ботагы саен чүпрәк элгәннәр. Гаҗәп, әле дә бер бар икән борынгы йолалар Югары авылда. Элек-электән, Габдулла үзен-үзе белгәннән бирле, Са­бан туе буласы көнгә каршы, кичке ярауда, кояш нәкъ баеп барганда җиткән кызлар Йомры таш янына менәләр иде. Алар таш тирәсендәге агачларга ал, зәңгәр тасмалар бәйли­ләр, чиккән кулъяулык эләләр һәм җан сөйгәннәренең исе­мен атап, тәңредән якын араларда шуның белән кавыш­тыруны үтенәләр. Сөйгәнеңнең исемен янәшәдәге кызлар ишетеп калмасын, әмма аны кычкырып та әйтергә кирәк! Хикмәт хәлләр була иде тарлавыкның азагында! Бер ел кил­гән кызлар була, ике ел йөргәннәр очрый, өченче-дүртенче елга китсә, кызлар Йомры ташны кочып елыйлар, сөйгәннә­ренең исемнәрен иптәш кызлары гына түгел, күкләр ишетер­лек итеп кабатлыйлар…

Бәби табалмаганнар да бу юлны буш итми, каза күр­гәннәр дә баш орып килә, әйбер-кара югалганда да Йом­ры ташка баш оралар, вак-төяк акча ташлыйлар, ыбыр-чыбыр бала-чага шыпырт кына көмеш, бакырны җыешты­рып китә…

Габдулла бизәлгән агачка якынрак килде һәм эленгән нәрсә-караларның бәбәй күлмәкләре икәнен аңлап арткарак чигенде: бусы тагын нинди йола икән? Хатын-кыз күл­мәге да эленгән түгелме? Яулык та?..

Ул күз йөгертеп тирә-ягын караштырды һәм зирек тө­бендәге юка күләгәдә җәйрәп йоклап яткан хатын-кызны абайлады.

 

9. ГАБДУЛЛА БЕЛӘН ЗӘЙТҮНӘ

Йоклап яткан хатын-кызны күреп, кемнеңдер яшерен эшенә шаһит булгандай читенсенде Габдулла һәм чишмә суының аргы ягына үтте, куелыкка керде, моннан йоклау­чы үзе күренми, баш очындагы ап-ак юка чүпрәкләре генә нидер сөйләп җилфердиләр иде. Су эчәсе килү онытылды, ул маңгаен җыерып уйланырга тотынды. Чишмә башында йоклап яту түгел, хатын-кызлар япа-ялгыз йөрергә дә кур­калар иде… Ни булган бу хатынга? Чишмә Анасыннан ни сорап менгән? Үзе авырумы, баласымы? Сорарга менгән икән, ни дип ятып йоклаган?..

Мөгаен, чирледер ул бичара…

Дүрт ай буе баласы елаган, дүрт ай дәвамында йокы күрмәгән, бианага ярыйм дип, ирне карыйм дип җәфа чик­кән ананың кинәт шулай онытылып китүен Габдулла кү­ңеленә китерә алмады…

Бераз көтеп торды, хатын кузгалмады, бусы үкенеч­ле иде, Габдулланың Йомры таш белән, Чишмә Анасы бе­лән бүтәнчәрәк саубуллашасы килгән иде. Күңеленең иң ти­рән, иң ерак почмагыңда, моңарчы аның авыр язмышын хәл иткәндә әле катнашмаган аулакта, яшертен генә, нәни генә өмете дә бар иде әле аның…

Хатын уяныр да кайтып китәр, көтимче бераз, дип нә­тиҗә ясады солдат. Арган иде, бик читенлек белән генә тез­ләнде, таягы ярдәмендә утырды, талып гүләгән айкларын сузып җибәрде, тәненә күптән татымаган рәхәтлек йөгер­де. Бер минутка гына ул үзен биләүсез, төзек тәнле, йөгерек хәрәкәтле япь-яшь егет дип хис итте… Әллә бу изге урын­нарның сихерле көче чыннан да бар инде?.. Өмет дигән­нән, өмете бар иде Габдулланың, инде ул адәм чыдамас­лык бәла-казалардан, гарасатлардан башын исән алып чы­гып, туган төбәгенә кайткан икән, Йомры баш белән Чишмә Анасы, аны танып, бер могҗиза, кирәмәт эшләмәсләрмени?..

Аның баш очыннан гына су чәпчеге очып үтте, якында гына су буена кунды, сиртмә койрыгын тибрәтеп, күзләрен аңа төбәп, муенын боргалады, аңа карап торды. Габдулла «Таныйсыңмы әллә, кошкай?» дип эндәшергә теләде, күңе­ле тулган иде, елап җибәрермен дип курыкты. Мәмрәп йок­лаган хатынны елап куркытырга ярамый… Чәпчек үзе адәм телендә сөйләшә башласа да гаҗәпләнмәс иде Габдулла, йә, ни булган инде аңа, «таныйм, таныйм, син үзебезнең Габдулла абый ич!» дип бер эндәшсә! Кош, егетнең өме­тен көчәйтеп, тиз генә очып китмәде, озын койрыгы бе­лән ярга суккалап, һаман аңа якынайды. И Чишмә Анасы! И Йомры таш! Сездә шундый да кодрәт юкмыни соң? Йә кайтарыгыз егет чагын аның, йә җанын алыгыз. «Сүндер җанымны! – дип инәлде егет чәпчеккә карап. – Дәш ич­масам берәр сүз!»

Зирек төбен саргай үләннәр арасында мәмрәп пешкән каен җиләге күренде, ул җиләкнең иң пешкәнен, иң эре­сен өзеп алды да кошка ыргытты. Кул хәрәкәтеннән кош очып китте, җиләк чишмә авызына барып төште.

Аръяктагы хатын да торып утырды, ул да Габдулланы күрде, ләкин үз күзләренә ышанмады, кеше кыяфәтеңдәге өрәк көпә-көндез изге урыннарда нишләп йөрсен? Хатын йодрыклары белән күзен уа-уа каранды да үз җаена җыр­лап куйды. Габдулла аны шундук таныды һәм тану аңа көч, җитезлек бирде, егет яшен тизлеге агачлар куелыгы артына шуышты, яшеренде. Юк булды.

Әйе, бу ул иде.

Монда, кояш күзендә утырган тарлавыкта, бөтен яктан җиргә кочак-кочак нур ишелгәндә түгел, дөм-караңгы төн­дә, сөремле томан баскан юлларда, ялкын эчеңдә, су төбен­дә бер күз сирпүдә таныр иде аны Габдулла. Бик сагынган чакларда Зәйтүнәнең шәүләсе асыл чигеш кебек аның күз алдында җанлана торган иде.

Чак кына да үзгәрмәгән, бер генә күз төшерергә өлгер­сә дә, ул Зәйтүнәнең тагын да чибәрләнгәнен, тулышып кит­кәнен чамалады. Моңарчы бихисап мәртәбәләр дошман кү­зеннән яшеренә белгән, елның теләсә кайсы фасылында, җирнең теләсә ни ноктасында дошманны ач күзеннән яше­ренергә өйрәнгән атаклы разведчик Габдулла, бүген, туган төягенә аяк баскач, җан сөйгәне, дөнья йөзендәге иң га­зиз, иң кадерле кешесеннән, бердәнбереннән посып утырыр­га тиеш! Юк, юк, күренергә, Зәйтүнәне өркетергә ярамый… Бая күреп-абайлап өлгермәде кыз, шәүләсен күрсә дә, күз­ләренә ышанмады. Габдулла тавышсыз шуыша-шуыша һа­ман читкәрәк, куелыкка керде, тимер биләве күкрәген авырттырып-авырттырып кысса да, ыңгырашмады.

Зәйтүнәнең карашы чишмә авызына төште, суның иң кайнаган җиреңдә, акрын гына, кабаланмыйча гына эре бер җиләк тирбәлә иде. Җиләк агып китәргә ашыкмады, әйләнеп-тирбәлеп һаман йөзде. Җиләкнең һаман китмичә торуы аңа кызык тоелды. Зәйтүнә, авызын тыя алмыйча күңелле көйли-көйли, ботакларга эленгән чүпрәкләрен, бә­бәй күлмәкләрен җыярга кереште. «Җиләк тә пешкән икән… өзелеп төшкән икән… әйдә, дустым, җиләккә… башта кызыл сандыкка, аннан тулыр чиләк тә… Җыярбыз, җыярбыз… бер такта как коярбыз…» Ул бер көйне дә җырлап бетер­ми, икенче көй ялганып ага, өченчесен башлый, ә сүзләре үзенеке, күңеленә ни килсә, шуны җырга сала, аның тирә-ягы, бала чүпрәкләре, чишмәнең сабыр гына челтерәве, бөтен дөнья бүген моңнан гына тора иде. Бала керләре тутлаган, кипкән, алардан тоташ хуш ис – җиләк исе, тар­лавыкның ике ягына мул чәчелгән чәчәкләр исе, су исе аң­кый. «Шушы пакь күлмәкләрне кигәч, сабыемның елагы узмасмы әле?» дип, Зәйтүнә ялт кына ташка карады. Таш өстенә чуар канатлы күбәләкләр җыелып кунган. Йомры таш чәчәк аткан кебек бизәлгән, җанланган иде.

«Елагы узмасмы!»

Зәйтүнәнең яшерен өмете шул иде… Шул теләкне бел­дереп ботакларга бәбәй чүпрәкләрен таратып элде, бер ара­да хәл җыярга да өлгерде, һәммәсе ул теләгәнчә булып чык­ты, беркем аның ниятен белмәде, берәү дә комачауламады, шаять, теләге дә кабул булгандыр! Хәзер сабые янына ашык­са да була!

Чишмә авызына иелеп карады, җиләк һаман агып кит­мәгән, һаман әйләнә-әйләнә йөзә… Зәйтүнәнең зиһене ачыл­ды: кемдер, нидер ялварып Чишсә Анасына татлы ризык бүләк иткән! Бая Габдулла күргән, чәчрәп торган җиләк тәлгәшләрен ул да күрде, тарлавыкны сискәндереп көлеп җибәрде. Менә тиле, нигә көлде диген, монда көләргә яра­маганын белә ич! Хәер, кем күрә аның көлгәнен, кем ише­тә, койрыгы белән җиргә нидер сөйләп су читендә чәпчек йөри, якын-тирәдә хәвеф, кеше-мазар булса, болай кинә­неп йөрмәс иде кош, ә кошларның үзеннән – бәбәй әни­сеннән курыкмаганын Зәйтүнә белә иде. Ул уч тутырып җи­ләк җыеп алды да Чишмә авызына килде, аркылы такта­га басып, вак ком бөртекләре уйнашкан төпкә карады, җиләк­ләрне берәм-берәм суга ташлады.

– Йомры таш – бусы сиңа! Чишмә анасы – бусы, мәмрәп пешкәне сиңа! Изгеләр куышына атап та җиләк салам. Тыныч булсын, авызын беркем ачмасын, җирдә давыл чык­масын. Бусы Хәлилемә… Улыма – бер, ике, өч… Тәңрем, гомерен озын ит баламның! Илләр имин, дөньялар тыныч булсын берүк. Улымның баш очында яшен-кылыч уйнат­ма, аны туган җиреннән аерма!..

Тын тарлавыкта яшь хатынның һәр хәрәкәтен, ымын, сү­зен ап-ачык ишетеп торган Габдулла бармакларын үзле, дымлы балчыкка батырып үрсәләнеп елый иде. Елаганы тышка чыкмый, тамырлары буйлап эчкә – Күңелгә таба йөгерә иде.

Бала чүпрәкләре, бала күлмәкләре… Разведканың юга­ры математикасын тапкырлау җәдвәле кебек үзләштергән, һәрбер вак-төяктән нәтиҗә ясарга гадәтләнгән Габдулла мондагы хәлләрне дөп-дөрес аңлады: әйе, Зәйтүнә кияүдә, аның Хәлил атлы улы бар, улына яхшылык сорап монда кадәр килгән… Бу исем хәлсезләнгән йөрәкне бераз кузга­тып алды да таралырга өлгермәгән хәтәр уйлар тагын әй­ләнеп кайттылар. Хәзер монда чыннан да озак юанырга, мавыгырга ярамый, белергә теләгәннәренең һәммәсен дә белде, әти-әнисе исән, Зәйтүнә кияүдә…

Тик бер нәрсә үтә дә сәер иде: нигә менеп китте ул Йомры таш янына? Зәйтүнәнең монда икәнен аңа кем бел­дерде?.. Аның тауга менәсен белеп килгәнме Зәйтүнә Йомры таш янына?..

Уйлар йомгагын сүтә-сүтә, Габдулла бер мизгелгә ге­нә сизгерлеген югалтты, ул Зәйтүнәне соңгы кабат күреп калырга теләп сузылып карады. Каз мамыгыдай ап-ак чә­чен күрсәтмәс өчен фуражкасын батырып киде, чыраена да күләгә төште… Зәйтүнә эшен тәмамлап, кайтырга әзер­ләнгән иде, кыштырдау ишетеп артына борылып карады, алар күзгә-күз очраштылар. Габдулла үз кыяфәтен Зәйтү­нәнең күзләрендә күреп артына тайчанса да, үтә күренмә­ле гаҗәеп көн яктысында яшь хатын Габдулланы аермачык күрде, куркуы тән тотышына күчте, күзләре шар булып ачылды да ябылмады, ярым ачык иреннәреннән, тешләрен­нән кысылып чыккан «ходаем!» дигән үзәк өзгеч бер сүз ишетелде.

Габдулла ягымлы да, әрнеткеч тә бу сүзне ишеткәч сике­реп торырга теләде, чайкалып китте, таягы кулыннан төш­те, Зәйтүнә бөтен көчен җыеп, аның янына барып җитте, ике кулын сузып аңа торырга булышты, иелеп җирдән тая­гын алып тоттырды.

  • Рәхмәт, сеңлем,– дип пышылдады егет.
  • Сез кем буласыз соң?
  • Мосафир мин. Солдат. Авылыма кайтып барам… Су эчәсем килде дә…
  • Безгә керегез, абый. Чәй куярмын.
  • Сезгәме?..
  • Олы Мөхәммәт дигән кешенең килене булам мин. Безнең өй әнә тегендә! – Ул кулын сузып авыл уртасындагы бер түбәне күрсәтте, хәтеренә Хәлиле төшеп, күкрәге чәнчешә башлады, сөт тулган имиләре сулкылдый иде.
  • Юк, юк, рәхмәт. Мине көтәләрдер. Болай да озаг­рак юандым.

Габдулла, маңгаена бәреп чыккан бөрчек-бөрчек тир­ләрен кул аркасы белән сыпырып, моңаеп кына сукмак­ка таба карады.

  • Булышыйммы, абый?
  • Менүен менгәч, төшәрмен дә әле. Рәхмәт, сең­лем.

Зәйтүнә берсенә бала керләре тутырып, икенче чилә­генә су алырга да онытып, сукмакка керде, алга-артка ка­рамаска тырышып, вак чуер ташларны тәгәрәтә-тәгәрәтә төшә башлады. Күк әлегечә чалт аяз иде, әллә кайдан, тау артыннан адашып килеп чыккан иләмсез болыт хәерченең алама чикмәне кебек җилфердәп агып килде дә кара кү­ләгә булып тау өстеннән тиз-тиз шуышып узды, җил исте, зирек әрәмәсе саңгырау гына гүләп аны озатып калды. Ул ялт кына борылып карады, теге гарип ике кулын канат итеп алга ташланган, очып китәрдәй булып аңа таба сөрлек­кән иде. Зәйтүнәнең бу урыннан тизрәк качасы, тизрәк тау астына, бушлыкка төшеп җитәсе килде. Өйдә тәмам югалт­каннардыр иңде аны! Бианасы елак баланы тәпәләп алмасын тагын! Кичен, Кәримҗан эштән кайткач, кичке табын янын­да тагын сүз булачак, баш бирмәгән киленгә бер-ике угын җибәрер Сафура карчык!

Юлына аркылы таяк салдылармыни, ул кинәт туктады, көянтәгә эленгән чиләкләр шылтырады, аның яныннан гы­на, чишмә агымында бәргәләнә-бәргаләнә, мәмрәп пешкән җиләк ага иде. Таш араларыннан акса да бөтен, имгәнмә­гән, төсен дә ташламаган. Ул җиләккә карап бара башла­ды, җиләк нәни тугайчыкка җиткәч туктады… Әнә тагын берәү ага, икәү, өчәү булдылар, бишәү… Яшь хатынның кү­ңелен иләсләндереп, көмеш суны кызартып-канатып Йомры таш яныннан җиләк ага иде! Теге бичара мосафир өзеп-өзеп суга ташлыйдыр аларны… Теләкләре шул кадәр күп­ме аның? Әллә мәмрәп пешкән җиләкләрне каргышының илчеләре итеп аска озатып каламы? Кем ул? Нигә әйбәт­ләп сорашмады икән Зәйтүнә, белешмәде, кая кайта, кай­дан? Кемнәрне күргән дә ниләр ишеткән…

Аска төшкән саен су ныграк челтери, салмак суга ияреп кып-кызыл җиләкләр ага. Җиләкләргә ияреп Зәйтүнәнең мең сорау белән чиләнгән уе ага. Тагын ни булды инде, Зәйтүнә туктауга җиләкләр дә агудан туктыйлар, ярабби, юк ла, җиләк тукталганга гына туктала икән Зәйтүнә, алар кузгалгач, ияреп төшеп китә.

Ул кабаланды, басманы йөгереп кенә үтте, өенә кай­тып кергәнче күтәрелеп карамады. Чабып-мышнап кайтып керде, өйалды җиләсендә гөнҗәлә таратып, бианасы йон яза икән, кырыс кына:

  • Кояш төшлекне кайчан үткәнен беләсеңме? – дип сүз катты.
  • Хәлил уяндымы? – диде Зәйтүнә, көчкә тынын алып.
  • Ни хикмәттер, бүген йоклый да йоклый әле.

Зәйтүнә урыннан кубарылып бишек янына ташланды, ул кагылганга силә тирбәлеп алды, ана иелеп тыңлап тор­ды, тыны бар, бала иреннәрен күңелле чәпелдәтеп аны кар­шылады. Шөкер, һәм гаҗәп, Хәлиле месни-месни йоклый икән.

Юл буе аны озата килгән уйлар хәзер бер җепкә тезе­леп сузылдылар да, Зәйтүнә, бишек янына урындык китереп куеп, озак кына шаккатып, исе китеп утырды. Төп сорау бер – кем булды ул сәер кеше? Узып баручы мосафир гына икән, нигә Йомры таш янына ук менгән? Кайсы авылдан килгән?

Сорауга җавап булып бүген иртәдән бирле башыннан кичергәннәрне бер ноктага туплап җыярга кереште… Кап­кадан чыкканда кем дәшеп калды аңа? Нигә кер чайкарга Чишмә авызына ук менеп китте? Нигә бүген? Ник аны кө­пә-көндез йокы басты? Мәрткә киткәндәй йоклады? Теге котсыз кешене ник очратты? Абау, күзләре… Юк, юк, бәл­терәгән, хәлсез кеше күзләре түгел… Түгел… Картныкы түгел! Нишләп йөри соң ул аларның Йомры ташы янын­да? Зәйтүнәнең киләсен белгәнме? Әллә бер-бер тылсым белән, изге Чишмә Анасы ярдәмендә үзе чакырып китергән­ме? Иртәдән бирле аның җаны нилектән ашкынды? Ахыр чиктә, Хәлиленә ни булды, ничек түзеп ята, асты – коры, тавыш-тыны юк… Зәйтүнәнең теләге кабул булып, елагын Чишмә Анасы белән Йомры таш алдымы?

Хәлил кинәт чәчрәп уянды, өйне тутырып тавыш бирде дә тынды. Төш күрде дияр идең, дүрт айлык сабыйга төш иңәмени?.. Баланың баш астын рәтләргә дип калкынса, Зәй­түнәнең исе китте: ике кызылтүш нәкъ элекке кебек, гөл чүлмәкләре арасына кунганнар да, сөенеч китергән сыман, икәүләшеп Зәйтүнәгә туп-туры карап торалар. Ул улының юрганын рәтләп, мендәрен ипләп, бишек чүпрәген капла­ды да кошларга таба атлады, кызылтүшләр курыкмады­лар, китмәделәр. Кышкы челлә суыкларда гына каралты-кура арасында ялт-йолт җим эзләп килә торган кошлар ник килгәннәр бүген? Ул, кошлар күрсен дип, баланың бише­ген томалаган юка пәрдәне ачып ташлады, күз алдында яшен яшьнәгәндәй булды: теге кеше… теге гарип… теге бичара… Габдулла бит!

Ул атылып ишегалдына чыкса, кызылтүшләр аның баш тирәсендә очарга тотындылар. Зәйтүнә, үзен-үзе белештер­мичә, олы капканы каерып ачып ташлады. Бианасы, нык күтәрелгән итәген төшерергә дә онытып, аның артыннан чык­ты:

– Ни кыланасың, килен? Урамга яланбаш чыгасың тү­гелме? – дип сорады.

«Кая барасың болай?» дип капылт сорарга кыймады Са­фура, ир бала тапканнан бирле Мөхәммәтләр йортында яшь киленнең абруе күзгә күренеп ныгыды, олы уллар, олы килен­нәр аларга аерым бер хөрмәт күрсәттеләр. Нигә алай икәнен Сафура үзе дә төшендереп бирә алмас иде…

Алай да, кире борылып керергә, яулык бәйләргә туры кил­де, чиксез ашкынса да, улына күз салырга өлгерде, Хәлиле һаман йоклый, тигез генә тын ала. Зәйтүнә каударланып капкага килде һәм шып итеп туктап калды: бая үзе элеп кергән капка киң итеп ачылды, ул сикереп чыккач та үзеннән-үзе ябылды. Ул, кая барасын бик яхшы белгән төс­ле, туп-туры Югары очка менеп китте.

Капка баганасына чыгып сөялгән Сафура телсез кал­ды.

 

10. СӨЛӘЙМАН БЕЛӘН ЗӨЛӘЙХА

Шәкүр кайтып күңеленә шөбһә тутырганчы, соңгы өме­тен кисеп, Зәйтүнә кияүгә чыкканчы ят мосафир килеп кер­сә, Сөләйман аңа бүтәнчәрәк карар иде, мөгаен, улының сү­рән, байгыш кыяфәтен үтеп кереп, Габдулласын таныган да булыр иде. Шушы ике вакыйгадан соң ул Габдулланы югалды, гаип булды дип санады, күз нуры сүнде, карашы­ның җетелеге бетте, аннары, солдат киеме кигән кешеләр­гә туры карарга да кыймый иде шикелле… Карап ни фай­да?!.

Сәер юлаучының интегеп кенә капчыгын салганын, тая­гының тук-тук өйалды идәнен тукмавын алар икәү, Зөләй­ха белән янәшә, колакларын торгызып тыңлап тордылар. Зөләйха аңа дәште:

– Сиңа әйтәм…

Ни дигән ымы булды Зөләйханың? «Карт, синең тавы­гың кайчан казанга төшәр әле, мосафир аны көтеп тор­мас, тиз-тиз генә бәрәңге әрчеп, сөтле токмач кына пеше­рикме әллә?» дигән әрнүле соравы иде бу аның…

Соңгы вакытта Зөләйха таушалды, Сөләйманының ри­залык авазын, «үзең кара, сиңа әйтәм» дигәнен көтеп тор­мады, күлмәк җиңнәрен тиз-тиз сызганып, өч-дүрт бәрәң­ге әрчеде, казанга шау кайнар самавырдан су агызып, кече учакта ут тергезде. Капка ясаганда калган коры имән йо­мычкалар авыр гына кабындылар, Зөләйха, мич авызына ябышып, учакны байтак күзәтеп торды. Ут арасыннан мо­сафирның янганнан калган шома, зәңгәрсу яңагы чагылып китте… «Бу кыяфәте белән ничек гомер итәр?»

Сөләйман да тәмам аптырашта иде. Аның аптырашы бер-ике генә сорауга сыеп бетмәгәнгә, ул ни уйларга, ни сорар­га, Зөләйхасы белән ни киңәшләшергә дә кыймыйча, тома­на, саңгырау аптырашта калды. Сораулар күңелдә туалар да сүнәләр, сораулар бер-берсен егалар, үтерәләр, бәреле­шәләр, тормыш тәҗрибәсе, белгәннәр бөтенесе аста калган, зиһен кайтмаска таралган иде. Тавык суярга үткенләнгән пычагын тотып ул янбакчага чыкты, күп итеп суган кыягы кисте, берсен жәлләмәде, төбе белән йолкып чыгарды, тамырга ияргән балчыкны озак итеп учында әвәләде, укроп сабакларын йолкып, чүгәләгән җирендә уйга чумды. Уйлары болытлы көндәге урман күле кебек караңгы, йогышсыз иде…

Ул бәхетсез солдат турында уйлады…

Кайтмый калганнар хакында уйлады.

Ничек итсәң итәргә, мосафирны куна калдырырга ки­рәк. Мөгаен, Габдулла да мосафир белән бер тирәдә дәва­ланып яткандыр… Адресны ул биргәндер… «Безнең ындыр артындагы Йомры таш белән Изге чишмәгә барып көмеш тәңкә сал, миңа саулык җибәрсеннәр», дип үтенгәндер.

Кайда яталар икән ул соңгы ранныйлар, кайсы шәһәр­дә?!.

– Сиңа әйтәм!

Тәрәзәне куркып кына ачып Зөләйха аңа эндәште. Бу аның: «Буламы укроп-суганнарың?» дип соравы иде. Су­ганнар бер учта, укроп сабаклары икенчесендә, ул баскыч­ка менгәч тукталды, Чуал ягына карап көтеп торды…

Салмаган аш пешеп өлгерде, кайда шулай озак юаныр бу солдат?

Габдулла таудан бик акрын төште, таягы булмаса, бө­тенләй интегәсе икән. Башта ул өйләренә кереп тормаска ниятләде, «әнкәй ясаган чәйне эчим соң бер!» дип уйлады. Аннары, тиз-тиз китеп барасы булыр… Чуал ярыннан урам­га менгәндә ул Зәйтүнә турында уйлады. Олы Мөхәммәт­ләрнең килене… Димәк, мөгаен, ул Кәримҗанга чыккан­дыр…

Нигәдер исенә хатыны куркып качкан хохол Покуль төште, үзе белән палатада озак кына интеккән сукыр кыр­гыз Төмәнбайны хәтерләде. Дөм-сукыр иде кыргыз, аяк-куллары төзек күренсә дә, бөтен буыннары, бар күзәнәк­ләре сызлаулы иде, буыннарына суык үткәргән иде чабан Төмәнбай, төне буе ыңгырашып, улап ята иде. Бер Габ­дулла түзә иде аның тавышына, кыргызны җитәкләп мун­чага алып бара, аркасын кат-кат чабып юындыра, күлмәк-ыштаннарын кигертә иде. Кыргыз Төмәнбай аны дусты са­нап бер заман ачылып китте: «Хатыным әйбәт минем, на­чар булса кайтыр идем, ә бу чамасыз яхшы күңелле, рыясыз хатын! Шушы хәлдә кайтып төшеп нигә әйбәт хатын­ны рәнҗетергә? Тиз үлеп булса ярый да соң, озын гомерле булсаң нишләрсең? Юк, кайтмыйм мин»,– диде.

Кемгә дә тел ачмаган Габдулла авылда калган Зәйтү­нәсен, аның яхшылылыгын, матурлыгын хәтерләп, Төмән­байны куәтләде: «Мин дә кайтмыйм авылга», диде. Кыргыз сөенеп куйды: «И карагым, гарип адәм кемгә хаҗәт гуй, кемгә сыя!» дип өзгәләнде…

Аптырашкан картлар аны сагаеп, әмма эчке бер җылы­лык белән каршы алдылар:

  •  Әйдүк-әйдүк, солдат,– диде Сөләйман. – Бара торгач шактый юандың. Таягың да аргандыр, хәл җыйсын… Аш әзер, тамак ялгап ал. Кире уйлаган юк, тавык кичкә әзер булыр, ә хәзергә сөтле токмач өлгерде. Тиз пешсә дә тук­лыклы аш, әйдүк, әйдүк…
  • Капка яңартып җибәргәнсез икән,– диде Габдул­ла сәке читенә утырып.
  • Капка яңа анысы, – дип җөпләде Сөләйман, ләкин куанмады.
  • Чишмәгез дә бик гүзәл урыннан чыга икән, – диде солдат.
  • Юлын табалдыңмы? – дип сорамыйча түзмәде ху­җа.
  • Таптым,– диде сузып мосафир.
  • Алайса, менә шул,– дип ялгады Сөләйман.– Бүген бездә кун. Мунча ягып җибәрербез. Өч яктан су ага, рә­хәтлән. Барасы җиреңә иртән иртүк ат җигеп үзем озатыр­мын.

Габдулла дәшмәде, ул арада агач табакка салып Зөләйха сөтле токмач китереп утыртты, Сөләйман бакрачка тотын­ды, калай тәлинкәләргә аш бүлеп чыкты.

Тәмле исләрдән ашказаны балдан бирле котырынып, сул­кылдап торганга, Габдулла артыгын кыстатмады, хуҗа: «Җитеш, солдат!» – дип эндәшкәч, кашыгына тотынды һәм тәлинкәсенең төбе күренгәнче бер дә туктамады.

  • Теге каһәр суккан ачы су бар иде, – диде Сөләйман, чоланда, сандык артына ишерелгән чүллине хәтерләп.
  • Нәрсә ул?
  • Аракы.
  • Юк,– диде Габдулла кистереп.– Андый нәрсәләр бөтенләй ярамый миңа.
  • Куллар җәрәхәтле ахры синең?
  • Җәрәхәтле.
  • Ә анда… син йөргән җирләрдә… калучылар бар­дыр?
  • Кайда? Госпитальдәме? Бар, бар, күп булмаса да бар. Төзәлгәннәрдән дә өйгә кайтмаучылар бар.
  • Андыйлар да бар диген! – Сөләйман белән Зөләйха бергәләп бер сүзне кабатладылар.
  • Бар. Әз-мәз ямаштырып аларын инвалидлар йорты­на озаталар.
  • Нигә кайтмыйлар инде алар, ягъни мәсәлән?

Габдулла туры җавап бирмәде:

  • Һәркемнең үз җае буладыр андый чакта, – дип кенә куйды.

«Сиңа әйтәм!» Зөләйха дәште дә яулык чите белән авы­зын каплады, бу аның: «Белешче солдаттан, йөргән якларын­да безнең Габдулланы очратмадымы икән?» дип инәлүе иде. Бу сорауны Сөләйман әллә кайчан бирмәкче булып теле кычытып утыра иде, мосафирның һәр сорауга сискәнеп китүе, җавап бирердән элек, маңгаен җыерып интегүе генә аны тыйлыктырды… Аның каравы Зөләйха чыдамады:

  • Балам, йөргән юлларыңда Габдулла Сөләйманов ди­гән егетне очратмадыңмы?.. Безнең улыбызны? – дип сора­ды.
  • Габдулла? – Мосафир каушап кашыгын өстәлгә куй­ды.– Габдуллалар очрагандыр, мәгәр Сөләйманов дигәнен күрмәдем.

Әгәр Зөләйха табынга якынрак утырса, мосафирның ка­шык тотуыннан, терсәген артка чөеп-чөеп куюыннан, тагын байтак вак-төякләрдән шикләнер иде, кунакның котсызлыгы, ямьсезлеге, бала йонлы башы аны читкә таба бора, карамаска мәҗбүр итә, күз төбенә тыгызланып тулган яшь­ләре тамам-тамам дип өзмәс куркытып тора иде.

Юлаучы кыстатмады, үз өендә утырган кебек, ни куй­салар шуны яратып ашады, баллап-майлап өч чынаяк чәй эчте, ашап-эчеп торгач, тәрәзә аша ишегалдын күзәтте, шун­нан соң текәлеп үзеннән нидер көткән Сөләйманга таба бо­рылды.

  • Сыегыз өчен мең рәхмәт, озак яшәгез.
  • Ходай биргәне булыр инде,– диде Сөләйман.
  • Ак юл сиңа, мосафир,– диде бәләкәй яктан Зөләй­ха. Аның күңеле тыпырчынды, мосафирның буе, тавышы, күзләре кемне хәтерләтә соң?

Нигәдер алар юлаучыны озата чыкмадылар, Зөләйха өйдә үк калды, Сөләйман болдыр башына тиклем чыкты да тукталды. Габдулла аскы иренен тешләп, таягына ике кулы белән таянып, яңа капкага барып җитте. Күпме кайгыларда ак­кан, үз өстенә дөньяның чамасыз ярсуларын алган солдатның күңеле тыныч дип әйтерлек тигез иде. Исәннәр икән, сау­лар; ихаталар да ул көткәнгә караганда бөтен-төзек, кап­ка дисәң – урамында бер, Югары очны балкытып-бизәп тора. Әгәр тормышта үзенә язганны таба алса, кеше кулы­на калмаса, үз көнен үзе күреп яшәсә, көннәрнең берәүсендә, әлбәттә, ул бу капканы тагын кагар… Аның өчен ниба­рысы үзен җиңү, Габдулла Сөләйманов булуын расларга кирәк.

Сөләйман юлаучы артыннан капканы ябып калмады, киез башмаклары белән идән тактасын лыштырдатып өйгә керде. Карчыгы чынаяк сөртергә дип алган шакмаклы тасты­малын тезенә салып, сәке читенә чак эләгеп утырган иде. Картын күрүгә ул ике тапкыр: «Сиңа әйтәм! Сиңа әйтәм!!» дип кабатлады. Беренче ымы сорау булса, икенчесе тоташ иңрәү, ялвару яки өндәү иде.

  • Ник әйбәтләп төпченмәдең, улыбыз Габдулла түгел идеме соң бу адәм?!
  • Ни әйтәсең син, сантый! – Юк, Сөләйман җикерен­мәде, кычкырмады, тавышы бик түбәннән, баз төбеннән чык­кан кебек тонык, көчсез ишетелде.

Габдулла күпер өстенә менәм дигәндә туктады, боры­лып килеп капканы япты, шулай мәшәләнгәндә Айтуганның карт бурзае чабып килде, аның итеген иснәде дә күзенә ка­рап койрыгын болгады. «Таныды, таныды!» дип куанды Габ­дулланың күңеле, эткә рәхмәт йөзеннән берәр нәрсә бирә­се килде, кулын чалбар кесәсенә тыкса, аннан изелеп, сытылып беткән җиләк килеп чыкты. Кай арада кесәгә тыккан аны Габдулла?..

Ул этнең арык санын сыйпады, шул чагында аның муе­нына кемдер килеп сарылды.

  • Габдулла, бу син бит, бәгырем? Син бит!
  • Зәйтүнә!

Зәйтүнә, Югары очка менгәч, Сөләйманнарга барып ке­рергә базмады, күпер төбендәге карт тирәк артына яшере­неп, сабырсызланып, атлыгып көтеп торды. Теге сәер кеше кемгә керде икән? Кемнәрдән чыгар? Урамнан үткәне кү­ренмәде… Әгәр Сарман ягына кире китмәгән булса… Кит­мәс, китмәс!..

Тавышка Сөләйман белән Зөләйха каптыр-каптыр, ава-түнә йөгерешеп чыктылар, юлаучыны кысып кочаклаган Зәй­түнәне күргәч, бөтенесен аңладылар.

  • Габдулла, ник дәшмисең? Син бит бу, бәгырем! Кайт­тыңмы? Кайтып җиттеңме? – дип Зәйтүнә бәргәләнә-бәргәләнә елый, сөеклесенә иң кадерле, иң җылы сүзләрен әйтә иде.
  • Миңа сөенергә ярамый, Зәйтүнә. Сөендермә син ми­не,– диде Габдулла ялварып.

Бая, Зәйтүнә күпер төбендә яңа капка ачылганны кө­теп тилмереп торганда, Югары оч тып-тын иде, менә күр­ше капкалар шыгырдап ачылды, Чуалда балык сөзгән ма­лайлар юеш балак очларын селкетеп, борыннарын тар­тып күпер өстенә менеп тулдылар, тегеннән дә моннан олы­лар килеп җитте, өнсез Габдулланы, иңбашыннан сак кына кочып, Зәйтүнә ишегалдына алып керде, аларның баш очын­нан пыр да пыр карлыгачлар очып үтте, җил исте: «Изгеләр куышын тагын ачканнар, давыл-кыян чыкмаса гына ярар иде», дип хафаланды Сөләйман.

11. ЗӘЙТҮНӘ ҺӘМ БАШКАЛАР

Куллар өстәлдә. Түрдә Мөхәммәт. Дүрт улы, икешәр-икешәр өстәлнең ике ягында тезелгәннәр. «Бик сәер төш күрдек», дип олы кызы белән олы кияве кичкә кырын гына кайтып төшкәннәр. Куллар өстәлдә, йодрыклар йомарлан­ган. Өстәл тулы йодрык. Күзләр аста. Кулга килеп кунган чебенне куып җибәрүче дә юк. Кече якта бала елый, тик бүген аны берәү дә ишетми, беркем игътибар бирми. Зәй­түнә дә бишек тирәсенә атылып бармый бүген. Ул Сафу­ра карчык суккан палас өстенә басып идән уртасында тора.

Биана керә-чыга йөри, ир-атларның шушы гади мәсьәләне дә тиз генә хәл итә алмауларына рәнҗеп, ачуына буылып ямь­сезләнгән, ирен читләре дер-дер калтырыйлар.

  • Илдә булмаганны… Адәм рисваена каласыңны көт тә тор икән.

Аның сукрануын изеп Мөхәммәт бер генә эндәште:

  • Җитәр сиңа, мырлама. Болай да баш инкегән!

Шым булды Сафура, бәләкәй якка керде, нидер җимер­де, аударды, җиз иләк тәгәрәп чыгып Зәйтүнәнең аягына тиеп ауды.

  • Йә, Кәримҗан, – диде олы абый, – хатын синеке. Син ни дисең?

Олы абыйларының тәкъдиме барысына да җан кертеп җибәрде. «Ие, ие, Кәримҗан әйтсен, эш анда калды», диеш­теләр. Моңарчы бу йорт-нигездә абруйлы актыккы сүзне әйтеп, соңгы хөкемне биреп утырган Мөхәммәт карт та бү­ген тын, аның да анык кына әйтер сүзе юк иде. Эш төпчек улга, Кәримҗанга кайтып калды, Мөхәммәт тә:

  • Әйт, улым, – дип ияген какты.

Кәримҗан йодрыкларын язып бер калкынды да лып итеп утырды, хатынына карамыйча гына:

  • Зәйтүнә, безнең хәлне аңлыйсыңмы, юкмы? – дип сорады.

Идән уртасында баядан бирле боек кына басып тор­ган Зәйтүнә тыштан сабыр күренсә дә, аның эче тулы ут иде. Утны тышка чыгарырга һич ярамаганын ул аңлый, ялгыш кызып китеп, йогышсыз, урынсыз сүз ычкындырса, дөрләп кабынырга әзер туганнар күтәрелеп бәреләчәкләр, аны юк итеп аста калдырачаклар. Моңарчы юаш бозау сымаграк йөргән Кәримҗан да абыйлары, җизниләре алдында котырып китәчәк. Хәзер сүзне үлчәп, әллә ничә тапкыр иләк аша үткәреп кенә сөйләргә ярый…

  • Әти, Кәримҗан, абыйлар, җизниләр… Сез минем хәл­гә дә керегез. Кәримҗан акылсыз түгел, кемгә өйләнгәнен белеп өйләнде. Сугышка озатканда Габдуллага вәгъдәм ба­рын белә идегез. Сөйләп күрсәттем, Кәримҗан, рәнҗемә, син бик әйбәт егет идең, тугры ир булдың, гаиләгез мине иш итте, мәгәр мин сиңа әнкәй сүзен сүз итебрәк чыктым. Хак, гомерлек ишем син дип белдем, бусын да беләсең, рыясыз, саф күңелем белән синеке булдым. Гаепләмә, мин бүгеннән Габдулла янына китәргә тиешмен. Бүгеннән үк! Аның хәле барыбызныкыннан да читенрәк, язмышы безгә караганда яманрак! Шул сәбәпле ул кайтмый торган, шуңа күрә үзен белдермичә әти-әнисе катыннан китеп бара иде.

Моңа нинди көч кирәклеген аңларсыз дип ышанам. Ата йор­тыннан качарга әзер кешенең хәлен аңлатырга сүзләр җи­тәрлек түгел… Аны бүгеннән ялгыз калдырырга ярамый, дип исәплим. Сез ничек уйларсыз тагын. Кәримҗанга үз ихтыярым белән чыктым, мине беркем көчләп китермәде. Әмма киткәндә дә сезнең тулы ризалыкны алып, хәер-фатихагызны ишетеп чыгып китәсем килә. Ил-көн бар, тирә-күрше, йола-гадәт бар, берсе каршында да яман булып күренергә теләмим. Кәримҗан, мин синнән риза-бәхил, какмадың-сукмадың, юк-бар белән көнләшеп җанымны кый­намадың. Мәгәр көне килде, Габдулла кайтты. Яшермим, әгәр ул сау-сәламәт кайткан булса, мин бүтәнчә уйлар идем, әм­ма ул гарип, бичара, мондый хәлдә мин аны ташлый алмыйм. Вәгъдәмә туры икәнемне чак кына соңарып булса да рас­лыйсым килә.

  • Ә бала?!

Нечкә тавышлы кече җизни «Ә бала?» дип кабат­лады.

Күзләр Зәйтүнәгә күчтеләр, бәләкәй якта нидер ау­ды.

  • Син ирнең асылы, Кәримҗан, сау-сәламәтсең. Үзе­ңә тиңне тиз табарсың. Бәхетле дә булырсыз, яратып алып кайткан хатының сине бәбәйсез калдырмас. Ә Габдулланы кем белгән аны… Рәнҗемәгез, бәбәйне дә үземнән калдыр­мыйм…

Өстәлдә куллар. Кәкерәйгән, бирчәйгән бармаклар, сын­ган, яргаланган, кара кунган тырнаклар. Ике кул җитми. Рәчәйнең юл- кырларында җир тырнаган солдат куллары.

Кәримҗанның куллары сизелерлек калтырый, калтырауны куар өчен ул барабан кагып та ала.

  • Нәсел-тамырга хурлыгы төшәр. – Арага тагын ке­че кияүнең безелдәгәне килеп кысылды…

Өзгәләнде Зәйтүнә, иң курыкканы шушы сүз иде, мәгәр әйткәне авыр, җитди иде, хәзер кире кайтырга, борылырга ярамый, монда калган тәкъдирдә дә Кәримҗан белән яшәү­нең тәме булмас, һәммәсен уйлап алды Зәйтүнә, аның көч­ле, абруйлы Мөхәммәтнекеләр белән чәкәләшеп чыгып китә­се килмәде, Габдулла белән алар монда яшисе, Габдуллага да авылда дошманнар түгел, терәк кирәк булачак…

  • Әгәр мин гарипне читкә тибәрсәм, моның хурлыгын кая куярбыз? – диде ул аптырагач
  • Габдулла үзе ничек, беләме? – диде Мөхәммәт, ки­леннең нык торганын күреп.
  • Белә. Мин әйттем. Бүген ук синең янга күчеп киләм, гомерлеккә, дидем. Ризалыгын сорамадым. Ничек со­рыйсың анысын? Качып китеп барганда тотылган җан­нан ни сорыйсың? Вәгъдәбез бар, безгә шул җиткән.

Йодрыклар язылып, куллар берәм-берәм тез өстене күч­те, олы абый тирләгән ачык түшен шытырдатып кашыды, һәммәсе дә җиңел суладылар. Кәримҗан йомгаклады:

  • Язмыштан узмыш юк, диләр, Зәйтүнә. Син акылсыз хатын түгел, Габдулла белән бәхетле яшә. Аңлыйм, тормы­шың җиңел булмас.

Зәйтүнә аның каршысына чүкте, Кәримҗанның кулларын эзләп тапты, рәхмәт әйтеп кат-кат үбәргә тотынды. Китапчарак бу хәрәкәтне яратып бетермәсәләр дә, дәшмәделәр. Зәйтүнә бит ул, Зәйтүнә!..

Өй эче үзгәрде, биана сыкранудан тыелды, олы абый мунчага беренче җыенды, җиз комган тотып хатыны аңа иярде, моңарчы басымчарак кына утырган кияүләр чәлдер-чөлдер нидер сөйләшергә керештеләр.

Зәйтүнә үзе белән бернәрсә дә алмады. Йомры таш яныннан алып кайткан төенчеген тотып, сабыен түшенә кысып, урамның нәкъ уртасыннан Югары очка менеп кит­те. Хәбәр тиз үрләде, бөтен йортлардан капка төбенә чы­гып, яшь хатынны күз белән озата бардылар.

  • Әйбер-караларны Габдулла төшеп алыр,– диде ул капка төбенәчә озата чыккан иренә. Габдулланың Мөхәм­мәтнекеләр белән арасы якын булуын тели иде Зәйтүнә. Тормыш болай да авыр, алда тагын да читенрәк булачак әле!

Урта урамны бер җайга узды. Тугашлар тыкрыгыннан Югары оч башланды. Алар очы, Габдуллалар очы. Урта урам йортлары озатып калса, Югары оч өйләре Зәйтүнә­не каршы алды. Анда-санда күкне терәгән тал-тирәкләр әкрен генә гөжли, Сөләйман хафаланса да, җил көчәймә­де, киресенчә, басыла төште. Очраганнар бил бөгеп аңа сәлам бирде, беркем аннан: «Төнгә каршы бәбәй күтәреп кая болай җыендың син?» дип сорамады… Ачык тәрәзә­ләрдән, капка төпләреннән бәбәйләр елаганы ишетелә, олы­рак малайлар каз-үрдәк куып кайталар, үсмерләр шау-гөр килеп кәшәкәле уйный. Хәлил дә елый, әнкәсе сабыйны уң беләгеннән сулына күчереп карый, иркә сүзләр әйтә, бала тыелмый, һаман елый да елый…

  • Җә, улым, җә, йортыңа елап кайтып кермә инде!

Капка ачык, капка өр-яңа, кадак башлары да чәчрәп, ялтырап тора. Ачык капка алдына алар өчәү чыгып баскан­нар. Ул аларның өчесен бер итеп күрде, бер итеп… Габ­дулла чак кына алгарак чыкты, ике кулын сузып баланы үзенә алды…

Ни хикмәттер, бала шул минутта ук елаудан туктады, моннан ары бер чакта да еламады.

Декабрь, 1984 елКисловодск, Февраль, 1988 елПеределкино.

 

 

 


[1] Катына – яны

 

 

[2] Бирде

 

 

 

 

Тулырак

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2 фикер җибәрелде

Фикер алышу урыны

Сезнең email адресыгыз күрсәтелмәячәк.


*